Логотип «Мәйдан» журналы

«Тарихны булган хәл дип карарга кирәк»

Татар халкы тарихы турында сөйләшәбез икән, иң күренекле татар галимнәренең берсе Искәндәр Гыйләҗевны телгә алмый мөмкин түгелдер. Кызыклы шәхес ул. Шәһәрдә туып үсеп, рус мәктәбен тәмамласа да, гомерен татар халкы тарихын өйрәнүгә багышлаган. Аның да без күрмәскәрәк тырышкан өлешен – Икенче Бөтендөнья сугышында коллаборационизм хәрәкәтен, ягъни әсир солдатларның Германия белән хезмәттәшлеккә җәлеп ителүләрен өйрәнгән. Һәм тагын... аңа һәрвакыт танылган язучы Аяз Гыйләҗевның улы булуын истә тотып яшәргә туры килгән. Ә бу, бер карасаң, бик зур җаваплылык бит. Сезнең игътибарга Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Безгә идеалистлар җитми

Искәндәр әфәнде, без «Мәйдан» журналында «Фән-заман» дигән сәхифә башлап җибәрдек. Фән белән заман бер-берсенә бәйле төшенчәләр бит инде алар. Шуннан чыгып, сезгә бер сорау: хәзерге заманда фән үсеше өчен шартлар бармы? Ничек уйлыйсыз? 

– Фән – бик зур тема ул. Аның төрле тармаклары, төрле юнәлешләре бар. Теоретик, гамәли, фундаменталь... Кайсыдыр чорда бер юнәлешкә игътибар күбрәк була, кайсыдыр чорда – икенчесенә. Быелгы ел, мисал өчен, Татарстанда фәнни технологияләр елы дип игълан ителде. Ә гомумән алганда, бездә фәнгә игътибар һәрвакыт бар дип саныйм мин. Соңгы елларда Татарстан Фәннәр академиясендә барган үзгәрешләр, яңа проектлар шулай ук игътибарның зур булуын дәлилли.

– Ә яшьләрне фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү... анысы ничек?

– Мин гуманитар фәннәр буенча гына әйтә алам инде: кызганыч, бүген яшьләрне фәнни эшчәнлеккә тарту бик кыен. Гәрчә укырга керүчеләр саны шактый зур булса да. 

– Ни өчен дип уйлыйсыз?

– Фәнни эшчәнлекнең матди кайтавазы тиз генә булмый бит аның. Ә хәзерге заман яшьләре башка темпка күнеккән. Алар тиз арада нәтиҗә көтә. 

– Яшь галимгә фәндә үз урынын табып, матди яктан да үзен канәгатьләндерерлек акча эшли башлау өчен чама белән ничә ел кирәк?

– Ким дигәндә, 10-15 ел. Биш-алты ел университетта укып үтә. Аннары өч ел аспирантурада. Шуннан соң барысы да уң килеп торган очракта кандидатлык диссертациясе яклап була. Тик диссертация яклау да син зур галим булып киттең дигән сүз түгел бит әле. 
Безнең заманда, әйткәнемчә, перспективага эшләү бар иде. Унар ел ассистент булып йөри иде ул чакта булачак галимнәр. 

– Заманның, яшьләрнең үзгәрүе киләчәктә фән өлкәсендә кадрлар кытлыгы китереп чыгармасмы, безне кыен хәлдә калдырмасмы икән?

– Кадрлар җитмәү ул бүген үк сизелә инде. Филология, бигрәк тә татар филологиясенә килүчеләр күп түгел. Татар филологиясен тар юнәлеш дип санау да бардыр, бәлки, яшьләр хәзер зуррак, глобаль максатлар куярга тырышалар бит. Аннары, без менә милләт, тел, дибез, гореф-гадәтләр, традицияләр, дибез, яшь буынга белем бирү турында уйланабыз. Ә бик күп кеше бу турыда уйламыйча да яши. Хәтта фән өлкәсендә эшләүчеләр арасында да күп андыйлар. Безгә идеалистлар җитми дип саныйм мин. Фән кешесендә сәламәт идеализм булырга тиеш. 

Хыянәтчеләрне яклыйсың диючеләр булды...

– Искәндәр әфәнде, сез фәнни эшчәнлек өчен бик катлаулы, хәтта каршылыклы тема сайлагансыз – Германиягә әсирлеккә төшкән сугышчыларның, шул исәптән татарларның да хезмәттәшлеккә җәлеп ителүен өйрәнгәнсез. Шушы хезмәтләрегезгә нигезләнеп, нәрсә әйтә алыр идегез? 

– Тарих – булган хәл, аны инде үзгәртеп булмый, дияр идем. Миңа ул чакларда хыянәтчеләрне яклыйсың дип кырын караучылар да булды. Ләкин мин фактларга таянып һәм объективлыкка омтылып, булган хәлне күрсәтергә тырыштым. Ошыймы безгә, ошамыймы – ул инде булган. Һәм аны күрмәмешкә салышу һич тә дөрес булмас иде. Тарих турында язганда, каһарманнар, уңай геройларны гына күрү дөрес түгел дип саныйм. Кеше тормышында да төрле хәлләр була бит. Әгәр мин, мисал өчен, тормышымдагы күңелсез хәлләрне онытсам... Бу бит инде ахмаклык. Ә тарих – ул аерым кешенең генә түгел, дәүләтнең тормыш тәҗрибәсе. Аны акларга түгел, аңларга тырышырга кирәк. 
Минем хәзер яза торган олы бер мәкаләм дә Германия белән бәйле. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Мюнхен янындагы Пухһайм дигән бер кечкенә шәһәрчектә унбиш меңләп хәрби әсир яшәгән. Шуларның берничә йөзе татар кешеләре булган. 1919 елда, сугыш беткәннән соң, лагерьда грипп эпидемиясе башлана. Хәрби әсирләр күпләп кырыла, шунда җирләнә. Ә иң гаҗәбе: биредә шушы вафат булган татар әсирләре истәлегенә куелган һәйкәл бар. Сүз уңаеннан, Германиядә Беренче Бөтендөнья сугышы татар әсирләренә куелган һәйкәл икәү: берсе – Берлин янындагы Вюнсдорф шәһәрендә, икенчесе – шушы Пух-һаймда. Ул вакытта әле әсирләрнең хокуклары халыкара килешүләр нигезендә азмы-күпме якланган булган, алар хәтта берникадәр акча да эшли алганнар. Һәм шушы мөмкинлектән файдаланып, 1919 елның 10нчы ноябрендә, «Әсирлектә вафат булган Русия мөселманнарына» дип, һәйкәл куйдырганнар. 
Лагерь архивында әсирләрнең исемнәре күрсәтелгән, хәтта фотолар да сакланып калган. 1915 елда төшерелгән бер фотосурәттә әсирләр арасында унөч яшьлек татар малае да бар. Каян килеп эләккән ул монда? Ничек әсирлеккә төшкән ул? Менә бит кеше язмышлары... 

Энциклопедия күп халыкларда юк

– Искәндәр әфәнде, сез – татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе. Татарның энциклопедиясе булу... ул нәрсә дигән сүз?

– Тарихка кереп калу, тарихта эзле булу ул. Быел безнең институтның оешуына 30 ел тула. Моннан 30 ел элек республика җитәкчелеге татар халкының энциклопедиясе булырга тиеш дигән карарга килгән. Бик мөһим карар булган ул, чөнки хәтта элеккеге союздаш республикаларда да бу юнәлеш җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. Ә татарның татар һәм рус телләрендә алты томлык энциклопедиясе дөнья күрде. Мин аны һәрвакыт әйтәм инде, энциклопедия – ул рухи һәйкәл, дим. Ул – шушы заманның көзгесе, шушы чорның чагылышы. XIX йөздәге Брокгауз энциклопедиясен карап утыру, мисал өчен, әле һаман да кызык бит!

– Ә бу безнең алты томлык энциклопедия электрон вариантта да бармы?

– Әлбәттә. Һәркем, https://tatarica.org/ru сайтына кереп, безнең энциклопедия һәм эшчәнлегебез белән таныша ала. Электрон проектларның мөмкинлекләре, билгеле, күбрәк тә. Мәгълүматларны үзгәртеп, тулыландырып, фото, аудио, видеоязмалар белән баетып була. Соңгы елларда, күренекле галимнәребез төшерелгән видеоязмаларны туплап, сайтка урнаштырдык. Әле менә зур галимебез Мирфатих Зәкиевич Зәкиев вафат булды, ә без аның истәлекләрен, фикерләрен, хәтта тальянда уйнавын төшереп, электрон энциклопедиягә кертеп калдыра алдык. 
Музейлар белән килешүләр төзеп, алардан да мәгълүматлар алабыз. Сынлы сәнгать музее белән актив эшлибез: алар үз фондларындагы картиналарның фотосурәтләрен энциклопедиягә кертергә рөхсәт иттеләр. 
Табигатькә багышланган энциклопедиябез дә дөнья күрде. Шуңа таянып, мәктәп укучылары өчен табигать турында махсус серия (7-8 китап) чыгарырга ниятлибез. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты белән сөйләшүләр алып барыла. 
Татарстандагы торак пунктлар дигән проектны гамәлгә ашыра башладык. Беренче томга 14 район, бу районнардагы бөтен авыллар керде. Авыл тарихындагы мөһим вакыйгалар, билгеле шәхесләр теркәлде. Алга таба аерым районнарга багышланган энциклопедияләр чыгару да күздә тотыла. Аерым диаспораларга – Казахстан, Үзбәкстан татарларына багышланган энциклопедияләр әзерләдек.

– Институтның тагын бер кызыклы проекты бар дип беләм: татарның билгеле шәхесләре турында роликлар әзерләү. 

– Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов ярдәме белән башланып киткән проект иде ул. Ике ел дәвамында танылган милләттәшләребез турында барлыгы 105 ролик әзерләдек. Бу эшне алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйм. Чөнки шәхескә игътибар кимергә тиеш түгел.

– Бу энциклопедия, видеороликларны халыкка җиткерүнең ниндидер системасы бармы? 

– Басма энциклопедияләр китапханәләргә таратыла. Видеороликлар Мәгариф министрлыгы аша төрле чараларда, татар теле дәресләрендә файдаланыла. Әле менә олы оныгым Хәсән мәктәптән кайтты да бер көнне: «Безгә бер язучы турында ролик күрсәттеләр, бабай, анда син дә сөйләдең», – ди. 

– «Минем бабай ул», – дип әйтте микән соң? 

– Юк, әйтмәгән. Артык тыйнак егет ул...

– Бу видеоязмаларны «Ютуб» каналыннан карап буладыр, Искәндәр әфәнде? 

– Әлбәттә. «Ютуб»та безнең Институт каналы бар. Халыкта кызыксыну бөтенләй юк дип әйтмәс идем мин. 140 меңләп кеше караган инде. Миллионлаган түгел, әлбәттә, әмма бу бит...

– «Слово пацана» фильмы түгел, дисезме?

– Әйе, ниндидер күңел ачу чарасы түгел. Безнең видеоязмаларны ГТРК каналы һәр дүшәмбе күрсәтеп бара дип беләм. «Тәртип» радиосы белән дә элемтәбез бар. 

– Бүген теге йә бу проектны дөньяга чыгару, таныту өчен социаль челтәрләр белән эшләргә кирәк. Шәхсән үзегез нинди социаль челтәрләр белән дус?

– Хәзер күбрәк Телеграмм белән. Дөрес, үземнең социаль челтәрләрдә актив эшләгәнем, әйтик, блог алып барганым юк.

– Кирәк түгел дип уйлыйсызмы? 

– Белмим. Социаль челтәрләр – бик ыгы-зыгылы урын бит.

Әти – дөньяга аек акыл белән караучы иде

– Искәндәр әфәнде, сезнең белән әңгәмә коргач, Аяз абый турында сорамый калып булмый. Ул күпне кичергән кеше булган бит инде: «халык дошманы» исемен дә күтәргән, гомеренең бер өлеше лагерьда узган. Аяз абый дөньяга үпкәле кеше идеме? Әллә оптимист идеме ул? 

– Һәрхәлдә, дөньяга үпкәле кеше түгел. Ә оптимист булу... ул һәркемгә хас нәрсә түгел бит. Минемчә, гомер буе оптимист булу – ул хәтта ахмаклык. Аек акыл белән яшәргә кирәк. Кайбер вакытта оптимист, кайбер вакытта... сак оптимист булырга. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелергә ярамый. Әти минем өчен үрнәк иде ул: аның дөньяга карашы аек иде. Һәр нәрсәгә үз фикере бар иде аның. Ул фикер, бәлки, кайвакытта рәсми фикер белән бик туры да килмәгәндер. Мин үзем дә әти кебек дөньяга аек карарга тырышам. Менә бездә татар милләте – бөек милләт дип сөйләү бар бит инде... Шуңа дәлил итеп татар теле Юнеско тарафыннан дөньяның иң камил ундүрт теле арасына кергән дип тә өстәп куялар әле. Мин, бу мәгълүмат белән кызыксынып, байтак эзләндем. Ләкин бу фикернең очын таба алмадым: кайдан килеп чыккан ул?.. Кем уйлап чыгаргандыр аны, белмим. Җитмәсә, матбугатта бу сүзнең нинди генә интерпретацияләре юк икән. Иң камил тел, иң таралган тел, иң җиңел тел...

– Аяз абый лагерь тормышын искә алып сөйли идеме? 

– Юк. Ә менә аерым милләтләр турында сөйләгәне истә. Җырларын искә ала иде. Аерым шәхесләрне. Дуслары арасыннан Арпад Галгоцины. Аның хакында соңгы елларда бик күп язылды инде. Без Арпад белән әтинең үлеменнән соң танылган галимә Миләүшә Хәбетдинова ярдәме белән очраштык. Арпад – рәссам, лагерьда карандаш белән бик күп портретлар ясаган. Күбесе, әлбәттә, югалган. Ә безнең әтидә алар сакланган иде. Ике сурәт. Берсендә әти лагерь киеменнән. Икенчесендә – костюм, галстуктан. Беренчесе – аның шул чордагы хәлен сурәтләсә, икенче сурәттә әтинең киләчәк язмышы фаразланган кебек. Ул аларны 1955 елда ясаган булган инде. Ничә еллар узганнан соң шушы ике рәсемне кулына алды да Арпад, елап җибәрә язды. 
Хәзер ул да мәрхүм инде. Узган ел Будапештта каберендә булдым, аңа багышланган кичәдә катнаштым. Рәссам гына түгел, Венгриянең атаклы тәрҗемәчесе дә иде ул. Пушкинны, Лермонтовны венгр теленә тәрҗемә иткән шәхес. Рус телен яхшы белә иде, 90нчы елларда Россия хөкүмәте «Дуслык» ордены белән бүләкләгән булган.

– Сез дә безнең кебек Аяз Гыйләҗев китапларын укып үстегезме соң?

– Алай ук дип әйтмәс идем... Укый идем, ләкин бераз соңарып. Кечкенәрәк чакта кайбер нәрсәләр аңлашылмый да калгандыр... Әти безгә кайвакыт үпкәләп тә куя иде. Минем татарча уку тәҗрибәсе юк иде бит. Безнең мәктәптә татар теле дәресе бер сәгать тә укытылмады. Аннары инде, мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кергәч, һәм шушы тематикага кереп киткәч, татарча ныгытып укый башладым. Яраткан язучыларым – Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев... Аларның әсәрләре аша татар теленең аһәңен, матурлыгын тоеп була. 

– Ә бертуганыгыз, танылган драматург Мансур Гыйләҗев татарча язамы?

– Юк, ул рус телендә яза. Аннары үзе үк тәрҗемә итәргә дә мөмкин. Нәрсә кызык: ул татарча яза башлыйм дип университетта татар теле дәресләренә дә йөрде заманында. Әмма... башлангыч ничек салына инде.

– Ә сезнең хикәя язганыгыз бармы?

– Юк. Шулай да, язучы эшен яхшы аңлыйм мин. Тарих белән шөгыльләнү – ул шулай ук иҗат бит. Аңа да илһам, дәрт кирәк. Ул да ләззәт бирә. Кайвакытта бик тиз эшкә керешеп китәсең. Кайвакытта булдыра алган кадәр сузып йөрисең. Нәкъ язучыныкы кебек – фәнни хезмәт тә синең күңелеңдә өлгереп бетәргә тиеш.

– Тарихчының эше өенә кайтамы?

– Һәрвакыт үзе белән йөри. Һәм үзең белән китеп тә барырга мөмкин. Әти дә әнигә әйткән булган бит, күпме сюжетлар, күпме геройлар минем белән китә, дип. Шуңа күрә язучы китү – ул зур фаҗига. 
Әти бик тиз яза иде ул. Хәзерге кебек компьютерлар булса, ул тагын да тизрәк язган булыр иде дип уйлыйм. Иртә белән эшләргә ярата иде әти. Безне һәрвакыт аның язу машинкасы тавышы уята иде. 
Язгы-көзге айларда иҗат йортына китә иде. Мәскәү янына Переделкино, Латвиядә Дубулты дигән иҗат йортлары бар, язучылар шунда берәр ай яшәп иҗат итәләр иде. Переделкинода үземнең дә булганым бар: искиткеч матур җир. Төрле милләт вәкилләре җыелган бит инде анда – руслар, казахлар, калмыклар, таҗиклар... Ул бит язучы өчен аралашу мөмкинлеге булган. Шунда яңа фикерләр туган. Дөньяга караш үзгәргән. Аралашырга, дөньяны өйрәнергә кирәк шул – үз казаныңда кайнап кына булмый ул.

– Аяз абыйның туган көне гыйнварда бит. Ничек билгеләп үтәсез?

– Әни янына җыелышабыз. Чаллыдан Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрыннан да киләләр, бу да традициягә кереп бара инде.  

– Нәкыя апага ничә яшь?

– Быел 88 тула. Бик актив яши әле безнең әни. Әтинең мирасын кайгырта, аның иҗатын пропагандалый.

– Иҗат дигәннән, хәзер бездә классикларның әсәрләрен заманчалаштыру модада бит. Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән» әсәренә нигезләнгән «Бибинур» фильмы да заманчалаштырылды. Бу тенденциягә ничек карыйсыз? 

– Уңай карыйм. «Бибинур» фильмының нигезендә барыбер әти җиткерергә теләгән уй-фикерләр ята бит. Аннары фильм – режиссер өчен дә иҗат мәйданы инде ул. 

– Кая бара бу дөнья, татар милләтен, телебезне саклап калып булырмы дип еш уйланасызмы?

– Ничек дип әйтим? Бик катлаулы фәлсәфи сорау. Мин бит тарихчы буларак күбрәк үткәннәр белән шөгыльләнәм. Ерактан башлыйм әле. Безне әти үзе белән балыкка йөртә иде. Үзе генә булмый ул анда, билгеле, дуслары белән бара. Алар сөйләшеп утыра, мин тыңлыйм. Һәм әкренләп кенә алардан ишеткән сүзләр, фикерләр күңелгә сеңә. 
Тагын бер кызык истәлек. Безнең әтидә беренче балыкны «Хуш килдең!» дип үбеп алу гадәте бар иде. Узган ел үзебезнең авылда, Питрәч ягында, кечкенә генә елгадан һич көтмәгәндә шундый зур балык тартып чыгардым. Мин балыкчы түгел, арттырып әйтмим, ләкин шундый зур иде – авырлыгы кило да 300грамм. Әти кебек ихтыярсыздан үбеп алдым. Ни өчен сөйлим болар турында? Менә шулай безнең дөньяга карашлар да, гадәтләр дә нигездә әти-
әниләрдән күчә, күрәсең.

– Тел дә күчәргә тиеш, дисезме? 

– Әлбәттә. Мин бөтен дөньяны барыбер үзгәртә алмыйм. Ә менә үз бурычымны аңлап, үз тирәлегемне күпмедер дәрәҗәдә күз уңында тота алам. Аллага шөкер, кызларым икесе дә татарча әйбәт беләләр. Берсе хәтта татарча шигырьләр дә яза иде, соңгы вакытта гына ничектер, әйтә алмыйм. Оныкларымның икесе, Хәсән белән Бәхтияр, 2нче татар гимназиясендә укый. Өч яшьлек оныгым Баязит әле гел татарча гына сөйләшә. Мин алар белән бик горурланам. Һәм һәркем үзенең балалары, оныклары өчен җаваплылык сизсә, телне саклауның һич югы ниндидер бер системасы булыр иде дип уйлыйм.

 

Әңгәмәдәш Ризидә ГАСЫЙМОВА

Фото: Искәндәр Гыйләҗевнең шәхси архивыннан

«Мәйдан» № 2, 2024 ел

 

Галерея

Комментарийлар