Логотип «Мәйдан» журналы

Җан иясе

Хикәя.

Мәҗитне бик үк өнәп бетерми Фәнис. Кылтык, очрашып, сүз катканчы, сугышырга уктала. Моны ул үзенчә «көрәшү» дип әйтсә дә, бердә көрәшкә охшамаган аның якага килеп ябышуы. Аннан Фәниснең сабан туйларында чын көрәшне мең мәртәбә күргәне бар – анда хәрәмләшмиләр, булдыксыз, көче чамалыраклар гына аяк чалып егарга маташалар көндәшләрен. Мәҗит исә, килеп ябышуы була, әле бер яклап, әле икенче кырыйдан озын торык аякларын китереп тыга, чалып аударырга тырыша малайларны. Хәрәмләшү егетлеккә чутланмаса да, Мәҗит аяк чалышта остарып беткән, көндәшен җиргә гөрселдәтеп аудармыйча тынычлана алмый. Үзе җиңелүне яратмый, чиста итеп җиңү рәтен дә белми.

Шуңа күрә, бүген, урамга чыгу белән каршысына мәнди өрәге сыман килеп баскан Мәҗиткә каш астыннан карап, сүзсез тик басып тора Фәнис. Исәүлекне югалтырга ярамый, гәүдәне катырыбрак тотырга кирәк дип тә уйларга өлгерде. Бусы ярап торды –  шулай булмаса эш харап иде, соңга калынып, күз ачып йомганчы җирдә борыны белән үлән төбен чистартып ятасы иде ул. Мәҗит бер тын калып Фәнисне баштанаяк күздән кичерде дә, индидер ярсулы уһылдау белән малайның якасына килеп ябышмакчы булды. Фәнис тә җебеп калганнардан түгел, инде тәҗрибә туплап өлгергән «урам бүресе», Мәҗитнең болай ташланачагын чамалап торды ич, тегесе аның өстенә ыргылуга, кисәк бер якка тайпылды, Мәҗит нинди тизлек белән Фәнис өстенә ыргылса, шундый тизлек белән Кәлимулла агайларның кара-кучкыл коймасына барып сыланды да, ипләп кенә җиргә шуышып төште.

– Хәрәмләшмә, Мәрди тәресе, – диде ул, уфылдап торып баскач. Аксыл күлмәгенә коймадан кара кәшәү йогып калган иде, тырышып күлмәген шул кәшәүдән чистарта башлады. – Иман киштәңне... – дип сүгенгән була, җитмәсә.

Фәнис көрәшнең болай тиз тәмамлануына чиксез шат иде. Мәҗит җиңелү тәртибен дә белә торган малай түгел, үзе өскә чыкканчы малайларны җәфалый.

– Чамалап сөйләш, – диде Фәнис олыларча. – Иман ул теләсә кем килеп кагыла торган нәрсә түгел. – Бусын аңа бабасы әйткән иде. Берсендә, малай, бозау куганда, акылсыз хайванны бер дә тыңлата алмагач, Мәҗит бик яратып әйтә торган шушы сүзне ычкындырган иде. Бабасы ишетеп, колагын нык кына борып алды. Мәрди дигәне исә борынгыдан килә торган сүз. Фәнисләрнең борынгы бабалары гайрәтле, Мәрдан булган, аннан тора-бара ул нәсел кушаматына әйләнгән. Бусын да бабасы аңлатты Фәнискә «Булдыклы, нык нәсел булган ул безнең Мәрданныкылар. Революция чорында туздырганнар, без шул нәселнең бер тармагы, шактый таушалсак та, бирешмәдек анысы, чырыш булдык, кешедән ким-хур булмадык алай », – дип аңлата.

Яннарына мыштым гына Фираз килеп басты. Фәнис булганда, Мәҗиттән бик үк курыкмый ул. Мәҗит, аны талкый башласа, Фираз түзми, малайны тегенең тырнак арасыннан аралап ала.

Мәҗит кылтаеп, өстән баккан кыяфәттә Фиразга карап торды.

– Бу Сандр малаена ни калган монда? – диде ул, кетәклектә гайрәт чәчкән әтәч сыман. – Ипи шүрлегеңне ныгытып килдеңме? Бик теләсәң, кулыңа тоттырып җибәрәм мин аны.

– Әтәчләнмә, – диде Фәнис, – каян алып әйтәсең, нишләп Сандр малае булсын ди Фираз? Әтисе Фидаил абый ишетеп алса, үзеңнең ипи шүрлегең ишелмәгәе.

Фидаил абыйның исемен ишетүгә, Мәҗит шомраеп, Фиразлар капкасына карап алды – ике өй аша гына Фиразларның яңа йортлары. Фәнис дөрес әйтә, Фидаил абый коры кеше, күп уйлап тормас, авызны чамалап ачарга кирәк.

– Бәй, бөтен авыл Сандр дип атый бит аларны. Үмердә Сандр агай бар бит, киез ката басучы. Шул гел килә аларга,  аларга кушамат шуның өчен бирелгән дип торам тагын.

– Хәйләләп маташшма, бик беләсең, Фиразларның кушаматы Чандыр аларның. Җитез, эшкә булган, хәрәкәтчән кешеләр алар. Кушамат нәселнең көзгесе ул!

– И-и белдекле дә инде үзең. Кайлардан белеп бетерәсең боларны? Сине тыңлый башласаң, мәктәптә Мирзаянов абый дәресендә дип хис итәм үземне.

– Бабам сөйли боларны. Авылда кушаматсыз нәсел бар икән, димәк, бик үк барып чыкмаган нәсел ул, ди бабам. Менә сезнең нәсел нинди кушамат йөртә?

Мәҗит ык-мык торды да, Фәнискә укталды.

– Яп авызыңны, безне чуттан чыгарырга маташма, яме! Булмаса, булыр әле кушамат. Табарбыз!

– Миңа ни, кушаматыгыз юк икән, тик йөри бир шунда, кушаматсыз булып. Кушаматны тапмыйлар аны, уйламаганда, көтмәгәндә тагып куялар. Мин бит өлкәннәр сүзен генә әйтәм. Алар шулай ди, без исә аларның сөйләшкәнен тыңлап, күңелгә сеңдереп торырга тиешбез. Бабам шулай, ди.

– Йә, ипләп, борылышта арбаң әйләнмәсен! – дигән булды Мәҗит кәперәеп. Мондый сөйләшүләрдә ул берничек тә Фәнисне җиңә алмый иде. – Гел бабай әйткәнне кабатлап йөрмәссең бит инде, үз башың да булырга тиештер. Әйдә, Мәрди оныгы, мәргәнлектә сынашабыз.

– Мәргәнлеккә? – дип кайтарып сорады Фәнис.

Фираз, нидер булачагын сизенеп, читкәрәк каерылды.

– Курыкма, Чандыр, көрәш түгел бу, атышуда сынашабыз. – Мәҗит кесәсеннән шәп итеп ясалган чатлы «мөгез» – рогатка диләр инде, тартып чыгарды. – Куй ун адым чамасы ераклыкка менә бу кәнсир калаен, бер атуда кем тигезә, шул җиңүче!

– Ай-һай оста син, ишегалдында атна буе атып, остаргансың да, хәзер тиз генә җиңүче буласың килә, ә? Ни кызыгы бар андый җиңүнең?

Мәҗитнең йөзенә кызыллык йөгерде.

– Билләһи, ясап бетерүгә, сине күрдем дә, урамга чыгып йөгердем. Бер мәртәбә атып караганым юк. Аның миндә патруны да юк әле.

– Урам тулы вак таш, нигә аңа патрун, – диде Фираз. Ниһаять ул да телгә килде бит менә. Атышып карауга ул да кызыга бугай. Малай кәнсир савытын алды да, йөгертеп кенә каршыдагы койма баганасы өстенә утыртты.

Урамдагы юл читеннән борчак кадәр ялтырап торган ташларны кесәләренә чүпләп тутырдылар. 

Беренче мәртәбә Мәҗит үзе атты. «Чыж»лап очкан таш кәнсиргә тимәскә булды бугай, кай тарафка очканын беркем дә сизмәде.

– Заразы... Беренче мәрттәбәдән булмый әле ул, – диде ул тешен кысып. – Төзләп аласы булыр. Менә күрдеңме, – дип җикерде ул Фәнискә, – ишегалдында атып шомарсам, шулай булыр идеме?

– Йә, ярый, Аллага тапшырдык, – дип, Фәнис кәнсир калаена төбәп атты. Кәнсир чылт итеп, багана башыннан койма астына тәгәрәде. – Мәргәнлектә сынашу борынгыда калган шәп йола, – дип акыл сатарга да өлгерде.

– Кем кәнсирне бәреп төшерә, үзе барып кире урынына да куя инде, – дигән булды Мәҗит исе китмәгән кыяфәт белән.

Фираз да төз ата булып чыкты. Беренче атуда ук кәнсир калаен аска тәгәрәтте.

– Кызык түгел бу... – диде Мәҗит бүселеп, икенче мәртәбәдә «мишень»гә эләкмәгәч. – Башка нәрсә карарга кирәк...

Ул «мөгез»гә таш эләктереп уңга-сулга карап торды. Аннан Фиразга төбәп туктап калды. Фираз куркудан агарып калды, тиз генә борылды да, өйләре ягына шылды.

– Куркак... Чандыр дисәң, хәтерең калыр. Булдыклы нәсел малаен күрдеңме, шыр җибәреп, өйләренә йөгерә.

Фәнис эндәшмәде.

Шул чак Мәҗит электр баганасы чыбыгына тезелеп утырган керәшәләргә карап, тын калды.

– Менә кайда ул «мишень»!

Фәнис сүз әйтергә өлгермәде, Мәҗит керәшәләргә төзәп атып та җибәрде. Чыбыклардагы кошлар «чи-йә-рәк – чи-йә-рәк» тавышлар чыгарып күз ачып йомганчы күккә чөелделәр. Берсе исә җиргә егылып төште, үзе бахыр, бер аваз чыгармыйча, сыңар канатын җилпеп очарга талпына, өскә ыргылмакчы була.

– Керәшәне харап иттең бит! – Фәнис үзен белештермәстән, Мәҗитнең җилкәсеннән эләктереп, бер читкә болгап ыргытты.

Моны көтмәгән Мәҗит, сикереп торып, Фәнискә килеп ябышмакчы иде, күрше малаеның янып торган күзен, йомарланган йодрыгын күреп, шиңә төште.

– Син нәрсә? – диде ул тотлыга төшеп, – тик торган баганага килеп бәйләнәсең...

– Синме тик торган багана? – диде ачулы тавыш белән – Ул керәшәне кулына алган иде инде. Кошчыкның йөрәге кечкенә күкрәген ватардай булып тибә, бу тибешне Фәниснең кытыршы уч төбе аермачык сизеп тора. – Харап иттең кошны. Гафу үтен, кичер, мине керәшә, диген!

– Кош... керәшә гафу итә беләмени?

– Белә, барысын белә, барысын аңлый, күреп тора ул. Үзеңне тик торганнан имгәтсәләр, ни дияр идең?

– Минем белән кем шулай кылансын? – Мәҗитнең тавышы тонык чыкты.

– Менә синең кебек бер... адәм актыгы килеп чыгар да... Үзеңне, йә әтиеңне менә шулай имгәтеп ташласа?

– Син керәшә белән әтине чагыштырма, белдеңме? – дип кайнарланган булды Мәҗит. – Кошлар, әнә, һава тулы ул, әти кеше бер генә була. Тапты, чагыштыра, имеш, бик яхшы укый дигәч тә. Ник кирәк алар шулчаклы, һава тулган кош белән. Бик беләсең килсә, алар самолетларга куркыныч тудыручылар икән. Телевизордан тыңладым.

Фәнис игътибар белән кошчыкка карап торды. Керәшәнең күзеннән яшь атылып чыгуын күргәч, имәнеп китте.

– Ә бит бу кошчыкның да әтисе, әнисе, абый-энеләре, апа-сеңелләре бардыр. Аларга да бу кошчык бик кадерледер. Бәлки ул үзе кайсыдыр керәшәкә әти яки әни тиешледер. Алар да безгә һавада очкан шәптән карап, «бу кешеләр җирдә күп тә инде, ник кирәк инде алар шулчаклы?»  дип уйлыйлардыр.  Самолетка куркыныч тудыручы кошларга килсәк, аларның үз сере бар, әгәр аэропорт тирәсендә ашамлык алдыклары булмаса, алар анда нишләп йөрсеннәр, ди? Ашамлык эзләп килеп чыгалар анда күгәрченнәр, каргалар, акчарлаклар, тик керәшәләр түгел инде... Алар черки белән тукланалар. Бер канаты каерылган, ничек очар инде ул? – Бу юлы Фәниснең үз күзләреннән яшь тәгәрәде.

Моны күрегәч, Мәҗит түзмәде,аның әкрен  әйткән сүзләре ишетелде:

– Гафу ит, кичер мине, керәшә...

Мәҗит тәмам җиңелгәне аңлап, күңелсез генә өйләренә табан атлады.

Фәнис кошчыкны учларына сак кына алып, ветфельдшер Мәхмүт абый янына йөгерде.

 

Факил САФИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар