Логотип «Мәйдан» журналы

Җем-җем күлмәк

Яратам мин үз эшемне.

Авырып ятып, озак кына килми торганнан соң, иртүк ательега ашыктым. Тегү цехына килеп керү белән, үзгәрешләр күзгә ташланды. Яңа мастерлар да кабул иткәннәр икән. Әнә, бер яше, биек үкчәләренә басып, цехка килеп керде. Чибә-әр! Ул өстендәге җем-җем итеп торган зәңгәр күлмәге шулкадәр килешә, энҗе тешләрен күрсәтеп елмайган алсу йөзен тагын да сафландырып, аяк-кулларны тагын да нәфисләндереп, матурайтып җибәрә сыман. Гел журналдан төшкән инде, менә! Исеме дә Чәчкә икән шул.
Смена башында гына була торган тынлыкны бозарга кыймаган төсле, һәркем үз уйларына бирелеп, кул эшләре белән мәшгуль. Ә минем уйлар сылу Чәчкәдә. Кайда туып, кай якларда үсте икән бу чаклы гүзәл, камил зат? Әти-әнисе нинди кешеләр икән?..
Кинәт, «Чык моннан!» – дигән чәрелдек тавыш сискәндереп, мине борылып карарга мәҗбүр итте. Ә анда, читләгән ак яулыгы өстеннән шәльяулык чөйгән, чәчәкле күлмәге өстеннән төсен кояш алган кара халат, аягына йон оекбаш белән кәлүш кигән, кулына хуҗалык сумкасы тоткан бер апаның йомшак кына атлап тегү цехына кергәнен күрдем. Шул арада Чәчкә урыныннан сикереп тә торды, апаны җилтерәтеп алып чыгып та китте. Коридордан: «Инде ничә атна кайтмадың бит, балам. Хәлеңне белеп, эшләгән урыныңны да күреп китәргә уйлаган идем. Берүк ачуланма, балакаем, менә яңа язган май белән күмәчләрне генә ал да, мин китәм», – дигән сүзләр ишетелде. Кергән шәпкә: «Аңламаса да, аңламас икән! Мине оялтып, монда йөрмәсә», – диде Чәчкә, тешен кысып...
Ни гаҗәп, бу минутта, алсу йөзен каплаган Чәчкәдәге усаллык, гүя зәңгәр күлмәген дә төссезләндергән иде. Әлеге киеренкелектән цехтагы өлкән яшьтәге апалар күтәрелеп карарга читенсезләнсә, яшьләрнең кайберләре кызык табып хихылдашты. Кемдер авыр тынлыкны ярып, тегү машиналарын кабызды. Ә зәңгәр күлмәк мине бала чагыма алып китте...
Ничә яшьләрдә булгандыр, хәзер төгәл әйтүе кыен, тик шунысы хәтердә: Зәйдән балыкны абыйларымның бәрәңге бакчасы читәненә генә басып тота торган чак иде. Безнең өйдә гадәттән тыш вакыйга – Ташкенттан посылка килде. Посылка эченә җимеш-чикләвекләрдән башка, бер күлмәк тә салганнар икән. Бу ят исләр килеп тора торган якасыз да, җиңсез дә күлмәкнең төсе аңлатып булмаслык матур иде. Үзенә күрә, бөгәрләнгән җиреннән, чалт аяз күк төсеннән яшелләнеп, караңгы зәңгәргә күчә торган икән. Күлмәкне миңа кидертеп карадылар да, олы булганлыктан, өстемнән салдырып, әни: «Вакыт табып, машина артына утыра алсам, тегеп бирермен әле», – дип җыеп та куйды.
Абыйларга ни аңа, барыбер, чикләвек ватарга гына булсын. Ә минем күз алдымнан җем-җем күлмәк китмәде. Сабантуйсыз булмас ахрысы. Тизрәк җәй җитсен иде дә, Сабан туе булсын иде дип, матур күлмәк кияр көн турында хыялландым.
Ниһаять, ул вакыт килеп җитте. Әни көне буе җыйды, юды, үтүкләде, пешерде-төшерде... Һәм төштән соң гына машина артына утырды. Озак көттереп: сүтте, кисте, бөкте, текте. Һәм үзе чиккән җиләкле ак кофта белән кия торган таман гына күлмәк килеп чыкты. Төсен үзгәртә торган күлмәкне салдырып алганчы, кешегә күрсәтергә дип, мин урамга атылдым. Үч иткәндәй, берәү дә күренми. Мондый шатлыкны кем белән уртаклашырга белмичә, мин Бәхтияр бабайларга чаптым. Сыңар кулы белән учак алдында мәтәшкән Бәхтияр бабай, мин килеп керүгә үк, башын күтәреп: «Ай-һай! Кем килгән безгә?» – дип, тешсез авызы белән елмаеп, каршы алды. Бу тавышка Гөлфинур апа түр яктан килеп чыкты. «Кем кызы икән бу матур күлмәкле кы-ы-ыз?» – дигәнгә мин: «Сөнгать абыеңныкы-ы-ы», – дип суздым, ишек тоткасын кулдан ычкындырмыйча гына. Бәхтияр бабай белән Гөлфинур апа никтер елмаеп көлештеләр. Мин үземчә, нәрсәнедер дөрес үк әйтмәгәнемне сиздем, әлбәттә. Тик ничек итеп мин үз әтиемнең исемен генә әйтергә тиеш инде. Шулай да берәр вакыт бу турыда уйларга кирәктер, дигән уй узып китте анысы. Тик бүген түгел инде.
Күлмәкне котлап, кулга конфет эләккәч тә, мин урамга ашыктым. Безнең турга кайтып җиткәндә, күрше кызы, Карлыгач дустым, инде бура өстендә иде. Ике сикерүдә ул минем янда булды. Аннан: «Рәхилә апа Кәләйдән миңа да алып кайтыр әле», – дип, күлмәкне әйләнә-әйләнә тотып карады.
Тиздән малайлар, кызлар җыелышты. Кемдер «тутый кош»лы уйнарга тәкъдим итте. Без бер-беребез артыннан тезелешеп басарга тотындык. Минем күлмәк беркемне дә битараф калдырмады: бар да мине алларына бастырырга теләде. Аннан «почмаклы» уйнадык. Инде «буяу сатучылы»ны уйнап туйганда, көтү кайта иде. Карлыгач белән без, бәбкәләрне алып кайтырга дип, болынга төшеп киттек.
Болынга төшкәч, бәрәңге бакчасы башындагы талда азрак атыну теләге туды. Без читәнгә менеп сикердек тә, талга тотынып атына башладык. Э-эх! Батып барган кояш нурларында минем күлмәк сибелгән чык бөртекләре күк җемелдәде. Әнә, ничек елкылдый, ничек итеп ясыйлар икән бу ефәкне?..
Казык башына эләгеп, күлмәк итәгем умырылып, кычыткан арасына мәтәлләгәнемне сизми дә калганмын. Мин, бөтен көчкә акырып, елап та җибәрдем. Сыдырылган бот әрнүеннән дә, зәһәр кычыткан чагуыннан да түгел, әле кунаклар да күрергә өлгермәгән җем-җем матур күлмәк өчен иде бу елау! Шул арада Карлыгач та әллә кая юкка чыкты. Әле үкереп, әле чыелдап, тыкрыктан менгәч, мин Мәгыйшә әби турындагы урындыкка барып утырдым. Инде ничек әнинең күзенә күренәсең? Казык башы – кызлар урыны түгел икәнен ничә тапкыр әйткән иде, югыйсә...
Караңгы да төшә башлады. Күктәге ай да, «Их, син!» – дигән төсле, шелтәле карашын нәкъ миңа төбәгәндәй тора. Ул ай шундый сәер, гел мине күзли сыман. Өйгә керсәң – тәрәзәдән карый; урамга чыксаң – лапас түбәсеннән, инде кача-поса Зәкия әбигә килсәң – синнән алда килеп, тал башыннан карап тора башлый. Әти мине Зәкия әбигә кунарга җибәргәндә, карышып тормыйм мин. Ни дисәң дә, әнинең кочагын энем белән сеңлем бүлешә. Әби дә кызганыч. Ялгыз карчык ул. Кызык үзе: көзгегә кыстырылган, төтеннән саргаеп беткән, кызыл урак-чүкечле, бердәнбер открыткасын ничәнче кат укыта икән. Әбекәйнең читләп бәйли торган яулыгы да берәү генә ахрысы – гел тискәре ягын бәйли, уң ягы бәйрәм көнгә дип. Инде ай янына йолдызлар да җыелышты... җем-җем килешәләр...
«...Кызым, әйдә кайт инде», – дигән тавыш мине үз хәлемә кайтарды. Мин: «Әни, әни, мин... мин», – дип тагын елап җибәрдем. Әни мине күтәреп алып: «Ярар, кызым. Үскәч, әллә нинди матурларын тегеп киярсең әле, елама юк өчен», – дип, аркамнан сыйпады. Өйгә кайткач, ярамны юды, чиста күлмәк кидертте. Кычыткан чаккан борчак эзләр инде тоташ кабарган урынга, әни кулын куеп, балакаем минем, ничек түздең икән син, дип өзгәләнде. Бу караңгы кичтә, әнинең мине аңлавы, мине иркәләп юатуы барысын да оныттыра барды. Әнинең кочагында ертык күлмәк кайгысы да, әрнүләрем һәм үзем дә эредем дә киттем... Таңга чаклы изрәп, әни янында йоклаганмын.
Бүгенге смена да бетте. Үз баласын аңламаган әниләр бар микән ул дөньяда, Чәчкә! Ә без, әниләрне аңлыйбызмы соң? Мин дә әнине күптән күргәнем юк. Аны ничек яратуым турында да үзенә әйткәнемне хәтерләмим. Унайсызланаммы шунда. Үзен күргәч, нигәдер сүзләр кирәкмәскә әйләнеп, тамак төбенә ябыша да кала. Бу ялга авылга кайткач, еллар буе җыелган назлы матур сүзләремне әнигә әйтергә җаен табарга кирәк әле, дигән уйлар белән мин, эш урынымны җыештырып, ательедан чыктым.
Урамда зәңгәр күкне яктыртып, август кояшы елмая. Озакламый, матур да, моңсу да чак – әбиләр чуагы җитәр. Аннан инде яңгырлы-карлы салкыннар башланыр... Мин салмак кына атлап, әнигә җылы күлмәклек алу нияте белән тукымалар кибетенә юл тоттым.
 

Асия ТИМЕРИЕВА

 

Фото: https://ru.freepik.com 


 

 

 

 

Комментарийлар