Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтенләйгә кайту

Быелгы сабан туеның соңгысы булачагын Кашка никтер бер дә сизенмәде.

Ат чабышы алдыннан гына була торган тыелгысыз дәрт белән, ул көннең тизрәк җитүен көтте.
– Иһа-һа-һоууу!..
Сусыл үлән чемченгән җиреннән Кашка кинәт башын чөеп, юлга карады. Район үзәгенә таба күрше авыл Насихның Камазы җилдерә. Өстәмә араталар куеп көйләнгән арбасында – чабышкылар. Кешнәү тавышы шулардан килә икән. Кашка машина күздән югалганчы юлга карап торды.
– Оһо-һо-һо...
Атлар телен аңлаучы булса, аның кешнәвеннән: «Барыгыз, бар... Район сабан туена, ат чабышына төшәбез, дип мактанышасыз инде. Барыгыз! Әллә кайлардан китерелгән нәселле гарәп аргамаклары белән ни тамаша узыша алырсыз икән? Кайтуыгызны да карап калырмын, яме! Иртәгә авыл сабан туена чабышка чыгарга рәтегез калмас. Мин кабат беренче килермен. Читтә олтан булганчы...»
Чаж-чож, чаж-чож, чаж-чож... Гомәр үз-үзен белештермичә пычак кайрый. Ачудан, гарьлектән, чарасызлыктан. Бүген Кашканы чалачак ул. Чалгы пычакның йөзе инде булат кылыч кебек үткенләнде, әмма ул һаман да аны кайрагына ышкуын белде. Ярсыганнан ярсыды, гарьләнде, йөрәктәге ачу беләкләренә күчте, күңеленнән үз-үзе белән сөйләште, үзен-үзе битәрләде ул.
– Булды, җитте! Кемгә, нәрсә исбатлыйсың? Үзеңнең юләрлегеңнеме? Еллар буе синең талкынуың кемгә хаҗәт?
Гомәр бала вакыттан ат белән булашты. Мәктәптән дә йөгереп, атларын ашатырга кайта иде ул. Ат җене кагылган диләр, егет үзе ат җене иде ахры! Ел саен яз буе чаптарын сабан туена әзерли, ат чабышында гел беренче килә. Ул мизгелләрдә үзен дөньяның кендегенә саный. Көрәш батырларына карап кул гена селти, мәйданга чыгып көрәшү нәрсә ул, менә син ат белән бербөтен булып чабышып кара, янәсе! Их, үсмерлек чорының катгый идеаллары! Атның гына түгел, дөньяның сыртына менеп атланырга әзер еллар! Ул еллар акрын гына үтә торды, дөнья дигәннәре бик елгыр тай кебек үрле-кырлы сикерде, сыртына атландыру түгел, тезгенен дә тоттырмады. Гүя Гомәр күз алдында фантастик кино кадрлары алмашынды – әрле-бирле 20-30 ел эчендә авыл танымаслык булып үзгәрде: күкрәп торган колхозлар бөлде, аннан соң бөтенләй таркалды, хуҗалык фермалары, амбар-әвеннәр үксезлектән җимерелеп бетте, яшьләр шәһәр ягына тайды, авылда поста йортлар, ташландык нигезләр күбәйде, атларны машина алыштырды. Бу үзгәрешләрне егет авырдан кабул итте. Җаны-тәне белән авылны яраткан, атлар дип тилергән Гомәр башкалар да шулай уйлыйдыр, бүтәннәр дә авылга табынып яшидер дип белә, моның алай түгеллеген аңлаган саен күңел фаҗигасе тирәнәя бара иде. Әмма иң зур тетрәнүе, озак еллар буена кан саркып торачак, кутырлары гомере буена җитәчәк күңел яралары алда булган икән.
Иң шомлы төшләрендә генә күргән, ишетергә куркып йөргән сүзләрне аңа Айбану әйтте. Кечкенәдән бергә уйнап үскән иң якын дусты, яшүсмер елларында тәүге хисләренең сәбәпчесе, яшьлегенә түкми-чәчми алып килгән тойгыларын олы мәхәббәткә әверелдерүче бердәнбере ул сүзне беркайчан да әйтмәс кебек иде аңа...
– Мин шәһәргә китәм, Гомәр.
Егет сискәнеп, сөйгәненең коңгырт күзләренә карады. Йөзе елмаймаганда да һәрчак көлеп торган күзләр бүген артык җитди иде.
– Укыргамы?
– Юк, бөтенләйгә – яшәргә китәм.
– Ничек?
– Шулай. Өч-дүрт елдан бу авылда карт-корылар гына калачак.
– Мин карт-коры түгел.
– Син дә кит, Гомәр. Әйдә, бергә китик!
– Китмим. Мин авылны ташламыйм. Минем монда яшисем, балалар үстерәсем килә.
– Беткән авылда ник таптыгыз безне дип, рәнҗемәсме соң сиңа балаларың, Гомәр?
Беткән авыл... Китәм дип әйтүеннән бигрәк, әнә шул җөмләсе кисеп алды Гомәрнең бәгырен. Ат чабышында ныгып үскәнгәме, сабан туе бетсә, авыл бетәчәк дип уйлый иде ул. Әллә киресенчәме? Авыл бетсә, сабан туе да бетәчәк бит! Юк, бетерергә ярамый! Авылны да, сабан туен да. Киткәннәр китсен. Китеп бетсеннәр. Хыянәтчеләр! Туган җирләренең язмышына кул селтәп китәләр икән, бигайбә. Әйткән идек бит! – дип сөенмәсеннәр өчен Гомәр кулыннан килгәннең барын да эшләячәк. Барыбер җиңүче булачак ул!
Кыш буе тирә-якта шабашкага йөреп акча эшләде егет. Тапканының бер өлешенә Кашкасына азык алса, калганын сабан туена диеп җыеп барды. Яз ахырларына мая шактый тупланды. Ничек итсә-итте, йөгерде-чапты, янды-пеште, әмма авылда бер дигән сабан туен гөрләтте. Өч-дүрт ат белән генә булса да, ат чабышы да үтте. Кашка, билгеле инде, беренче килде. Берничә ел әнә шулай сабан туеннан сабан туена дип яшәде ул. Күзенә башка берни күренмәде. Айбануга, аның кебек авылны ташлап, бәхет эзләп чыгып киткәннәргә ялгышуларын исбатлыйсы килде Гомәрнең. Менә бит, сез беткән дип мөһер суккан авыл яши! Сабан туе кемнекеннән ким? Мәйданы да, артистлары да, бүләкләре дә саллы. Хе, кайттыгызмы барыгыз да? Нәрсә, кала сабантуйлары гына җитмиме? Шулай ул!
Оештыру эшләре белән ары-бире чапканда Гомәр күз кырые белән генә мәйдан тирәли җыелган халык арасыннан Айбануны эзләп тапты, әмма янына барып дәшәргә горурлыгы ирек бирмәде. Кайта иде кыз. Ел саен сабан туена кайта иде. Аның күңелендә ни булгандыр, белми, әмма Гомәрнең йөрәге кузгалып, үҗәтлегенә янәдән киләсе сабан туена җитәрлек очкын төшеп кала иде...
«Айбану кияүгә чыга икән!» Кем авызыннан әйтелде бу сүз, кайдан ишетте ул аны – Гомәр анык кына әйтеп тә бирә алмас, мөгаен. Җиң сызганып, иртәгә сабан туе итәбез дип йөргән җиреннән сөрлегеп китте егет. Кинәт кенә яңгыраган бер җөмлә аны өнсез итте. Дөнья тукталды, кошлар сайрамас, җил исмәс, кояш җылытмас булды. Күзе томаланды, колагы чукракланды. Бу халәт күпме дәвам иткәндер, ул белми, әмма кинәт җанда әллә ниткән бер төшенкелек уянды. Бетте! Бар да тәмам! Айбану да, авылы да, сабан туе да. Ат чабышы да! Кашка да! Дөньяның үчен алу омтылышы идеме бу, сабан туеның, димәк, авылының тамырына балта белән кизәнү идеме, Айбануга булган рәнҗүеме, кем белсен. Гомәр келәт өенең матча астына кыстырып куелган мал суя торган пычагына барып ябышты һәм үҗәтләнеп кайрарга тотынды.
– Нихәл, энекәш! Исән-сау гына торасыңмы?
Капка төбендә басып торган кешене Гомәр беркавем танымый торды. Ыспай гына киенгән, йөзгә-биткә чибәр генә ир-егеттә бик тә кадерле таныш чалымнарны абайлап, бөтенләй дә телсез калды. Бәхтияр абыйсы! Бертуган абыйсы белән күрешмәгәнгә бишбылтыр ләбаса! Чибәрләнгән, үзгәргән, олыгайган...
– Нәрсә катып калдың? Абыеңны танымыйсыңмы әллә?
– Бәхтияр абый! Исән! Нинди җилләр ташлады сине?
Ике ир туган бер-берсенең кочагына ташландылар. Рәхәт, бик рәхәт иде бу минутта Гомәргә. Әле генә бөтен дөньясына булган ачуы да кинәт сүрелде, ярсуы да тынды. Менә бит ул – иңне куярдай иңнәр, җаныңны ачардай җан, сине аңлардай газиз кешең! Соңгы күрешкәндә абыйсы – егет, Гомәр малай гына иде әле. Инде хәзер икесе дә типсә-тимер өзәрдәй, корычны бөгәрдәй ир-егетләр!
– Йә, сөйлә, Гомәр энекәш, ни эшләр бетереп ятасың?
– Эшләр дип, әллә ни кырган юк, абый.
– Дааа, малай, тик тә торган юк диген. Ярар, сөйләрсең әле.
– Абый, нигә ишегалдында таптанып торабыз соң, әйдә, өйгә керик!
– Хәзер, энекәш.
Абыйсы кәрәзле телефоныннан кемгәдер урысчалап дәште.
– Толик, занеси пакеты.
Капкада кулына пакетлар тоткан егет күренде. Гомәрнең абыйсы аңа болдыр баскычын төртеп күрсәтте. Егет әйберләрне куйды да, ничек кергән булса, шулай капкадан чыгып юк та булды.
Абыйлы-энеле сөйләшә-сөйләшә өй эченә уздылар. Керүгә үк Гомәр плитә өстенә чәйнекне утыртты.
– Даа, малай... Бер үзгәрмәгән өй. Мич тә үз урынында. Өстәл дә шул ук.
Тәрәзә рамнары да.
– Аның каравы без үзгәргәнбез.
– Дааа, тормыш үзгәртә...
– Син кайда соң хәзер, абый? Кайда яшисең? Кем булып эшлисең?
Бәхтияр абыйсы гөрелдәп көлде.
– Дааа... Кара моны, сорау аламыни? Яса әйдә чәеңне, баскан килеш допрослама.
Гомәр чәй ясаган арада абыйсы пакетлардан күчтәнәчләрен өстәлгә алып куйды. Табынга муллык төсе кереп китте.
– Мин Мәскәүдә, энем. Шунда тамыр җәйдем. Әз-мәз эш кырган булып ятабыз шулай. Хатын да шунда. Ике кыз – Европада. Аларның үз тормышлары.
Абыйсы түш кесәсеннән уч төбе кадәр генә кәгазь алып, Гомәргә сузды.
– Менә минем визитка. Астарак телефон номеры да язылган. Телефоның бармы синең? Булса, абый дип саклап куй. Кирәге чыгар.
Гомәр әлеге кәгазьне кулына алгач, имәнем китте. Анда «Шагов Бах Михаевич. Генеральный директор ОАО «Строймаш» дип язылган иде.
– Бах Михаевич? Бу синме?
– Әйе, абыең. Ә нәрсә?
– Синең исемең... Бәхтияр бит! Әтинеке – Миңлехәй! Безнең фамилия Шаһиәхмәтов?!
– Хе... – абыйсы ирен чите белән генә елмаеп куйды. – Башкаланың законнары икенче аның, энем. Анда Миңлехәй малайларына көн юк. Яле, телефоныңнан мине җый. Менә хәзер синең номер да бар абыеңда. Дөнья эшен белеп булмый. Слушай, минем киткәнгә 25 ел икән бит инде, только подумай, ә! Син бер маңка малай гына идең бит! Әнә нинди мужик булгансың хәзер! Дааа... Күпме гомер үткән диген син! Искә төшерсәң, кичә генә кебек. Ну рәнҗеп тә киткән идем түлке авылдан! Рәнҗерлек булды шул, менә монда күкрәк турысында катты, беләсеңме, энекәш? Җир казы, су китер, тирес түк, печән чап, ел буена бер көн калмый мал-туар кара,  ә үзеңнең өстеңә кияргә юньле-рәтле киемең булмасын, урамдагы бот буе малай-шалайга кадәр көтүче Миңлехәй малае дип мыскыл итсеннәр! Борынга ис керә башлагач, кызларга кадәр, көтүче калдыгы дип борын җыера иде! Мәктәпне бетергән җәйдә гарьлегемнән лапас артына качып еладым. Шул чакта әти килеп чыкты. «Кит, маңка крич, көтүче малае булмыйча, Алланың кашка тәкәсе булмассың ич!» – дип, черт итеп читкә төкерде. Шул миңа җитә калды. Икенче көнне таң белән авылдан чыгып киттем. Барыбер кеше булам, дидем! Булдым! Авылга борылып та карамыйм, дидем! Карамадым! Үч итеп кайтмадым! Әле дә кайтмый идем, синең сабан туйлары үткәреп йөргәнеңне авылдаш Камил әйтте. Ул да Мәскәүдә бит, әллә нигә бер күрешкәләп торабыз.
Абыйсының сөйләгәнен Гомәр артык дәшми генә тыңлады. Хәер, Бәхтияр абыйсына нәкъ менә тыңлаучы кирәк иде дә бугай. Дистә еллар эченә җыелып килгәнен бер утыруда түгеп ташлады ул.
Чәен-мәен, күңелне бушатып дигәндәй өйдән чыкканда кояш төшлектән авышып килә иде инде. Абыйсы шактый кызмача булса да, ярыйсы гына төз атлап, каралты-кураны карап чыкты. Кайтышлый ук машина тәрәзәсе аша күргәннәренә туган нигезеннән күз күреме ераклыкта ачылган манзара да кушылгач, йөзенә сәер көлемсерәү, ирен читенә мыскыллы елмаю җәелде. Ишек алдының нәкъ уртасына килеп басты да хөкем карары чыгаргандай әйтеп куйды:
– Дааа, бетергәнсез авылны. Эштән чыгаргансыз. Ташландык авыл инде бу, тагын нәрсә булсын... Конец фильма!
Бәхтиярнең бөереннән чыккан тавышы, каһкаһәле көлүе әллә нишләтте Гомәрне. Кайнар кан кинәт чигәләргә китереп бәрде. Иртән тынып онытылган ярсу кабат ургылды. Иң авырткан, иң нечкә җиренә кагылды абыйсы. Кем-кем, аннан көтмәгән иде! Үзен кулда тотарга тырышып, һәр сүзен өзеп әйтте егет. Тимер кистеләрмени.
– Авылны. Абый. Без түгел. Сез бетердегез.
– Ха-ха-ха! Даааа, ничек инде ул алай?
– Авылны анда яшәүчеләр түгел, рәхәт тормыш эзләп читкә киткәннәр бетерә!
Абыйсы Гомәрнең каршысына ук килеп басты. Куркыныч иде аның йөзе. Дистә еллар буе йөрәгендә йөрткән рәнҗүе, үче, гарьлеге бергә укмашкан да күзләренә тулган. Кайткан мәлендә үк шулай идеме ул, әллә юкмы, һәрхәлдә, Гомәр әле генә игътибар итте.
– Энем, минем бит авылга чирек гасыр аяк басканым юк. Какой кайту, авыл ягына карап төкермәдем дә мин, беләсеңме шуны? Чуртыма да хаҗәт булмады ул миңа! Бүген килеп, син миңа авылны бетердең дип гаеп атасыңмы? Дааа... Поста йортларыңны мин хуҗасыз калдырдыммы? Буш нигезләргә мин чәчтемме ике метрлы кычыткан белән алабутаны? Ферма-амбарларны мин җимердемме? Мин кудыммы яшьләрне авылдан? Таратып, җимереп, корытып бетергәнсез дә, карасын безгә ягасызмы? Беткән бит авыл! Әрле-бирле 20-30 ел эчендә Аллаһу әкбәр!
– Шәһәрдән торып авыл бетә дип кычкырып яту – җинаять ул! Авыл яшәсен дисәң, кайт та тор! Казын тирес арасында, эшкәрт алабута баскан басуларны, тырыш-тырмаш, күтәр авылны! Әмма дә ләкин авыл халкын рәнҗетмә!
– Син, малай, авызыңны чамалап ач, яме! Ник мин тирес арасында казынырга тиеш? Нигә мин беркемгә кирәге калмаган авылны күтәрергә тиеш? Нәрсә бирде ул миңа? Кимсенүме? Мескенлекме? Көтүче Миңлехәй малае дигән тамгамы? Әйт, нәрсә бирде? 25 ел кирәге чыкмаган икән, моннан соң да кирәге чыкмас! Бөтен үпкәләрне эчкә йотып кайткан идем, булмады бу. Все, киттем мин, надоел! Үзегезгә булсын сабан туегыз да, авылыгыз да! Түлке... түлке... үләбез дип, алдыма килеп егылмагыз!
Черт итеп төкерде дә җил-җил атлап, капкадан чыгып китте. Аның артыннан Гомәр ашыкты, туктатырга кирәк иде бит абыйсын, сөйләшәсе сүзләре бетмәгән иде бит әле!
– Абый! Тукта... Китмә, абый! Бәхтияр абый, тукта, кал!
Әмма абыйсы машинасына утырган, шофер Толикка кузгалырга әмер биргән иде инде. Чыжылдап тизлек алган тәгәрмәчләр тавышына кушып, җил ачык тәрәзә аша энесенең ахыргы җөмләсен генә алып килде.
– Әти белән әнинең каберләре кайда икәнен дә белмисең бит әле син...
Гомәрнең битенә куәтле машина артыннан күтәрелгән тузан бөркелде.
Каккан казык кебек басып торды ул шулай капка төбендә. Күтәрелгән тузаннар басылды, авыл урамыннан олы юлга борылган машина да күздән югалды. Җандагы давыл гына басылмады. Эчендә йөргән үз ачуына абыйсыныкы да килеп кушылдымыни – күкрәк читлеген трасынып йөрәге какты, башы шаулады, кул бармаклары йодрыкка төйнәлде. Кинәт кенә нәрсәдер исенә төшергән кешедәй, тыкрык башындагы уйсулыкта үлән чеммченеп йөргән Кашкасына таба йөгерде. Хуҗасын күрүгә, якын итеп кешнәп куйган атына йөгереп килгән уңайга менеп атланды да, уч төбе белән муен тирәсенә җиңелчә генә сугып куйды. Кашка шуны гына көткәндәй, юыртып та китте. Йөрәктәге бөтен зилзиләләр тынганчы чаптырды аны Гомәр, хәер, ат моны иртәгеге чабышка әзерлек дип аңлап, җилләр белән куышып, дәртләнеп очты гына! Авыл тирәли ничә ураганнардыр, күпмедер вакыттан соң, икесе дә тынычланып, шәфәкъ нурларының кызгылт төсендә балкыган текә яр кырыена килеп туктадылар. Гомәр сикереп төште дә, атының күзләренә карады. Мөлдерәп баккан бу күзләрдә тугрылык та, ышаныч та, ярату да күрде ул. Хыянәтнең ни икәнен белмәгән ихлас караш... Ә ул бит, юләр баш, әле иртән генә пычак кайрады... Кашканың башын куллары белән кысып кочаклады да күңелендәгесен пышылдады егет:
– Рәнҗемә, рәнҗи күрмә зинһар миңа, Кашка! Кичер мине! Кичер мине, дустым...
Кашка сузып кына кешнәп куйды:
– У-һу-һу....
Аңлый иде, аңлый иде ул хуҗасын! Йөрәге кеше йөрәге генә түгел лә аның!
Кинәт Гомәр иңнәрендә кемнеңдер җылы кулларын тойды. Ялт итеп артына борылды. Айбану! Күзенә күренәме? Юк, чынбарлык. Өстенә кайнар су койдылармыни – бер мизгелдә бөтен җиһанны ялкын чорнап алды, каушады, шулай да көч-хәл белән сиздермәскә тырышып, мөмкин кадәр корырак итеп сорау бирде:
– Нишләп йөрисең?
– Сине эзләп йөрим.
– Монда икәнне кайдан белдең?
– Безнең урын бит. Әллә оныттыңмы?
– Сабантуйга кайттыңмы?
– Бөтенләйгә кайттым, Гомәр.
– Нәрсә, шәһәрдән куып кайтардылармы әллә?
– Кумадылар. Үзем кайттым.
– ...
– Безнең ишеләрне беркем көтеп тормый икән анда, Гомәр! Таш тартмалар. Шуларга әрдәнәләп тутырылган халык. Бер ише гомер буе бөтен акчасын кеше фатирына түләп тора. Икенчеләр ипотека дип талкына. Өченчеләр тулай торактагы 13 кв метр өчен картайганчы заводта бил бөгә. Авыл баласы үги икән анда. Гәүдәсе генә йөри аның шәһәрдә. Җаны – авылда. Авылны сагына-сагына калада яшәгән була. Яшәүме ул? Эчәр суың йөртә диләр, эчәрлек суы булса икән... Мин дә җан асрадым. Авылдан килгәннән авылга кайтканчы. Сагына-сагына. Авылны. Сине... Башкалар кебек күнеп яшисем килмәде. Бөтен көчемне җыйдым да тәвәккәлләдем. Менә кайттым. Бөтенләйгә кайттым, Гомәр!
– Беткән авылда нәрсә эшләрсең соң, Айбану?
– Кулы эш белгән кешегә эш табыла ул. Гомәр, гафу ит мин исәрне.
– Сине бит кияүгә чыга дип сөйлиләр.
– Минеме? Кайчан? Кем әйтте? Әәәә!.. Аңладым.
– Нәрсә аңладың?
– Мине Айсылу апам белән бутаганнардыр. Киләсе атнада аның никах туе.
– Чынлапмы?
– Әйе инде. Апа сине дә дәшәргә кушты. Аерым-шаерым йөрдегез, җитәр, никах туемда парлап утырыгыз, ди.
Гомәрнең кинәт сулышы иркенәеп китте. Бер мизгелдә яңа нурларга төренеп өлгергән дөнья яктысы күзләренә сикерде, иреннәренә елмаю булып кунды, йөрәкне иркәләде, кулларын Айбануның кулларына үрелергә мәҗбүр итте.
Илаһи мизгелне кинәт шалтыраган телефон тавышы бүлде. Каушап киткән Гомәр аны кесәләреннән эзләп тапканчы шактый вакыт узды. Телефон экранында «Бәхтияр абый» дигән язуны күргәч, эченә җылы йөгерде. «Әһә, ярсуың сүрелдеме!» – диде ул эчтән генә, телефон экранын бармак белән сыпырып.
– Әйе, абый!
– Извините, вас беспокоит Анатолий – водитель Баха Михаевича.
– Да, я вас слушаю.
– По дороге в Москву шефу стало плохо, он... он скончался до приезда скорой помощи.
– Нәрсә? Нәрсә дидең? Что вы сказали? Ничек? Как это случилось?
– По словам врачей, похоже на инфаркт. Сказали, что точная причина будет известна после судмедэкспертизы.
– Пп...понял. Спасибо...
– И еще... Бах Михаевич перед смертью успел попросить меня, чтобы я передал вам его последнюю просьбу. Он просил, чтобы его похоронили на кладбище родной деревни...
Пип-пип-пип-пип... Телефон элемтәсе шул урында өзелде. Юк, элемтә генә түгел, җан тамырының әле яңа гына ялганган иң газиз, иң нәзберек кылы мәңгегә шартлап өзелде... Күзләренә ачыттырып нидер тулды, Гомәр аларны никадәр генә зуррак ачарга тырышса да, яшь элпәсе кимемәде. Янәшәсендә тынып калган Айбану, читтәрәк юеш танавын чыклы үләнгә төрткән Кашка, кичке эңгергә күмелеп барган тау битләре, гүя, томанга кереп чумдылар. Бары әрәмәлектәге сандугачлар тавышы, тәнгә килеп бәрелгән җәйге җил сулышы гына дөньяның туктап калмавын искәртә иде кебек.
 
 
* «Бу заман шундый заман ул...» әдәби әсәрләр конкурсында өченге урынга лаек дип табылган хикәя.
 

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от montypeter

 

 

«Мәйдан» № 6, 2023 ел

 

 

 

 

Комментарийлар