Логотип «Мәйдан» журналы

МЧС Саша

Җәй көне безнең урам кунакка кайтучылар белән тула.

Чибәр бабайларга берьюлы эреле-ваклы биш малай кайта. Алмабабайның кунаклары да биштән ким булмый. Балбабайларга ике кыз, бер малай, Зурбабайларга ике малай, саный башласаң  күп инде, күп. Күп булсак та, бер-беребезнең исемнәрне беләбез. Арада ныклап дуслашып китүчеләр дә, бераз дошманлык саклап йөрүчеләр дә бар. Үткән җәй ике лагерьга бүленеп беттек. Кара-каршы килеп сугышмасак та, бераз этләшеп, бер-беребезгә кыенлыклар тудырырга тырышып яшәп алдык. Бу бүленешләр, әлбәттә кыш буена күрешми торгач, онытыла, яңадан җыелышып алгач, берни булмагандай бергәләп уйный башлыйбыз.
Ә бу малай безнең беребезгә дә таныш түгел иде. Башта аның кемгә кунакка кайтканын да белми йөрдек. Чөнки ул бик иртә, без йокы симерткәндә үк, торып  балыкка китә. Кем капкасыннан чыкканын күрми калабыз. Без уянып, ашап-эчеп урамга чыкканда ул инде балыктан кайтып та килә. Торнаныкыдай сиртмәле аяклары белән йомшак кына басып безнең турыдан үтеп китә дә, күз күреме арада бер капкага да керми. Җеп кебек нечкә кулына тоткан чиләктә һәрвакыт күпмедер балыгы була. Арада бәләкәйрәкләр кызыксынып шул балыкларны карасы итсәләр, ул дәшми генә туктап, сиртмәләрен бөгә төшеп, бу ыбыр-чыбырның күңелләре булганчы көтеп тора. Көн дә шулай. Тукталмый, сөйләшми, исемен әйтми. Безнеке белән дә кызыксынмый. Шундый да кеше булыр икән!
Моның шулай сер бирми йөрүенә Екатеринбургтан (нәнәй әйтмешли, Ысбирлаудан) кайткан Владикның ачуына нык тиде. Ул безнең арада яшькә дә, гәүдәгә дә иң олысы, шуңа да барыбыз белән дә житәкчелек итәргә әвәс. Кушаматлар тагарга да оста. Исемсез кунакка да бер күрүдә үк «салам сыйрак» дип кушамат тагып куйды. Бу юлы да, дилбегәне үз кулына алды: кем ничек итеп бу «җеп сыйрак»ка этлек эшләргә тиеш. Владик белән мин бу малайның балык тоткан җиренә барып комачаулап торырга, балыкларын куркытырга тиеш булып чыктык. Мин бик атлыгып тормасам да, ул мине шулай үз кырында йөртергә тырыша инде.
Чынлыкта минем бу ят малайга начарлык эшәргә атлыгып тормый идем, шуңа да, барасым килми генә бардым су буена. Владик юл буе мине котыртып, үч алырга кирәклекне аңлатырга тырышып барды. Без кача-поса, башта аның кайда кармакларга яратканын ачыкладык. «Караяр асты» дип аталган, зурлар гына су коена торган шомлы урынны үз иткән бу. Яры чынлап та, аска хәтле диярлек кап-кара, куыш сыман уем калдырып, елганың өстенә үк чыгып тора. Читендәге үләннәр аска сузылып төшеп теге «куыш»ны елга яклап та каплап тора. Аста, елга буенда, курыкмаган кешегә дөньяда иң тыныч урын. Бу исемсез кунак малае, әлбәттә, бу урынның аулак булуына кызыккандыр, ә елганың нәкъ шушы төштә чоңгыл бар икәнен белмидер, белсә аяк та басмас иде. Йә ярый, утыра бирсен әйдә, чоңгыл яр буенда утыручыны сөйрәп төшерми ич. Аннан соң, бу урында булуы безнең өчен бик уңайлы: без балыкларын куркытып, таш-мазар бәргәндә, күпме генә үрелеп караса да, безне күрми. Куркуыннан суга гына агып китмәсен!
Яр буендагы куе үләннәр арасына җайлап утырдык та, алдан әзерләп килгән таш, агач кисәкләрен яр астына озата башладык. Владик гыж-гыж көлә, күрәсең тегенең куркып, як-якка каранып, аптырашка калып утыруын күз алдына китерә. Ә мин әзрәк шыртлап та куям: бу салам сыйрак, куркуыннан елгага егылып төшеп харап булмасын тагын! Владик әнә, бөтенләй йөзә белми, мин йөзә белсәм дә, кеше коткарам дип чоңгылга керергә уйлап тормыйм. Аллам сакласын!
Шулай уйланып, онытылып, әллә үзем яр буена нык якын килдем, әллә яр үзе ишелде, эһ тә итә алмый калдым – кара балчыкларга уралып яр астына очтым. «Чоңгылга эләксәм – беттем!» – Беренче уем шул булды. Монда мине коткарырдай кеше юк! Эх, ник килдем! Бу малайның миңа нинди зыяны тигән иде соң! Аяклары нечкә булса ни! Сөйләшмәсә ни!
Ул арада кайсысыныңдыр ачыргыланып кычкырганы ишетелеп калды.
Чоңгылның үзенә үк төшмәсәм дә минем хәлләр хөрт иде: әллә суның салкын булуы, әллә бик нык куркуым сәбәп булды, мин йөзеп китә алмый чәбәләнеп бата ук башладым. Житмәсә кесә тулы таш. «Кешегә баз казысаң, үзең барып төшәрсең» дигәннәре шушы инде!
– Де-де- держись!
Кемдер мине чалкан әйләндереп салды да, чәчемнән умырып су өстеннән шудырып кына ярга алып чыкты. Нәкъ «Тормыш сабаклары» дәресендә өйрәткәнчә! Владиктыр.
– Ка-ка-ка-а-ак ты?
Этенә-этенә сөйләнеп минем хәлемне кайгыртып торучы – теге исемсез кунак малае иде. Шаклар каттым. Ә Владиктан жилләр искән! И гарьләндем! Җир ярылса төшеп качар идем! Күземне кая яшерергә белми чишенеп, малай биргән коры киемнәрне кидем. Телем тешемә беректе, ни рәхмәт әйтә алмыйм, ни гафу үтенергә егетлек җитми.Ә ул, этенә-этенә һаман нидер сөйли, мине шап-шоп сөеп тә куя. Белсә иде ул, минем нинди уйлар белән монда килгәнне!
Бу вакыйга яхшы тәмамланды. Мин аңа рәхмәтемне әйтергә, аннан гафу үтенергә көч таптым. Миннән дә ныграк ул миңа рәхмәт укый. Бактың исә, яр белән ишелеп төшеп мин аны бик нык куркытканмын, һәм ул – әлегә кадәр ике ел буе сөйләшә алмый йөргән кеше – куркуыннан сөйләшә башлаган!
Саша турында инде барысын да беләбез. Ике ел элек, алар гаиләләре белән юл һәлакәтенә эләккәннәр. Биш кешедән бер Саша исән калган. Артык зур стресс нәтиҗәсендә, ул телдән язган. Башка туган тумачалары булмагандыр, аны детдомга тапшырганнар. Менә шуннан аны безнең авыл Фәнил абый белән Тәслимә апа үзләренә уллыкка алып кайтканнар.
Без хәзер Саша белән аерылмас дуслар. «Салам сыйрак» онытылды, аны үз-ара «МЧС» дип йөртәбез.
 

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

 

Фото: https://photocentra.ru/work/622152?&id_auth_photo=31703

 

Комментарийлар