Логотип «Мәйдан» журналы

Баянчы профессор

Соңгы елларда «Бабалары түгел, оныклары татар булган кеше – татар», — дип әйтү популярлашып китте.

Хәтта телне өйрәтүдә әби-бабайга тагын да зуррак миссия йөкләнә башлады. Үз баласына туган телен бирү ата-ананың изге бурычы дип саналса да, көне-төне эштә, кырыкмаса кырык төрле мәшәкать белән булашкан әти-әнинең еш кына моңа вакыты калмый (әллә шулай акланабыз гынамы?!), шуңа күрә бу вазифаны дәү әти-дәү әни җилкәсенә күчерү күренешләре дә бар. Моның турында соңгы елларда спектакльләр куела, фильмнар төшерелә. Һичшиксез, телне, милли тәрбия һәм горурлык хисләрен буыннан-буынга күчергән әби-бабай хөрмәткә лаек. Ә менә ак яулыклы татар әбиләренең вата-җимерә үз оныклары белән чит телдә сөйләшергә азапланулары – гаҗәп тә, кызганыч та...
Һәр кеше гомер көзе якынлашкан саен, үз нәселенең дәвамы турында ешрак уйлана торгандыр. Ә менә кадерледән-кадерле, газиздән-газиз туган теленең язмышы, киләчәге турында күпләр уйлана микән? Оныкларың синең турында онытса, син калдырган рухи мирастан баш тартса, яшәвебезнең мәгънәсе ни чама?

Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Назыйм Салих улы Габбасов һәм аның хәләл җефете Гөлнар ханым белән әңгәмәгә әзерләнгәндә, минем күңелдә шундый уйлар бөтерелде. Аларның икесе дә гомерләрен автокалага багышлаган мөхтәрәм шәхесләр. Назыйм Габбасов – 36 яшеннән физика-математика фәннәре докторы, профессор. Югары уку йортлары өчен татар телендә югары математика дәреслеге, бик күп фәнни мәкаләләр авторы. Гөлнар ханым – 30 елдан артык Яр Чаллы шәһәренең 21нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Алар белән сөйләшүне алдарак кына әйткән үземне борчыган сораудан башладым. 
– Милләтебезнең киләчәген – оныклар тәшкил итә. Буыннар арасындагы чылбыр өзелмәсен иде. Безнең оныклар татар рухында тәрбия алмасалар, аларның балалары тагын да аяныч хәлдә калачак һәм безнең милләтнең киләчәге бер дә күңелле булмаячак, – дип үз фикерен белдерде Н. Габбасов. Әңгәмәбезгә Гөлнар ханым да кушылып китте: 
– Без балаларны татар телендә сөйләшә, үз халкыбызның йолалаларын, гореф-гадәтләрен белә торган итеп тәрбияләдек. Хәзер шуны ук оныкларыбызга да өйрәтергә тырышабыз. Алар да татарча сөйләшсә, үзләрен татар дип горурлансалар, безгә дә күңелле булыр. 
Алга китеп булса да, шунысын әйтик, Гөлнар һәм Назыйм Габбасовлар ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысы да үз юлларын тапкан яшьләр, берсе дә ата-ана җилкәсенә сыенып ятмый. Гөлназ иминиятләштерү компаниясендә эшли. Айназ – тел белгече, Казан университетын тәмамлаган. Мәктәптә укыганда ук, татар теленнән республика олимпиадасында катнашып җиңүләр яулый. Уллары Инсаф Казан Дәүләт энергетика университетын тәмамлаган. Укыган белгечлеге буенча картон-кәгазь комбинатында эшли. Гөлнар апа әйтүенчә, балаларга исем кушуның үз хикмәте бар. 
– Беренче кызыбыз Гөлназ тугач, аңа исемне «Гөл»не – Гөлнардан, «наз»ны – Назыймнан алып куштык. Икенче кызыбыз Сөембикә манарасына ай куелган елны туды, шуңа без аңа Айназ дигән исем бирдек.
Туган нигез, туган йорт җылысын Габбасовларда ишетеп кенә түгел, тоеп, күреп беләләр. Безне дә өй тулы бала-чага каршы алды. Гөлназ һәм Инсафтан балачаклары, тәрбияләнеп үскән мохит турында сораштым. 
– Әтинең җитди эш белән шөгыльләнгәнен аңлап үстек. Без тыныч идек. Шушы гаиләдә алган тәрбияне үз гаиләбезгә дә бик күчерәсе килә, – ди Гөлназ. 
– Әни мәктәптә эшләгәч, безгә дә үрнәк булырга кирәк иде, – дип кушыла Инсаф. – Әти без кечкенә чакта кабинетында бикләнә, анда керә торган булмый иде. Эшеннән бушагач, безнең белән аралашырга да вакыт таба. Бу эшнең авырлыгын күреп үстек, шуңа күрә дә алар юлыннан китмәдек.

Профессор малае кирпеч заводында эшли 

– Балалар тәрбияләгәндә: «Син болай, син тегеләй бул», – дип әйтү әллә ни файда китерми, – ди Гөлнар апа. – Тәрбия үз мисалыңда бара. Балалар ирем Назыйм белән мөнәсәбәтләрне, татарча сөйләшкәнне, милли ризыклар пешергәнне, кайнана-кайнатага карата булган хөрмәтне күреп үстеләр.  
Хатыны Гөлнар апа сөйләгәннәрне Назыйм абый күпләргә үрнәк һәм гыйбрәтле мисал белән дә беркетеп куйды. 
– Улым Инсаф 9нчы сыйныфны бетергәч, смартфон алырга хыялланды. Мин 3-4 урында эшлим, билгеле, аңа смартфон алып бирү миңа берни түгел, ләкин нәтиҗәсе аяныч: башта смартфон, аннары зуррагы, аннан үзе бернинди өлеш кертмәгән килеш машина да сорарга мөмкин. Шуңа күрә мин аңа җәйге каникул вакытында эшләргә тәкъдим иттем. Эшләп табылган малның кадерен аңлаттым. Ул силикат-кирпеч заводына эшкә урнашты: коточкыч авыр эш. Кызу температурада конвейердан кирпечләр килә, ул аны поддонга өяргә тиеш. Көненә дүртәр пар бияләйне яндырып бетерә иде. Һәр көнне безне уятмыйча, иртәнге 4.00 сәгатьтә торып китә. Айлар буе эшләде, теләгенә иреште – телефон алды. Берзаман директоры Хлебников Сергей Павлович шалтырата. «Вы, – ди – можете гордиться своим сыном». Мин берни аңламыйм. Эшләде, бетте-китте, югыйсә. Ул сүзен дәвам итеп мисал китерә: эшчеләр һәр көнне эш беткәч, үз урыннарын җыештырырга тиешләр икән. «Даими эшләүчеләр, иртәгә барыбер киләсе дип, моны эшләми, ә сезнең улыгыз көн дә шуны үтәде», – ди. Эшләп арыганнан соң бит бу! Шул вакытта күземә яшьләр килде. Әти-әнисе белән дә кызыксынганнар. Әнием – укытучы, әтием профессор дигәч ышанмаганнар. Профессор малае болай йөри алмый, диләр икән. Ә йөри икән, – ди елмаеп Назыйм Салих улы.

Иң бай укучы

Назыйм Габбасов Мамадыш районы Дусай авылында туып үсә. Әтисе Салих ага ул вакытта район үзәге саналган Тәкәнеш хастаханәсендә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Әнисе яшелчә киптерү заводында бухгалтер. Дусайдан Тәкәнешкә кадәр 5 чакрым. 
– Дөресен генә әйткәндә, әби тәрбиясендә булдык. Әти-әни иртә чыгып китә, кич кайта. Без аларны күрми дә идек. Эш кушып китәләр иде. Кечкенә вакыттан без нәрсә генә эшләмәдек: утын кистек, ярдык, аның өстенә мал-туары бар. Әтиебез дә, әни дә корырак кешеләр иде, – дип искә ала Назыйм Салих улы балачагы турында. 
Булачак галимнең хезмәт юлы бик иртә сызыла. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, ул балалар бакчасында баянчы булып эшли башлый, үзлегеннән ноталарны өйрәнә. 
– Иң бай укучы идем! Хезмәт хакы – 20 сум. Колхозчылар ул вакытта 10-15 сум алалар иде, – дип искә ала Н. Габбасов балачагының ямьле мизгелләрен.
Гармун, баян моңы профессор Назыйм Салих улын гомере буе озата бара. Тормышындагы шатлыклы да, моңсу да вакытларында кулына баянын алып уйнарга, күңел борчуларын таратырга ярата ул. Әңгәмә барышында да алдына ашъяулыгын җәеп салды да җиңел итеп баянын тартып җибәрде. Шуны гына көткән диярсең, күрекләреннән чыккан моң бар йортны тутырды. Ире уйнаганга Гөлнар апа ничек түзеп торсын ди! Акрын гына җыр сузды: 
«Тыңларсыңмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме, йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам?..» 

Бу – аларның яшьлек җыры. Бергә үтелгән юллары да, маңгайга сызылган юллары да, михнәт-шатлыклары да, мәхәббәте дә, әйтерсең лә, шушы 
җырга сыеп беткән. Мәхәббәт димәктән, ничек булган соң ул беренче очрашу? 
Иреккә чыккач ыргылган ат сыман алга китмичә, башта Гөлнар апа турында да берничә юл язып үтик. Ул тумышы белән Арча районы Сеҗе авылыннан. Укытучылар гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әтисе яклап та, әнисе ягыннан да – барысы да мөгаллимнәр. Әтисе ягыннан бабасы – мулла нәселеннән. Гөлнар апалар гаиләдә – биш бала, хезмәт сөеп, эш белән тәрбияләнеп үсәләр. Әтиләре Үзбәк абый – хирыс бакчачы, умартачы. Өч абыйсы хәзер дә умарта тоталар. 
– Без апам белән күбрәк әни тирәсендә бөтерелдек. Әнидән тәмле итеп милли ашлар пешерергә өйрәндек. Ул өйрәткәнне хәзер дә истә тотабыз. 
Гөлнар һәм Назыйм Габбасовларны уртак танышларының туе кавыштыра. Быел гаилә коруларына 35 ел булган, ләбаса. Алга таба да пар канатлары талмасын. Кайгы җиле капкаларын читләтеп үтсен дип телибез.  

«Математиклар арасында иң көчле баянчы» 

Балалар бакчасында баянчы булып эшләгәндә, Назыйм Салих улының тырышлыгын, музыкага сәләтен күреп, музыка училищесына китәргә тәкъдим итәләр. 
– Баянда уйнау – коточкыч зур хезмәт. Шуңа да мин аны ташлап, җиңел юлдан киттем, – дип шаярта ул үзенең математик, галим булып китүе турында. – Алабугада доцент булып эшләгән Мөнир Нигъмәтуллов аспирантурада укыганда: «Син математиклар арасында иң көчле баянчы, баянчылар арасында – иң көчле математик», – дип гел әйтә иде. 
Егет үзе дә еш кына ике ут арасында кала. Ни дисәң дә, музыка 
дөньясы серле, ымсындыргыч. 9 нчы сыйныфта математика буенча республика олимпиадасында уңай нәтиҗә күрсәткәч, аны Казан университеты мехматның җәйге лагерена чакыра. Идел буенда үткәргән 2 атна дәвамында күпме ярышлар, олимпиа-
далар була әле тагын. Лагерь тәмамлангач тапшырылган механика-математика факультетына чакыруны ул алдагы тормышына нигез итеп ала һәм музыка турындагы уйларны читкә куя.
Казан университетында укыганда, фәнгә алып керүчеләр арасыннан төп остаз дип Назыйм Салих улы профессор Билсур Габделхәй улы Габделхәевне саный. Студент егетләр аның фәнни түгәрәгенә йөри башлый. Профессор Габделхәев үз семинарларында һәрвакыт математика фәне беләнкызыксындыра, гади итеп аңлата белә, фәнни ачышларга мотивация тудыра белә. Шулай семинарларында профессор еш кына «Өченче төр интеграль тигезләмәләр» темасы турында сөйли. «Моны эшләгән кешенең докторлык диссертациясе әзер була», – дип, студентларда зур кызыксыну уята. Назыйм Салих улын да шушы тема үз эченә бөтереп ала. Башта – курс эше, аннан диплом эше языла, кандидатлык, докторлык диссертацияләре эшләнә... Күпме йокысыз төннәр, тырышлык һәм көч таләп иткән хезмәт.    
– Тәкәнештәге математика укытучым Габделнур абыйны еш искә алам. Ул мине олимпиадаларга әзерләде. Ә 8 нче сыйныфны бетергәч, институтка җыенган укучыларны рус сыйныфына күчәргә кыстый башладылар. Габделнур абый шунда да төпле киңәшен бирде. Ул төгәл фәннәрне үз телеңдә укырга кирәк диде. Соңрак еллар үткәч, мин дә моны аңладым. Физика, химия, математика кебек фәннәрнең төбенә төшү өчен, ана телеңдә укыр-
га кирәк. Хәзерге ата-аналарга моны аңлату кыен. 1990 еллардан башлап, 2000 елларга кадәр бу мәсьәлә актив тикшерелде, күп конференцияләр үтте. Югары белемне, төгәл фәннәрне татар телендә укытырга кирәклеге турында күп сөйләнсә дә, аның фәнни нигезе турында эзләнә башладым. Ни кызганыч, бездә бу темага тикшеренүләр үткәрелмәгән. Эзләнә торгач, фәнни журналлардан Яңа Гвинея турында мәкаләгә тап булдым. Элек Англия колониясе булып торган илдә ун еллап тәҗрибә үткәрәләр: халыкның бер өлеше баласын үз туган телендә, ә икенче өлеше инглиз телендә укырга бирә. Алга таба бу укучыларның кайсы югары уку йортларына керүләре, нинди уңышларга ирешүләре хакында статистика китерелә. Эксперимент шуны күрсәтә: башлангыч мәктәптән төгәл фәннәрне үз телләрендә өйрәнгән балаларның уңышлары башкаларына караганда күпкә югары була. 80 процентка чаклы аерма килеп чыга. Нинди генә шартлар булмасын, баланың белеме ныклы булсын өчен, ата-ана төгәл фәннәрне үз туган телендә укытуны кайгыртырга тиеш. 
– Бөтен фәннәрне татар телендә укытканда, балалар татарчаны яхшырак белә иде, – дип кушыла әңгәмәбезгә Гөлнар апа. – Хәзер бит хәтта татар теле, татар әдәбиятыннан да журналга өй эшләре рус телендә языла. Шуңа күрә татар телен өйрәтү бермә-бер авырлашты, телне белү бермә-бер кимеде.
– Нинди кызыксындыру юлларын табасыз? – дип сорыйм. 
– Дәресләргә уеннарны кертеп җибәрәбез. Татар халкының йолалары, бәйрәмнәре турында сөйлибез. Соңгы елда шуңа шатланам: татар телен өйрәнәм дип, татар төркеменә кереп утыручы балаларның саны артты. Ул үзе татар телен белми, сөйләшә алмый, ләкин аңлый. Әти-әниләрдән татар төркемендә утырсын, татар телен яхшырак өйрәнсен дигән фикерләр күбәйде. Аңламаганда, русча да әйтеп куябыз. Эшләү авыр, әмма кызык. Халкыбыз җырга-моңга бай халык. Һәр елны әдәбият өйрәнүне дә халык авыз иҗаты әсәрләреннән башлыйбыз. Бишек җырларын, халык җырларын өйрәнәбез. Җыр-моң аша милли тәрбия ныграк сеңәдер дип уйлыйм. Ятлаган шигырьне җырласа, баланың хәтерендә ул ныграк кала. «Туган тел»не һәр сыйныфта ятлатабыз. Мин аны тагын да ныграк сеңеп калсын дип җырлатам, – дигән фикерләре белән уртаклашты Гөлнар ханым.  
Оныкларга да милли тәрбияне җыр-моң аша сеңдерергә тырыша Габбасовлар. Алар килсә, үзе бер зур шатлык. Назыйм абый, баянын алып, оныкларын җырлата, биетә башлый. Бәләкәчләр үзләре дә артык ялындырып тормый, уенчык гармуннарын алып, бабалары янәшәсенә утыралар. 

Милли мәгариф – горурлык нигезе
 

Назыйм Салих улы Габбасов – милли мәгариф өчен җан атып яшәгән кеше. Татар телендә югары уку йортлары өчен математика дәреслеге авторы. Заманында әлеге дәреслекне күпме буын студентлар беренче карашка катлаулы, ерып чыккысыз кара урманнар белән капланган математика иленә ышанычлы юлдаш, тугры дус итә. Заманалар үзгәрү сәбәпле, Назыйм Салих улы язган дәреслекнең дә киштәләрдә тузан җыеп яту куркынычы бар. Шундый вакытларда гомерен фәнгә, милли мәгарифне торгызуга багышлаган галимнең күңелендә нинди уйлар туа икән? 
– Дәреслекнең артына русча-татарча сүзлек урнаштырдым. Андый сүзлекләрне Казанда да чыгарган иделәр. Шул сүзлектә булмаган авыр төшенчәләрне дә урнаштырдым. Аннары, аны төзегәндә, иҗади якын килергә кирәк. Мәсәлән, «Изолированная точка» дигән төшенчәне «Ялгызлатылган нокта» дип тәрҗемә итәләр. Юкса аны беркем дә ялгызлатмаган, ул үзе ялгыз. Мин аны «ялгыз нокта» дип атыйм. Терминнарны русчадан турыдан-туры тәрҗемә итмичә, эчтәлеген бирергә кирәк. 
– Димәк, сез математик кына түгел, тел белгече дә булып чыгасыз түгелме? – дим, әңгәмәдәшемә сокланып. 
– Мәктәптә татар теле укытучыбыз бик белемле, көчле иде. Сезнең алдагы сорауга килгәндә, күңелемне төшермим. Дәреслегемне төрле милләт балалары кулланырлык итеп эшләдем. Формулалар математиканың бердәм телендә языла. Сүзлек – аңлашылмаган сүзләргә ачкыч ул. Дәреслекне студентлар курс эшләре язганда актив куллана. Заманында татарча язылган кирпеч калынлыгындагы китаплар да бар иде, әмма бастыру өчен акча таба алмадык. Шуңа мин аның кыскартылган вариантын чыгардым. Безгә тизрәк кулланырга кирәк иде. 
Гөлнар һәм Назыйм Габбасовларның гаилә корып яши башлаган еллары Чаллыда күпләп татар гимназияләре, мәктәпләре ачылган вакытка туры килә. Назыйм Салих улы Габбасов еш кына ата-аналар белән очрашуларда була. «Өйгә кайтып та керми идек», – дип искә ала ул бу еллар турында. 
– Без ул елларда милли мәгариф системасын торгызуга бик нык якынайган идек. Уннарча ел пединститутта югары математиканы татарча укыттым. Һәр факультетта бер татар, бер рус төркеме бар иде. Диплом эшләрен дә татарча яклый идек. Ә комиссиядә Алабугадан укытучылар күп була. Башта комиссия әгъзаларына тәрҗемә итә идек. Аннан алар үзләре дә төп терминнарны татарча өйрәнеп беттеләр. Хәтта рус милләтеннән булган Овечкин аналитик геометрияне татарча укыта башлаган иде. Математика факультетының татар бүлеген тәмамлаган студентлар хәзер дә еш керәләр – берсе дә югалып калмаган. Барысы да диярлек мәктәп директорлары булып эшли. Алар белән горурланмый мөмкин түгел. Татар мәгарифе торгызылыр дигән хыял яши. Аңа карап, гомум системага зыян килми бит. Һәр милләт үз мәгарифе белән горурланып йөрсә, ил алга гына китәчәк дип уйлыйм. Кешене горурлык кына үстерә, зарланып йөрү үстерми. 
Назыйм абыйның барлык балалары да мәктәптә татар сыйныфларында белем алып үсә. Төгәл фәннәрне дә татарча укыйлар. Шуңа күрә балалар үскәндә, тел проблемасы кабыргасы белән тормый. Ә менә оныклар башка заманда, башка шартларда тәрбияләнә. 
– Олы оныгыбыз Раян Чаллыда татар балалар бакчасына йөрде. Тәрбиячеләре татарча сөйләшүгә зур игътибар бирде, ләкин күп кенә ата-аналарның үз балалары белән русча сөйләшүен ишетә идем. Балалар бакчасыннан алганда, оныкны махсус озаграк киендерәм. Ашыкмыйча татарча сөйләшә-сөйләшә киенәбез. Без оныгым Раян белән шундагы ата-аналарга спектакль куя идек. Соңыннан бу ата-аналар башта минем белән татарча исәнләшә, аннары балалары белән бераз татарча сөйләшә башладылар.
– Димәк, бер кеше күп нәрсәне үзгәртә ала? 
– Зур тарихи вакыйгаларның башында да бер шәхеснең сүзе тора бит.
– Ерыклы авылында яшибез. Балалар бакчасы татарча, әмма чит милләт балалары булу сәбәпле тәрбиячеләр башка телдә сөйләшергә мәҗбүр. Шул балаларны бутый, – дип, әңгәмәгә кушыла кызлары Гөлназ. 
– Шәһәрдәге балалар бакчасында татар телендә сөйләшүгә, тәрбия кылуга игътибар зуррак шикелле. Татар авылындагы балалар бакчасындагы бу хәл безне нык гаҗәпләндерә, – ди Гөлнар ханым. 

Ышанычлы тыл 

Назыйм Салих улы Габбасов – Сорос профессоры. Бу зур яңгыравыклы исем аңа дөньяның зур, дәрәҗәле уку йортларында фәнни эшчәнлек, укыту 
мөмкинлеге бирә. Заманында аны Калифорниягә дә чакыралар. Әмма фәнни дәрәҗәдә инглиз телен белмәве комачаулык итә. «Барсам да, эшләп кенә кайтыр идем», – ди үзе Н.Габбасов. Анда барып эшләү түгел, Казанга күпме чакыруга карамастан, Чаллыдан китми алар. Казан университеты ректоры про-фессор Габделхәев урынына кафедра мөдире булырга да димлиләр. Назыйм Салих улы биш ел Казанга йөреп эшли. 2013 елда берләштерү процесслары аны барыбер Казан университеты профессоры итә. Бары тик Чаллы филиалында. 
– Гөлнарымның эше минекенә караганда да катлаулырак, – ди Назыйм абый. – Гөлнарның класс җитәкчелегеннән китүенә дә бер ел чамасы гына. Шатланып бетә алмыйм. Бу бик җаваплы, тынгысыз хезмәт.
– Назыймның эше дә авыр. Балалар кечкенә вакытта да без аңа фән белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдык. Бала карау да күбрәк минем өстә булды, – ди Гөлнар апа. 
– Гөлнар минем өчен һәрвакыт ныклы тыл булды. 1996 елда Новосибирскида докторлык диссертациясен яклауны 18нче июньгә билгеләделәр. Поездда өч тәүлек барырга кирәк. Алабуга ягында бакчабыз бар иде. Мин Новосибирскига китеп бардым. ике кыз һәм Инсафка корсаклы Гөлнарым җәйге челләдә бакчага китә иде. Искә төшерсәм, хәзер дә күзләремә яшьләр килә. Барып җитсәм, кворум өчен бер кеше җитмәде. Борылып кайтырга туры килде. Яклау билгесез вакытка күчерелде. Августта мине кабат чакыралар. Бу юлы яклауны сентябрьгә билгеләделәр. Берүзем киттем, ә анда ярты сәгать эчендә күпме эш башкарырга кирәк! Ярый әле яшь чак булган...
Әйе, бу сүзләрдән соң инде канатлы гыйбарәгә әверелгән: «Һәр уңышка ирешкән ир-ат артында хатын-кыз тора», – дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер ышанасың.

Раил САДРЕТДИНОВ

Фото: Назыйм Габбасовның шәхси архивыннан

«Мәйдан» № 1, 2024 ел

Галерея

Комментарийлар