Логотип «Мәйдан» журналы

Кызым — иремнең дә баласы...

– Мин җүләр, ахрысы, уйларга да куркыныч серемне сезгә сөйләргә килдем.

Ул башта үз-үзен битәрләп алды. Аның ниләр бәян итәргә җыенганын алдан ук белсәм: «Юк, сез җүләр түгел, сез – таш бәгырь», – дияр идем, бәлки. Хәер, хәсрәтле адәм баласына каты-каты бәрелергә минем ни хакым бар?!

Каршымда утырган Мөслимә ханым (исеме, әлбәттә, үзгәртелә) берара икеләнеп торды.

– Әгәр кыенсынсагыз, серегезне ачмагыз, – дидем, кунакның хәленә керергә тырышып.

– Унбиш ел күңелемә бикләп сакладым инде. Кемгәдер сөйләргә кирәктер, мөгаен. Сез барысын да тәфсилләп языгыз әле, башта иремә шул язмагызны укытырмын. Әй, нинди әшәке хатыннар бар дөньяда, диярмен. Ул, билгеле, ялган, дияр, моны язучы уйлап чыгарган, дияр. Ачудан, бәлки, журналны читкә атып бәрер. Шунда мин аңа, андагылар дөрес, ул әшәке кемсә – мин, диярмен. Тыңлыйсызмы? Рәхмәт.

Уфада педагогия училищесын тәмамлагач, мин авыл мәктәпләренең берсендә балалар укыта башладым. Яшь чак, чибәр чак. Клубтан егетләр өере-өере белән озата. Күзеңне йом да теләсә кайсын яр ит, оттырмассың кебек. Ә мин, исәр, хатынлы иргә гашыйк. Ул химия фәне укыта иде. Дәрестән соң: «Тәҗрибәләр үткәрәбез», – дип, лабораториягә чакыра хезмәттәшем. Пыяла савытларда әллә нинди сыекчалар болгатып яндыра. Дәрестән соң бүтәннәр кебек өенә ашыкмый, чөнки ялгыз, фатирда яши. Уфадан хатыны авылга күчәргә теләми, имеш. Иркә шәһәр бичәсе, имеш. Химик абыебыз: «Биредә хастаханәләр юк, ә минем хатын – табибә», – дип аклана иде. Бүген шаккатам: ул мине кайсы ягы белән сөйдертте икән? Ни бите, ни гәүдәсе. Кыска буйлы, җирән чәчле иде. Тик менә теле телгә йокмый, урмандагы барча сандугачларны алмагач куагы ботагына кундырып сайрата иде инде. Мөгаен, шома теле белән йөрәгемә юл яргандыр. Ә минем әлеге дә баягы адым саен хаталар ясый торган яшь чак, җүләр чак… Ничек аның кочагында эрегәнемне сизмәдем шул. Тик безнең кача-поса «уйнаган» мәхәббәтебезгә кырау сукты: нинди тәҗрибәләр белән мавыкканыбызны белеп алган усал директор: «Хатының янына элдерт», – дип, химикны мәктәптән куып җибәрде. Шушы җирдә соңгы нокта төртелсә икән! Ир шәһәргә тайды да котылды, ә минем өчен чын-чынлап тәмуг казаны асылды. Һәр иртәмдә кара таңнар аттырдым мин. Аны сагынудан, аны юксынудан елый-елый күз кабакларым өрелеп шешә иде. Тамактан ризык үтми, хәтер начар, дәрестә кул калтырый, тавыш калтырый, чөнки уемда гел җирән химик. Ичмасам, хәлләремне сорашып, ярты бит хат сырласа иде! Уйнады да ташлады, кыскасы. Ләкин газапларымның бу баласы гына, анасы алда иде. Әрнү-сыкранулар белән игътибар ителмәгәндер, организмдагы сәер үзгәрешләр соң гына ачыкланды. Мин көмәнле идем! Район хастаханәсенә йөгердем, әмма анда мине эт итеп орыштылар: «Элегрәк хәстәрен күрергә иде, өч айдан соң бала төшертмиләр», – диделәр. Һаман да шул яшьлек җүләрлеге инде: коллективта хезмәттәшләрем сизмәсеннәр дип, зурайган саен зурайган корсагымны кысып бәйләп йөрдем. Ә ул шар сыман түгәрәкләнә. Мине исә, авыл һавасы килеште, тазара, дип мактыйлар. Безнең директорның күзе без кебек очлы, үтәли тишә иде. Беркөнне кабинетына чакырды бу: «Яле, яшь дустым, билеңдәге чүпрәгеңне чиш, – диде ул, кырыс кына. – Яле, чиш! Балаңны буып үтерәсең бит, хәерсез кызый. Көмәнең ничә айлык?»

Кем белгән дигәндәй, җилкә сикерттем. Директор буй-сыныма тагын бер мәртәбә текәлеп карады да: «Ике айдан бәбилисең син, – диде. – Тиз генә әйберләреңне төйнә. Сине күз буяр өчен генә Уфага – курсларга озатам. Миңа коллективымның абруе кыйммәт. Салахова мәктәбендә фахишәләр укыта дигән дан таралмаска тиеш».

Салахова апа чатнатып шулай диде. Аңа рәнҗемим, ул бит мине Уфада үз туганнарына урнаштырды. Нәтиҗәдә, мәктәбенең абруен да саклады. Ә мин якты дөньяларга бер кызчык тудырдым.

«Баладан баш тартам» дигән язуны үзем теләп яздым. Директорның туганнан туган сеңлесе Иркәбикә шушы хастаханәдә шәфкать туташы иде. «Кечкенәң өчен кайгырма, аны бик тә мәрхәмәтле терапевт хатын кызлыкка ала. Үзенең баласы юк», – диде ул. «Күрсәт аны», – дип, Иркәбикәгә ялындым. Аның йөзеннән кан качты: «Син нәрсә, аңа үзеңнең кемлегеңне белгертәсең киләме? – диде кыз. – Мине эштән кудыртасың ич, ахмак! Сиңа сер итеп кенә әйттем ич!» – «Тынычлан, ерактан гына карыйм», – дидем. Ул вакытта миндә – унсигез яшьлек аламада – ана хисләре уянмаган иде әле, миңа нибарысы кызык иде. Сабыйның булачак әнисен ишек ярыгыннан гына өч тапкыр күрдем. Иркәбикә гел артымнан сагалый иде. Һәм шуннан соң гомерем буе ул хатынның борын очындагы миңен оныталмадым…

Мәктәпкә кире кайтмадым мин. Укытучылык һөнәреннән бизеп, заводка кердем. Уфа урамнарыннан химикны эзләсәм дә очратмадым. Бу якларда мин бәхетемне югалткан идем. Шәхси дөньямны үзгәртеп, өр-яңадан көйләрмен дип, Казанга юл тоттым. Көйләп булмады. Мине, мөгаен, Алла каргаган иде. Тора-бара ташлап калдырган кызым, исләремә төшеп, үзәкләремне өзде. Егерме биш яшемдә ахирәтләрем Ислам исемле карт егеткә димләде. Яратмасам да ризалаштым. Миңа ничек тә гаилә корып, яшьлектәге хата-ялгышлардан арынырга кирәк иде. Ләкин Аллаһы Тәгалә гөнаһларымны кичермәде: мин балага узалмадым. Тикшерендем. Табиблар, барысы да тәртиптә, диделәр. Ирем тикшеренде, ул да сау-сәламәт. Ислам мине генә гаепләде һәм, «син – кысыр» дип, башка хатынга өйләнде. Ике елдан ишетәм: малай үстереп яталар.

Тагын бер адәм белән кавыштым, тик аңардан да уңмадым. Ул да: «Син – кысыр», – дип мыскыллый иде.

Өченче тапкыр кияүгә… Менә хәзер сез гаҗәпләнүдән телсез калырсыз инде. Химик белән табыштык бит без! Унбиш елдан соң Казанда очраклы рәвештә генә төзелеш тресты җыелышында урыннарыбыз бергә туры килде. Җирән картайган, чәчләре сирәкләнеп, маңгаена җыерчыклар сызылган. Әмма ул һаман да сөйкемле иде. Минем өчен, билгеле. «Хатын белән өч ел элек аерылыштык, – диде ул, көрсенеп. – Мине яратмады. Горур иде, тәкәббер иде, ир дип санламады. Кирәкми дигән өстенә, миңа үч итеп, ташландык бала алып тәрбияләде. Синең хәлләрең ничек? Кияүдәме?!»

Мин аңа түгелмәдем, мин бикле җан идем. Без көн саен күрештек. «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, парлашыйк», – дип, ул мине үзенә кияүгә чыгарга күндерде. Икәү кылган гөнаһларны икәү төзәтербез дип, бу тәкъдимнән баш тартмадым. Ләкин Сирингә уртак балабыз турында ләм-мим. Ул әйбәт ир. Төзелештә участок башлыгы. Миңа бик игътибарлы. Тик менә… Яшьлектәге мәхәббәт хисләре яңадан терелсә дә, балабыз булмады. Шуны ул тилмереп көтте. Бала аның бердәнбер хыялы иде. Әлбәттә, үз каны, үз кисәге.

Беркөнне ирем, нигәдер уңайсызланып кына: «Уфага барабыз, сине әнкәй белән таныштырырга инде, – диде. – Чибәрем, әгәр әнкәй сиңа караңгы чырай күрсәтсә, борчылма. Теге киленен фәрештәгә саный карчык. Тәрбиягә алган кызыбызны үз оныгыннан артыграк күрә».

Чынлап та, Сириннең әнисе килен дип миңа эреп төшмәде. Ул бусага төбеннән үк малаен әр-битәр белән күмде: «Хатыннан хатынга чабасың, азгын! Гаиләң сандугач оясы иде, шуны туздырдың, мәнсез! Кызыңны да жәлләмәдең, таш багана».

Сирин бертуктаусыз: «Ярар инде, әнкәй, ярар, киленеңнән оял», – дип кабатлады. Ә инде карчык тынмагач, йөрәк белән ярсып: «Үземнән туса, ул баланы ташлар идеммени, әнкәй», – диде.

«Алайса, ашагыз-эчегез дә китегез. – Әнисе безне куарга ук кереште. – Китегез, кит! Кичкә табан Алия белән оныгым Мәскәүдән кайтышлый безгә сугыла. Күзенә чалынып, баланы әрнетмәгез. Син аңа – ата. Ул синең кайтуыңны көтә».

Әмма Сирин дә үзсүзле иде. Ул да, өздереп-кистереп: «Мин мәрхүм атам йортында, әнкәй. Күпме җаным тели, шуның хәтле кунам», – диде.

Киленен өнәмәгән каенаналар күп. Тик бу хәтле… Сирин хакына түздем мин. Кич җиткәндә йөрәк кенә чәнчергә тотынды. Әйтерсең ниндидер куркыныч давыл якынлаша иде. Җанымны шик-шөбһә урады. Фәрештә көндәшем миннән ирен дауласа, нишләрмен? Оршыш-талаш мәсьәләсендә мин җебек идем. Каенанам төсле Алия дә пычак теле белән бәгырьне теләр микән? Аллага шөкер, без аның белән йөзгә-йөз бәрелешмәдек. Алар чәй дә эчмәделәр, күчтәнәчләрен калдырып, Уфага ашыктылар. Тукта, мин вакыйгаларны тизләтәм бит. Капка төбендә машина кычкыртканда, ян бакчада карлыган җыя идем. Фәрештә көндәшем белән кызы, «әнкәй, әнкәй» дип гөрләшеп, ишегалдына керделәр. Өйдән кочагын җәеп каенанам чыкты: «Әйдүк, бәгырькәйләрем, әйдүк!»

Койма башыннан гына үрелеп кунакларга караган идем, шул килеш каттым да калдым. Хатынның борын очындагы миңе чүт кенә һушымнан яздыртмады. Күзем бер аңарда, бер әбисенең куенына сеңгән үсмер кызда иде. Йа Ходаем, син кемнәрне алдыма китереп бастырдың?! «Тап, эзлә» дип, ничә ел хатлар белән Иркәбикәнең җанын ашадым мин. Анда ук ул кисәтте бит, кисәтте, алар өч ел элек Башкортстаннан кайсыдыр шәһәргә күченгән икән, диде. Димәк, Мәскәүдә төпләнгәннәр. Табибә эз яшермәгәндер, билгеле. Кемнән яшерсен ди. Миннәнме? Баланы төннәр буе шушы хатын багып үстергән ләбаса. Ләкин… ул минем йөрәк парәм, ул, ниһаять, Сирин белән безнең уртак җимешебез!!!

Карлыган куагы төбенә чүмәшеп озак утырдым. Күңелем белән: «Кызым!» – дип, машина артыннан чаптым. Чаптым да сөрлегеп егылдым… Сирин эзләп тапканда, мин яртылаш үлгән идем. Ул Алиядән көнләштем дип уйлады. И иркәләде, и юатты. Аңа чын дөресен әйтергә һич телем әйләнмәде. Иремне дә югалтырмын дип курыктым. Аның: «Үземнән туса, ул баланы ташлар идеммени, әнкәй!» – дигән сүзләре колак төбендә яңгырап тора иде. Сирин миңа кул селтәп, беренче гаиләсенә кайтса – дөньяларында яшәүнең ни кызыгы да ни рәхәте!

Сез, зинһар, язмагызны «укучылар хөкеменә тапшырам» дип тәмамламагыз. Мин чит-ятларның киңәшенә мохтаҗ түгел. Ир-канатым нәрсә дияр? Миңа шунысы мөһим…

 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com

Комментарийлар