Логотип «Мәйдан» журналы

Болытлар

Күз чагылырлык зәңгәр күккә карап уйланам.

Кинәт кенә әллә каян каурый болытлар пәйда булды. Өрфия болытлар җил уңаена агыла да агыла. Уйларым да болытларга кушыла.

Җанда рәхәтлек. Шул болытларга ияреп, әллә кайларга китәсе, онытыласы килә.

Кинәт кенә кояшны каплап, ишелеп-ишелеп, кара болытлар агыла башлый. Тау-тау болытларны камчылап яшен яшьни, күңелгә шом салып күк күкри. Озак та үтми, чиләкләп яңгыр яварга тотына.

Авыр болытлар елап туктагач, күк йөзе аязып, күңелдә шатлык уяна. Күңелнең дә халәте болытлар сыман үзгәреп тора. Күңел күге чалт-аяз вакытларда җырлыйсы, көләсе, уйныйсы килә. Яшәргә көч-дәрман алып, сикәлтәле тормыш сукмаклары буйлап ары китәсең.

Ә инде күңелдә болытлар куерса, давыл буласын кисәтеп яшен чаткылары бәгырьне телгәләсә, йөрәккә кан сава. Болытлар таралып, яңадан күңелдә яңгырдан соң була торган хушлану тойсаң, кабат терелеп, яшәреп китәсең.

Ходай тарафыннан бирелгән гомер мизгелләрен болытсыз, явымсыз гына узасы иде. Болытлар, көтеп алган җәйге яңгыр төсле, хушландырып, салават күперенең барлык төсләрен күңелгә салып, тиз генә таралсын иде! Яшәвебезнең мәгънәсен аңлар өчен генә җибәрелгән яшеннәргә дә түзәргә мөмкин. Өмет кояшын гына кара болытлар капламасын.

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар