Логотип «Мәйдан» журналы

Гәйнетдин

Гәйнетдин карт, ниһаять, мәчеткә барырга ният итте.

Кемнең теге дөньяда тәмугка – жәһәнәмгә эләгәсе килсен. Кичә бер журналда укып шаккатты – анда зәһәр ут, яман эссе икән! Тәмуг газабы шулкадәр каты булачак, ул жәһәнәмнән кабат үлеп котылырга теләрләр, әмма бу мөмкин булмас. Житмәсә анда зубани этләре дә бар икән. Аларга: «Тотыгыз ул имансыз кешене һәм жәһәнәмнең уртасына өстерәп илтегез», – дип кушылган ди. Тәүбә, тәүбә! Бала чагыннан «Жәһәнәм чокыры» дигән сүзне ишеткәне бар, тик бер дә игътибар иткәне булмады.
Гәйнетдин медальләре тагылган кәчтүм-чалбарын киеп, башына кәләпүш-түбәтәй эләктереп, ишеккә юнәлде. «Кайда, беренче чирканчык алып кайтыйм булмаса», – дип галошларын кия башлады...
Замандашлары, аннан да кечерәкләр күптән авыл мәчетен үз иттеләр. Ул гына өеннән чыга алмый. Аңлап тора: үлеп китсә жәннәтнең фирдәвис бакчасында урын тәтемәячәк. Әнә – тәмугъ аңа! Жүләр, дуамал чаклары бихисап булды. Яшь, чибәр, жегерле чагында «сулга» да йөрергә өлгерде. Эчте, заманында кем эчмәде? Үзгәртеп кору чорында «шәйтан суы» – сәмәй дә куып өйрәнеп алды. Арзанга сатып акча да эшләде. Колхозда юньләп эш хакы түләмәгәндә, аз-маз булса да, жае чыкканда йорт малына фураж, силос алып кайтыштырды. Барсы да шулай яшәде. Ә менә, колхоз идарәсе рәисе, партия оешмасы секретары, баш бухгалтер, баш экономист, баш агроном, баш инженер, баш энергетик, баш зоотехник... Алар ничек «майда йөзделәр», ә? Житмәсә күкрәкләре тулы орденнар...
Гәйнетдиннең дә ике медале бар! Алар һәрчак шифонерда эленеп торган кәчтүмгә тагылган. Заманында берничә тапкыр колхоз жыелышына, жәй сабантуйга киеп барды. Кеше арасында кәм-хур, факыйрь яшәмәделәр! Йорт тергезде. Тормыш иптәше Нәжибә гомере буе авылда фельдшер эшен башкарды, дәүләттән әйбәт кенә эш хакы килеп торды. Иренмәде, авылда берәрсе чирләсә төн дип тормады, бара иде. Ике кыз үстерделәр, укыттылар. Алар гаиләләре белән еракта – Себер якларында яшиләр. Сирәк-мирәк кайтыштырып, хәл белеп торалар.
Нәжибә дә олыгаеп бара, житмешне узды инде. Аллаһе Тәгалә кайда урын әзерләгәндер? Соңгы вакытта тырышып-тырышып ниндидер догалар, сүрәләр укый. Әллә Гәйнетдин белмәгән гөнаһы булдымы икән? Кем белә? Картая-картая башка әллә нинди чуалчык, шикле-шөбһәле уйлар керә! Тәүбә, тәүбә!
Гәйнетдин ишек элгеченә алдакчы йозак кидереп капкага юнәлде...
«Уф, әлеге дә баягы, шул Фазыл мулла!.. Фазыл Зиннурович!.. Элекке партия оешмасы сәркатибе!.. Шайтан бит ул, күпме кешене җәфалады, бер каныкса жилеккә төшми туктамый иде! Элек трибуна, хәзер мөнбар артына басып сөйли... Гайнетдин бер тапкыр аның фермадагы иң чибәр кыз Фәния белән үбешеп торганын да күрде. Фазыл Зиннурович авызын тиз томалады – ферма мөдиренә әйтеп бушка ике капчык фураж бирдерде. Вүәт дөнья! Ә теге кыз, мескен, авырга калып... Әй, искә төшерсәң бар инде! Мин хәзер шул Фазыл янына барыйммы?.. Юк!..»
Гәйнетдин жәһәт кенә борылып өйгә керде. Ачуы кабарганнан-кабарды, йөрәге ешырак тибә башлады. Кәчтүмен салып, медальләрен алгы якка каратып чөйгә элде дә өстәл янына килде. «Йөз грамм!.. Бер эчкәндә йөз грамм!..». Стаканның яртысына сала да, һоп, тын да алмый йотып куя. Бераздан пошаманлык басыла, зарлар онытылып тора. Күберәк китсә, ай-һай, кудрит-мудрит, иртән – тәмуг инде, жир тәмугы!..
«Мин дә юкәдән тегелмәгән! Ике медальем бар! Әллә, мәйтәм, үзем белән теге дөньяга алып китимме? Бәлки файдасы тияр?.. Анда сират күпере үтәсе бар ләса?.. Нәжибәгә әйткән идем, акылдан шаштыңмы әллә, ди... Шулаен шулай да, күпме гомер калгандыр бит?.. Хәзер бу яшьтә – бер аягың жирдә, икенчесе гүрдә. Житмәсә, таң атканда эт шыңшыды, чинап та алды. Әйбәткә түгел бу...
Ә менә Фазыл Зиннур улының ордены бар! Нәрсә эшләде, нинди хезмәте өчен лаек булды? Без, мал караучылар, кичке савымнан соң, төнге сәгать өчтә фермага кире барып, сыерларга мәхсүс житештерелгән витаминлы азык салып кайта идек. Сөт арта, имеш?! Ә иртәнге савым життеме, без кабат шунда. Ә хужалар – баш, баш, башлар... Фазыл үзе дә, ул мизгелдә тәмле төшләр күреп йоклап яткандыр әле, мөгаен. Аларга орден, безгә медаль...»
Шул чак ишектән сукрана-сукрана Нәжибә килеп керде.
– Нәрсә кәперәеп, зәһәрләнеп утырасың? Мәчеткә бармадыңмы әллә?
– Ишегалдына чыккан идем, тик... Фазыл мулла янына, гафү ит, жан тартмый, – диде Гәйнетдин, хәтта өстәлгә сугып та алды. – Заманында бәнахакка күп рәнжетте, жан көеге...
– Бичараланып, аһ-зарларыңа төренеп, зеңгелдәп утырма, житәрче! – Нәжибә өстәл янына килеп шешәгә күз салды. – Ару гына жиппәргәнсең, сиксәнне куасың ләса, туктат. Оныкларың алдында оят...
– Тс-с-с, зерә зилзилә куптарма!  – диде Гәйнетдин, бармагын иреннәренә куеп. – Фатыйма күрше нихәлдә?
– Соңгы уколны казадым. Аллага шөкер, аягына нык басып йөри башлады. – Нәжибә өстәлне ашъяулык белән каплады. – Фатыйма үрдәк ашы пешергән. Кыскасы безне кунакка чакырды, әйдә жыен...
Гәйнетдин башкача эндәшмәде. Стенада эленеп торган кәчтүмен алып киде дә ишеккә юнәлде...
*        *        *
Икенче көнне авылда имеш-мимеш сүзләр таралды. Төнлә Фазыл Зиннур улын ашыгыч ярдәм машинасы белән сырхауханәгә алып киткәннәр. Таң атканчы катлаулы операция ясаганнар, хәзер мәчеткә йөрердәй хәлдә түгел икән. Урынына яшь мулла киләчәк ди! Өйләнмәгән! Бик укымышлы, Урта Азия ягында дини белем алган, хажга да барып кайтырга өлгергән ди.
Менә, Гәйнетдингә дә мәчеткә юл ачылды түгелме? «Барам, барам! – дип сөйләнде ул һәм шундук шифонердагы кәчтүмен чыгарып өстәл каршындагы казакка элеп куйды. – Ник бармаска?.. Килсен генә, яңа мулла!..»
Һәм ул килде. Аны мәчет янәшәсендәге буш йортка урнаштырдылар. Икенче көнне Гәйнетдин, ниһаять, Аллаһ йортына юнәлде.
Мәчет ишеген икесе бер вакытта ачтылар. Берсе тыш яктан, икенчесе эчтән. Күренеп тора, мулла кайдадыр ашыга, әмма ул жәһәт кенә кире чигенде.
– Әссәләмәгәләйкүм! – диде Гәйнетдин, тупсаны атлап кергәч.
– Вәгәләйкүмәссәләм! – дип жаваплады тегесе. – Әйдәгез, рәхим итегез, түрдән узыгыз!
Алар кушкуллап күрештеләр, таныштылар. Мулла ниндидер дога укып сакал-мыек баскан битен дә сыпырып алырга өлгерде.
– Сөбханалла! – диде Рәшит мулла, тегенең күкрәгенә текәлеп. – Медальләрегез дә бар икән?
«Һе, күрде!» – дигән уй-фикер йөгереп үтте Гәйнетдиннең башыннан һәм ул, беренче тапкыр медальләре өчен горурланып елмаеп куйды.
– Мәчеткә күптән йөрисезме? – дип сүзен дәвам итте Рәшит мулла, хәзер инде аның күзләренә багып.
– Мин... Мин болай күптән жыенган идем. Тик ничектер...
– Аллаһ йортының ишекләре һәркемгә, һәр чак ачык, – диде Рәшит мулла, мөләем елмаеп. – Иртәгә жомга намазына рәхим итегез! Көтәм, Гәйнетдин бабай!.. Әлегә, гафү итегез, ашыгам, район үзәгенә чакырдылар.
– Рәхмәт, исән-сау йөреп кайт, балам...
Гәйнетдин мәчеттән бик кәнәгать, авызы колагына житеп кайтты. «Яшибез әле, Алла боерса, чир-зәхмәтләр читләп үтсен...»
– Бик әйбәт, итәгатьле мулла! Миңа бик охшады,– диде Гәйнетдин өстәл артына утырып. – Күркәм егет! – Фазыл түгел инде.
– Менә бит, ниятеңә ирештең.
– Фазыл дигәннән... – Гәйнетдин сораулы карашын Нәжибәгә төбәде. – Аның хәле ничек икән? Авылда ни сөйлиләр?
– Алдагы атнада кайтаралар икән.
– Хәлен белергә кирәк булыр... Ничек кенә булмасын, гомер буе колхозда бергә җәфаландык ләса...
Нәжибә, кәнәгать елмаеп кухня тумбочкасыннан бер шешә сәмәй чыгарып өстәлгә куйды.
– Хәзер, ашны жылытам, чәй куям!
Шулчак, Гәйнетдин учы белән маңгаена сугып алды.
– Менә, хәтер: иртәгә бит жомга намазы... мәчеткә барасым бар! Сәмәйне алып куй! – дип шешәне өстәл читенә үк этәреп куйды. – Аппаратын да жыеп ераккарак яшер! Житкәндер...
Вүәт, дөнья!.. Ниһаять, «шәйтан суы»нан бөтенләй ваз кичкән иренең сүзләренә шаккатып, Нәжибә кулындагы самавырын чак төшереп жибәрмәде.
 

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

 

 

Комментарийлар