Логотип «Мәйдан» журналы

Назлап тирбәтүче бишек– әниемнең җылы кочагы

Җəй истəлеге, сулышы, алсу таңнарны тагын да алсуландырган, һавадан бал тамган чакта чемлəп җыеп, киптергəн җилəк тəлгəшлəрен кулыма алсам, тасма-тасма хəтер сукмакларым мине тулышып пешкəн җилəкле болынга, əнкəемнең яшь чагына илтə.

Ямьле җылы җəйлəр җиткəн чак бу. Печəн җыеп, кибəннəргə төреп кайтышлый, һəрчак əнкəемнең кулларында чемле җилəк булыр иде. Их, ул җилəклəрнең хуш исе, татлы тəме, əле бүгенгедəй тел очымда төсле! Әнкəм əле чемле җилəкне җыеп кына кайтамы соң? Мин, нəни кызчыкны җылы кочагына кысып коча да, чемле җилəкле йомшак кулларына минем учларымны сыендырып:
– Кызым, менə сиңа болыннардан бүлəк, – ди. – Кызылларын гына җыйдым, бəбкəм, – дип өстəп куя.
Әтием белəн бергə алар өч бала тəрбиялəп үстерделəр: мин – иң олысы. Әйе, авыл җирлегендə( Әлмəт районы, Яңа Кəшер авылы) бала тəрбиялəү җиңел булмагандыр, билгеле. Алтмышынчы елларда бала туып ике ай тулгач, хатын-кыз эшкə чыгарга мəҗбүр, тəртибе шундый аның. Әти завуч булганлыктан, гел мəктəптə булыр иде. Күпчелек гаилə мəшəкатьлəре əнкəм җилкəсенə төшə. Ѳйдə ул, төн җитүгә, әүвәл баштан, дәфтәрләр тикшерә. Иншаны укучыларга тəкъдим иткəнче, үзе үрнәк итеп инша язар иде. Аннан соң без ике кызның мәктәп күлмәкләрен әзерләргә, план төзү, иртəгə бирəсе дəреслəргə əзерлəнү, берничə өем дəфтəр тикшерү, кош-корт тәрбияүләр! Ә иртән малны көтүгә озатырга кирәк! Аңа йокы тими иде инде. Ике-дүрт сəгать йокы – йокы мыни? Алтмышынчы елларда Яңа Кəшер авылында мәктәптә дә, авылда да җыелышлар өчен бик күп чыгышларнын оста лекторы – минем əнием булды. Чыгышларының сүзләрен, текстын ул төнге йокыларын калдырып язды. Йокы тимәгәннән hәр иртә әнием башы авыртуына зарлана иде. Шулвакыт аның даими башы авыртуы минем күңелемдə зур борчу тудыра иде. Аңа əйтмичə генə, жәлләп, эчемнəн генә кайгырам тагын, үземчə, ул озак яшəсə ярар иде, дигән уйлар башымнан чыкмый.
Әнием бар гомерен балаларны газиз туган телебез – татар телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләүгә ирешкəн, хезмəтендə зур үрлəр яулый алган олы шəхес. Ул – татар теле hәм әдәбият укытучысы, үз гомерендә, бик күп җәмәгать эшләрен башкарды: мәктәп күләмендә мәхәббәт темасына диспут, күренекле шагыйребез Муса Җәлилгә багышланган районкүләм ачык дәрес бирде. Әниемнең бер хезмәттәше әйтүе буенча, « Фидания укытканда татар теле дәресләренә җил тимәде » Мактаулы хезмәте ѳчен ул – Хезмəт Ветераны, “За трудовую отличие” медаленə лаек булды.
Безне сəламəт үстерүнең ярдəмчесе, маҗара остасы – ак кəҗəбез да бар хəтта! Ул кәҗә көненә өчәр литр сөт бирә торган булган. Әлбәттә, мескен кәҗәне көтүгә озатучы булмаганлыктан, кайбер көнне ул күршеләр бакчаларына кереп тамак туйдырырга мәҗбүр икән. Кемгә ошасын бу хәл? Бүгенге көнне кем икәне билгесез, әмма, ахыр чиктә, кемдер кәҗәбезне кыйнап үтергән. Үлгән кәҗәбезне искә төшерсәм, башыма Тукайның кайчандыр язган «Кәҗә турысында» исемле шигырендәге юллар килеп баса:
«Син ул кәҗәне кайда күрсәң, шунда кыйна, –
Язык булмас, бәлки савап булыр имди ».
Җитмəсə, әле бит йортта казлар, тавыклар, әтәч тә бар. Ә әтәчебез сугышчан. Болдыр аша үтеп бакча ягына юнәлсәң, сарылы-кызыллы әтәчнең гайрәтләнеп, мунчаладай койрыгын селки-селки, очынып, сикергәләп сиңа таба юнәлгәнен көт тә тор. Аның канатларын кага-кага мине талаганын беркайчан да онытасым юк.
Казлар дигәндә, тагын бер хатирә калка. Әни сөйләве буенча, безнең ата казыбыз әтинең горурлыгы булып саналган. Чөнки барлык урам ата казларын җиңә торган булган. Әти ата казыбызның көрәшкәнен күзәтеп торганнан соң әнине урамга чакыра икән:«Фидания, кара әле, гадәттәгечә безнең ата каз җиңде.»
Әниемнең уңганлыгына таң калам! Ул керләрне шикәр аклыгына җиткеререр өчен кайната иде, аннан соң чиста чишмә суында чайката, чайкалган керләр крахмаллана. Авылдашлар элеп куелган керләрнең пакълыгына, чисталыгына гаҗәпләнеп, карап үткәннәр, әнидән керләрнең аклык серен сорашканнар.
Аның камил хəтерле, зирəк акыллы булуы, фикерлəү таланты мəктəпнең илле еллыгына кайткан авылдашларны таң калдырды. Очрашуда, укучылары, якын итеп, яратып, иңнәреннән кочып, өрфия шəл яптылар. Аның мəңге онытылмаслык чын укытучы икəнен раслап, чиксез рəхмəтлəрен белдереп, бергə утырткан каеннарны искə төшерделəр. Ни гаҗəп, əнкəмнең укучылары:
– Фидания апа, Сез безне бер дə ачуланмый идегез – диюлəре, аның асыл укытучы икəнлеген раслаучы бер дəлил булды.
Ул үзе дə:
– Минем укучыларыма ачуым килми иде, мин бик ярата идем аларны, – ди ул укучыларын исенә тѳшереп.
Аларны гынамы соң? Без, балаларны, ачуланганы бер дə истə калмаган. Киресенчə, безнең «гөнаһларыбызны» яшереп, саклап килгəн икəн. Башлангыч класста укыганда əти иртəн аш ашауны мəҗбүри итеп куйган иде. Билгеле инде, безгə иртəн иртүк ит ашау да йөклəнə. Без мəктəпкə аштагы ул ит кисəклəрен ашамыйча, өстəлнең аскы өлешендəге почмакларына тутырып китə идек. Әнием барысын белсə дə əткəйгə əйтмəгəн.
«Ана камчысы мамыктан» – ди халык мəкале. Аллага шөкер, əниебез безне камчыламады, ə назлап, җылы кочагына сыендырып үстерде.
«Баланың бармагы авыртыр, ананың йөрəге авыртыр» –  дип юкка гына əйтмилəр шул. Алтынчы класста укыганда турниктан егылып төшеп, өч көн буе əниемнең җылы кочагында ятып кына терелгəнем истə əле бүген дə.
Әнием – сугыш ачысын кичергəн, ачлык-ялангачлыкны күргəн кеше.
Әтисе, минем бабам, үз телəге белəн сугышка китə. Әбием көнозын эштə. Дүрт баланың иң олысы – əнием булганлыктан, берсеннəн-берсе кечкенəрəк, җитмəсə, шуграк энекəшлəрен тəрбиялəү, йорт эшлəре, сыер саву аның өстенə төшə. Ул – суык кыш көнендə арбага җигелеп урманнан утын ташучы да, йөз метрдан да ераграк чишмəдəн су алып кайтучы да...Ачлык, ялангачлык заманы. Сугыш елларында иң зур бəхет ул – ризык пешкəн казанны ялау булган.
– Әниебезнең эштəн кайтуын түземсезлек белəн көтə идек, – ди əнкəм. Әни эштән кайтыр иде дə, барыбызны да җылы кочагына сыендырыр иде, – ди ул, күз яшьлəре ташкынын тыя алмый.
Әнием Казан университетының татар теле факультетында укыган. Ул чорда атналык бирелгəн бер паек ипине кайтышлый ашап бетерə икəн. Өйдəн (Чистай районы, Каргалы авылы) килгəндə үзе белəн тик он гына алып килə ала, майдыр, сөт кебек ризык юк. Шул онга су салып боламык ясап ашап яшəгəн. Казаннан ерак түгел урнашкан бер авылга барып бəрəңге алуда катнашкан. Аңа эшлəгəне өчен бер капчык бəрəңге тигəн. Ул бəрəңге капчыгын вагон эченə кертеп куймый, ə тамбурга урнаштырып алып кайта торган булган. Билетка акча юклыктан, тикшерүчелəр вагонга килеп керүгə, вагоннан чыгып сыза икəн. Тикшерү беткəч, кире тамбурга кереп утырган.
Әнием, бер заман, кышын, авылына каникулга кайтырга юнəлгəн. Аягында бер бай кыздан күчкəн фетр итек. Кайтканда, авылга берничə километр ара калгач, автобус ватыла, барысына да җəяү кайтырга туры килə. Юлда, шул итекнең башы тишелеп чыкмасынмы!..
Ул, əнə шулай, тормыш михнəтлəрен җиңə-җиңə, көчле рухлы кыз булып үсеп җитə.
«Ана куены туннан җылырак» - ди халык. Әниле булудан да зуррак бəхет булырга мөмкинме?
Минем тормышымны назлап тирбəтүче – ул – əниемнең җылы кочагы.
Ps: Язмам Әнием – Гыйлəҗева Фидания Шарияздан кызы турында.
Ул 1929 елның 24 ноябрь аенда Чистай районы Каргалы авылында дөньяга килгəн. Шул авылда урта мəктəпне тəмамлый. Аннан соң – Казан университеты. Ул 1955 елда Әлмəт районы Яңа Кəшер авылына килə. Шунда 14 ел мәктәптә татар теле hәм әдәбият дәресләрен укытып, безнең гаиләбез авылдан 1969 елда Түбән Кама шәhәренә күчеп китте. Әтием белән әнием өчен безнең укымышлы балалар булып үсүебез иң мөhим нәрсәләрнең берсе булды.
Әнием Түбəн Кама шəһəрендə лаеклы ялга чыкканчы татар телен укытты.
 

Рушания ГЫЙЛАҖЕВА

Фото: vk.com

 

Комментарийлар