Логотип «Мәйдан» журналы

Ак сөл­ге

Хикәя.

Биш яшь­лек ча­гым. Әни кө­тү ас­тын­нан кер­де дә (без­дә ир­тән­ге як­та кө­тү оза­ту­ны шу­лай ди­ләр): «Күр­ше Ка­ми­лә әп­тәй үл­гән», – ди. Ниш­ләп­тер, үл­гән ке­ше­не тү­бән урам­да­гы Сәй­фи­ләр тык­ры­гы­на ала­лар да ки­тә­ләр. Аны­сын күп тап­кыр­лар ка­рап кал­га­ным бар. Ә ме­нә ми­нем гел күр­ше­дә ге­нә бул­ган, оч­ра­ган са­ен, ба­шым­нан сый­пап, я кан­фит, я бул­ма­са, бер прән­нек би­реп ки­тә тор­ган күр­ше әби­нең үл­гә­нен бе­рен­че тап­кыр ише­тү­ем.
Чип-чис­та итеп ки­ен­гән, кө­ян­тә­ле чи­ләк­лә­ре өс­те­нә чи­гү­ле ак сөл­ге­ләр яп­кан апа­лар без­нең ту­ры­дан үтеп кит­те. Әни аң­ла­та: «Бү­ген Ка­ми­лә әби­ең­не кү­мә­ләр, аны юар өчен су алыр­га кит­те­ләр», – ди. Ка­рыйм: без­дән ике ге­нә йорт аша тор­ган Би­кә әби­ләр­нең кап­ка­ла­рын­нан ке­реп ба­ра­лар. Га­ян әби­ләр­нең ко­е­сы (ул ха­лык те­лен­дә «у­рам ко­е­сы» дип ата­ла һәм без­гә кар­шы бер йорт аша гы­на) якын­рак бит?» – дим. Әни әй­тә: «А­ны­сы урам ко­е­сы, ан­нан су­ны эчәр­гә ала­лар, ә Би­кә әби­лә­рең­нең кое­сы­на үлек юар өчен ге­нә су­га ке­рә­ләр. Ул ко­е­ның авы­зы һәр­ва­кыт ябу­лы, аңа тө­кер­сәң, те­лең ко­рый».
Ка­ми­лә әби­не өен­нән алып чы­га­лар. Ап-ак җәй­мә­гә төр­гән­нәр, баш һәм аяк оч­ла­ры­на ап-ак сөл­ге бәй­лән­гән. Ак төс – пакь­лек бил­ге­се дия иде әни.
Без­дән бер йорт аша гы­на Алия әп­тәй бик кы­зык­лы ста­нок­та сөл­ге ту­кый иде, ә мин аның бө­тен хә­рә­кә­тен күз дә ал­мый ка­рап то­рам. Ан­дый сөл­ге­ләр­не, ку­нак­лар җы­е­лы­шып идән­гә те­зе­ле­шеп утыр­ган­нан соң (мин яшь чак­та ку­нак та­бы­ны өс­тәл ар­тын­да тү­гел, ә идән­гә җә­е­лә иде), буй­дан-буй­га су­за­лар. Ки­мен­дә ул өч-дүрт метр­лы бу­ла. Аңа бер­кай­чан да кул сөрт­ми­ләр. Хә­зер­ге кы­рык яшь­лек акы­лым бе­лән уй­лап ку­ям: Хо­да бән­дә­лә­рен бер­ләш­те­рә тор­ган бер из­ге нәр­сә бул­ган икән ул өй­дә ту­кыл­ган сөл­ге.
Әни­ем, мин бе­лә бел­гән­нән бир­ле, биш ва­кыт на­маз укый. Аның тә­һа­рәт сөл­ге­се дә бил­ге­ле бер урын­да, аны җиң­гәм ае­рым юа.
Са­бан туе ал­ды. Ат җи­геп, ду­га­сы­на ак сөл­ге­ләр бәй­ләп, гар­мун сыз­ды­рып, урам буй­лап, егет­ләр бү­ләк җы­еп йө­ри. Бер мы­ек­лы­сы ар­ба­да бас­кан кө­е­нә гар­мун сай­ра­тып ба­ра. Изү­лә­ре ачык, Үзе хәй­лә­кәр ел­мая. Ике ахи­ре, егы­лып кит­мә­сен дип, аны ике як­тан кул­тык­лап ал­ган­нар. Бер кап­ка тө­бе­нә тук­та­ды­лар бо­лар. Бу йорт­ка күп­тән тү­гел ге­нә ки­лен төш­кән. Урам очын­да бү­ләк җы­ю­чы­лар кү­ре­нү­гә, ак сөл­ге­сен ко­чак­лап, ише­гал­ды­на чы­гып бас­кан ул. Ар­ба­да­гы егет, гар­мун тар­тып, җыр су­за:
Киз­ләү­дән су­дан кайт­кан­да
Бе­лә­гең тал­ма­ды­мы?
Кө­рәш ба­ты­ры­на ди­гән
Бер сөл­гең кал­ма­ды­мы?
Ниш­ләп кал­ма­сын, кал­ган. Ки­лен сый­фа­тын­да бе­рен­че тап­кыр бү­ләк би­рүе әле аның. Тик ашык­мый, бе­раз ялын­ды­ра. Гар­мун тарт­кан һәр адәм кар­шы­сы­на аты­лып чы­гар­га ир ха­ты­ны ла ул.
Та­гын бер ха­ти­рә ис­тә кал­ган. Кыш. Урам­да зәм­һә­рир су­ык. Ә өй­дә, га­лан­ка ми­чен­дә бор­чак са­ла­мы гы­на ян­са да (утын бул­ма­ган чак, кү­рә­сең), рә­хәт, җы­лы. Ми­ңа хәт­та кү­ңел­ле дә. Са­лам бе­лән элә­геп кер­гән бор­чак­ның, ку­ы­ры­лып, мич ал­ды­на аты­лып тө­шү­ен кө­тәм. Шу­лар­ны чүп­лим. Олы як­та кем сә­ке­дә, кем ул чак­та­гы бер­дән­бер җи­һаз бул­ган сан­дык өс­те­нә уты­рып, апа­лар кулъя­у­лык, сөл­ге чи­гә­ләр. Бер­гә­ләп җыр­лап та ала­лар, шу­ны йо­ты­лып тың­лыйм:
Исе­мең­не чи­геп куй­дым
Ак сөл­гем­нең чи­те­нә.
Бир­нә­гә ге­нә то­тар­мын,
Яу­чың кил­сә үзе­мә.
...Мәр­хү­мә Ка­ми­лә әби­ләр ту­ры­сын­нан, бә­хет­ле ел­мая-ел­мая, бер яшь ана үтеп ба­ра. Аның янын­да авы­зы ко­лак ар­ты­на җит­кән ире. Ба­ла­сын ап-ак юр­ган­га төр­гән, аяк очы­на кеч­ке­нә ге­нә ап-ак сөл­ге бәй­ләп куй­ган.
 

Мө­нир НИГЪМӘТУЛОВ

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар