Логотип «Мәйдан» журналы

Исәнме, туганым?

Хикәя.

Кайбер борынгы кабер ташлары алга-артка кыйгайганнар, әйтерсең лә күп заман үрә ката басып торып, хәлсезләнеп сыгылып төшкәннәр. Лариса ханым, зират өстендәге язуларны, кеше исемнәрен укый-таный, газиз әнисе яткан урынны эзләде.
Каберстан күптән каралмаган: үлән баскан, агач чардуганнарның шактые еллар буе яңгыр сулары белән туклана торгач, череп, сынып-таралып төшкәннәр. Әнисенең яткан урыны уратып та алынмаган иде бит ичмаса. Ларисаның күңеле кабат сыкрап алды. Элегрәк акча булмау кулга сукса, инде менә тормышлар рәтләнде дигәндә генә, Сашасы бит... Бердәнбере, җанкисәге... Әнкәй, кемнәр каргады икән безне?! Исерек атай белән яшәп, үзең дә бер рәхәт күрмәдең, без балаларыңа да Ходай Тәгалә рәтле-башлы тормыш бирмәде. Улларың Витя белән Коляң әтиебез кебек эчеп үлде, өлкән апам Наталья каядыр себер якларына китеп югалды. Ә син берәр хәбәр җибәрер, һич булмаса, кайтып төшәр диеп, соңгы сулышыңа кадәр өзгәләнеп көттең. Юк, табылмады. Әй улым эләкмәгән булса... Наталья түтәен дә эзләтмәкче иде, синең кабереңә тимердән чардуган да ясатып куярга хыялланган иде. Бик кайгыртучан бала булып үсте шул, бәгыръ кисәгем, бик кайгыртучан. Хәленнән килгәнчә, барыбызга да ярдәм кулы сузарга гына тора иде...
Аның күзләреннән эре яшь тамчылары каты кура, үлән өсләренә тамдылар да тамдылар. Лариса ханым абына-сөртенә әнисенең каберен күпме генә эзләсә дә, табалмады. Иң соңгы өмете, әлбәттә, кечкенә сеңлесе Валяда гына. Ул, биредә яшәгәч, хәтерләргә, чамаларга тиеш. Күрше Яфраклы дигән татар авылында гына яши ул. Шулай да хатынның ул салага күңеле һич кенә дә тартмый иде. Әнисенең хәер-фатыйха бирмәвенә дә карамастан, тотты да татар егетенә – чая Илдарга тормышка чыкты да куйды үзсүзле киребеткән Валя. Хәзер үкенәдер әле, якын булса да, терсәкне тешләп булмый шул. Кечкенәдән шундый иде: ни әйтсәң дә, үзенә ошамаса – тыңламый, ничек уңай – шулай хәл итә дә куя иде. Үтә дә чибәр, үткен, шул ук вакытта эшкә дә уңган булып үсте ул. Авыл егетләренең күбесе аңа гашыйк иде. Кайсы гына өйләнергә тәкъдим ясап килмәсен, борылып та карамады. Әнкәйләре борчылып: «Болай әллә кем булып кылансаң, ирсез калырсың әле», – дип сүгеп тә карады. Сеңлесе исә: «Ул исерекләргә чыкканчы, ялгыз яшәвең яхшырак», – дип кенә җаваплады.
Сеңлесен дә аңларга була инде, ярты авыл исерек бит! Ә күңеле хезмәт сөючән, карачутыр үткен Илдарда булган икән аның. Чәчү, урып-җыю чорында игенчеләр алдында агитбригада белән концертлар куеп йөргәндә танышып, аралашып киткәннәр дә... Ничек күрешеп, кеше күзенә чалынмыйча йөргәннәрдер, әнкәйнең «ул басурманга мәңге бирәчәгем юк», диеп аяк терәп каршы торуына карамастан, октябрь башларында яңа гына унсигез яшен тутырган сеңлесе өйдән юкка чыкты. Соңыннан ачыкланганча, Валя үзе белән концертлар куеп, баянда уйнап йөргән шул басурманга күченеп тә киткән икән. Әнисе: «Бетерде, бөтен дөньяга оятка калдырды!» – диеп кычкырыплар-әрнепләр елады. Үзе: «Туйларына беребез дә бармыйбыз, аяк та басмыйбыз авылларына», – диеп елый-сөртенә авыл буйлап сөйләнеп йөргән. Әйткәләсә-сүккәләсә дә, барган икән әнисе, барган! Барысын да аптырашка калдырып хәер-фатыйхасын да биреп кайткан. Ул да түгел, гаҗәпләнеп сораганнарга: «Ходай Тәгаләнең мәрхәмәте белән хет шул балама адәм рәтле тормыш бирде. Бик уңган, бик булган гаиләгә килен булып төште бит җаныкаем», – дип горурланып та йөргән әле.
Элек бер колхоз булып яшәгән ике авыл арасы җиде генә чакрым иде. Әллә ни ерак булмаса да, ни сәбәпледер басурманнар авылын барып күрергә туры килмәде аңа. Әти-әнисе сөйләве аша гына ишетеп белә. Аналары аталарын: «Әнә Яфраклыдагы Габдулла белән Ибраһимга кара! Сиңа ияреп эчсәләр дә, икенче көнне үк эшләрен дә башкаралар, хезмәт хакларын да тыгынуга түгел, файдага кулланалар. Син генә ул бер бугазыңны тыя алмыйсың, дуңгызлыгың атналарга сузыла!», – дип әрнеп-әрнеп сүгә иде. «Шул татарларга чыгасың калган алайса. Ярый, әйдә, бер-ике сум бир дә иртәгә нокта куям эчүгә!» – дип вәгъдә итсә дә, өч-дүрт көн рәткә килеп йөри дә, кабат анты бозыла әткәләренең. Йә кемгәдер утын кисешкән, ул да булмаса печән алып кайткан, кемгәдер чучка чалышкан. Шунда сыйлана да, пычрак киемнәре белән чиста караватка сузылып ята. Әнисе тагын: «Нишлисең соң син мөртәт, яңа гына юып, үтүкләгән урын өстен бетердең бит!» – дип кычкыра. Шул җитә кала, тавыш-гауга куба, ата дуамал: «Ах, ты потаскушка – себерке!» дип кул уйнатырга да күп сорап тормый. Бала-чагалар, котлары очып, кычкырып кайсы кая өркетелгән бәпкәләр күк качарга керешәләр, әниләре артыннан өйдән чыгып качалар. Әтиләре агач ботагыннан да әниләрен көнли инде, тинтәк баш, бөтен тормышларын югыйсә хатыны сөйрәп барды бит.
...Барысын да күз алдына китереп тирән, сагыштан һәм йөрәге әрнүдән күз яшьләре кабат үләнгә коелды. Күпме явызлык, җәбер-золым күреп яшәгән бит газизләре. Ярты салалары шул чама яшиләр, башкалар түзә бит әле дип, ул да чыдаган инде, бәгырькәем.
Ә менә бүген татарга чыгуны өнәмәгән, туйларына да «нишләп барыйм басурман никахына!» дип кайтмаган Лариса бөтен горурлыгын җиңеп, сеңлесе Валя яшәгән Яфраклыга юл тотты. Үпкәләгәндер инде сеңелкәше. Лариса аның хатларына да җавап бирмәде, ике улы тугач та котламады. Валя үзе исә онытмады, аның Сашасы тугач открытка да, хәтта төрле тәмле-тәмле ризыклар тутырылган посылка да салган иде. Менә хәзер мин-минлеген җиңеп, исәнлеге дә күп еллар билгеле булмаган бердәнбер сеңлесе янына кайта. Кайгыларын сөйләп, күңелен бушатыр, юатыр туганы да калмады бит аннан гайре. Нинди каһәр суккан тормыш насыйп кылды соң аларга күктәге багучы? Нинди гөнаһларыбыз өчен сабыйларга шулкадәр сынаулар өйде?
 
***
– Илдар Гарифуллиннар йорты кайсы тирәдә ул, – дип сорады авылның төзелешеннән, матурлыгыннан әсәрләнеп калган Лариса кибеттән кайтып килүче ачык чырайлы бер апайдан. Авыл хатыны ризык тулы ике пакетын җайлап җиргә куйды, авызын киң җәеп елмайды да, вата-җимерә урысчалап:
– Доченька, әнә теге зеленый капканы күрәсеңме, через э-э-э пять домов, где ишу УАЗик стоит напротив ворота. Вот там инде живут. Вы наверно родня, шулаймы? – дип сорады, нидер сизенеп.
Лариса бер мәлгә ниндидер гаебе булган кеше кебек югалып калды, соңыннан:
– Мин аның, әйе, бертуган сестрасы Валяның, – диде, теләр-теләмәс кенә.
Түтәй кабат тагын да киңрәк елмаеп:
– Сестрасы булгач, бик әйбәт матурым, очень хорошо! Она сама очень добрая, очень работящая! За несколько лет и по татарски научиласься сөйләргә и с нами әйбәт яши, общается! Молодец ул! Әйдә-әйдә, кызым, капка төпләренә хәтле үзем озатып куям, сестрасы да булгач, әйдә-әйдә, йөрмә аптырап, – дип апа пакетларын күтәрде.
– Миңа да кунакка керегез, рәхәтләнеп бер чай попиюм, керегез кер, всю есть, Аллага шөкер, балы да, вареньесы да, поговорим, посидим, – диеп кунакка чакырды. Лариса, авыл йортларына сокланып карый-карый, ачык йөзле апаның сүзләрен йотлыгып тыңлый-тыңлый алга атлады. Нинди матур төзелешләр, нинди капкалар! Барысы да төрле төстәге буяуларга буялган. Һәрберсендә диярлек алма бакчалары күзгә чалына. Колагына: «Если УАЗ машинасы дома, то Илдар сынок та дома. На обед приехал наверно, потом он сено-печән дә привез, шуны нитәләр инде, э-э-э как сказать, җәяләр, э-э-э постилают сушить! Зимой чтобы корова-сыерлар сөт бирсен өчен! У них три сыер, ике бозау, егерме сарыклары – овцы, тавык, күркә-казлары, курицалары, гусьлары ишек алды тулы. Очень трудолюбивые, молодцы они, и Илдар, и Валя, и дети очень красивые, очень работать хотят!
Лариса үзенә кирәкле капка төбендә унике-ундүрт яшьләр тирәсендәге ике карачутыр малайның тирләп-пешеп печән әйләндергәннәрен шәйләп алды.
– Илфат улым, бар әле әниеңә кычкыр, сезгә менә кунак апа кайтты, – дип килеп җитәрәк үк аваз салды сөйкемле хатын. Малайларның берсе Ларисага сынаулы караш ташлап тикшереп алгач, энесенә: «Илдан, бар әнине чакырып китер әле», – дип әмер бирде. Үзе, эштән аерып, борчып йөриләр тагын, дигәндәй канәгатьсез караш ташлап, берни булмагандай печән әйләндерүен дәвам итте.
Ачык олы капкадан җәй кояшында янып каралган зәңгәр күзле чибәр генә хатын чыгып, онлы кулларын сөртә-сөртә бер мәлгә кунакны танымыйча, күтәрелеп карап торды. Лариса ханым түзмичә: «Валя, Валюша, сеңлем минем», – дип әйткәч кенә, апасын килеп кочаклады. Ике туган бер-берсенә сыенып, күз яшьләрен түктеләр, такмаклап елаштылар. Илфат белән Илдан үсмерләр дә хатын-кызларның яшь түгүләренә аптырап, гаҗәпләнеп тордылар. Озата килүче Гөлсинә түтәй телгә килеп:
– Валя кызым, төштән соң апаңны алып кунакка кил, чәй эчәрбез, бәлеш ашарбыз, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз яме! Бик якын туганың – апаң кайткан икән бит, җанкисәккәем, ярый, пакет күтәреп сезнең капка төбендә басып тормыйм әле, киттем! Сау булып торыгыз, – дип юлын дәвам иттерде. Валя аның артыннан, күзләрен алъяпкычына сөртә-сөртә: «Рәхмәт, Гөлсинә апа, килеп чыгарбыз!» – дип кычкырды. Лариса бертуган сеңлесенең шулай татарча сөйләшә белүенә соклану катыш гаҗәпләнеп торды. «Хорошая женщина», – дип куйды, Валя апасының бер кәлимә татарча белмәвен шунда гына исенә төшереп.
– Очень хорошая она, мы вместе колхозных коров раньше доили! Передовая доярка была! – дип аңлатып китте. Аннан: – Әйдә, апа, нишләп капка төбендә басып торабыз соң әле, өйгә керик! Улым, Илфат, бар әтиеңә дә кычкыр әле, кунак кайтты диген, чәем дә өлгергән, бергәләшеп капкалап алырбыз, – диде.
Ике үсмер, яшь тайлар кебек уйнаклашып, каядыр чыгып чаптылар. Лариса ханым сеңлесенең оланнарына сокланып карап калды.
***
– Әйдә, апа, әйдә, уңайсызланма, түрдән уз! Шундый күрәсем килә иде үзеңне, әле Илдарга да үзе кайтып күренми инде, әллә Ларисаны эзләп табып, хәлен белеп кайтыйкмы, дия тордым. Нихәлләрең бар соң, апам җаным, бәгърем? Сине күргәч газиз әниебезнең үзен күргәндәй булдым. Ул да бит синең кебек сылу гәүдәле, янып торган зәңгәр күзле, калын толымлы иде. Чибәр иде әнкәй! Әле дә аңлап бетерә алмыйм, нишләп безнең исерек әтиебезгә чыккандыр инде ул. Аның артыннан бит бөтен авыл егетләре чапкан ди. Күрше Варвариннан да гашыйк булып, кулын сорап килгәннәр. Әтиебез Федор гел шулар белән ызгышып йөргән, шул сугыш чукмарына, көнчел бәйләнчеккә тотсын да чыксын инде. Эчте, ватты, җимерде. Бер уйласаң, иртә таңнан караңгы төнгә хәтле ат урынына эшләгән әнкәйгә рәхмәтләр генә җиткереп яшә дә инде, юк бит! Ишек алдында үскән алабутадан да көнләде бит хәтта! Сәрхүш булса да!
***
Хатыннар  чолан ишеге аша үтеп, верандага керделәр. Бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Веранданың урам якка караган тәрәзә төбенә тимер карават куелган, өстенә дүрт мендәр өелгән. Алардан да чисталык бөркелә. Идәне дә, балавыз кебек сап-сары, аның өстенә тар гына палас – келәм сузылган. Ишек алдына караган тәрәзә төпләрендә яран гөлләр, төрле чәчәкләр үсеп утыра. Бүлмәнең арт ягында зур суыткыч, үрә каткан солдат кебек берсүзсез басып тора. Өстендә мантый пешерә торган зур савыт та үз урынын тапкан.
– Әйдә, апаем, җаным, әйдә үз өеңдә кебек бул! Хәзер Илдар белән балалар да кайтып җитәр, ирем бәрәңге бакчасы артында тракторын ремонтлап маташа иде әле! Бер дә тик тормый инде, көзгә җир сөрәсе Беларусын бүген рәтли! Әйдә, апа, бер дә тартынып торма, иркенләп йөр! – диеп төп ишекне ачып, туганына юл бирде. Алгы бүлмә чишенү-киенү бүлмәсе булып чыкты, туалет белән ваннасы да биредә иде. Валя:
– Яле, Лариса апам, сумкаларыңны миңа бир, үзең кофтаңны салып менә бирегә эл! – дия-дия кунак хатынының юл сумкасы белән азык-төлек тутырылган пакетын алып түр якка кереп китте.
Алгы як ашханә булып чыкты, уң якта газ плитәсе, шкафлар эленгән. Пыяла тәрәзәләреннән кайчан безне аш табынына аласыз дип, стакан, чәй савыт-сабалары, кәстрүл-табаклар төбәлеп карап тора. Сул ягында шактый гына зур тамак ялгау өстәле урнашкан. Аның өстендә графин белән поднос. Вазада бакча чәчәкләре хуш исләр таратып утыра. Кәрҗин сыман пластмасс озынча савытка ипи кисеп тутырылган, ике зур тәрәзә төбендә төрле гөлләр ямь биреп, кояш яктысында назланалар. Лариса үзен бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй тоя башлады. Кая гына күз салсаң да, пөхтәлек бөркелә иде биредә. Ул бу хәлдән югалыбрак калып, ялгыш кагылып куя күрмим тагын, я пычратырмын, дигәндәй, ятсыныбрак торды. Ничектер ят иде аңа биредәге тәртиплелек! Шыр исерек әтисенең, пычракка баткан итекләрен дә ишек төбендә дә салып калдырмыйча, идәнне таптап йөрүләре күз алдына килеп басты. Әнисенең: «Федор, яңа юылган идәнне таптама инде!» – дип ялынулары, исерек ирнең: «Тагын юарсың!», – дип, әнисен төртеп, түргә үтүе, каралып, пычранып беткән өстәл өстеннән ике стакан, ипи кисәкләрен алып, кире борылып, аты-юлы белән сүгенә-әйтенә чыгып китүләре кабат ямьсез истәлек булып исенә төште. Каяндыр ирләр тавышы ишетелеп китте, үз уйларына кереп баткан Лариса ханым кинәт сискәнеп куйды. Әйтерсең лә салмыш әтисе кайтып килә диярсең. Ләкин тавыш ияләре сеңлесе Валюшаның ире Илдар белән балалары икән. Шау-гөр килеп ишектән керә-керешкә, аңа ике кулын сузып, озын буйлы, шомырт кара чәчле, нык бәдәнле ир кеше көр тавыш белән: «Нихәл, Лариса апа!» – дип сәлам бирде. Хатын да уңайсызланып кына кулларын сузды: «Здравствуйте» – диеп куйды. Шатлыгы эченә сыймаган сеңел:
‒ Менә, Илдарым, сиңа матур апам Лариса бар диеп сөйләгән идемме, үзе инде! Авылның бер чибәре иде!
‒ Минем кебек чибәрләр белән бөтен Корноухо саласы тулган булгандыр инде, – дип елмайды апасы. Илдар исә:
‒ Алай димә, Лариса апа! Исемдә: әтигә ияреп барып, ничектер сезгә керелде, ул вакытта үсмер малай гына булсам да, матурлыгыгызны күреп сокланган идем. Вәлия исә курчак уйнап йөри торган бала-чага гына иде әле!
Лариса аңа гаҗәпләнеп караган килеш нәрсәнедер исенә төшерергә азапланса да, хәтерләмәде.
‒ Сез ишегалдыгыздагы агач утыргычта калын толымнарыгызны үреп утыра идегез. Аннан өегезгә кереп югалдыгыз. Ә Вәлия шунда чирәм өстендә курчак уйнап маташа. Мине күреп, татар мальчуганына исе китеп карап тора башлады. Әйтерсең, бер куркыныч җанвар ишегалдыгызга көтмәгәндә килеп кергән. Зәңгәр матур күзләре шундук хәтеремә сеңеп калды. Үсә төшкәч, мотоцикл белән килеп, читтән генә күз салгалап киткәли идем сеңлегезгә. Исемә төште: без әти белән сезгә ат камыты сатып алырга килгән идек. Күн исләре дә очып бетмәгән яхшы сбруй иде ул. Әле дә исән, әти истәлеге итеп саклыйм, – диде.
Бу сүзләрне тыңлаган Ларисага ничектер җиңел дә, рәхәт булып китте. Үзен бик якын иткән кешеләр арасына булуын тойды ул.
‒ Әйдә, хатын, залга чыгып, ашап-эчеп утырыйк әле иркенләп. Югыйсә рәтле-башлы аралашырлык туганнарым да юк бит, – диеп гел сыкрый идең. Илфат, Илдан, тиз генә әниегезгә өстәл әзерләшегез, ә без әйдәгез, Лариса апа, залга керә торабыз, – диеп  кунакны түргә әйдәде.
***
Апалы-сеңелле ике хатын, ир затлары йокыга киткәч, төне буе сөйләшеп, серләшеп, күз яшьләре түгеп чыктылар. Бүгенге төн аларныкы иде... Үсмер чакларын, исерек әтиләренең дуамаллыгын, әниләренә кул күтәрүләрен, ачлы-туклы яшәгәннәрен искә алып, ике ир туганнарының сәрхүшлек чоңгылына батып, вакытсыз гүр иясе булуларын дә искә алып елаштылар. Шулай да сүзләре тикшерү изоляторында утыручы Сашага әйләнә дә кайта, әйләнә дә кайта иде.
‒ Күңелем сизгән иде аны, Валюша җанкисәгем! Чит калага командировкага киткәндә моңсу күзләре белән тутырып-тутырып карады. «Әйбәт кенә торыгыз, әнкәй!» – дип чыгып китте. Әй тырышып та карады инде. «Әнкәй, калган гомереңне җәннәттә генә яшәтәм», – дигән иде бәбкәчем.
Лариса ханым кабат кулъяулыгына үрелде. Кабат кочаклашып елашып алдылар.
‒ Матур итеп туйлар үткәрдек. Килен дә затлы нәселдән, әти-әниләре Чаллыда, укытучылар. Никах туена бик зурдан кубып килделәр. Зур итеп, иптәшләрен җыеп үткәрдек, Ходайның биргәненә шөкер! Дуслары алдында да абруе зур иде аның. Үзе фотограф, үзе сантехник, үзе слесарь, барча эшкә дә кулы ята иде. Баласы тууын туземсезлек белән көтте инде. Әйтеп тордым: «Тумаган балага вакытыннан алда кием-салым, бишек-коляска алма», – диеп, тыңламады балакаем. «Әнкәй, ырым-шырымнарга ышанма әле», – диде. Тыңламады. Үзе өйдә юкта хатыны Чаллыга, әнкәйләр янына хәл белергә кайтып киләм, дип чыгып киткән иде. Юра кайтмагач, элемтәләре өзелгәч, ул да Чаллыда ята. Бүген-иртәгә бәби алып кайтырга тиеш. Өзлекмәсен, кайгыра күрмәсен дип, улымның кайда икәнлеген бүгенге көнгә хәтле яшердем. Аллам сакласын, балага тәэсир итсә! Соңрак ничек тә булса төшендерергә туры килер. Кодагыйлардан да уңайсыз, алар да көн аралаш шалтыратып, Сашаны сорыйлар, төпченәләр. Нишләргә дә белгән юк, Валя туганкаем», –кунак хатын тагын күз яшьләрен коярга  тотынды. ‒ Зинһар, Илдарга әйтә күрмә инде, безнең турыда әллә нәрсә уйлый күрмәсен тагын, сеңлем», – дип тә куйды.
‒ Безнең бит, Лариса апа, ирем белән ике арада серләр юк. Аңа дөресен әйтсәк, әйбәтрәк булыр. Без бит хәзер бер гаилә үк булмасак та, якын кардәшләр. Илфат белән Илданның түтәйләре дә бит син. Әле нык кына үпкәләп тә йөргән идем. Саша энекәшнең туе үткәнлеген кеше аша ишеткәч, елап та алдым әле рәнҗеп. Үзең безнекенә дә кайтмадың...
‒ Гафу ит, сеңлем, гаеп миндә! Туйга чакырырга йөргәндә авылдашыбыз Татьяна  Васильевна очрады. Сезнең хәлне сорашкач: «Шул антихристны туйга чакырасыңмы? Ул бит хәзер Ислам диненә күчте», диеп котыртып җибәрде. Дөресме соң бу хәл, сеңлем?
‒ Әйе, апа! Шулай!
‒ Алайса хак икән!
‒ Ләкин, апа, син дә дөрес аңла! Диннәр төрле булсалар да, Алла барыбыз өчен дә берәү генә!
‒ Анысы шулай да...
‒ Апа, үз иттем мин бу матур татар авылын, йортларын, кешеләрен. Чиста урамнар, төзек ызбалар.
‒ Бу чибәрлекләрең белән үзебезнең Корноухода да ир бетмәгән булыр иде сиңа!
‒ Апа, нәрсә сөйлисең син? Күрше Ивановларны хәтерлисеңме? Гашыйк та булып йөрде әле ул сиңа! Өйләнде, өч баласы бар! Көне-төне ирле-хатынлы эчәләр, сабыйлары әбиләрендә. Ярты авыл исерек, беркемгә бернәрсә дә кирәкми. Безнең туганнан-туган Алешкиннар эчеп дөмегеп беттеләр. Исерек ирләр, җимерек йортлар. Минем дә шунда калып сәрхүшләр үрчетеп ятуымны теләдеңме әллә?
‒ Гафу ит, сеңлем, зинһар, гафу ит! Бу якларын уйлап бетермәгәнмен шул.
‒ Мин бит, апа, чит кешегә түгел, үземнең яратканыма, өзелеп сөйгәнемә чыктым. Шушы кадерле иремнән, балаларымнан аера күрмәсен Аллаһы Тәгалә!
‒ Мин сиңа бары тик бәхет кенә телим, матурым! Күз тимәсен гаиләңә! Син хаклы, сеңлем! Дөрес эшләгәнсең икән, гафу ит!
‒ Апа, менә безнең Яфраклы авылында да сирәк-мирәк эчүчеләр бар, юк түгел. Ләкин биредәге халык тырыш, эшчән. Өендә дә, колхоз эшендә дә җиң сызганып хезмәт итәләр. Башка районнарда коллектив хуҗалыкларын таратсалар, малын таласалар да, безнекеләр бердәм басып саклап калдылар. Колхоз рәисе халыкны җыеп: «Башта бүтәннәрнең яхшы тормыш төзегәннәрен карыйк әле, алга китсәләр без дә үрнәк алырбыз!» – дигән. Үзең күрәсең, тирә-якта колхозлар юк, малы таланган, яшьләр кача, балалар тумый. Афәт килде хуҗалыкларга. Безнең колхоз чәчәк ата, яши. Илдар да алдынгы механизаторлардан, кышын мәктәптә балаларга хезмәт дәресләре дә укыта, Аллага шөкер!
‒ Бетерделәр шул рәтле тормышны, сеңлем.
‒ Менә шулай, апа. Мине авыл халкы да, иремнең туганнары да үз итә, чөнки мин алар телендә чип-чиста сөйләшәм. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтемне көн дә җиткерәм. Бүгенге көндә мин Корноухода интегеп үскән мескен урыс кызы түгел. Ике баласы булган, ислам дине кабул иткән горур татар хатыны. Әйтерсең лә мин татар булып туарга тиеш булганмын, күңелем шулай тоя.
‒ Яшь чагыңда да бик горур идең инде син. Бәхетле бул, сеңлем!
‒ Әй, апам, сөйләшеп утыра торгач, таң атуын да сизми калганмын бит. Көтүгә озатасы сыерларымны савасым бар, – диеп Вәлия урыныннан торды.
‒ Мин гаепле инде сеңлем, гафу ит, сагынылган, әйдә үзем помогать буду, онытып бетермәгәнмендер әле.
‒ Юк, апа, ял ит рәхәтләнеп. Без бит аны кул белән түгел, автомат белән генә. Җиңел хәзер. Әйдә, кереп ятып тор, чәй эчәргә үзем уятырмын.
‒ Юк, юк сеңлем, сезне күрү бәхетеннән бер генә мизгелгә дә аерыласым килми. Чыгам! Чиләгеңне булса да тотып торырмын. – дип, Лариса ханым хуҗабикәгә иярде.
***
Икенче көнне аларны Илдар, үзенең УАЗ машинасына утыртып, күрше Корноухово ягына җилдереп алып китте. Әти-әниләренең каберләрен барлап, чүп-чардан арындырып кайту иде исәпләре, ләкин кайда ятканлыкларын табу җиңел булып чыкмады. Каберстанны үлән, каты кура баскан иде. Шулай әйләнә-тулгана йөри торгач, Вәлия: «Исемә төште, алар янында сугыш ветераны Игнатьев Иван Михайловичның кабере бар иде. Әти-әни шуның арткы ягында җирләнделәр» – дип хәтерен яңартты. Ниһаять кирәкле урынны таптылар. Бөек Ватан сугышы ветераны яткан урын чистартылган, чәчәкләр дә утыртылган иде. Валя:
‒ Малайлары бик тәртипле үстеләр. Берсе хәрби, полковник та бугай. Шулар карап, тәртипкә китереп тоталар, – диде. Чүп үләннәре арасында казына торгач: ‒ Апа, таптым, әнкәй монда җирләнгән, менә язуы танырлык әле! – дип кычкырды.
Илдар балта белән каты кураны, америка өрәңгесен чапты-кисте, хатын-кызлар чүп үләннәрен йолкыдылар. Ике сәгатьтән артык вакытлары үтсә үткәндер, ата-ана каберлекләрен тәртипкә китереп бетерделәр. Зират кырыена чыгып, кулларын юып сөрткәләделәр, чәй эчкәндә:
‒ Чардуган эшләтеп, китереп куярбыз, Вәлия. Болай булмый. Ташка да заказ бирергә кирәк. Рәнҗеп ятмасыннар, – дип әйтеп куйды Илдар уйланып. Кунак хатын, кул сумкасын ачып, казына башлады, акча янчыгыннан алып  биш меңлекне Валяга сузды. «Кайткач тагын җибәрермен», – диде күңелсез генә.
Илдар хатынның кулындагы акчаны күреп:
– Лариса апа, акчаңны кире тыгып куй, үзеңнең дә мәшәкатьле чагың, бер бәхилләшербез әле, шулай бит, карчык, – дип, ризасызлыгын белдерде.
– Мин бит, мин бит әткәй-әнкәйнең соңгы истәлегенә үз өлешемне кертергә теләгән идем.
– Без аны барыбыз исеменнән дә как положено куярбыз. Варваринодан поп алып килеп, догалар да укытырбыз. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын, – дип теләде кияү кеше.
Илдар белән Вәлия зират капкасына юнәлделәр, Лариса ханым каберләр янында берүзе басып калды. Аның күзләреннән сагыш яшьләре коелды. «Зинһар кичерегез мине, әткән-әнкәй, сезне соңгы юлга озатырга да кайталмадым. Соңгы мизгелләрегездә авызыгызга бер тамчы су да тамызмадым! Кичерегез, зинһар!»
***
Егерме елдан артык күрешмәгән апа-сеңелләрнең сөйләшер сүзләре төне буе бетмәде. Вакыт-вакыт Валя-Вәлидә намазга гына туктап алгалады. Ире белән бакчадагы мунчага чыгып тәһарәт алып керүләрен, аннан Багучыга рәхмәтләр җиткерүен шаклар катып күзәтте, сәерсенде хәтта.
– Көнгә ничә тапкыр укыйсыз соң? – дип төпчендә апа кеше.
– Биш тапкыр.
– Биш тапкыр юынасыз дамы?
– Әйе, апа.
– Гаҗәп! Алайса, сездән дә чиста кеше юк икән! – дип шаяртты.
– Тән чисталыгы гына җитми, апа. Рухыңның пөхтәлеге дә кирәк. Биш вакыт намаз күңелне тынычландыра, рухны ныгыта. Рухны гына түгел, сәламәтлекне дә саклый. Начар гадәтләрдән арындыра. Менә, Лариса, үзең уйлап кара: бер искә төшереп, санап утырган идем, без Корноуховодагы чордашларыбызның егерме өче аракы эчеп, теге дөньяга  киткән! Яфраклыда да шул чама кеше яши. Алар арасыннан биш кеше: өчесе – аракы чөмереп, икесе чирләп үлде. Чагыштырып кара. Ул өч адәм дә күбрәк безнең авылдагы дуслары янына барып, атналар буе трай тибеп яталар иде. Чөнки анда кырын караячакларын яхшы беләләр, качып эчәләр. Безнең урыс халкының мирасы ул. Әле китаплар актарганда Лев Толстойның язмаларына тап булдым. «Урыс халкын, Россияне бары тик Ислам дине генә коткара ала. Ләкин урыс халкы эчә, урлаша, үтерә, әлегә Исламга килергә тәрбиясе, көч-кодрәте җитми!» дип әйтеп калдырган. Шаклар катмалы сүзләр, исем китте. Көнгә биш ваыт намаз каралса да, кайбер көннәрдә тулысынча башкарып та чыгып булмый, авыл җирендә гел кул хезмәте бит, үзең беләсең. Бигрәк тә урып-җыю чорларында өлгереп булмый. Ярый әле улларым бар. Әтиләренә охшап, тырышлар, алар булыша. Бер генә намазым үтәлмичә калса да, нәрсәдер җитмәгән кебек тоела, рәхәтлегем югала. Биш намазлы көннәремдә изелеп-изелепләр йоклыйм, апа. Төнгесен дә калдырмыйм. Шуңа карамастан, йокым да тирән, ару-талуларым да юкка чыга.
Лариса ханым сеңлесенең сүзләрен гаҗәпләнеп тыңлады, соңыннан күңеле төшеп, башын аска иде.
– Безнең  Корноухово халкы биш намазның берсен дә укырга әзер түгел. Укытып кара син иртә таңнан хәмер эзләп чапкан ир халкын, аларга ияргән бәхетсез хатын-кызларын. Балалар кызганыч, алар харап булалар бит, Валя сеңлем. Җизнәң Андрей да җилбәзәк булды, эчте дә эчте. Өйдән дус-ишләре өзелмәде. Типтереп яшәде дә, агулы хәмер – суррогат эчеп, утыз ике яшендә китеп барды. Улым Сашам белән яшьли мохтаҗлыкта утырып калдым. Бөтен тормыш авырлыгы минем өстә иде. Икешәр-өчәр эштә эшлим, берсеннән чыгам, икенчесенә чабам. Өйдә тегү тегеп тә заказлар үтим. Балам ‒ җанкисәгем Александрым гына йә күршеләрдә, йә урамда этләнә. Үзем генә гаепле... Ул шулкадәр туган җанлы, кешелекле. Әз-мәз акча эшләсә дә, миңа кайтарып бирә иде. Автосервиска урнашкач, иптәшләре белән урланган машиналарны номерларын изгәләп, төсләрен үзгәртеп саткалаганнар. Минем улымның бит ул эшләргә турыдан туры катнашы да юк, ул бары тик ремонтлаган гына. Судта йөз егерме мең түләргә дә ясадылар, инде аннан-моннан җыеп, сиксән меңен тапшырдым да. Кредит алырга барган идем, төпле эшең юк, дип бирмәделәр. Нишләргә дә белгән юк, сеңлем.
‒ Әй, апа җаным! – дип сыкрап куйды сеңел кеше.
– Зинһар, сездән ярдәм сорап кайтты дип уйлый күрмәгез тагын, сеңлем. Бүтән аралашыр туганым да калмаган икән! Тормышыгызга күз тимәсен, тфү-тфү, бәхетле булыгыз, җанкисәкләрем, кеше сокланырлык итеп яшисез. Ә теге Гульсина тетяга да бик зур рәхмәт! Ул пешергән бәлеш, өчпочмак, пәрәмәчләрләр гаҗәп тәмле. Үзе ачык, үзе юмарт икән, рәхмәт аңа, тагын бер кат сәламнәремне җиткерерсең.
– Яхшы, апам!
***
...Менә ике тәүлек Яфраклыда кунак булулар сиздермичә генә үтеп тә китте. Егерме елдан артык күрешмичә торгач, ай-яй авыр икән шул туганың белән аерылышулары. Вәлия кабат-кабат килеп, кайнар күз яшьләрен түгә-түгә, зәңгәр күзле апасының битләреннән үпте. «Онытып бетерә күрмә, апа, кайтып йөр. Безнең ишек сиңа һәрчак ачык!‒ дип озатып калды. Илдар кияве аны район үзәгенә кадәр яңа машинасына утыртып, автовокзалга кадәр очыртып кына илтеп җиткерде.
– Ярый, Илдар балакаем, бик зур  рәхмәт сезгә!
– Тагын кайтыгыз. Александр чыккач, бергәләп рәхим итегез! – дип күкрәк кесәсеннән бер конверт чыгарып Ларисага сузды Илдар. – Менә Вәлия монда кайбер расходларыгызны капларга дип күпмедер акча да туплаган икән.
‒ Сез нишлисез, кадерлеләрем! Мин бит өзелгән туганлык җепләрен ялгарга дип кенә кайткан идем. Рәнҗетмә мине, зинһар, үтенеп сорыйм! Югыйсә...
– Югыйсә яңадан кайтмыйм, дисеңдер инде. Яхшы, үзебез барып алырбыз сезне газлы, һавасыз Казаныгыздан! – дип көлеп җибәрде Илдар.
– Илдар дим, туганым, чынлап әйтәм, алмыйм мин бу акчаларыгызны, – дип, кырт кисте хатын.
– Әгәр дә Вәлия белән мине, улларыбызны туган итәсең икән, аласың! Энекәшнең тизрәк чыгуына әз-мәз генә ярдәм итә алган булсак, без бик шат булыр идек. Мә, зинһар, биштәреңә тыгып куй әле. Югыйсә Вәлия мине ишектән дә кертмәячәк, печәнлектә тычканнар белән төн кунарга туры киләчәк.
– Бик уңайсыз бит миңа, кияү балакай, – дип, гомере буе мохтаҗлыкта яшәсә дә кешенекенә тимәгән гади урыс хатыны авырсулап конвертка карады.
– Чын күңелдән, Лариса апа. Барыбыз исеменнән дә! Әйдәгез, мин сезне вокзалга хәтле озатып куям, – дип машинасының ишеген ачты Илдар. Чыккач, багажнигының япкычын күтәрде. – Менә монда Вәлия бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, кыяр-помидор тыккан, аннан ун кило тирәсе тана ите дә, безне искә алып тәмләп ашарсыз!
‒ Шул кадәрлеме?!
– Күтәрерлек кенә! Әйдә, әйдә, Лариса апа, Казан вокзалыннан такси алырсың да мәшәкатьләрең кимер. Исән-сау кайтып җит, кабат көтеп калабыз! – дип елмайды кара-чутыр Илдар. «Чибәр икән шул безнең кияү!» –дип уйлап куйды түтәй.
Күз яшьләрен тыя алмады ул. Сеңлесенең бәхете өчен шатланудан да, бердәнбер кадерле улы Сашасы өчен кайгырудан да күзләрен сөрткәләде.
Кайтуга ук, өстәл артына утырып, авылга сәяхәтен, сеңлесе Валя-Вәлия белән күрешүләрен, нинди шатлыклар кичергәнен, улын сагынуларын тезде дә тезде ак кәгазь битенә. Хатының ахырында: «Улым, анда мөселманнар тирәсендәрәк йөр әле, ничектер тәртиплерәк тоела алар миңа!», дип өстәргә дә онытмады. Соңыннан: «Тетя Валяларның Яфраклы авылы бик матур икән. Анда иртә таңнан, мәчетнең биек манарасыннан азан әйтәләр, улым. Шулчак бөтен сала хәрәкәткә килә. Менә үзең чыккач, икәүләп кайтып килербез әле яме, җанкисәгем! Анда синең берсеннән-берсе матур энеләрең бар, искитмәлелеләр инде! Эшлиләр дә, уйныйлар да, хәтта мөселманча намаз да укыйлар, гаҗәп инде! Сау бул, нәнием!»
 

Рәдиф СӘГЪДИ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

 

«Мәйдан» № 7, 2023 ел

 

 

 

 

 

Комментарийлар