Логотип «Мәйдан» журналы

Киленнәр

Безнең өй каршындагы ак каенга быелгы язда да сыерчык кайтты.

Япа-ялгызы кайтты ул. Җылы якларга очканда пары диңгезгә егылып төшкәндер инде, ди әни. Кошлар канатын бер-берсенә терәк итә алмый шул... Кеше язмышлары түгел, кош язмышлары да бер-берсенә охшамаган, ди... Әни миңа кошлар турында сөйли, мин нигәдер ахирәтләремне искә төшереп утырам...

* * *

Әйе, ике ахирәтем бар минем. Аргы очтагысы – Гөлсирин, бирге очтагысы Нурзадә исемле. Алар җай чыкканда безгә килештерәләр. Мин дә юл уңаенда ал арга кагыла үткәлим.

Гөлсириннәрнең өе шау-шулы. Дүрт сеңлесе, бер энекәше бар. Абыйсы да үткән язда шушы өйгә, башкорт якларыннанмы соң, килен алып кайтты. Ул килен инде бер ел буена мич алдында бәрәңге әрчи. Көннең кай мәлендә барып керсәң дә, бер үк сурәткә юлыгасың: алап авызлы зур мич; аның каршында алсу чәчәкле яулыгын маңгаена төшереп бәйләп, бөкшәеп утырган килен; кулында әлүмине ялтырап торган агач саплы юка пычак; алдында бер чиләк түбәләмә өелгән карасу бәрәңге...

Бездә туфрак сумаладай чем-кара. Юганда бәрәңгенең сарысы чыкканны көтә-көтә күзләр күгәрерлек. Шуңа аны сарысы чыкканчы түгел, балчыгыннан арындырганчы гына юалар.

Ә мич алдында каенанасы Кафия апа мыдыр-мыдыр нидер сөйләнә, һаман кемгәдер ачулы ул. Аңа хәтта «Исәнме, Кафия апа» дияргә дә ярамый. «Брач түгелсеңдер әле», – дип җавап бирә. Ул шулай җавап биргән көннәрдә миңа бик күңелсез була, аларның өендәге хәлләр турында уйлап йөрим, Гөлсиринне, бигрәк тә бәхетсез киленнәрен жәлләп йоклый алмый ятам. Теге ялтыравык пычак та, кыйшайган калай чиләк тә кызганыч булып тоела...

Минем алар өенә килеп керүем була, Кафия апа гадәттәгечә ыңгырашып куя һәм кинәт, тавышын күтәреп:

– Сиңа иртәрәк торып әрчергә ярамадымы бу бәрәңгеңне? Юл уртасына җәелеп утырмасаң... – дип такмаклый башлый.

Килен дәшми. Аның кулында үткен пычак. Ул бәрәңге әрчи.

– Чит кеше барында түзеп тор инде бераз, әни, – дип, иннеген сөртә-сөртә түр яктан Гөлсирин сүз кушып ала.

Ул миннән яхшысынмый инде. Чит кешегә әнисен башкачарак күрсәтәсе килә кебек.

– Ай, кулым сызлый, аягым яна... Хәерсез, иртүк торып эшләп куярмы дисәм... – дип дәвам итә Кафия апа.

Бу мәлдә миңа шушы өйнең тәрәзәләре дә кечкенә, түшәмнәре дә тәбәнәк булып күренә, һава җитми башлый. Үзе килен ягына борылып та карамый ул. Сөт кайнаткан казан төбен кыруын белә. Үзе һаман тавышын күтәрә бара:

– Иртүк торып эшләп куярмы дисәм... Йокы чүмәләсе... Ай, аягым... билем.

Минем яшь киленне жәлләп кычкырып елап җибәрәсем килә башлый. Аны нигәдер үги әнисенә ярарга тырышып төпсез мичкәгә су ташучы Зөһрәгә охшатам. Үги кызны, ичмасам, Ай тартып алган.

– Син, хәерсез, юл уртасына куймасаң чиләгеңне... Иртәрәк торып арчысаң ни буладыр. Ай, аякларым... бармакларым... Ай, үләм... каһәр төшкере.

Соңгы җөмләсен киленгә әйтәме ул, чиргәме – һич аңлашылмый. Килен дәшми. Пычагын да тизрәк хәрәкәтләндерми. Урыныннан да кузгалмый. Ни рәвешле утырса, шулай утыра бирә. Чөнки каенанасы юкка бәйләнә аңа. Мич алдында берьюлы ике кеше үтеп йөрерлек урын бар. Түрдәрәк тә урын җитәрлек. Аннан бу өйдә мич алдына керергә ашкынып торучы да күренми. Анда һәрчак каенана белән килен кайнаша. Каенана учакка утын ташлый, килен бәрәңге әрчи...

Кызлар күбрәк түрдәге көзге тирәсендә. Әнә Гөлсирин тып-тыныч кына битенә иннек-кершән тидерә... Минем йөрәгем оясыннан очып чыгарга торган коштай талпына. Күңелсез итеп талпына. Гадәттәгечә, үз-үземә, бу йортка никләр керәм икән соң мин, дип, үкенечле сорау бирми калмыйм. Тик керми кала алмыйм шул. Анда минем ахирәтем Гөлсирин яши. Аңа сернең бөтен төрлесе сыя чөнки. Шат күңелле, һәрчак ачык йөзле, бик әйбәт кыз ул. Әнә Гөлсирин иннек-кершәнен дә сөртеп бетерде. Инде без ишек ягына атлыйбыз, һәм шул мәлдә ишек ачыла... Аннан, пычракка-майга баткан, көрәктәй кулын алгарак сузып, Гөлсириннең абыйсы керә. Тракторчы ул. Басу-кырларны ястыктай йомшак итә, еллык уңышның хуҗасы шушы инде, диләр кешеләр аның хакында. Көзен ул эшкәрткән басулардагы бәрәңгене һич җыеп бетермәле түгел, диләр. Өйләнү килеште бу Нурга. Өйләнгәнче кырлар өстеннән тудым-судым гына үтә иде, хәзер эш кешесе икәнлеге кулларыннан ук күренә, диләр. Чынлап та күренә икән шул...

Ишек төбендә торсак та, ул безне күрми. Бар ихласы хатынына юнәлгән: елмая-елмая аңа күз кыса. Кинәт түшәмнәр биегәеп, өй эче иркенәеп китә. Тәрәзәләр дә яктыра. Иренә җавап итеп, яшь килен дә елмая. Аның елмаюыннан җылы яктылык тарала. Яктылык шәмен кабызган көе ул, урыныннан кузгалып, мич авызындагы комганга үрелә. Мин аның елмая алуына гаҗәпләнәм. Әллә сокланам дамы соң?

– Ачыктырды, – дип сүз башлый ире, – Торна тавы ягындагы басуны сөреп бетердек...

– Аш та әзер, чәй дә кайнаган, улым, – дип җавап бирә ана һәм янә сукрануга күчә: – Ай, аягым сызлавы, ай, бармакларым... Каһәр суккыры...

Каенана инде киленне каһәрләми. Шулай да миңа бу килен шушы йортны күрми торса, бу ир-егет ястыктай кырлары белән генә яшәсә, бәхетлерәк булыр иде кебек тоела. Без мәхәббәт белән нәфрәт каршылыгы, яшәү белән үлем тартышы аша атлап чыгып китәбез. Һәм барысын да онытабыз. Чөнки без яшьлектә яшибез. Безнең хыяллар берничек тә әлеге тормыш чынбарлыгы белән бер куышка сыеша алмый.

Авыл уртасына кадәр әле шактый юл үтәсе бар. Якшәмбеләрдә мин, Гөлсирин, Нурзадә, өчебез бергә җыелып, мәктәптә стена газетасы чыгарабыз. Нурзадә юл уңаенда тора. Икәүләп аны алырга керәбез. Без килгәндә, ул, гадәттәгечә, уянмаган була.

– Әкренрәк... Балалар йоклый... – дип каршы ала Нурзадәнең әнисе.

–- Йокы чүлмәгенә торырга вакыт, – дип шаяртабыз икәүләп.

– Яшь чакта йокы тәмле була ул. Йоклап калсыннар, – ди пышылдап кына Айния апа. – Әйдәгез, үтегез, үт.

Без Айния апа артыннан тынычлык иленә юл алабыз. Нурзадәнең караватына каршы гына ак җирлеккә алсу роза гөлләре төшкән чаршау эленеп тора. Ярым ачык тәрәзәдән сирин, шомырт, яшь яфрак исләрен эләктереп кергән җил шушы чаршау тирәсендә талгын бөтерелә.

– Килдегез дә мени? – ди Нурзадә, күзен ачар-ачмас киерелеп.

– Килгәннәр дә шул, балакаем, – ди әнисе. – Әйдә, киен дә кухняга чык. Коймак салам хәзер. Чәй дә өлгергән... Абыеңнар йокласын. Шаулама...

Безнең күзләр ак чаршауда. «Торырга кирәк!» дип, серле пышылдый чаршау эче. Шул мәлдә ул тирәгә җан иңә.

– Кит, җүләр! – дип назлы итеп, йомшак кына чыелдап җибәрә яшь хатын-кыз тавышы.

Бу аларның киленнәре була инде. Сөмбел исемле. Расих малае чуаш ягындагы татар авылыннан килен алып кайткан дигәннәре искә төшә. Шул арада Нурзадәнең абыйсы, киленне кулларында күтәреп, чаршау эченнән килеп тә чыга. Әкияти матурлыкка күз тимәсен дияргә дә оялып, кухня ягына атлыйбыз. Аннан бигрәк, аларны эчке киемнәрдән күрү дә әллә ничек уңайсызрак тоела. Әниләре алдында бигрәк тә.

– Шаяртма инде, улым... Оялтма инде Сөмбелне, – ди әнисе, безгә ияреп чыгып барышлый.

Иренең учларыннан очарга талпынган нәни коштай килен белән шушы дөньяны күтәреп торуына ышанган әзмәвердәй ир-ат, чырык-чырык көлешеп, икәүдән-икәү генә калалар...

Кухняга чыгып җиткәнче, Айния апа гөлдер-гөлдер көлә. Тынычлык күгәрчене инде ул бу йортта. Аның ире белән гөр-гөр килеп сөйләшүе дә бөтен җиһанны нурга төрә. Ул нур хәтта безнең күңелләргә дә кагыла: әйтерсең тынычлык күгәрчене ап-ак канат очлары белән сыйпап-сыйпап ала... Хәтта киленне дә...

Коймаклы табын артына иң соңыннан килеп утырган килене белән улы, без чыгып киткәндә:

– Арымый эшләгез, сары май тешләгез, – дип авыз ерып калалар...

Бу мәлдә Гөлсирин ниләр уйлагандыр, белмим. Миңа бер сорау тынгы бирми: мәхәббәткә кызыгасымы, әллә аны кызганасымы?

***

Нурзадә белән без күп еллар үткәч очраштык. Яшьлегебезне, мәктәп елларын искә төшердек. Сүз иярә сүз чыгып, мин аннан:

– Абыең киленегезне һаман шулай кулларында күтәреп йөртәме? – дип сорап куйдым.

– Һаман шулай, – диде Нурзадә. – Абый аны хатыны итеп тә, баласы итеп тә яратты. Балалары булмагач инде... Хәер, үзе шундый бит ул безнең килен. Күтәрттереп йөртә белә...

Нурзадә белән үткәннәрне сөйләшә-сөйләшә, елга буйлап киттек. Коляскага утырган үсмер кызын тартып килүче ханым безне күргәч туктап калды. Исәнләшеп үтеп киткән идек инде, ул артына борылып кинәт кенә эндәште:

– Тукта, сез безнең Гөлсириннең ахирәтләре түгелме соң?

– Абау, Равия апа сезмени бу?

– Мин шул, – диде ул. – Менә кызым белән һава суларга чыктык әле. Таныдыгыз тагын...

– Танымаска... Күп нәрсә истә... Нур абыйның ишектән кайтып керүгә сезгә карап балкып елмайганы да истә калган әле.

– Нур абыегыз китте шул инде... Мине ялгыз итте... Тыныч дөньяга күченде. Яфраклар шаулавы гына ишетелә анда... – Хатын карашын куе яшеллек ягына ымлады.

Равия апага бәйле тагын ниләрдер искә төшерергә тырышып азаплана торгач:

– Бәрәңгеле мич алдыгыз да хәтердә... – дип, мин сүзне янә ялгап җибәрмәкче булдым. – Һаман шулай күп әрчисезме сез аны?

Кеткелдәп бер көлде Равия апа. Көлүендә дә моңсулык хакимлек итә иде кебек.

– Күп әрчергә йортта кеше калмады бит. Кызларым икесе дә Казанда. Терлек-туар да юк хәзер. Менә төпчегем белән яшәп ятабыз икәүләп. Ул бәрәңгене бер дә өнәми шул... Берүземә ике-өч бәрәңге дә җитә минем. – Хатын беразга тын торды. Аннан: – Әнкәй мәрхүмә ярата иде инде аны. Син хәтерлисеңдер әле, сеңлем, – диде, миңа төбәлеп.

– Хәтерләмәскә... Һай тынгысыз иде дә соң мәрхүмә... Жәлли идем инде мин сезне...

– Нишләп жәлләдең икән мине? Авырый иде бит ул безнең әнкәй... Түзалмагач нишләсен инде? Бердәнбер килене ич мин аның. Аннан, үз әнием дә шулай чирләде. Ә мин аның бердәнбер кызы идем. Нур абыең көтте. Әнкәйнең кырыгыннан соң туй иттек без. Чирдән ачу алып булмый бит инде... Аңларга кирәк... Хәер, тыңларга кирәк. Авыруны дим... Башка ярдәм юк бит инде сау кешедән... Көн дә үлемгә табан бер адым атлаганда... Башка ни эшли алам инде мин? Риза-бәхиллекләрен алып калу да кирәк. Безнең яшисе бар бит әле...

Шул мәлдә арбадагы кызы ыңгырашып куйды. Равия апа аны икенче ягына әйләндереп яткырды.

– Нишлисең, Аллаһ мине ярдәмгә мохтаҗлар өчен җибәргәч... Язмышың шул булгач, нишләмәк кирәк...

Мин бу сүзләрдән дертләп киттем. Бер мәлгә өнсез тордым. Сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрмәк булып:

– Равия апа, сезнең бакча бәрәңгеләре һаман шулай кап-карамы ул? – дип сорадым.

- Ю-у-у-к. Башка төр орлыклар кайтардылар безгә. Бернинди балчык та ябышмый аңа, комда үскән кебек, сап-сары хәзер безнең бәрәңгеләр, – диде ул, гарипләр арбасын этеп китеп барганда.

Минем күз алдымда әле кап-кара, әле сап-сары бәрәңгеләр тәгәрәште. Кеше язмышлары кебек...

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от master1305

Комментарийлар