Логотип «Мәйдан» журналы

Көннәр китә эңгергә

Әхмәтҗан бер-бер артлы өч хатынын югалтты.

Беренчесе үлгәч, нишлисең, Хода бәндәсе, язмышы шулдыр, авыр туфрагы җиңел булсын дип, үз-үзен юаткан иде. Икенчесен кабергә төшергәч, туфрак ыргытырга кулы бармады, шуның белән хәләл җефетенең тынсыз тәненә дә авырлык китерер шикелле, башкалар мәет өстенә кызыл балчык өемнәрен төшергәндә, сакалын сыпырып, бер читтә моң гына карап торды. Аннан, үлгән артыннан үлеп булмый инде, Хода язса, тагын берәрсе, бәлки, гомерлеге дә булыр әле дигән өметләр белән, һич югы, балалары калмауга – ятимнәр юклыкка сөенеп, өенә кайтып китте.
Өченче хатынын күмгәндә, Әхмәтҗан, инде зират капкасын да атлап керергә базмыйча, күңеленә кабергә тере кешене төшерәләр кебек килеп, койма очларына таянды да шытырдатып тешләрен кысты. Койманың тышкы ягында, аның янәшәсендә калган Бибигөл түтәе авыз эченнән быгыр-быгыр килгән Әхмәтҗанның ни әйтергә маташуы хакында баш ватты, әмма тол ир үз теленә килгәнне үзе дә аңларлык хәлдә түгел иде. Ул зират кырыннан бик соңлап – кеше таралышканнан соң да әллә никадәр вакыт үткәч кенә кайтып китте. Ялгыз, хатынсыз, шыксыз өйгә аяклары тартмаганга, әле бер капка төбендәге утыргычка утырды, әле икенчесенә кунаклады.
Баштарак Әхмәтҗан, кешеләр киткәнне көтеп торырга да дымлы кабер өстенә ятып, бит тырный-тырный еларга уйлаган иде. Ул елаулар, бәгырьдән өзелгән аһ-ваһлар гына аның хәсрәтен җиңеләйтер микән?! Күңелне шушы көннәрдә тутырган үкенечләрне оныттырырмы?
Әхмәтҗанның ничәмә еллар кочагы җылысында төн кичкән Зәмзәмбануын бабасы йортыннан гына озаттылар. Кияү балакайларына болай да авыр икәнлекне белгәнгә, күмү эшләре белән мәшәкатьләргә теләмәделәрме, әллә кызларын соңгы тапкыр ата йортына кертәселәре, бер генә төн булса да күреп каласылары килдеме – сорарга кыюлыгы җитмәде. Без инде мәетне үзебезгә генә алып чыгарбыз, дигән Сәгыйдулла картка берсүзсез ризалык бирде ул. Әхмәтҗан шул сәбәпле алдагы төнне үз йортында карчыгы белән аркадан тир агызып чәй чәйләгән кысынкы аш бүлмәсендәге иске, шыгырдавык сәке өстендә үткәргән иде. Дөрес, ул ничәмә тапкыр каршы якта гына торган бабасының ишегеннән узды, ничәмә тапкыр дога укучы әбиләр чорнап алган җанкисәге янында маңгай кашып торды, шул йорттан чыккан саен, мәет үлгән көнне, гөнаһ дип тә тормыйча, яшьлегеннән бирле авызга да алганы булмаган аракыны, кырлы стаканга салып, төкерек тә үтмәс кебек тамак төбенә ыргытып-ыргытып кына эчте.
Таң катында, әле кабер казырга китеп барганчы ук, аранда тыпырчынган яшь тайны, кая телисең, шунда кит, инде безне бу йортта беркем тотмый, кебегрәк сөйләнгәләп, тыкрык як киртәне күтәреп, иреккә җибәрде. Җилдем, хуҗасына карап та тормыйча, шуны гына көткән кебек, гадәтенчә, инеш буенда печән чемченеп йөрисе урынга, иһаһайлап, урам аша иркен болынга таба чапты.
Чишмә янындагы тупылларга кунаклаган бихисап кош ояларыннан күккә ду килеп каргалар күтәрелде. Аларны әллә тояк тавышлары өркетте, әллә башка сәбәп булды, кошлар, ни гомер ямьсез каркылдап, Әхмәтҗан өе өстендә бөтерелделәр, аннан ояларына әйләнеп кайттылар да тынып калдылар. Аларга каяндыр килеп кушылган зур чем-кара козгын гына әле Әхмәтҗан көрәген алып зиратка барып җиткәнче, баш очында каңгылдый-каңгылдый озата барды.
Зәмзәмбану яшисе ахирәт йортыннан бергә тормыш иткәненә юл тагын да озынрак, тагын да уйлырак булып чыкты. Ул хатын белән ир гомеренең бөтен уртак өлешен сыйдырган иде шул.
…Челдемби сыйраклы, җитен чәчле Зәмзәмбануны Әхмәтҗан белә-белгәннән яратып бетермәде. Холкы малайшаныкы булган, уеннан кайтып кермәгән күрше кызыеннан күрергә мөмкиннең барысын күрде ул. Аткыйлы уенында таягы белән аягын да сындырды, шар сукканда кәшәкәсен тартып алып, урталай бөкләде дә бәке тишегенә ыргытты…
Әле соңрак, Зәмзәмбану үзенә миһербанлырак булып киткәч тә, классташ кызлары арасында Әхмәтҗан күңеленә ятмаганы ул иде. Тулы иреннәре, түгәрәк күзләре ябык йөзенә килешмәсәләр дә килешмәсләр икән. Чәчләре үремнән чыккан, көрән күлмәге өстендә болай да эленке-салынкы яткан алъяпкычының канатлары җилкәләреннән салынып төшкән булыр. Син аңа ошамаган берәр сүз әйтеп кара! Ачуын китергәнне тотар да тукмар.
Укытучыларга каршы килергә дә тайчынып тормаган Зәмзәмбану көннәрдән бер көнне Әхмәтҗанга карата үзгәрде дә куйды. Дәресен хәзерләгән булса – күчертер, малайлар белән сугыша башласа – яклап чыгар. Моның хикмәтен иптәшләре арасында сизенмәгән кеше калмаса да, башына уй озаграк керә торган Әхмәтҗан гына чамаламады, кыздан күргән яхшылыкның барысын күршелегенә сылтады.
Зәмзәмбану мәктәпне тәмамлап, тулыланып китеп, егетләр күзе төшәрлек чибәркәйгә әйләнгәч кенә, Әхмәтҗанның маңгаена китереп суктылармыни: кызларның тормыш итәргә ярарлыгы каршы якта гына үскән икән ләбаса! Шул кичне үк Зәмзәмбануны ул озата кайтты. Кыз капка төбенә җиткәнче сизенмәсен, керпеләнмәсен өчен, түгәрәк уеннарны яратмаса да, алтылысына да, сигезлесенә дә катнашты, каешлыга, назалыга да чыккан булды, Зәмзәмбану түгәрәк читендә ялгызы калган бер вакытта аны вальска да дәшеп алды.
Барысы да җай гына бара иде. Әхмәтҗан үзенә тиеп киткәндә дулкынланган күкрәкләрне дә, кайнар дым булып чыккан иреннәр сулышын да, кызның үзенеке белән парлашкан кулларының бармак очларына кадәр тирләвен дә сизде. Боларны Зәмзәмбануның егеткә битараф түгеллегенә санады.
Вечерның ахырына кадәр кайтып китмәгән егет белән кызның бер якка атлавында да үзләре белән таралышкан яшьләр мәгънә салып карамадылар, әле гомерлек пар табарга өлгермәгән күршеләр өчен бу табигый бер хәл иде.
Төрле вак-төякне сөйләшеп, әкрен генә үз турыларына кайтып җиткәндә, Әхмәтҗан Зәмзәмбануны култыгыннан алды:
– Рөхсәттер бит?
– Рөхсәт сорарга соңга калдың бугай инде, – дип көлде кыз.
– Капка төбегездәге утыргычта бераз сөйләшеп утырмыйбызмы, Зәмзәмбану?
– Мине тыңлатырлык сүз тапсаң!
Әхмәтҗанның сөйләгәннәре Зәмзәмбануны тыңлату гына түгел, авызына каратып торырлык булып чыкты. Ул тиздән Мәскәүгә укырга китәсен, анда авылны бик сагыначагын, шуңа күрә Зәмзәмбану белән хат алышып торырга теләге барлыгын белдерде. Әкрен искән җил кебек агып торган бу хикәяттән егетнең яңа тормышы, йорт хуҗалары, Мәскәүдә яшәгән туган-тумачалары – берсе дә төшеп калмады. Әтәчләр кычкыра башлагач кына, Әхмәтҗан сүзе беткәнне аңлаткандай торды, кызны да кулларыннан тотып урыныннан күтәрде һәм, таң салкыны иңә башлаган кочагына тартып:
– Боларга каршы ни әйтерсең? – дип сорады.
Зәмзәмбану ничә еллар көткән сүзләрне ишетүдән болай да исәрләнгән иде, инде егет тәненең якынлыгын да тойгач, тәмам югалып калды. Әхмәтҗанны кочарга җөрьәт итмәгән куллары белән кайдадыр кесә төбендә яшеренеп яткан, теш казырга әзерләгән шырпы кисәген эзләп маташкан булды, йомшак кәҗүл тиреләрдән тегелсәләр дә, аягын уңайсызлагандай башмакларын бер-берсенә төрткәләгәндәй итенде, авызын бер ачты, бер йомды, ни дип җавап бирергә белми аптырады.
Дәшми торуның һәрберсе ризалык билгесе булмаса да, Әхмәтҗан күңелендә ышаныч чаткысы кабынды, кыз үзе белән килешә дип уйлап:
– Тиздән күз белән ак билет бирәселәр, Алла боерса, укуымны читтән торыпка күчерермен дә икенче кайтышымда – киләсе җәйгә сине үзем белән алып ук китәрмен, – дип әйтеп ташлады. – Аннан соң…
Ул арада Зәмзәмбану да югалып калу кебек бер халәттән чыкты, егет сүзләрен игътибар белән, кайсысына бәйләнеп булачак, ничек төрттереп үтен сытарга (?) кебегрәк уй белән тыңларга тотынды. Моңарчы ничәмә-ничә кызны озаткан Әхмәтҗан аңа кемнәндер калган кирәксез бер кеше сыман тоелды, соңлап әйтелгән сүзләре кызлык горурлыгына тиде. Ул егетнең болай батыраеп озатуын да, үзен тыңлатып капка төбендә утыртуларын да мыскыллау, кызның үсмерлек гашыйклыгыннан көлү кебек кабул итте, Әхмәтҗанның соңгы җөмләсен тыңлап та бетермәстән:
– Озатып йөрергә кунак кызлары кирәк, хатынлыкка эш аты булган авылныкылар яхшы, димәкче буласың инде алайса?! – дип ыржайды. Аннан егетнең битенә үк булмаса да, бер читкә төкереп, киң ачкан капкасын да ябып тормыйча, җәен йоклый торган ак келәтләренә таба йөгерде.
Бу сөйләшүдән соң Әхмәтҗан яңадан клубта күренмәде. Атна чамасы өй тирәсендә анысын анда, монысын монда күчереп, тәртипкә керткәндәй йөрде дә, авыр чемоданнарын күтәреп, Мәскәүгә чыгып китте, бик озак хәбәр-хәтерсез торганнан соң, икенче җәйгә бер мишәр чибәркәен җитәкләп кайтып та керде, кеше көнләштерерлек туй да ясады.
Монысы горурлыкка гына түгел, йөрәкнең үзәгенә кадалырлык бер эш булды. Зәмзәмбану терсәген тешләр хәлгә килде, терсәге генә еракта иде. Атна буена, тормыйча, ак келәтенең мамык мендәрләре эчендә елады да тагын да зәһәрләнеп, күрше егетенә тагын да үчлеләнеп чыкканнан соң, бервакыт исәп-хисап ясарга өметләнеп, әмма тыштан элеккечә яшәү белән яшәп китте. Шул көннән кыз клубка йөрүне ташлады, болынга кичке уеннарга да төшми башлады. Ара-тирә капка күләгәсе астындагы утыргычта хәл алган күрше карчыклары янына гына чыгып керсә керер дә, башын күтәрмичә, өй тирәсендә эшләр дә эшләр.
Әхмәтҗан Мәскәүгә кире китмәде, авылда калды. Ул ыгы-зыгылы башкала тормышыннан тәмам туеп, авылның кара эшенә сусап, бәйрәмнәрен сагынып, төрле планнар корып кайткан иде. Үч иткән кебек, хыялларына тормышка ашарга язмаган икән: хатыны Нилүфәр кыска гомерле булып чыкты, шул җәйдә үк, үзе дә уйламаган-нитмәгән бер вакытта, дару-фәлән белән генә үтмәслек чире табылып дөнья куйды. Хәсрәт ялгызы йөрми, диләр, аның артыннан ук димләп килгән Шәргыясе районнан кайтышлый юл казасына очрады. Агымсу өстендәге күтәртмәле басманың такталары ычкынып китеп, бөтерелеп аккан карлы-бозлы язгы елга суына барып төште. Гәүдәсен ике тәүлектән соң гына күрше авылның таллары төбеннән таптылар.
Кеше бәхетсезлекләренең сәбәпчесе дип үзен санаган Әхмәтҗан ялгызы яшәргә, күңелен тулысы белән ата-анасын карауга, йортына салырга ниятләде. Моңарчы алар зур хуҗалык белән көн итмиләр, Әхмәтҗанның читкә чыгып, балта эшендә тапканы иркен яшәргә җитә иде. Өйдә хатын-кыз кулы калмагач, йорт эшләренең үзенә төшәсен аңлаган тол ир колхозга эшкә чыкты, абзарына тавыгын-сарыгын алып җибәрде, колхозның нәселле атыннан туган яшь колынны алып, тыкрык яны киртәсенә терәп ясалган аранга җибәрде. Исәбе аннан Сабантуй батыры ясау иде, шуңа күрә колынга Җилдем дип исем кушты.
Җилдем кулга өйрәтелсә дә, чабышкы булып җиткәнче, авыр эшләргә артык күп катнашмады, Әхмәтҗанның үзенең һәм күршеләренең бакчасын гына сукалады, елына бер-ике тапкыр тегермәнгә он тарттырырга, күрше авылга йон теттерергә барды.
Яз җиткәч, иң элек арчылып, иң элек кипкән ишегалдына җибәрсәң, тыпырчынып торган Җилдем, ярышка атлыгып, җирне ярып-ярып бетерә торган иде. Инде дә капка ачып иреккә ычкындырсаң, артыннан куа килүчеләр бардай, томырылып болынга таба чаба һәм, кара тиргә баткач, кире кайтып керә дә, баскыч төбенә килеп, иреннәре белән келә бавын тарта, хуҗасының чыкканын, мактап маңгаен кашыганын, тәмле ризык каптырганын көтә торган булды.
Тора-бара Җилдем ярышта җиңәрлек бер тай булып өлгерде һәм берничә ел Сабантуй чабышында иптәшләрен басу юлының кара тузаны эчендә калдырып, иң алдан мәйданга килде.
Быел Әхмәтҗан өчен көтелмәгәнрәк бер хәл булды. Гадәттә, Сабантуйларда кызыл сөлгеләрнең, чиккән кулъяулыкларның иң күбен бәйгенең артында килгән ат дугасына бәйлиләр. Зәмзәмбану, бүләксез калган ат яшь белән елый, рәхмәтсез кешеләргә рәнҗи икән, дигәнне дә уйлап тормастан, кыш буе чиккән шакмак сөлгесен тәүге килгән Җилдем дугасына элде. Әлеге дугага җай яткан үлчәмле чуар тукымалар арасында чуклы сөлге бик матур дулкынланып берничә мәртәбә мәйдан әйләнде дә, Әхмәтҗан йөзендәге тир бөртекләрен сөртеп алганнан соң, батыр муенында мәйданнан кайтып китте.
Зәмзәмбануның бу гамәле Әхмәтҗанда күңел төпкелләрендә сакланып килгән ярату хисләрен тагын уятып җибәрде. Үз-үзенә ялгыз гына көн итү турында биргән вәгъдәләрен дә онытып, ул соңгы тапкыр бәхетен сынарга, кыз артыннан яучы җибәрергә карар кылды. Зәмзәмбануның яше бара, бәлки, ризалашып та куяр дип өметләнде. Хәер, яучы җибәрүнең дә кирәге чыкмады. Сабантуйлар бетеп, атна-ун көннәр узгач, Җилдемне, бик үтенеп, башка атлар белән бергә ераграк бер авылга фураж онына җибәрделәр. Председатель, көнен дә арттырып язарбыз, акчасын да кызганмабыз, дигәч, Әхмәтҗан ризалашты, җитмәсә, Зиннәтулла абзасының да теләүчеләр арасына язылганын белгән иде. Яше җитмешкә җиткән кеше олауга чыгып йөрмәс, ат җене кагылган Зәмзәмбануны гына җибәрер дип өметләнде ир.
Уйлаганы бик үк дөрескә чыкмаса да, олаучылар арасында Зәмзәмбану бар иде. Өстенә зәңгәр борчаклы күлмәк кигән, башына чөеп кенә косынка бәйләгән, аягында – җиңел зәңгәр сандалилар. Һаман да сылу калган күрше кызын күргәч, Әхмәтҗанның йөрәге тагын дерт итеп куйды. Сөйләшергә җай чыкмасмы дип, Җилдемне аларның Иркәкүзе артына бәйләде.
Менә дилбегәләр чишелде, атлар юлга кузгалды. Кайсы – ялгыз, кайсы күршесе арбасында бергәләшеп, атларны бер җайга җиңел атлатып, үр яктагы мари авылына таба юл тоттылар. Әхмәтҗан, Җилдемнең чыгымламавын белгәнгә, Зиннәтулла абзасының кордыйлары белән гәп куертып барганлыгын күрде дә, бераз юл үткәч, сикереп, Зәмзәмбану арбасына менде һәм аңа терәлеп диярлек утырды.
Кызның юлаучылар белән баруы Китәктә бәйрәм базары булганга икән. Питрау көне диме шунда, башкасымы. Фураж тутырганчы, аласы, карыйсы нәрсәләре бар, имеш.
Председательнең әҗәткә белешкән фуражы белән озак маташмадылар. Олауда яшьләр күп иде, «ә» дигәнче төяп өлгерделәр һәм кайтыр якка кузгалдылар. Олаучыларга юлда Зәмзәмбану да килеп кушылды, тик ул кыска арада берни алырга өлгермәгән икән. Хатын-кызның шул булыр инде, дип көлде эченнән Әхмәтҗан – утызга җиткәндә дә сайлана. Кием алса да, кияүгә барса да ялгышыр шикелле.
Әхмәтҗан Зәмзәмбануның хәзер чит итми башлавына, Иркәкүз дилбегәсен атасы тотып барганны күреп, үзе янына килеп басуына сөенде – сөйләшергә җай чыга дип уйлады. Кызның юл чыгу сәбәбенең берсе базар күрү булса, икенчесе Әхмәтҗан белән сөйләшү икәнлеген ул белми иде шул.
Алай да кайтканда сүз озак ялганмый торды, икесенең дә тел очында ниндидер сер барлыгы тоелып-тоелып китсә дә, башлап чишәргә һичкем ашыкмады. Авылга керергә чакрым чамасы калгач кына, Әхмәтҗан, туп-туры Зәмзәмбануның күзләренә карап:
– Кызый, мин сезгә бу ялда яучы төшерәм, – диде.
Зәмзәмбану тагын югалды, тагын каушады, ни «әйе» дияргә, ни «юк» дип җавап кайтарырга белмәде. Бигрәк тә көтелгән сүзләр иде ләбаса! Ахырда шундый да битараф бер кыяфәткә кереп, кыз:
– Башка хатын-кыз беткән диярсең, – дип куйды.
Әхмәтҗан инде бу юлы да аннан шундый дорфалык көтмәгән иде. Башка сүз дә катмам кебегрәк карарга килеп, алдына карап, дәшми-нитми генә кайта башлады. Бу тынычлык Зәмзәмбануга шулкадәр авырга килде, мөмкин булса, ул, Җилдем урынына җигелеп, йөк тартырга, әмма шушы тынлыкны ишетмәскә, тоймаска әзер иде. Бераз баргач, түзмәде:
– Әхмәтҗан, йөрәк янганга гына шулай тупас әйтүем, сораганыңны көтеп кияүгә дә чыкмый яшәдем бит, синең күз генә гелән башкаларга төште… Сорагач, менә тагын икеләнеп калдым, – дип пышылдады.
– Яучы төшертергә инде алайса?
– Ә нәрсәгә яучылап мәшәкатьләнергә? Кулыңдагы дилбегәңне капчыклар өстенә ыргыт. Җилдем акыллы ул, җибәрсәң дә, кирәкле җиренә кайтачак. Турыгызга туктаса, сине ялгыз яшәргә тиеш дип санар, безгә таба атласа, әткәйгә яучылап килүе булыр.
Хәлләр Әхмәтҗан көтмәгән борылыш алды. Гомер буе хуҗасы йортына гына кайткан Җилемнең бүген генә башкача эшләмәячәге көн кебек ачык иде. Бу ахмаклыкка каршы төшсәң, Зәмзәмбану үпкәләр, төшмәсәм, чишелеше ачык дип уйлап кына көлемсерәгәндәй итенде дә, ризалык белдереп, кыз ягына ым какты. Аты, бәлки, турларында тукталмас та, башкалар белән ындыр табагына таба атлар әле.
Чыннан да, Җилдемгә тыпрулау да, на-налау да, чыбыркы кыены да кирәк түгел иде. Атлар агымында бер җайга атлады да атлады ул. Янәшәсендә барган Зәмзәмбану җыр да башлагач, Җилдемнең адымнары тагын да дәртлерәк, йөреше җиңелрәк тоела башлады. Югыйсә җыры да бик моңлы, тавышы да сагышлы иде Зәмзәмбануның:

Аклы ситсы күлмәккәем,
Аклы ситсы күлмәккәем,
Кисәм дә таушалмаган.
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Таһир батыр, Зөһрә матур,
Тик алар каушалмаган.

Тугрылыклы мәхәббәт турындагы бу җырның сүзләрен Әхмәтҗан да белә иде. Күңеленә ятышлы икенче куплетка аның да сөенечлерәк, көррәк тавышы килеп кушылды:

Урамнарда йөргән чакта,
Урамнарда йөргән чакта
Очраттым мин пар каен.
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Таһир-Зөһрә каушалмаган,
Без каушырбыз, дускаем.

Җыр бетеп, сөйләшер сүзләр табылмый башлаган бер вакытта, атлар авылга килеп керде. Әхмәтҗаннарның йорты басу юлына ерак түгел, ун ихата аша иде. Шушы ун хуҗалыкны Җилдем артыннан узу Әхмәтҗанга фураж юлыннан да озынрак тоелды. Йөрәге тояк тавышына пардан типте, сулыш тирәнлеге йөк тарткан атныкыннан ким булмады. Олау алар турыннан да инде узып китеп бара дигән бер вакытта, иң арттан атлаган Җилдем беравык таптанып торды да Зәмзәмбанулар капкасына таба юл алды. Моны алдагы йөкләрнең берсе янәшәсендә атлаган Зиннәтулла абзый да күрде, кулындагы уникеле чыбыркысын учына җыеп тотып, усалланыбрак, сабы белән яшьләргә селкеде:
– Атыгыз йортка кереп бара, авызыгызны ачып торасыз, борыгыз тизрәк!
Җилдем бу вакытта алкалы капка баганасы астына баскан да калын иреннәре белән келә ялап маташа иде.
Зәмзәмбану, Әхмәтҗанга карап:
– Сине, келә күтәреп, безгә кияү итеп кертмәкче, – дип көлде. Аннан җитдиләнде дә: – Әйткән сүз – аткан ук. Мин – синеке, Әхмәтҗан, яучыңны алай да җибәрерсең, әткәйдән килешмәс, – дип өстәде. – Мин инде өйдә генә калам.
Әхмәтҗан дилбегәне алды да моңлы күзләре белән кыз артыннан ымсынып калган Җилдемне башкалар артыннан алып китте.
Шушы көздә алар ир белән хатын булып яшәп киттеләр. Ишегалдыннан балалар чырылдавы ишетелеп тормаса да, бәхетләренә чикләр булмады. Аларны куш иткән Җилдемне дә бәхет басты. Инде Сабантуй батыры булудан туктаса да, алдыннан солы, йорт оныннан пешерелгән икмәк, хуш исле урман печәне өзелмәде. Тормышлар иркенәеп киткән бер заманда яшисе дә яшисе иде әле.
 
Бибигөл түтекәйләренең капка төбе утыргычыннан күтәрелгәндә, Әхмәтҗанның урамда кеше заты калмаганлыкны күрүдән күңеле тулды. Көн эссесе куып керткәнме, йорт мәшәкатьләре җитәрлекме – әле генә яшь түгә-түгә Зәмзәмбану белән хушлашкан, үзен ничек юатырга белмәгән авылдашлары өчен кеше хәсрәте артка чигеп тә өлгергәнме?! Ирләре үз хуҗалыкларында эшкә тотынса да, зиратка бармыйча, капка төбендә генә мышкылдап калган хатын-кызларның Зиннәтуллалар өендә мәш килгәне, анысын юганы, монысын урнаштырганы, какканы-сөрткәне аның башына килмәде дә килмәде, әйтерсең ул беренче тапкыр иң кадерле кешесен югалткан да беренче тапкыр мәет күмгәнне күргән.
Эскәмия тәпиендә мәш килгән кырмыскалары да, колак артында быжылдап торган кигәвеннәре дә парлы, менә мин генә ялгыз, мин генә бәхетсез, дип уйлады ул. Бәхетеңне сыер бер сөзсә, яңадан мантыйм дип уйлама икән… Әхмәтҗанга бөтен дөнья аның кайгысы белән генә яшәргә, барлык җан иясе язмышына аның кебек тирән кайгырырга тиеш тоелды.
Мәет чыккан йорттагыларга чәй әзерләп йөргән Бибигөл түтәе, яңартылган коймакка дәшәргә дип, ишегеннән чыгып барганда, Әхмәтҗан утыргычтан кузгалган, чыланып беткән кулъяулыгы белән әледән-әле яшьләрен сөртеп, түбән якка төшеп бара иде. «Кайтып, белгәннәремне укырга кирәк» кебегрәк сүзләр сөйләнеп, әкренгә генә атлаганда, сискәндертеп, аның җилкәсеннән йолкыдылар. Туктады. Кулы белән уң иңен тотып карады, күлмәген төзәтте. Күлмәк иңсәсендәге юешлеккә, артында тыпырдаган тавышларга сәерсенеп китүе булды, күзе үзе белән тигезләшкән Җилдемгә төште…
Атның килгән кайгыны сизгәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Зур ачылган ахак күзләрен моң баскан, керфек төпләре әкрен генә дерелдәгәндәй. Борын яфраклары пошкырырга әзерләнгәндәй киңәйгәннәр.
– Нихәл, туганым, – диде аңа Әхмәтҗан. – Менә тагын ялгыз калдык.
Җилдем туктады. Җиңнәреннән эләктереп алып, Әхмәтҗанны да туктатты. Аның нидер дәшәсе, ирнең хәленә керәсе килгәнлеге аңлашылырлык иде.
– И малкай, телең дә булса… – дип куйды Әхмәтҗан. – Утырып бер елар, җырлар идек синең белән. Ат күтәрмәслек кайгы бит миндә, ат күтәрмәслек кайгы… Көннәр эңгергә китә икән болай булгач. Тормыш бетүгә бара икән.
Моңа каршы нәрсә дип әйтәсең дигәндәй, Җилдем баш селкеп, баш иеп кенә тыңлый бирде.
– Әле менә син дә кайчан гына Сабантуйлар чабышкысы идең. Әле кайчан гына миңа Зәмзәмбану җиңгәңне димләп йөрдең… – Әхмәтҗан Җилдемнең кара буй булып төшкән борын сыртын сыпырып алды: – Инде син, бәйгегә атлыгып, тоякларың белән җир тырнаудан туктадың, йөзеңдә менә җыерчыклар барыбер юк. Күзләрең дә минеке кебек утырмаган. Тешләрең коелмаса, йөкне ару тартсаң, гомереңне кисәргә хуҗаң кулы бармас. Без синең белән бергә генә үләрбез инде… Зәмзәмбану җиңгәң безне ташлады. Ияреңнең бизәк төшереп бетерелмәгән җәймәсе карават янындагы урындык өстендә ята… Чигеп, муеныңа салган сөлгесе, тузгач, утыннар арасында янды…
Әхмәтҗан сөйләнгән саен тынычлана баруын, истәлекләр яңартып юануын тойды. Юк, ул әле бөтенләй үк ялгыз түгел иде. Алар Җилдем белән бер тизлектә урам буйлап атладылар. Бераздан ат алгарак чыкты. Берничә адым ясаган саен, башын борып, әйдәкиләгән сыман җилпи-җилпи, үз турыларына төшеп җиттеләр.
Капка ачык калган икән, Әхмәтҗан шунлыктан үзе алга чыгарга ашыкмады, тик ни күрсен, инде менә кайтып җиттек, керәбез дигәндә, Җилдем таптанып торгандай итте дә Зиннәтуллалар капкасына борылды. Кияү кеше юл уртасында тукталды. Ул үзенең бу йортка инде кем тиешлеген белми иде. Атны кирегә дәшәргәме, юкмы? Үзенә чакырмаса, Җилдем нишләр?
Әхмәтҗан, бу ни бу, дигән сораулы карашлары белән урам уртасында тукталып калды. Менә бабасының капкасы ачылды. Аннан Зәмзәмбануның җирән башлы сазаган сеңлесе Гөләндәмбану күренде:
– Нишләп торасың, җизни, әйдә, кер, үз йортыңда ялгызың нишләрсең?
Бушап калган йортка Әхмәтҗанның аяклары болай да тартмый иде. Инде менә Җилдем дә Зәмзәмбануларга атлагач…
Туктале, Җилдем Әхмәтҗанны икенче мәртәбә шушы капкага китерә түгелме? Моның ниндидер сере булмый калмас.
– Хәзер керәм, төнгә каршы капка келәсен төшерми булмас. Ашыкма, балдыз, бергә керербез. Зәмзәмбану… – дип сүз башлады да Әхмәтҗан телен тешләде. Бу исем шушы минутта икесенең дә йөрәгенә килеп кадалды. Гөләндәмбану, минеке бул, дияргә иртәрәк иде шул әле… Зәмзәмбану, дияргә инде соң…

 

Рифә РАХМАН

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар