Логотип «Мәйдан» журналы

Карчыга

Арып-талып, әйләнә-тирәдәге беркемгә дә игътибар итмичә, базардан кайтып киләләр иде.Юлларында эскәмия очрауга сөенеп бетә алмыйча, Хәлимә шунда барып утырды. Кәлимәнең дә хәле киткән, кече теле йоткы...

Арып-талып, әйләнә-тирәдәге беркемгә дә игътибар итмичә, базардан кайтып киләләр иде.
Юлларында эскәмия очрауга сөенеп бетә алмыйча, Хәлимә шунда барып утырды. Кәлимәнең дә хәле киткән, кече теле йоткылыгына ябыша башлаган иде инде. Ни дисәң дә, икесе дә сиксәнгә якынлашып киләләр, беләкләрендәге көчләре әллә кайчан саркып беткән. Җитмәсә бүген көне дә тынчу. Май ахырлары гына димәссең.
– Ник бу пенсияне бүлгәләп, атна саен биреп тормыйлар икән? Шуны кулга китереп тоттыруга базарга чыгып йөгерәбез бит, – дип, үзалдына зарланып алды Хәлимәттәй.
Өйләренә әле шактый бар. Аз булса да акчабыз янга калыр дип, яшьрәк чактагы гадәтләре буенча, икесе дә һаман шәһәр базарына җәяүләп йөрүләрен дәвам итәләр. Әле ярый, терәүләр куйган иске баракларын сүтәбез дип, базарга якынрак йорттан фатирлар бирделәр.
–Ул җиде меңеңне күпмегә бүлдермәкче буласың? Әвеш-тәвеш китергән саен артып тора, дип уйлыйсың мәллә син аны?! – диде Кәлимә карчык, ахирәтен бераз үртисе килеп.
– Мин сине кызганып кына әйтәм бит. Ул пакетларыңнан кое сиртмәсе кебек бөгелгәнсең...
Бу сүзләр гомере буе җавап эзләп кеше кесәсенә кермәгән Кәлимәттәйнең мин-минлегенә генә тиде бугай. Кисәк кабынып китте ул:
– Әйтәм аны турая башлагансы-ы-ың! Бүген синең пакет җиңелрәк күренә шу-у-л!
Хәлимәттәй кайтарып ләм-мим бер сүз әйтмәде.
Аларның артыннан ук мәйданга килеп кергән шәһәр телевидениесе журналисты Гөлшат белән оператор Аркадий каршы якта балчык таратып, чәчәкләр утыртып йөрүче хатыннарны видеога төшерә башлаганнар иде инде. Кыз юлдашына тавыш-тынсыз гына әбиләрне дә кадрга алырга ымлады.
Хәлимәттәй иптәшенең тиз кызып киткәнен һәм шулай ук тиз суынганын бала чакларыннан ук белә инде. Биштәрленең икесе ике очында үссәләр дә, дүртенче сыйныфны төгәлләүгә сыер фермасында бергә эшли башладылар. Кабат Нурлы Баш каласына терәлеп торган совхозга күченеп килделәр. Ирләре тракторда эшләде, алар монда да фермада сыер сауды. Пенсиягә чыккач та эшләп йөрделәр. Дөресрәге, совхоз директорының бер карусыз эшләүче бу ике хатынны эштән җибәрәсе килмәде. Икесенең дә ирләрен җирләгәнгә ун елдан вакыт узды инде. Икесе дә бүген ялгыз: балалар үстерергә, кочарга язмады аларга. Сәламәтлекләрен сугыш чоры урлады.
Хәлимә бераз сүзсез торганнан соң:
– Базар Рәмзиясе икебезгә дә пакетларны бер үк төрле тутырып куя бит, хәчтерүш! Безнең ай саен бер үк көнне килгәнне белә бит ул, – дип сүз сөрешен дәвам итте.
– Вәт Хода бәндәсе! – дип яңадан кабынып китте Кәлимә карчык. – Карт-корыларга тутырган пакетлары белән өстәл асты тулы аның. Бөтенесенең дә бәясе өч мең сум. Шуны да белмисең мени әле һаман? Хәергә бер кап чәй өстәп тыктым, дип сайраган була бит әле. Теге – син бүлнистә яткан чакта базар каршындагы кибеткә кереп чутлатып караган идем, йөз илле сум акчаңны артык алганнар, әби, диде кибетчесе.
– Базарда гомер-гомергә кеше алдап гомер иттеләр инде. Хәер булыр, диген!
– Минем үземә хәер тиешле! Ул Рәмзиядән тагын әйбер алсаммы?! – дип тезде һаман Кәлимә карчык.
– Алмыйча кая барырсың?! Пенсияңне алуга үзең кереп җитәсең бит, әйдә Рәмзиягә, дип.
Ни хәл итәсең, ахирәте дә хаклы.
– Телләре тәмле, телләре. Әби-әби, дип кенә торгач, ничек башка кеше янына узып китәсең?! – дип сүзне йомгаклады Кәлимә.
Каршыларына төз гәүдәле, нечкә билле Гөлшат чыгып баскач, икесе дә бер мәл каушап калдылар. Хәлимә ахирәтенең сүзләрен җөпләргә дип ачкан авызын да яба алмыйча торды. Видеокамера артында торган Аркадийны күреп алгач, бөтенләй коелып иңделәр.
– Әбекәйләр, базардан кайтып киләсез бугай, – дип, беренче Гөлшат сүз башлады. Аның елмайган йөзенә, мөлаем зәңгәр күзләренә карагач кына эчләренә җылы йөгерде.
– Нәкъ өстенә бастың, балам. Бүген пенсия китерделәр. Кызым эштән кайтканчы ярма-токмачларны алып кайтып куйыйм, дигән идем. Базарга барганны белсә, орышып кына тора, – дип әүвәл Хәлимә телгә килде.
– Мондый тырыш әбиләрне мактарга гына кирәк, минемчә! – дип, салпы ягына салам кыстырып куярга да онытмады Гөлшат.
Кеше ишетмәсен өчен читкә карап:
– Кызы, оныклары булган карчыклар сиксәнгә җиткәч базарга йөрми ул, – дип куйды Кәлимә карчык.
Аннан Гөлшатка:
– И-е шул! Минекеләр дә кибеткә үзебез йөрибез, диләр, – дип ахирәтен дөресләде.
– Нәрсә сөйли ул? – диде Хәлимә дә үзалдына. – Минекеләр, диме? Ике мәчесе бар инде өендә. Әллә шуларны әйтәме?
Гөлшат аның да сүзләрен ишетми калды.
– Пенсия күпме аласыз соң, әбиләр? – дип сорады ул алардан.
– Бик күп, балам, бик күп.  50 елга якын фермада эшләдем мин, – дип тезде Хәлимә сөенә-сөенә.
– Дөрес әйтә. Минеке дә социаль пенсия дигәне, – Кәлимәнең дә теле ачылып китте.
Ә Хәлимә, сүзләрен тыңларга кеше табылганга куанып, иркенләп сөйли башлады.
– Сугыш вакытында ферма малларына су җылытырга куйганнар иде. Шуннан китте...
– И-е, әтисе сугышта үлде, әнисе чирләп вафат булды, ферма өендә үсте ул. МТС тракторчысына кияүгә чыгып кеше булды, – дип куйды тиз генә Кәлимә. – Балалары гына булмады, – дип өстәмәкче булган иде, телен тешләде.
– Менә хәзер болын кадәр яңа фатирда торабыз.
Яннарыннан, сөйләшә-сөйләшә, көрәкләр күтәргән хатыннар узып китте. Аларга борылып караган Кәлимә яннарында торган Гөлшат белән Аркадийны бөтенләй онытып:
– Әллә безнең Биштәрле клубында эшләүче Гөлфия дә Нурлы Башка күченгән инде? – дип ахирәтенә сораулы карашын төбәде.
– И-и, ахирәткәем, ярты авыл халкы Нурлы Башта эшли бит хәзер. Алабута белән кычыткан чабалар, урамнарга балчык тараталар, үлән чәчәләр, – диде Хәлимә бик белдекле кыяфәттә.
– Элек булышырга Нурлы Баштан безгә киләләр иде. Хәзер тормыш бөтенләй буталып бетте, – дип офтанды Кәлимә.
Икесе дә пакетларына үрелделәр. Олы кешенең сәгате үз эчендә була бит аның. Күпме вакыт утырганын, сөйләшкәнен, хәзер сәгатьнең ничә булуын җаны белән тоя ул. Икесенең дә сәгатьләре өйләренә кайтыр вакытлары җиткәнен хәбәр иткән иде инде.
Гөлшат белән Аркадий аларга рәхмәт әйтеп, хатыннар артыннан юнәлделәр.
Икесе генә калгач, әбиләр яңадан утырды. Берсе дә авыз ачарга өлгермәде, яннарыннан бик усал кыяфәттәге, алар яшендәге ыспай гына киенгән түбәнәк гәүдәле карчык узып китте. Нервыларын тыя алмыйча, йодрыкланган кулларын үзалдына болгый иде ул.
– У-у-у, мин ул чәчби кызны! Бүлмәсе зур, бер үзенә бик җиткән, дип язган бит. Мин аны яңа фатир алырга булыша, дип торам!  Главасы да Арина Петровнага кер, бергәләп фатирыңны төшеп карагыз, дип чыгарган була.
Кәлимә белән Хәлимә тиз генә торып китмәкчеләр иде, теге карчык  җәһәт кенә борылып алар каршысына килеп басты. Аларның икесенә эчен бушата алачагын сизде бугай. Кулларын биленә таянып куйды.
– Бу шәһәрдә бер дә дөреслек табып булмый икән! – дип ысылдады ул, – Менә сез әйтегез әле! Гомере буе кагылып-сыгылып, кимсетелеп яшәгән кеше картлык көнендә булса да тынычлап гомер итәргә тиештер бит инде.
Кәлимә:
– Минем бу карчыкны кайдадыр күргән бар инде... – дип пышылдады ахирәтенең колагына.
Хәлимә дә бераз каушаган иде.
– Бер дә әйтә алмыйм шул. Базарда очрагандыр инде... – дип кенә куйды.
– Мине гомер буе рәнҗетеп яшәделәр! Сөйләсәң, озынга китә инде... – дип яңадан тузына башлады дуамал карчык.
Кәлимә бөтенләй таныш түгел кешегә нәрсә әйтә алсын:
– Күрде инде безнең башлар!.. – дип кенә куйды.
– Рауза исемле булам мин, – дип башлап китте теге карчык, – Әти репрессиягә эләкте. Аны өйдән алып чыгып киткәндә миңа ун яшь тә юк иде. Сталинны сүккән, дип сугыш алдыннан кулга алдылар аны. Нурлы Баш мәктәбендә балаларны физикадан укытты. Бер айдан әнине алып киттеләр. Ул да утытучы иде. Мине балалар йортына илтеп аттылар.  Бүтән икесен дә күрмәде-е-ем!!! И-и, безнең башлардан узганнар!!! – Карчык яулык чите белән йөзен каплап үкереп еларга кереште.
Нәрсәдер исенә төшеп бугай:
– Әллә Биштәрледәнме син? – дип сорады Хәлимә.
Икесе дә бу карчыкны кызгана башлаганнар иде инде алар.
Раузаның йөзенә тагын зәһәр йөгерде.
– Син нәрсә мине дапруслап торасың әле?
– Авыл гыйбады ул. Кети-мети сөйләшергә өйрәтмәгәннәр, – дип ахирәтен яклагандай итте Кәлимә.
Рауза бераз тынычлангандай булды.
– Кайда калган идем әле мин? – дип сорады ул сүз йомгагын югалтып.
– Балалар йортында, – дип, аңа ярдәмгә килде Кәлимә.
– Әйе, ашарга да, кияргә дә булмады анда. Бетләп беттек. Салкын душка бастыралар да, кайнар мунчага куып кертәләр. Яртыбыз шунда үлеп бетте. Тәндәге бетләрне надзирательләр үтмәс пычак белән кырып төшерәләр иде. Бер чәчне, кашларны калдырмыйча кыркып бетерделәр.
– Алабугадагы балалар йортындамы? – дип сорады Хәлимә.
Бу сүзләр Раузага тагын ярамады.
– Кем әйтте сиңа балалар йорты дип?! – Зәһәрләнә башлаган иде, тиз генә аңына килеп, дәвам итте. – Ә-ә! Әйе! Комидагы. Шунда илтеп тыктылар! Бөтен гомерем тәмугъ булды. Үзбәкстан якларында яши башлагач та тынгылык бирмәделәр. Ай саен милициягә барып күренергә кирәк иде! Советлар тончыккач, үзбәкләр өйдән дә куып чыгардылар. “Русским – Рязань, татарам Казань, әллүк моннан!” –  диделәр.
– Бигрәк кыерсытканнар икән шул. Әйтәм аны үсми калганың, – дип аны кызганып, күзләренә килгән яшьләрне яулык чите белән сөртеп алды Хәлимә.
– И-и, балака-е-ем!..Ул үзбәкләр үзләре мөселман инде. Бик күп кешене куып җибәргәннәр дип ишеткән идем мин дә. – Кәлимә дә Раузаны чын йөрәгеннән кызгана иде. Янәшәсендәге пакетыннан бер кап чәй алып карчыкка сузды ул. – Миннән күчтәнәч булыр, – диде.
Рауза аны бик шатланып тиз генә сумкасына салып куйды.
– Ирем дә үзбәк иде, югыйсә. Үлеп киткән иде шул, – дип дәвам итте ул. Кайтып киттек Нурлы Башка. Иске йорт сатып алган идек, оныгыбыз өйләнеп хатын алып кайтты да, өйдә миңа рәт бетте. Хәер сорашырга чыгып киттем. Мәскәү юлындагы Галиулла мәчете янында муенга “Үзбәкстаннан да кудылар, Нурлы Баштан да кудылар. Шушында үлим мәллә?!”–дигән язу асып тора идем, элекке башлыгыгыз күреп алды да, ветераннар йортыннан бер бүлмә бирде.
– Ие! Бик рәхимле кеше иде ул, – диде Хәлимә аның Нурлы Башта эшләгән чакта халыкка кылган игелекләрен исенә төшереп.
– Ике гаиләгә бер кухня белән ванный булып чыкты анда. Алар бәдрәфкә керсә, мин бөгәрләнеп көтеп утырам. Мин газга аш куйсам, бушаганын алар ярты көн көтә. Юынырга җылы су дигән нәрсәсе бөтенләй юк! Бөтен кешегә хәзер Нурлы Башта фатир бирәләр. Ник мин картлык көнемдә балконы булган, аерым кухнялы яңа йортта рәхәт чигәргә тиеш түгел!
– Сорап карадыңмы соң аерым фатир? – Кәлимә тагын аны кызганып күз читләрен сөртте.
– Сорамаган кая!
Яннарыннан көрәкләр, тырмалар күтәргән хатыннар узып китте. Бөтенесе юл кырыена алып килеп аударган кара балчыкны бордюрлар артына ата, тырмалар  белән тигезләп тарата башладылар.
Рауза тагын әллә нәрсәләр сөйләр кебек иде әле. Яннарына тукталган хатыннарны ошатмадымы:
– Кайтыйк булмаса, – дип сүзен йомгаклады.
Карчыклар өчесе дә кузгалды. Кәлимә белән Хәлимә үз урамнарына киттеләр. Рауза карчык бераз гына алар артыннан карап торды да, кырт борылып икенче якка юнәлде.
2
Май кояшы бөтен тирә-юньне җылы нурлары белән коендыра. Шәһәр урамнарын яшь яфракларның хуш исләре күмгән. Бер төркем хатын юл кырыйларына балчык таратып, үлән чәчеп, газон ясый.
– Син кайсы авылдан булдың соң? Исемең ничек? – дип янәшәсендәге үзе белән бер яшьтәрәк булган хатынга эндәште тырма тотканы.
– Биштәрледән мин. Гөлфия атлы булам, –диде тегесе сөйләшергә кеше табылганына сөенеп. – Бүген Нурлы Башта бишенче көн эшлим инде. Моңарчы бүтән төркемдә идек без. Трассага кадәр юл кырыен чистарттык.
– Мин сине яңа кеше дип торам. Мин үзем Саесканлы авылыныкы. Мария булам.
– Былтыр августта Президент килә дип, Нурлы Баш урамнарын “өф” иттергәннәр иде, быел Мәскәүдән берәрсе кайта мәллә соң?!
– Бер каккан җиргә чөй керә, ди торганнардыр.
– Вәт өйрәнде Нурлы Баш халкы. Капка төпләрендәге кычытканына кадәр чабып китәләр хәзер! – дип, үзалдына тузынып алды Гөлфия.
– Кичә мин дә берсенә шулай дигән идем, гомер буе сезнең ферма бозауларына себерке җыйдык инде. Сезгә дә безнең урамнарны күреп кайтырга вакыт, диде, апаем!
– Бер дә аптырамыйм! Бик әйбәт булды әле бу Нурлы Башка китереп эшләтүләре. Былтыр үземнең урынга малайны җибәргән идем, бер бер кыз белән танышып кайткан. Көзгә туй ясадык! Утызга җиткән иде инде!
Мария эшләгән җиреннән тукталып калды. Билен турайтып басты.
– Безнең авылның укытучы Ягүр кызы да шулай кияүгә чыкты бит! Аны да атасы урынына юл кырыен чабарга җибәргәннәр иде, – ул үзалдына җырлап та җибәрде.
Әй, алмагачлары,
Сайрый сандугачлары...
Гөлшат белән камера күтәргән Аркадий килеп, читтән генә аларның эшләгәннәрен видеога төшерә башладылар. Мөхәррирләре шәһәрне яшелләндерү турында сюжет алып кайтырга кушкан иде. Иртәдән бирле йөрүләре инде. Ничек тә бүген кичке тапшыруга өлгертергә кирәк аларга тапшыруларын.
Янәшәләренә җиңел машина килеп туктады. Аннан шәһәр башлыгы Петр Иванович белән аның ярдәмчесе Мансур Шамилович төште. Кайда нәрсә эшләргә кирәген карап йөрүләре иде.
– Исәнмесез, кызлар! – дип, алар белән иң элек олы җитәкче исәнләште.
Хатыннар елмаешып дәррәү җавап кайтарды.
Җитәкчеләрнең үз эшләре иде.
– Мансур Шамилыч, әнә теге автобус павильонын алыштырырга кирәк. Барысы күпмегә җыелды инде алыштырасы павильоннар? – дип янәшәдәге тукталыш янына китте шәһәр башлыгы. Аның яныннан атлаучы ярдәмчесе блокнотына карап:
–Дүртәү, – диде. Аннан ары күрсәтеп: –Әнә теге йортның торак милекчеләре ширкәте рәисе балалар мәйданчыгы булмас микән, дигән иде. Ике йортның арасына урнаштырып була аларны, – дип өстәде.
– Бик яхшы. Бирербез, – диде башлык бераз уйланып торганнан соң.
Янәшәләренә автобус килеп туктады. Аннан бер генә кеше – Рауза карчык төште. Шәһәр башлыгын урамда очратканына сөенеп бетә алмый иде ул. Каршысына ук килеп басты.
– Петр Иванович, сезне шушы тирәләрдә булырга тиеш, дигәннәр иде. Махсус эзләп таптым, – дип турыдан ярды.
– Исәнмесез, Рауза апа. Бер дә тик утыра торган җан түгел инде сез. Бөтен җиргә өлгерәсез, – дип аның белән иң элек үзе исәнләшүне кирәк санады башлык.
– Исәнмесез-исәнмесез! Петр Иванович, гомер буе рәнҗеттеләр инде мине, – дип елый ук башлады карчык. – Туган ягыма кайткач рәхәтләнеп яшәрмен, дигән идем, монда да көн юк. Күршеләр бер тынычлык күрсәтмиләр. – Күз читләренә чыккан яшьләрен сөртеп алды ул. – Балкон ишеге алар бүлмәсендә булгач, кер эләргә дә чыга алмыйм. Егылып китәрсең кыланмышларына. Сиксәнгә җиткән кешеләр, югыйсә. Көннәр буе кухняда утыралар. Ашарга пешерергә дә чыга алмыйм. Мине агулап, бүлмәмне үзләренә алырга йөриләр бугай. Яши алмыйм мин анда. Бер кыйналган гел тукмалып яши!
Аның сүзләре Аркадий белән Гөлшат колагына да барып җиткәннәр иде. Кыз сиздерми генә төшереп барырга ымлады. Үзе юл читендә эшләүче хатыннарга борылып басып, блокнотына язгалый башлады.
Петр Иванович кәрәзле телефонын алып урынбасарына чылтыратты.
– Арина Петровна, сез Рауза апа Әюповага төшеп мендегезме? Күршеләре белән сөйләшә алдыгызмы?
–             Әйе, Петр Иванович, – диде урынбасары, – барысын да сез кушканча эшләдем. Бик начар тәэсир калдырды ул апа миндә. Күршеләре бик әйбәт кешеләр. Намаз укыйлар, мәчеткә йөриләр. Аш пешергәндә, табынга аны да дәшәләр. Юкка аларга төрле ялалар яга ул... Нәрсә әйтергә дә белмим инде. Холкына балалар йортындагы тупас тәрбия шулай йогынты ясады микән? Торак шартлары яхшы. Бүлмәсе 18 квадрат метрлы. Коридор, кухня, балкон – уртак инде. Бүлмәсенә тагын малаен пропискага кертмәкче булган. Моңа юл куймаганнар. Хәзер үзенә балконлы аерым фатир “давай”лый.
Урынбасарын тыңлап бетергәч, бер сүз дә әйтмичә телефонын сүндереп куйды башлык.
– Күршеләрегез бик әйбәт кешеләр, ди бит.
Рауза яңадан зарланырга кереште.
– И-и, балам! Бер күрүдә генә кешене аңлап бетереп буламыни? Агулап үтерергә йөриләр алар мине. Әле кичә генә төне буе бүлмәмдә косып чыктым. Скурый чакыртырга да хәлем булмады. Бөтен тәнем суынып беткән иде. Алдан ук: “Күршеләр агулап үтерде. Главага әйткән идем, ышанмады, аерым квартир бирмәде,”–дигән язу язып куймыйча булмас, болай булгач.
Бу сүзләрдән кәефе кырылганы Петр Ивановичның йөзенә үк чыкты.
– Нәрсә сөйлисез сез, Рауза апа. Үзбәкстаннан кайтуга йорт алырга булыштык. Аннан малаегыз куып чыгаргач, ветераннар йортына керттек, – дип санап китте ул.
– Качакларга тиешле ташламаларны алмадым әле мин. Качакларга да аерым фатир бирергә тиешләр, – дип һаман үз ягына сукалавын дәвам итте карчык.
– Бөтен үтенечегезне кире какмадык бит, Рауза апа. Фатирны без тота-каба гына бирә алмыйбыз. Аларның берсе дә безнеке түгел. Йортларны хөкүмәт төзи. Кемгә бирәсен алар хәл итә, – дип сүзгә кушылырга мәҗбүр булды Мансур Шамилович та.
Тормозларын сызгыртып яннарына кәттә генә чит ил машинасы килеп туктады. Аннан төшкән фырт егет Раузаның оныгы Савелий иде. Бармагында машинасы ачкычын бөтергәләп әбисе каршына килеп басты ул.
– Сәлам, әбекәй, – дип аны кочып та алды. – Белмисең, мин сине ничек сагындым! Күз алдыңа да китерә алмыйсың!
Оныгының үзе белән шулай якын итеп күрешкәненә Раузаның да күңеле булган иде.
– Сау гына, оныгым-балакаем. Пермьнән ничек кайтып җиттең әле монда? – дип җилкәсеннән сөйде ул аны.
– Ничек инде кайтмаска, әбекәй! Синнән башка без бөтенләй яши алмыйбыз! – дип җавап кайтарды онык. Яннарындагы  Петр Иванович белән Мансур Шамиловичка күрсәтеп: – Болар нинди паханнар, әбекәй? Бәлки, безне таныштырырсың? – дип сорады.
Рауза карчык бераз уңайсызланыбрак:
– Монысы, улым, шәһәребез башлыгы Петр Иванович,  монысы – аның ярдәмчесе Мансур Шамилович, – диде. – Бу минем оныгым – малайның улы Савелий, – дип оныгын да онытмады.
– Мукалтин Савилий сезнең карамакта, дип, кыланып реверанс ясагандай итте тегесе. – Пермьдә Урта Азия гастайбайтерлары белән командалык итәм. Безнең анда күлмәк, чалбар тегә торган фабрика. Импорт кына чыгарабыз.
Бу сүзләрне читтән тыңлап торган Гөлшат әллә нишләп китте. Карчыкның йөзен дә кайдадыр күргәне бар кебек. Телефоннан шәһәрнең полиция бүлегендәге танышына чылтыратып карарга булды ул. Берәр ачыклык кертергә ярдәм итәрләр бәлки, дип уйлады. Теге баштагы телефон трубкасын җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе башлыгы үзе күтәрде.
– Җәүдәт Азатович, сездән бик зур ярдәм кирәк иде, – дип турыдан сөйли башлады Гөлшат. – Мукалкин һәм Мукалтина фамилияләрен тикшереп карагыз әле. Сезнең картотекада берәр нәрсә юк микән? Хәзер карточкаларын алып киләбез.
Телефонын сүндереп, Аркадийга тиз генә полициягә барып килергә кушты.
– Туп-туры Җәүдәт Азатовичка кер. Ул сине көтә. Аңа бу әби белән оныгының рәсемнәре кирәк, – диде.
Келт итеп исенә төште Гөлшатның: Раузага охшаган карчыкның рәсемен “Аларны полиция эзли” дигән стендта күргән иде бит! Нәрсәләр язылганын хәтерләми инде хәзер. Йөрәге белән тоя: монда ниндидер олы сер ятарга тиеш.
Савелий шәһәр җитәкчеләренә күкрәген кага-кага һаман  сөйли иде. Аның сүзләрен тыңлап торган Гөлфия белән Мария каршысына килеп бастылар. Кунакның мактануы икесен дә ымсындырган иде.  Ә Савилий борчак чәчүендә булды:
– Безнең баш пахан Мәскәүдә. Мин, в натуре, шунда ашыгам. Яңа цех ачабыз, эшчеләр кирәк. Безнең чалбарларны бик тиз сатып алалар, кулга да тидермиләр.
– Абый-абый, алай кешеләр җыеп йөргәч, безне дә алып кит әле, – дип ялвара башлады Мария.
– Күпме түлиләр соң сездә, абый? –дип Гөлфия дә сүзгә кушылды.
– Унбиш мең түлибез. Сиңа, чибәрем, тагын да өстәрмен, – диде онык, хатыннарны баштан-аяк күзләп һәм бәяләп. Ә тегеләре кырыктан узсалар да һаман ирләр күзе төшәрлек иде әле. Гөлфиянең кара чәчләре биленнән дә узган. Мариянең ике бите арсуланып пешкән алмалардай.
– Әйе, өстәрсең син... Беләбез ди без ничек өстәгәннәрен! –диде Гөлфия, аның ымлауларын яратмыйча.
– Сез нәрсә инде, кызлар? Чын йөрәктән бит мин, в натуре! – дигән булды Савелий, аларның кәефләрен кырырга теләмичә.
Хатыннарның икесе дә ошаган иде аңа. Буй-сыннары ирләрне ымсындырырлык та шул.
– Нурлы Баштан да кеше җыясызмы? – дип сорады Мария, күлмәк изүен төзәткәләп.
– Ишетмәдең мени? Мәскәүгә үзбәкләргә барам, диде бит, – дип аңлата башлады Гөлфия яңа танышына. – Аларны уналтышар сәгатькә бикләп эшләтә бит алар.
Хатыннар тиз генә китеп  барды. Монда сүз язып май чыкмасын аңлый иде алар. Әллә кайдагы акчалы эшләргә күпме генә кызыксалар да, тамырлары авылларына күптән береккән инде. Гаиләләрен, йорт-җирләрен ташлап бер кая да чыгып китә алмаячаклар. Гомер-гомергә читкә йөреп ирләр эшләде. Ә хатыннары аларны көтеп яшәде. Колхозлар инвесторлар дип аталучы яңа байлар кулына күчеп беткәч, фермадагы маллар бармаклар белән генә санарлык калгач, кайберләрендә бөтенләй беткәч, көз җитүгә Себер якларына чыгып китүчеләр бигрәк тә күбәйде. Бала-чага үскән саен аларны укытырга, башлы-күзле итәргә дә акча кирәк.
– Ун лимоның өчен рәхмәт, әбекәй! Күрәсеңме, нинди “джип” сатып алдым, –  диде Савелий, әбисенең җилкәсеннән сөеп.
– Бу машинаңны Рауза әбиең бүләк иттемени?! –дип аптырап сорады шәһәр башлыгы.
Фатир даулаучы карчыкның йөзе каралып чыкты. Кирәкмәгән җирдә серләрен чишкән оныгына да ачуы килә башлады аның. Гомер-гомергә ачык авыз булды кире беткән нәрсә.
– Сез әле минем әбинең нинди алтын кеше икәнен белмисез! – дип күкрәк какты онык. – Ул...
Фикерен төгәлләрлек сүзләр таба алмый иде ул.
– Беләбез-беләбез әбиеңне. Менә яңа фатир сорый, – дип сүзгә кушылды гаҗәпләнгән Мансур Шамилович.
– Сезгә кызганыч мәллә?! Аңа булышсагыз, мин дә Нурлы Башыгызны товар белән күмәчәкмен! – дип үзенчә эшлекле тәкъдим кертмәкче булды онык.
– Кем булып эшлисең инде син анда? – дип кызыксынып сорады Мансур Шамилович.
– Мин фабриканың баш күзәтүчесе! Анда урнашырга да шушы алтын әбекәй ярдәм итте – акча бирде.
Петр Ивановичның да гаҗәпләнүе чиктән ашкан иде.
– Елый-елый бездән бер бүлмәле фатир даулаучы әби бик бай булып чыга түгелме соң? – дип сорамыйча түзмәде.
– Ул бөтен акчасын безгә бүлеп биргәч, үзенә бер тиен калдырмагандыр.
– Хәзер сезнең чират инде әбиегезгә булышырга, – диде шәһәр башлыгы.
– Тәки бирәсегез килмәде инде миңа аерым балконлы, кухнялы бер бүлмә, – дип тагын күз яшьләрен сөртте Рауза карчык.
Шул вакыт Гөлшатның телефоны чылтырады.
– Әйе, Җәүдәт Азатович!
Аны тыңлаганда карчык белән оныгына карап-карап алды ул. Әмма бер сүз дә кычкырып әйтмәде.
Бу вакытта оператор егет, әйләнеп кайта-кайта, хатыннарның эшләгәнен яңадан төшерә башлаган иде. Аркадий аларның билләреннән тотып бер урыннан икенчесенә күчереп бастыргалады. Тегеләре карышмады, елмаешып эшли бирделәр.
Савелий һаман шәһәр башлыгы белән аның ярдәмчесенә ниләрдер сөйли иде.
– Петр Иванович, мин монда кием-салым кибете ача алам. Ә сез ни белән булышырсыз икән? – дип сорады ул шәһәр җитәкчеләреннән.
Башлык хәйләкәр елмаеп куйды.
– Кибетләр бездә болай да ачылып кына тора. Әбиеңә фатир сатып алып бир син, – диде ул турыдан-туры.
Шул вакытта яннарына полиция машинасы килеп туктады һәм аннан бер төркем формалы егетләр төште. Капитан дәрәҗәсендәгесе туп-туры Рауза карчык каршысына килеп басты һәм:
– Мукалтина Ольга Сидоровна, сез Воркутада прииск кассирын үтереп, акчасын урлап качкан өчен кулга алынасыз! – дип тиз генә аның кулларына богау салды.
Карчык каушаудан өнсез калган иде.
– Ә-ә-тәч! Нәрсә бу! Каравы-ы-л! – дип сөрән салды ул. Оныгына: – Син нәрсә мир үгезе кебек селәгәеңне агызып карап торасың! Күрмисең мени әбиеңне адәм страмы итәләр! Алып кит мине моннан тизрәк! –дип акырды.
Аптырашта калган Савелийга борылып:
– Сезгә дә полициянең сораулары бар, гражданин Мукалтин, – диде.
Аның бу сүзләреннән йодрыкларын төйни башлаган әзмәвер күз алдында шәлперәеп төште.
– М-м-мин нәр-рр-сә? М-мин кар-р-р-шы тү-гел... – дип кенә әйтә алды ул, тотлыгып.
–Җебегән чебеш! Шушы погонлы малайларны күрүгә бөгелеп төштең мени?! – дип ысылдады оныгына ачуы чыккан Рауза карчык.
– Без дә бар әле монда! – диде аңа артык җәелергә ирек бирмичә Мансур Шамилович.
– Яхшылап аңлатып сөйлә әле, иптәш капитан. Кем булып чыктылар инде болар?! – дип кайтарып сорады Петр Иванович.
Аның да гаҗәпләнүенең чиге юк иде.
– Үзен мин репрессия корбаны дип йөргән Рауза Әюпова ун ел буе Россия күләмендә эзләүдә булган Ольга Мукалтина булып чыкты. – дип сөйләп китте капитан. – Аеруча куркыныч җинаятьче. Беренче тапкыр ундүрт яшендә балалар колониясенә утыртылган булган, кабат ике тапкыр мошенниклык өчен хөкем ителгән, моннан бер-ике ел элек Воркутада эшләгәндә алтын приискы кассирын үтергән.
– У-у-у, сезне! Гомерем буе күрә алмадым! – ачуыннан бармакларын чәченә батырган карчык чүгәләп йодрыклары белән җирне төя башлады.
– Ә чын Рауза Әюпова кая? – дип сорады Петр Иванович.
– Ул кеше моннан ун ел элек Казахстан җирендә поездда кисәк үлеп киткән. Янында паспорты булмый, кесәсендә калган ниндидер белешмә кәгазендәге исем-фамилиясенә карап кына шундагы станцияләрнең берсендә җирләп куйганнар. Бу адәм аның документларын урлап монда килеп урнашкан. Теге әби, туган якларга яшәргә кайтам дип, барысын да ачылып сөйләгән булгандыр. Кисәктән йөрәк өянәге тоткан.
– Әйе шул! – дип аклангандай итте Әюпова–Мукалтина – Үлгән кешегә документлары нәрсәгә! Документлар исәннәргә кирәк. Аның сөйләгәннәрен тыңлап үзем дә еладым. Аның үлемендә бер гаебем дә юк! Яшьләребез, гәүдәләр бер чама булгач, ник файдаланмаска тиеш идем әле. Нурлы Башка кайткач, җинаять эшләп йөрмәдем бит мин! Әйбәт кенә яшәдем.
– Анысын тикшерербез! – диде капитан Камил.
– Комсызлык фраерны хәрап итте! – дип нәтиҗә ясады Мансур Шамилович.
–  Әбекәй, син нәрсә, в натуре? – диде Савилий, әбисенә рәнҗеп. – Бөтен бүләк иткән акчаларың канга буялган идемени? Мин моны синнән көтмәгән идем! Оныгыңны шулай шакшыга төртеп кертмәсәң!
– Син дә канлы акчалар, дип чәйнәп торма әле монда, ярыймы? Алганда бер дә сорамадың бит! Бу Нурлы Баш тулы ике катлы йортларның бөтенесе дә эшләп тапкан акчага салынган, дип уйлыйсың мәллә син?! Гомер буе кем ничек булдыра алса, шулай яши!
– Акча өчен кеше үтерү – иң авыр җинаять, –диде Камил. – Әйдә, атлагыз, – дип, икесен дә полиция машинасына утыртып алып китте.
Боларны күргән хатыннар да аптырашта иде. Хатыннар кызып үзара сөйләшә башлады.
– Бу сезнең генә башка килгәндер, – диде шәһәр башлыгы Гөлшат янына килеп. Аның карашыннан рәхмәтле жылылык бөркелә иде.
Рауза Әюпованың бердән-бер оныгының Мукалтин фамилияле булуы шикләндерде, – диде кыз. – Аннан соң, оныгына джип алырга ун миллион сум акча биргән кешенең бер бүлмәле фатир сорап йөрүе дә сәер булып китте. Кабат ул хатынны кайдадыр күргәнем бар кебек тоелды. Рәсеме берничә ел элек полиция янындагы стендта торган икән. Ничек бер кеше дә моңарчы танымаган? Шәһәрдә кеше аз аралаша, үз тормышы турында гына уйлап яши шул.
– Мал исен сизсәләр тилгәннәр тиз җыелалар! – диде Мансур Шамилович.
– Тилгән генә түгел, карчыга булды бугай бу! Аның да азгыны! Тагын әллә кемнәр йөри торгандыр әле ялган документлар белән фатир юллап. Гомере буе билен бөгеп эшләгән кеше болай даулап йөрми шул. Булганына шөкер итеп яши бирә... – диде Гөлшат.
Шәһәр башлыгы белән ярдәмчесе машиналарына утырып китеп барды. Ул арада кыз янына аптырашкан Хәлимә белән Кәлимә килеп җитте. Урамга бергәләп һава суларга чыкканда мондагы тамашаны алар да күреп торган икән.
– Нәрсә булды соң бу? – диде Хәлимә. – Фатир даулап йөргәнгә алып киттеләрме әллә аларны?
Рауза карчыкны кызгана иде алар.
– Бик әшәке кеше булып чыкты ул, –дип аңлата башлады Гөлшат. – Кеше үтергән өчен полиция эзләгән булган икән. Мин репрессия корбаны, дип кеше алдалап йөргән икән.
– Әтә-ә-әч! –диде Кәлимә. – Әйтәм җирле таныш кебек күренде. Кайдадыр күргәнем бар иде дип утырдым бит бая. Искә генә төшмәде. Рәсеме полиция янында эленеп торган иде шул. Хәтер, диген...
– Сиксәнгә җиткән кешенең шундый хәтере булгач та әйбәт инде, – диде кыз. Оператор егеткә борылып: – Бу сюжетны Казанга гына түгел, Мәскәүгә дә җибәрергә була!!! Биш куллап алачаклар. Киттек тизрәк редакциягә, – диде.
 

Вәрис ГАЛИ


Фото: https://ru.freepik.com/


 
 

Комментарийлар