Логотип «Мәйдан» журналы

Ай тотылган көндә

Хикәя.

Хатыны Асия атна башында ук:
– Базарда җир җиләге саталар. Быел бик эре икән. Ял көне Хамисләргә кайтыйк әле. Кышлык җиләк кайнатмасы әзерләп куярга кирәк. Балалар да бик ярата. Жир жиләген дә ел саен кешедән сатып алмабыз бит инде, – дигәч, Айзат, Казандагы идарәләренә шалтыратып, чираттагы якшәмбедә Мамадыш районы Калатау авылына − армиядә бергә хезмәт иткән дусты, хәзер полициянең учасок вәкаләтлесе булып эшләүче Хамис Әхәтовка кунакка кайтырга җыенуы турында әйтте. Рөхсәт бирделәр.
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ул эшли торган Алабуга бүлекчәсе үз әйләнә-тирәсендәге берничә район белән элемтәдә тора. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кирәге чыгарга мөмкин, шуңа күрә казандагылар аның кайдалыгын белеп торса хәерле.
Хамис тә, ул да армиягә, педагогия университетын тәмамлаганнан соң − гасыр башында алынганнар иде. Төньяк Кавказда, чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттеләр. Иң ныклы дуслык – сугышта чыныккан дуслык, диләр. Дөрес икән. Грузия ягыннан Төньяк Кавказ республикаларына узарга тырышучы кораллы отрядларга каршы берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнашырга туры килде аларга. Ходай икесен дә саклады. Исән-сау кайттылар. Хамис туган якларына – Татарстанга.
Пенза татары Айзатка федераль куркынычсызлык хезмәте академиясенә юллама биргәннәр иде. Анда укыды. Менә хәзер берничә ел инде Алабугадагы бүлекчәдә эшли. Алабуга шәһәренә билгеләнүгә үк Хамисне эзләп тапты ул. Дусты да тормыш чоңгылларында югалып калмаган. Армиядән кайтуга милициягә участок вәкаләтлесе булып эшкә урнашкан. Туган авылы Калатауда яшәп эшли икән. Аның участогына эреле-ваклы ун авыл керә. Казанга барышлый, я кайтышлый Айзатның Мәскәү–Уфа федераль трассасыннан өч чакрымдагы Калатауга – дусты янына чәйгә кермичә узганы сирәк. Бик ашыгыч йомышлар йөрткәндә генә анда борылмыйча үтә.
Хатыны Асиянең: «Хамисләргә җиләккә кайтыйк», – диюе юкка түгел, бик җиләкле яклар ул. Июнь ахырыннан июль уртасына кадәр Нократ күпереннән Усали урманына кадәр юлда ике яклап җиләк сатучылар тезелгән була. Башка елларны Айзат җир җиләкләрен дә, каенныкын да Хамисләрдән генә сатып алып кайта торган иде. Аның авылларыннан өч чакрымдагы Хан Кирмәндә укытучы булып эшләүче хатыны Җәмилә белән балалары да җәйне бушка уздырмыйлар, башта – чиләк-чиләк җиләк, аннары гөмбә җыеп саталар.
Калатауга юл урман почмагыннан борылып кереп китә. Ул юлны совет заманнарында ук күтәрткән булганнар. Калатау яныннан узып, Хан Кирмәнгә кадәр бара ул. Аннан ары китә. Хан Кирмәннең Хәлмәкәй тавы итәгендә Әлмәт нефтьчеләре җир маен суыра башлагач, әлеге юлны вак таш салып ныгытканнар. Хәзер бер дә асфальт юлдан ким түгел.
Федераль трассадан Калатау ягына борылуга, Айзатлар каршына кара «Шевроле» белән кызыл төстәге «ГАЗель» очрады. Икесенең дә номерларындагы «05»ле саннары аларның Дагстаннан булуларын күрсәтә иде. «Арзанлы, сыйфатсыз чүпрәкләрен сатып йөрүче чегәннәр микән?» – дип уйлады Айзат. Аларны киң һәм олы Россиянең һәр почмагында очратырга мөмкин.
Калатауга якынлашканда, кызлары Илсөяр:
– Карагыз әле, кара! Ай тотыла! – диде.
Борылып караганнар иде, кояш яктысында берни дә күренми.
– Сез менә моның белән карагыз, – дип, әнисенең кулына кара пыяла тоттырды кыз. – Кичә телевизордан көне буе, бездә ай тотыла, дип сөйләделәр бит. Ишетмәдегезмени?
Бәлки, ишеткән дә булганнардыр, игътибар итмәгәннәр, күрәсең. Айзат машинасын туктатты. Кара пыяла аша башта Асия карап торды. Аннан иренә бирде. Кояш дискының почмагында, кечкенәрәк кара тап булып, ай күренә иде.
– Айның кояшка кереп баруын күреп була икән, – дип нәтиҗә ясады кызлары.
Яңадан кузгалдылар. Берничә көн алдан шалтыратып куйганга, Хамис белән Җәмилә аларны көтеп торалар иде. Өстәл яныннан гына кузгалып чыккан булсалар да, татар гадәтенчә, кунаклар башта чәйләп алдылар. Ул арада Хамиснең олы кызы Сәкинә кибеттән кайтып керде.
– Әни, беләсеңме, түбән очтагы Хәмдия апа кибеткә биш мең сумлык акчалар тотып төшкән! Кибетче Зәйтүнә апаның исе китте. Гомер кулларына андый акчалар кергән кешеләр түгел бит. Пенсияне дә биш меңлекләр белән өләшмиләр, – дип тезеп китте ул ишектән килеп керүгә үк.
Участковый кызы – бөтен нәрсәне игътибарына ала, колагына элә. Айзатка да кызык булып китте.
– Нинди хатын соң ул? – дип сорыйсы итте.
– Ире тракторчы иде, күптән инде чирләп үлде. Хәмдия апа ике малае белән калды. Олысы Мамадыштагы политехника көллиятендә укый. Кечесе быел тугызынчы сыйныфны бетерде. Пенсияне алай күпләп, биш меңлекләр белән алганнары юк иде, – дип аңлатты Хамис.
– Зәйтүнә апа да, ай-һай баеп киткәнсең, Хәмдия, дигән иде. Илфат белән Фаилне Мисыр мәдрәсәсенә укырга алып киттеләр, бер уч акча калдырдылар, бер айдан тагын җибәрәбез, диделәр, дип сөйләде Хәмдия апа. Мисырга укырга алып китәргә аның әлле-шөлле малайларыннан башка кеше табылмагандыр безнең авылда, – дип, үпкәләвен дә белдерде кыз.
Аның сөйләгәннәре бик сәер иде. Мисырга болай кеше җыеп йөргәннәре юк әле, анда укырга керү өчен, бөтен җирдәге кебек, имтиханнар тапшырасы. Имтиханнары да күп: Коръәнне дә, дөньяви фәннәрне дә белергә кирәк. Тартып-сузып кына укучыларның Мисыр дини уку йортларына кирәкләре бармы икән?
– Барып кайтыйк әле ул хатын янына, – диде Айзат.
Болар тагын эшләренә керештеләр бугай, дип:
– Башта безне Урыс Кирмәне басуына илтеп куегыз әле, аннары үз эшегезне кайгыртырсыз, – диде Хамиснең Җәмиләсе. – Без монда сезнең кайтканны көтеп утырыйкмыни?
Аларны әйткән җирләренә алып бару озак вакытны алмаганлыктан, шунда юнәлделәр. Чиләкләрен тутырып бетергәч, яңадан килеп алырга сөйләштеләр. Асия дә, Җәмилә дә ирләренең ял көннәрендә дә эш турында уйлауларына ияләнгәннәр инде. Аларны дилбегә белән бәйләп куйсаң да җиләк җыясылары юк.
Хәмдиянең өе Түбән очта – федераль трассага алып чыга торган юл читендә икән. Йорты белән каралты-курасы нык әле. Капкасын ачып кергәндә, хуҗабикә ишегалдында йөри иде. Ирсез яшәсә дә, бөкшәйгән хатынга охшамаган. Илле яшьләр тирәсендә, мөлаемлыгы йөзенә чыккан. Формасыннан булмаса да, Хамиснең участковый икәнен белә. Аның белән булгач, Айзатның да юкка гына ияреп кермәгәнен аңлады бугай. Башта каушап та калды. Чиләген җиргә куеп, кулларын, күрешергә әзерләнгәндәй, алъяпкычына сөртте.
– Ни хәлләрең бар, Хәмдәя апа? – дип, сүзне Хамис башлады.
– Ярыйсы гына әле. Мунча ягып җибәрим дип, су ташыган идем менә. Дога кыласым бар, юынып чыгыйм, дидем.
– Ник Илфат белән Фаилгә генә яктырмыйсың? Алар җиләккә киттеме әллә?
Малайларының исеме чыккач, хатын аларга сәер генә караш ташлады.
– Алар... – ул бер мәл, нәрсә әйтергә икән дип, төртелеп торды. – Аларны бүген Мисырга укырга алып киттеләр. Муллалыкка укытабыз, диделәр.
Сәкинәнең әйткәннәре дөрескә килә, димәк.
– Кемнәр алып китте? Нәрсә дип әйттеләр? Аңлатыбрак сөйләгез әле, апа. – Айзат, сүз дилбегәсен кулына алырга теләп, үзе сорау бирә башлады.
– Бүген иртән Илфат юлның теге ягына бозау арканларга чыккан иде. Янына юлдан бу якка килүче бер кара машина туктаган. Бу нинди авыл, дип сораганнар башта. Татарлар яшиме, керәшеннәрме, дип белешкәннәр. Борын төпләрендә генә торучы мәчетне күрмиләрмени?! Татарлар икәнен әйткәч, без Мисырга мәдрәсәгә яшь егетләр җыябыз, сезнең авылда чит илдә укырга теләүчеләр юк микән, дип белешә башлаганнар. Авылның аргы очында торучы бер егет Казанда мәдрәсәдә укый, төшеп карагыз, бәлки барасы килер, дигән Илфат. Безгә Казанда укучылар кирәк түгел, кергән икән, шунда укысын, син үзең кайда укыйсың соң, дип, төпченергә керешкәннәр. Малай үзенең Мамадыштагы көллияттә укуын әйткәч, әти-әниең янына алып кер әле безне, дигәннәр. Әтисенең күптән үлгәнен, әнисе һәм энекәше белән генә яшәвен әйткәч, безгә иң кирәкле кеше икән син, дип, сөенешкәннәр дә әле.
Айзат, бүлдерәсе килмәсә дә:
– Ничәү иде соң алар? – дип сорамыйча түзмәде.
– Өйгә икәү керделәр. Икесе дә кырык яшьләрдәге таза гына ирләр. Кулларына калын алтын йөзекләр кигәннәр. Олы гына ташлылары да бар. Бик бай кемсәләр бугай. Исәнләшеп кереп утырдылар. Без Мисырдан килдек, шундагы мәдрәсәләргә укырга егетләр белән кызлар җыябыз. Синең бу малаең бик акыллы икән, безгә шундый инсафлы җаннар кирәк, җибәр безнең белән, диләр. Аларның сүзләрен ишетеп, Фаил дә торып чыкты. Аны күргәч, ятимнәр икән, икесен дә укытасыбыз килә, диделәр. Бер дә борчылмагыз, апа, алар укыганда сезгә акча түләп торырбыз, мохтаҗлык күрсәтмәбез, дип юмалый башладылар. Үгетләүләренә тиз күндем. Малайларны да кеше итәсе килә. Мамадыш көллиятен генә бетереп, кая бара инде алар? Өйләнәселәре, тормыш итәселәре бар. Мисырда укып кайтсалар, кеше арасында йөрерләр иде ичмасам!
– Җибәрергә күндерделәрме?
– Күп итеп акча да бирделәр. Гел җибәреп торырбыз, диделәр.
Айзатның хатынның күңеленә шик саласы килми иде. Шулай да моны ныклап тикшерергә, теге кешеләрне эзләп табарга, кемнәр икәнен ачыкларга кирәк. Мисырга укырга барганда җиде кат иләк аша үткәрәләр. Урамда очраган беренче кешене алмыйлар инде. Укыган өчен акча да биреп тормыйлар. Болар бер дә мәдрәсәгә шәкертләр җыючыларга охшамаган әле...
– Шул кара машинага утырып киттеләрме малайларың?
– Юк. Берсе кемгәдер шалтыратты да, малайлар киемнәрен җыйган арада кызыл төстәге «буханка» килеп җитте. Шуңа утыртып алып киттеләр.
Хатынның беркатлылыгына исең китәрлек. Бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең тасма теленә ышанып, буй җиткән ике улыңны утыртып җибәр инде. Аларның кире әйләнеп кайтасыларына беркем дә гарантия бирә алмый бит.
– Малайларыңның телефоннары бармы? Шалтыратып карагыз әле, кай тирәләрдә икән?
– Бар, ник булмасын, – дип, Хәмдия кәрәзле телефонын кулына алды. Аннан: «Абонент сүндерелгән яки гамәлдә булу зонасыннан читтә» дигән сүзләр яңгырады.
– Сүндереп куйганнар бугай.
Бу сүзләр дә Айзатка күп нәрсә аңлата иде. Егетләрнең элемтәләрен өзгәннәр. Гади генә кармакка эләкмәгәннәр болар. Монда – Калатауга кергәндә каршыларына очраган машиналар булса, хәзер алар Казан ягына киткән булырга тиешләр. Шул якка борылып калганнар иде.
– Номерларындагы регион санына карамаган идегезме? Хәтерегездә калмадымы?
– Карадым, ник карамаска? Бишле иде. Бик ансат хәтердә кала торган сан!
Шулар булган икән.
– Без тагын кереп чыгарбыз әле, – дип Хәмдия белән саубуллашып чыгып киттеләр.
Туксанынчы еллар ахырында, авыллардан мәдрәсәгә укырга дип алданып китеп, Төньяк Кавказда чит илдән ялланган сугышчылар белән бер лагерьга эләгүче егетләр булган иде. Монда да шулай радикал исламчылар сафына кеше җыялармы? Татарстандагы татарлар белән керәшеннәр арасында низаг чыгару өчен, чиркәүләр белән мәчетләргә ут төртү очраклары да булды бит инде. Мөфтине шартлатмакчы булдылар. Террорчылар йокламый. Алар төрле яктан килеп керергә, тамырларын җибәреп, явыз гамәлләрен кылырга мөмкин. Татарстан чит илләрдән ерак булса да, хәзерге заман өчен ул ераклык төшенчәсе бөтенләй юк нәрсә. Хәзер кешене төрле әгъзаларга бүлгәләп сатучы бандалар да очрый. Кеше әгъзаларына күбрәк чит илләрдәге клиникалардан заказлар килә. Егетләр андыйлар кулына эләксәләр, бик тиз юкка чыгачаклар. Берничек тә табып булмаячак.
Айзат, ФСБның Казандагы идарәсенә шалтыратып, Калатауда булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Механизм хәрәкәткә килде. Дагстан машиналары әле Казанга барып җитмәгән булырга тиеш. Теләче белән Байлар Сабасы борылышында ук аларны тоткарлаячаклар. Әгәр дә алар юл уңаенда тагын берничә авылга сугылырга уйласалар? Оренбург якларына китеп барсалар? Боларны ничек тә тизрәк эзләп табарга һәм тоткарларга кирәк!
– Трассада дежур торучы таныш инспекторларың юкмы? – дип сорады Айзат Хамистән.
– Бар алар. Тик бүген ял итмиләрме икән?
Шулай дисә дә, берәм-берәм шалтыратып карарга булды. Берсе экипаж белән Балык Бистәсе районындагы Күки авылы янында кизү тора икән. «Соңгы бер сәгать эчендә бишенче регионнан кара «Шевроле» белән кызыл буханка «ГАЗель» узмадымы?» – дип сорадылар. Андый машиналар узмаган икән. «Күренсәләр, хәбәр итәрбез», – диделәр.
Айзат бу хәбәрне дә Казанга җиткерде. Түбән Яке белән Түбән Сон авыллары арасындагы урман аша юлда Кыстыбый базары бар. Ике дус икесе ике машинада шунда киттеләр. Аннан узганнарын күреп калсалар, эзләү мәйданы тагын кими. Хамис тә Мамадышка, эчке эшләр бүлегенә үз авылларында булган хәлне җиткергән иде. Полициянең участок вәкаләтлеләрен аякка бастырырга тиешләр.
Хамис Кыстыбый базарында туп-туры үзенә таныш хатын каршына тукталды.
– Минем янда туктап тордылар ул машиналар. Икесеннән дә әзмәвердәй ирләр төшеп, термосларына кофелар салып, күп итеп пәрәмәчләр җыеп киттеләр. Миңа бик файдалы узгынчылар булганга, истә калдылар. Тоткан җирләреннән кисеп алып китә торган, телгә бик оста кешеләр иде. Чиста русча сөйләштеләр, – диде сатучы. Ничек киенгән булуларын, йөз чалымнарын да сурәтләде:
– Берсенең бармакларында юан алтын печаткалар иде. Бик бай кешеләр бугай. Алган әйберләренә түләргә биш мең сумлык бирделәр. Бармаклары саен алтын булганының сул кулында ниндидер олы татуировкасы да бар иде. Нәрсә ясалганын аңламадым. Икенчесенең, бераз чандыррагының, уң кулындагы чәнти бармагы юк иде. Башка нәрсәләренә карап тормадым.
Хатын үзе дә бик чаяга охшаган.
– Сезгә чәй ясыйммы, кофемы? – дип сорады.
Мәгълүмат өчен дә түләргә кирәк иде. Сусамасалар да, яшел чәй ясатып эчтеләр.
Юл буенча җиләк сатучылардан сораштырып барырга булдылар. Авыллар ягына борылган ят машиналарга кеше тиз игътибар итә бит.
Әлеге машиналар Түбән Сон ягына да, Басканга да, Усалигә дә борылмаганнар, тик Усали турында туктап торганнар икән. Борылыштан төшеп киткәч нинди авыллар булуын сорашканнар. Әмма, борылып тормыйча, ары киткәннәр. Монда Мамадыш районы бетә иде.
– Син кире борыл. Безнең җиләкчеләрнең, чиләкләре тулса, кайтасылары килер. Калатауга алып кайтып куярсың. Мин ничек тә кайтып җитәрмен, – диде Айзат Хамискә.
Үзе шикле машиналарны эзләвен туктата алмый. Дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра торган кешеләр булырга мөмкин, ничек тә куып җитәргә, тоткарларга кирәк. Аларның кармакларына Калатауныкылардан тыш башка егетләр дә эләккән булырга мөмкин. Хәмдиянең сүзләренә караганда, шикле кешеләр «Шевроле»да – икәү. Ә «ГАЗель» машинасында ничәү икән? Икедән дә ким түгелдер. Егетләргә күз-колак булырга бер кеше генә җитми.
Кузгалып китәргә җыенганда, кәрәзле телефоны шалтырады:
– Айзат Солтанович, хәерле көн. Казаннан. Сезне идарә башлыгы Сәйфуллин белән тоташтырам, – диде ягымлы хатын-кыз тавышы.
Аның хәбәрен бүген үк идарә башлыгының үзенә җиткерерләр дип уйлап та карамаган иде әле ул.
– Исәнмесез, Айзат Солтанович.
– Исәнмесез, Ильяс Кадыйрович.
– Кунакта чакта да эш турында уйлавыгызны хуплыйм. Сез эзләгән ул кешеләр Якын Көнчыгыштагы террорчылар өчен сугышчылар яллаучылар булырга мөмкин. Өч көн элек кенә Башкортостанда шундый бер төркемне тоткарлаганнар. Алар да Дагстан машиналары белән булган. Соңгы вакытта террорчылар үз сафларын ишәйтү өчен бик активлаштылар. Ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да җыялар. Коралланган булырга да мөмкиннәр. Сак булыгыз. Үзегез генә тоткарларга тырышмагыз. Безнең оперативниклар Мамадыш ягына чыгып киттеләр. Аларның телефон номерларын сезгә җибәрерләр. Элемтәдә торыгыз.
– Яхшы. Элемтәдә торырмын.
Мәшләк авылы турысында да җиде-сигез хатын җиләкле чиләкләре белән тезелешеп тора иде. Айзат алар янына да тукталды. Берсе кара, икенчесе кызыл машиналарның Балык Бистәсе ягына борылуларын әйттеләр.
– Ярты сәгатьләп бардыр, – диделәр.
Дагстан машиналары эскорты маршрутын үзгәрткән, димәк. Эз яшерергә теләүләреме бу аларның? Әллә Оренбург өлкәсе аша әйләнгеч маршрут әзерләгәннәрме? Боларны, үзләрен тоткарламыйча, белеп булмаячак. Айзат яңа хәбәрне Казанга җиткерде дә Балык Бистәсе ягына борылып кереп китте. Монда инде федераль трасса түгел. Асфальтланган булса да, юл тарая, борылышлар да, чокыр-чакырлар да җитәрлек, зур тизлектә барып булмый.
Шул вакыт телефоны шалтырады. Асия икән.
– Син кайда?
– Балык Бистәсенә таба барам. Хамисне кайтарып җибәрдем. Кайтып өлгермәсәм, басудан ул барып алыр. Җиләкләр ничек?
– Бик күп. Эреләр. Ике чиләк тутырдык инде. Илсөяр мәтрүшкәләр җыйды.
– Бик әйбәт булган. Кыш көне кирәк була алар.
Бик бай шул җиләккә Калатау-Кирмән яклары. Чалгы белән чабып алырлык. Бер утырган җиреңнән генә дә ярты чиләк тутырырга мөмкин. Сабан туйлары уздымы, өлкәне, бала-чагасы тау битләренә ябырыла. Иртә таңнан төнгә кадәр юл буенда җиләк сата, акча эшли. Узгынчылар ала торгандыр, юл буйлап тезелешеп тормаслар иде юкса.
Котлы Бөкәш авылына килеп кергән иде инде. Чираттагы борылышны узуга, караса – ул эзләгән машиналар тора. Мәчет каршына туктаганнар. Вакыт сизелми дә уза – өйлә намазы да җитеп килә икән инде. Казаннан чыккан төркем җитәкчесенең телефон номерын хәбәр иткәннәр иде. Аңа шалтыратып, Дагстан машиналарының Котлы Бөкәш мәчетенә тукталганнарын әйтте, кая кадәр килеп җиткәннәрен белеште. Шәдке тирәләрендә икән. Күп дигәндә, егерме минуттан монда булачаклар, димәк.
Дагстан машиналарыннан бераз гына алгарак узып тукталды. Берәм-сәрәм генә булса да, асфальт түшәлгән урам буйлап картлар килә иде. Өйлә намазына җыелулары. Мондый көннәрдә мәчеткә күп йөрми торганнардыр алар. Гадәттә, җомга намазларында гына күбрәк була халык мәчетләрдә, башка көннәрдә якын-тирәдә яшәүчеләр генә килә. Айзат машинасында чигелмәгән бәрхет түбәтәен дә йөртә иде, аны алып киде дә мәчеткә кереп китте.
Анда унлап кеше генә иде. Башына чалма ураганы авыл мулласыдыр. Тагын ике кечкенәрәк гәүдәле карт бар. Олы гәүдәле дүрт ир. Калатауга кергән, ул эзләгән ирләр шулар булырга тиеш. Тагын өч егет. Теге дүрт ир хәзрәттән нәрсәдер сораштыралар. Айзат садака тартмасына йөз сумлык салды да барысы белән күрешеп чыкты.
– Киров өлкәсеннән, Малмыж шәһәреннән киләм. Алексеевскидагы туганнарга барыш. Өйлә намазын мәчетегездә укып китим, дидем. Ашханә-мазар булса, капкалап та китәрмен дигән идем. – Айзатка тукталуының сәбәбен ничек тә шик тудырмаслык итеп аңлатырга кирәк иде.
– Малмыжда татарлар яшимени? – дип сорады хәзрәт. Белеме авылыннан ерак китәрлек түгел иде бугай.
– Әйе, Малмыжда татарлар бик күп, мәчетебез дә бар. Малмыж районында да татар авыллары шактый. Татарлыгыбызны саклый беләбез. Авылларыбыз да нык безнең.
Барысы да кызыксынып алар янына җыелдылар.
– Мәчетләрегезгә яшьләр йөриме? – дип сорады картларның берсе.
Малмыжда бер тапкыр да булмагач, Пенза ягындагы үзләренең авылын күз алдында тотып:
– Йөри. Бездә яшьләр күп йөри. Казандагы ислам университетында да, мәдрәсәдә дә укыйлар, – дип җавап кайтарды.
– Яшьләрнең Мисырга укырга барасылары килмиме? – диде теге ирләрнең берсе.
Калатауда булган кешеләрнең берсе ул, димәк.
– Туксанынчы елларда бер егетебез Мисырда укыган иде. Кире үзебезгә кайтмады, Казанда урнашып калды. – Айзатка әлеге ирләрнең ышынычын җәлеп итәргә кирәк иде. Бары шул юл белән генә аларның сизгерлекләрен киметеп була. – Яшьләрнең үзләреннән сораштырсаң, хәзер дә Мисырга укырга баручылар бардыр ул.
– Малмыжга ничек барасы? – Дагстан ирләре кызыксына башлаган иде.
– Мин үзем Нократ Аланы, Кукмара, Мамадыш аша килдем. Башка турырак юлы юктыр. Мәчетебезне озак эзли торган түгел. Мәчетне тапкач, мөселманнарны да эзләп торырга кирәк булмаячак.
– Шулай шул, – дип җөпләп куйды ирләрнең берсе.
– Безнең Тәберде Чаллысы белән Котлы Бөкәштән дә ислам белән кызыксынучы яшьләр бар. Бер егет Казандагы мәдрәсәгә кергән иде, былтыр көз армиягә алдылар. Ярты елдан кайтып җитәр инде, Алла боерса. Исән-имин хезмәт итеп, укып бетереп кайтса, үземнең урынга калдырырга дип торам, – диде хәзрәт.
– Менә хәзер Мисырга укырга китәргә теләүчеләр юкмы соң? – дип сорады ирләрнең берсе.
– Бер дә әйтә алмыйм шул, – диде хәзрәт.
– Болай гына әйтеп булмый бит, – дип җөпләделәр картлар.
Алар сөйләшкән арада мәчеткә тагын берничә карт килеп керде. Намаз вакыты җиткән иде. Тезелешеп басып, намаз укырга керештеләр.
Айзат алгы рәткә баскан ирләрне күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Казаннан чыккан төркем авылга килеп җиткәндер инде. Тоткарлау өчен, намазны тәмамлап, халыкның мәчеттән чыга башлавын көтәләрдер. Намаз вакытында килеп керсәләр, матур булмаячак. Кергәндә игътибар белән карады: Дагстан машиналары эчендә кеше калмаган иде. Димәк, бөтенесе монда. Берәрсен читтәрәк күзәтеп утыру өчен калдырмаганнардыр, дип ышанасы килә.
Намаз тәмамлангач, Айзат мәчеттән картлар белән бергә чыкты. Җылы көн бераз сүрелгән, талгын гына җил исә. Тирә-юньдә башка ят машиналар күренми. Мәчет янындагы автобус тукталышында гына хатыннар белән ирләр тора. Авылча киенгәннәр, кулларында пакетлар. Ялга авылга кайтып, Балык Бистәсенә автобус көтүчеләрдер. Казаннан һаман килеп җитмәгәннәрме әллә?! Төркем җитәкчесе белән сөйләшкәненә ярты сәгатьтән дә күбрәк вакыт узды бит инде. Әллә тоткарлау операциясен авыл уртасында түгел, башка җирдә үткәрергә уйлаганнармы?
Теге ирләр арттанрак чыктылар. Аларны көтеп алып:
– Мин сездән калмам инде. Балык Бистәсенә җиткәч, Алексеевск юлына ничек китәсен белмичә, адашып йөрермен, – диде.
Ирләр, канәгать елмаеп:
– Ярар. Без кызу бармыйбыз. Калышмассың, – диделәр.
Шулвакыт алар янына тукталышта торучылар да:
– Безне Балык Бистәсенә кадәр алыгыз әле, – дип килеп җиттеләр.
Ирләрнең берсе:
– Ярар, – дип әйтергә генә өлгерде, шул арада тукталыштагы ирләрнең берсе аны егып салып, артка каерылган кулларына богау киертә иде инде.
Калган өчесе дә егып салынган, куллары артка каерылган. Хатыннар моны шул дәрәҗәдә тиз эшләделәр ки, янәшәдәге картлар гына түгел, Айзат та бер мәлгә бер нәрсә дә аңышмады. Хәлнең нәрсәдә икәнен аңлагач, янәшәсендәге ике егетне култыклап:
– Курыкмагыз! Сезгә бер нәрсә дә булмый. Сезгә беркем дә тимәячәк, – диде.
Өченчесе, йөгерергә ниятләп, як-ягына карана башлаган иде, хатыннар, тынычлан, дигән мәгънә белән, җилкәсенә кулларын салдылар.
Авыл картлары, үзләренең күз алдында яшен тизлегендә булып узган хәлләрне күреп, телсез калганнар иде.
– Кемнәр сез? Нишләтәсез аларны? – дип сорады арадан берсе кыюлыгы җитеп.
– Без – ФСБдан. Бу ирләр – явыз ният белән йөрүчеләр, – диде тукталышта торган ирләрнең берсе. – Мин – оператив төркем җитәкчесе Смирнов булам.
Ул арада микроавтобуслар килеп туктады. Җирдә ятучы ирләр, исләрен җыеп, сүгенә башладылар. Берсе богауланган килеш сикереп торып чапмакчы булды. Аны шунда ук башы белән җиргә кададылар. Тиз генә боларны автобусларның берсенә урнаштырып та куйдылар.
– Мин сезне таныйм. Казанда киңәшмәдә күргәнем бар, – диде оператив төркем җитәкчесе Айзатка.
– Боларны нишләтәсез? – дип сорады Айзат, читтә кыюсыз гына басып торучы өч егеткә күрсәтеп.
– Аларны да хәзергә үзебез белән алабыз. Сораштырасы нәрсәләр күп. Ныклап зиһен керткәч, кайтарып җибәрербез. Сабый балалар түгел. Нинди кармакка эләккәннәрен аңлатырга кирәк.
Дагстан машиналарыннан пистолетлар, гранаталар табып алдылар. Авыл картлары өйләренә кайтып китмәгәннәр иде әле, коралларны күреп, алар тел шартлаттылар. Казаннан өйрәтелгән эт тә алып килгәннәр икән. Ул, «ГАЗель»нең салонына килеп керүгә үк, почмактагы кәгазь тартмага карап өрә башлады. Саперлар кереп ачып караганнар иде – пачка-пачка тротил шашкалары тутырылган булып чыкты. Сакланып кына аларны үз машиналарына күчерделәр. Нәрсәне дә булса шартлатырга уйлаганнар инде бу явызлар. Бу кадәр тротил белән әллә ниләрне күккә очрырга була.
– Мин бүген сезнең белән Казанга барып тормыйм инде. Рапортны иркенләп язып, иртәгә алып барырмын, – диде Айзат Смирновка.
Шулай да ни өчен бу ирләрне тоткарлауда күбрәк хатын-кызлар катнашуын сорыйсы итте.
– Авыл җирендә хатын-кыз шик тудырмый. Осталыкка да ирләрдән ким түгелләр, үзең күреп тордың, – диде Смирнов.
Операциянең уңышлы төгәлләнүен Казанга хәбәр иттеләр. Идарә башлыгы мактау сүзләрен Айзатка да, төркемдәгеләргә дә кызганмады. Оператив эшләүләре нәтиҗәсендә, корбаннар, яраланучылар булмады. Террорчылар турындагы беренче хәбәрдән соң аларны тоткарлаганга кадәр нибары берничә сәгать вакыт узган иде. Хамиснең кызы кибеттә күргәннәрен – ялгыз хатын Хәмдиянең биш мең сумлык акча белән түләп әйберләр алганын – өйдәгеләргә кайтып әйтмәсә, уяулык күрсәтмәсә, ниләр булып бетәр иде икән?..
Казаннар китеп барды. Дагстан машиналарын да калдырмадылар.
Айзат тыныч күңел һәм канәгатьлек хисе белән кайтыр юлга кузгалды.
 

Вәрис ГАЛИ

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

 

 

«Мәйдан» № 11, 2022 ел

 

Комментарийлар