Логотип «Мәйдан» журналы

Күгәрченнәр

Ул баласын тимер юл вокзалында каршы алырга тиеш иде.

Апасы кичә кичен аңа шылтыратып аңлатты.
Икенче сыйныфта укыган Алия җәйге каникулда Чаллы шәһәрендә яшәүче матур апасына (аңа яратып шулай эндәшәләр!) берничә көнгә ял итәргә дип киткән иде. Инде менә бүген Казанга кире кайтыр вакыты җитте. Матур апа – Лилиянең бертуган апасы, аның Илшат исемле улы бар. Илшат белән Алия бик дуслар, кечкенәдән үк бергә аралашып үстеләр...
Чаллы автобусы кичке сәгать бишләрдә килеп җитәргә тиеш. Матур апасы Алияне әнә шул автобуска утыртып җибәрде. Лилия аның кайчан һәм кая киләсен кат-кат сорады. Апасы: «Биштә... тимер юл вокзалына... сирень төсендә булыр!» – дип бик серле генә сөйләнде...
Инде биш булды, алты да булды, җиде тулып, сигезенче китте... Ә автобус юк та юк. Бик нык хафага төшкән Лилия әле монда, әле тегендә ташланды, вокзал каршында торучы халыктан туктаусыз автобус турында сорашты, ләкин беркемнән дә җүнле сүз һәм яхшы хәбәр ишетмәде. Ниһаять, вокзал каршында апасы әйткән сирень төсендәге автобус күренде, баласын көтеп зарыккан ана бар көченә шул якка таба чапты. Акрын гына чайкалган автобус нигәдер туктарга теләмәде, мескен хатын озак кына аның артыннан чабып барды. Ул шуны аңлады: автобус вокзал каршына туктарга да уйламый, ә бөтенләй икенче якка, кире якка юл алган иде. Лилия автобусны светофор каршында туктагач кына куып тота алды. Йөгерә-йөгерә тәмам хәлдән тайган, еш-еш сулыш алган ханымның өзек-төтек сүзләрен шофер егет озак кына аңлый алмыйча торды.
– Сезнең белән... бер... кечкенә кыз... – диде ханым. – Кайда... ул?
– Автовокзалда калды.
– Ничек?
– Без башта тимер юл вокзалында туктарга тиеш идек, – диде шофер, – тик безгә туп-туры автовокзалга барырга куштылар. Пассажирларны да шунда төшердем...
Сүз куертып торуның мәгънәсе юк иде кебек: Лилия урамда такси туктатып, бер вокзалдан икенчесенә китте. Таксистны бертуктаусыз ашыктырды, тегесе дә кимен куймады – мөмкин булганча куды! Тик ул да, чабам дип, кеше таптата алмый бит инде!
Баласына карата үзен мәнсез итеп тойган хатын (гаебе булмаса да!) юл буе үзен һәм дә дөньясын сүгеп барды. Бала! Әй, Аллам, шунда гына булса ярый инде! Әллә ниткән начар кешеләргә ияреп, әллә кая китеп бармаса ярый! Бер мәртәбә ул чак кына баласын югалтмыйча калды. Ире белән аерылышкан гына иде әле. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән вакыты. Бервакыт алар кызы белән кичкырын өйгә кайтырга чыктылар. Ике смена эшләгән Лилия (ирсез, тормыш алып барырга кирәк!) бык нык арыган иде. Кызын юл аркылы җитәкләп алып чыгарга тиеш булып та, үзен генә чыгарып җибәрде. Дөресе, юл чиста, машиналар шактый еракта, куркырлык урын юк иде кебек. Ләкин Алия ярты юлны тәпиләгәч кенә, каяндыр (төркемнән аерылып) бер машина атылып чыкты. Лилия баласына, тукта дип, кул изәргә өлгерә алмады, каушап калды, ә машина туп-туры бала өстенә килә иде. Бер секунд, бер мизгел! Әмма шул мизгел мәңгелек булып тоелды. «Җен-машина» баланың сандали очыннан гына сыдырып узды, җиле белән баланы  тораташ булып катып калырга мәҗбүр итте. Машина узып киткәч, куркыныч узганын аңлаган бала кычкырып елап җибәрде һәм юлдан чыгарга рөхсәт биргәне өчен анасын тиргәмәсә дә: «Син бит миңа үзең рөхсәт бирдең, әни, син әйтмәсәң, юлны чыкмаган булыр идем, мин бит сиңа ышандым, әни!» – дип үксеп-үксеп елады. Ходай аларны шул чагында саклап калды. Ә менә бүген, бүген шул ук хәл кабатланса, нишләргә?!
Сәгать сигез тулып килә. Автовокзал бушап калган. Югалган кызын эзләп, вокзал эчендә чабып йөргәндә һәм автобуслар туктый торган парк аша йөгергәндә ананың йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып типте. «Кызым, кызым, кайда соң син?» Йә Алла, Ходай әле аларны ташламаган икән! Лилия аны вокзал буйлап эзләп йөри, ә бала, вокзалдан читкәрәк китеп, ипи валчыкларын асфальт өстенә сибә-сибә, бер эскәмиядә күгәрченнәр ашатып утыра. Анасы шуңар шаккатты: кошлар кызны, ә ул кошларны ярата сымак. Алар да җан ияләре бит, гөрләшәләр... үзләренчә, кешеләр кебек үзләре... Иптәш бит алар аңа, дус! Әйе, жәлмени соң аңа матур апасы биреп җибәргән Чаллы батоны, әйдә, ашасыннар, тик ташлап кына китмәсеннәр, шушында... янда гына йөрсеннәр. Әнә берсе... олырагы, әрсезләнеп, кулдан ук ашый башлады, нәзек, орчык башын һаман да кызның йомшак учына төртә, әллә уйный, әллә назлана... белмәссең... алар бит күпкә мәрхәмәтлерәк, рәхмәтлерәк, ул аларны үзенең якын кешеләре кебек итеп сизә... Күгәрченнәр... китмәсеннәр...
Әлегә тиклем тыныч кына утырган, үтеп-сүтүчеләргә сер бирмәгән Алия, әнисен күрүгә үк, үксеп-үксеп еларга тотынды. Олы кешенең килүен өнәмәгән күгәрченнәр башта, куркышып, бердәм рәвешле күккә күтәрелделәр, аннан  кабат җиргә коелышып, узыша-узыша, бала ташларга өлгергән ипи валчыкларын чүпләштерергә ашыктылар...
– Елама, балам, елама, тынычлан, мин килдем...
– Мин сине оныткансың дип уйладым... әни-и-и...
– Сине оныта аламмы соң инде мин, кызым?! Ялгыштым, кичер мине, зинһар, мин бит сезне тимер юл вокзалында көттем, апа шулай дип әйтте, тик ул нигәдер менә монда килгән! Кызым...
– Ие... әни...
– Ант итеп әйтәм: мин синең үзеңне генә беркайчан да, беркая да җибәрмәячәкмен... Ишетәсеңме!? Башка беркайчан да... Без бергә... гомергә бергә...
Лилия баласын кысып кочаклап, аңар озак кына тын алырга ирек бирмәде. Аның үзенең дә күңеле кайнаган иде, ул үзе дә туйганчы, күзләренә яшь килүдән туктаганчы елады. Ул атасы ташлаган кыз баланың киләчәге өчен әрнеп-әрнеп елады, булмаган байлыкка кызыгып, ике бөртек хәзинәсен бер мизгелдә югалткан сатлык иренә рәнҗеде...
– Курыктыңмы, балам?
– Ие...
– Әгәр дә мин килмәсәм, нишләгән булыр идең?
– Минме?
– Син, син...
– Кассада утыручы апалар янына кереп, миңа хәзер нишләргә, әнием каршы алырга килмәде, дип әйтер идем. Мине чакыручылар, нишләп үзең генә калдың дип сораучылар булды, тик мин... беркемгә дә иярмәдем. Ялгыз түгел мин, әниемне көтәм, дидем...
Алар, бәхетле елмаешып, караңгы вокзалдан чыктылар... яңа тормыш ияләре... күгәрченнәр...
 

Хәбир ИБРАҺИМ

 

Фото: https://ru.freepik.com 

 

Комментарийлар