Логотип «Мәйдан» журналы

Изге ай

Нәсер.

Көзге караңгы озын кичләрдә шәмәхә күк йөзен күзәтергә яратам мин. Аның серле, сихри дөньясына чумып, җирдәге гадәти тормыш белән галәм арасындагы охшашлыкларны табарга тырышам.

Чынлап торып эзләнсәң, үзеңә кирәккә юлыгасың да икән ул. Бер караганда, иксез-чиксез күк йөзе кап-кара тукыманы хәтерләтә. Озаклап карап торганда исә төпсез чоңгылга охшата башлыйсың. Ул гел шул рәвештә торыр, һичнинди дә үзгәреш кичермәс кебек. Юк икән, әнә күк гөмбәзе күзгә күренеп бөтенләй башка төскә керә, аны авыр, ямьсез болытлар каплый. Җиһан тагын да караңгылана төшә. Адашкан йолдызларның болыт аша ара-тирә кыюсыз гына җемелдәве күзгә чалына. Аннары куе болытлар арасыннан бер мизгелгә ай күренеп ала да, җир өстенә саран нурларын сирпеп, кабат кереп югала. Рәхимсез болытлар, «безнең әсирлектән тиз генә котыла алмассың», дигәндәй, тиз арада аны шыксыз кочагына алырга ашыгалар. Ләкин үзләре дә бер урында озак кала алмыйлар, ниндидер билгесез көч ихтыярына бирешеп, алга ташланалар. Болытлар һаман карыша, галәм киңлекләрендә хакимлеген озайтырга тырыша.

Ике арадагы ярсу көрәш озак дәвам итә.

Ниһаять, күк йөзе чистара башлый, кара болытларның калын пәрдәсен хәнҗәрдәй нурлары белән кисә-кисә, ярымай пәйда була. Җир өстенә алтынсу нурлар бөркелә. Тирә-як яктырып китә. Табигать сафлана. Күңелне ирексездән «бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел, барысы да килә дә китә», дигән уй биләп ала.

Әле кайчан гына безнең рухи тормышыбыз күгендә бихисап кара болытлар йөзде. Шул тоткынлыктан кайчан котылырбыз икән дип хыялландык. Каф тау артыннан кинәт ургылып чыккан сәмум җилләре безгә бу ясалма зинданнан арынырга, иләмсез болытлардан котылырга юл ачты. Рухи караңгылыкта тәмам зәгыйфьләнгән иманыбыз яңарыш кичерә. Изге сүзгә сусаган мескен күңелләребез почмакларында кабат мәрхәмәтлелек үсентеләре тернәкләнә башлады. Гасырлар буена халкыбыз йөрәгендә кадерләп сакланган, азатлык өчен җан биргән ата-бабаларыбызның изге әманәте, ядкяре булып безнең иманыбыз көзгесе – алтын ай – авылларыбыз, калаларыбыз өстендә милли азатлыкка чакырган якты маяктай калыкты.

 

Ирек ДИНДАРОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

«Мәйдан» № 9, 2023 ел 

Комментарийлар