Логотип «Мәйдан» журналы

КҮҢЕЛ

Таң алдыннан мине әни төрткәләп уятты:

— Кызым, тор әле, базарга китәбез. Әнә Минһаҗ абыең ат җиккән.
— Базарга? — дидем мин, йокылы күзләремне угалап.— Теге атнада гына бардык ич!
— Тегесе тегендә калды инде аның, тор, кызым.
— Әйем, әти белән барыгыз!
— Йә, киреләнмә, тизрәк җыен.
Кәшерле базары бездән җиде чакрым иде. Барулары бик күңелле, тауны чаптырып кына төшәсе, ә менә кире кайтулары мең бәла, мескен ат көч-хәл белән үргә күтәрелә. Үзең дә, базарда йөреп үкчәсенә ут капкан аякларыңны сөйри-сөйри, телеңне салындырып, арба артыннан атлыйсың, бүтән бармыйм, бүтән бармыйм, дип антлар итәсең.
Мин иртәнге салкын һаваны исни-исни урамга чыктым. Чынлап та, Минһаҗ ат җигеп килгән, кылый күзләрен елтыратып арбада утыра иде. Ул кияү егетләре кебек ак күлмәгенең изүләрен ачып җибәргән, уйналмыйча искергән гармуны да аяк астында ауный. Мине күргәч, күрше абый уңайсызланып китте, елмаерга тырышкан кебек булды, ләкин аның гөнаһсыз елмаюы ничектер ыржаюга охшый һәм көләсене китерә иде. Дөньяда өч ямьсез булса, мөгаен, туларның берсе — күрше Минһаҗ абыйдыр, өйләнә алмавына да шул гына сәбәпчедер, дип уйлый идем мин. Кайбер ир-егетләр төс-кыяфәт белән алдырмаса, тел белән алдыра, ә бу сүзгә дә саран бәндә иде. Әнә ул, арба төбендәге печәнне сәнәк җәпләредәй озынча бармаклары белән бер тирәгөрәк тырмады да ымлап кына миңа утырырга кушты. Бераздан әни дә минем янга чыгып утырды. Аның: «Изге сәгатьләрдә, Ходаем»,— дип пышылдавыннан, Минһаҗ абыйның дәртле генә «әйдә, юргак» дип дилбегә кагуыннан мин барысын да аңлап алдым. Базар дигәннәре күз буяу өчен генә икән, без Миңҗамал апаларга барабыз. Әйтәм теге килүдә әни белән алар чыш-пыш сөйләштеләр. Миңҗамал апа тиктомалдан гына ялгызлыгыннан зарланырга керешкән иде...
— Эчкән чәем чәй түгел, ашаганым аш түгел, ахирәт. Җелекләрем кибә инде.
— Кәшерледә җүнле ир-ат юкмыни соң? — дип сорады әни.
— Әй, җүнсезен дә җүнле күреп, санлап яшәр идем, юк шул.
— Кара әле,— диде әни аңа,— Минһаҗ ялгыз йөри бит безнең, күрше Минһаҗ...
— Күрештер әле, юл өсте бит, бер килеп чыгыгыз...
Мин үз колакларыма үзем ышанмадым, әни шаяртмый микән? Минһаҗдан урамдагы тавыклар да куркып кача бит! Ә ул кемне кемне, шундый чибәр апаны аңа димли!..
Әни шаяртмаган, өздереп сөйләшкән икән, менә бүген без, әче таңнан өчәүләп Кәшерлегә юл тоттык. Әни, башын күтәрмичә генә үзалдына караган килеш, Миңҗамал апаны мактап бара.
— Азып-тузып исем чыгармады, күрше-күлән белән тату яшәде.
— Шулаймы?— дип куя Минһаҗ абый һәм аның күзләрендә өмет чаткылары кабына.
«Бичара, хур булырга бара иңде»,— дип, аны жәлләп тә куям. Йа Алла, мондый килбәтсез кеше кияү була димени! Миңҗамал апа табагач белән өчебезне дә авыл башына хәтле куып озатыр әле.
— Хатыныңны җирләгәнгә дә байтак бит инде, Минһаҗ.
— Җиде ел...
— Агасы сулар аккан, китәсе кайгылар киткән инде. Әйткәнемә берүк ачуланма. Сәлимәң корырак иде. Черт тә черт көнбагыш чиертеп көнозын биләмдә йөрде. Өстәлендә кайнаган самавыр күрдеңме? Җылы аш ашадыңмы? Алар тәтемәде инде сиңа. «Ирне тәмле ашатсаң, бозыла»,— дияр иде мәрхүмә. Миңҗамал — ир җанлы хатын. Сезнең ише затка аерым тәрбия кирәк. Ул пешеренергә, юарга, җыярга бик ярата. Оҗмахта яшәрсең, боерса.
— Шулаймы?
— Кәефен дә күтәрелер. Көлмөгәч-җырламагач, бу дөнья нәстәмә! Гармун да уйнамыйсың. Сәлимәң исән чакта уйнамаган көнең юк иде.
— Шулаймы?
Мин пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен авызымны капладым. Әни усал гына кабыргама төртеп алды.
— Хихылдама, тик утыр!
Без Кәшерлегө килеп җиткәндә, базар умарта оясы кебек гөжли иде. Ләкин минем күңелем аллы-гөлле күлмәкләр сайламый, күзләрем базарны айкап тәмле кәнфитләр эзләми, күңелем Миңҗамал апаларга ашкына, күзләрем Минҗамал апаны күрергә тели иде. Уемны сизгән кебек, үзе дә кәләшенә бер багарга тилмергән кебек, Минһаҗ абый дилбегәне әни өйрәткән урамга таба тартты да әле генә атлатып барган атын юырттыра башлады.
— Әнә теге зәңгәр тәрәзәле йорт, узмагаек тагы, алай кызулама, — диде әни.
Кияү егете юньләп тарак тимәгән чәчләрен сыпырып куйды. Ул дулкынлана иде. Ярабби... Миңҗамал апа безне тотып кыйнамаса ярар иде. Ичмасам, башта чәй эчертсен, аннан соң гына куалап җибәрсен иде.
Зәңгәр тәрәзәле өй турысына җиткәч, өчебез дә берьюлы җиргә сикереп төштек. Капка төбе ямь-яшел чирәм иде. Борынга мин яраткан алма үләне исе бәрелде.
— Атыңны туарырсың инде, Минһаҗ,— диде әни.— Тиз генә кузгалмабыз әле.
Минһаҗ абый ат тирәсендә кайнаша калды, без капкага таба атладык. Киң ишегалдының кыл уртасында торган кое тирәсе сулы ләгәннәр белән тулган иде. Әни:
— Әллә бу кер юа микән? — дип әйтергә дә өлгермәде, өйдән итәкләрен балтырына җыеп кыстырган, кулына сабынлы мунчала тоткан Миңжамал апа килеп чыкты.
— Абау, кунаклар! — диде ул, күгәрчендәй гөрләп.— Минем студент кызым да килгән, сөбханалла!
Чибәр апа сөеп күзләремә карады.
— Без өчәү,— диде әни, шыпырт кына.
— И ахирәт, мин бит ызба юып маташам, киләсегезне белсәм,— дип, өзгәләнде чибәр апа. Үзе җәлт кенә итәкләрен тартып төшерде, уңайсызланып капка ягына каранды.— Өс-башымны алыштырыйм микән?
— Яңа күлмәгеңне эш беткәч киярсең, Миңжамал.
— Болай килешерме соң?
— Синең эшкә дип кигән күлмәкләрең дә рәвешкө ярый,— диде әни һәм йомшак тавышы белән сузып-сузып «кияү егетенә» эндәште:
— Минһа-аҗ! Минһа-аҗ! Кер әле. Нишләптер капканы яртылаш кына ачып, яртылаш кына ачылганга күрә олы гәүдәсе белән сыя алмыйча, кысыла-кысыла Минһаҗ абый килеп керде һәм кыз ярәшергә килгән егет кебек оялып кына сәлам бирде.
— Исән-саулармы?
Чая, тере Минҗамал апа аяк очларына карап сүзсез калган иде. Ярый димче ролен оста башкарган әни төртелмәде, яңа гына күргән кебек:
— Син икәнсең, Минһаҗ, сау гынамы? — диде.— Таныш, бу Миңҗамал була инде.
— Шулаймы?
Минһаҗ абый күрешергә дип чибәр апага кулын сузды.
Мин котым очып әни артына постым, Хәзер Миңҗамал апа күтәрелеп карый да: «Авылыгызның карачкысына димләп мине мыскыл итәсезме? Җир йөзендә ир заты беткән, шушы кылый Минһаҗ гына утырып калган, дисәләр дә, мин аңа бармыйм»,— дип давыл куптара.
Ни гаҗәп, давыл купмады. Чибәр апа кылый абыйны әллә матур итеп күрде, әллә берәр сөйкемле сөяген тапты, аңламассың.
Безнең дүртебезгә дә рәхәт иде. Үз гомеремдә мин беренче мәртәбә шундый матур иртә күрдем. Беренче мәртәбә кешеләр өчен сөенеп, шатлык кичердем. Без канатланып өйнең түшәмнәрен юарга керештек. Минһаҗ абый чүкеч, кадак сорап алды. Кылый булса да, күзләре үткен икән, тупсасы каерылган сарай ишеген күреп өлгергән.
Бит очлары алсуланган Миңжамал апа атлап түгел, йөгереп йөрде. Күз тимәсен, ут та ут, чибәр апа да ут иде. Кай арада тавык суйдырып казанга салды, кай арада мунча якты, кай арада безгә кушылып өйне юышты. Мин аның җитезлегенә, уңганлыгына хәйран калдым. Миңҗамал апаның тәрәз читеннән яшертен генә Минһаҗ абыйга карап торгач: «И бәхеткәйләрем»,— дип, яшь аралаш көлеп куюларыннан, аның бу бәхетен бик озак көткәнлеген, инде табылгач, кадерләп саклаячагын мин генә түгел, бүтәннәр дә сизәр иде.
Ул моны әнидән дә яшермәде. Беркатлылыгы, риясызлыгы белән:
— Йортыма нур иңде, ахирәт,— дип әйтеп салды.
Эш Минһаҗ абыйга килеп терәлде. Аның, шушы нигездә байтактан бирле гомер кичергән хуҗа кебек йорт тирәсендәге ауганны торгызып, сүтелгәнне кадаклап йөрүе, әлбәттә, ризалык билгесе иде. Өйләнмим, дисә, аяз көнне яшен сугар, ошамый, дисә, теле корыр тагы!
Мунчалар кереп, ару-талулар онытылгач, алгы якка, табынга җыелдык. Сап-сары итеп юылган идәнгә Миңҗамал апа ашъяулык китереп җәйде дә:
— Борынгыча булсын әле, рәхәтләнеп таралып утырыйк,— диде. Табынга берәм-берәм тәмле әйберләр тезелде. Кунак чакырса-чакырмаса да, Миңҗамал апа таба ашларыннан өзелми иде.
Ул бәлешләренең, ул гөбәдияләренең тәмен миннән дә әйбәтрәк кем белә икән!
— Ризыклы йорт, ризыклы. Учагында ут сүнми,— дип, әни һаман чибәр апаның бәясен күтәрә, ә Минһаҗ абый «шулаймы?» дип, әлеге дә баягы сүзен кабатлый иде.
Гадәт буенча йорт башына ашны беренче бүләләр. Миңҗамал апа чәчәкле тәлинкәне әкрен генә Минһаҗ абый алдына куйды. Аның бар хәрәкәте килешле дә, серле дә, гүя ул токмачлы аш куймый, савыт тутырып үзенең соңлаган кайнар мәхәббәтен китерә.
Телеңне йотарлык тәмле ризыклардан соң безнең күңел тагын да очыныбрак китте, Минһаҗ абыйны гармун уйнарга кыстый башладык. Ул ялындырмады. Урындыкка утырам дигәндә генә, Миңҗамал апа сикереп торып аның тез башларына сөлге япты.
Минһаҗ абый бер җилкәсен чак кына кыйшайтып, сыздырып уйнап җибәрде. Болын сыман иркен, буш өйдә ул уйнаган көй адашып, каңгырап йөри дә, үзәкләрне өзеп, җанга сарыла иде. Минем күзләрем яшьләнде, йөрәгем какты. Үземне биләгән моңнан тизрәк котылырга теләп, Минһаҗ абыйның күзләренә карадым, карадым да... сәерсенеп куйдым. Кылый күзләр тынгысызланып әрле-бирле каранмыйлар, ә бер ноктага текәлеп, уйчанланып калганнар иде. Андагы хәсрәтне, андагы өзгәләнүне, юк, юк, мин сүз белән генә сөйләп бирә алмыйм, көчем җитми, тамак төбемә каты төер бәялә... Аннан соң мин аны аңлый да алмыйм. Бу минутларда бәхетеннән исерер кеше моңланып утырсын! Яныңда шундый сылу, шундый сөйкемле хатын барлыгын да тоймыйча, үзен ятим сизсен, ди!
Ләкин бу өйгә тулган бәхет сагыштан көчлерәк булып чыкты. Әни белән чибәр апа табынны бер кырыйгарак күчерделәр дә такмак әйтә-өйтә биергә керештеләр.
Тыпыр-тыпыр бии-бии,
Сындыр идән тактасын;
Сындырсаң идән тактасын,
Кияү түләр акчасын.
 
Миңҗамал апа бер якка борылганда, әни мине шыпырт кына урамга әйдәде.
— Кызым, без кайтыйк. Минһаҗ абыең бик ашыкмаса да ярый... Әни атны җигә башлады. Сер түгел, күрше абый куна кала, ә алга таба алар Кәшерледә яшиләрме әллә безнең авылдамы — анысын, мөгаен, үзләре хәл кылачак иде.
Менә без зәңгәр капкалы йорт хуҗаларына тигез гомер, имин тормыш тели-тели кузгалып киттек дигәндә генә... Йа Аллам, нинди хәл бу, җир астыннан калыктымыни, Минһаҗ абый сикереп арбага менеп басты. Менеп басты да әнинең кулыннан дилбегәсен тартып алды. Ат җан-фәрманга чаптырып киткәндә, мин яланаяк килеш капка төбенә йөгереп чыккан Миңҗамал апаны күреп калдым. Чибәр апа: «Ялгызымны калдырма, алып кит! Минһа-аҗ!» — дигән сыман туктатырга теләп кулларын безгә табан сузды, ләкин туктата алмаячагын аңлагач, хәлсезләнеп, капка баганасына сөялде. Аны кызганудан мин куырылып төштем. Нишләптер әни дәшмәде. Дәшмәде дә, тиргәмәде дә, юл буе сүзсез кайтты. Югыйсә аның Минһаҗ абыйны эт итеп сүгәргә хакы да бар иде. Басу капкасына җиткәндә генә әнинең теле ачылды:
— Нинди килешмәгән ягын таптың, Минһаҗ?
— Ни бит, Мәдинә апа... чагыштырдым да, ни бит... Сәлимәгә җитми бит.
Ниһаять, әни коры Сәлимәне чибәр ападан өстен куйган өчен моның тетмәсен тетә инде, дисәм, ул әйтеп куйды:
— Әй бу адәм күңеле, төпсез дәрья икән!
Минһаҗ абый тәки өйләнмәде. Ялгыз картайды. Без бу вакыйганы беркайчан да искә төшермәдек. Әни генә: «Кәшерле базарына барсам, Миңҗамалның күзенә күренергә оялам»,— дип авыр көрсенә иде.
 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

 

Фото: Николай Туганов

 

 

http://yalkyn.ru/news/ijat/kel

 

Комментарийлар