Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел күзе (хикәя)

Җәйләрнең берсендә безгә урман эчендәге аланнан печәнлек бирделәр.

Салих җизни җиккән атка утырып, без көтү вакыты белән урманга киттек. Җизни дигәннән, бернинди апам да булмаган югыйсә, безнең нәселдә гел ир-ат заты гына, шуңа да карамастан безнең бөтен туган-тумача аңа үз итеп «җизни» дип эндәшә иде. Аның карчыгы Мәликә түти кайчандыр безгә күрше нигездән булган. Шуңа күрә Салих абзыйны башта күрше-күлән, аннан аларның туганнары, кардәш-ырулары, чыбык очларына хәтле, үз итеп, «җизни» дип йөртә башлаган. Ярты авыл шулай эндәшә иде дисәм дә, һич ялгышмам.
Печән калын. Пакусларга карап хәйран калырлык. Әти белән Салих җизни, көн беленә башлауга, иртәнге чык белән беркавым чабалар да колхоз эшенә – клевер җыярга китәләр. Ә без, Зөфәр абый белән икәү генә калып, көннәр буена печән кабартабыз, печән киптерәбез. Мин печәнне юл читендәге зур аланга ташыйм. Зөфәр абый тетәкләп-тетәкләп таратып тора.
Гармун уйнагандагы кебек, һәр эшнең үзенә күрә бер ямен, тәмен табып, җиренә җиткереп эшли Зөфәр абый. Менә печәнне дә шулай пөхтәләп, дулкын-дулкын итеп тигез рәтләргә сала бара. Куелыктан чыккан сәрдә һәм кырлык кебек тупасрак үләннәрне бер тирәгә, тукранбаш, җиләк яфраклары исе аңкып торган йомшак печәнне икенче читкә аерып тарата. Җиңел эшли, яратып эшли ул моны. Кочаклап алып чыккан печән өстенә йөзтүбән ятып, беләкләрнең талуыннан үзенә бертөрле рәхәтлек тоеп, ара-тирә ял итеп алам. Зөфәр абыйны күзәтә башлаганымны сизми дә калам шул чакларда. Бу дөнья аның өчен тумыштан ук дөм караңгы булган дип һич уйламассың. Менә хәзер дә ике япьле агач сәнәк белән печән тарата ул. Үзалдына ниндидер көй көйли, вакыт-вакыт җырның сүзләрен дә кушып китә. Моңлы, үзәкне өзә торган җырлар ярата ул.
 
Авыр, а-а-выр җан сөйгәннәрнең булмавы…
 
«Авыр» сүзен кабатлап әйткәндә йөрәк дерт итеп куя, күз төпләрендә әллә ни генә әлҗе-мөлҗе килеп ала. Нигә шулкадәр дә сузып, газапланып, бөтен җаны белән әрнеп җырлый икән ул? Тирән сулыш алып, бермәл тын торгач, яңадан сүзсез генә моңлануга күчә. Капылт кына каршындагы печән чүмәләсенә иелә. Нинди сиземләү беләндер яфраклар арасыннан мәмрәп пешкән җир җиләкләре табып ала. Авызында эре-эре җиләкләр, ә үзе һаман әлеге дә баягы шул ук көйне, болай да моңлы аһәңгә үзеннән дә моң өстәп дәвам итә…
Алып чыккан күбәләрем сирәгәеп бара икән инде, шунда пөхтә генә таратылган рәтләр арасында утырып калган бер кочак печәнгә күз төште. Зөфәр абый тапмый үткән, димәк. Сак кына торып, аяк очына гына басып, шул якка атлыйм. Ләкин күбәне дүрт якка аерып куярга өлгермәдем, калын тавыш сискәндереп җибәрде:
– Нәрсә, энем, калдырып киткәнменме әллә?
– Юк, Зөфәр абый, болай гына, чикерткә тотмакчыем…
– Тоттырмадымыни?
– Тайды, ычкынды, нәләт. Фуражканы ачадырыем, чыкты да сикерде, озын сыйрак…
– Тоттырмас та шул. Ялганчыга нинди чикерткә тоттырсын ди.
Таратырга өлгермәгән печәнне гармун кебек кенә култык астына кыстырып, яңадан эшли торган җиренә китеп барды. Ул китте, ләкин күңелдә авыр төер торып калды.
Чабылган печәнне таратып бетергәч, юкәлек күләгәсенә кереп, ялга, көндезге ашка туктыйбыз. Зөфәр абый бүген дә печән арасыннан бер уч кузгалак җыйган. Ямь-яшелләрен, сусылларын гына. Кайдан, ничек таба диген, югыйсә үзем ташыган печән арасында шундый эре яфраклы кузгалак булуын мин никтер абайламыйм, күрми калам. Ә ул таба.
– Кузгалакта витамин күп, – ди.
– Нинди витамин булсын, – мин әйтәм, – витамин баллы була, түгәрәк була бит ул. Аннары мин витамин, кәнфит ише нәмәрсәләрне яратмыйм да.
– Дөрес эшлисең, – ди. – Кибет витаминын шәһәр малайлары ашасын әнә. Кузгалак барында бер кырыйда торсыннар.
Кузгалак белән какының кимен куймыйбыз анысы, очраса, сыпыртабыз гына…
– Аша, энекәш, яшь чакта ашап кал, – ди Зөфәр абый һәм шаярткандай итеп өстәп куя: – Ашаган малда өмет бар. Әтиең күк зур гәүдәле, таза булып үсәрсең.
«Үскәч тә ашасаң нәрсә була, нигә яшь чакта гына?» дип сорамакчы идем дә, тыелып калдым. Ул шулай ачылып, шаярткалап сөйләшә башласа, миңа нигәдер читен булып китә. Шундый чакта күзләре турында сорашудан үземне чак кына тыеп калам. Казан врачлары да ярдәм итә алмасмы? Бәлки, Мәскәүгә үк барырга кирәктер?.. Авылның теләсә кайсы малае аңа үзенең бер күзен бирергә риза булыр иде.
– Көннәр бигрәк матур тора, шуңа шатланып туярлык түгел бит әле, – дип, җиңел сулап куя Зөфәр абый, уйларымны бүлеп.
– Әйе, кыздыра-а-а, – дип әйтүдән башка сүз тапмыйм, югалып калам.
– Кыздырсын, энекәш, кыздырсын. Үз вакытында анысы да кирәк. Яңгыр да яумаса, кояш та кыздырмаса, ул нинди җәй була тагы?
– Печәнгә әйбәт инде, – дип куям, сүзне туктатмаска теләп.
– Печәнгә дә әйбәт, игеннәргә тагы да шәбрәк. Быел башаклар нинди эре, шаулап утыруларын ишетү үзе бер рәхәт.
– Арышлар өлгергән инде, сап-сары булып утыралар.
Җай чыгудан файдаланып, Зөфәр абыйга арышның нинди төстә булуын хәбәр итәргә ашыгуым, янәсе.
– Сары гынамы соң, гәрәбә ул, энем, гәрәбәдәй булып өлгергәннәр. Шулай да бераз соңарды быел. Узган ел бу вакытта арышны суктырып бетерә язганнар иде.
– Әйе, – дим, – яңгыр яуды да яуды бит. Сабан туеннан башланган иде…
– Ничава, соң түгел әле, өлгерер. Бодае да өлгерер, арпасы да… Уңыш менә дигән булыр быел. Аннан туйлар башланыр…
Соңгы сүзләрен әйткәндә, үзе дә сизмәстән килеп чыкты булса кирәк, Зөфәр абый ничектер суза төште, кинәт тавышы үзгәреп китте. Ул сүзләрне Зөфәр абый түгел, каршыдагы юкә үрентеләре артына посып, безне тыңлап торган өченче берәү әйткән диярсең. Шунда икебез дә тынып калганбыз. Миңа бу тынлык ошамый, сөйләшүне яңадан дәвам иттереп, тизрәк җанландырып җибәрәсе иде. Ләкин башка – юньле уй, телгә бер рәтле сүз килми. Шунда көтмәгәндә моңарчы тавышсыз-тынсыз торган юкә яфраклары лепердәшеп куйды.
– Җиләс… күләгәдә, – дип, ярым-йорты ике сүз әйтеп ташладым, әмма нәрсә әйтергә теләгәнемне үзем дә төшенеп бетмәгәнгә уңайсызланып калдым.
– Сүз югында сүз булсын дисең инде, алайса, ә? Өч көн торгач, исәнме, кодагый…
Зөфәр абый кинәт җанланып китте, мине, ишарәләп, үзе янына чакырды:
– Менә кил әле, син бәләкәй малай түгел бит инде, – диде. – Дөресен генә әйт, син мине берөзлексез жәллисең бит, иеме?.. Күзгә карап әйт шуны, егетләрчә, дөресен әйт. Ялганламый гына…
Шунда мин гомеремдә беренче тапкыр Зөфәр абыйга текәлеп карадым. Дөресрәге, карамый булдыра алмадым. Ул минем белән үз итеп, олы иптәш итеп сөйләшергә җыена төсле иде.
– Йә, әйт, дөресен әйт, энем. Кәефен кырырмын дип уйлама. Ихлас булмаган сөйләшүләрдән гарык инде мин. Хет син дөресен сөйлә! Барысы да мине бер мескен, язмыш тарафыннан кыерсытылган кеше итеп сөйләшәләр. «Зөфәр энем», «Зөфәр абый», янәсе, үз итәләр… Ә нәрсә өчен, гармун уйнаган өченме?.. Түгел! Алар кызганалар мине, жәллиләр. Менә шундый булган өчен…
Колаклары, бит урталары алсулана төшеп, Зөфәр абый сизелер-сизелмәс кенә калтырана да башлаган иде. Ә күзләре энҗе бөртекләредәй кинәт елкылдап китте. Менә-менә үзләренә җан керер кебек. Тагы бер генә, тагын бер генә мизгел кирәк тә бит… Әмма ул мизгел килми, һаман көттерә. Их, сихерче булсаң икән дә менә хәзер табигатьнең шушы гүзәл почмагында шифалы сулышыңны өрсәң икән… Күзләр һаман бер ноктага текәлгән, дөнья картасындагы җир ярымшарларыдай мәгънәле дә үзләре. Ләкин…
– Ә минем, – диде ул, бераз тынычлана төшкәч, – кызгандырасым килми. Кешедә күзләр генәмени соң?! Мине аз күрә, аз аңлый дип уйлыйлармы? Маңгай күзләреннән тыш күңел күзе дә булырга мөмкин бит әле кешедә. Нигә шуны оныталар?..
Зөфәр абый турында бар белгәнем бер-бер артлы күз алдымнан уза. Айлы кичләр, кичке уеннар… Ул гармунын тартып җибәргәндә, без – уен-көлкедән, шуклыктан туймас малайлар шым кала идек. Вак ташлар арасыннан аккан инеш челтерәве, пар өянке яфраклары кыштырдавы кушыла ул көйләргә. Тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә тавышы, йолдызларның кичке җемелдәве моң булып ага, каз үләне өстендә яңа мөлдерәп килгән чык бөртекләре ай нурларында коена. Ә ул уйный… Зөфәр абый уйный. Имән түмәре өстенә утырган да, башын кыңгыр салып, моңлы күзләрен йолдызларга текәгән. Уйный. Бармаклары басканнан түгел, гүя гармун телләре үзләре биеп тора. Көн дә шулай: ул уйный, ә кыз-кыркын, егетләр өздереп бииләр, җырлыйлар. Җырлап-биеп туймыйлар, уен-көлке белән күңел ачалар… Яшьләр соң гына таралыша башлый. Шунда гына Зөфәр абый урыныннан кузгала, менә тагы бер кич узды дигәндәй, тирән сулыш ала, көрсенгәндәй итә һәм, гармунын култык астына кыстырып, салмак адымнар белән читән буйлап салынган сукмактан үз тыкрыкларына кереп югала. Ул ни өчендер үзен озатканны, үзенә юлдаш булганны өнәп бетерми.
Ә өйләрен, тәрәзә йөзләрен, капкаларын ничек бизәкләде, нинди зәвык белән йорт җиткерде алар Салих җизни белән. Төсләрне тоймаган кеше шулай кора аламы каралты-кураны?! Зөфәр абыйның өй каршындагы бакчаларында алты-җиде төрле роза гөле үстерүе дә бөтен авылга билгеле иде. Агы бар, ал, кызыл чәчәклеләре. Шулар арасында кара чәчәкләр… Ходаем, кара чәчәк тә була микәнни?! Чәчәккә нигә андый төс?.. Хәтергә куркыныч бер саташу, төш булып кереп калган ул кара чәчәкләр. Өн идеме, әллә төш кенә идеме соң? Ал, кызыл, ак розалар арасында утырган кара чәчәкләр әле дә күз алдымда.
Тирә-як басуларны, урманны, авылны һәм авылдашларын ихлас ярата, үз итә иде Зөфәр абый. Шәһәргә китеп, еллар буе югалып торучыларны да әллә каян, аяк атлавыннан, сулышыннан ук танып ала бит ул. Якынлашып җитәргә өлгермисең: «Үсеп буламы, кем, энекәш?» – дип, башлап сәлам бирә. Кичке уеннарда кем кемгә каршы китереп басканны, кемнең кем белән парлашып биегәнен үтә күрүе, кәефе булганда, берәр кызык әйтеп, биючеләрне дәртләндереп җибәрүләре турында әйткән дә юк…
Түзмәдем: «Зөфәр абый, син үзең дә белмисең, син… син шундый әйбәт, шуңа яраталар сине. Алдамый, беркем дә алдамый… Яраталар, Зөфәр абый», – дип, төче сүзләр сөйли башлаганымны сизми дә калдым.
– Эне-ем, – диде ул, сузып кына, – алдакчы да түгелсеңдер, бәлки. Әйбәт малай син. Шулай да дөресен сөйләмисең. Күз алдына да китерә алмыйсыз шул сез Зөфәрне кызганыч түгел итеп. Кызганыч түгел! Беләсең килсә, мин бәхетле дә әле. Аңлыйсыңмы, бәхетле мин. Шушы хәлемдә дә йөз ел, Ходай кушса, мең ел яшәр идем, рәхәтләнеп яшәр идем. Барыбер туймас идем бу якты дөньядан!..
Мин аның соңгы сүзләрен әле соңрак та бик күп тапкырлар кайтып-кайтып искә алдым. Алар хакында күп тапкырлар уйланганым булды. Әйе, «якты дөнья» диде ич!.. Ул аның яктылыгын, матурлыгын белеп, тоеп, шуңарга куанып яши икән ләбаса. Әмма ул чакта шундук сорау бирергә ашыкканмын:
– Алай булгач, нигә соң үзең гел моңлы җырлар, кайгылы, бәхетсез кешеләр җырлый торган озын көйләр яратасың?
Бу сорау үземә шунда ук ошап та куйды. Моңарчы әйтелгән сүзләремнең иң урынлысы булып тоелды ул.
– Нигә моңлы көйләр генә булсын? Инеш буена төшкәнең бар ич, кичләр буе бию көйләре, шаян такмаклар уйныйм лабаса. Әллә син дә җиткән кызлар түшенә май коңгызы ташлаудан башканы белмисең инде?..
Ул шулай сөйли сөйләвен, шаярткандай итә. Сизмиләр дип беләме, бию көе уйнаганда да әллә каян ук күренеп тора ич аның күңелендә такмак кайгысы булмавы. Моңланмаган кеше бию көен уйнаганда шулай озын тартамы гармун күреген?!
– Юк, Зөфәр абый, – әздән генә «күзем чыкмаган ич» дип әйтеп ташламадым, – әллә белмиләр дисеңме? Малайлар гына дип уйлыйсыңмы? Күңелеңдә нидер бар, ниндидер авырлык бар синең. Үзең менә, әйбәт малай, дисең, дөресен әйт, дисең, нигә соң үзең ачылмыйсың?..
Шунда аның үз итеп, малай итеп түгел, үзенә тиң итеп карый башлаганын тойдым. Эре-эре кан тамырлары беленеп торган, кояшта каралган кулы белән җилкәгә кагылгандай итте дә сүз башлады:
– Моңлану бәхетсезлек билгесе булмас, энем. Күңелендә моң, тынгысызлык булса – ул кеше бәхетсез, мескен дигән сүз түгел әле. Бәлки, бар нәрсәдән элек безне шул моңлана белү, олы кичерешләрдә яши белү кеше итәдер. Яхшыны үз итәргә, матурлыкны яратырга өйрәтәдер дә әле ул моң дигәннәре, кем белә. Күңелендә олы бер хис, моң булмаган һәм ярата белмәгән кешегә яшим дип тә торасы юк. Яшәсәң дә, ямьсездер андый тормыш.
– Нәрсә, әллә син дә яратасыңмы? – дип ычкындырганымны абайламый калдым. Чынлап та гаҗәп, бик гаҗәп тоелды миңа аның сүзләре. Болары инде иң тәрбиясез, иң урынсыз сүзләрем булгандыр. Әмма ул чакта нигәдер шуны тоймаганмын. Зөфәр абый да аны-моны сиздермәгән. Күп еллар үткәч, менә хәзер генә аңлыйм: ул сорау аның болай да яралы йөрәгенә хәнҗәр булып кадалгандыр…
– Шулай ук гаҗәпмени? Зөфәр абыеңның кемнедер яратуы сәер тоела инде, ә?.. – диде ул, аны-моны сиздерми генә.
– Сәер түгел дә бит…
– Сиңа шул гына җитмәгән дисеңме?.. Юк шул, җитмәгән! Гаҗәпсенсәң гаҗәпсен, энем, беркемгә әйтми, хәтта аның үзенә дә сиздерми генә… өзелеп, бөтен җанымны бирердәй булып… Кемне диген әле, авылның беренче гүзәлен, иң сылуын…
Уйламаганда шулай чишелеп китүенә соңыннан үкендеме икән, ләкин ул чакны серен уртаклашудан Зөфәр абыйга җиңелрәк булып киткәндер төсле иде. Хәтергә бары бер күренеш уелып калган: ул, нидер эзләгәндәй, капшый-капшый, янәшәдә генә үскән тузганакка үрелде. Бармакларының җиңелчә кагылуыннан ук тузганак таҗлары һавага очып бетте. Ләкин Зөфәр абый моны сизмәде, шәрә тузганакны кулына алып, бармак очларында бөтерә-бөтерә өреп уйнады. Рәхәт тапты кебек ул үзенең әлеге шөгыленнән. Күңелемнән генә Зөфәр абыйның «сылу» дип әйткәнен эзли идем… Кем икән? Күз алдымнан бер-бер артлы авылның буй җиткән кызларын уздырам. Тик берсенә дә туктала алмадым. Сылулар бит санаулы гына була, булганнарының да озатып йөргән егетләре бар. Бу мәсьәләдә үсмер малайлардан да мәгълүматлырак кеше юктыр ул авылда. Ә менә кичләр буе янында бөтерелсәк тә, Зөфәр абыйның кемгәдер күңел атуын башыбызга да китереп карамаганбыз. Сорасам да, аның кем икәнлеген әйтмәсен беләм, югыйсә, шулай да түзелмәгән. Авылыбызның буй җиткән, чибәрлекләре ташып торган кызлары исемен саный башлаганмын: «Миңлегөл, Нурзидә, Сөмбел, Айсылу…» Туры китергән булсам, ничек тә сиздерми калмас иде, җиде-сигез исем атадым. Икеләнеп тә тормастан, барысына да юк дип баш чайкап торды Зөфәр абый. Гаҗәпсенүемне яшерә алмаганмын…
– Авылның беренче кызы дигән идең… Берәр кунак кызымы соң әллә үзе?..
– Юк, эзләп азапланма, якын да килмәдең.
– Нигә килмәсен, сылу дисең ич. Кичке уеннарга йөриме соң ул?
– Йөрмәсә, мин каян белим ди…
– Бии дәме?
– Ничек кенә әле… Инеш буен гына түгел, йөрәкләрне дер селкетә аның биюләре. Ирексездән гармун елый башлый, йолдызлар атыла, энем, ул әйттергәндә.
– Ә кем белән бии соң ул?
– Парлап бии, энем, парлап… – диде ул һәм тагы нидер әйтергә дип ачкан авызын ябып туктап калды. Тирән сулыш алганнан соң, инде бөтенләй бүтән иде аның тавышы. – Кара, хитри-митри булып чыктың бит әле син, бөтенесен сөйләтеп бетермәкче…
Үземә күрә Зөфәр абыйның хәленә керүем булгандыр, әллә ни уйлап тормастан, сүз башлаганмын. Тынлык һәм берни дә сөйләшмәү бар нәрсәдән дә авыр, куркыныч кебек иде шул минутта.
– Зөфәр абый, – дидем, – исемен дә сорамыйм. Әйтмә! Шуны гына әйт син: «сылу»лыгы, «авылда беренче»леге нигә аның?.. Аларның болай да җегете күп була бит. Парлап бии дисең әнә… Нәрсәгә сиңа чибәр?
– Син җыр яратасыңмы? – дип сорап куйды ул уйламаган җирдән. Мин аны шаярта дип торам.
– Кайсын ничек… Яратканын яратам. Яратмаганын – юк.
– Барыбер түгелмени?
– Көе дә, сүзе дә җүнле булмаса, нәмәрсәсен яратасың…
– Ә җүнлесе ничек була, аның җүнле икәнен каян беләсең?
– Тыңлавы рәхәт булса, җырлыйсы килеп торса, яратасың инде. Болай да билгеле бит.
– Билгелесен билгеле, дөрес әйтәсең. Тик шуны аңламыйм: син дә җырны күрмисеңдер ич, ә ярата аласың… Яратам, дисең. Күңелеңә үз булганга, якын, кадерле булганга, шулай бит!
Аны мин шулкадәр бирелеп тыңлый идем, бүлдереп ниндидер сүз әйтү түгел, борын тартып кую, хәтта керфек кагу да олы гөнаһ, төзәтә алмаслык зур ялгышлык булыр сыман тоелды. Шуны аңлагандай, ул туктамады, дәвам итте. Аның соңгы сүзләрен яхшы хәтерлим, алар сүзгә-сүз күңелгә сеңеп калган: «Матур җыр, диләр, моңлы көй, диләр… Маңгай күзләре белән түгел, күңел белән, бөтен җан, рух белән яраталар җырны… Кызларны да шулай ярату мөмкиндер ләбаса. Алай гына түгел, дөньяны, туган авылны, кешеләрне шулай яратырга кирәк. Мәхәббәтсез, яратусыз яшәп булмый. Ә яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул, энем…»
Каршымда гына ниндидер томанлы пәрдә эленеп торган да менә хәзер генә, шул минутта гына күтәрелгән диярсең… Ул сүзләр күзләремне, күзне генә түгел, җанымны, күңелне ачып җибәргәндәй итте. Инде көн кичкә авышкан булса да, без утырган аланлык, аланлык кынамы соң, бөтен тирә-як тагы да яктырып, сафланып киткән кебек. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә – аксыл-зәңгәр төскә кергән. Җиләсләнә төшкән. Кошларга җан иңгән. Яфраклар, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшеп-лепердәшеп туймый. Зәңгәрсу рәшә өстендә салават күперенең барлык төсен үзләренә алган күбәләкләр уйный. Куак төбендә чабылмыйча калган үләннәр тагы да яшәрә, чәчәкләрнең таҗлары җетеләнә төшкән. Бал кортлары, төклетуралар бии-безелдәшә.
Мин әйләнә-тирәнең матурлыгына хәйран калып торган арада, урыныннан кубып, бәрән себеркесенә юкә һәм өрәңге үрентеләре җыя башлаган иде инде Зөфәр абый. Сизелер-сизелмәс кенә аның тавышы ишетелеп китә, ул тагы баягы җырны көйли, һаман өзгәләнә:
 
Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы…
 

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ

 

Фото: Николай Туганов


 

 

 

 

 

 

Комментарийлар