Логотип «Мәйдан» журналы

Ашыгыч ярдәм

Нәсимәне телефон шылтыраган тавыш уятты.

Төштә булдымы бу тавыш, өндәме дип, торырга иренеп яткан мәлдә, телефон тагын шылтырады. Ул, җәһәт кенә торып, телефонны алды, тавышка кызы уянмасын дип, тиз генә ишекне ябып куйды. Ял көн. Алиянең кышкы сессиясе тәмам, йокысы туйганчы йокласын. Шылтыратучы җан дусты Әминә булып чыкты. Ул алардан ике йөз чакырымдагы Түбәнкала шәһәрендә ялгыз башы яшәп ята.
– Сәлам, дускай, – диде Әминә.
– Хәерле иртә, дустым!
– Хәерле түгел шул, Нәсимәкәем, – диде Әминә, өзгәләнеп. – Белсәң иде хәлләремне?! Төне буе елап чыктым, ү-л-ә-ә-м, – диде ул сузып. – Әнвәрне хыянәттә тоттым. Миңа бик авыр, ничек яшәргә? – диде дә, дустыннан ярдәм көткәндәй, тынып калды.
– Нинди хыянәт турында сөйлисең син, ул бит өйләнгән кеше, – диде Нәсимә «тиле хатынга», берни булмаганны аңлатырга тырышты.
– Булса ни, хатыны көндәш түгел, ә менә яшь сөяркәсе... – диде Әминә өзгәләнеп. – Нинди хайван булып чыкты Әнвәр! Ояты качкан аның. Яшьлегемне әрәм иттем аңа! Акылдан шашам бугай мин! – дип, бизгәк тоткандай, кычкыра ук башлады ул. – Чәчәктәй чагымны заяга уздырдым. Бу авырудан котылу юк миңа! Төп башына утыртты мине Әнвәр!
– Мин сине күптән кисәттем, дустым. Кеше кешесе белән юанма, үз тиңеңне тап, – дидем, ялгышмадым да.
– Йөрәккә боерып буламыни? – диде Әминә үртәлеп.
– Йә, тынычлан, үзеңне бетермә, – диде Нәсимә, сөйләшүне өзәргә теләп.
– Мине син генә аңлыйсың дип йөри идем. Әллә сөйләшәсең дә килми инде? – дип куйды Әминә, Нәсимәнең уйларын сизгәндәй. – Яшисем килми минем, туйдым дөньясыннан.
Теле-телгә йокмый дустының, тавышы да бик сәер, сүзләре дә җанны өшетә торган. Әнвәр хыянәт иткәнгә дөньядан ваз кичәргә җыенганмы әллә, ахмак, дип уйлады Нәсимә. Уйларын Әминә тавышы бүлде:
– Килә алмассыңмы? – дигән идем... Түземсезлек белән көтәм... Телефон аша әйтергә ярамый торган серем дә бар әле!
Менә ни өчен таң тишегеннән шалтырата икән. Ике йөз чакрым ара. Урамда салкын гыйнвар көне. Балкон тәрәзәсенә эленгән термометр егерме биш градус салкын күрсәтә. Әминәгә «ашыгыч ярдәм» кирәк, дип чык та чап! Әнә шулай эчтән дулап, бераз икеләнеп торганнан соң: «Ярар, көт», – диде ул, теләр-теләмәс кенә.
– Юк, бара алмыйм, кызым белән бүгенгә грандиоз планыбыз бар, – дип әйтә алмады. Ялны кызыма багышлыйм дигән уен үзгәртергә туры киләчәк. Ә кызы? Ярый ла аңласа! Ә үпкәләсә? «Миңа кирәккәндә, синең гел шул булыр инде», – дияр тагын. Алия университетның икенче курсында укый. Кышкы сессиясен бик яхшы билгеләренә тапшырды.
– Өстемнән тау төшкәндәй булды, әнкәй, – диде ул. Ышанмасаң, кара, дигәндәй зачеткасын Нәсимәгә сузды.
– Молодец, кызым, син миннән уздырасың, – диде Нәсимә, зачетканы энә күзеннән үткәреп. Өч сессия гел «Отлично»ларга тапшырылган. Кызы да финансист булачак, Алла кушса. Бик акыллы, тәрбияле бала. Төсе белән дә, тырышлыгы белән дә нәкъ әтисенә охшаган. Тик әтисе генә кызы өчен шатлана да, үскәнен дә күрә алмады...
Нәсимә дусты Әминә өчен чынлап та, ашыгыч ярдәмгә әверелеп бара. Ара ерак дип тә тормый, ярдәм кирәк булган саен, Нәсимәне чакыра. Кирәк булганда гына шул, дөньясы түгәрәк булганда югалып тора Әминә. Аңа кирәкле сүзләрне Нәсимә генә белә. Баласын юаткандай юата ул аны. Әминәнең җанына ул гына дәва. Шәхси психологы, диярсең. Кирәк чакта ачуланып та ала. Эчкерсез, чын дуслык шулай буладыр. Әминәдән башка дуслары да булмады Нәсимәнең. Кешегә бик авыр ияләшә шул ул. Берәүне дә якын итә, үз дөньясына кертә алмады. Әминә белән сүзсез утыруы да рәхәтлек бирә, тынычлык иңдерә күңеленә. Үзен көчле, кирәкле итеп сизә.
 
* * *
Университетка кабул итү комиссиясенең ишек төбендә таныштылар кызлар. Икесенең дә кулларында гариза иде. Икесе дә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга керделәр. Шуннан бирле аерылганнары да юк. Икесе дә бер группада укыдылар. Икесе дә чибәрләр.
– Берегез ак, икенчегез кара чибәр, – дия иделәр аларга. Икесе дә нечкә билле, сылу гәүдәле. Нәсимәдә – карлыгандай кара күзләр, куе кара бөдрә чәчләр. Яшьлек дәрте ташып торган тыгыз күкрәкләр. Әминәдә – чая зәңгәр күзләр, кояш нурларына тиң алтындай чәчләр. Икесе дә зәвык белән киенделәр, биек үкчәле түфлидән генә йөрделәр. Икесе дә бер казанда кайнадылар: биш ел буе тулай торакның бер бүлмәсендә яшәделәр. Икесеннән дә, авыл кызлары булуларын искәрткәндәй, сафлык, инсафлык бөркелде. Лекция, семинарларда бер парта артында утырдылар. Кино-театрларга да, группадашларын көнләштереп, бергә йөрделәр.
– Әллә кендекләрегез беректеме? – диючеләр дә булмады түгел. Үпкәләрсез генә булмагандыр, ләкин дуслар сер бирмәде. Дуслыкның зур бурыч икәнен Нәсимә бик яхшы аңлый иде.
Холыклары төрле иде аларның. Әминә тиз кызып китүчән: «Тимерне кызуында сугарга кирәк!» дигән девиз белән яши. Нәсимә – киресенчә: «Сабыр төбе сары алтын», – дияргә ярата. Әнкәсе шулай тәрбияләде аны.
– Кызым, орды-бәрде килеп, һич уңмассың, алай яшәргә ярамый. Берүк кеше рәнҗетмә, бәбкәм! Күз яше җиргә тамса да кипми, – дия иде.
Халык мәкальләрен бик күп белә, еш куллана иде әнкәсе. Әткәсе дә, әнкәсе дә вафатлар шул инде. Сагынып искә алырга гына калды аларны.
Нәсимә, бишенче курста укыганда, Кәрим исемле студент егеткә гашыйк булды. Бер күрүдә яратты ул аны. Кәрим дә, танышуларына бер ай дигәндә, гомерлек яры булырга тәкъдим ясады. Студент туйларын гөрләтеп үткәрделәр. Кәрим инженер-технолог дипломы алып эшли башлады. Эш урыныннан, кечкенә булса да, фатирын да бирделәр. Студент еллары узган шушы гүзәл шәһәрдә төпләнеп тә калды яшьләр. Кызлары Алия тугач, бәхетләре икеләтә артты. Дусты Әминә, диплом алуга, юллама буенча Түбәнкала шәһәренә китеп барды. Аралары өзелеп тормады анысы. Йә юк йомышын бар итеп Әминә килеп китә, йә Нәсимә барып дустының хәлен белә. Дусны бит табу гына җиңел, саклавы авыр. Студент елларыннан ук югары белемле, тыйнак, акыллы Мөнир исемле башкорт егете белән бик озак очрашып йөргән иде Әминә. Мөнир өйләнешергә тәкъдим ясап караса да, кыз  риза булмады.
– Мин гомердә кияүгә чыкмаячакмын! – диде ул горур гына.
Нәсимәнең:
– Ир хатыны булу, ана булу бик килешер иде сиңа. Балалар үстерергә кирәк бит, – диюенә каршы:
– Кемгә кирәк, шул үстерсен, – дип җавап биргән иде дусты. Мөнир өметләре киселгәч, шәһәрдән үк китеп барган. Әминә бик авыр кичерде Мөнирнең бу адымын. Аның тәүге мәхәббәте һәм тәүге югалтуы иде Мөнир. Ул чакта да Нәсимә ярдәмгә килде, ул кирәк булды. Юатучы да, ачуланучысы да дусты булды. Әминә егетне югалту кайгысын ялгыз гына күтәрә алырлык түгел иде. Бөтен борчуларын төяп, Нәсимәгә килеп егылды ул. Төне буе сөйләшеп сүзләре бетмәде аларның.
– Мөнир дөрес эшләде, күпме көтте бит ул сине. Үзең генә гаепле, ыңгырашма, – диде ул дустына. Шулай да, уйларын яшереп тә кала алмады: –«Мөнир кебекне таба алырсыңмы икән, дустым? Ай-һай! Син җилкәсе калынны эзлисең!»
Әминә дустыннан яклау, кызгану гына көткән иде. Нәсимәнең сүзләре бик яралады Әминәнең йөрәген, тик ул сер бирмәде.
– Безгә дигәне бетмәс әле. Чиләгенә күрә капкачы табылыр, – диде, исе китмәгәндәй. Эчендә ут кайнаса да, сиздермәде. Югыйсә, Мөнир ташлап китәр дип, башына да килмәгән иде кызыйның. Ул китүгә, эзләнә дә башлады Әминә. «Хатын-кызның ялгыз үткән көнен әрәмгә узган дип санарга кирәк», – дияргә ярата иде ул. Нәсимә сизенми калмады, үзгәрмәгән дусты. Һаман шулай, яшь кызлардай чибәр, сылу гәүдәле, тик, нигәдер акылсыз, җилбәзәк. Югыйсә, акыл керергә бик вакыт! Менә шундый уйлар кочагында калдырып китте аны дусты. Бик озак вакыт шул уйлар тынгы бирмәде Нәсимәгә.
– Кайчан акыл керер икән Әминәгә? – дип иренә дә сорау бирде.
– Бала-чага түгел лә ул, башыңны катырма, – диде ире. Нәсимәнең дусты көен көйләп йөрүен өнәмәсә дә, сиздермәскә тырышты. Кәрим артык акыллы иде, дуслар арасына кермәде. Әминәнең тормышы белән кызыксынмады.
Әнвәр белән көтмәгәндә, үзе эшләгән фирма җитәкчесенең туган көнендә танышты Әминә. Шәһәр башлыгы да, зур оешма җитәкчеләре дә килгән иде бәйрәмгә. Әнвәр хатыны белән иде. Ял игълан иткәч, Әминә урамга һава суларга чыкты. Артыннан Әнвәр дә иярде.
– Күптән күзәтеп утырам сезне, чибәр ханым, – дип башлады ул сүзен. Әминәгә шул гына кирәк иде, бик тиз танышып киттеләр.
– Шәһәрнең иң зур төзелеш берләшмәсенең директоры булам, – дип таныштырды Әнвәр үзен. Телефон номерларын алыштылар. Табын артына кереп утыруга, Әминә күзләре белән аның хатынын эзләп тапты. Башыннан аягына чаклы «энә күзеннән» үткәрде – Әминәнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый бу хатын. Кай җиренә кызыкты икән Әнвәр? «Ни рожи, ни кожи», – дип бәяләде Әминә директор хатынын. Әнвәр белән очрашу, күрешүләр, мәхәббәт аңлашулар башланды.
– Хатыныңнан аерыл, – дип әйткәне булмады Әминәнең. Хатыны комачауламый, киресенчә. Әминә – гаилә өчен түгел, романтикалы бай тормыш өчен, сөяркә булып, шуннан тәм табып, яратып, яратылып яшәр өчен туган хатын-кыз. Әнвәр чибәркәй өчен вакытын да, акчасын да кызганмый. Әминәгә тагын нәрсә кирәк?! Тунның ниндиен телисең, зөбәрҗәтләр, алтын-көмеш... Әминәнең аягы басмаган илләр дә калмагандыр. Кайларда гына булмады ул. Кара, Ак, Кызыл диңгезләр, Ауропа, Америка, Азия, Африка илләрен күрде, дөнья гизде. Бәхетле иде Әминә.
 
* * *
Кызларына унбиш яшь тулганда Кәрим авырып китте, ябыгып, тартылып калды. Коры сөяккә әйләнде дә куйды. Күзләре дә төссезләнеп, эчкә батты. Йөзенә табигый булмаган сарылык ятты. «Докторга күренергә кирәк, химикатлар белән эш итәсең», – диде Нәсимә шомланып. Врачка, үзендә хәлсезлек сизә башлагач кына, мөрәҗәгать итте Кәрим. Соң иде шул инде.
– Метастазалар бөтен организмга таралырга өлгергән, – диделәр.
Ел буе авырды. Авыруы көчәйгәннән көчәя барды. Якты дөньядан, әкрен, генә сызып, сүнеп барган шәмдәй китеп барды ул. Нәсимә үзен битәрләде, сөеклесенең үлемен авыр кичерде.
– Маңгай күзем күрмәсә дә, күңел күзем белән күрергә тиеш идем бит. Авыру икәне йөзенә чыккан иде, – дип үзен гаепләде. – Больницага иртәрәк барасы калган, алып калган булырлар иде.
Үкенүдә файда юк хәзер. Ялгызы гына күтәрә алмаган да булыр иде Нәсимә авыр кайгыны. Юатучысы да, кайгы уртаклашучы да кызы булды. Әнкәсен тынычландырыр сүзләрен таба белде Алия. Әнкәсенә сыенды, кочагыннан да чыкмады. Шыксыз, салкын көзләрдә тәне генә түгел, йөрәге дә өшеде Нәсимәнең.
Әминә Кәримне җирләргә дә килә алмады. Шулай да шалтыратып кайгысын уртаклашуын белдерде, хәлен сорашты. Кайгысы үз гомеренә җитәрлек булса да, берәүгә дә сиздермәде Нәсимә. Кеше барында еламады, җаны уч төбендә булса да, кызы янында да шат булырга тырышты .
 
* * *
Нәсимә авыр уйларыннан арынырга тырышты. Үз хәсрәтем үземә җиткән дип, кул кушырып утырып булмый. Бүген Әминәгә ярдәм кирәк. Ир беленер батырлыкта, дус беленер авырлыкта, диләр. «Яхшылык эшлисең икән, шат күңел белән, теләп башкар», – дия иде әнкәсе. Шатлык кына, никтер, күренми иде. Ялгыш адым ясый күрмәсен, сөйләшүенең рәте-чираты юк, дип, ашыга-ашыга сумкасына иң кирәк вак-төяген салды. Кызын уятып, Әминә апасы янына китәсен ике-өч сүз белән генә аңлатты. Кызы телсез калды, йокысы эреп юкка чыккандай булды. Бүлмәдән-бүлмәгә әнисе артыннан йөрде кыз.
– Әнкәй, бу ялга корган планнарыбыз нишли? – дип сорады ул, ниһаять.
– Гафу ит, кызым, – диде Нәсимә. – Ял ит, ят, балам, йокың туйганчы йокла, – дип, беренче автобуска өлгерергә теләп, кызын кочып-үпте дә чыгып та чапты.
Автобус эчен тутырып урысча җыр яңгырый. Магнитофон тавышыннан колаклар тона. Нәсимә җыр тыңлар хәлдә түгел. Ул дустының ярты сәгать элек кенә әйткән сүзләрен тагын бер кат мие аша уздыра. Тагын шул балык башы. Мөнир ташлап киткәч әйтелгән сүзләр:
– Бу югалтуны күтәрә алсам, башка болай яратмас идем, дускай.
– Әйе, тукран да бүтән чукымам, – дип әйткән ди бит...
Яраткан иренең, бердәнбер кызының газиз әткәсенең, үлемен дә күтәрде әле Нәсимә. Йодрык хәтле кечкенә йөрәгенә тау кадәрле хәсрәт ишелде.
– Иреңне югалту авырдыр, – дип, ым да булмады Әминәдән.
– Ниһаять, котылдың, дустым. Авыру карап күпме гомереңне суга салдың, – диде ул, уфтанып.
– Ни сөйлисең, Әминә, мин сиңа үпкәлим. Кәримнең рухы рәнҗер дип тә курыкмыйсың, – дигән иде Нәсимә шул чакта.
– Юк шул, курыкмыйм, – диде ул, дустын үчекләгәндәй.
Бүген менә Әминәгә авыр, аны коткарырга, аңа ярдәм кирәк. Ирем үлеп тә...
Юк, юк, Әминә турында начар уйларга ярамый. Начар уйлар кар кисәге кебек үсүгә сәләтле ди. Кечкенә генә үпкә дә дуслыкны бозып куярга мөмкин. Юк, моңа юл куймаячак Нәсимә! Иртәгә якшәмбе. Куна калып, иркенләп сөйләшеп утырырбыз. Ул бит бу дөньяда япа-ялгыз. Мин бәхетлерәк, яраткан кызым бар!
Нәсимә барып кергәндә, Әминә урын өстендә иде. Дустын каршыларга да көч-хәл белән торып чыга алды.
– Сәлам, дускай! – диде Нәсимә, Әминәнең шешенке йөзенә карап. – Абау! Нинди кыяфәттә, танырлык та түгел сине!
Әле кайчан гына дөньясы түгәрәк иде. Андый мәхәббәтнең хәтәр икәнен аңламады шул Әминәкәй! Нәсимәнең: «Ут белән уйныйсың, дустым», – диюенә җавабы әзер иде аның! «Минем уен оттырышсыз!» Автобуста салкын иде. Нәсимә бик туңып, өшеп килеп керде.
– Өең шундый җылы, якты, – диде ул сокланып.
Киемнәрен салып куйгач, кунак бүлмәсенә уздылар.
– Төне буе эчтем дә еладым, еладым да эчтем, – диде Әминә, йокы күлмәгенең итәгенә күзләрен сөрткәләп. Нәсимә аны, кочагына алып, кызын сөйгәндәй аркасыннан сөйде. – Булды-булды сиңа, тынычлан.
– Теге хайван, таш бәгырь, телефонын да алмый. Тутырып кем икәнен әйтәсем килгән иде, – диде дә кычкырып елап җибәрде Әминә.
Нәсимәнең күзләре кунак бүлмәсендәге өр-яңа җиһазларга төште. Максаты да Әминәнең кәефен күтәрү иде:
– Бигрәк затлы җиһазлар алгансың, котлы булсын, – диде ул, соклануын яшерә алмый, кулы белән йомшак җиһазны сыйпап.
– Әнвәрнең соңгы бүләге. Заказ белән кайтартты, Италиянеке, – диде Әминә. – Үземә дә бик ошый.
Кигән киеме, йорт җиһазлары, алтын-көмеше – барысы да Әнвәр бүләге. Чынлап та, фатирда елан мөгезе генә юктыр. Ләкин бүген сүз алар турыда түгел, Әнвәрнең хыянәте турында барды. Ул – кабәхәт. Аннан да начар тагын кем бар икән бу дөньяда? Юктыр. Өстәленә тәмледән тәмле ризыклар куйды Әминә. Табын тулы деликатеслар. Җаның ни тели... Кайбер ризыкларның, кабымлыкларның исемнәрен дә белми Нәсимә. Төшенә дә кергәне юк. Әминә бокалларны тутырып шәрап салып куярга да онытмады.
– Минем яңа тормыш өчен күтәрик, дустым, – дип кыстады ул, Нәсимәнең эчми утыруына эче пошып.
Бер-бер артлы тулы бокал тотып куйды.
– Эч, дускай, Испаннарның иң затлы шәрабе, – дип Нәсимәне эчәргә үгетләде.
– Җитәр, күп эчелде, – диде Нәсимә.
– Миңа шулай җиңелрәк, – дип карышты дусты.
– Җиңеллекне шәрабтән эзләмик, – диде Нәсимә, ялварып диярлек. – Кеше ире өчен акылыңны югалтма. Мин бердәнбер яраткан иремне югалттым. Бөтенләйгә. Исән генә булсын иде, безне ташлап чыгып китсә дә, бәхетлерәк булыр идем. Минем уйлавымча, үлемгә караганда, хыянәтне кичерү җиңелрәк. Һәркем язмышын үзе яза, үзе сайлый. Кемне яратырга, кем белән булырга тели – үз ихтыяры. Бигрәк тә Әнвәр кебекләр. Үзеңне аның хатыны урынына куеп кара. Ул ничек түзә икән?
– Ул балда, майда йөзә, – дип сүрән генә сүзгә кушылды Әминә. – Ике кызлары да Лондонда. Хатынының да чит илдән кайтып кергәне юк.
– Сиңа да өлеш зурдан булды. Ачуланма син Әнвәргә. Үч алам дип, тормышын агулама. Аерылыштыгыз да син азат дигән сүз түгел. Ачуын китерсәң, кара аны, кызый, күрмәгәнеңне күрсәтер. Мәхәббәт килде дип башын югалтмасын икән кеше. Син гел сукырга әйләндең. Чит бакча алмасына кызыктың. Кечкенә бәхет өчен бик күп ялган эчтең димме? Әнвәрне югалтуны оттырыш түгел, отыш итеп кабул ит. Романың дусларча тәмам булсын, хәерле сәгатьтә. СМСлар язып, шалтыратып та ятма, горур бул, – дип акыллы киңәшләрен бирде Нәсимә.
– Яхшы хәтерлим: чакырдың да, ул килде икән – синеке дигән сүз түгел әле, – дигән идең.
– Әйе, чакырсам таш яуса да килеп җитә иде, җиде кат җир астыннан да...
– Һәр нәрсәнең ахыры була. Бердәнбер коралың – сабырлык, дустым. Серем бар, – дигән идең. Ачылып бетмәдең бит әле син, – диде ул, телефон аша булган сөйләшүне исенә төшереп.
– Мин бит Әнвәрдән авырымны төшердем. Шуңа ташлады ул мине. Малай көтте ул миннән. «Малай бүләк итсәң, гомердә дә ташламам», – дия иде. – Уйладым-уйладым да... Кырык яшемдә бала табарга ахмак түгел бит мин.
Җан өшеткеч сүзләр. Шундый гади итеп, искитми дә әйтелгән... Гүя, сүз әнисе карынында үлемгә дучар ителгән, тумый калган бала турында түгел, кибеттән алмый калдырган күлмәк турында бара. Нәсимә шок хәлендә иде. Тумаган баласын үтергән хатынга башка бернинди киңәш тә бирә алмый иде инде ул.
– Ходайдан кичерүен сора. Гөнаһка баткансың, дустым, – дип кенә әйтә алды Нәсимә .
Төн буе сөйләшеп сүзләре бетмәсә дә, Нәсимәнең дустына карата күңеле кайткан, йөрәге каткан иде. Күбрәк Әминә сөйләде. Йөрәк ярасы тирән әле, төзәлмәгән, ярасыннан кан саркый. Телендә Әнвәр генә булды. Нәсимәнең сүзне башка юнәлешкә борып җибәрүе була, Әминә тагын дилбегәне үз кулына ала. Бөтен эчендәгесен түкте ул. Ярый, тыңлар кешесе булды. Таңга таба гына йоклап китә алды Нәсимә. Кешедә тәмләп йоклый да алмый шул ул. Иртәнге якта, куркыныч төш күреп, сискәнеп уянып китте. Якында гына ниндидер тирән, җирне сыйдырырдай зур, төпсез упкын бар икән, имеш. Кечкенә генә малай упкынга таба йөгерә. Малай артыннан, бер-бер артлы, Әминә белән җитәкләшеп, таныш булмаган ир кеше йөгерә. Әминәнең башында бер бөртек чәче дә юк, өстендәге күлмәге җете кызыл. Ир кара затлы кәчтүм-чалбардан, ап-ак күлмәктән, кызыл галстук таккан. Нәсимәнең күз алдында, яшен тизлегендә, өчесе дә бер-бер артлы упкынга очтылар. Моны күреп торган Нәсимә куркудан: «Әминә! Әминә!» – дип җан ачысы белән кычкырса да, тегесе ишетмәде. Нәсимә дустына ярдәм итә алмады. Тиргә батып, алтыранып  уянып китте ул. Үзендә хәлсезлек сизде. Телен әйләндерә алмый, аңкавына ябышкан.
– Ахры, бастырылдым, дип уйлады Нәсимә. – Иман әйтми яттым дип үзен битәрләп тә алды. Көч-хәл белән урыныннан торып, Әминә янына килде. Беләсе иде: Нәсимәнең кычкыруын дусты ишеттеме, юкмы? Юк, ишетмәгән. Тавышы чыкмаган, кычкыруы төшендә генә булгандыр, күрәмсең. Әминә тыныч кына йоклый иде...
 
* * *
Көн артыннан көн үтте. Телефон тынып тормады. Дуслар гел аралашып, хәл белешеп тордылар. Вакыт сизелми дә үтте.
Кинәт кенә әллә нәрсә булды Әминәгә. Аралары суынганнан-суына баруын сизми калу мөмкин түгел иде. Дусты шалтыратмас та булды. Бу хәл бик сәер тоелды Нәсимәгә. «Исәнлеген белим, нишләп ята икән?» – дип, үзе шалтыратырга булды ул. Әминәнең тавышыннан салкынлык бөркелде. Ачылып та китмәде дусты. Араларыннан кара мәче уздымы? Тынычлыгын тәмам югалтты Нәсимә. Әллә үпкәләттем микән?..
– Сюрприз ясыйм әле, дускай, сиңа, – дип сөйләнде.
Җомга көннең икенче яртысында, эшеннән ял алып, Әминә янына барырга булды. Кызына үзенең бу идеясен телефон аша гына җиткерде. Кызы каршы килеп маташмады. Ялгыз булмаячагын, дусты Алсуны кунакка чакырасын, әйтеп әнисен тынычландырды. Тышта әбиләр чуагы иде. Менә ул автобуста бара. Юл буйлап утыртылган каеннарның яфраклары алтынга манылган. Кәүсәләре ап-ак. Искиткеч матурлык. Табигатьнең ямьсез булганы да юк. Елның һәр фасылы үзенчә гүзәл.Табигать картаюны белми, мәңге яшь, чибәр. Кеше генә ямьсезләнә, картая, йөзен аркылы-торкылы җыерчык баса. Картлыктан бик курка Нәсимә. Картаеп, бөкрәеп йөргән әбиләрне күрүгә, мин дә шулай булырмын бит, дигән уй килеп күңелен шомландыра. Яшәү мени инде шундый кыяфәттә? Ире картлыктан курыкмый иде. Картлык турында сүз чыккач:
– Юкка борчыласың, җүләрем. Мин сине нинди кыяфәттә дә яратачакмын. Картлык бит ул иске күлмәк кенә. Күлмәк эчендәгесе матур булсын. Ә ул синең гүзәл, чибәр! – дип күтәреп алган иде. Бергә картаерга язмады аларга. Юк. Уйларына чумып бара торгач, Түбәнкалага килеп тә җиткәннәр. Автобустан төшүгә, Әминәнең эш урынына йөгерде ул. Эш сәгате чыкмаган. Фирмасы да автовокзалга якын. Ишектә килгән-киткән кешене кертеп-чыгарып торучы сакчы күренмәде. Икенче катка йөгереп диярлек менде Нәсимә. Шатландырыйм әле дустымны, дип уйлап, сөенеп, елмаеп куйды. Әминәнең эш бүлмәсе ишеген шакыды. Көнозын компьютер артында Әминә. Май кояшыдай килеп тә чыгар әле үзе. Юк... Ишектән урта яшьләрдәге ханым чыкты. Нәсимәне, күз карашы белән баштан-аяк, тикшереп чыккач, Әминәнең монда юклыгын белдерде.
– Кабул итү бүлмәсенә узыгыз, ул бит хәзер безнең начальник, – диде ханым, көлемсерәп.
– Мин – хуҗаның урынбасары гына әлегә, – диде Әминә, Нәсимәнең котлауларын кабул итеп. Үз-үзен тотышында эрелек, салкынлык сизелеп тора. Кигән күлмәге, күз явын алырдай, матур! Сизелә: уңышлардан башы әйләнгән чагы... Элеккечә җылы итеп кочаклашу да булмады. Әминәнең тавышы да тонык булып чыкты. Нәсимәнең килүен дә өнәп бетермәде ахры. Моның сәбәбенә тиз төшенде Нәсимә.
– Бүген безнең өчен зур чара үткәрелә, ахырдан банкет. Хәзер шеф белән шунда китәбез. Сине анда чакыра алмыйм, дустым, үпкәләмә. Башка вакытта очрашырбыз, – диде Әминә.
Сүзләре шундый табигый чыкты ки, әйтерсең, Нәсимә дусты янына күрше йорттан гына кергән.
– Ярый, дускай, хуш, – дип кенә әйтә алды Нәсимә.
– Мин сиңа үзем шылтыратырмын, – дип кычкырып калды Әминә дусты артыннан.
Озатырга чыкмады. Төнгә каршы кая барырсың инде, дип тә кызыксынмады.
Юл буе дусты турында уйлады Нәсимә. Үзен аның урынына куеп карады. Шулай эшли алыр идемме дигән сорау борчыды Нәсимәне. Сократ әйткән: «Кеше кешегә дус та, дошман да түгел, бары тик укытучы гына...» Әйе, юлыңда начар кеше очрап, тәҗрибә, дәрес бирә. Яхшы кешедән матур хәтер кала...
Бу вакыйгадан соң бер ай да узмагандыр, көннәрдән-беркөнне Нәсимә тетрәндергеч хәбәр алды. Ял көн булганлыктан, ул, иртүк торып кызының яраткан камыр ризыкларын пешерә иде. Тәмле өчпочмак исләре бүлмәләргә таралып та өлгерде. Ул арада кызы да уянды.
– Йоклый алмыйм, әнкәй, өчпочмакларың уятты, – диде кызы шаяру катыш. Ашап-эчкәч, яраткан сериалларын карарга утыруы булды телефон шылтырады.
– Түбәнкаладан, Әминәнең күршесе Динә булам мин, онытмаган булсагыз, – диде шылтыратучы.
– Беләм, Әминәләрдә табын артында утырган бар сезнең белән, ничек белмәскә? – диде Нәсимә, гаҗәпләнеп.
– Начар хәбәр бар. Әминә кичә үзенең җитәкчесе белән авариягә очраган. Машиналары белән Камаз астына барып кергәннәр. Җитәкчесе шунда ук үлгән, Әминәне авыр хәлдә  больницага озатканнар. Врачларны күреп сөйләштем: «Хәле бик авыр. Туганнары булса, хәбәр итәргә кирәк», –диделәр. – Әминә комада. Бик күп кан югалткан. Кан кирәк.
Нәсимәнең аяк астында җир убылгандай булды. Үзен кулга алырга тырышты ул.
– Бар... Туганнары бар! Мин аның иң якын туганы. Кан бирербез, исән генә булсын! Хәзер, озакламам, барып җитәрмен. Яшәячәкме, врачлар ни диләр?
– Исән калуы икеле, – диләр шул...
Нәсимә, тиз генә җыенып, юлга чыкты. Аның тизрәк барып җитәсе, дусты янында буласы, ярдәм кулы сузасы килде. Дустының исән-сау калуын, савыгуын җаны-тәне белән теләде ул. Күз алдыннан Әминә белән танышкан көннәр, бергә үткәргән бәхетле студент еллары йөгерешеп узды. Аннан соң күпме ямьле язлар, җылы җәйләр, алтын көзләр, ак кышлар узган... Әнкәсе өйрәтеп калдырган догаларын укыды Нәсимә. Дустына теләгән изге теләкләре фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына гына туры килсә иде дип сорады. Әминә бит – аның җан дусты, туганыдай якын, кадерле!
 

Зинаида ЗАХАРОВА

 

Фото: vk.com

 

Комментарийлар