Логотип «Мәйдан» журналы

Фәридә апа киткәч

Үзләренең Фәридә апаларына нинди генә бүләкләр китермәгәннәр бүген балалар!

Кайсы кулъяулык чиккән, кайсы җылы оекбаш, кайсы мамык перчатка бәйләгән... Хәер, аларны монда санап утырып та булмый. Кыскасы, берәү дә бүләксез килмәгән. «Озак яшә, Фәридә апа», «Без сине онытмабыз», «Рәхмәт, Фәридә апа» кебек сүзләр туктаусыз яңгырап торды.
Шуннан соң мәктәп дирекциясе һәм укытучылар коллективы исеменнән кыйммәтле бүләк — телевизор тапшырылды.
Фәридә апа мондый зурлауны көтмәгән иде. Уйламаганда булган бу хәлдән ул хәйран калды, аның күзләре яшьләнде.
Нинди акыллы, нинди һәйбәт балалар, дип уйлады ул. Ә мин аларның кайсыларын кыздыргалый да торган идем. Партага исемнәрен язган вакытта пәкеләрен директорга тапшырган чакларым булды. Балалар шул, онытканнар да.
Соңыннан Фәридә апа сүз алды.
— Бик рәхмәт барыгызга да. Мин кем инде сезгә. Укытучы түгел, вожатый түгел, дигәндәй. Мәктәпне чистартып торучы бер әби генә бит мин. Пенсиягә шулай олылыклап озаткан өчен нинди генә яхшы сүзләр әйтим икән соң. Әллә нәрсә әйтә алмам. Эш сөюче булып үсегез дисәм, бөтенегезгә зур бәхет теләгән булырмын.
Кинәт аңа ямансу булып китте. 20 елдан артык шушы мәктәптә эшләп йөр дә, бүген аны бөтенләйгә ташлап кит, имеш. Ә хәзер монда кем эшләр? Утынны әрәм-шәрәм итмичә тота белерме? Мичкә, ис чыкмаслык итеп, әйбәтләп яга алырмы? Хәер, быел ягып та йөрисе юк. Пар белән җылытуга күчәләр. Аерым кочегар булачак. Ә менә идәнне? Идәнне нашатыйрь спирте кушып җылы су белән юарга кирәген бөтен кеше дә белми әле. Җыештыручы дигәч тә, мәшәкате күп бит аның. Агарта белмәсәң, мич тә купшакланып тик тора. Саный китсәң ничә төрле эш бар ич монда. Ә яңа керәчәк кеше шуларның рәтен белерме соң?
Директор Бари абый Фәридә апаның бу уйларын ишетеп утырган шикелле булды. Менә ул урыныннан торды. Калын кара чәчен сыпырып куйды. Аннан гадәттәгечә тыныч тавыш белән сүз башлады:
— Менә шулай, балалар, Фәридә апагыз китә инде. Намус белән башкарган күп еллык гүзәл хезмәте өчен гомерлек түләүле ял бирәбез аңа. Моннан соңгы гомерен сезнең өчен, безнең өчен борчылмыйча тыныч кына итеп үткәрүен телибез. Ә менә Фәридә апаның эшен кем алыштырыр? Аның кебек уңган, оста кешене табуы җиңел булырмы? Тиз генә табарбызмы аны?
Залда тынлык урнашты. Менә сәгать тавышы гына ишетелә хәзер.
Бари абыйның сүзе шуның белән бетте, ахры. Ул инде — укучыларданмы, укытучыларданмы — җавап көтә иде бугай.
Берничә минутка бөтенесе тынып калды. Менә уртадагы рәттән бер кул күтәрелде.
— Я, Кәрим,— диде директор,— Фәридә апаның иң яраткан булышчысы син идең, фикереңне ишетеп карыйк.
Кәрим җиңелчә генә кызарды. Вак сипкелләре югалып киткәндәй булды.
— Үзебез эшләсәк, бөтенебез бергә... Булдыра алырбыз бит.
Бари абый елмаеп куйды. Алда да, артта да кул күтәрми генә пыш-пыш сөйләшүләр башланды.
— Әйтте бу!
— Ник, дөрес әйтте ул!
— Таптың! Мәктәп җыештыручы буласың килә икән.
— Бик кызыксаң: «Фәридә апа урынына үзем керәм»,— дип әйт, укып йөрисең дә калмас.
— Картайгач сине дә шулай пенсиягә озатырбыз.
— Шуңарчы монда укырга исәбең бармыни?
— Ел саен күчми барса, укыр да шул.
— Кәрим дөрес әйтте. Мин үзем дә әйтергә тора идем.
— Исеңә генә төшмәдеме?
— Бераз шаулашып алу булды булуын, әмма күпчелек Кәримнең фикерен яклады, һәр көнне дежурлар билгеләү, иң яхшы дежурный исеме алу өчен ярыш ачу, чисталыкка карата стена газетасы чыгару турында да сөйләшенде.
Әмма иң шатланган кеше Фәридә апа булды, ахрысы. Күңеле тулган хәлдә ул:
— Менә хәзер мин тыныч, менә хәзер мин тыныч,— диде дә тынып калды. Тик аның әйтәсе сүзе бетмәгән иде әле.— Бер кеше ташны кузгата алмый торганда күмәк көч тауны кузгата, дигән сүз бар. Бик хак сүз,— диде ул.
Хәкимәгә ни өчен тик торырга ярамагандыр. Пенсиягә чыгучы Фәридә апа кебек кешене бүлдереп тора бит.
— Харап инде безнең көч,— диде ул ишетелерлек итеп.
— Әнә кырмыскалар синнән дә кечкенә дә бит, нинди зур тау өеп куялар. Күргәнең бармы, үскәнем?
Әй әйбәт тә итте соң Фәридә апа. Хәкимәгә оялып, башын түбән июдән башка эш калмады.
Шулай да Хәкимә үзенчә сукаламакчы булды. Икенче көнне ул мәктәпкә әнисе белән килде. Башта әнисе дежурлар исемлеген карады. Әллә Хәкимәне дә керттегезме, янәсе.
Әй, шуннан китте тузгып. Мин кызымны уборщица итү өчен укытмыйм, имеш. Аның кулына щетка белән себерке тоттырып, мыскыл итмәкче буласызмы, дип тә сиптерә.
— Әллә Хәкимәнең себерке белән щетка да тотканы юкмы? — Вожатый Кәримнең бу кискен соравы Хәкимәнең әнисе Халисә апаны тагын да ярсытты.
— Шуларны тоттыраммы, кара эш эшләтәмме соң кызыма! Үземнең интегү дә җиткән.
— Ялкау, эшлексез, һөнәрсез булып үсүен телисезмени?
— Һәй, җыен бала-чагага үземне мыскыл иттереп торырга! Кая директорыгыз! — диде дә Халисә апа, пыр тузынып чыгып та китте. Аның артында посып торган Хәкимә әнисенә ияреп китәргә дә, китмәскә дә белмичә аптырап калды.
Менә балалар директор бүлмәсе янында. Әле берсе, әле икенчесе колакларын ишектәге ачкыч тишегенә куялар. Дерматин белән тышланган калын ишек күп сүзләрне ишеттерми.
— Ярар, теләми икән, эшләмәс. Исемлектән сызарга кушармын.
Директорның бу сүзләре аерым-ачык ишетелде, ул аларны шактый кычкырып әйтте, ахрысы. Аннан ниндидер сөйләшү булып алды. Алары аңлашылмады.
Хәкимә кулына себерке белән щетка тотудан котылды. Арада аңа кызыгучылар да булмады түгел. Дәрес хәзерләргә дә, уйнарга да вакыты күбрәк. Башкалар дежурга килгәндә ул өйдә кала. «Әнә уборщицалар бара» дип үртәгәнен дә ишеткәннәр.
Әйдә, үртәсен лә. Ул бер үзе үрти. Ә аны бөтен коллектив шелтәли. Җыештыручылар исемлегеннән сызылгач, ул стена газетасының «кечкенә чаян» кыскычына эләкте.
— Кулына щетка тотарга өйрәнгәнче ул шушы кыскычта торачак,— дип язылган иде анда. Бик зур җәза бит инде бу аңлаган кеше өчен. Хәкимә аны бер генә карады каравын. Бүтәнчә күз төшергәне сизелми. Күрәсең, бер карауда ук йөрәгенә урнашып калгандыр.
Башка балаларның бер дә бу кыскычка эләгәселәре килми. Андый-мондый кимчелек килеп чыкса, бер- берсенә:
— Хәкимә хәленә калма!—дип кенә җибәрәләр.
Кулыңны авырттырмаса да, йөрәгеңне авырттыра торган нәрсә ич ул «Чаян» кыскычы.
Фәридә апа онытмый. Җыештыру вакытында берәр йомыш тапкан булып мәктәпкә кереп чыга, әле монысын, әле тегесен өйрәтеп китә.
Беркөнне кайсыдыр келәмгә кара түккән. Никадәр тикшерсәләр дә, гаебен танучы булмады. Кара табы да үзеннән үзе бетмәде. Юып карадылар, керосинга манып мамык белән дә ышкыдылар. Юк, бетми генә, үч иткәндәй җәелә, ямьсезләнә генә бара. Шул чакта Фәридә апа килеп кермәсенме!
— Әһә, шул икән сезнең эшегез! — диде ул ачуланып.— Мәктәп әйберсен пычратырга кем өйрәтте сезне?
Беркем бер сүз дәшми. Бөтенесе кызарынып аска караганнар. Бер тәртипсезе түккән кара өчен, әйтерсең, һәркем үзен гаепле саный иде.
— Их, сезне, сезне! — диде Фәридә апа башын чайкап. Үзегез химия укып йөргән буласыз. Үзегез кара табын да бетерә алмыйсыз. Барыгыз лабораториягә, Фәридә апа денатуратлы спирт белән лимон кислотасы сорый, диегез. Бар ул анда.
Кара син, Фәридә апаны! Химияне дә белә микәнни ул? Менә ул сораган әйберләрне алып килделәр. Шулар белән ышкыгач әлеге ямьсез тап та тоныклана барды. Сабынлы су белән юып, киндер чүпрәк белән сөрткәч, келәм дә ялтырап китте. Шуннан балаларның күңелләре дә яктыргандай булды. Сөенеп көлешә башладылар.
— Фәридә апа җитәкчелегендә химиядән тәҗрибә ясадык.
— Таплар бетерү өлкәсендә безнең классның яңа ачышы. Стена газетасына язарга кирәк.
Ләкин Кәримнең күңеле тыныч түгел иде. Кара түгүче беленми калды бит. Шуны әйтергә намусы җитмәс микәнни?
Ә Хәкимәнең күңеле тыныч идеме соң? Әнә иптәшләре күңелле итеп эшләп йөри, бүген әнә нинди зур тапны бетерделәр. Ул бер үзе бөтен мәктәпкә каршы... Тукта, тукта! Бөтен мәктәпкә, укытучыларына каршы! Юк, моның булуы мөмкин түгел.
Кәрим иртән дежурга килсә аптырап китте. Классны кемдер җыештырып куйган иде. Фәридә ападыр әле. Алай дисәң, глобусны, тәрәзә пыялаларын сөртергә оныткан. Диван артында да азрак чүп калган. Юк, бу Фәридә апа кулы түгел. Әллә Кәрим дежур түгелме соң бүген? Юк, әнә исемлек әйтеп тора: бүген аның чираты. Әллә башка берәрсе бутадымы?
Укучылар килеп беткәч, сорап чыкты. Юк, класска берәү дә килмәгән. «Капитан Немо» җыештырып киткән күрәсең.
Мондый хәл икенче көнне дә кабатланды. Аннан соң да! Кайберәүләр күңелсезләнә башладылар. Кемдер аларга аяк чала кебек тоелды.
Классны серле утрауга әйләндереп булмый ич инде. Кәрим бүген класска бик иртә китте. Әле ферма эшчеләре генә кузгалган иде. Көзге салкынча җил якадан кереп, тәнне кытыклый. Ул килеп җиткәндә мәктәп ишеге ачык иде инде. Кәримне күрмичәме, әллә күреп тә сиздермичәме, коридорның икенче башыннан Фәридә апа узып китте. Классны шул җыештырып йөри, ахрысы. Балаларга аз булса да эш калсын дип, юри чистартып бетерми торгандыр.
Класс ишеген ачуга ул хәрәкәтсез калды. Эчкә атларга да аягы тартмады. Нәрсә дип эндәшергә дә белмәде. Анда Хәкимә щетканы җайлы гына тотып, тырыша-тырыша идән себерә иде. Класстан куаргамы, ачуланыргамы? Юк, кирәкми. Рәхмәт,— дип барып, кулын кысаргамы? Юк, ашыгырга ярамый. Иң яхшысы — эшен бетерсен. Аннан соң сөйләшергә булыр. Тукта! Монда Фәридә апаның да катнашы юк түгелдер. Бәлки Хәкимәне ул үгетләп йөргәндер әле.
Коридорга 3—4 малай берьюлы килеп керделәр. Алар да билгесез ярдәмченең эзенә басу уе белән килгәннәр иде. Малайлар бик шыпырт кына Кәрим янына килсәләр дә, Хәкимә аяк тавышларын ишетеп өлгерде, щеткасын күтәреп, үзе үк алар янына килде. Фәридә апа яңадан килеп чыкты. Ул Бари абый белән бергә иде. Хәкимә аз гына каушаган тавыш белән:
— Бүген минем дежур көнем булыр, — диде.
Малайлар нәрсә әйтергә уйлаганнардыр, алар өлгерә алмый калдылар. Бари абый бөтенесен хәл итеп куйды.
—  Мин хәзер үк исемлеккә кертергә кушармын,— диде ул. — Тик келәмне яхшы саклагыз, яңадан кара түгелмәсен.
—  Мин аны ялгыш кына түккән идем, Бари абый. Гафу итегез инде, — диде Хәкимә кып-кызыл булып.
Әһә, беркөн кара түгүче шул булган икән. Кара син, ул вакытта әйтмәгән. Хәер, бу вакытта ул мәктәп җыештырырга да килми иде.
— Кара таплары озакка бармас. Әмма күңелегездә тап булмасын, балалар, — диде Бари абый.
Шул көннән башлап Хәкимә «Чаян» кыскычыннан да котылды, класста да бер дежурный артты.
Кайберәүләр:
— Хәкимәне, әнисе килеп, исемлектән сыздыртыр, — дип йөргәннәр иде. Алай булып чыкмады. Халисә апаның дулап килгәне сизелмәде. Ихтимал, монда да Фәридә апаның катнашы булгандыр.

 

Газиз НӘБИУЛЛИН

Чыганагы: https://librarykukmor.ru/tpost/untxo6ir51-gaziz-nbiullin-frid-apa-kitkch

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от pressfoto

Комментарийлар