Логотип «Мәйдан» журналы

Ак үрдәк

Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, диләр.

Туйның иң кызган чагында Нуруш яшьләрне котларга сүз сорады. Аның чираты булмаса да, шактый кәефләнгәне күренеп торса да, юк дияргә беркем дә җөрьәт итмәде.
– Наилә! Мин синең бәхетле булуыңны телим! – диде 
Нуруш. – Ләкин Илнур белән син берничек тә бәхетле була алмыйсың! Син бит мине яратасың, чык миңа кияүгә!
Матур гына барган туйның коточкыч җәнҗалга әверелгәнен аңлатып торасы юктыр инде...
Әйе, нишләргә белмичә ахыр чиккә җиткән кешене күте белән күлгә чумган үрдәк белән чагыштыралар. Тик бер үрдәкнең дә әле бу аңсыз, мәгънәсез гамәлне башкарганы юк. Аны кешеләр генә шулай уйлап чыгарган – үзләрен үрдәктән акыллырак дип саныйлар. Әмма кайвакыт үрдәк кешедән дә акыллырак булырга мөмкин, һәрхәлдә акылы кимрәк түгел.
«Бүтән кайгың беттеме әллә, нигә үрдәк яклап утырасың?» – дисәгез, хәзер рәттән барысын да аңлатам.
Җәй көне кар яуган вакыт иде бу, тирәкләр мамык очырган чак – июньнең урталары. Җәй башы бик эссе килде ул елны, утыз градустан да югары иде. Нәкъ Тукай язганча: «Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми...» Халык бераз куркыбрак, саклык белән генә: «Тагын корылык килер микәнни, Ходаем?» – дип, шик-шөбһә белдерә башлаган иде.
Нурушның абыйсы Рәсүл, командировкада йөреп, Сабан туена кайта алмаган иде, шуңа беренче мөмкинлек булу белән әнисенең хәлен белеп килергә дип авылга юнәлде. Күңеле бер дә тыныч түгел иде аның. Кайлардан килсен инде ул гамьсезлек, дөньяда шундый хәлләр булып ятканда? Телевизордан сөйләгән шомлы яңалыклар башта бик еракта, аңа кагылмый торган бер нәрсә булып тоелса, көннәр узган саен ил чигендәге кораллы бәрелеш аның шәхсән үзенә якынайганнан якыная сыман тоелды, ахыр чиктә башындагы уйлары гел шул тирәдә генә бөтерелә башлады. 
Нинди гадәттер инде Рәсүлдә, кайту белән шундук өйгә керми әле ул. Ишегалдының бер аулак почмагына чүгәләп тәмәке пыскытып утыра, авыл тавышларын тыңлый – әнә бозау мөгрәп куйды, әтәч кычкыра, эт өрә кемгәдер, карлыгачлар черелди-черелди  абзар түшәменә ясалган ояларындагы балаларына җим ташыйлар. Шуларны тыңлап, авыл һавасын күкрәк тутырып сулый Рәсүл, балачагы узган шушы туган җире рухын үзенә тагын да күбрәк сеңдерергә тырыша, күңелендәге авыр, каршылыклы уйлардан шушы идиллиягә сыенмакчы була. Бу юлы да келәттән төшкән күләгәгә качарга ашыкты. Кояш өздереп кыздыра иде, әйтерсең лә Рәсүл мич каршында, кызыл күмердән томырылып эссе бәрә, аның борын, бит очлары пешә, маңгаеннан шыбыр тир ага, кисәгрәк тирән сулыш алса, кызу һава тын юлларын, үпкәсен пешереп алыр кебек менә!
Ә аяк асты ап-ак! Тирәк мамыклары бөтен дөньяны тутырган. Урамда, каршы күршенең капка төбендә үсеп утырган тирәкнең мамык очырган мәле. Алар әледән-әле борынны кытыклап, күзгә керердәй булып биткә сарылалар. «Күр, без ничек матур итеп бии беләбез!» – дигәндәй йә бөтерелә-бөтерелә өскә менеп китәләр, йә тын гына кире аска төшәләр. Араларында шактый эре мамыклар да очрый. Әйтәләр бит әле ябалак-ябалак кар ява дип? Ә монда ябалак-ябалак мамык ява.
– Кых, кых! – дигән пышылдавык тавыш ишетелде.
Борылып караса Рәсүл, ишегалдында бер ак үрдәк йөри икән. Шуның мамыгы очадыр әле тирәкнекенә кушылып. Гади генә үрдәк түгел ул, ысылдавык үрдәк. Андыйларны әле тагын шипун да диләр, мускус үрдәге дип тә атыйлар, урысчасы – индоутка. Рәсүл, башка бик күпләр кебек, аны күркә белән гади үрдәкне кушып ясаган яңа токым, дип уйлый. Алай түгел шул, дустым, аның туган ягы – Латин Америкасы, аларны иң беренче индеецлар кулга ияләштергән, аннары инде тора-бара безнең якларга да килеп җиткәннәр.
«Яратмыйм үзебезнең үрдәкләрне, ба-а-ак-ба-а-ак, дип акыралар да бакыралар көне-төне, боларының ичмасам тавышы юк, ите дә тәмлерәк», – ди Рәсүлнең әнисе Әкълимә.
– Әй, җен баласы! Ни әйттем мин сиңа, ә? Ярамый рөхсәтсез, дидем бит! Ник әйткәнне тыңламыйсың?
Бакча ягыннан Рәсүл әнисенең тавышын ишетеп алды. Кемне сүгә икән шулай?
– Курыкма, мин ашап бетермим ул җиләкләрне! Бер-икене капсам, шул җитә миңа, калганы – сезгә. Тик алар җитлекмәгән бит әле, яңа гына кызара башладылар. Пешеп җиткәч, тәмлеләнгәч ашарсың. Бусы бердән. Икенчедән, юып ашарга кирәк, дидем ничә мәртәбә! Эчең китәр! Бар әле, бит кулларыңны да юып кил әле! Йөрмә әпчи карчык кебек!
Рәсүл торып әнисенә эндәшмәкче иде, күзе ак үрдәкнең тәпиләренә төште. Чип-чиста, коп-коры, ничектер сары төсе уңыбрак киткән, агарыбрак тора. Ояда утыра торган үрдәкнең генә тәпиләре шундый була. Кая икән моның оясы, дип як-ягына каранып торганда, Рәсүлнең күзе искергән куян читлегенә төште. Ул җиргә иңеп беткән иде инде. Ишеге ачык, ә бер почмакта ак мамык катыш сары саламнан матур итеп, җайлап кына, йомарлап оя ясап куелган. Якынрак килеп караса, ояга билгеле бер тәртип белән тезелгән йомыркалар өстән ак мамык белән капланган. «Куян да балаларын шулай мамыкка төреп куя», – дип исенә төшерде Рәсүл.
– Бәттәч, улым! Куркып киттем, сине күргәч башта! Кем утыра микән үрдәк оясы янында минәйтәм?! Кайчан кайттың?
– Яңа гына. Исәнме, әни!
Шулвакыт бакчадан ишегалдына кояш чыкты. Биш яшьлек кояш. Бу кызчыкны бүтән тагын ни беләндер чагыштыру да мөмкин түгел кебек. Ялтырап торган җиз кыңгырау төсле җирән чәч, Сократныкы кебек биек маңгай, сипкелле чуар йөз, кечкенә кысык яшел күзләр, бәрәңге борын, тар усал иреннәр.
– Исәнме, Рәсүл абый, диген, агач тел! – диде Әкълимә кызчыкка.
– Исәнме, Ләсүл абый!
– Исәнме, Мәдинә сеңлем! Хәлләрең ничек?
– Әйбәт.
– Әтиең белән әниең дә мондамы соң?
– Әти китте эшкә, – дип башын чайкады Мәдинә.
– Атасы кайтарып китте кичә. Үзе көненә уникешәр сәгать эштә, анасын укырга җибәргәннәр бер атнага Казанга. Бу җен баласын карарга кеше юк миннән башка. Әйдәгез, өйгә керәбез чәй эчәргә.
Әнисенең кирпеч калынлыгы итеп киселгән өй ипиенә сөт өсте ягып, шуның өстенә бал сылап тирләп-пешеп кайнар чәй эчкәндә, Рәсүл бер әйбергә игътибар итте: Мәдинәгә минут саен гел эләгеп кенә торды.
– Бөкерәеп утырма, туры утыр!
– Кая ашыгасың?! Нигә җүнләп чәйнәмичә дә йотасың ипиеңне?! Ашказаның авыртыр! Әйбәтләп чәйнәп йотарга өйрән!
– Аякларыңны болгап утырма ашаганда! Җен чакырып утырасыңмы әллә?!
– Матур итеп тотарга өйрән әле калакны! Кыз кеше бит син! Ник учларыңа йомарлап кыстың аны шулай?! Менә минем кебек өч бармагың белән генә тотарга өйрән әле әйдә!
Рәсүл ирексездән елмаеп, күңеленнән генә уйлап куйды: «Читтән берәр белмәгән кеше карап торса, үз оныгы түгел икән бу моның, үги бала булганга, шулай яратмыйдыр инде, шуңа җәберлидер, дип әйтер иде». Бер караганда, дөрес әйберләр сөйли инде Әкълимә кызчыкка, тик ничектер усал итеп өйрәтә, яратып түгел. Шунда Рәсүлнең йөрәге жу итеп китте! Әллә әнисе чыннан да Мәдинәне үз оныгы итеп танымый, Нурушның кызы түгел, дип уйлый микән? Шул сорауны күңеленнән кабатлый-кабатлый ул яңадан ишегалдына чыгып китте, җавап анда табылыр кебек иде. Әйтерсең лә, ак үрдәк белә ул җавапны...
...Туйдагы җәнҗал тик торганнан гына килеп чыкмаган бит инде, аның үз сәбәпләре, үз тарихы, су башы бар.
Нуруш белән Наиләнең танышуы үзе бер бик кызык тарих. Хәзер тырнит заманы бит, бөтен кеше иҗтимагый челтәрләрдә утыра көне-төне. Наиләнең әтисе берсендә ничектер ялгыш төймәгә басыпмы соң шунда, Нурушны үзенең дуслары исемлегенә кушып куйган иде. Ә бераздан кире сызып атты. Нуруш, кем икән бу, дип тикшерә башлады, кызы Наиләнең фотосына юлыккач, шундук аны ошатты да хәбәр язып җибәрде: «Исәнмесез! Сезнең әтиегез мине дуслашырга чакырды да, аннары кире уйлады. Тик мин аны белмим, ахрысы, без таныш түгел бугай? Әллә мин ялгышаммы?»
Наилә җавап язды. Гафу итегез, янәсе, әти сезне башка кеше белән бутаган. Шуннан егет белән кыз языша башладылар: тегесе-монысы, кайда укыйсың, нинди музыка тыңларга яратасың, фәлән-фәсмәтән һ.б.һ.б. Әлбәттә инде көннәрдән бер көнне Нуруш Наиләне очрашуга чакырды. Бик теләп килер идем, тик бүген вакытым юк, дип җавап язды кыз. 
Нишләп вакытың юк? Эшем бар. Нинди эш? Һай, язарга күп, әйдә шылтыратып телефоннан сөйлим, дип язды да Наилә, Нурушның номерын җыйды.
Баксаң, бик четерекле хәлдә калган икән Наилә. Аның дус кызы танышу сайтында теркәлгән булган. Әллә ни зур өметләр белән түгел, болай гына, кызык өчен генә инде. Ә анкета тутырганда, үзенең фотосын түгел, Наиләнекен куйган. «Син бит миннән күпкә чибәррәк, минем белән кем танышсын инде, ә синең артыңнан егетләр көтүләре белән йөри», – дип аңлаткан соңрак Наиләгә. Бер егет язган моңа, аралаша башлаганнар һәм, әлбәттә инде, бу егет берзаман кызны очрашуга чакырган. Менә шунда кызыкай нишләргә белмичә куркып калган, бик озак уйланганнан соң, Наиләгә шылтыратып, үзе белән булган хәлләрне түкми-чәчми сөйләп биргән.
– Кызый, барып кайт инде минем өчен очрашуга?! Ул бит синең белән аралашам дип уйлый, сине чакырды бит ул очрашуга, мине түгел! – дигән дусты Наиләгә.
– Чаштыңмы әллә син?! – дигән Наилә башта. Тик тора-бара, дус кызы үгетли торгач, барырга ризалыгын биргән.
 – Тик мин анда синең өчен гафу үтенергә генә барам! Ярамый кешене алай алдап йөртергә, яхшы түгел, – дигән Наилә.
Нуруш очрашырга тәкъдим иткән вакытта менә шул егет белән күрешергә тиеш иде Наилә. Теге егетнең исеме Илнур икән. Ну Илнур булса, Илнур инде, беткәнмени дөньяда Илнурлар?!
«Мин дә барам синең белән кафега! – диде Нуруш. – Тыныч кына янәшәдәге өстәл янында утырырмын. Илнурны озаткач, минем янга килерсең!»
Наилә риза булды. Кафега иртәрәк бардылар, Наилә Нурушка Илнурның фотосын күрсәтте. Ни күзләре белән күрсен, бу аның балачактан җан дусты, сыйныфташы, универдагы сабакташы булган Илнур икән бит! Озак уйларга вакыт калмаган иде, Нуруш пәрдә белән капланган өстәл янына кереп посты, тиздән Илнур да килеп җитте.
Наилә сөйләп бирде хәлләрне ничек бар шулай итеп. Ә Илнур, күрәсең батырлык өчен диптер инде, бераз «кабып» килгән иде. Кафеда заказ биреп өстәде дә әле тагын җитмәсә. Өзми дә куймый!
– Наилә, җаным! Фотоңны күрү белән мин сиңа гашыйк булдым! Миңа шанс бир инде зинһар! Мин синнән башка яши алмыйм!
Наилә дә кимен куймады:
– Соң мин сиңа аңлаттым бит инде! Сайтта мин үзем теркәлмәдем, дус кызым минем фотоны элеп куйган да, ул аралашкан синең белән. Син аңа гашыйк булгансыңдыр, миңа түгел! Минем йөргән егетем бар, мин аны бик яратам!
– Ышанмыйм! Алдашасың син! Юк синең бернинди егетең дә!
– Бар! Ул монда, кафеда! Әнә теге пәрдә артында мине көтеп утыра. Гафу ит, Илнур! Мин сиңа чын дөреслекне әйтеп бирдем, ихлас күңелдән бәхетле булуыңны телим, тик хәзер мине егетем көтә, мин аның янына киттем! – диде дә Наилә, торып пәрдә артына йөгерде. Илнур – аның артыннан. Пәрдәне ачып җибәрсә, анда Нуруш елмаеп утыра иде. Бер сүз дә әйтмәде Илнур, борылып кайтып китте. Ә Нуруш белән Наилә шул көннән башлап... Ну, аңладыгыз инде.
Бу «кызык»ларның башы гына әле! Наиләнең әнисе, егете кайсы авылдан икәнен белгәч: «Ул авылда безнең туганнар яши бит!» – диде. Шулай итеп Наиләгә авылга кунакка кайтырга сәбәп табылды, алар Нуруш белән гел аерылгысыз парга әйләнделәр: авылда да, шәһәрдә дә бергә. Сизәсездер, эшләр өйләнешүгә таба бара башлады. Шулай берсендә Наилә авылга кунакка кайткан вакытта Нуруш аңа:
– Иртәгә әни белән сөйләшәм, өйләнәм дип әйтәм, – диде.
– Әллә өйләнергә уйладың? – диде Наилә көлеп.
– Әйе.
– Кемгә?
– Ничек инде кемгә? Сиңа!
– Ә син миннән сорадыңмы соң? Бәлки минем сиңа барасым килмидер? Бәлки әниең белән сөйләшкәнче, минем белән аңлашырга кирәктер? Һаман имидән аерылмаган бала кебек син, Нурулла!
Бер кыек сүз үзенә икенчесен, өченчесен, унынчысын, йөзенчесен ияртте. Кыскасы, ул көнне үпкәләшеп аерылыштылар болар.
Шуңа да карамастан, икенче көнне Нуруш әнисе белән өйләнешү турында сүз катты. Наилә белән танышуы, очрашып йөрүләре турында сөйли генә башлаган иде, Әкълимә: «Беләм инде, беләм! Әллә кайчаннан бирле беләм Наилә белән йөргәнеңне! Андый Наиләләрең йөз булыр әле, улым!» – дип кырт кисте.
Нуруш булдыра алганча (ә ул телгә әллә ни бик оста дип әйтеп булмый) Әкълимәгә үзенчә аңлатырга тырышты, Наиләне бик нык яратуын әйтте, башка бер кыз да кирәк түгел, диде, аңардан башка тормышымны күзалдына да китерә алмыйм, диде һ.б. һ.б.
Әнисе сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, каш астыннан карап тыңлап торды-торды да, ярып салды: «Үрдәк нәселе белән туганлашасым юк!»
Авылда шулай бит инде, күп кешенең кушаматы бар. Наиләнең туганнарын кем кайчан үрдәк дип атап йөртә башлаганын беркем белми. Тик Рәсүлгә әллә кечкенәдән аларның үрдәк икәнен белеп үскәнгә, әллә кушамат чыннан да кеше тормышына һәм хәтта тышкы кыяфәтенә йогынты ясый микән, әмма ләкин ул нәсел кешеләре аңа кайсыдыр бер яклары белән үрдәкне хәтерләткән кебек тоела иде. Дөрес, Наилә бөтенләй башка иде, әлбәттә. Аңа карата мондый чагыштыру бөтенләй урынсыз, бу кушамат бөтенләй ябышырлык түгел иде. Аның гүзәллеге бәхәссез, кемдер ниндидер шик белдерергә урын калдырмый торган чибәрлек бар иде анда. Алтынга пычрак ябышмый, дип белми әйтми инде халык.
Әкълимә: «Үрдәк нәселе белән туганлашасым юк!» – дию белән Нуруш өйдән ярсып чыгып китте, ә Рәсүл әнисе белән җайлап кына сөйләшеп карамакчы булды. Әкълимә башта бик ачылып китмәсә дә, тора-бара җыен юк-бар турында гапләшә торгач, сүз иярә сүз чыгып, аның ни өчен шулай кискен каршы булуының сере ачылды. Көнләшә булып чыкты ул. Ә иң гаҗәбе – күптән мәрхүм ирен аңардан да иртәрәк фани дөньядан бакыйлыкка күчкән беренче мәхәббәтенә көнли икән. Ул үрдәк нәселеннән булган. Әкълимә үзе дә бик төгәл белеп бетерми, тик шунысы тәгаен билгеле, балаларының әтисе ул кызны бик озак яратып йөргән. Ә үлеме бик кызганыч булган бу чибәркәйнең. Урманда чакта таеп егылган да, балтырына сынган агач ботагы кадалган булган. Шуннан канына ниндидер зәхмәт эләгеп сулыккан, табиблар коткара алмаган. Ә иң мөһиме – Рәсүл белән Нурушның әтиләренең беренче мәхәббәте Наилә исемле булган...
Тел белмәгән теленнән абыныр, ди. Нурушның кысмыр телле икәнен искәрткән идек инде. Шул ук кичне клубка чыккач, ул ык-мык килеп, Наиләгә үзенчә нидер аңлатырга теләде. Ахыр чиктә: «Әни суынсын инде, бераз көтик», – диде. Наиләсе дә башта әйтә, аннары уйлый торганрак иде әле ул чакта, яшь бит! «Алайса әниеңә өйлән!» – диде дә, шык-шык басып туп-туры Илнур янына килде һәм аның тезенә кунаклап 
муеныннан кочып алды да, бит очыннан үбеп тә куйды. Нуруш моңа җавап итеп башта Илнурның кызы Эльзаны биергә чакырды (имеш Наиләгә үч итә!), ә клуб ябылгач, озатып та куйды. Шулай итеп ике дус – Нуруш белән Илнур – ул кичтә кызларын алмаштылар. Әкълимә икенче көнне Әби патша кыяфәтенә кереп: «Йөз Наиләсе булыр әле дип әйттем бит мин сезгә!» – диде.
Үч һәм мәхәббәт бергә тыныша алмыйлар. Нуруш белән Наилә бер-берсен үлеп яратсалар да, күңелләренә кереп оялаган үч хисе аларга кире кушылырга комачаулады. Бу хәлгә алардан да битәр Рәсүл борчылды. Килеп чыккан җәнҗалны бетерү, яшьлек җүләрлеге белән генә аерылышкан бу ике ярны кавыштыру өчен шактый иза чикте ул, һәрберсе белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырганы булды һәм бер генә мәртәбә түгел. Үз дигәненә ирешкән кебек тә булган иде: Нуруш белән Наилә башта языша, аннан телефоннан сөйләшә башладылар, бераз соңрак очраштылар һәм хәтта кушылганнар да иде, тик бер-берсенә өч көн генә түзә алдылар ул чакта. Тагын юктан гына сүзгә килеп, Наилә кабаттан Илнурга кайтты. Дөрес, анысында инде Илнур да каты әйтте: «Наилә, син беләсең, мин сине яратам! Ләкин җитәр инде! Йә ул, йә мин! Уенчык түгел мин сезгә! Кәеф юк чакта гына килеп аварга запас аэродром кирәк булса, башка җирдән эзләгез!» Нурушка да язган: «Якын киләсе булма бүтән аның янына, сугып очырам!»
Һәм сүзендә торды. Ләкин монысы әле соңрак, дүрт ай чамасы узгач, туйда булды. Ә Нуруштан Илнурга кайтып, ике атна тирәсе узгач, Наилә авырга узганын аңлады. Тегеләй дә исәпләп карады, болай да чутлады, тик ничек кенә санаса да, хисап очы Нуруш белән уздырган көннәргә барып тоташа иде. Әмма, әйткәнебезчә, үч һәм мәхәббәт бергә тыныша алмыйлар. Атна-ун көн чамасы икеләнеп йөрсә дә, Наилә килеп Илнурга сүз катты.
– Илнур, син мине яратасыңмы?
– Яратам, әлбәттә! Син бит беләсең...
– Бәлки безгә өйләнешергәдер?
– Өйләнешик, әлбәттә!
– Мин авырлы, Илнур...
Егет бер мизгел дәшми торды. Наиләгә бу санаулы секундлар гасырга тиң булды. Бөтен тәне чемердәп куйды, әйтерсең аның аркылы 2200 вольтлы электр тогы үтте, ут кебек кызган миллион вак энәләр аңа кадалып гәүдәсен көйдергән кебек тоелды.
– Син дә, бала да минеке, әлбәттә, – дип елмайды Илнур Наиләне кочып. – Чык миңа кияүгә.
Өйләнәм дип кенә туй ясап булмый бит әле! Әзерлек эшләре дүрт айга сузылды. Наиләнең корсагы түгәрәкләнеп калкып тора иде инде, туй күлмәген киңрәкне алырга туры килде. Әзерлек димәктән, туйга чакырыласы кунакларны чираттагы мәртәбә барлап утырганда, Илнурның әтисе сорап куйды:
– Нуруллага дәшмәдегезмени?
– Белмим, – диде Илнур.
– Ничек инде белмисең? Ә кем белергә тиеш?! – дип аптырады әтисе. – Кем әйтмешли, бишектән төшү белән бергә үстегез бит сез! Ничек инде иң якын дустыңны туйга чакырмыйсың?
Бераз соңрак, икесе генә калгач, Илнур Наиләдән сорады:
– Чакырыйммы соң инде Нурушны?
– Миңа барыбер, – диде Наилә.
Нурушка барыбер булмаган аның каравы. Туйның иң кызган чагында (Нуруш үзе дә шәп кенә кызган иде) ул кинәт Наиләне мәңгегә югалтуын бөтен тирәнлеге белән аңлап алды. Аңа кадәр ничектер бу уен берәр заман бетәр, барысы да җайланыр, алар Наилә белән бергә булырлар, бәхетле гомер итәрләр кебек иде. Әмма Наиләне туй күлмәгендә күргәч, килгән кунакларның аңа һәм Илнурга бергә-бергә озак гомер итәргә, күп итеп балалар алып кайтырга дигән теләкләрен ишеткәч, ул кинәт: «Ә мин?!» – дип уйлап куйды. Үзенең яратмаган кызга, мәсәлән, аның белән туйда янәшә утырган Эльзага өйләнәсен, шул яратмаган хатын белән гомер буе интегеп яшәсен күзалдына китерде. «Менә хәзер, шушы мизгелдә безнең язмышлар хәл ителә бит! Атна саен өйләнешми бит инде кешеләр, гомергә бер генә була ул!» – дип уйлады. Нуруш Эльзаның үзе белән мәңге янәшә булуын, ятса да, торса да шуны беренче күрәчәген, аның тавышын ишетәчәген, аның исен тоячагын күзалдына китерде. Бәхетнең «б» хәрефен дә тапмады ул мондый киләчәктә. Үзенең чарасызлыктан бертуктаусыз эчүен, кешелектән чыгып бетәчәген күзалдына китерде. Сәләмә, пычрак киемнәрдән исерек килеш сасып урамда ятканын, ягъни үзенең киләчәктә нинди буласын читтән күргән сыман булды, көннәрдән бер көнне шундый хурлыклы үлем белән теге дөньяга китеп барачагын аңлады. Шулай уйлана торгач, ахыр чиктә (моңа аракы да шәп кенә булышты, әлбәттә) аның баш миендә бер генә сыр калгандай булды: яки хәзер, шушы секундта, яки беркайчан да! «Яки мин хәзер Наилә өчен, үземнең һәм аның бәхетле киләчәге өчен көрәшеп аны үземә кире кайтарам, яки мондый мөмкинлек бүтән беркайчан да булмаячак! Бу минем соңгы шанс!» – дип уйлады ул.
Шунда Нуруш яшьләрне котларга сүз сорады. Аның чираты булмаса да, шактый кәефләнгәне күренеп торса да, юк дияргә беркем дә җөрьәт итмәде. Нуруш, кияү белән кәләш янына килеп, алар утырган өстәлнең каршы ягына терәлеп диярлек басты.
– Наилә! Мин синең бәхетле булуыңны телим! – диде Нуруш. – Ләкин Илнур белән син берничек тә бәхетле була алмыйсың! Син бит мине яратасың, чык миңа кияүгә! Йөрәк астыңда йөрткән балабыз хакына, Наилә!
Менә шунда сугып очырды да инде Илнур үзенең гомерлек дусты Нурушны. Матур гына барган туйның коточкыч җәнҗалга әверелгәнен аңлатып торасы юктыр инде: сугышканы – сугышты, аерганы – аерды, чинаганы – чинады, елаганы – елады.
Туйдан Нурушны Рәсүл алып кайтты. Аны телефоннан шылтыратып кемдер чакырып алды, чөнки энесе кайтырлык дәрәҗәдә түгел иде. Илнур бер генә сукты сугуын, тик мәҗлесне бозган өчен аның арт сабагын укытырга, мәңге истә калдырырлык итеп акыл өйрәтергә теләүче ир-атлар шактый булып чыкты. Энесен чишендереп-юындырып яткыргач, Рәсүл үзе дә йокламакчы иде, тик бу кадәр җан бәргәләнгәндә, күзгә ничек йокы керсен?! Боргаланып ята торгач, ул аптырап башта торып утырды, аннары ишегалдына тәмәке тартырга чыкты. Анда бераз йөренгәч, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Рәсүлләрнең йортлары урамның бу башында, Илнурларныкы – икенче башта, көнчыгышта. Уйлана торгач, ул ничектер ирексездән, үзеннән-үзе башын күтәреп карашын урамның теге башына ташлады. 
Кояш чыгып килә иде, аның түгәрәгенең очы күренә иде инде. Ерактагыны начаррак чамаласа да, күзләрен кояш чагылдырса да, Рәсүл урамның теге башыннан атлап килүче берәүне шәйләде. Кем булыр бу? Кем йөри икән таң тишегеннән урамда? Атлап килүче бераз якынайгач, Рәсүл аның Наилә икәнен таныды.
Ул әле һаман да ап-ак туй күлмәгендә иде. Ханбикәнекедәй матур бу күлмәк аның зифа гәүдәсенә бик килешле булып, кәләшнең болай да искиткеч гүзәл кыяфәтенә тагын да илаһи матурлык өсти иде. Җилкәсенә яткан карлыгандай кап-кара кабарынкы чәчләре атлаган саен дулкынланып куя. Күлмәк итәкләрен, җиргә тиеп пычранмасын, дип күтәребрәк тоткан. Атлап барганда әле бер, әле икенче ак түфлие күлмәк астыннан күренеп ала. Җыеп әйткәндә, бу кызның теләсә кайсы ир-ат күзен иркәләрлеге бар инде.
Бервакыт Наилә дә Рәсүлне күреп алды, аның үзенә төбәлгән карашын сизеп, адымнарын акрынайтты кебек, тик туктамады, кыюсыз гына атлап булса да килеп, аның каршына басты.
Башта дәшмичә тордылар, ул гына да түгел, берсе дә күтәрелеп күзгә-күз карарга кыймады. Рәсүл беренче булып башын күтәрде. Наиләнең тәнендә бөтен нерв кыллары менә өзеләм, менә өзеләм (!) дип тартылган кебек тоелды аңа. Кыз җаннарын тугарып үкереп җибәрмәс өчен, әледән-әле иреннәрен тешләштереп ала иде, аның елап шешенгән битенә бераз кызыллык йөгергән, күзләре дә кызарып беткән иде. Аны бу арыган-йончыган, кыюсыз хәлдә күргәч, Рәсүлнең йөрәге чәнчеп алды, аның кызга нидер әйтәсе, ничектер тынычландырасы, ярдәм итәсе килде, тик ул тораташтай катып калган иде.
Ниһаять, Наилә дә карашын Рәсүлгә юнәлтте. Аһ, ничек тасвирларга бу карашны?! Ут ялкыны да, боз салкыны да бердәй сыйган аңа, бу күзләр үтәли тишәрдәй булып карый кебек тоелды Рәсүлгә, ул хәтта куырылып та куйды. Ә киләсе мизгелдә бу күзләр ялварып карый кебек иде. Бу карашта ярдәм сорау да, ышаныч та, хатын-кыз башыннан бер мизгелдә узып китә торган мең төрле сораулар да, буйсыну да, юашлык та, тагын әллә нәрсәләр бар иде.
– Мин... Мин ни дип әйтмәкче идем... – диде дә Наилә тукталып калды.
– Кирәкми бер сүз дә... Килгәнсең икән, әйдә, керәбез, – дип җавап бирде Рәсүл.
Наилә тагын аңа күтәрелеп карады. Бу юлы аның күзләре шат һәм бәхетле иде. Ул гаепле кешедәй ирен чите белән генә елмаеп куйды...
Шушы вакыйгалар, ишегалдында тәмәке пыскытып утырганда, Рәсүлнең яңадан исенә төште. Шул вакыттагы хис-тойгыларны тагын бер мәртәбә кичергәндәй булды ул.
– Кых, кых! – дигән пышылдавык тавыш тагын ишетелде, ак үрдәк әле һаман да ишегалдында йөри иде. «Нишләп кереп утырмый икән инде бу? Гадәттә тиз-тиз генә ашап су каба да, кире оясына ашыга торган иде», – дип уйлады Рәсүл.
Ул тагын куян читлегенә караш ташлады. Кайчандыр кеше биеклегендә булып дүрт аягында басып торган читлек хәзер җиргә сеңгән. Иске-москы такталардан ясалган булгангамы икән, череде аның аяклары. Рәсүл читлекне сүтеп тә атмакчы иде, әнисе каршы килде. Аякларының черек өлешен генә кисеп ат та, таш тезеп шуның өстенә утыртып куярбыз, чебиләргә, үрдәк бәбкәләренә бер дигән була, диде. Шула-а-ай, читлекләр дә картая, бернигә кирәк булмаган нәрсәләр дә тора-бара бер дигәнгә әйләнә, әни...
Рәсүл якынрак килеп үрдәк оясына күз ташлады. Билгеле бер тәртип белән тезеп куелган йомыркалар өсләренә капланган ап-ак мамык астына яшерелгән килеш ята бирәләр иде.
«Куян да балаларын шулай мамыкка төреп куя», – дип исенә төшерде Рәсүл. Беренче мәртәбә кулына куян баласы алганын хәтерендә яңартып, ирексездән елмаеп куйды. Кечкенә генә җылы йомшак йомгак дер-дер калтырый иде, аның йөрәк тибеше минутына 200дән дә кимрәк булмагандыр, мөгаен. Аны сыйпаганда: «Безнең дә шундыйлар булсын иде!» – дигәнен сизми дә калды.
Илнурларда күргән иде куян балаларын беренче тапкыр Рәсүл. «Нурулланы табып алып кайт әле, әллә кайда түгелдер инде ул, шул Илнурында ятадыр», – дип җибәргән иде әнисе. Рәсүл килгәндә, Нуруш, Илнур, аның әтисе куян балаларын анасыннан аерып йөриләр иде. «Бир әле берсен тотып карыйм?» – дип, Рәсүл энесеннән бер куян баласын сорап алган иде. 
Безнең дә шундыйлар булсын иде, дигәч, Илнурның әтисе: «Чыннан да карап үстерердәй булсаң, берне бүләк итәм. Карыйсыңмы соң?» – дип сорады. Һи-и-и!!! Карамыймы соң инде Рәсүл?! Ничек кенә карый әле!!! Шулай итеп Илнурның әтисе малайга тиздән балаларга тиешле ана куян биреп җибәрде.
Тик шуны күтәреп кош тоткандай үз ишегалдына кайтып кергәч, ишетмәгәнен ишетте Рәсүл әнисеннән! Хәзер үк кире илтеп бир, янәсе, карамыйсың син аны барыбер, ачтан үтерәсең, аларга барыбер читлек тә юк, курмы да юк. Әнисеннән мондый каты сүзләр көтмәгән иде Рәсүл, аның иреннәре дерелди башлады, күзеннән борчак кадәр кайнар яшь тамчысы агып төште.
– Кире илтмим! – дип кырт кисте ул. – Үзем карыйм! Читлек ясыйм. Курмы табармын!
– Теләсә нәрсә эшлә алайса, кире эшергән! – дип җавап бирде әнисе. – Тик читлек ясарга өйдәге такталарга тимисең, сыерның печәнен бер кочак та алмыйсың, арпа-бодайга да кагыласы булма! Алай үзең карый торган булгач, барысын да үзең тап!
Тапты Рәсүл! Икенче көнне куян читлеге әзер иде инде. Такта мәсьәләсе дә бик җайлы гына хәл ителде. Ул җәйдә мәктәпнең түбәсен алыштыралар иде. Рәсүл директордан сүтеп аткан иске такталарны барып сорагач, тегесе ни өчен кирәк икәнен генә белеште дә, шундук алырга рөхсәт итте. Куянга ашатасы азыкка килгәндә, җәен Рәсүл әрекмән, сукыр кычыткан, әрем, башка төрле үләннәрне җыеп алып кайта иде, ә кышлыкка җитәрлек итеп тал себеркеләре бәйләп куйды. Моңардан тыш ындыр табагына эшкә йөртәләр иде, аннан инде беркем дә буш кайтмый, бер-ике букча арпамы, бодаймы, борчакмы күтәреп кайта. Борчак димәктән, аны куллануның тагын бер ысулын өйрәнде Рәсүл. Шикәр комы һәм чүпрә белән суга болгатып куйгач, брашка килеп чыга икән. Шуны ясап ул аны шофёр абзыйга бирде, тегесе бер тюк печән китереп аударды. Кыскасы куяннар ачтан үлү түгел, киресенчә айдан айга үрчи генә барды. Бер ел узгач, икенче җәйдә, куян балалары бик күп туып, аларны урнаштырырга читлекләр беткәч, кая куярга белмәгәч, Рәсүл аптыраганнан алар өчен махсус бура бурап куйды, дүрт бүрәнә биеклегендә генә. Хәтта шунда да бер яшь ана куян аталанып, җиргә оя казып, шунда балалап кечкенә куянчыклар алып кайткан иде.
Ә көзен Әкълимәнең сыеры үлде. Кышын чалырга дип уйлап торган тана буаз иде, аны сыерлыкка калдырырга туры килде. Ярый ла шул чакта куян ите күп иде, әле шуны сатып бер бот үгез ите дә алды әнисе...
«Тормыш катлаулы нәрсә шу-у-ул, – дип уйлады Рәсүл авыр сулап, күңеленнән генә әнисе белән бәхәсләшеп. – Гел-гел генә олылар сүзен дә тыңлап торып булмый, алар да хаксыз була кайчак. Тик Нуруш синең сүзеңне тыңламыйча, Наиләгә өйләнгәнгә Мәдинәнең ни гаебе бар?!»
Өйалды ишеге ачылып ишегалдына янәдән биш яшьлек кояш килеп чыкты. Аны күргәч, Рәсүлнең йөзе балкып китте. 
«Бу баланы Аллаһу Тәгалә юри шундый үзенә бертөрле итеп яраткандыр инде, – дип уйлады Рәсүл. – Тегеңә охшаган яки моңа охшаган дип әйтерлек булмасын, барысы да тигез яратсын, дигәндер инде.»
Мәдинәнең куе бөдрә җирән чәчләренә сокланып карап торгач, Рәсүл туй көнен, төгәлрәге, туйдан соң туган таңда Наиләнең кояш нурлары астында алар йортына килүен тагын исенә төшерде. «Ул чакта да кояш шулай җирән, сары-кызыл булып чыгып килә иде бугай, – дип уйлады ул. – Рәссам булсам, мин бу күренешне тасвирлаган картина ясар идем. Сызылып таң атканда сиңа таба ак күлмәктән яшь кыз атлый. Аңлаган кешегә әллә нинди мәгънә-кинаяләр бар бит монда! Чын мәхәббәт тә, чистарынып ничектер бер яңару да, киләчәккә якты өметләр дә, тагын әллә нәрсәләр!»
– Кых, кых!
– Нишләп йөрисең инде син монда һаман, тити баш? – диде Рәсүл үрдәккә. – Бар инде, кереп утыр ояңа!
– Ул тити баш түгел, ул әйбәт, – диде Мәдинә.
– Кай ягы әйбәт?
– Ә менә болын-болын заманда, әле кешеләл дә булмаганда, бөтен дөнья зуууул диңгез астында булган. Үлдәк су астына чумган да, төптән үзенә ашалга эзләгән. Cу өстенә чыккач, аның томшыгына бел тамчы гына туфлак ябышып менгән. Анналы шул туфлакны зулайтып Аллаһ бабай җил ясаган.
– Җил?
– Җил түгел инде, җил, җил! – дип Мәдинә башта тәпиләре белән аяк астын таптады, аннары, шуны да аңламыйсың дигәндәй, имән бармагы белән аска төртеп күрсәтте. Рәсүл авызын ачып катып калды. 
– Син моны каян беләсең, Мәдинә? Кем сөйләде?
– Беләм. Сөйләмәде.
– Каян беләсең соң алайса?
– Беләм инде менә! Ләсүл абый, ә синең чәчең нигә юеш? Яңгыл яумый бит? – дип сорады Мәдинә.
– Бигрәк эссе бит, тирләтә, – дип авыр сулады Рәсүл һәм маңгаен кулы белән сөртеп алды. – Менә шул кояшны бер-ике сәгатькә булса да сүндереп торырга иде дә бит...
– Кояшны сүнделелгә яламый! – диде Мәдинә бераз курка төшкәндәй.
– Ник? Ни була? – дип сорады Рәсүл, бераз елмаеп.
– Калангы була да, уламда уйнап булмый. Җиләк тә пешми, – диде кызчык.
«Сахарада халык ничек түзә микән?» – дип уйлап куйды да Рәсүл, карашын күтәреп күккә карады һәм имәнеп китте! Күктә көпә-көндез кояш та, ай да һәм хәтта ай янында ике йолдыз да күренә иде. «Ахырзаман җитә инде әллә?!» – дигән шик керде аның башына.
Чиелдап капка ачылды. Күрше малае кергән икән, Мәдинәне урамга уйнарга чакырды. Кызчык Рәсүлдән рөхсәт сорады да, ярар, дигәч, шатлана-шатлана чыгып китте. Рәсүл чүгәләп утырган җиреннән торып басты, тирән итеп сулыш алды. Кайнар һава аның тын юлларыннан үткәндә, Рәсүлнең күзалдында мунча ташыннан бәрелгән пар пәйда булды. Шунда ничектер көн яктылыгы кимегәндәй тоелды аңа. Янәдән күтәрелеп кояшка караса, әле генә чалт аяз булган күктә каяндыр бер кечкенә болыт килеп чыккан да кояшны каплап куйган иде. Бу болытчык шулкадәр кечкенә иде ки, аннан төшкән күләгә Рәсүлләрнең ихаталарын гына каплый иде кебек.
Шунда аның башында мең төрле уй-фикерләр давылы котыра башлады, алар бер-берсен кугалап, берсе икенчесенең өстенә менеп, таптап-сытып, изеп китеп Рәсүлне ниндидер бер мөһим нәтиҗәгә, зур бер ачышка этәрәләр иде кебек. Ул үз ачышына таба бара торсын, укучыларым, мин фәкыйрегез исә сезгә хәзер Рәсүлнең уй-фикерләрен азмы-күпме тәртипкә салып, мантыйк җебенә тезеп, аңлаешлы итеп сөйләп күрсәтергә тырышырмын.
Күктәге күренешләр Рәсүлгә командировкасын исенә төшерде. Кичке аштан соң кунакханәдәге бүлмәсенә кайтып яткач, ул телевизордан карардай нәрсә эзләде, тик таба гына алмады. Аннары телефонын алып үзенең яраткан фәнни-популяр фильмнарын эзли башлады. Шунда ул «Ике сәгатьтә дөнья тарихы» дигән фильмга тап булды. Анонста аңлатылганча, галимнәрнең дөнья-галәм турында белгәннәре, ясаган ачышлары турында кыскача сөйли торган фильм иде бу. Рәсүл кызыксынып карарга тотынды. Баксаң, галим-голәмәнең бүгенге күзаллаулары буенча, безнең дөньябыз, галәм 13 миллиард 700 миллион ел чамасы элек барлыкка килгән икән. Аңа кадәр ни булганы турында фильмда аңлатып тормадылар. Бүгенге көндә галәмдә булган барлык энергия ул вакытта атомнан да кечкенәрәк бер төергә җыелган булган һәм менә шул шарчык, ни сәбәпледер шартлап, бөтен галәмгә газ тузаны тараткан. «Бу Бөек шартлауның сәбәпләрен без, мөгаен, беркайчан да белә алмабыз», – диделәр фильм авторлары. Рәсүлнең башында котырган мең төрле уй-фикерләр менә шушы сорауга җавапны табуга, Бөек шартлауның сәбәпләрен ачуга китергәндәй тоелды.
Тик бу нәтиҗәгә килгәнче әле ул башта мизгел эчендә фильмда тасвирланган фәнни теорияне хәтерендә яңарты. Бөек шартлау узып, 400 мең ел чамасы узгач, беренче атом барлыкка килә – водород. Атомнар галәм буенча тигез таралмый, кайдадыр күбрәк, кайдадыр азрак. Күбрәк җыелган урыннарда, 300 миллион ел узгач, беренче йолдызлар хасил була. Берничә миллион елдан алар да шартлый һәм, ниһаять, 4 миллиард 600 миллион ел элек Кояш хасил була. Ул галәмдәге 99,9 процент энергияне үзенә җыйган. Калган 0,1 процент башка планеталарны ясарга җитә. Кояш хасил булганнан соң 100 миллион ел узгач, Җир барлыкка килә. Башта ул кайнап торган лавадан гына тора. Күпмедер вакыт узгач, Җиргә сәгатенә 40 мең километр тизлектә Марс зурлыгындагы космик объект килеп бәрелә. Бу бәрелештән соң шактый гына лава кисәкләре чәчрәп космоска оча, алар анда тора-бара бергә укмаша һәм шулай Ай хасил була. Ай – Җирне саклап торучы, ул аңа орбитасыннан читкә китәргә бирми, ягъни климатның кисәк үзгәрүенә юл куймый. Шулай ук Ай Җир күчәрен авыштырып тора, бу исә үз чиратында Җирдә ел фасыллары – җәй, көз, кыш, яз – булуын тәэмин итә. Моңардан тыш Ай барлыкка килгәнче, Җирдә тәүлек озынлыгы алты сәгать тәшкил иткән булса, хәзер ул, билгеле булганча, 24 сәгатькә тиң. 
Ә иң шаккатырганы шул – бүгенге кешеләрнең сыйфатлары булган, сөйләшә белгән, абстракт фикер йөртә алган җан ияләре, ягъни безнең бабайлар бу дөньяда нибары 200 мең ел элек кенә пәйда була. Әмма нәкъ менә фикерли белүе, утны куллануы, энергия белән идарә итәргә өйрәнүе аркасында кеше барлык континентларга тарала, иң нык үрчегән җанварга әверелә. Кеше ясаган ачышлар, ул уйлап тапкан механизмнар яшәү шартларын яхшыртканнан яхшырта бара, нәтиҗәдә демографик шартлау күзәтелә. Әгәр 1900 елда Җирдә 1 миллиард 600 миллион кеше исәпләнсә, 2000 елга бу сан 6 миллиардтан артып китә, ә бүген инде 8 миллиардтан да күбрәк. Шул ук вакытта байлык артыннан куу, Җир ресурсларын бүлешә алмау аркасында килеп чыккан зур һәм кечкенә сугышларда XX гасырда 200 миллион кеше һәлак була. Җир тарихының аңа кадәр булган 2000 елына карасаң, үлүчеләр саны өч мәртәбә кимрәк...
«Димәк, кеше дөньяга үз-үзен кыру өчен, үзе белән бергә дөньяны да юк итү өчен яралган? Димәк, ул тереклек дөньясының иң камил биологик төре, алга таба үсеш булуы мөмкин түгел, алда бары тик үлем генә бар?!» – дип уйлады Рәсүл.
Шулвакыт аның башында уйнаган меңләгән уй-фикерләр давылында «күбәләк эффекты» дигән гыйбарә яктырып китте. Ә беләсеңме соң син, әни, шундый теория дә бар бит: Америкада күбәләкнең канат җилпүе Индонезиядә цунами китереп чыгарырга мөмкин. Ә кечкенә балага уйлап бетермичә усал сүз ыргыту ниләргә илтә? Мәдинәнең кем кызы булуы – шулкадәр дөнья бетәрлек мөһим мәсьәләме ул? Нуруш аны үз кызы дип таный, яратып үстерә, тәрбияли. Илнур да шулай итәр иде. Кемнеке генә булса да, якты дөньяга яңа кеше туган бит һәм Аллаһу Тәгалә юкка гына аны беркемгә дә охшамаган итеп яратмагандыр инде, бер хикмәте бардыр. Аллаһ үпкән кешеләр, диләр бит? Безнең эрага кадәр хәзерге Ауропа җирләрендә яшәгән кельт халкы кайбер кешеләрне туганда Аллаһ үбә, шуңа күрә алар башкалардан аерым бер төрле сәләтләре, белемнәре, акыллары белән аерылып торалар, Аллаһ аларны бәла-казадан, усаллыктан, явызлыктан, бәхетсезлектән, афәтләрдән саклый дип ышанганнар. Чөнки мондый кешеләр дөньяга махсус миссия белән киләләр. Бәлки, Мәдинә дә шундый кыздыр, әни? Бәлки, берзаман аңа яки ул тудырып тәрбияләп үстергән балаларга дөньяны саклап калу бурычы йөкләнер? Ә син, әни, үзеңнең вак меркантиль ихтыяжларың аркасында, бу кызчыкка түгел, үз малаеңа булган үпкәң аркасында Мәдинәгә кырын карыйсың, кирәксә-кирәкмәсә сүгәсең аны, читкә этәрәсең, рәнҗетәсең.
Рәсүлнең башында уйнаган уйлар бураны арасыннан «күбәләк эффекты»на охшаш тагын бер легенданы аерып күрсәтим әле, укучым. Эштәге олырак бер иптәше сөйләгән иде анысын. Ул Рәсүлне тәмәке тартудан биздермәкче иде һәм күп төрле үгет-нәсихәт арасында мондый әйбергә дә тукталды. Имеш тә XV гасырда испан конкистодорлары индеецларның бер кабиләсен кырып бетерә, юлбашчылары гына исән кала. Шаман, ауропалыларга үч итеп, ритуаль йола уздыра, үзләренең рухларына мөрәҗәгать итә. Болай дип сораган ул, имеш: син аларны тәмәке тартырга өйрәт, ә һәр тарткан тәмәкедән чыккан җылыны үзеңә җыеп бар. Ауропаны юк итәрдәй энергия җыелгач, бер яшен белән җибәр ул көчне алар иле өстенә, дигән янәсе. «Син тәмәке тарткан 
саен үзеңне генә түгел, дөньяны да Бөек һәлакәткә этәрәсең!» – дип сөйләгән иде хезмәттәше Рәсүлгә. Моңа, әлбәттә көлеп карарга, ышанмаска була, тик татар да тамчыдан күл җыела, ди бит.
Һәркем акны карадан, яхшыны начардан аера белә. Гайсә пәйгамбәр дә әйтеп калдырган: көнләшмә, алдашма, урлашма, уйнаш итмә, үтермә һ.б. Бу турыда күпме китаплар язылган, кинофильмнар төшерелгән, вәгазьләр сөйләнгән. Ләкин кеше дигәнең барыбер ялгыша, таеп егыла, кире юлга кереп китә. Җимерелүгә, ахырзаманга илтә торган глобаль явызлыкка кемнәрдер үзеннән бик кечкенә өлеш керткән кебек: улына ачуы булганга оныгын сүгә, кайгысыннан хәмер эчә, күрше хатыны белән йоклау турында хыяллана. Ә башкалар, байлыкка туена алмыйча, сугышлар китереп чыгара. Вьетнам, Әфганстан, Палестина, Гыйрак, Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, тегеләр боларга каршы, болар тегеләргә каршы, аклар кызылларга каршы, аннары кызыллар сарыларга каршы һ.б.һ.б. – очы-кырые күренерлек түгел! Ну, ярар, оештырдыгыз ди сез бөтендөнья сугышын, тонналап алтын-көмеш сезнеке булды ди, миллиард, триллион, квадриллион, квадриллиард сумнар кесәгезгә кереп утырды, ди. Шуннан? Әнә Александр Македонский ярты дөньяны яулап алган булган, тик васыять әйтеп калдырган: «Мине күмәргә алып барганда, учларымны ачып куегыз, кешеләр күрсен теге дөньяга бернине дә алып китеп булмаганын», – дигән. Бик гади хакыйкать бит инде, югыйсә, һәм моның шулай икәнен бар кеше дә белә, аңлый кебек. Тик нигәдер сугышларның бер көнгә дә туктап торганы юк?! Ни өчен, ни хакына миллионлаган халыкны кырырга? Ни өчен, ни хакына миллионлаган кешеләрнең канын коярга? Бәхетсез тол хатыннар, баласыз калган әти-әниләр, ятимнәр санын ник арттырырга? Достоевский әйтеп калдырган бит, әгәр гөнаһсыз сабыйның битендә яшь бөртеге булса, калган бөтен дөньяның бәхетле булуында бер мәгънә дә юк, дигән. Кайсы яктан килеп, ничек кенә карасаң да, сугышны берничек аңлап та, аклап та булмый. Бу җимерү! Ахыр чиктә шундый сугышлар кебек зур явызлыкларга аерым кешеләрнең «кечкенә» явызлыклары кушылып, алар критик массага барып җитәчәк, ә бу дөнья мәтәлеп китәчәк дигән сүз. Җир дә мәңгелек түгел, аның да ныклык чиге бар. Димәк, кешенең барлыкка килүе ул безнең галәмнең үлә башлавы булып чыга? Кешенең төп миссиясе дөньяны юк итүме? Һәр нәрсәнең башы һәм азагы бар бит, димәк, кеше бу галәмгә үз-үзен юк итү, җимерү, шартлату өчен кирәк микәнни? Аннары тарих тагын спираль буенча үсешен дәвам итәчәк. 
14 миллиард елдан соң туган яңа цивилизация кешеләре, Бөек шартлауның сәбәпләрен без, мөгаен, беркайчан да белә алмабыз, дип акыл сатып утырырлар микән?
«Менә шулай, әни...» – дип, Рәсүл күңеленнән генә һаман әнисе белән бәхәсләшеп, аның хаклы түгеллеген дәлилләргә тырышып утыра иде. 
– Кых, кых! – дигән пышылдавык тавыш тагын ишетелде.
– Әй син, аңгыра үрдәк! – диде Рәсүл елмаеп. – Мин бөтен галәмне гизеп кайттым, ә син һаман ишегалдында гүләйт итәсең! Балаларыңны кем утырып чыгарыр дип уйлыйсың, ә? Бар инде тизрәк ояңа!
– Аңгыра түгел ул, нишләп аңгыра булсын?! – диде Әкълимә. Аның ишегалдына чыкканын Рәсүл абайламый да калган. – Бигрәк эссе бит! Мондый кызуда күкәйләрен каплап утырса, томаландырып кына бетерә бит ул, улым. Үрдәк акылы да юкмы әллә башыңда?
Аннары Әкълимә ак үрдәккә эндәште:
– Нәрсә дигән була сиңа абыең? 
Аңгыра диме? Үзең син аңгыра, диген син аңа, – диде Әкълимә, ел-
маеп. Аннары борылып улына дәште. – Сиңа сөйләдемме, юкмы, былтыр урлашып чеби чыгарганын?
– Юк, – диде Рәсүл елмаеп.
– Алар чуар тавык белән икесе бер ояга күкәй салалар иде. Үрдәк күкәен бер иске бүреккә җыеп бардым да, ояга утыргач, барысын да чыгарып бирдем, тезеп куйды бу боларны матур итеп астына. Ә теге тавык та өйрәнгән бит инде шушы ояга күкәй салырга. Килә дә кырына утырып күкәй салып китә бу, көн саен алып керәм. Беркөнне чыксам, юк тавык күкәе. Нишләп бүген салмады микән, минәйтәм? Ярар, салмаган тык салмаган инде, андый хәл дә булгалый. Атна-ун көн чамасы узгач, үрдәк күкәйләрен өйгә алып кереп карыйм әле минәйтәм, барысы да балалы микән, бушлары юк микән, дим. Үрдәк астыннан җыеп алсам күкәйләрне, малкаччаем, бергә артык бит саны! Теге көнне тавык күкәй салган булган инде, үрдәк шуны оясына томшыгы белән кертеп, гел уртага ук урнаштырган. Миңа бирмәс өчендер инде, алып китмәсен, дигәндер. Шулай итеп, унбиш үрдәк бәбкәсе белән бер чеби дә чыкты. Җип-җирән иде Мәдинә сыман!
Чиелдап капка ачылды да, ишегалдына кояш керде, Мәдинә исемле биш яшьлек кояш. Рәсүл күккә карады. Кечкенә болыт ашыга-ашыга кояштан читкәрәк китәргә тырыша иде...

 

Равил САБЫР

Рәсем нейрочелтәр ярдәмендә ясалды

«Мәйдан» № 12, 2023 ел
 

Комментарийлар