Логотип «Мәйдан» журналы

Остазыбыз Каюм баба

Баш­ка­лар ни­чек­тер, язу­чы, ша­гыйрь дип, мин ка­ләм ия­се­нең яз­мый то­ра ал­ма­га­нын са­ныйм.

КАЮМ  НАСЫЙРИ

(1825–1902)

Каюм Насыйри мәгърифәтче, энциклопедист галим. 18551871 елларда Казан уку йортларында татар теле укыта, 1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра. 1879 елдан иҗади һәм фәнни эшчәнлек алып бара. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хокукый әгъзасы (1885).

Тел, әдәбият, тарих, педагогика, арифметика, геометрия, география, ботаника, химия, медицина, җир эшкәртү өлкәләрен яктырткан хезмәтләре белән таныла. Фәнни-популяр әсәрләр, беренче татар календарьлары, сүзлекләр авторы.

 

Остазыбыз Каюм баба

Бөтен гомере буе халкына фидакярләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һ.б.лар. Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйткәндә, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә. Ул дауламый да, шауламый да, дәгъвалар да куймый, бәхәс-конфликтка да керми, – халыкның нәкъ үзе кебек, – меңәрләгән кыенлыкларны сабыр гына, тавышсыз-тынсыз гына җиңә-җиңә эшли дә эшли, эшли дә эшли. Аның өчен байлык та, дан-шөһрәт тә мөһим түгел. Хәтта ул, «язу хезмәтенә бик күп кимчелек китерә башлагач», гаилә бәхетеннән дә баш тарта.

Каюм бабаның тырышлыгын мәсәлләргә кергән кырмыска белән чагыштырырга мөмкин булыр иде. Әмма кырмыска кышын ял итә, үз «җыйганын» үзе ашый. Каюм бабаның исә җәе генә түгел, кышы да урак өсте кебек. Аның «җыйганы», аның хезмәт җимеше – барыннан да элек башкалар өчен, милләтнең киләчәге өчен. Үз хезмәтләренең иртәме-соңмы халыкка файда китерәчәген К.Насыйри үзе дә искәртә. «Моннан соңгылар, – ди ул, – әлбәттә (алардан.– Х.М.), файдаланырлар. Халык та күнегер, тыныч булыр. Әмма һәрбер нәрсәне әүвәл башта уйлап тапкан, гамәлгә ашырган адәмнәр халыкның тиргәвеннән башка нәрсә хасил итмиләр... Колумб, Гутенберг һәм башкаларның кыйссасы моңа билгеле мисалдыр».

Каюм Насыйри соңгы көннәренә кадәр укуын һәм язуын ташламый. «Үзегез – карт, күзләрегез зәгыйфь булса да, язуыгызны дәвам итәсез икән», – дигән кешегә ул: «Алла мине язар өчен яраткан, бу көннән язмый утыру аның хөкеменә каршылык булыр дип куркам», – дип җавап бирә торган була.

 

Гомер юлы

Габделкаюм Габденнасыйр углы Насыйри 1825 елның 14нче февралендә элеккеге Зөя өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Югары Шырдан авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе һәм бабасы заманының бик укымышлы кешеләре була. Бу хакта К.Насыйри үзе менә нәрсәләр яза: «Хөсәен баба язуга бик оста кеше булгандыр... Үзенең гомерендә берничә йөз Коръән язгандыр» (ягъни күчерә.– Х.М.). Габденнасыйр мулла (авторның әтисе.– Х.М.) үзенең заманында гайяр (гайрәтле.– Х.М.), үткен вә... бик зирәк адәм булгандыр... Бик галим кеше, хәтта заманының олы укымышлысы дип атасак та дөрес булыр... Фарсы һәм гарәби язуга оста иде... Күп китап язды...».

Габделкаюм башлангыч белемне әтисеннән ала. Алга таба ул, Мәрҗани кебек, Бохарада да укымый, Садри Максуди шикелле, Сорбоннада да белем алмый, ә Казанның бер мәдрәсәсенә килә. Биредә аның 1841–1855 елларда укуы мәгълүм.

Мәдрәсәне тәмамлагач, К.Насыйри Казанның христиан руханилары һәм миссионерлары әзерли торган Духовное училищесында һәм Духовная семинариясендә чирек гасырга якын татар теле укытучысы булып эшли. Аның 70нче елларда бераз вакыт татар балаларына рус теле укытуы да билгеле. 1879 елда рәсми уку йортларында даими эшләвеннән туктый һәм калган гомерен, нигездә, фәнни-тикшеренү эшләренә багышлый. К.Насыйриның хосусый рәвештә дәресләр бирүе, үтенеч белән мөрәҗәгать иткән кешеләргә төрле документлар язарга булышуы, китап сәүдәсе һәм кайбер башка эшләр белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.

К.Насыйри халыкның телен, гореф-гадәтләрен, фольклорын һәм тарихын өйрәнү максаты белән еш кына Казан һәм Зөя тирәсендәге авылларда була. Мәкәрҗә ярминкәсенә, Уфага һәм берничә мәртәбә Мәскәүгә бара. 1893 елның җәендә аның Самара аркылы Оренбургка һәм Сәгыйд бистәсенә сәфәр кылуы билгеле. Бу хакта аның сәяхәтнамәсе дә бар. Автор Оренбургта мөселманнарның күпләп яшәвен, шәһәрдә «җиде мәчет» булуын, «Кәрвансарай» мәчетенең гаять гүзәл» икәнлеген искәртә.

Каюм Насыйри гомере буе укый, өйрәнә. Ул татар, гарәп, фарсы, рус һәм төрек телләрен камил белә, фәннең төрле тармакларыннан хәбәрдар була. Каюм бабаның рәсем ясау, сызым, китап төпләү, табиблык, балта һәм тимер эшләре белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Петербург университеты профессоры В.В.Григорьев 1880 елда ук инде К.Насыйриның гаять белемле булуы хакында язып чыга. «...Мин, – ди ул, – татарлар арасында мондый кеше бардыр дип һич уйламый идем».

К.Насыйри Казан университеты белән шактый тыгыз мөнәсәбәттә яши. Духовное училищеда эшләү вакытында университетка ирекле тыңлаучы буларак та йөри, горурлык белән: «Мин бит университетта укыдым», – дип әйтә торган була. 1885 елда Казан университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең гыйльми әгъзасы итеп сайлана.

Каюм Насыйри 1902 елның 2нче сентябрендә вафат була. Кабере – Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында.

 

Олуг мөгаллим

Каюм Насыйри гыйльми-әдәби эшчәнлеген мәдрәсәдә уку елларында ук башлый. Аның үзе исән вакытта гына да татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә. Болар арасында хәтта 600 биткә җиткәннәре дә бар.

К.Насыйри кем булган? Бу сорауга фәндә төрле җаваплар бар. «Каюм Насыйри, – ди Җамал Вәлиди үзенең «Татар әдәбияты барышы» исемле китабында (1912) – иң элек безнең татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре илә башкаларга да аңлатмакчы булды». Ул – «татар әдибе». Г.Ибраһимов «Каюм бабаның йөз еллыгы» һәм «Башлангыч» исемле мәкаләләрендә (аларның һәр икесе дә 1926 елда язылган) К.Насыйрины Шәрыктан Гаребкә (Көнбатышка, Европага) юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» дип атады. «Каюм бабаның хезмәте, – диде ул, – гыйлем дөньясы өчен яңа кануннар табып чыгаруда түгел, бәлки бәйнәлмиләл (халыкара.– Х.М.) гыйльми мәгълүматны татар халкына башлап бирүдә... Ул бездә Европа гыйлемнәрен беренче популяризатор иде».

Мәшһүр рус тюркологы Н.К.Дмитриев Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессиядә татар галименең эшчәнлеген Леонардо да Винчи, Ломоносов гамәлләре белән чагыштыра. «Алар, – ди ул, – барысы да энциклопедистлар булганнар, алар... нинди дә булса бер фән яки сәнгать кысасы эченә генә сыеп калмаганнар. Алар үзләренең кыска гомерләре дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигез салып калдырырга ашыкканнар... Кем булган Ломоносов: физикмы, механикмы, тел белгечеме, әдәбиятчымы? Леонардо да Винчи... һәм Каюм Насыйри кем булган дигән сорауга җавап бирүе дә шактый кыен...»

Каюм баба китапларын күздән кичергәч, аны берүзе берничә фәнне укыткан «олуг мөгаллим, бөек остаз, милләт педагогы» дип атарга мөмкин булыр иде. Аның укучылары, сыйныфлары – бөтен татар халкы һәм бөтен татар дөньясы. Әйтерсең Каюм баба гомере буе тырыша-тырыша сабак бирә, үз халкын белемле, тәрбияле итәргә омтыла.

Тел – тәрбия, белем бирүнең, милли үзаңны үстерүнең төп предметы. Нәкъ менә шуңа күрә дә олуг мөгаллим игътибарын телгә юнәлтә. К. Насыйри язган китапларның шактый өлеше татар телен һәм аны өйрәнү турында. Менә аларның кайберләре:

«Кыскача татар нәхүе (синтаксисы.– Х.М.)» (1860). Ул – «татарча һәм урысча үгрәнүчеләр» өчен. Текстлар татар һәм рус телендә бирелгән.

«Ләһҗәи татари» (1895) – татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

«Әнмүзәҗ» (1895) – бу сүз үрнәк, өлге мәгънәләрен белдерә. Китапта телебезнең морфология (сарыф) һәм синтаксисы кагыйдәләре бәян ителә.

«Кавагыйде китабәт» (1892). Автор искәртүенчә, бу – китап язу һәм орфография кагыйдәләре турында.

«Иҗек» (1895) – эчтәлеге белән бу китап «Әлифба»га тиң.

К.Насыйри тел, аны укыту мәсьәләләре хакында башка хезмәтләрендә дә мөһим генә фикерләр әйтә, кызыклы мисаллар китерә. Мәсәлән, математика, табигать фәннәре атамаларын татар телендә күрсәтүнең күп кенә үрнәкләрен бирә (бүлүче, сан, калдык; арифметика – хисаплык, геометрия – гыйльме һәндәсә, география – җәгърафия һ.б.лар).

К.Насыйри фикеренчә, телнең кеше, милләт тормышында әһәмияте бик зур. «Хәзерге заманда, – ди ул, – башка милләт халыкларының максаты – телне камилләштерүдер». Туган телне белү башка телләрне өйрәнү өчен дә кирәк. «Әгәр башка телне өйрәнәсе булсаң, – дип яза Каюм баба, – ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү бик кирәк...»

К.Насыйри татар теленең байлыгы, камиллеге хакында болай яза: «Инде телебезгә игътибар итеп, яхшы тикшереп карасаң, шунысы ачыклана: телебездә булган бәетләр, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар (һәм башваткычлар) гаять төзек ритмлы һәм рифмалы итеп төзелгәннәр; (телебез) гарәп һәм фарсы сүзләре катнашында мәгънәне тулы һәм матур бирүдә башка телләрдән һич тә ким түгел... Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк: телебез, бер дә кузгалмыйча, бер урында утырып калган». Каюм баба телебезнең кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен ныклап өйрәнергә, шуның ярдәмендә аны камилләштерергә чакыра. Татар телен кимсетеп караучыларга җавап итеп болай ди: «Ялган, яла бу! Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул».

К.Насыйри, телебезне гыйльми һәм гамәли яктан өйрәнеп, татар лингвистик фәнен тудыруга үзеннән зур өлеш кертте. «Аның хезмәтләре, – ди Г.Баттал үзенең «Телебез» исемле мәкаләсендә (1912), – татар теленең фән теле була алуына ышандыралар».

Әмма ул, моның белән генә чикләнмичә, китапларын татарча язып, төрек, гарәп, рус, фарсы телләреннән күп кенә ядкярләрне тәрҗемә итеп, туган телебезнең мөмкинлекләрен тагын да арттырды, аны тагын да камилләштерә, баета төште.

К.Насыйри сабак бирә торган предметларның тагын берсе һәм мөһиме – тарих. Аның бу фән буенча төрле мәкаләләре, махсус китаплары бар.

К.Насыйри тарихи хезмәтләрендә төп игътибарын татар тарихына мөнәсәбәтле материалларны туплауга һәм өйрәнүгә юнәлтә. Бу яктан аның Казан тарихы хакындагы язмалары аеруча кызыклы. Мәсәлән, бер риваятендә ул XVI йөзнең беренче яртыларында яшәгән Шаһгали ханның, Мәскәүгә сатылып, Казан мәмләкәтенә, үз халкына хыянәт итүе, ахыр чиктә татарларның, дәүләтчелектән мәхрүм ителеп, коллыкка төшүе хакында яза. К.Насыйриның Пугачёв хакындагы риваятьләре дә тел-стиленең үтемлелеге, факт-мәгълүматларга байлыгы белән сыйфатлана. Берсе аның болай башланып китә: «Пугачёв әүвәлдә Дон казагы икән. Җаек буена барып, бер Җаек казагында ялчылыкта бер хуторда туар (мал-туар. — Х.М.) карап торгандыр. Сүзгә оста, йөреше-торышы сәясәтле, йөзе күркәм адәм икән...».

К.Насыйри Казан тарихы белән берлектә күп кенә татар авылларының (Югары Шырдан, Мулла Иле, Рәсбуга, Ачасыр, Борнаш, Борындык, Шәгали, Мамадыш, Бакырчы Һ.6.) тарихы хакында да мәкаләләр яза. Бу эш вакытында ул халык телендәге материалларны, каберташ язмаларын, төрле шәҗәрәләрне, кулъязма һәм басма китапларны ныклап өйрәнә. Каюм бабаның бу төр хезмәтләре хакында Г.Ибраһимов 20нче елларда болай дип язган иде: «Хәзерге заманның... татар укытучысы ни өчен... үткән эшләрне берәм-берәм тикшерә алмасын!.. Әгәр Насыйрича җентекләп чыксаң, мәшһүр Әтнәләр, Мәчкәрәләр, Сатышлар, Тымытыклар, Кышкарлар, Мәңгәрләр һәм башка иске мәдәни үзәкләр ничаклы материал, документ, хатирә бирерләр!.. Насыйри менә шул эзләнүне гамәл белән күрсәткән». Г.Ибраһимовның бу чакыруы бүгенге көн өчен дә мөһим. Чөнки төбәк тарихын өйрәнү халкыбызның үткән юлын һәм мәдәниятен тагын да тулырак, җентеклерәк ачыкларга ярдәм итә.

К.Насыйриның әл-Фәраби (870–950), Ибне Сина (980–1037), Габденнасыйр Курсави (1776–1812/1813) кебек атаклы кешеләр хакындагы язмалары да танып белү ягыннан кызыклы гына.

Каюм бабаның татар этнографиясе буенча да хезмәтләре бар. Алар да халкыбызның тормыш-көнкүреше (йорт-җире, кием-салымы, ашау-эчүе һ.б.лар), гореф-гадәтләре (балага исем кушу, яучылау, туй уздыру, матәм һ.б. йолалар) хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.

Аның математика, фәлсәфә, география, медицина (анатомия, физиология, гигиена), юриспруденция, игенчелек, кулинария һәм башка фәннәр буенча язган китаплары да берничә буын татар халкы тарафыннан уку-укыту әсбабы рәвешендә кулланылды.

К.Насыйри, халык педагогикасына, күптөрле язма чыганакларга нигезләнеп һәм Шәрык дөньясының фикер ияләреннән файдаланып, шактый гына тәрбия китаплары, төрле хезмәтләр дә яза. Аларда ул белем-тәрбия бирүнең берлеген һәм дәвамчанлыгын, әхлакый һәм гуманистик тәрбиянең мөһимлеген, гакыл һәм тәҗрибәнең тыгыз бәйләнештә торуын күрсәтә, «һәрбер нәрсәнең, – ди ул, – чиге... бардыр. Әмма гакылның чиге вә соңы юктыр... Гакыл вә тәҗрибә бер-берсенә ярдәмче булмакта җир белән су кебектер. (Мәгълүм ки), су белән җир бер-берсеннән башка бернәрсә (дә) үстерә алмыйдыр...». К.Насыйри фикеренчә, ата-ана, мөгаллим шәхси яктан балага тәрбиялелекнең үрнәге булып торырга тиеш. «Балалар, – ди ул, – һәрни күрсә, һәрни кылса, ата-анасыннан күреп кыладыр. Атасында, анасында һичбер кимчелек күрмәй үссен, чөнки баланың табигате шундый ки, күбрәк олугларга иярәдер».

Насыйри кешеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт, тәрбияле итү ярдәмендә милләтне үстерергә, күркәм итәргә омтыла. Эчүчелек, тәмәке тарту кебек эш-гамәлләрне ул халык өчен агу, һәлакәт, кайгы-хәсрәт чыганагы дип саный. «Эчемлек эчә торган кеше һәрбер чәркәне эчкән саен, үзен генә үтермәйдер, бәлки бөтен нәселен үтерәдер...», – ди ул. Шунысы мөһим: К.Насыйри тәрбияви сабакларын еш кына гыйбрәтле мисаллар, җанлы сюжетлар ярдәмендә бирә. Бу исә үгет-нәсыйхәтләрнең үтемлеген, тәэсирен тагын да арттыра. Ул тәрбия эшендә музыка һәм сүз сәнгатенең әһәмиятенә басым ясый. «Җыр-музыка, – ди ул, – уй-фикерне саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне (холыкны. – Х.М.) йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, куркакны баһадирландырыр, саранны юмартландырыр...» Икенче бер урында болай дип яза: «Көйләп укымак яки шигырь әйтмәк гүзәлләрдән янә гүзәл нәрсәдер».

Каюм Насыйриның белем-тәрбия бирүгә юнәлтелгән карашлары, инсан, яшәеш турындагы уйланулары аеруча «Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият (Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре.– Х.М.)» исемле басмада (Казан, 1884) тулы гәүдәләнеш тапкан. Бу җыентыкны үзенең рухы, төзелеше белән педагогик энциклопедия, тәрбияви хрестоматия дип тә атарга мөмкин булыр иде. Анда гакыл, гыйлем, һөнәр, мәхәббәт, гаилә кору, сөйләшү, тугрылык, юмартлык, байлык, фәкыйрьлек, икейөзлелек, наданлык, ялкаулык һәм яшәеш, кеше табигате өчен хас булган бик күп сыйфатлар, эш-гамәлләр, күренешләр хакында сүз бара. Автор аларны бакчада үскән төрле агачларның җимешләре дип атый. «Тәгамен белгән кеше ашар, белмәсә төкереп ташлар. Ләкин (алар) галимнәр һәм хәкимнәрдән мирас булып калган җимешләрдер. Рәсүлнең хәдисләреннән барлыкка килгән җимешләрдер».

Соңгы вакытта бездә халык педагогикасы төшенчәсе бик активлашып китте. Бу тармак белән кызыксынучыларга мин иң төп әсбаплар итеп К.Насыйри китапларын, беренче чиратта «Фәвакиһел җөләса...» хезмәтен тәкъдим итәр идем. Әдипнең яшәешебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, рухи байлыгыбыз белән табигый бәйләнгән фикер-мәгълүматлар, абруйлы затларның (Аристотель – Арсту, Платон – Әфләтүн, Искәндәр, Ягъкуб, Нәүширван, Мөхәммәд, Ибне Сина, Фәраби һ.б.ларның) хикмәтле сүзләре автор сөйләменең тәэсир көчен, яңгырашын арттыралар. Гомумән, К.Насыйриның «Фәвакиһел җөләса...» китабы мәгънәви һәм рухи хәзинәләрнең тулы бер сандыгы кебек:

– «Һәр ни кылсаң – үзең күрерсең, һәр ни кылсаң – үзеңә кайтыр, ни чәчсәң – аны урырсың»;

– «Лаек булмаган сүзне сөйләгән кеше – ишетәсе килмәгән сүзләрен ишетер»;

– «Ачканнан соң янә ябарга һәм бикләргә читен булган ишекне ачма, кайтарып алу читен булган укны атма (ягъни хәлеңнән килмәгән һәм башкару мөмкин булмаган эшкә тотынма)»;

– «Адәмнәрнең бигрәк тә икейөзлесе шул кешедер: үзе кылмаган изге эшләрне башкаларга боерыр һәм үзе тыелмаган гөнаһлардан башкаларны тыяр»;

– «Бер кешегә изгелек кылсаң – яшер, ә берәүдән изгелек күрсәң – фаш ит»;

– «Кешенең үзен-үзе тануы тулы гакылдандыр. Ахмак үзен-үзе танымас»;

– «Әбүбәкер әл-Харәзмигә үлем авыруы вакытында әйттеләр: «Ни нәрсә телисең, җаның ни телидер?» – диделәр. Ул: «Китап йөзенә бер карар идем», – диде»;

– «Олуглык – гакыл һәм әдәп беләндер, әмма нәсел – нәсел белән түгелдер...».

«Фәвакиһел җөләса...» татар укучысының рухына, зәвыгына туры килешле тартмалы композиция жанрында. Сорау-җавап, әңгәмә, бәхәс ысуллары кулланылу китапның эчке динамикасын арттыра.

Каюм Насыйри халыкны агарту максатында гәзит чыгару хакында хыяллана. Исеме дә әле нинди символик: «Таң йолдызы»! Әмма патша хөкүмәте аңа бу изге ниятен гамәлгә ашырырга рөхсәт бирми. Әйтеләсе күпме сүзләр, күпме теләкләр әйтелмичә кала.

Шулай да К.Насыйри халыкка сабак бирүнең, белем-мәгърифәт таратуның янә бер ысулын таба. Ул да булса еллык өстәл календаре (горрәнамә) чыгару. Аның беренче саны, 1870, ә соңгысы 1896 елда дөнья күрә.

К.Насыйри календарьлары төрле характердагы материалларга гаять бай. Анда без табигать турындагы белешмәләрдән тыш фәнни мәгълүматлар, әдәби әсәрләр, тарихи хәбәрләр, тормыш яңалыклары һ.б.лар белән очрашабыз. Каюм бабаның чирек гасыр буена чыгарган календарьлары – билгеле бер дәрәҗәдә татар тормышының елъязмасы да ул.

 

Халыкныкын – халыкка

 

Үз милләте өчен янып көйгән К.Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм укучыларга җиткерү белән шөгыльләнде. Бу аңлашыла да. Чөнки фольклор – халык педагогикасының, милли телнең һәм традицияләрнең нигезе, рухи тарихның җанлы гәүдәләнеше.

Халык авыз иҗаты әсәрләре, фольклорга мөнәсәбәтле фикер-күзәтүләр К.Насыйриның дәреслек-әсбапларында да, календарь һәм сүзлекләрендә дә, башка төр хезмәтләрендә дә теге яки бу дәрәҗәдә бар. Мәсәлән, «Фәвакиһел җөләса...» китабында (аны хрестоматия дип тә атарга мөмкин) 27 табышмак, 309 мәкаль һәм әйтем, 100дән артык дүртьюллык җыр, берничә бәет белән очрашабыз.

К.Насыйриның тулысы белән фольклорга багышланган хезмәтләре дә бар:

«Поверъя и обряды казанских татар» (Санкт-Петербург, 1880). Бу хезмәттә Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре хакында сүз бара.

«Образцы народной литературы казанских татар» (Казань, 1896). Биредә табышмаклар, мәкальләр һәм җырлар татар һәм рус телләрендә басылган.

«Сказки казанских татар...» (Казань, 1900). Бу басмада «Саламторхан», «Үги кыз», «Гөлнәзек» һ.б. әкиятләр татар һәм рус телләрендә бирелгән.

К.Насыйри татар фольклор әсәрләрен төрләргә һәм жанрларга аерып бирә (мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, халык тәҗрибәләре, сынамышлар, җырлар, бәетләр, риваятьләр, әкиятләр һ.б. лар), аларга хас аерым үзенчәлекләрне күрсәтә. Мәсәлән, дүртьюллык җырларны ул тематик төркемнәргә аера (аерылышу, сагыну, мәхәббәт җырлары һ.б.лар), укучыларның игътибарын, урыны туры килгән саен, җырлардагы кайбер поэтик сыйфатларга юнәлтә.

К.Насыйриның татар фольклорын, бигрәк тә әкият һәм җырларны, алардагы аерым сурәтләрне башка халыкларның (гарәп, рус, фарсы һ.б.) авыз иҗаты белән чагыштырма тикшерүе дә мөһим. Мәсәлән, «һөнәрле үлмәс» дигән татар мәкале гарәптәге «Кулдагы һөнәр – фәкыйрьлектә терәк» мәкале белән янәшә карала.

К.Насыйри туплаган сынамышлар аеруча кызыклы. Алар да халыкның күзәтүләре, тормыш тәҗрибәсе, мифологик күзаллаулары аеруча калку чагылган. Мәсәлән: «Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз»; «Май ае салкын булса, игенгә туклык»; «Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса – кыш суык (булыр)»; Яңгыр алдыннан балыклар су өстенә сикерер» һ.б.лар.

К.Насыйри, халыктагы фольклор әсәрләрен туплап, халыкның үзенә кабат җиткерде. Моның белән ул рухи хәтернең дәвам ителешенә, милли һәм инсани тәрбия эшенә үзеннән зур өлеш кертте. Каюм баба – татар фольклористикасы фәненә нигез салучыларның берсе. Ул туплаган халык җәүһәрләре аннан соңгы фольклор китапларында мөхтәрәм урын алды. К.Насыйри, татар фольклор үрнәкләрен русчага тәрҗемә итеп, милләтебезнең рухи хәзинәләре белән башка халыкларны да таныштырды.

 

Шәрык мирасын татарча сөйләтеп...

Каюм Насыйри, гәрчә ул оригиналь әдәби әсәрләр иҗат итмәсә дә, татар әдипләре рәтендә йөри. Г.Исхакый аны яңа дәвер әдәбиятының «атасы» дип атый. Ни өчен? Чөнки ул – татар укучыларын әхлакый һәм эстетик яктан тәрбия кылырлык күп кенә күренекле әсәрләрне татарча сөйләткән кеше. Тәрҗемә вакытында Каюм баба татар кешесенең образлы фикерләвен, зәвыгын, туган телнең эчке мөмкинлекләрен, аһәңен шактый истә тотып эш итә.

К.Насыйри, нигездә, Урта гасыр Шәрык классикасының чәчмә әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Тәрҗемә вакытында ул оригиналны татарча төгәл дә күчерә, аерым кыскартулар да ясый, төп текстка теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр дә кертә; вакыйга-хәлләрне урыны белән татар тормышына яраклаштыру да бар.

«Әбүгалисина кыйссасы» (1872) – К.Насыйриның иң күренекле һәм киң таралган әсәрләреннән берсе. Ул Октябрьгә кадәр дә, аннан соң да күп мәртәбәләр дөнья күргән. Аның Гасыйм Лотфи тарафыннан кыскартылган, гадиләштерелгән басмалары да бар.

Энциклопедист галим, бөек шәхес булган Әбүгалисина хакында Шәрык дөньясында төрле легенда-риваятьләр киң тарала. Шуларга нигезләнеп, аерым авторлар әдәби әсәрләр иҗат итәләр. Зыяддин Сәед Яхъя дигән төрек язучысының Әбүгалисина турындагы «Кәнҗинәи хикмәт» («Хикмәт хәзинәсе») исемле китабы 1865 елда Казанда нәшер ителә. Каюм Насыйри бу әсәрне 1872 елда төрекчәдән «халык аңларлык итеп, урыс мәмләкәтендәге мөселманнар теленә», ягъни татарчага тәрҗемә итә.

Хыялый повесть жанрын хәтерләткән «Әбүгалисина кыйссасы» мавыктыргыч вакыйгаларга, гыйбрәтле хәлләргә гаять бай. Анда кызыклы сурәтләр, тасвирлау чаралары бик күп.

Төп каһарман үзенең белем-һөнәре, сәләте белән кешеләрдә әхлакны үстерүгә хезмәт итә. К.Насыйриның шушындый эчтәлекле әсәрне татар теленә күчерүе халкыбызның мәдәни үсешенә зур йогынты ясый.

1896 елда Каюм бабаның «Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан» романы басылып чыга. Әсәрнең үзәгендә – патша кызы һәм шаһзадә, аларның мәхәббәте. Гөлрөх белән Камәрҗан – икесе дә искиткеч гүзәлләр, әмма әүвәл берсе – ир-атларны, икенчесе хатын-кызларны яратмый. Бервакыт ике пәри, үзара бәхәсләшеп, кыз белән егетне янәшә куеп карыйлар һәм матурлыкта аларның икесенең дә тиң икәнлеген күрәләр. Төнлә бер-берсен күреп кенә калган егет белән кыз арасында мәхәббәт газаплары башлана. Ниһаять, егет сөйгәнен эзләп таба. Кавышу. Туй. Әмма янә аерылу, сәфәр маҗаралары, мәхәббәт газаплары. Әсәр бәхетле бетем белән төгәлләнә.

Бу маҗаралы роман – XVIII йөздә яшәгән төрек әдибе Гали Газизнең «Хыяллар» исемле әсәреннән тәрҗемә. Ул аны «Мең дә бер кичә»дәге Камәрҗан циклына нигезләнеп язган була.

К.Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы» (1868) да генетик яктан «Мең дә бер кичә» җыентыгына барып тоташа.

К.Насыйриның тәрҗемә китаплары арасында «Кабуснамә» мөһим урынны били. Бу ядкяр 1082 елда фарсы телендә иҗат ителә. Аны Кейкавус дигән күренекле кеше улына үгет-нәсыйхәт рәвешендә яза. Китап тиз арада Шәрык дөньясының үзенә күрә бер дәреслегенә әверелә. Күп телләргә, шул исәптән төрек теленә дә тәрҗемә ителә. Каюм Насыйри басмасы төрек текстына нигезләнеп эшләнгән.

«Кабуснамә» дә үгет-нәсыйхәтләр, тормыш һәм яшәеш турында белем-мәгълүматлар, кызыклы сюжетлар, мавыктыргыч мисаллар белән үреп бирелә. Шуңа күрә дә бу китап халык арасында яратып укыла һәм тыңлана. Шунысы мөһим: Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәре О.Лебедева («Гөлнар ханым») тарафыннан русчага да тәрҗемә итеп бастырыла (1886).

К. Насыйри – тәрҗемәче әдип кенә түгел, татар әдәбиятын гыйльми яктан өйрәнүче дә. Ул үзенең хезмәтләрендә күп кенә ядкярләр, татар язучылары (Г.Утыз Имәни, Г.Кандалый...) хакында мәгълүматлар китерә, мөһим генә күзәтүләр ясый. «Фәвакиһел җөләса...» китабында, мәсәлән, Кандалыйның берничә шигырен бастыра һәм аларның поэтик яктан «яхшы төзелүен» искәртә. Гали Чокрыйга: «Сезнең шигырьләрегез бик матур..., мәгәр бастырырга кирәк иде», – дигән киңәшен бирә.

Күргәнебезчә, Каюм Насыйри эшчәнлеге гаять күпкырлы, энциклопедик. Аның хезмәтләре татар халкын белемле, тәрбияле итүдә үзенә күрә бер мәктәп, университет булды. Татарны татар итеп танытуда, аның милли үзаңын, рухи хәтерен үстерүдә Каюм бабаның эшчәнлеге искиткеч зур. Ул Шәрык, рус, Европа казанышларын һәм тәҗрибәсен күрде, алардан иҗади файдалануның матур үрнәкләрен бирде. Әмма К.Насыйри өчен барыннан да элек татарның үз җирлегендә, үзенең рухи мирасына таянып үсүе кыйммәт иде. һәм шуңа күрә дә ул төп игътибарын татарның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сүз сәнгатен өйрәнүгә юнәлтте, таралып, сибелеп яткан күп кенә хәзинәләрне замандашларына һәм киләчәк буын укучыларына җиткерде, аларның зиһенен баетты.

Каюм бабаның эшчәнлеге – милләткә фидакярләрчә хезмәт итүнең бөек бер үрнәге. Аның китаплары — хәзерге милли тормышыбыз өчен дә аваздаш булган бай хәзинә.

 

Хатыйп Миңнегулов.

 

Комментарийлар