Логотип «Мәйдан» журналы

Әрнү

Гыйбрәтле язмышлар.

Бәләкәй чактан ук мине тәрбияләүдә әнием белән бергә олы апам Фәния дә катнашты. Аң керүем, дөньяны аңлый-таный башлавым да Фәния апам белән бәйле.

Бөек Ватан сугышы чоры. Әти – сугышта. Әни дә, иң олы Кәрим абыем да колхоз эшендә. Өйдә өлкән кеше булып Фәния апа калган. Мин әле бәләкәймен – ике генә яшь тирәседер. Ачлык. Үземне дә, дөньяны да белештермичә, берни аңламыйча елап ятам икән. Минем ашыйсым килә икән. Мин инде әнкәебезнең күкрәк сөтеннән аерылган, нәрсә бирсәләр шуны ашыйм. Әмма ашарга бирмиләр, мин елыйм да елыйм...

Шунда берчак колагымда Фәния апаның «И, еламасана!.. Менә бәрәңге пешә. Пешсен инде, ашарсың», – дигән сүзләре яңгырады. Дөнья кинәт ачылып киткәндәй булды. Кара әле, ашарга юк икән бит. Булса, бирерләр иде. Димәк, ашарга юк икән. Елаудан файда юк, түзәргә кирәк икән...

Мин, яшьле күзләремне ачып, тирә-якка карыйм. Янымда Фәния апам бәрәңге әрчи. Мичтә ут яна, казанда су кайный. Апа вак кына, бармак башы кадәрле генә бәрәңгеләр әрчеп утыра. Димәк, тиздән бәрәңге пешәчәк. Шуңарчы түзәргә кирәк икән!.. Дөньяга күзем шулай ачылды. Аннан соң инде мин һәрнәрсәне диярлек аңлап яши башладым.

Сугыштан соңгы ач-ялангач еллар. Әни көнне-төнгә ялгап колхоз эшендә була да, кич белән соң гына кайтып егыла. Никадәр арган булса да, колхоз басуындагы эскерттән йолкып алган зур гына кочак салам күтәреп кайта. Анысы мичкә ягар өчен, чөнки утын юк. Урманнан бер коры ботак та алып кайтырга ярамый – гаеплиләр. Сталин чоры бу! Төрмәгә утыртырга да күп сорап тормаслар.

Безнең колхоз рәисе бик усал, явыз кеше иде. Ул үзен дөньяда патша итеп тота. Сугыштан соңгы елларда авылда ялгыз хатыннар күп, ул шулар белән чуала. Бөтен власть аның кулында, шуңа күрә аның гаебен күрсәләр дә, эндәшмиләр. Ялгыз хатыннар янына йөрүдән тәм таба башлады бугай ул. Шулай сизелә. Халыкта да пышын-пышын гына шуны сөйлиләр. Кемгә күзе төшә – шуңа бара икән. Бервакыт аның күзе минем әнигә дә төшкән. Шуннан соң минем әни өйалды ишегенә тагын бер келә кактырды. Төнгә ишекне ике келәгә бикли һәм ишек төбенә һәр көнне бер сәнәк белән бер балта куя торган булып китте. Алай – тынычрак. Килеп кенә карасыннар менә!..

Минем Фәния апам да үсеп җитте; аңа инде унбиш яшь. Буйга да үсте. Әни аның өчен борчыла башлады. «Миңа ачу итеп, мин эштә чакта кереп, кызымны харап итеп ташламасын тагын», – дип уйлый иде ул колхоз рәисе турында. Нәрсә булса да эшләргә кирәк иде. Һәм әни чарасын тапты. Безнең Уфада, әнинең бертуган абыйсы Габделбәр абзыйның олы кызы Энҗе апа гаиләсе белән яши. Аның әле бер генә яше тулган баласы – Вил бар. Энҗе апа да, җизни дә көне буе эштә. Баланы карарга кеше юк. Минем әни, хат аша сөйләшеп, Фәния апаны Уфага, вакытлыча гына бала карап торырга җибәрде.

Ул көнне мин бик яхшы хәтерлим. Җәй көне, август ае иде. Безнең авылга якын гына тимер юл уза – Ульяновск-Уфа тимер юлы. Безнең авылдан ике-өч чакрымда гына Байрякино тимер юл разъезды бар. Бөгелмәдән Уфага баручы пассажир поезды анда бер генә минутка туктап ала: шул вакытта үз вагоныңны табып утырып өлгерә алсаң – утырасың, өлгерә алмасаң, поезд сине көтеп тормый, кузгала. Авылдан бер атлы кеше шул разъездга бара икән. Әни, Фәния апага юллык акча биреп, эченнән сызып булса да, шул атлыга утыртып җибәрде. «Ничек тә поездга утырырга тырыш! Әмма сак бул, таптала күрмә!» – дип әйтеп калды. Ә мин Фәния апа утырган арба артыннан әле шактый гына йөгереп бардым, ат кызулагач, кул болгап калдым. Һәм кинәт миңа дөнья бушап калган кебек булды: тирә-як тып-тын; әллә ничек шунда, уйныйсы да килми, берни эшлисе дә килми. Кояш баеп бара. Мин, капка төбендәге яшел чирәм өстенә утырып, тик торганда бәбкә үләннәрен өзгәли башладым. Шул вакытта кинәт ындыр артында кемнеңдер моңлы җыры ишетелде:

Гомрем буйларына, Рәйхан,

Оныта алмасам нишләрмен...

Мин туктап калдым. Бу җырны моңа кадәр минем ишеткәнем юк, беренче ишетүем иде. Үзәк өзгеч моң мине әллә нишләтеп җибәрде, бик ямансу булып китте миңа...

Шуннан соң озак кына вакыт Фәния ападан аерылып яшәргә туры килде. Ул башта берничә ел Уфада Энҗе апаларда бала караган. Аннан, инде бераз шәһәр тормышына ияләшкәч, туку фабрикасына эшкә кергән. Күпмедер шунда эшләгән. Аннан, комсомол путевкасы белән, әле яңа гына төзелә башлаган Салават каласына эшкә киткән, анда буяучы булып хезмәт куя башлаган.

Яшьлегенең шаулап чәчәк аткан чоры нәкъ менә Салават шәһәрендә яшәгән вакытка туры килгән Фәния апаның. Ул анда яңа комбинат төзүдә катнашкан. Иң күңелле, шаян, гамьсез, кайгы-хәсрәтсез чоры булган ул апам тормышының. Иптәш кызлары да күп булган. Егетләр дә шактый чуалган аның тирәсендә. Күңелен җәлеп итеп, хәзер үк өйләнергә торучылары да булган. Ләкин апам бу тәкъдимнәргә җитди карамаган. Нидер көткән дә көткән ул. Аннан әнине, безне, авылны сагынган. Бездән читтә кияүгә чыгып, Башкортстанда яшәп каласы килмәгән аның. Һәм менә бер-ике елдан, эшеннән исәп-хисап алып, туган авылыбызга әйләнеп кайтты.

Кайтты да бит, ләкин аңа беркем дә эш урыны әзерләп тормаган иде. Үзенә эш эзләргә, яңа тормышны җайлап җибәрергә, юлны үзенә ерып барырга туры килде аңа. Билгеле инде: паспорты була торып, колхозда эшләргә теләмәде. Ә авылда башка эш юк, шуңа күрә шәһәрдән, район үзәге Лениногорскидан эш эзләде. Һәм, йөри торгач, тапты да: буровойлардан чыга торган нефтьнең сыйфатын тикшерә торган лабораториягә лаборант булып урнашты. Ләкин, авылда торып, көн саен иртәнге сигезгә эшкә йөрү шактый мәшәкатьле булып чыкты. Авыл белән район үзәге арасында көненә өч рейс автобус йөри; шуның иртәнге сәгать алтыдагысы белән китәсең – анысы ярый әле; әмма эштән кайтканда  – автобус юк, ул инде киткән була. Шуңа күрә көн саен «попутный» машинага кул күтәреп торырга туры килә. Җәй көннәрендә әле ярый; әмма яңгырлы көзләрдә, салкын кышларда алай йөрү бик читен. Андый чакларда, салкын җилдән өшеп-туңып кайтып керә иде Фәния апа эштән. Ни эшлисең – түзәргә туры килә. Әмма мондый тормышның да киләчәге билгесез: кайчанга кадәр болай барыр бу? Шактый вакыттан соң, ниһаять, профсоюз оешмасы ярдәме белән апага Лениногорскидагы барактан бер бүлмә бирделәр. Һәм ул кайчакта авылга шимбә-якшәмбегә генә кайтып йөри башлады.

Нәкъ менә шул чакта, көтмәгән-уйламаганда кинәт гашыйк булды да куйды Фәния апа. Кемгә дисең әле, Кәрим абыйның иң якын дустына – гел шаярып, көлдереп кенә сөйләшүче шаян Миннеярга. Бөтен күңеле белән омтылды ул аңа. Әмма алай җиңел генә булмый икән шул ул тормышта. Кәрим абыем, аның Миннеярга гашыйк икәнен белгәч, шунда ук: «Аның бит кияүдән кайткан апасы бар. Бик усал, холыксыз диләр. Яшәргә ирек бирер микән соң ул сезгә?» – дип, күңелгә беренче коткыны салып куйган. Минзифа турында чыннан да бер дә яхшы яктан сөйләмиләр. Алар, барлыгы дүртәү – әти-әнисе, Минзифа һәм Миннеяр. Йортлары зур, алты почмаклы. Тирә-яктагы матур йортларның берсе. Фәния менә шул йортка килен булып төшәргә тиеш. Ләкин яши алырмы соң ул аларда? Миңнеяр – әти-әнисенең төпчек улы. Әтиләреннән аерылып, «башка чыгып» яшәү турында уйлыйсы да юк. Әти-әниләре картайган чакта (аларның икесе дә җитмештән өстә), төпчек малай әти-әнисе янында яшәргә тиеш. Бу – язылмаган закон. Ә аерылып кайткан Минзифа яңадан кияүгә чыгарлык түгел – аның усал, мәрхәмәтсез икәнлеген бөтен авыл белә. Менә шундый хәлгә тарды Фәния апа...

Миннеярларның өе бездән ерак түгел. Җиде-сигез йорт узгач, безнең урам авылның үзәк урамына килеп чыга; Миннеярларның йорты нәкъ шул үзәк урамга килеп төртелгән җирдә генә. Мәктәпкә, кибеткә, клубка барасыңмы – алар турыннан узып китәсе. Фәния апа да һәркөн диярлек шуннан йөри. Гашыйк кыз күңеле нинди хисләр кичергәндер ул чакларда. «Мин шушы йортка килен булып төшәргә тиеш. Ничек яшәрмен?», – дип тә уйлагандыр инде.

Миннеяр да көн саен диярлек безнең Кәрим абый янына килә. Алар тимер чыбыклардан, кесә батареяларыннан әллә нинди приборлар ясап мәш киләләр: әле күптән түгел генә (безнең авылга электр кермәгән иде әле ул чакта), шул кесә батареяларыннан аш пешерергә яраклы электр плитәсе ясадылар әнә.

Шулай әкрен генә көннәр уза торды. Миннеяр һаман апага тәкъдим ясамый, туй мәсьәләсен әти-әниләре белән килештерә алмагандырмы, нәрсәдәндер... Ә минем ишеткәнем бар: һәр нәрсәне үз вакытында эшләсәң генә уңышлы була. Озакка сузсаң, аның тәме югала: җир җиләген дә үз вакытында җыеп алырга кирәк, соңга калдырсаң, ул бозыла башлый, диләр. Фәния апа, кыз кеше буларак, бу турыда үзе башлап сүз әйтә алмый иде бит инде (кайбер кызлар аны булдыра да торганнардыр, әмма безнең Фәния апа алай тәрбияләнмәгән иде шул). Менә аларның бер-берсен яратып, эчтән генә янып йөрүләренә дә ике елдан артык вакыт үтеп китте, ә туй турында әле – ләм-мим. Фәния апаның күңеле әрни башлагандыр да, вакыт үтү белән ул әрнү бары көчәя, арта гына баргандыр...

Айлар гына түгел, тагын ике ел үтеп китте. Миннеяр да, инде һаман буйдак булып йөргәч, әти-әниләре бу мәсьәләне кабыргасы белән куйганнар: менә бервакыт Миннеярның күрше авыл кызына өйләнгәнлеге ишетелде; әтиләре өйләндергән, дип сөйләделәр. Шуннан соң Фәния апа инде бөтенләй үз эченә бикләнде: аңарда элеккеге шат елмаю бөтенләй юкка чыкты.

Миннеяр да үз бәхетен таба алмады ул өйләнүдән. Аның күңеле һаман Фәния апа ягына тарта иде. Өйләнгәч тә килеп йөрде әле ул Кәрим абый янына; шул чакларда да Фәния апаны күрергә, аның белән сөйләшергә тырыша иде ул. Ләкин инде аралар өзелгән, ялкынланып янган учакның көле генә калган иде. Элеккеге кебек шаяртып сөйләшү дә юкка чыккан. Ул килгән чакларда Фәния апа аңардан кача башлады, аның белән очрашмаска тырыша иде, чөнки Миннеярның килеп йөрүе аның йөрәк ярасын яңарта, әрнүен көчәйтә генә иде.

Фәния апа башка берәүгә дә күңел салмады. Авылда яшәсә дә, көн саен шәһәргә барып эшләп йөрде. Иптәш кызлары белән аралашуы да әкренләп сүнде, чөнки аның яшьтәшләре инде күптән кияүгә чыгып, яңа тормыш башлап җибәргәннәр; үз семьяларына чумганнар: бала үстереп, шулар белән мәш килеп яшәп яталар. Бары Фәния апа гына ялгыз; һәм ул бу тормышны үзгәртә тә алмый иде. Чөнки аның күңеле башка кешене кабул итми. Ул инде хәзер Миннеяр турында да уйламаска тырыша, күңеленнән аны куа. Әмма сөю юкка чыкмый шул, күңелнең ерак бер почмагында һаман яши бирә: җаныңны сызлатып, әрнетеп...

Үз ихтыярында булса, Фәния апа әллә ниләр эшләр иде дә бит. Җәмгыятьтә язылмаган законнар бар шул. Авыл бит ул кемнең нәрсә эшләвен, кая аяк басканын, хәтта нәрсә уйлавын да белеп тора. Шуңа күрә Фәния апа да һаман шулай, дәшми-нитми, үз эченә бикләнеп яшәвен дәвам итте. Безнең әни дә аның өчен кайгыра иде; ләкин мондый хәлдә ана кеше дә нәрсә эшли ала, нинди киңәш бирә ала соң?!

Мин инде урта мәктәпне тәмамлап, Казанда укый башладым. Әни белән дә, Фәния апа белән дә хат алышабыз. Мин укуга чумдым, яңа дуслар таптым; гашыйк булдым, яшьлегемнең иң матур чорын кичерәм. Әмма апамның тормышын күздән югалтмыйм. Каникулларда авылга кайтам, яңалыкларны белешәм. Ә Фәния апамда бернинди үзгәреш юк: һаман шул, шәһәргә барып эшләп йөри, көн саен авылга кайта, әнине карап (әни инде сиксәнне тутырды), аңа булышып яши. Авылда эш бетәрлекмени? Язын бакчага бәрәңге утырта, җәен аларны кәтмәнли, көзен ала. Көн саен әнигә аш пешерә, керен юа, тавыкларны карый. Шәһәрдәге бүлмәсендә бөтенләй тормый да; ике-өч көнгә бер тапкыр кереп кенә чыга икән. Апамның йөзе дә суырылып бара: мин аның эчтән генә янып-сызып, әрнеп яшәвен сизеп торам. Кайбер кеше сагынган-сызланган чакта үз күңелен җырлап, моңланып булса да бушатырга тырыша. Ә Фәния апамның бер дә җырлаганын ишеткәнем булмады. Ул һаман сагышын эченә җыя барды, тышка чыгармады. Шулай язлар-көзләр, ел артыннан ел узды...

Һәм менә бервакыт әни авырый башлаган. Моны белү белән, мин авылга кайттым. Табиб чакырганнар; ул биргән исемлек буенча Фәния апа дарулар алып кайткан. Әмма алга китеш күренми. Берничә айдан әни вафат булды. Авыл зиратына җирләдек...

Авыл өе бушап калды. Әмма апа, безнең нигезне ташламады, үзе туып үскән йортны ялгыз итәсе килмәде; көн саен шәһәргә барып-эшләп, авылга кайтып яшәвен дәвам иттерде. Бу вакытта ул үзенең күңелен нәрсә белән юатып яшәгәндер. Нәрсә булса да, кешегә чыгармады, эченә йотты. Аның да, әлбәттә, башка хатын-кызлар кебек, кияүгә чыгып, балалар үстереп яшисе килгәндер – мин аны шуннан сиздем: кешеләр белән урамда сөйләшеп торганда, әгәр яннарында бәләкәй бала булса, Фәния апа, ул баланы күтәреп алып, кысып-кысып кочакларга, битләреннән үбәргә тотына; шул чакта күзләреннән, үзе сиздермәсә дә, яшь бөртекләре сытылып чыга иде...

Ә Миннеяр, сирәк булса да, абый янына килүен дәвам итте. Ә бер килүендә, аның өйләнүенә ике ел узган иде инде, нишләптер ачылып китеп, Фәния апага: «Нишләптер, авыр әле бу тормыш», – дип әйткәнен ишетеп калдым. «Миңа җиңел дип беләсеңме әллә?» – диде апа аңа. Башка бер сүз дә әйтешмәделәр. Абыем белән бераз сөйләшкәч, Миннеяр кайтып китте. Фәния апа аның артыннан моңсуланып карап калды...

Тормыш шулай бер көе акты да акты. Еллар артыннан еллар узды. Кәрим абыем инде күптән шәһәрдә үз семьясы белән яши. Фәния апам да пенсиягә чыкты. Бер елны мин каникулга кайтканда, апам инде шәһәрдәге фатирына күчкән иде. Әни дә булмагач, авыл өендә су ташып, мичкә ягып аш пешереп яшәү аны ялкыткан, туйдырган иде булса кирәк. Ә шәһәрдә, ни әйтсәң дә, җиңелрәк: анда суы да, газы да кергән, башка яклардан да яшәү өчен уңайлырак. Шуңа күрәдер, апам авыл өен йозакка бикләп киткән иде.

Минем «Әгәр сызланулар озакка китә икән, хроник авыруга әверелә», дигән сүзне ишеткәнем бар иде. Еллар буе эчтән генә әрнеп яшәү Фәния апаны да әнә шундый авыруга китереп җиткерде, үлеменә дә сәбәпче булды. Бер-ике елдан соң апам авырый башлаган һәм үз өендә урынга яткан иде. Ул үз фатирында берүзе урында ята. Аны караучы да юк. Ялгыз булсаң, шулай икән ул...

Мин апамны карап, аның янында яши башладым. Бер-ике көн узды. Менә бервакыт Фәния апа, урында яткан көе, кинәт дерелди-калтырана башлады. Мин «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырдым. Килделәр, карадылар, укол кададылар да: «Без берни дә эшләтә алмыйбыз. Күп булса, ике сәгатьлек гомере калгандыр», – дип киттеләр. Минем өчен бу бик көтелмәгән хәл иде. Мондый очракта, авыруның баш очында торып догалар укырга кирәк, дип ишеткәнем бар иде. Мин муллага шалтыраттым; әмма ул өендә түгел иде. Апаның баш очында торып, үзем белгән догаларны укый башладым. Табиблар китеп, ике сәгать тулар-тулмас, күз алдымда апам җан бирде: озын итеп бер сулады да, кинәт тынып калды.

Нишләргә дә белмәдем; әмма аңыма килеп, бисмиллалар әйтеп, әкрен генә аның күзләрен йомдырдым. Шунда ук милициягә хәбәр иттем, «Ашыгыч ярдәм» чакырдым. Табиблар килеп карагач, апага «сердечная недостаточность» дигән диагноз куйдылар. Апаның соңгы вакытта эшләгән конторасы Фәния апамны соңгы юлга озатырга автобус бирде. Без аны авылга алып кайтып, әни белән рәттән җирләдек. Соңыннан мин, әни белән Фәния апа каберенә икесенә бергә, бер чардуган ясатып куйдым.

 

Әнвәр ШӘРИПОВ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 11, 2023 ел 

 

 

Комментарийлар