Логотип «Мәйдан» журналы

«Сезгә ничектер, безгә авыр...»

Зөфәр абый белән Казанда, матбугат үзәгендә күрештек. «Әдәби кафе» дип аталган җыйнак кына, әмма уңайлы бер почмак бар анда – яңа китаплар караштыргалап, каһвә эчеп, күңелгә якын кешеләр белән сөйләшеп утырырга уңай урын. Әңгәмәдәшемне көткән арада киштәләрдәге бихисап мәҗмугалар арасыннан «Бакый Урманче» дигәне күзгә ташланды. Оста гомер буе шигырь язган икән. Әлеге китап – Урманче шигырьләренең тәүге кат матбугатта менә шулай олылап тәкъдим ителеше. Ни хикмәт, төзүчесе, гарәп шрифтындагы текстларны гамәлдәге язуга күчерүчесе һәм шулай ук кереш мәкалә авторы да Зөфәр Мөхәммәтшин булып чыкты! Озакламый Зөфәр абый үзе дә җил-җил атлап, елмаеп килеп керде. Күземне һаман китаптан ала алмыйм, гадәтемчә, китапның ахыргы битендәге азаккы шигырьгә игътибар итәм...

‒ Бакый Урманченың соңгы шигыре, үлгән көнне язган шигыре бу, ‒ ди галим. ‒ Үләсе көнне төнлә торып яза ул аны. Шигырь рәвешендәге соңгы сүзе. Кулъязмасы, шундый формада, 6 августта язылган. Бакый Урманче – шагыйрь түгел, рәссам. Рәссам язган шигъри язмалар буларак чыгардык бу китапны. Рәсем ясый, барып утыра, ял иткәндә шигырь яза – шулай иҗат итә торган була. Минем максат – мирас чыгару иде, шәхеснең мирасын. Тагын шактый фактлар калкып чыкты, кызганыч, китап чыгып өлгерде. Ләкин бу китапка кермәгән бик күп кулъязма мирасы – китап нәшриятында нәшер иткән китапка кермәгән шигырьләре, истәлек-хатирәләре, көндәлекләренең бер өлеше, хатлар, документлары Татнефтьнең «Рухият» хәйрия фонды тарафыннан бастырылган «Бакый Урманче» исемле китапка керделәр. Ягъни Урманченең 90 процент чама шигъри мирасы белән укучыга танышырга мөмкинчелек туды. Шулай ук шәхесен, иҗатын күзаллар өчен дә, иҗатын өйрәнүчеләр өчен дә шактый чыганакларны бирә алдык. Кемдер аннан бөек шагыйрь көтәдер. Әмма бу китап Урманчены Шагыйрь итеп күрсәтү өчен түгел. Ул ‒ даһи рәссам.
– Даһи сынчы...
– Әйе, аның скульптуралары көчлерәк. Үзе дә таный моны. «Миңа уйма әсәрләр ясау, рәсем ясауга караганда күпкә җиңелрәк» ди. Көндәлекләрендә бар. Рәсемнәре ‒ импрессионизм. Безгә ераграк булгач, йомшаграк тоела. Белгечләр арасында бәяле!
Харис Якуповны сүгә инде ул... 1980 елда «Идел» күргәзмәсе ачыла. Бакый Урманчены катнаштырмыйлар ‒ Харис Якупов катнаштырмый, әсәрләрен сүтеп җыя.
Ә менә Нәҗип Җиһановны «бәргәнен» чыгара алмадым китапта. Җиһановның хатыны яһүдә була. «Аның кара фаҗигасе шул булды», – ди Урманче... Сызып аттылар, чыгартмадылар. Кызыклы әйберләр бар анда эзләнсәң... 
‒ Урманчега ничек килдең, Зөфәр абый? 
‒ Көтмәгәндә, уйламаганда. Институтта эшләп йөргәндә Нәҗип Нәккаш шалтыратты: «Милли музейга Урманченың архивын тапшырганнар, шул архивны эшкәртергә кеше кирәк, син бармыйсыңмы?» – ди. 2017 ел бу, институтка бераз кәеф китеп йөргән чаклар иде. Әйдә, барып карыйм, дидем. Архивны тасвирларга мине ярты ставкага алдылар. Максатлары – шигырь китабын әзерләү иде. Елдан артыграк тасвирладым. Әмма фәнни, интитуттагыча тасвирлап бетереп булмый, чөнки күләм зур. Тематика буенча бүлеп эшләдем. Шигырьләрен урысчага тәрҗемә итәргә иде исәпләре. Теле бик авыр, тәрҗемәгә барып бетмәс, ясалма булыр, дидем. Сүзлеге белән генә дә ел ярымлап утырырга туры килде. Бик авыр хезмәт ул! 
Флора апа аның мәкаләләләрен, аңа багышланган язмаларны китап итеп чыгарды. Ә менә шигъри альбом формасында – шушы китап рәвешендә беренче тапкыр дөнья күрде. Музейга тапшырылганда кәгазь өеме иде анда. Шуларны хәл кадәри җеген җеккә барлап чыктым. Менә хәзер пенсиягә киттем, башкалар эшләсен инде...
‒ Пенсиядә рәхәтме соң? 
‒ Дөнья рәхәте! Үземчә яшим, үземчә эшлим. Беркем борчымый, беркем дә нервымда уйнамый. Мин хәзер Ходай алдында гына җавап бирәм, башка беркемгә дә түгел. Ярты ставка тәкъдим итәләр итүен, булса була, булмаса – исем китми. Пенсиям бар. Кирәксенсәм, эшне каян да табарга мөмкин. Сәламәтлектән аермасын.
‒ Һич югы артист булып барам, дисеңме? Син бит Чаллыда артист булып йөргән кеше дә, ялгышмасам.
‒ Анысы да очраклы килеп чыкты аның! Университетта укыганда Хәлим абый Җәләлов драмтүгәрәккә җитәкчелек итә иде. Төркемдәш егетләр шунда уйнап йөриләр. Ралиф дигәне каядыр мине дә үзе белән ияртте. «Зөбәйдә адәм баласы»нда (Шәриф Хөсәенов пьесасы) мине дә кемнедер уйнарга кодалый башладылар болар ‒ Рөстәм Зәкуан уйный торган рольне, Сабирҗанны бугай. Рөстәм практикада йөри икән. Боларга репетициядә алмаш кирәк. Мин гомердә дә сәхнә тирәсендә йөргән кеше түгел. Икенче елны ныклап җанны корытырга тотындылар: «Американ»да (Кәрим Тинчурин пьесасы) уйнарга чакыралар. Шулай итеп мине дә театрга сөйрәп алып кереп киттеләр.  Дүртенче курсларда, уку бик тыгыз була башлагач, киттем. Хорга да йөри идем – анысын да ташладым.
Университеттан соң авылда ике ел мәктәптә эшләдем дә башта Түбән Камага чыгып киттем. Анда рәтле эш тапмадым. Чаллыда минем укытучым мәктәп директоры иде, шунда күчтем. Чаллыда комсамолда эшкә урнаштым. «Энергетик»ка, Халык театрына йөри башладым. Җитәкчебез Илдар абый Хаҗиев иде, аннан Булат (Булат Сәлахов) режиссер булып килде. Шулай итеп дурак сатып йөргән чаклар бар иде. Бик күңелле, рәхәт чаклар инде ул. Шулай яшь чакта спектакльләр уйнап, хорда җырлап йөреп азмы-күпме театр һәм җыр сәнгатен аңларга өйрәндем. Ягъни яшьлек үкенечле узмады.
‒ Шул рәхәтне ташлап, ник Казанга киттегең соң?
‒ Комсомолда эш бетте. Миңа егерме тугыз яшь иде инде. Чаллыда эш табып булмый – «гөнаһлар» күп: милли хәрәкәт, сәясәт... Шәһәр кечкенә бит, берсен-берсе беләләр. Шулай итеп, Казанга кайттым. Казанга кайтасың килмиме, дип Резеда апаның (Резеда Ганиева) бер тәкъдим иткәне бар иде. Яшьләр театрыннан Фәрит Хәбибуллин, режиссер-куючы кирәк дип, «Социалистик Татарстан»га белдерү биргән. Бардым, әмма торак белән ярдәм итә алмыйбыз, диләр. Резеда апага шалтыратып, эш мәсьәләсендә кармак салып карадым. Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, мине институтка вакытлыча эшкә алдылар. Институт турында, фәндә эшләрмен дип уйлаган кеше дә түгел идем, вакытлыча дигәнем менә шулай 30 елга сузылды. Башта шәхси фондлар эшкәрттем. Аннан озак еллар татар әдәбияты текстологиясе белән шөгыльләндем. 
‒ Ошадымы соң? 
‒ Язмыш, нишләтәсең. Язмыш сөйрәп йөртә кешене... Менә син дә заманында фәнгә килдең бит, аннан язмыш сине Чаллыга алып кайтып китте. Синең язмышың – анда, иҗатка вакытың күбрәк китә. Хәзер институтта хәлләр мактанырлык түгел. Лениза (Лениза Вәлиева) эшләп йөри менә. Гомерен иҗатка багышласа, күбрәк отар иде, бәлки. Талантлы кеше ул. 
Текстологиягә кереп киттем шулай. Текстология бит ул – әдәбият та, тарих та, сәнгать тә... Барысын да белергә тиешсең. Шунсыз ерып чыга алмыйсың. Текстка килеп керәсең – океан! Кая килеп эләккәнеңне дә белмисең. Эшләгәндә бөтен нәрсәне тикшерергә, карарга, белергә кирәк, башкача булмый. Шундый әйбер ул текстология. Шунысы да бар, Лилия, ошамаса, утыз елга якын бер эштә эшләп буламы икән? Текстологиянең кызыклы бер ягы бар: гуманитар фәннең төрле юнәлешләрен белергә, укырга, өйрәнергә мәҗбүр итә. Балачактан казынырга яратканга фәннең катлаулы юнәлеше үзенә җәлеп иткәндердер дә, бәлкем.
‒ Үзең аеруча кайсы хезмәтең белән горурланасың бу өлкәдә? 
‒ Бик яратып, үзем башлап эшләгән эшем – Исхакый! Тукайлар, Ибраһимовлар – эшләгәнне кабат эшләп, төзәтү генә ул. Ибраһимовның әдәбият-сәнгатькә караган әйберләрен эшли алдым, тарихи хезмәтләрен эшләп бетерә алмадым, кызганыч, китәргә туры килде. ХХ гасыр башы татар иҗтимагый тарихы өчен бик катлаулы, каршылыклы дәвер. Г. Ибраһимовның тарихи хезмәтләрендә шул тарихи чор. Искәрмә-аңлатмаларны җентекләп өйрәнү, язу сорала. Автор теләсә кайсы очракта ялгышырга мөмкин. Болар бар да ачыклауны сорый. Элекке томнар алай эшләнмәгән иде. Хәзер ничек эшләгәннәрдер, миңа караңгы.
Иң яратып эшләгәнем – Исхакыйның публицистикасы, 1934–39 елларга кадәрге мәкаләләре. Аның томлыкларына керде ул мәкаләләр. Бик күп әйбер эшлисе калды әле анда. Чит илләрдә басылган әйберләрен җыярга, тупларга кирәк иде. Әмма андый мөмкинчелек булмады.
‒ Исхакыйның әле кайтып бетмәгән әйберләре дә бар димәк?
‒ Әлбәттә. Хәзер менә институт аның көндәлекләрен эшли. Бер китап чыгардылар да, икенчесен әзерлиләр. Исхакыйның «Польшадан китү» дигән мәкаләсе бар. Аның 1941 елга кадәрге күп кенә көндәлекләре, язмалары чигенгәндә югала. Германия 1 сентябрьдән Варшавага һөҗүм итә башлый. Болар ашык-пошык безнең якка таба качалар. 15 сентябрьдә исә Гитлер гаскәре Көнбатыш Украина, Белорусия җирләренә басып керә. Искакый һәм башка төрки халыкларның берничә җитәкчесе Румыниягә таба чигенәләр. Шул вакытта шактый гына әйберләрен югалта, көндәлекләренең күпмедер өлешен яндыра Исхакый. Киткәндә, Польшадагы фатирында бик күп язмалары кала. Төркиягә баргач, аларны кабат соратып хат яза, әмма алар юкка чыккан була – бик күп әйберләре. Үзе белән булган күпмедер язмалары гына сакланып кала. Исхакыйны ашык-пошык кына эшләргә кирәк түгел иде, билгеле. Кызганыч, командировкалар юк. Башта Токиога барырга хыялланганнар иде. Ул бит инде Япониядә, Маньчжуриядә, Кореяда яшәгән шәхес. Япониягә барып, шул аралыктагы – 1933-1936 еллардагы – эшчәнлеген өйрәнәсе иде. Әмма барысы да тагын шул акчага кайтып кала. Анда барып җитеп булмады.
Исхакый – бөек һәм каршылыклы шәхес. Шунысы кызык: сугыш башланганда ул бит урысларның большевистик иделогиясенә каршы була. Гитлер басып кергәч, Исхакый Төркиягә китә. Ул соңрак Гитлерның да, Сталинның да идеологиясе бер – дөньяны басып алу булуына инана. «Польшадан китү» исемле мәкаләсендә бу фикерен ачыктан-ачык җиткерә. Мин бу хакта ике меңенче еллар башында «Казан утлары»нда мәкалә бастырган идем. 2010 елда гына Исхакыйның шушы фикерен үз кулы белән язган кулъязмасы кулыма килеп керде. Германия бит аны СССРга каршы эшләргә чакыра. Ул моны туган иленә хыянәт дип кабул итә, баш тарта, бармый. Ә бит ул адымга баручылар да була...
Табигатьнең төп законы – яшәү өчен көрәш. Кешелек җәмгыятенең дә төп кануны бу. Һәркем яшәр өчен тырыша: гаиләсе, туганнары, дәүләте яшәсен дип тырыша. Бүгенге сугыш та шуңа бәйле. Аны беркая да куя алмыйсың. Тавыш кубармый торып, гаиләдә дә тәртип урнаштырып булмый. Күрше белән күрше, туган белән туган да бәхәскә кермичә тормый. Хәтта ул бәхәсләр ике арадагы мөнәсәбәтләрне бозуга китерә. Дөньяда барган вак-төяк, зур сугышларның нигезендә дә шундый ук каршылыклар ятуын аек акыллы кеше күрә, аңлый торгандыр. Кешелек җәмгыяте дә каршыда торган проблемаларын бәхәсләр, хәтта ки сугышлар белән хәл итәргә омтыла. Бу – табигый. Башка юл юк.
Тарихны барлап карасаң, Беренче бөтендөнья сугышыннан соң да, икенчесеннән соң да күп дәүләтләр мөстәкыйль булып яши башлыйлар. Парламент юлы белән мөстәкыйльлек алып булмый, мөстәкыйльлек кан белән генә алына... Бу – безнең фаҗига...
Әмма язмыш дигән әйбер дә бар бит әле. Ходай сине барыбер үз юлыңнан йөртә. Мине дә шулай Чаллыдан Казанга китереп куйды. Дөресен әйтәндә, Чаллы ‒ архитектура ягыннан салкын шәһәр ул. Хәер, Россиянең теләсә кайсы шәһәренә барсаң да шундый ук йортлар, бернинди миллилек юк. Һәрьяклап салкын. Әмма Чаллыда барыбер татарлар арасында бердәмлек бар, милли рух көчле. Ә Казанда халык бик тә үзенчәлекле, үзен башкалардан өстен санаучылар күп монда. Үзең көчле булсаң гына яши аласың Казанда.
‒ Көрәшеп яшәргә кирәк, диюеңме?
‒ Шулай яшәдек инде...
‒ Каян көч алдың?
‒ Балачактан сугышып, кыйналып, урамда үскән малайлар бит без, мич башында китап укып утырган гына түгел. Елап кайтырга ярамый иде, юкса «өстәп» чыгалар. Әләкләшмә, проблемаңны урамда хәл итеп кайт... Дөньяга, кешеләргә эмоция белән карый торган кеше түгел мин, шуңа күпкә җиңелрәк булгандыр да миңа. Мич башында гына үссәң, бу дөньяда яшәве бик авыр ул. Юк кына әйбер алдында югалалар да калалар бит, сүз дә әйтә алмыйлар. Ә сугышып өйрәнгәч, дөньяның нәрсә икәнен беләсең ул.

‒ Ә депрессиядән ничек чыгарга?
‒ Эшне алыштырырга, үзеңә шөгыль табарга. Безнең авылда Миңлебай дигән карт бар иде. Бик кырыс кеше иде. Моның хоббие – бакча, алмагачлар. Улының урамга уйнарга чыгасы килә икән. Атасыннан рөхсәт сораган. «Бакчаны казып бетерсәң, чыгарсың», – дигән Миңлебай бабай. «Булды, әткәй, казып чыктым», – дип кергән малае берзаман. Атасы: «Алайса, бар, алмагачларга су сип, азрак ял булыр...» – дип әйтте ди.
Диссертация язганда барып төртелә идем – чыгып китәм. Эшкә керәм, сөйләнеп йөрим. Кеше белән аралашам. Шунда кылт итеп бер җөмлә күңелгә килә – тагын кабынып китәсең, яза башлыйсың.
Ни өчен безнең заманда язучылар, шагыйрьләр арасында эчкечеләр күп иде? Иҗат бит ул – коточкыч энергияне суыра торган әйбер. Алар эчкәндә чистарыналар, икенче кеше булып туалар. Диссертация язганда «автопилотта» йөрисең, анда көн дә юк, төн дә юк. Төгәлләп документларны җибәрдем дә икенче көнне үк кырык градус температура белән аудым, бер атнага. Организм арыган. Ярый температура белән чыкты. Каяндыр онкология белән, яки башка чир белән чыкса. Соңгы китапны эшләп тапшыргач өч-дүрт ай аяк өсте йоклап йөрдем. Монотон эшләү, шторм белән эшләүләр ‒ үтерә торган әйберләр. 
‒ Тукай да шулай киттеме икән?
‒ Ходай биргән гомер бар ‒ һәркемнең үзенеке. Ләкин аны тизләтә торган әйберләр дә бар. Тукайның биографиясе бик катлаулы бит аның...
Ибраһимов бит инде аны «Тукай шагыйрьме?» дип сүтеп-җыя. Ибраһимовның Тукайдан Европа әдәбияты, Европа шагыйрьләре дәрәҗәсендәге әсәрләр күрәсе килә. Ләкин Тукай бит ул – милли изелгән, дини изелгән халыкның бер баласы. Ул үз халкының фикерен шигыре аша бирә. Тукайда традиция, халыкчанлык... Ул шуның белән бөек тә. Халыкның бөтен зарын, эчке дөньясын шигырьдә ачып биргән кеше ул, милли психологияне шигъриятендә чагылдырган беренче шагыйрь. Ул шуның белән бөек, ул титаник образ. Образ ул! Бездә Сөембикә, Тукай, Җәлилләр белән спекуляция башланды. Титаник образлар белән уйнарга ярамый. Халыкның йөзен Тукай аша күрәбез. Милли батырлыкны Муса Җәлил аша күрәбез. Ә Сөембикә образы аша милли дәүләтчелегебезнең фаҗигасен күрәбез. Безне милләт итеп таныткан шәхесләр болар. Шушы өч образга кагылырга ярамый. Ярамый! Тегеләй булган, болай булган, янәсе... Ни хакың бар синең анда чокынырга?!. Әгәр бәйсез дәүләтең булса – рәхим ит. Әмма бу бит дошманнарга азык... Шәхесләр белән уйнарга ярамый.
‒ Тукайдан мескен ясау модасы да бар бит әле бездә. Ул мескен, ул фәкыйрь, ул ятим... Үсеп килүче буынга карыйм да, аларда дөньяга караш бүтән. Аларның мескен буласы килми, мескен булу «модада» түгел инде ул хәзер...
‒ Биографиясен биргәндә бу әйберне күрсәтми калу мөмкин түгел. Ә аның көчле кеше булуын, көрәшче булуын иҗат ягыннан да күрсәтеп була, әсәрләре аша. Дөрес фикер бу. Йөз процент килешәм. Моны истә тотарга кирәк.
Бездә бит хәзер читтән – Европадан, урыстан кергән кыйммәтләргә йөз тоту бара. Мин кайда гына булсам да, ни генә күрсәм дә, хезмәтнең милли ягына игътибар итәм. Хет әллә нинди «изм»нар куш – милли булсын ул. Сәнгать кешесе икәнсең, беренче чиратта милли традицияләрне күз уңында тотарга тиешсең. Ә безнекеләр аннан-моннан күреп кайталар да, шуңа яраклаштырырга тотыналар. Әдәбиятта да шул. Шигърияттә дә, прозада да, драматугиядә дә... Миллилек юк! Үзеңнекен тудыру өчен, булдыру өчен маңгай тирең түгәргә кирәк. Режиссерлар да шулай. Чит сәнгатьнекенә яраклаштыралар да куялар. Җайлы бит...
‒ Бәлки, бу милли драматургия традицияләрен, гомумән, драматургияне өйрәтү булмау белән бәйледер? Андый сыңар китап та юк бит бездә.
‒ Чөнки аны белгән кеше юк. Минем бер хыялым бар, әмма көчем җитмәс, мөгаен. Милли режиссураның нигезен эшләп калдыру дигән хыялым бар иде. Минем яшьтә авыр әйбер ул. Әмма бу идея башымда яши әле, кайбер әйберләр бар.
Милли режиссура юк бездә. Хәзер сәхнәдә җан белән уйнау бетте, схематик образлар... Милли сәнгать, әдәбият иярү, кабатлау белән юкка чыгып бара. Сәнгатьне гади халык зәвыгына яраклаштырырга ярамый. Киредән үсешкә кайту – бик озак еллар, гасырлар таләп итә торган әйбер. Гади халык зәвыгына яраклашабыз дип – беттек. Шуны да искәртим: син иярәсең икән, шәхес буларак яшәүдән туктыйсың, милләтең дә, дәүләтең дә шуңа беренче адымнарын ясый...
Хәзер фән дә шабашкага әйләнеп бетте. Срок кичә, давай-давай, дип эшләтәләр. Академик басмаларны алай эшләмиләр шул ул. Мин шабашник түгел, гафу... Фән дә, әдәбият та бетеп бара, Исхакыйча инкыйраз... Бетәбез, бетерәләр... Без белгән дөнья бетте. Сезгә ничектер, безгә – авыр. Бездән өлкәннәргә тагын да авыррак. Чөнки без үткәндәге дөньяны беләбез. Үткәнне һәм бүгенгене чагыштыра алабаз. Без ничек эшләдек – һәм бүген ничек эшлиләр, без ни бирдек – бүген нәрсә бирәләр... Әмма без хәзер «бәхетле» пенсионер, безне инде бернишләтә алмыйлар...


Әңгәмәдәш – Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА

«Мәйдан» № 9, 2024 ел
 

 

Комментарийлар