Логотип «Мәйдан» журналы

Җаным яралы иде...

Нәсер.

Безнең әни ишегалдының яшел чирәмле булуын ярата. Бик яшь бала чагында, үз әнисе, ягъни безнең әби әле исән вакытта ишегалды чирәмендә уйнап үскән булган икән ул, җае чыккан саен шул турыда сөйләп тә куйгалый. Без үскән чакта, югыйсә, ишегалдыбыз мал-туар һәм бала-чага изеп бетергән, ерып чыккысыз сазлы балчык була торган иде. Әни, бик үртәлгән чакларында, «шунлык та бәхетең булмагач...» дип, берочтан шул сазлык өчен дә елап ала иде... Аннан соң узган гомердә абзар-кура киңәйтелде, терлек өчен аерым утар барлыкка килде, без үсеп җитеп кайсыбыз-кая таралыштык... Һәм менә, җәй көне бер әйләнеп кайтканда, ни күрәм – бөтен ишегалдына ямь-яшел, тип-тигез, йоп-йомшак чирәм үсеп чыккан. Аркылы-торкылы йөреп бик таптамаска тырышалар икән аны: кирәк җирләргә таба күтәрмә төбеннән сукмаклар сузылган...
Авыл кешесенең бер нәрсәсе дә коры матурлык өчен генә булмый бугай ул. Тәрәзә төбендәге алоэ һәм яран гөлләре генә дә, мәсәлән, әллә ничә төрле даруга яраклы, имеш тә. Ә чирәм – аерата бер файдага – үрдәк бәпкәләре өченгә үсә икән. Июнь урталары узгач, урамда машина белән сатып йөрүчеләрдән унбишләп бәпкә алдылар... Шул яшькелт-сары йомгаклар, чыннан да, машинадан төшү белән үк дигәндәй, чирәмнең иң сусыл яфракларын гына сайлап өзгәләргә дә керештеләр. Витамин!
Үрдәк бәпкәләре әзрәк үсә төшкәч, әти көн саен аларны безнең «аяк очы»ннан ага торган су буена алып төшә башлады. Шунда ике сәгать, өч сәгать вакытын уздырып кайта... «Нигә мәшәкатьләнеп йөрергә, нигә суны киң тагарак белән алларына гына куймаска» дип, үземчә акыллы киңәш биреп караган идем – алай түгел икән ул, эш сусын басудан гына тормый икән. «Бәпкәләр агым суга бик сөенәләр бит алар», – диде әти моңа каршы... Һәм, балаларча беркатлы шул сүзен төзәткәндәй, «файда» ягын да өстәде: сай су төбендәге ләмне чупырдатып, алар шуннан үзләре өчен иң кирәкле витаминнарны алалар икән...
Әзрәк хәйләли, мәгәр, әни белән җиңелчә генә бер хәйлә уены уйный... Үрдәкләр коенган арада үзе шунда яр буенда ташбаш, чабак ише вак балык кармаклап ала ул. Махсус шуның өчен генә «карт башы белән төртенеп» йөрергә бераз уңайсыз, ә үрдәкләр белән булгач - бик ярый, бик хуп бит инде. Уч яссуы кадәр җиде-сигез балык та тотып кайтса - шуны табада йомырка белән әйбәтләп кенә кыздыралар. Анысы да витамин!
Әти җомга намазына барасы көннәрне, шулай да, үрдәкләр ишегалды чирәмендә генә калып торалар... Эшсезрәк утырган бер ара иде – җомга көнне бәпкәләрне су коенырга мин алып төшеп киттем. (Үзем дингә бирелгән кеше түгелмен: ходай, әгәр булса, безне болай да ярлыкар әле дигән фикердә торам... Атап кына ярлыкау сорарлык, дога белән юмаларлык зур гөнаһларым юк чөнки. Әти үзе дә анда йолага хөрмәт йөзеннән һәм үз ишләре белән аралашыр өчен генә йөридер сыман тоела.)
...Бәпкәләргә юл күрсәтер өчен кулда озын нечкә чыбык... Ә аларга юл инде болай да таныш икән – урамда үзләре белеп тыкрыкка борылдылар, әүмән-тәүмән килеп, тупырдашып, туп-туры су буена таба төшеп тә киттеләр. Тыкрыкның уртасын узгач борыннары су исен сизеп алды – инде йөгерешә үк башладылар, абынып егылып та китәләр... Шулхәтле кызыклар! Әллә нинди бик яхшы кино, бик шәп концерт караган кебек, карап сокланып туялмыйм шуларга! Су күренгәч, бәләкәй канатларын җилпи-җилпи очарга итә башладылар хәтта, килгән шәпкә дәррәү суга чумдылар, чумышлы уйнап алдылар... Аннары, дөньяларын онытып, яр буендагы тыныч сайлык төбендәге ләмне чупырдатырга тотындылар.
Үзем дә балакларны сызганып салкынча су эченә кердем, биткә кушучлап су чайпадым... Рәхәт булып китте... Башымда һичбер уй юк... Күңелдә һичбер гамь юк...
Үрдәк бәпкәләре суда тәмам хушланып, комлыкка чыгып яттылар, йоклап алдылар, тагын әзрәк коенып чыктылар... Шуннан соң гына үзләрен кайтыр юлга әйдәп алып киттем. Кимендә өч сәгать үтте бугай, ә минем кайтасым да, бернишлисем дә килми, гел шул бәпкәләр белән генә буласым килә һаман... Элек бер дә алай түгел иде бит, былтыр гына да әле мин моның ишене бик эч пошыргыч, иң ялкыткыч эшкә саный идем... Бүрәнә ташыганың лутчы сыман иде... Шушылай бәпкәләр артыннан нечкә чыбык тотып йөрүдән тәм табар яшькә җиттеммени инде?
Әмма юк... Яшем кызларга күз төшәрлек кенә әле, алар мине санга санарлыктан узган булса да... Физик яктан да тап-тазамын... Эш башкада, анысын үзем генә беләм... Җаным яралы минем быел... Кыш буе авырып яткан һәм яз җиткәч савыга башлаган кеше ничек үлән кыягына карап шифа алса, шушы су буенда, үрдәкләр янында минем дә җаным шулай әкренләп кенә тернәкләнеп килә... Бик беләмен, инде шуны гына белерлек яшьтәмен...
Ерак шәһәрдән, торган җиремнән авыр кичерешләр кичереп кайттым мин бу юлы... Кыйнамадылар, таламадылар, җәзага тартмадылар, ә... Үзем бик якын һәм үз күреп йөргән, ул да мине якын күрәдер дип ышанган берәүнең миңа чынлыкта бөтенләй чит-ят икәнлеге фаш булды... Мин аңа кайбер уңайлыклар өчен генә кирәк булып торганмын икән дә, менә хәзер аның янында тагы да уңайлырак икенче берәү барлыкка килгән икән... Бәгырем таштай катты шуннан соң... Күкрәк түрендә нидер укмашып калды... Шуны таратырга-эретергә кирәк миңа хәзер ничек тә... Аракыдан эремәгән иде, ә менә үрдәк бәпкәләре... эретә бугай бит әкренләп...
...Беркөнне әни әтигә әйтә (верандада сөйләшәләр, үзләре чак кына колакка катырак була башлаганга, бүтәннәр дә ишетми дип беләләр): «Күңеле нечкәреп кайткан ул быел», – ди... Валлаһи, һичбер кеше һичбер нәрсә сизмидер дип уйлый идем!..
Якын күргән кешеләрем бар әле минем, бар!.. Якын күргән кеше сизә шул ул, сизә...
 

Зөбәер МИФТАХОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

Комментарийлар