Логотип «Мәйдан» журналы

Яшенле төн (ахыры)

Мистика.

Башы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/iasenle-ton

Тикшерүче Зөлфәт Нәҗиповның мәшәкатьле чагы иде булса кирәк, кабинетына килеп кергән Шәүкәткә күтәрелеп карады да, утырып торыгыз дип, стенага терәп куелган урындыкка кулы белән ишарәләгәч, кабат өстәлендәге кәгазьләренә иелде. Аның ара-тирә язгалап-сызгалап, вакыт-вакыт алдындагы кәгазьләрнең әле берсен, әле икенчесен алдына куеп, нәрсәләрдер чагыштырып утыруын шактый күзәтте Шәүкәт. Ниһаять, Нәҗипов кәгазьләрен бергә җыеп, өстәл читенәрәк шудырды да Шәүкәткә күтәрелеп карады. Һәм шунда ук танымады булса кирәк:
– Сез... нинди сорау буенча әле? – дип куйды.
Аны аңларга була. Ишек белән өстәл арасында линолеумның бизәкләре кыршылып, тар гына «сукмак» ясалудан күренгәнчә, көн дәвамында бу кабинетка дистәләрчә кеше керәдер. Ничек итеп һәркайсын истә калдырмак кирәк?!
– Мин – Шәүкәт Гарифуллин. Ике көн элек, берничә соравым бар дип, үзегез чакырдыгыз. Шуңа килгән идем...
– Ә-ә-ә, аңладым, аңладым...
Тикшерүче аны тагын баштанаяк күздән кичерде, өстәл янына үз каршысына, якынгарак утырырга тәкъдим итте. Шәүкәт аның Ташлыкүлдә теге ташландык йортны карап чыкканнан соң үзен жәлләгән сыман күз салгалавын исенә төшерде.
– Шәүкәт абый, минем сезгә сорауларым шактый җыелды, – дип дәвам итте сүзен Нәҗипов. – Ташлыкүлдә сезнең белән сөйләшкәннән бирле миңа һаман бер уй тынгылык бирми. Андый нәрсәнең чынлыкта була алуына бик үк ышанып бетмәсәм дә, күңелемдә кайбер фикерләр туды. Мин аларны сезнең белән уртаклашмакчы булам.
Нәҗипов, урыныннан торып, тәрәзә янына килде, форточканы ачты. Чыннан да, бүлмә күптән җилләтелмәгән булса кирәк – һавасы тынчу. Форточканы ачкач, сулыш алуы җиңеләйде.
Тикшерүче өстәл өстендәге бер папканы алды да, аның бавын чишә-чишә, көчәнеп кенә елмайгандай итте.
– Ә хәзер, авып китмәс өчен, урындыкка ныклап ябышыгыз, – диде ул папкадан алган бер фоторәсемне Шәүкәт алдынарак шудырып. Ә үзе, күзен әңгәмәдәшеннән алмыйча гына, урынына утырды.
Шәүкәт фотоны кулына алып, күзләренә якын ук китерде. Йә, Хода, ул үз күзләренә үзе ышанмады. Фотода Ташлыкүлдә яшенле төндә ташландык йортта күргән җан өшетерлек күренеш. Телсез калды. Сурәттә – карават... яртылаш идәнгә шуып төшкән ярым-ялангач хатын-кыз гәүдәсе... Хатынның 
күкрәк турысындагы ярадан кан саркып, идәнгә агып, кечерәк кенә күлдәвек хасил иткән. Кан караваттагы ак җәймәне дә таплаган... Фотоның каралы-аклы булуы гына аның тәэсир көчен бераз киметә.
Шәүкәт, ташып чыккан хисләрен тыеп кала алмыйча, кинәт урыныннан сикереп торды. Фотоны кулына тотып өскә күтәрде, селки башлады.
– Менә бит, менә! Димәк, ул урында, чыннан да, җинаять булган. Бу фото – кире каккысыз дәлил... Бу... бу... Ә теге Хәтмуллин дигән бәндә, мине җүләргә санап, алдашып маташкан булды... Мин аны...
Шәүкәт күңеле белән тантана итте. Ул шәхсән үзе Ташлыкүлгә барып, бу фотоны Хәтмуллинның йөзенә бәрәчәк. «Син авылыгызда булган җинаятьне яшереп калмакчы идең. Хокук саклау органнарына теләктәшлек белдерәсе, җинаятьчене эзләүдә ярдәм итәсе урында, ялганлап, тикшерүне ялгыш юлга кертеп җибәрмәкче булдың», – диячәк. Әйе, әйтәчәк!.. Җинаятьне яшереп калдырырга маташканы өчен ул үзе дә шул җинаятьтә катнашучы булып исәпләнә ләбаса...
Шатлыгыннан Шәүкәт үзенең кайда икәнен дә онытып, аяклары белән тыпырдап та алды хәтта. Менә хәзер тикшерүче үзе дә елмаер, шатлыктан, Шәүкәтне килеп кочаклап ук алыр шикелле иде. Һәм алар икесе бергә шатланырлар...
Тукта, бу Нәҗипов дигән адәм ни өчен битараф кыяфәттә утыра соң әле? Ни өчен, һич югы, авызыннан бер уңай сүз чыкмый? Әллә... әллә ул да шул Хәтмуллин яклы инде? Әллә ул да?.. Теге психушканың баш табибы Хәбир Нәгыймов турында да, шул Хәтмуллиннар җырын җырлый бугай, дип шик белдергән иде бит Фәнис Сираҗиев. Әллә бу да шулар сыңарымы? Бер шайкадандыр әле.
Шәүкәт тыпырдавыннан туктады. Карашын Нәҗиповтан алмыйча гына, урынына утырды. Аның фотоны өстәлгә куюын гына көткәндәй, тикшерүче телгә килде. Ләкин кыяфәтендә ни шатлану, ни гаҗәпләнү чалымнары сизелмәде.
– Йә, тынычландыгызмы? – диде ул әле генә Шәүкәт күрсәткән «кәмит»кә артык исе китмәгәндәй.
– Ә мин һәрвакыт тыныч, – диде Шәүкәт яңарак кына йомырка өстендә утыручы ана каз шикелле тыпырдап шатлануын онытып. – Бары теге көнне монда җинаять булмады, дип, барыгызны ышандырып бетергән Хәтмуллинга ачуым килгәнгә һәм, ниһаять, җинаятьнең ачылуына шатлыгымны гына белдердем. Ә бит җинаять булган. Нәрсә, гаделлекнең тантана итүенә сез шат түгелмени? Миңа калса, тикшерүче буларак, вакыйганың болай чишелеше, иң беренче чиратта, сезне кызыксындырырга тиеш... Бик оператив эшләгәнсез... Миңа да сөйләгез әле, җинаятьне ничек ачтыгыз соң? Бу... бу фотоны каян алдыгыз?
Аның бу сүзләре дә тикшерүчене сөендермәде дә һәм көендермәде дә шикелле.
– Сез ул төндә нәкъ менә шушы фотодагыны күрдегезме? Әллә шуңа охшаш кына идеме?
Әле һаман да үз сүзләренә шик белдереп утырган тикшерүчегә Шәүкәтнең чынлап ачуы чыкты. Юри генә кыланамы, әллә башын юләргә саламы? Шәүкәтне юләргә исәпләп, юләр белән юләрләр телендә сөйләшергә кирәк, дип уйлыймы?
– Сез нәрсә, гражданин тикшерүче?! Ул күренеш гомерем буе сакланырлык булып исемдә калды. Аны уйлаган саен, күңелем белән тетрәнеп куям. Хәзер бу фотоны күргәч шатлануым да бары тик гаделлекнең тантана иткәне, Хәтмуллинның ялганы тотылган өчен генә.
– Ә сезне ул ташландык өйнең хәзерге рәвеше гаҗәпләндермиме? Кичтән генә кешеләр йөргән, менә шушы фотодагы хәлләр булган бүлмәнең идәненә иртән бармак калынлыгы тузан утыра аламы?
Аның сүзләреннән Шәүкәт аптырап калды. Чыннан да, кызулык белән ул ягын уйлап бетермәде шул. Тик бу тикшерүче Нәҗипов үз-үзенә каршы килә түгелме? Үзе үк Шәүкәтнең кулына кире каккысыз дәлил – вакыйга урынында төшерелгән фотоны китереп тоттырды. Хәзер үзе үк бу хәлнең чыннан да булганына шик белдереп тора? Алай да, Шәүкәт үз сүзләрен аста калдырмас өчен:
– Ул Хәтмуллин дигән адәмнән барысын да көтәргә була. Җинаять эзен яшереп калдыру өчен, әтүтәннәреннән тузанын да чәчтергәндер. Беренче күрүемдә үк аның намуссыз, эшәке җанлы кеше икәнен аңладым.
– Стена һәм түшәмнәргә пәрәвезләр дә элеп чыккандыр, дисезме?
Нәҗип кинаяле генә елмайды.
Шәкүр аның кинаясенә игътибар да итмәде:
– Элгәндер, андыйлар үз сүзләрен сүз итү өчен теләсә нәрсәгә баралар.
Нәҗипов, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде. Аннан кинәт туктап калды да өстәлдә яткан фотога ишарәләп:
– Фотоның таушалган, искергән булуы да гаҗәпләндермиме сезне? – дип кабат Шәүкәткә текәлде.
Чыннан да, нык таушалган, күп еллар элек ясалган шикелле, хәтта чит-читләре саргаеп та тора. Ә Шәүкәт аларына ук игътибар итмәгән иде шул. Хәер, иске, таушалган фотокәгазьгә ясалган булса, сыйфаты алай да булырга мөмкин. Үзенең дә кайчандыр, мәктәп елларында, фототүгәрәккә йөреп, фото ясау серләренә өйрәнгән чакларын исенә төшерде. Төннәр буе фотозурайткыч ярдәмендә зурайтып, аклы-каралы фотоларны «проявить» итәләр иде. Ул заманда авыл баласына кая инде ул сыйфатлы фотокәгазьләр, «проявитель»ләр, «закрепитель»ләр! Фото ясау әйберләре җитешмәгәнлектән, кул астындагы теләсә нинди материалдан файдаландылар. Озак ятып таушалган фотокәгазьләр белән дә эшләргә туры килгәләде. «Проявитель»нең дә ниндие эләгә, шунысы белән канәгатьләнделәр. Ул искергән яки күп мәртәбә файдаланылган булса, фотокәгазьдәге сурәт ачыгайткан вакытта ук саргаеп чыгарга мөмкин...
Әйе, ул шөгыльне гомере буе үз итте Шәүкәт. Беркайчан да фотоаппаратыннан аерылмады. Тик хәзерге фотографика – бөтенләй икенче. Фотолар да аклы-каралы түгел, ә төсле һәм бик сыйфатлы булырга тиештер шикелле. Эчке эшләр идарәсендә инде күптән онытылган фото ясау ысулларын куллануларына ышанасы килми дә бит... Ләкин өстәлдәге менә бу фото шулай чыккан икән, аны ничек ясаулары, нинди технология кулланулары Шәүкәтне кызыксындырмый да. Мөһиме – соңгы нәтиҗә...
Көтеп тә, соравына җавап ишетмәгәч, Нәҗипов кабат телгә килде:
– Ярар, фотоны читкә куеп торыйк. Сез, ул төнне ниндидер тавышлар да ишетелгән кебек булды, дигән идегез. Хәтта андагыларның исемнәрен ишетүегез турында да әйттегез. Хатын-кызның исемен кабатлагыз әле.
Күрче, бу тикшерүче һаман кирәкмәс сораулар биреп төпченә. Теге көнне Ташлыкүлдә шул ук сорауны бер мәртәбә биргән иде бит инде. Хәер, оныткан да булуы мөмкин.
– Җәмилә! Ир кеше аңа Җәмилә дип дәште.
– Ялгышмыйсызмы? Нәкъ менә шулай, «Җәмилә» дип дәштеме?
Бу тикшерүче аны, чыннан да, юләргә исәпли бугай. Шулай булмаса, бер үк сорауны кат-кат биреп азапланмас иде.
– Иптәш Нәҗипов, аның эндәшүе әле хәзер дә колагымда ап-ачык яңгырап тора кебек – Җә-ми-лә! Бу мәсьәләдә минем сүзләремә шик белдерергә сезнең хакыгыз юк.
– Ярар, монысы да шулай булсын, – диде Нәҗипов килешкәнлеген белдереп. – Ә менә ирнең исемен ишеттегезме?
Бу сорауны да бер мәртәбә биргән иде, ник кабатлата инде? Чыннан да, хәтере чамалырак бугай бу тикшерүченең.
– Әллә «Газиулла», әллә «Һадиулла» диде, аның исемен аермачык ишетмичә калдым. Мин сезгә бу хакта бер мәртәбә сөйләгән идем инде.
– Ә төгәлрәк? Ул ике исемнең кайсысы сез ишеткән исемгә якынрак?.. Бәлки, бөтенләй башка исемдер?
– Охшаш исемнәр... Буталуым бар...
Шәүкәтнең күңеленә килгән беренче уй: хатынны үтергән җинаятьченең кем булуы әлегә кадәр тикшерүчеләргә мәгълүм түгел, күрәсең. Ә менә фотодагы хатынның кем икәнен белергә тиешләр бит. Ул да Ташлыкүл авылыныкы түгелме икән? Хәер, Шәүкәт үзе дә ул авылныкы түгел бит. Узгынчы гына. Алар да узгынчы булганнардыр. Ташландык йортка яңгырдан ышыклану өчен генә кергәннәрдер. Тик менә ул йорттагы үтереш булган бүлмәнең эчке күренеше генә бераз сәеррәк булып исендә калган. Ничектер, ташландык түгел, кеше яши торган бүлмәгә охшаган иде. Урын-җирләр дә бар иде кебек. Ул чакта – көчле стресс халәтендә – аларына артык игътибар да ителмәгән. Ә хәзер, уйлый башлагач, чыннан да, сәеррәк... Аннан соң, бүлмә эчендәге ниндидер зәңгәр яктылык?..
– Һәр нәрсәне болай төпченеп соравыма ачуыгыз килмәсен, – дип, аның уйларын бүлде тикшерүче. – Монда гаҗәпләнерлек нәрсәләр байтак. Менә бу җинаять эше турындагы папкага күз салыгыз әле.
Нәҗипов өстәлдәге папканы Шәүкәткә таба шудырды. Тышы бераз таушалган калын гына папка. «Уголовное дело №... по обвинению Загитова Гамира Сабировича по статье... » – дип кычкырып укыды Шәүкәт. 
Гаепләнүченең исеме ни «Газиулла»га, ни «Һадиулла»га охшамаган, берсенә дә туры килми. «Гамир» исеме, яңгырашы буенча, Шәүкәт әйткәннәрдән бик ерак тора. Хәтта фамилиясе, әтисенең исеме дә охшамаган... Бу бөтенләй башка җинаять эше өчен ачылган «дело»дыр әле. Тикшерүченең аны сынап карау өчен генә күрсәтүедер. Үз сүзендә нык торамы, янәсе. Мондагы исемне укыгач, күрсәтмәләрен үзгәртмәсме?.. Әйе, әйе, чыннан да шулайдыр? Әнә бит папка тышындагы җинаять эшенең вакыты да әллә кайчангы. Унбиш ел элек ачылган «дело». Өстәвенә ул бик калын да әле. Санаулы көннәр эчендә җинаять турында шулкадәр мәгълүмат туплап өлгерә алалармы? Чыннан да, бу «дело» башка бер җинаять эшенә карата ачылган булырга тиеш.
– Моннан унбиш ел элекке бу җинаять эшенең Ташлыкүлдәге теге көнге вакыйгаларга берәр катнашы бармы?
Аның бу соравына Нәҗипов гаҗәпләнмәде. Хәтта ул бу сорауны көткән иде кебек.
– Менә үзем дә аптырыйм. Монда тәңгәллекләр күплегенә гаҗәпләнәм. Очраклылык кынамы, әллә?..
– Ягъни нинди тәңгәллекләр инде ул?
– Беренчедән, унбиш ел элеккеге бу җинаять тә Ташлыкүл авылында булган. Ул да июньнең 18еннән 19ына каршы төндә кылынган. – Нәҗипов үрелеп кенә «дело»ның беренче битен ачты да андагы текстның бер юлы астына бармагы белән төртте. – Ул төндә үтерелгән хатын-кызның исеме дә Җәмилә. Әхмәтова Җәмилә Гаделша кызы! Һәм, иң кызыклысы: ул чактагы җинаять тә шул йортта булган.
– Аның нәрсәсенә гаҗәпләндегез, бер төрле исемле кешеләр һәр авылда да бардыр?
– Юк, Ташлыкүлдә шул Әхмәтова Җәмилә үтерелгәннән соң, Җәмилә исемле башка хатын-кыз яшәмәгән.
– Бәлки, алар минем шикелле узгынчылар гына булганнардыр? Ул ташландык йортка яңгырдан ышыкланып кергәннәрдер?..
Шушы гади генә нәрсәне дә белмәскә, дигән шикелле, Шәүкәт тикшерүчегә тантаналы караш ташлады. Ул – гап-гади бер кеше – хәлне шунда ук аңлап алды, ә менә һөнәри яктан мондый мәсьәләләрдә үтә дә сизгер булырга тиешле җинаятьләрне ачу бүлеге тикшерүчесенең гел юк кына нәрсәдә каушап калуы аны сәерсендерде, билгеле.
Нәҗипов шунда ук җавап бирмәде. Тәрәзәгә карап, озак кына уйланып утырды. Түш кесәсеннән кечерәк кенә тарак алып, баш түбәсендәге сирәгәйгән чәчләрен артка таба тарады. Таракны авызына якын китереп өргәләде дә кабат кесәсенә салды. Бары тик шуннан соң гына, ниһаять, үз фикерен әйтте:
– Шикләнмим. Андый хәлләр дә булырга мөмкин. Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне, сез яңа гына караган һәм, моннан нибары берничә көн элек кенә шул вакыйганың шаһиты булдым, дип раслаган фоторәсем нәкъ менә шушы папка эченнән. Ул шушы «дело»дагы җинаять эшенә дәлил буларак теркәлгән иде...
Аның бу сүзләрен ишеткән Шәүкәтнең гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды. Ул каршысында утыручы бу кешегә сәерсенеп карады. Шаярып кына сөйләшәме, әллә Шәүкәт саташамы?
– Сез нәрсәдер буташтырасыз шикелле.
– Буташтырмыйм. Мин моны сезгә ихластан әйтәм. Фотоны шушы папка эченнән алганымны сез үзегез дә күреп тордыгыз.
– Аны теләсә кайсы вакытта ул папкага салып куйган булуыгыз ихтимал.
Нәҗипов тагын, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде. Ул бик нык дулкынлана иде. Шул сәбәптәндер, сүзне нәрсәдән башларга белми. Ниһаять, тәвәккәлләп, үзен кулга алып, хикәятен башлады:
– Бу фоторәсемне минем кырыкмаса-кырык мәртәбә караганым булды. Ул чакта – моннан нәкъ унбиш ел элек – бу җинаять эшен тикшерүне миңа йөкләгәннәр иде...
– Һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм. Сез, чыннан да, моннан берничә көн элек булган вакыйганы, унбиш ел элек булды, дип расламакчымы?.. Бу – ниндидер саташу... Унбиш ел элеккеге вакыйгаларны мин күрә алам дип уйлыйсызмы? Йә мин ялгыш ишетәм, йә сез дөрес сөйләмисез. Әйе, әйе, дөрес сөйләмисез... Сез тагын җинаятьне тикшерү эшен ялгыш юлга кертеп җибәрергә җыенасыз бугай... Шул Хәтмуллин дигән адәм белән бер авызда икәнегезне мин башта ук сизенгән идем...
Шәүкәт кызганнан-кыза барды. Аның менә шулай үзен тыңлап та бетермичә сүзен бүлдерүенә һәм ашыгып нәтиҗә ясавына тикшерүче Нәҗиповның нык ачуы килде, канәгатьсезлеге йөзенә үк чыкты.
– Зинһар өчен, сабыррак булыгыз әле, сүземне тыңлап бетерегез. Бу хәлләргә үзем дә бик нык гаҗәпләнәм. Өстәвенә, мин бернинди гайре табигый хәлләргә дә ышанмыйм. Скептик. Ә менә монда безнең бер психолог бар. Кичә аңа шушы хәлләрне сөйләп биргәч, ул аларга шактый кызыклы аңлатма бирде... Ышанмас җиреңнән ышанырсың... Хәер, психоаналитик Зөбәерованың үзен чакырыйк әле. Ул үзе дә сезне күреп сөйләшергә тели. Килсә, мине чакырырсыз, дигән иде.
Нәҗипов, эчке элемтә телефонының трубкасын алып, бер төймәсенә басты.
– Ләйлә ханым, кереп чыга алмассызмы икән? Ташлыкүлдәге вакыйгалар буенча Гарифуллин Шәүкәт килгән.

* * *

Психоаналитик Зөбәерова Ләйлә дигәне урта яшьләрдәге ханым икән. Аның киеменнән, үз-үзен тотышыннан, карашыннан, хәтта сөйләшүеннән дә ниндидер үзенчәлек сизелә. Нәҗипов кабинетына ул килеп керүгә үк, Шәүкәт әлегә кадәр тикшерүче белән сөйләшүдән алган тискәре кичерешләрнең юкка чыга баруын тоемлап алды. Ләйлә үзе белән ниндидер җанга рәхәт тынычлык бирә торган җылылык алып кергән кебек булды. Кайбер кешеләрнең биосүрүе (аурасы) шулкадәр көчле тәэсир итүчән, аны бернинди приборлар ярдәменнән башка да сизәргә мөмкин. Бу хатын да әнә шундый тәэсир итү көченә ия, күрәсең. Бу – уңай тәэсир. Чын психологлар шундый булырга тиештер, бәлки?
– Исәнмесез, Шәүкәт абый.
Ләйлә авызындагы бөтен тешләре күренерлек итеп елмайды һәм кул биреп күреште. Гадәттә ирләр генә бер-берсе белән кул биреп күрешә. Хатын-кызның исә ир кешегә «Исәнмесез!» дигән сүзе дә бик җиткән. Ә бу исә, әнә, бөтен кәмәленә китерде. Беренче танышу вакытында була торган тартыну, ятсыну кебек барлык киртәләрне бер селтәнүдә юкка чыгару өчен, үзенә күрә бер психологик алым булдымы, Шәүкәт анысын аңламыйча да калды һәм, танышуыма бик шатмын дигәндәй, хатынның ап-ак йомшак кулын учына алды...
Утырштылар. Ләйлә кабат Шәүкәткә елмаеп карады. Бу хатын әйтерсең лә аны үтәли күрә иде.
Сүзне Нәҗипов башлады:
– Кичә сезнең белән әңгәмә корып утырганда, сөйләгәннәрегезгә бөтенәй ышанып бетмәсәм дә, аңлаган кебек булган идем. Менә Шәүкәт абыйга сөйли башлагач, ничектер, фикерләрем бер-берсенә ябышмый. Ләйлә Сөләймановна, үзегез беләсез, мин – скептик. Андый хәлләргә ышанмыйм...
Хезмәттәшен игътибар белән тыңлагач, Ләйлә карашын янә Шәүкәткә юнәлтте. Аның йөзе тагын да көләчләнде.
– Шәүкәт абый, сезнең элегрәк тә шундыйрак халәт кичергәнегез булмадымы? – диде ул.
Шәүкәт аптырап калды. Психологның нинди халәт турында әйтергә теләгәнен аңламады ул.
– Ягъни, мәсәлән?.. Нәрсәне күздә тотуыгыз?..
– Чыннан да, алдан бернинди хәзерлеге булмаган кешеләргә бу вакыйгаларны аңлау кыен. Әле менә миңа да, гомерем буе гайре табигый нәрсәләр белән кызыксынсам да, аномаль күренешләрне өйрәнүдә шактый гына тәҗрибәм булса да, кайберләрен аңлау өчен шактый тир түгәргә туры килә. Мин бит әле, психолог булу өстенә, эзотерика белән дә кызыксынам. Сезнең вакыйга турында Зөлфәт Гафиятовичтан ишеткәч тә күп уйландым... Сез бик сирәк очрый торган күренешкә тап булгансыз...
Шәүкәт елмаеп куйды. Зөбәерованың соңгы сүзләренә карата үз фикерен белдерергә ашыкты:
– Бик сирәк күренеш?.. Мин шаһиты булган вакыйганы, ягъни җинаятьне, хәзерге заманда сирәк була, дисезме? Кешене чебен урынына кыралар... Моны мин түгел, сез, тикшерүчеләр, яхшырак беләсездер?
– Юк, Шәүкәт абый, үтереш турында әйтүем түгел. Гомумән, кайчандыр, инде күптән булган вакыйгаларны күргәндәй булу...
Шәүкәт уйга калды. Кайчандыр элек булган вакыйгаларны күргәндәй булу... Чыннан да, үз гомерендә андый мизгеләр булгалады кебек. Кайчак, берәр вакыйганы күргәндә, күңелнең кайсыдыр бер почмагында, «Минем моны кайчандыр күргәнем бар» дигән уй туа. Ләкин Ташлыкүлдәге вакыйга... андый түгел. Ул чынбарлык булды. Менә хәзер каршысында Нәҗипов белән бу ханымны ничек күрсә, ул вакыйгалар да нәкъ шулай күз алдында. Юк, бу күзгә күренү генә түгел.
– Сез, Ләйлә ханым, Ташлыкүлдәге ул вакыйгалар минем күземә генә күренгәндер, дип әйтмәкче буласызмы?
– Шулай түгелме икән, дип шикләнәм. Ә башкача ничек аңлатырга?
Шәүкәт уйга калды. Бу психоаналитик бигрәк үзенчәлекле фикер йөртә бит әле. Үгезне шунда ук мөгезеннән эләктермәкче була түгелме? Әгәр Шәүкәт, чыннан да, бу хәлләр күземә генә күренгәндер, дип, аның сүзләре белән килешсә, аңа «юләр» ярлыгы тагарга да ерак калмый. Аннан соң инде «соры йорт»ка пропискага кертергә дә күп сорап тормаслар...
– Сез мине ычкынган, башындагы шөрепләре бушаган кешегә исәплисез бугай?
– Һич кенә дә алай уйламыйм... Кешелеклелек ягыннан да, һөнәри бурычым белән дә минем андый ашыгыч нәтиҗәләр ясарга хакым юк. Ләкин...
Шәүкәт аны бүлдерергә ашыкты. Хәзер бу хатынның авызыннан чыгачак сүзләр үзенә хөкем карары булып яңгыраячак кебек тоелды аңа.
– Нәрсә, ләкин?.. Акылыгызның сәламәт булуы барыбер шикләндерә, дисезме?..
– Шәүкәт абый, сез карап торышка тыныч күренсәгез дә, кызып китүчән кеше бугай.
– Мин үземне кызу канлы кешегә исәпләмим. Ләкин бу хәлдә минем урында сез нишләр идегез? Мин үземне почмакка кысрыкланган җәнлектәй хис итәм һәм, әлбәттә, алдан ук саклык чаралары күрәм... Юкса, җүләр, дип, соры йортка кертеп тыгулары да ихтимал. Әнә бит, Хәтмуллин дигән адәм җентекләп сораштырып та тормады, кулларыма богау кидертте дә туп-туры психушкага озатты.
Әлегә кадәр тыныч кына утырган Нәҗипов та әңгәмәгә кушылды:
– Бөтен кеше дә Хәтмуллин түгел бит. Әле аның нинди ният белән сезне психушкага тыгарга җыенуы билгесез. Анысын тикшерәсе, ачыклыйсы бар.
– Әйдәгез, барысын да тәртибе белән тикшерик әле, – дип сүзен дәвам итте психоаналитик. – Менә сезнең җинаять урыныннан качып киткән җинаятьчене эзләүдә эзтабар этләрдән файдаланганнарын ишеткәнегез, йә күргәнегез бармы?
– Күп тапкырлар ишеткәнем, киноларда күргәнем бар. Бер мәртәбә карап торганым булды... Ә аның бу вакыйгага нинди катнашы бар?
– Турыдан-туры катнашы юк... Ә менә эт җинаятьченең эзен ничек таба дип уйлыйсыз? Карап торышка бернинди эз дә калмаган кебек. Ә ул бер дә ялгышмыйча нәкъ менә җинаятьче узган эздән бара.
– Әлбәттә, этләрнең борыны исне яхшы сизә. Ул шул җинаятьче калдырган ис буенча бара.
– Менә, менә... Сез дә, мин дә ул исне тоймыйбыз, ә эт сизә... Хәтта вакыйгадан соң күп вакыт үтсә дә, барыбер сизә. Кеше борынының ис сизмәве ул әле вакыйга урынында бернинди ис тә калмаган дигән сүз түгел... Сез минем белән килешәсезме?
– Ташлыкүлдә моннан дистәләрчә ел элек булган җинаятьне анда калган истән чыгып күз алдына китергәнмен, дип әйтергә җыенмыйсыздыр бит?
Аның бу сүзләреннән Зөбәерова кычкырып көлде. Күрче, аның көлүе дә бик матур икән ләбаса. Чишмә чылтыравы кебек, дип нәкъ менә шулай көлүне атыйлардыр. Әгәр аның урынында икенче берәү авызын җәеп көлеп утырса, Шәүкәтнең ачуы чыгар иде. Үзен мыскыл итү, түбәнсетү дип кабул итәр иде. Ә моныкы... Шәүкәт «ыһы-һы» дигән аваз чыгарып, үзе дә аңа кушылып көлгәндәй итте.
– Юк ла инде, алай әйтергә җыенмыйм, – дип, тынычланып, сүзен дәвам итте психолог. – Без бернәрсә дә күрмәсәк тә, сизмәсәк тә, тоймасак та, теләсә кайсы урында анда булган вакыйгалар турында мәгълүмат саклана, димәкче булам. Ис кенә түгел, андый мәгълүмат сурәтләр рәвешендә дә булырга мөмкин. Моңа бер мисал китерәм. Заманча цифрлы фотография кулланышка кергәнче, фотоларны пленкага төшерәләр иде. Бәлки, беләсездер?
– Әйе, миңа бик яхшы таныш ул. Әле менә сез монда кергәнче, Зөлфәт әфәнде аклы-каралы карточка күрсәткәч, үземнең мәктәп елларында фототүгәрәккә йөргәнемне, аннан соң күп еллар фото белән шөгыльләнүемне искә төшереп утырдым.
– Менә бит, сезгә ул чактагы фото ясау технологиясен аңлатып та торасы түгел. Пленкага төшерелгән сурәтләрнең шунда ук күзгә күренмәвен, ә аны ачыгайткыч химикат – «проявитель» ярдәмендә эшкәртергә кирәклеген дә беләсездер, шәт? Эшкәрткәнчегә кадәр без андагы сурәтләрне күрмибез. Ә чынлыкта, безнең күзләргә күренмәсә дә, алар пленкада бар бит. Шул ук вакытта сурәт, аны ачыгайтканчы, пленкада бик озак сакланырга мөмкин. Атналар, айлар гына түгел, дистә еллар узгач та, пленканы «проявитель» ярдәмендә ачыгайтырга була. Пленка үзенә күчкән сурәт-мәгълүматны аз гына да үзгәртмичә озак еллар саклый. Кино пленкасы белән дә нәкъ шулай...
– Фикер сөрешегезне аңлап бетермәдем.
Шәүкәт, чыннан да, Зөбәерованың ни әйтергә теләгәнен аңламый, алай гына да түгел, моның Ташлыкүлдәге вакыйгаларга нинди дә булса кагылышы барлыгына шикләнә үк башлады.
– Мин фотопленка гына түгел, һәрбер тирәлек тә теләсә нинди мәгълүматны бик озак саклый, дип әйтмәкче булам, – диде психоаналитик Шәүкәтнең үртәлә үк башлаганына игътибар да итмичә.
– Сезнеңчә, менә бу бүлмәдәге өстәл дә, мин утырган урындык та, стеналар, түшәмнәр дә – барысы-барысы безнең монда утыруыбыз, нәрсәләр сөйләшүебез турындагы мәгълүматны саклый булып чыгамыни?
– Әйе! Хәтта сөйләшкәннәребез дә саклана. Һәм, билгеле бер шартлар үтәлгәндә, без ул мәгълүматны күрә, тоя, ишетә алабыз. Пленканы ачыгайткыч химикат – «проявитель» ярдәмендә эшкәрткәч кенә без андагы мәгълүматны, ягъни сурәтне күрә алсак, әйләнә-тирәбездә сакланган башка төрле мәгълүматны күрү өчен ниндидер башка төрле үзгә шартларның үтәлүе кирәк.
– Минем очракта шул шартлар үтәлгән, дип уйлыйсызмы?
Зөбәерова өстәлдәге папканы кулына алды һәм тышындагы язуга бармагы белән төртеп күрсәтте:
– Менә бу датага игътибар итегез әле.
– Әйе, мин аны баштан ук күрдем.
– Җинаять июньнең 18еннән 19ына каршы төндә булган. Бу – сез ташландык йортта кунып чыккан төн. Мин әйткән шартларның берсе шулдыр дип уйлыйм.
Шәүкәт ык-мык итте, ләкин авыз ачып бер сүз дә әйтмәде.
– Икенчедән, – дип дәвам итте сүзен психоаналитик, – ул төндә дә яшенләп көчле яңгыр яуган. Шулай бит, Зөлфәт Гафиятович?
– Әйе, моннан унбиш ел элек, тикшерүче буларак Ташлыкүлгә баргач, саз ерып йөргәнемне әле бүгенгедәй хәтерлим, – диде аның сүзләрен раслап әлегә кадәр тыныч кына утырган Нәҗипов.
Шәүкәт уйга калды. Каршысында утыручы акыллары сәламәт, ап-аек бу ике кеше үзләренең сүзләрен ничек кенә дәлилләргә тырышмасыннар, ышану кыенрак, билгеле.
– Нәкъ менә шул шартлар үткәндәге вакыйгаларны хәзер күзалларга җитә, дип уйлыйсызмы? Аңа калса, мин үз гомеремдә төнге яшенле яңгырларны күп күрдем. Җәйнең теләсә кайсы төнендә булырга мөмкин алар. Димәк, яшенле яңгыр яуган саен, мин кайчандыр шундый төндә булган вакыйгаларны күрергә тиеш булам түгелме?
Шәүкәт, сезнең бу фаразлаулар бернәрсәгә дә нигезләнмәгән, әлегә кадәр сөйләгәннәрегез дә сафсата, мине ышандырырлык дәлилләр түгел дигәндәй, әңгәмәдәшләренә карап, тантаналы елмайды. Хәтта тикшерүче Нәҗипов та, аның сүзләре белән килешкәндәй, иңнәрен сикертте. Бу сүзләрдән соң урнашкан уңайсыз тынлыкны җимерергә теләгәндәй, тамагын кыргалады. Ләкин Зөбәерова бирешергә теләми иде. Гомумән, ул Шәүкәтнең сүзләрен игътибарга да алмыйча, колак читеннән генә уздыргандай кыланды.
– Никадәр генә сәер тоелмасын, эзотериклар кешелек яшәешендәге бөтен мәгълүмат тупланып бара торган ниндидер мәгълүмати кыр булуын кире какмыйлар. Хәзерге электрон техника зур үсешкә ия булган заманда аны компьютердагы интернетның гомуми мәгълүмат базасы белән чагыштырырга булыр иде. Аны теләсә ничек, «портал» дип, яисә башкача атарга була. Бу кадәресе аңлашыладыр. Әмма ләкин компьютер аша интернеттагы һәрбер мәгълүматка теләсә кемнең керү мөмкинлеге юк. Аның өчен теркәлергә, логинны, парольне белергә кирәк. Әнә шул шартлар үтәлгәндә, интернет челтәрендәге үзегезгә кирәкле мәгълүматны ала аласыз. Моның шулай икәне хәзер мәктәп укучысына да аңлашыладыр, шәт.
– Мәктәп укучысына ул күбрәк тә аңлашыладыр әле. Безнең буын хәзерге заман техникасын барыбер авыррак кабул итә. Ә хәзерге балаларны, – ачуым килмәгәе, ни әйтим, – тууга компьютер каршысына утырталар, – дип, психологның  сүзләрен куәтләде тикшерүче Нәҗипов.
– Менә безнең баш миен дә компьютер белән чагыштырырга була. Һәрберебезнең баш чүмече эчендә әнә шундый катлаулы биомеханизм урнашкан. Иң кызыгы шул: без аның аша җирнең, кешелекнең гомуми мәгълүмат порталына керә алабыз...
Авызыннан һәр яңа сүз чыккан саен, психоаналитик Зөбәерованың күзләре очкынланып алгандай була. Ул хәзер укучы балалар алдында дәрес бирүдән эчке ләззәт алган укытучыны хәтерләтә иде. Тик «укучы»ларының гына яңа дәресне авыр үзләштергәннәре әллә каян күренеп тора. Аларны, дәреснең эчтәлегеннән бигрәк, «укытучы»ның рухланып, онытылып сөйләве җәлеп итә бугай. Икесе дә шуңа мөкиббән китеп, авызларын ачып утыралар.
– Тик... тик һәр кеше дә ул порталга керә алмый, – дип тагын да рухланып лекциясен дәвам итте психолог. – Анда керү юлларын, ягъни шартлы «пароль»не белүче күрәзәчеләрне, экстрасенсларны исәпләмәгәндә, ул портал башкалар өчен ябык...
– Сез үз сүзләрегезгә үзегез каршы киләсез, – дип психологны бүлдерде Шәүкәт. – Мине, үткәндә булган вакыйгалар порталына кергән, дип раслыйсыз. Шул ук вакытта анда керү юлларын бик азлар гына, экстрасенслар, күрәзәчеләр генә белә, дисез. Мин бит күрәзәче дә, экстрасенс та түгел. Андый сәләтем бардыр, дип уйламыйм.
– Һәр сорауның үз вакыты була. Менә без әңгәмәнең иң кирәкле урынына җиттек. Урынлы сорау бирдегез. Минем уемча, бик сирәк очракларда ул портал гадәти кешеләр өчен дә ачыла. Һәм аларга, мәгълүматны каплап торучы пәрдәнең бер читен генә күтәреп, анда карау мөкинлеге туа. Кеше аның өчен ниндидер кискен психологик халәт кичерергә тиеш. Стресс! Үтәлергә тиешле шартларның берничәсе турында алдан әйткән идем. Урыны һәм вакыты туры килә. Ә менә шул чакта ниндидер стрессмы, психологик киеренкелекме кичермәдегезме?
Зөбәерова сөйләвеннән тукталып калды һәм сораулы карашы белән әңгәмәдәшенә текәлде. Шәүкәт исә үз уйларына бирелде. Ул көнне булган вакыйгаларны ул кабат берәм-берәм күңеленнән кичерә башлады. Юлда көчле яңгырга очраганчы, бар да гадәти булды кебек. Яңгыр явып, юлларның боламыкка әверелүе машина белән идарә итүдә бераз киеренкелек тудырды, билгеле. Тик рульдә йөргәндә, еш булмаса да, андый хәлләр булгалый. Дөрес, машинасы чокырга төшеп баткач, кәефе төште төшүен. Ләкин моны да шул кәеф төшү дип кенә атарга була. Кемнең машинасы батмаган да, кем ул проблеманы кичермәгән?! Аннан соң трактор эзләп Ташлыкүл авылына бару. Соңгы елларда ул кадәр ерак арага җәяү йөргәне юк иде, авыррак булды. Өстәвенә, каршы яктагы урман өстеннән килеп чыккан болыттан тизрәк барып җитим дип, җәлт-җәлт атларга туры килде. Тирләп пеште, аяклары арыды, ләкин психологик киеренкелек кичермәде. Аннан соң... аннан соң яңгыр койды. Авыл читендәге беренче йортта яшәүче карт белән карчык капкаларын ачмадылар. Бераз үртәлсә дә, анысы да стресс түгел. Чатырдап күк күкрәү?.. Әйе, ул чакта сискәнеп куюы әлегедәй исендә. Ләкин күк 
күкрәүләрне үз гомерендә беренче генә ишетүе түгел. Ул кара болыт болай да яшен камчыларын уйнатып, дөбердәп килде бит. Тиздән нинди мәхшәр кубасын ул алдан ук чамалаган иде. Шуннан качарга теләп, ташландык йортка керде. Юк, анда керергә шикләнмәде. Ниндидер бичуралар, йорт ияләре, өрәкләр турындагы әкиятләргә дә ышанмый. Алардан бигрәк, яңгыр нык давыллап явып, йорт җимерелмәсме, дип курыкты... Җимерелмәсме?!. Тукта, тукта... җимерелү дигәннән... Бер черегән идән тактасы убылып, ул чак-чак кына идән астына төшеп китмәде бит. Ә менә шунда торучы трельяжның бер аягы сынган идәнгә туры килгән иде, ул, идәнгә авып, көзгеләре ватылып, челпәрәмә килде. Яшен ялтыравы нәкъ шул мизгелгә туры килеп, тирә-якка чәчелгән көзге кисәкләре гайре табигый күренеш хасил иттеләр. Бу хәл шулкадәр көтелмәгәндә булды ки, чыннан да, Шәүкәтнең куркудан йөрәге күкрәк читлегеннән очып чыгардай булып тибә башлады... Моны, чыннан да, психологик киеренке халәт дип атарга була. Шәүкәт аннан соң тиз генә тынычлана да алмады. Әле менә хәзер дә, шул чактагы халәтен исенә төшергәч, тәне эсселе-суыклы булып китте.
– Әйе, мине стресс хәлендә калдырган бер күренеш булды ул чакта, – диде Шәүкәт һәм әлеге вакыйганы психолог хатынга җентекләп сөйләп бирде.
Аны бүлдермичә генә тыңлап торган Зөбәерова җанланып китте:
– Менә, менә шул стресс халәте, сезнең үзәк нерв системасында, тагын да төгәлрәк әйтсәк, баш миендә үзгәрешләр китереп чыгарган булуы ихтимал. Һәм сез, үзегез дә сизмәстән, галәмнең гомуми мәгълүмат порталына тоташкансыз. Өстәвенә, монда трельяж көзгесе һәм аның ватылуының да тәэсире булмыйча калмагандыр. Элек-электән көзгеләр ниндидер мистик көчкә ия дип исәпләнелә. Аларның башка параллель дөньяларга чыгу капкасы булуы турындагы фаразларны да бөтенләй инкяр итәргә ярамый. Гомумән, төрле халыкларда көзгегә бәйле ырым-шырымнар бик күп. Үлгән кеше булган йортта көзгеләрне каплап кую йоласын гына исегезгә төшерегез. Төптән уйлап карасаң, бу бит үлгән кешеләрнең рухлары шул көзгегә күчмәсен өчен шулай эшләнелгән. Һәрхәлдә, көзгеләрнең ниндидер гайре табигый көчкә ия икәнен борынгы бабаларыбыз бик яхшы белгән, – диде ул, үз фаразларын тыңлап утыручыларга мөмкин кадәр аңлаешлы итеп җиткерегә тырышып.
– Сез моннан унбиш ел элек үтерелгән Җәмилә исемле хатынның җаны трельяж көзгесенә кереп калган да, шул яшенле төндә, көзге ватылгач, аннан кире чыккан, димәкче буласызмы?
– Юк, мин алай дип әйтмим. Сезнең очракта, җанның ул көзгегә күчүеннән бигрәк, шул чактагы вакыйгалар агышы турындагы мәгълүматның хәзерге вакытка кадәр саклануы. Моннан унбиш ел элек, җинаять кылынганнан соң, ул йортка тикшерүчеләрдән соң башка беркем дә кермәгән. Авыл халкы өрәгеннәндер, тегесе-монысыннандыр курыккандыр. Шул сәбәпле, тирәлек, ягъни йорттагы һәр нәрсә үзенә күчкән соңгы мәгълүматны ачык саклаган. Аңа комачаулык тудыручы бүтән вакыйгалар булмаган. Һәм җинаять көнендәге ул вакыйгалар, сезнең аңыгызда, кино пленкасындагы кебек эзлекле рәвештә, бер-бер артлы чагылыш тапканнар. Моңа мин алда әйтеп узган шартларның тәңгәл килүе һәм, әлбәттә, сезнең психикадагы стресс халәте ярдәм иткән. «Вакыйгалар пленкасын» ачыгайтучы хезмәтен үтәгәнннәр. Бары тик менә шул гына.
Зөбәерова, моның нәрсәсе бар инде дигәндәй, елмаеп куйды. Аның әлеге «лекция»сеннән әле һаман һушына килмәгән Шәүкәт уйга батты. Нәҗипов, бик мәгънәле генә итеп: «Мис-ти-ка!» – диюдән узмады. Ул арада психолог урыныннан кузгалып чыгып китәргә җыенды. Егетләрнең авыз ачып сүз әйтер хәлдә түгеллеген күргәч, ул тагын бер тапкыр бүлмәне челтерәгән чишмә тавышыдай матур көлүе белән тутырды да:
– Ярар, егетләр, әгәр мин сөйләгәннәрнең сезгә киләчәктә ярдәме тиярлек икән, мин бик шат. Тагын ниндидер сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез. Әгәр инде сүзләремне җитди кабул итмисез икән, анысы үз эшегез. Мин беркемгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм, – дип ишеккә юнәлде.

* * *

Психолог чыгып, аның артыннан ишек ябылгач, Нәҗипов урыныннан торды һәм, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ишекле-түрле йөренә башлады:
– Скептик булсам да, Зөбәерованың сүзләре дә ышандырырлык. Башкаларны сүз белән ышандыра алу – һөнәри осталык, күрәсең. Ә икенче яктан, Ташлыкүлдәге сез сөйләгән вакыйгаларны башкача аңлатып бирү мөмкин түгел икән, ирексездән стандарт булмаган дәлилләрне дә тикшереп карарга туры килә. Юкса, яшерен-батырын түгел, Шәүкәт абый, монда сезнең репутация дә шик астына куела. Сезнең исемне акларга, бер нигезсез әкият кенә сатып йөрмәвегезне исбатларга кирәк...
– Миңа хәзер барыбер, – дип кулын селтәде Шәүкәт.
Нәҗипов йөренгән җиреннән туктап калды, Шәүкәткә текәлде.
– Ә менә миңа барыбер түгел. Ул вакыйгаларга кагылышлы рәвештә кешеләрнең миңа карата да ышанычлары какшады. Унбиш ел элек Ташлыкүлдә булган җинаять эшен тикшерүгә минем турыдан-туры катнашым булды. Ул чакта аны тикшерүне миңа йөкләгәннәр иде. Кызганыч, ахырына кадәр җиткерә алмадым. Мине ул эштән читләштерделәр, икенче тәҗрибәле тикшерүчегә йөкләделәр. Имеш, тешем үтәрлек түгел... Әйе, бик яшь идем, яңа гына университет тәмамлап кайткан чак. Тәҗрибәм дә юк. Ләкин мин ул җинаятьне тикшерүдә шактый гына эш башкарган идем инде. Хәтта җинаять ачылу алдында иде. Дәлилләр җитәрлек... Миңа җинаятьченең исеме дә билгеле иде...
– Сез «дело»га язылган Сабиров Гамирны күздә тотасызмы? – дип, тикшерүченең сүзләрен бүлдерде Шәүкәт.
Нәҗипов кабат урынына барып утырды. «Сабиров... Гамир... » – дип сөйләнеп, ничектер, үзалдына елмаеп куйды.
– Дөресен генә әйткәндә, минем версияләр буенча, Сабировның ул эшкә бернинди катнашы да булырга тиеш түгел иде. Ул хәтта шаһит буларак та кертелә алмый иде... Тикшерүнең үзәгендә кайнаган кеше буларак, мин сезгә моны ышандырып әйтә алам.
– Ә нигә алайса аны җинаятьче итеп калдырганнар? Уйлавымча, «эш» аны гаепләү белән төгәлләнгән, һәм җәзасын да аңа биргәннәр булса кирәк. Бу папкадагы гаепләү актында аның исеме тора бит. Ә үзегез, сездән соң бу эшне алган тикшерүчене тәҗрибәле, дидегез.
Шәүкәт, бернәрсә аңламавын белдергәндәй, иңнәрен сикертте. Ә Нәҗипов, аңа кызганулы караш ташлап, сүзен дәвам итте:
– Эх, Шәүкәт абый, сез үзегез бик яшь кеше дә түгел инде. Бу дөньяда андый гаделсезлекләрне бер дә күргәнегез булмадымыни? Миннән соң килгән ул тикшерүче, сүз дә юк, тәҗрибәле иде. Ләкин аның тәҗрибәсе – түрәләргә ярый белүдә. Тикшерү эшен түрәләр кушкан юнәлештә борып җибәрә белүдә. Ул, чыннан да, бу яктан бик тәҗрибәле булып чыкты...
– Ә түрәләрнең бу эшкә нинди катнашы бар соң?
– Ә менә булган, күрәсең...
Нәҗипов серле генә елмаеп куйды. Бу кеше, чыннан да, ул чактагы вакыйгаларга кагылышлы бик зур серне саклый иде кебек.
– Ә беләсезме, мин теге көнне  Фәнис Рәмисевич белән машинага утырып Ташлыкүлгә барганда ук, сез төнлә ташландык йортта булган хәлләрне һәм анда ишеткәннәрегезне сөйләгәч, үлгән хатын-кызның исеме «Җәмилә» дигәнгә шаккаткан идем. Еллары төрле булса да, бер үк авылда, бер үк шартларда, бер үк исемдәге хатынны үтерү гаҗәп кебек тоелды миңа. Моны гади очраклылык белән генә аңлатырлык түгел. Аннан соң, бәлки, чыннан да, тәңгәл килү генәдер, дип үземне тынычландырдым. Шайтан ни белән шаярмас...
– Уйлавымча, хәзер фикерләрегез төптән үзгәргән шикелле?
– Әйе, ташландык йортка кереп карап, сез анда кунган төндә бернинди җинаять тә булмаганына ышангач, бу хәл мине сагайтты. Психолог Зөбәерова шикелле җентекләп аңлатып бирә алмасам да, күңелемдә кайбер фаразлар туды. Өстәвенә, сезнең, үтерүче ирнең исеме «Газиулла»мы, әллә «Һадиулла» идеме, аермачык ишетмичә калдым, дигән сүзегез дә шик өстәде. Моннан унбиш ел элек мин җинаятьне ачу алдында идем. Чын җинаятьченең кем икәнен дә белә идем, ул син әйткән исемнәргә охшаш яңгырашлы. Менә шуңа күрә мин Ташлыкүлдәге ул иске йортны карап урамга чыккач, сездән анда ишеткәннәрегезне кабатлап сорадым да инде.
– Әгәр сер булмаса, әйтегез әле, сез ул чакта шикләнгән җинаятьченең исеме ничек иде?
– Хәбибулла! – диде Нәҗипов, ә үзе моңа каршы нәрсә әйтерсең, дигәндәй, күзләре белән әңгәмәдәшен бораулады.
Бу исемне ишеткәч, Шәүкәт учы белән маңгаена чәпелдәтеп сугып алды.
– Чыннан да!.. Әйе, әйе, Газизулла да, Һадиулла да түгел, нәкъ менә, Хәбибулла, дип кычкырды шул ул чакта хатын... Менә хәзер ап-ачык ишеткәндәй булдым... Бу – ачыргаланып кычкыру... Җан авазы...
– Ә ул исем сезгә бернәрсә дә сөйләмиме?
– Иптәш Нәҗипов, мин ул авылныкы түгел, дип әйтеп торам бит...
Чыннан да, кемне белә соң ул Ташлыкүлдә?! Авыл читендә яшәүче теге карт белән карчыкны, үзен авыл җирлеге Советы бинасына алып килгәндәге Җәвит белән Әхкамны, участковый Зәбир Кирамовны һәм авыл җирлеге башлыгы Хәтмуллинны... Бетте китте! Башка беркемне дә белми... Тукта, тукта, Хәтмуллин?.. Аның исеме Хәбибулла түгелме соң әле? Әйе шул! Иртән, ташландык йорттан чыгып, каршыдагы бер капканы шакыгач, аның хуҗасы: «Хәбибулла Зәкиечкә барып кара», – диде. Авылдашларының да, психушканың баш табибы Нәгыймовның да «Хәбибулла Зәкиеч» дип эндәшүләрен тагын берничә мәртәбә ишетте ләбаса. Димәк?..
– Хәбибулла?.. Авыл җирлеге башлыгы Хәбибулла Зәкиеч?..
Шәүкәт гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләре белән Нәҗиповка текәлде.
– Менә, менә... Нәкъ үзе! Хәбибулла Зәкиеч!
– Моннан унбиш ел элек... авыл җирлеге башлыгы Хәтмуллин... кеше үтергән, димәкче буласызмы?
– Ә нәрсәгә гаҗәпләндегез? Ташлыкүлдә бер көнне булган хәлләрдән соң, сез аның фәрештә булмавына ышанмадыгызмыни?.. Аның пырдымсыз, көйсез холкын үз җилкәгездә татыдыгыз түгелме?
– Анысы шулай да... Тик... Кеше үтерү?.. Ничектер, башка сыймый...
Нәҗипов читкә карап, бер ноктага төбәлеп, озак кына эндәшмичә утырды. Әйтерсең, уйлары белән кабат ерак үткәннәргә әйләнеп кайтты.
– Дөньяны җайлап-майлап яши белү Хәтмуллинның канына сеңгән, тумыштан киләдер. Аның атасы Зәкиҗан абзый да авылда гына түгел, районда да бик йогынтылы кеше булган дип сөйлиләр. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, монысы да атасының юлын дәвам итә. Ул чакта дус-ишләр ярдәме, югарыдагыларга ярый белүе аркасында гына Хәтмуллин закон алдында җавап тотудан качып калды... Тикшерүдән мине читләштерделәр, Хәтмуллин файдасына ялган дәлилләр табып, әвеш-тәвеш китереп, тиз арада җинаять эшен ябып та куйдылар. Ә иң кызганычы, бу эшкә бернинди катнашы булмаган кеше зыян күрде: Заһитов Гамирны, гаепле дип табып, унике елга утырттылар. Ишетеп белүемчә, ул срогын ахырына кадәр тутырып кайткан. Тик андый урыннарда булганнарның бик сирәге генә рәтле кеше булып чыга. Гамир да иреккә чыкканнан соң эчкечелеккә бирелгән. Аннан, озак яшәмәгән булса кирәк... Моннан бер ел чамасы элек вафат булган...
Нәҗипов сөйләвеннән туктап калды, хәлләрнең нәкъ менә шундый юнәлеш алуына үзен гаепле сизгәндәй, башын түбән иде. Берара аның яңак мускуллары уйнап алды.
– Гел гаебе булмаган кешегә гаеп атканнарын авылдашлары шулай тыныч кына күзәтеп тордылармы? Аны төрмәдән коткарып калу өчен бернинди мөмкинлек тә юк идемени?
– Шәүкәт абый, үзең авылныкы булсаң да, үпкәләмә, авыл кешеләренең бер тискәре сыйфаты бар: түрәләргә ярарга тырышу, алар кубызына бию. Хәл үзләренә кагылмаганда, аларның эчке комфортларын бик бозасылары килми. Читтә калырга тырышалар. Дөрес, ул чакта Рифат Сөләйманов исемле бер Ташлыкүл кешесе, суд чыгарган карар белән килешмичә, Заһитов Гамирның гаепле булуына шик белдергән. Үзлегеннән тикшерү эшләре башлап җибәргән. Тик аны, шул ук Хәтмуллин ярдәме белән, психушкага илтеп тыкканнар. Шизофрения, акылына зәгыйфьлек килгән, дигән диагноз да куйганнар...
Нәҗипов капылт кына урыныннан сикереп торды. Тәрәзә каршысына килеп басты. Аның бу хәлләр турында тыныч кына сөйли алмаганы әллә 
каян күренеп тора. Бер гаепсезгә язмышлары җимерелгән кешеләр алдында үзен гаепле сизү, хокук сакчысы буларак, җәмгыятьтә тамыр җәйгән хокук бозулар алдында үзен көчсез хис итү аңа гомере буе тынгылык бирмәгән, күрәсең. Дөньяның артына тибеп яшәүне үзләренә яшәү рәвеше итеп алган Хәтмуллин кебекләрдән хокук сакчыларының үзләрен саклау өчен бернинди кануннар да юк шул.
– Рифат Сөләймановның да әле күптән түгел генә фаҗигале төстә гомере өзелгән. Ул психушкада үз-үзенә кул салган, – дип сүзен дәвам итте Нәҗипов. – Ә беләсезме кем сөйләде миңа ул хакта? Полковник Фәнис Сираҗиевтан ишеттем мин аны. Сөләйманов, ярдәм сорап, аңа хат юллаган булган. Фәнис Рәмисевичның безнең якларга килеп чыгуы да нәкъ менә шул хат буенча икән бит. Ул хакта гел уйлап йөрсәм дә, махсус шуның өчен бу якларга килеп чыгу мөмкин булмады, дип сөйләде ул. Чираттагы ялын алгач, каядыр көньякка юллама алмаган, районнарның берсендәге авылда яшәүче әти-әнисенә кайткан. Берочтан Рифат Сөләйманов хаты бунча, безнең районга килеп чыккан.
– Әйе, миңа да сөйләде аларны. Хәтта Рифат Сөләйманов язган өч битле хатны да күрсәтте. Тик Фәнис Рәмисевич, үзенең тоткан урыны һәм дәрәҗәсе белән югарыдан торып күрсәтмә генә бирсә дә, җирле хокук саклау органнарында бу эшне тикшереп, чарасын күргән булырлар иде, минемчә.
– Сүз дә юк! Тик Фәнис Рәмисевич, хат үз исеменә юлланган булгач, анда язылганнарны шәхсән үзе тикшерергә сүз биргән. Зур ышаныч 
баглап, хат аша ярдәм сораган кешенең үтенечен, бүрәнә аркылы бүре кугандай, кеше аркылы гына эшләтәсе килмәгән... Рифат язган ул хатның эчтәлеге белән таныш мин. Фәнис Рәмисевич аны миңа калдырды.
Нәҗипов өстәл өстендәге кәгазьләр арасыннан, өч битнең ике ягын да тутырып язган, Шәүкәткә таныш хатны алып, аның эчтәлеген искә төшерергә теләгәндәй, битләрен актаргалады.
– Мин дә күз йөртеп чыккан идем ул хатка. Фәнис Рәмисевич, ашык-пошык кына булса да, эчтәлеген дә сөйләп бирде, – дип, бу хакта үзенең дә хәбәрдар булуын әйтеп калырга ашыкты Шәүкәт.
– Хатта Хәтмуллинга һәм аның җырын җырлаучы кайберәүләргә шактый компромат тупланган. Теге көнне Ташлыкүлдәге ташландык йортны карап чыкканнан соң, син авылыңа кайтып киткәч, без Фәнис Рәмисевич белән авыл җирлеге идарәсенә кайтып, Хәтмуллин белән өч сәгатьләп әңгәмә корып утырдык. Кайбер сорауларда Хәбибулла Зәкиеч бөтенләй югалып калды, ык-мык итте, дөреслекне яшереп калдырырга маташканы әллә каян сизелде. Үзен капкынга эләккән җанвардай хис итте мескен Хәтмуллин. Цезарь кушаматлы эте, адәм көлкесе, аның кабинетында бәйдә тора икән. Ул, хуҗасының халәтен аңлап булса кирәк, Сираҗиевка ярсып-ярсып өрә башлады. Сираҗиев аны кичекмәстән җыештыру инвентаре саклана торган бүлмәгә бикләп торырга күрсәтмә бирде. Һәм моннан соң, бу этне идарә тирәсенә якын да йөртмәскә кушты. «Шушының белән генә дә сине, хезмәт урыныңнан явызларча файдаланган өчен статья чәпеп, хөкем итәргә була,» – диде. Хәтмуллин: «Минем Цезарь – нәселле эт, андый шартларга күнекмәгән, йөрәге ярылуы бар», – дип, ул тар бүлмәгә яптыруга карышып маташкан иде, Сираҗиев үз сүзендә торды: «Нинди генә нәселле булмасын, этнең урыны – җитәкче кабинетында түгел, эт оясында,» – дип, барыбер шунда бикләтте. Бүлмәнең стеналарын, ишекләрен тырный-тырный озак чинады ул эт...
Җыештыру инвентаре саклана торган бүлмәдә утырган вакытын искә төшереп, Шәүкәт үзалдына елмаеп куйды. Менә бит, аны шул бүлмәгә бикләп куярга Хәтмуллин аз гына да читенсенмәде. Ә этен жәлләгән, йөрәге ярылуы бар, дигән. Кешене эт урынына да күрмәгән ул адәм җитәкче булырга, халык белән эшләргә тиешме?
Шәүкәт бу уйларын тикшерүчегә әйтеп тормады, билгеле.
– Ул чакта җинаятьне Хәтмуллин эшләгәнен дәлилли алачагыгызга ышанасызмы? Җинаять кылынып, аз гына вакыттан соң мөмкин булмаган, хәзер, унбиш ел узгач, бу мөмкин эшме?
Нәҗипов шактый вакыт бер ноктага төбәлеп утырды.
– Дөреслек кайчан да булса бер тантана итәргә тиеш. Ул төндә үтерелгән Җәмилә исемле хатын рухына, бер гаепсез көе дистә елдан артык төрмәдә газап чиккән Гамир, сау-сәламәт көе психушкага кертелеп, шунда гомерен чикләгән Рифат хакына, эттән дә хокуксызрак хәлдә богаулап районга китерелеп, мораль яктан зыян күргән кеше буларак, сезнең хакка, җинаятьне ачарга кирәк. Теге чакта эшемне ахыргача җиткерә алмаганыма мин үземне гаепле саныйм. Ә хәзер Ташлыкүлдәге җинаять эшен тикшерүне яңартырга җыенабыз. Хәзер инде мин үз алдыма максат куйдым. Бернинди каршылыкларга карамыйча, дөреслекне табачакмын. Артка чигенү булмаячак. Бу – минем һөнәри бурычым. Ә иң мөһиме: бу  минем намус эшем.
Тикшерүче сүзләрен әнә шундый югары ноталарда тәмамлады. Аның кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан тәвәккәллеге күренеп тора иде...

* * *

Ташлыкүлдәге вакыйгаларга бер ай чамасы вакыт узды. Шәүкәт ул хакта онытып та бара иде инде. Көннәрдән бер көнне, ул ишегалдында йөргәндә, капка төбенә бер машина килеп туктаганы ишетелде. Берәр минуттан капкадан шәһәрчә киенгән кеше килеп керде. Елмаеп, күрешергә дип ике кулын сузып килүче бу кешене Шәүкәт башта танымыйча торды. Аннан соң гына район эчке эшләр идарәсе тикшерүчесе Нәҗипов икәнен танып алды.
– Нихәлләрең бар, Шәүкәт абый? – дип, бик дустанә күреште ул.
Кәефе яхшы, эшләренең уңышлы баруы күренеп тора.
– Аллага шөкер, иптәш Нәҗипов, йөзегезгә караганда, сезнең дә хәлләрегез яхшы булуын аңладым, – дип, шулай ук ике учын биреп күреште Шәүкәт.
Капка төбенә машина килеп туктавын һәм ишегалдына ят кеше кергәнен тәрәзәдән күргән булса кирәк, өйалды ишегеннән хатыны Гөлнур чыгып басты да сораулы карашы белән сөйләшеп торучы ирләргә текәлде.
– Карчык, бар әле чәй куеп җибәр, менә кунак бар бит, – дип, кунакны өйгә алып керәчәген дә сиздергәч, Гөлнур җәлт кенә борылып кереп китте.
Авылдагы көнкүреш турында сөйләшеп, йорт-җир, каралты-кура, җиләк-җимеш бакчасын караштырып, чирек сәгатьләп йөргәч, Шәүкәт кунакны өйгә дәште.
Табын янына утыргач, берара ир-атлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сәяси темага гәп сатып утырдылар, аннан сүз сөреше, ничектер, үзеннән-үзе Ташлыкүл вакыйгаларына кереп китте.
– Хатын, әйтергә дә онытып торам, таныш бул – бу район эчке эшләр идарәсе тикшерүчесе Нәҗипов Зөлфәт була. Теге көнне Ташлыкүлдә башымнан узган вакыйгалар турында мин сөйләгәннәргә ышанып җитмәгән идең. Иптәш Нәҗипов ул турыда миңа караганда да күбрәк белә һәм яхшырак ышандыра да ала, – дигәч, барысы да көлешеп алдылар.
Өстәлгә әле тегесен, әле монысын куеп, чәй хәстәрләп йөргән Гөлнур да аларның сүзләренә колак салды, әлбәттә. Шәүкәтнең, «мин сөйләгәннәргә ышанып җитмәгән идең» дигән сүзләре хәлне артык йомшартып аңлату иде, әлбәттә. Чынлыкта, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бик киеренке иде ул чакта. Әле хәзер дә аның шаукымы үзен сиздергәләп куя.
Гөлнур, аның сүзләрен колак читеннән генә уздырган кыяфәт чыгарып, «Әй!» дип кул селтәде һәм, ниндидер эш тапкан булып, ашыгып кухнядан чыгып ук китте. Үзе яныннан узганда, Шәүкәт хатынының битләре җиңелчә генә алсуланганын шәйләп калды. Кызарды, димәк, уңайсызлана! Үзенең хаксызлыгын аңлады булса кирәк.
– Ташлыкүл вакыйгасы буенча эшне тикшерү мин фаразлаганча бара. Тфу-тфу, күз тимәсен, – дип, шатлыгы белән уртаклашкандай әйтеп куйды Нәҗипов.
– Сез моннан унбиш ел элек тә тикшерүнең уңышлы  чыгасына ышанган булгансыз бит. Монысында да?..
– Юк, Шәүкәт абый, монда инде эш ахырына якынлашып килә. Җинаятьтә гаепле кешеләрнең үз җәзаларын алачакларына чын күңелемнән ышанам.
– Ул чакта таныш-белеш ярдәменә таянган Хәтмуллинның хәзер әшнәләре азайгандыр дисеңме?
– Ә минем югарыда аныкыннан да йогынтылырак яклаучым бар, – Нәҗипов тантаналы төстә елмаеп сүзен дәвам итте. – Тикшерү Фәнис Рәмисевичның шәхсән күзәтчелеге астында алып барыла. Ул көнаралаш шалтыратып, белешеп тора. Хәтмуллин, мескен, нишләргә белми, әле теге, әле бу әшнәсенә мөрәҗәгать итеп карый. Тегеләр баштарак, әллә нәрсә кырырдай булып, эшкә тыгылмакчы булалар да, җилнең кайсы яктан искәнен чамалагач, тиз генә читкә кыяклыйлар. Бәласеннән баш-аяк дигәндәй, Хәтмуллин әшнәләренең саны көннән-көн кими бара. Хәзерге көндә ул читлеккә эләккән җанвар шикелле. Бик тиздән гаделлек тантана итәр, һәм ул, чыннан да, читлектә үзенә лаеклы урынны алыр.
– Ә чынлыкта хәл ничегрәк булган соң? Ничек итеп гел гаепсез кешене гаепле итеп калдырганнар, ә чын җинаятьчене аклаганнар?
Нәҗипов, алдындагы чәенә шикәр салып, ашыкмыйча гына болгатты, тәмен татып карарга теләгәндәй, чокырны күтәреп, чәй йотты. Шактый уйланып утыргач кына сүз башлады:
– Сөйли китсәң, озак инде ул, Шәүкәт абый. Белгәнеңчә, ул көнне дә кичтән үк яшенле яңгыр башланган. Җинаять эшендә төп гаепләнүче булып калган, исеме сезгә мәгълүм Заһитов Гамир, шул урамнан узып барышлый, яңгырдан качып, ялгызы яшәүче Җәмиләнең капка түбәсе астында ышыкланып торган...
– Аны күрүчеләр булганмыни?
– Әйе, каршы йортта яшәүче ир-ат тәрәзәгә күз салгач, аның ышыкланып торганын күргән. Аннан күрше йорттагы Сафиулла карт та, беренче сорау алуларда, аның үзләренең өе каршыннан үткәнен күреп калдым, дигән иде. Дөрес, соңыннан, ни өчендер, күрсәтмәсен үзгәртеп, Гамирнең Җәмилә өенә кереп киткәнен күрдем, диде. Өстәвенә, карчыгы да шуны ук раслады. Койрыгына ут каба башлагач, аларны шулай әйтергә Хәтмуллин күндергән булса кирәк.
– Хәтмуллин үзе ничек үтерүдә шикләнелүче буларак килеп эләкте соң?
– Моннан унбиш ел элек, әле җинаятьне тикшерә генә башлаганда, нәрсә дә булса күреп, ишетеп калмадылармы икән, дип, сораштыруны күршеләреннән башладым. Әйткәнемчә, беренче сорау алулар вакытында Сафиулла карт, кичтән Хәтмуллинның Җәмилә өенә кергәнен күргән идем, дип ычкындырган иде. Аның шул сүзләре буенча Хәтмуллиннан сораштыргач, ул үзенең Җәмилә янына кергәнен бөтенләй инкяр итте. Икесен бергә очраштырып, Сафиулла карттан кабат сораштырганда, ул да беренче күрсәтмәләреннән ваз кичте. Мин Заһитов Гамирның кергәнен күрдем, Хәтмуллин дип ялгыш кына әйткәнмен, диде. Хәтта әнә шул соңгы версиягә авыл халкы да ныграк ышанды. Кайберәүләр Гамир белән Җәмилә арасында, чыннан да, ниндидер интим мөнәсәбәтләр мөмкин булуын расладылар. Моның сәбәбе дә бар икән, яшь чакларында, берара гыйшык тотышып, озатышып йөргәннәр.
– Ә ул чакта Заһитовны яклаган теге Рифат Сөләйманов дигән кешенең бу эшкә нинди катнашы бар? Теге көнне Фәнис Сираҗиев ашыгып кына аның хатының эчтәлеген сөйләп маташкан иде, мин барысын да аңлап та бетермәдем.
– Нәкъ шул көнне Рифат районга барган булган. Шуннан кайтып килеше икән. Гадәттә авыл кешеләре авыл эчендә генә йөргәндә зонтик йөртмиләр. Ә ерак юлга чыкканда, кирәк булыр дип, зонтик алалар. Рифат авыл башына килеп кергәндә, яңгыр сибәли башлагач, зонтигын ача. Шунда Җәмилә яшәгән йорт капкасы ышыгында торучы Заһитовны күреп ала да, әйдә, зонтик астына икебез дә сыябыз, дип, үзе белән алып китә. Алар Заһитов яшәгән йорт янына җиткәнче икесе бер зонтик астында кайталар. Заһитов өенә кереп китә. Ә Рифатның өе арырак...
Әлбәттә, Нәҗиповның әле яңа гына сөйләгәннәре, Шәүкәткә, нәкъ менә шулай булган, дип әйтерлек дәрәҗәдә эшне ачып бирә алмады. Бер сорауга бирелгән җавап, икенче сорауны тудыра, диләр бит. Аның күңелендә: «Ә нишләп?.. Ә менә болай да булган булырга мөмкин бит?..» дигән сораулар барлыкка килде. Җинаятьне тикшерүнең төп хикмәте дә шуннан гыйбарәттер, мөгаен: инде башка сорау калмаса, аларга тулысынча җаваплар табылса, кире каккысыз дәлилләр тупланып бетсә генә җинаять ачылган булып исәпләнәдер? Үзе тикшерүче булмаса да, Шәүкәт боларны яхшы аңлый. Хәер, аңа барысын да җентекләп белү кирәк тә түгел. Ә шулай да, нәкъ менә хәзер кызыксынуы җиңде. Тагын бер сорау бирмичә түзә алмады ул.
– Заһитов бу җинаятьне Сөйләманов Рифат аны капка төбеннән алып киткәнче үк эшләгән булуы ихтимал. Җәмиләне үтереп килеп чыккандыр да, яңгыр башлангач, капкага ышыкланып торгандыр?..
Нәҗипов елмаеп куйды. Шәүкәткә гади генә нәрсәне дә аңламыйча торган укучыга караган укытучы шикелле караш ташлады.
– Шәүкәт абый, беренчедән, әле яңа гына кеше үтереп чыккан җинаятьче, сибәли башлаган яңгырдан качып, җинаять булган урында – капка ышыгында калыр дип уйлау – беркатлылык. Нинди генә җинаятьче булмасын, ул җинаять урыныннан тизрәк качу җаен карый. Икенчедән, Рифат күрсәтмәләре буенча, ул әле Җәмилә өенә якынлашканда ук, койма рәшәткәсе арасыннан Җәмиләнең ишегалдында ашыга-ашыга бауга элгән керләрен җыеп йөргәнен күреп калган. Димәк, Заһитов капкага ышыкланып торган вакытта ул исән булган әле. Аннан соң Сафиулла картның беренче биргән күрсәтмәсе дә, Заһитовның алар өе каршыннан узып китүе шул версияне раслый. Ул узып киткән һәм, яңгыр ява башлагач, капкага килеп ышыкланган, аны аннан Сөләйманов алып киткән. Боларның барысын да күргән кешеләр, шаһитлар бар. Шулай булгач, бу версия дөреслеккә туры килә.
– Ә Сафиулла картның икенче күрсәтмәсе?
– Әйе, ул чакта Сафиулла карт күрсәтмәләрен үзгәртү аркасында, җинаятьне тикшерү тупикка килеп терәлде. Дөрес, мин Хәтмуллинның авылда бик йогынтылы кеше икәнен, авыл халкы аңа берсүзсез буйсынырга торганын аңлый идем. Көймәсенә су керә башлагач, Хәтмуллинның барлык ысулларны эшкә җиккән булуы ихтимал. Ул Сафиулла картны башкача сөйләргә күндергән, хәтта куркыткан булырга да мөмкин, дип уйладым. Ә хәзер хәл башкачарак тора...
– Нәрсә, Хәтмуллин гаебен таныдымы әллә?..
Шәүкәтнең сүзләреннән Нәҗипов кычкырып көлде.
– Ха, әйттең сүз, эт авызыннан сөяк тартып алып булганны кайчан күргәнең бар? Әлегә Хәтмуллин һәрнәрсәне инкяр итеп килә... Ә менә Сафиулла карт чишелде. Ул үзе килеп, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. «Моңа кадәр күңелемдә бик авыр йөк йөрттем. Инде гомерем дә күп калмагандыр. Бу дөньядан гөнаһ җыеп китәсем килми», – дип дөресен сөйләде, – диде ул.
Ә Шәүкәт эшнең нәтиҗәсен тизрәк белергә тели иде. Ул, сабырсызланып, урынында кыбырсый ук башлады.
– Тикшерүчедән сорау алу бик урынлы түгел түгелен, алай да, сер булмаса, сөйләгез әле, вакыйга ничегрәк булган соң? – дип, Нәҗиповка карап, уңайсыз гына елмайды ул. – Бу эшкә азмы-күпме катнашым булганга, минем аны белергә хакым да бардыр.
– Тикшерү эшенә зыян китермәс өчен, аны ахырына җиткермичә, кемгә дә булса аның барышын ачып бирергә тиеш түгелмен. Закон шуны таләп итә. Шулай булгач, Шәүкәт абый, гафу ит, хәзергә мин артыгын сөйләмим.
– Иптәш Нәҗипов, мине җинаять эшенең ялгыш юлдан кереп китүе түгел, киресенчә, аның гадел чишелеше кызыксындыра. Шулай булгач, миннән шикләнмәсәгез дә була...
– Барыбер артыгын сөйли алмыйм. Ә җинаять эшенә килгәндә, ул инде ачылу алдында. Озак көтәргә калмады. Унбиш ел көткәнне, тагын азрак сабыр итик, – диде ул, башка сорауларга урын калдырмыйча, бу теманың тәмамланганын белдереп.
Хәер, аны кабат мәҗбүриләргә Шәүкәтнең уенда да юк иде. Алар кабат сөйләшмичә, чәйләрен эчеп бетерделәр. Нәҗипов кунакчыл хуҗа һәм хуҗабикә белән саубуллашып чыгып киткәндә:
– Минем сезгә килүемнең тагын бер сәбәбе бар: психолог Зөбәерова, Шәүкәт абый районга килсә, минем янга кереп чыксын әле, диде. Әйткәнемчә, ул бит гайре табигый хәлләр белән кызыксына. Ә сезнең баштан узган бу вакыйганы ул уникаль очрак ди. Әлегә кадәр андый нәрсәне ишеткәнем булмаган иде, ди. Шулай булгач, сезнең бу хәл Гиннесслар китабына кертелмәгәе. Әгәр районга килсәгез, безнең эчке эшләр идарәсенә сугылырга онытмагыз, – диде.
Кунак чыгып киткәч, хатыны Гөлнур, үзен гаепле сизгәндәй, шактый вакыт эндәшмичә йөрде. Озак еллар бергә гомер иткәч, Шәүкәт аның күңел халәтен аңлый. Аның алдында аклану өчен нидән башлап сүз әйтергә белмичә, кыенсынып йөри хатыны. Һәм, ниһаять, ул түзмәде:
– Гафу ит, Шәүкәт! Мин юкка гына шикләнгәнмен. Без бит хатын-кызлар... үзең беләсең, – диде.
Сулык-сулык килеп күкрәгенә капланган хатынын Шәүкәт тынычландырырга ашыкты:
– Йә, йә, тынычлан инде... Синең урында булсалар, һәркем шулай уйлар иде... Билгесезлек шулай күңелдә шикләр уята инде ул...
Нәҗиповның бер сәгатькә генә үзләренә кереп чыгуы ир белән хатын арасындагы киеренкелеккә бөтенләй бушатты. Тормышлары элекке эзенә кайтты. Ә шулай да, Шәүкәтнең күңелендә унбиш ел дәвамында ачылмаган җинаятьнең, ниһаять, гадел чишелеш алуы белән кызыксыну теләге калды. Районга кабат барганда, әлбәттә, эчке эшләр идарәсенә кереп чыгарга булыр, дип, үзенә сүз бирде ул.

* * *

Тикшерүче Нәҗипов авылга килеп киткәннән соң бер-ике атна узгач, Шәүкәт түзмәде, юк йомышын бар итеп, район үзәгенә чыгып китте. Ташлыкүлдәге җинаять эшен тикшерү төгәлләнгәнме, төгәлләнмәсә, кай тирәдәрәк – бигрәк тә әнә шулар кызыксындырды аны.
Эчке эшләр идарәсенең Нәҗипов утырган кабинетына килеп кергәндә, тикшерүченең, теге вакыттагыча, кәгазьләренә чумган, эш белән мәшгуль чагы иде. Ул, башын күтәреп карады да, урын тәкъдим итеп, кабат кәгазъләренә иелмәкче иде, ләкин керүченең Шәүкәт икәнен күргәч, алдындагы кәгазьләрен читкәрәк шудырды да, елмаеп, урыныннан кузгалды, күрешү өчен Шәүкәткә каршы атлады.
– Нихәлләрдә, Шәүкәт абый? Түзмәс, килеп җитәр әле, дип уйлаган идем, – дип сөйләнә-сөйләнә Шәүкәт белән кушучлап күреште.
Хәл-әхвәлләр сорашкач, Нәҗипов өстәл тартмасын ачты һәм, берсеннән берсе калынрак өч папка алып, өстәл өстенә куйды.
– Моннан унбиш ел элек Ташлыкүлдә булган җинаять эшен тикшерүне тәмамладык. Менә болар – өч томлык тикшерү документлары. Анда барысы да теркәлгән. Дәлилләр дә, шаһитларның күрсәтмәләре дә җитәрлек, – диде ул, тантаналы рәвештә папкаларга кулы белән җиңелчә генә шапылдатып суккалап, урынына утырды.
– Димәк, җинаятьченең кем булуы ачыкланды, ниһаять?
– Җинаятьченең кем булуы миңа болай да ачык иде, анысы. Без аны тикшереп, гаепле кешегә боргаланырга урын калдырмыйча, дәлилләп кенә бирдек. Бернинди чарасы калмагач, Хәтмуллин гаебен таныды. Инде соң булса да, гаделлек җиңеп чыкты...
– Шулаен шулай да бит. Тик хәзер гел юкка рәнҗетелгән, язмышлары җимерелгән Заһитов Гамир, Сөләйманов Рифат кына бу дөньяда юк. Гаделлек юк икән бу дөньяда дип, өметләрен өзеп китеп барганнардыр бахырлар.
Нәҗипов, алар алдында нәкъ менә үзен гаепле сизгәндәй, башын аска иде. Гел кирәкмәсә дә, өстәл читендә яткан кәгазьләрне рәтләштерде.
– Әйе, алар исән чакта җинаять ачылмыйча калды. Ичмасам хәзер, җинаять ачылганны белеп, рухлары шатлансын...
Тынлык урнашты. Бераздан, авыр хәлдән чыгу өчен, Шәүкәт сүзне икенчегә борды:
– Иптәш Нәҗипов, ә ул фаҗигале төндә, чыннан да, нәрсәләр булган соң? Хәзер инде җинаять ачылгач, тикшерү эшенә комачау итәр дип куркасы юк. Миңа да сөйләп бирерсез, бәлки?
Нәҗипов өстәлдәге минераль су шешәсен ачып су эчте. Сүзен башлар алдыннан, фикерен туплау өчендер, бераз уйланып утырды.
– Ул төнне Хәтмуллин, чыннан да, Җәмилә янында булган, – дип башлады ул сүзен.
Аны шунда ук Шәүкәт бүлдерде:
– Моны раслаучы ныклы дәлилләр бармы? – дип сорамыйча түзмәде ул.
– Күршедә яшәүче Сафиулла карт күреп калган. Сәгать кичке уннар тирәсендә, урыныннан торып, тышка күз салыйм дисә, аларның тәрәзә каршында күршесе Җәмиләнең өйалды ишеге өстенә эленгән лампочка кабынган. Җәмилә йөгереп чыгып, капканы ачып, кемнедер керткән. Болдыр баскычыннан күтәрелеп, өйгә кергәндә, ут яктысында Сафиулла аның Хәтмуллин икәнен ап-ачык күреп калган.
– Ул төнне дә яңгыр булган, дидегез бит. Хәтмуллин, бәлки, яңгырдан качып кына кергәндер Җәмилә өенә?
– Хатыны, өч баласы булу өстенә, «уҗымга» йөрергә яраткан Хәтмуллин, ул чакларда ялгыз яшәгән Җәмилә янына, яңгырдан качып кына түгел, коры көннәрдә дә еш кергәләгән. Бу хакта да күршеләре Сафиулла карт күрсәтмә бирде. Димәк, аның керү сәбәпләре башкада. Әле яңарак кына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаган Хәтмуллин, әлбәттә, кешеләргә сиздермәгән. Юкса сулга йөрүе халык алдында фаш ителсә, дәрәҗәсен төшерәчәк. Мораль яктан халык ышанычын югалтып, «җылы урын»нан колак кагу куркынычы да бар...
– Җәмилә янына еш керү ул бит әле аны үтереп чыгып китү түгел, – дип «допрос» алуын дәвам итте Шәүкәт.
Ә Нәҗипов җавап бирергә авырыксынмады. Киресенчә, Шәүкәтнең һәр сүзенә җавап таба алуы аны рухландырды гына. Ышандырырлык, кире каккысыз дәлилләр бар, янәсе. Һәм тикшерүче, ул дәлилләрне, кәрт уенындагы «козырь»лар кебек, берсе артыннан икенчесен Шәүкәт алдына «ата» гына торды.
– Таң алдыннан, инде яңгыр да туктап, бераз яктыра башлагач, йокысызлыктан интегүче Сафиулла карт, ниндидер шакылдаган, дөбердәгән тавышлар ишетеп, кабат тәрәзә янына килә. Кемнеңдер Җәмиләнең ишегалдыннан койма аша гына үзләре ягына сикереп чыкканын күреп ала. Гәүдәсеннән, йөрешеннән моның Хәтмулллин икәнен таный карт. Хәтмуллин, дөпе-дөпе йөгереп, Сафиуллаларның ишегалдына караган тәрәзә каршыннан уза да арт бакча ягына кереп югала. Сафиулла карт тәрәзәләре бакча ягына карага, алгы өйгә чыга. Хәтмуллинның, бакчалар аша узып, киртә аркылы тыкрыкка чыгуын күреп кала... Әлбәттә, Җәмилә янына яңгырдан качып кына кергән булса, ул качып-посып бакчалар аша чыгып йөгермәс иде... Ә иң мөһиме, хәзерге вакытта Хәтмуллин үзенең гаебен таныды. Ул кулга алынды. Суд алдыннан вакытлыча тотылу изоляторында җан асрый...
– Суд кайчан була?
Нәҗипов үзалдына елмаеп куйды. Көттереп кенә сөйли башлады:
– Монда тагын бер кыенлык килеп чыгып тора бит әле, Шәүкәт абый.
Шәүкәт гаҗәпләнүен яшермәде.
– Нинди кыенлык? Әле яңа гына үзегез, дәлилләр җитәрлек, Хәтмуллин да үз гаебен таныды, дип әйттегез бит.
– Дәлилләр җитәрлек анысы. Әйе, соңгы чиктә Хәтмуллин да гаебен таныды. Тик менә ул, эт җан, башын җүләргә сала башлады.
– Ягъни?
– Түбәсе киткән кешедәй кылана. Психологик яктан сәламәт булуына шик уятырлык сүзләр ычкындыра. Гамәлләре дә, ничектер, йогышсыз...
– Юри кылана дип уйлыйсызмы?
– Әйе, шулай түгелме икән? Вакытны сузу өчен кылана бугай. Дөрес, бу шик кенә. Аны расларга кирәк...
– Вакытны сузуда ни файда соң аңа?
– Ул, гомумән, төрмәне психушкага алмаштырырга җыенмыймы икән әле? Ике начарның бер яхшысын сайлап... Ни әйтсәң дә, төрмәдә черегәнче, психушкада...
– Әшнәсе Хәбир Мәрданович күзәтүе астында, димәкче буласызмы?
– Әйе, шуңа исәп тотмыймы икән. Яхшы җиһазланган аерым бүлмәдә, телевизор карап, китап укып, спорт белән шөгыльләнеп яту начармыни?
– Психоневрология диспансерында дәваланучылар шундый шартларда яшиләрмени?
Нәҗипов аның сүзләреннән кычкырып көлде.
– Яшиләрдер бар, көтеп тор! Ләкин Хәтмуллинның таләпләре мин әйткән шартлардан да түбән булыр дип уйламыйм.
– Хәтмуллинның, чыннан да, алышынган икәнен медицина тикшерүе исбатларга тиеш бит әле. Үзегез үк, башын җүләргә салып кылана гына, дидегез түгелме?
– Психоневрология диспансерының баш табибы Хәбир Нәгыймов булганда, җүләр булмаса да, үзен җүләр итеп күрсәтә алачагына аның шиге юк. Әшнәләр бит. Моңа кадәр, аның күрсәтмәсе белән, акылы сәламәт ничә кешене җиңел генә психушкага тыккан табиб бит ул! Ысулларын да, юлларын да тапкан... Рифат Сөләйманов та аның ярдәменнән башка гына психушкада «дәвалану»га дучар ителмәгәндер. Ә син соң? Син үзең дә аннан ерак тормый идең бит. Теге көнне, аны таң йокысыннан бүлеп: «Авылыгызда Җәмилә исемле хатынны үтергәннәр», – дип әйтүгә үк, Хәтмуллин эшнең кая таба барганын чамалап алган, күрәсең. Үткәндәге кыңгыр эшләрен казып чыгармагайлары дип курыккан, сине психушкага тыгып, тимерне кызуында сукмакчы булган...
Хәтмуллинның ул чактагы «кыланмыш»ларын, «Җәмилә» дигән сүзне ишетүгә кызып китүен Шәүкәт озак вакыт аңлый алмыйча йөргән иде. Менә бит хикмәт нәрсәдә икән.
– Чыннан да, аның минем кулларны богаулатып, тиз арада психушкага озатуына үзем дә бик гаҗәпләнгән идем, – диюдән узмады Шәүкәт.
– Бәхетеңә, юлыңда группадашың Фәнис Рәмисевич очраган... Юкса башың шул «сары йорт»та черегән булыр иде. Тик сиңа гомуми шартларда дәваланырга туры килер иде. Анда инде телевизорлы аерым бүлмә түгел... Күңелләренә ошамаган кешеләрне «карцер» дип аталган аерым бүлмәдә тоту очраклары да булган. Ә андый шартларда «дәвалау курсы» узган кеше инде, акыллы булса да, юләргә әйләнеп чыгарга мөмкин. Әнә шулай итеп, әкренләп кешенең рухын сындырганнар. Рифат Сөләйманов юкка гына психушкада үз-үзенә кул салган дип уйлыйсыңмы әллә?..
– Димәк, Хәтмуллин гомеренең калган елларын психушкада узды-рырга хыяллана?
– Ә ни өчен калган елларын?.. Хәтмуллин анда картайганчы ятар, дип уйласаң, нык ялгышасың. Ул җәза срогы узгач, җинаять турында онытылгач, тулысынча дәвалану турында белешмә алып чыгачак. Монда ул шул ук Нәгыймов ярдәменә исәп тотадыр... Ләкин...
Нәҗипов әйтә башлаган фикерен әйтеп бетермичә туктап калды, шикләнгәндәй, Шәүкәткә күз ташлады. Аның бу халәтен аңлап алган Шәүкәт:
– Әйтеп бетерегез. Шикләнмәгез, миннән беркемгә дә сүз чыкмый.
– Шикләнмим! Дөрес, мин һөнәри этикалар буенча, әле тикшерелмәгән, суд булмаган көе чит-ятларга бернәрсә дә сөйләргә тиеш түгел. Ләкин бу очракта, сиңа сөйләгәннән яки сөйләмәгәннән генә хәл үзгәрмәячәк. Психоневрология  диспансеры баш табибы  Нәгыймовның үзенә дә җинаять эше кузгатылды. Бу көннәрдә ул озак еллар җитәкләгән учреждениедә зур тикшерү бара. Баш табиб өстендә эш урыныннан явызларча файдалану, коррупция, җинаятьчегә теләктәшлек күрсәтү статьялары эленеп тора. Аның үзенең дә хәлләре мөшкел. Андый гамәлләр өчен баштан сыйпамаганнарын аңлыйсыңдыр?..
– Ә ул хакта Хәтмуллин белмиме әле?
– Юктыр, дип уйлыйм...
Нәҗипов, урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Тирә-якка күз салып бераз торгач, Шәүкәткә таба борылып, үз янына чакырып алды. Нинди гаҗәп нәрсә күрде икән дип, тәрәзә янына килеп баскан Шәүкәт, ул төртеп күрсәткән якка карагач, берара авызын ачып калды. Анда куллары богауланган Хәтмуллинны, конвой астында, тәрзәләренә тимер рәшәткә куелган «УАЗ » машинасына утыртып маташалар иде.
– Психик халәтен тикшерү өчен, Казанга алып китеп барышлары. Анда җиренә җиткереп тикшерерләр. Монда Нәгыймов белән күз кысышып кына юләрләр таныклыгы – соры билет алырга хыялланмасын, – диде Нәҗипов.
Әле кайчан гына Шәүкәтне этеннән өстереп тантана иткән, кулларын богаулатып, район психушкасына озаткан Хәтмуллинның бүген үзенең куллары богауда. Бу язмыш шаяруымы, әллә очраклылыкмы? Юктыр. Бу дөньяда һәркем үзенә тиешлесен кайчан да булса ала, гаделлек тантана итә. Бу әлегә кадәр кылган гамәлләре өчен Хәтмуллинга гадел җәза.
– Янәшәсендә эте Цезарь гына юк, – дип, үзалдына елмайды Шәүкәт.
Нәҗипов, кулын селтәп, үз урынына килеп утырды. Шәүкәт тә кабат урынына кайтты.
– Цезарь юк инде хәзер, – диде тикшерүче.
– Нәрсә, үлгәнмени?..
– Әйе. Авыл халкы өчен ул үзе бер искитәрлек вакыйга булган. Хәтмуллинны кулга алу өчен районнан полиция хезмәткәрләре килгәч, Цезарь, ничектер, чылбырыннан ычкынып, полицейскийларның берсенә ташланган. Полицейский, саклану йөзеннән, табель коралын кулланган. Ике тапкыр аткач, эт егылып җан биргән. Үлгәч тә, авызын көчкә генә каерып, тешләгән урыныннан алганнар. Теге полицейский хәзер хастаханәдә ята. Ә Хәтмуллин, беләсеңме, шул этен авыл зиратына күмдерү өчен авылдагы аның җырын җырлаучы әтүтәннәргә күрсәтмә биреп калдырган, имеш. Акча да түләгәндер, бәлки. «Цезарь ул кешеләргә караганда акыллырак та әле», – дигән, имеш. Вафат булган туганнарыбызның рухын рәнҗетү була дип, авыл халкы моңа каршы. Мулла да, бу мәслихат эш түгел, дип тора икән. Ә тегеләр авыл мулласын шантажировать итә башлаганнар хәтта. Кыскасы, үлеш...
Нәгыймов кулын селтәде дә сүзне икенче темага борды.
– Ә-ә, әйтергә дә онытып торам, психолог Зөбәерова, Шәүкәт абый килсә, тагын миңа эндәшерсез, аның белән сөйләшәсем килә, дигән иде. Чакырыйм әле, дип эчке элемтә телефоны трубкасын алды...

* * *

Ләйлә Зөбәерова, гадәттәгечә, май кояшы кебек елмаеп килеп керде. Кеше белән җиңел аралашучан бу хатын белән әңгәмә башлауның бернинди кыенлыгы да юк. Үзен шулай иркен һәм бәйсез тоткач, аның ул халәте әңгәмәдәшенә дә күчә. Әле бер мәртәбә генә очрашып сөйләшкән булсалар да, психолог үзен инде әллә кайчан белешкән дусларча тотты. Шәүкәт тә аңа шундый ук мөгамәлә белән җавап бирде. Шаярышып-көлешеп сәламнәр бирешкәч, Зөбәерова Шәүкәт каршысындагы урындыкка утырды. Ә Нәҗипов, кулына өч-дүрт кәгазь тотып, аларның икесен генә калдырып, кабинетыннан чыгып китте.
– Ә беләсезме, Шәүкәт абый, сезнең белән булган бу вакыйганы уникаль дип әйтергә була. Мин, гайре табигый хәлләрне үзлектән өйрәнүче бик сирәкләрнең берсе буларак, моңа охшаш хәлләрне күрү түгел, ишеткәнем дә булмады.
– Мин дә ул чакта үзем белән нәрсә булганын әле хәзер дә аңлатып бирә алмыйм, – дип елмайды Шәүкәт. – Бәлки, Хәтмуллин әйтмешли, минем кыска гына вакыт эчендә башымдагы шөрепләр бушап алгандыр? Җиңеләю, диимме?..
Зөбәерова «җиңеләю... авыраю...» дип, үзалдына кабатлап торды да, кычкырып әйткән шул сүзләренә ачыклык керткәндәй:
– «Җиңеләю» халык телендә әйтелә торган шартлы сүз инде ул... Психикасында үзенчәлекле тайпы-
лышлар булган кешеләр турында сөйләшкәндә, гадәттә, «җиңеләйгән», «алышынган», «ычкынган» дип әйтергә яраталар. Ләкин мин кешеләрдә була торган андый гайре табигый халәтнең сәбәпләре бик тирәндәдер дип уйлыйм. Әлегә фән аны тулысынча өйрәнмәгән. Ә өйрәнелгәннәре дә физик югарылыкта гына.
– Ә сез ничек аңлатып бирер идегез? – дип әңгәмәдәшенең сүзләрен бүлде Шәүкәт.
Зөбәерованың йөзе җитдиләнеп калды. Шат йөзле булу аңа күбрәк килешә икән бит. Ә хәзер әнә кояшлы күк йөзен болыт каплагандай булды.
– Сез ничек уйлыйсыздыр, ә мин менә, рухи якны да исәпкә алып, кеше ике субстанциядән тора, дигән фикердә. Без күрә торган гәүдәдән, тәнебездән тыш, аның гадәти кеше күрә алмый торган өлеше – аурасы да бар.
– Җан турында сөйләшкәндә, без шуны күз алдында тотабызмы?
– Берникадәр дәрәҗәдә – әйе! Ни кызганыч, кешеләр гади күз белән аны күрә алмыйлар. Ә чынлыкта бу ике өлеш аерылгысыз, һәрвакыт үзара элемтәдә, кешенең тәне белән аурасы арасындагы бәйлелек югалса, кеше яшәүдән туктар иде. Менә шул ике субстанцияне тоташтыра торган урын безнең өчен ябык. Аны портал дип тә атарга була. Дөрес, махсус белеме, әзерлеге булган күрәзәчеләр, экстрасенслар өчен, ул барьерны үзләре теләгән вакытта җиңел генә үтеп, галәмнең гомуми мәгълүмат үзәгенә керү мөмкинлеге ачыла. Һәм алар теләсә кайсы вакыт аралыгында һәм пространствоның теләсә кайсы урынында булган вакыйгалар турында үзләрен кызыксындырган мәгълүматны өлешчә ала алалар.
Аның сөйләгәннәре Шәүкәттә кызыксыну уятмыйча калмады, әлбәттә. Аңа Зөбәерованың сөйләү рәвеше бик нык ошый башлады. Әңгәмәдәшендә кызыксындыру уяту сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бу әнә ничек ышандырырлык итеп сөйли. Хәер, үзе дә мондый нәрсәләргә чын күңеленнән ышана булса кирәк. Шулай булмаса, башкаларны ышадыра алыр идеме?
Ләкин ышану бер нәрсә, вакыйгалар агышын аңлап, аларга бәя бирү – икенче. Вакыйгалар эченә тирән үтеп кергән саен, Шәүкәтнең күңелендә сораулар артты гына. Андый сорауларга Шәүкәт әлегә кадәр белгәннәре белән җавап табарлык түгел. Ул шуңа күрә сорау бирмичә булдыра алмады. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, дигәндәй, ул белергә тырышты.
– Мин экстрасенс та, күрәзәче дә түгел, гап-гади бер кеше. Сез әйткән ул портал аша үтеп, моннан унбиш ел элек булган вакыйгаларны ничек күрә алганмын икән соң? Мин ни... э-э-э... ычкынган булып чыгаммыни инде? Димәк, Хәтмуллин ялгышмаган...
Зөбәерова, аның бу сүзләрен җитдигә алмагандай, елмаеп куйды.
– Кешеләрнең гайре табигый андый халәтенә тирә-юньдәгеләр, чыннан да, кимсетеп караучан. Ләкин бу, киресенчә, берникадәр өстенлекне күрсәтә. Чөнки андыйларга гади кешегә мәгълүм булмаган белемнәргә керү мөмкинлеге ачыла. Алар башкалар күрә алмаганны күрә башлыйлар. Ә Ташлыкүлдә булган вакыйгага килгәндә, билгеле бер уңай шартлар бергә туры килгәнгә, «кирәкле вакытта, кирәкле урында булганга» гына сез очраклы рәвештә ул портал аша узгансыз. Хәер, мин өйрәнгән белемнәрдән чыгып әйтсәк, очраклылык үзе дә шартлы төшенчә. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы була алмый...
– Минем ул көнне район үзәгенә чыгып китүем дә, яңгырга эләгеп, машинам батып калу да, Ташлыкүлгә килү, анда башымнан үзган вакыйгалар... хәтта хатынымның миннән көнләшеп, кырын карап йөрүе дә – берсе дә очраклылык түгел, димәкче буласызмы?..
Әлеге сорауга җавап бирү, күренеп тора, Зөбәерова өчен бик җиңелләрдән түгел. Ул, сорауга җавап бирү кыен булудан бигрәк, әңгәмәдәшен уңайсыз хәлдә калдырмыйча, аны рәнҗетми торган җавапны эзләде булса кирәк. Җавап бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган булырга тиеш.
– Ә сезнең очрак уникаль дип әйттем бит. Сезгә аз гына вакыт аралыгында гомуми мәгълүмат порталы аша юл ачылган. Ләкин нәкъ шундый ук халәт кабатланырга да мөмкин. Бәлки, сез киләчәктә күрәзәче булып китәрсез, – дип, Зөбәерова энҗе 
тешләрен күрсәтеп елмайды. – Әгәр киләчәктә, тагын шундый ук хәлгә тарысагыз, ул хакта миңа да белдерергә онытмагыз, Шәүкәт абый. Кешеләрнең әлегә кадәр мәгълүм булмаган әнә шул гайре табигый халәтен ныклап өйрәнәсем килә. Бик кызыклы күренеш...
Нәҗипов бүлмәгә килеп кергәнче әле алар шактый сөйләшеп утырдылар.

* * *

Шәүкәт районнан күтәренке күңел белән кайтты. Тикшерүче Нәҗипов һәм психоаналитик Зөбәерова белән булган әңгәмәләрне кабат җентекләп исенә төшерде. Аны бигрәк тә Ташлыкүлдә булган вакыйгаларның уңай чишелеш алуы, ниһаять, чын җинаятьченең ачыклануы һәм аның гадел хөкем каршына басуы шатландырды. Әлбәттә, Ташлыкүлдә яшенле төндә үз башыннан үткән вакыйгалардан соң, үзен борчып торган, «ычкынган» дигән ярлык тагылу куркынычыннан да котылды. Зөбәерова әнә бит ничек аңлатты. Аның: «Ул халәт кабатланырга да мөмкин. Бәлки, сез киләчәктә күрәзәче булып китәрсез» дигән сүзләрен исенә төшереп елмаеп куйды. Ә бәлки, чыннан да, ул андый сәләткә иядер? Бәлки... бәлки... менә хәзер дә ул, Зөбәерова әйткән шул гомуми мәгълүмат порталы аша узар да үткәндә булган нинди дә булса вакыйганы ап-ачык күрә алыр. Башта бөтерелгән тәртипсез уйлар агышын туплап, бер ноктага юнәлдерә генә белергә кирәк. Шәүкәтнең боларны ишеткәне бар иде...
Ул урыныннан торды да, ике кулының да бармакларын тырпайтып, карашы белән алга төбәлде. Тагын да ныграк рольгә керерлек булсын өчен, кыяфәтен дә үзгәртте, артык киеренкелектән аның бер кашы җыерылып килде, икенчесе, киресенчә, маңгаена таба күтәрелде...
Нәкъ шул чакта, кирәк бит, ишектән хатыны килеп керде. Ирен шундый халәттә күреп, ул кулындагы кәчтрүлен чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде.
– Әстәгъфирулла! Әллә ычкына башладыңмы?..
Менә сиңа мә, тагын «ычкына башладыңмы» дигән сүзләр.
Менә хәзер уңайсыз хәлне хатынына аңлатырга кирәк инде. Шәүкәт кулларын төшерде, йөзенә елмаю чыгарды:
– Карчык, ә беләсеңме, мин бүген районда искиткеч кызык бер хатын-кыз белән оч...
Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Хатынының йөзендәге кинәт булган үзгәрештән ялгыш сүз ычкындырганын аңлап алды. Гөлнурның күзләре түгәрәкләнеп, авызы ачылган көе калды...
Берәр мизгелдән хатыны телгә килде:
– Хатын-кыз?.. Районда?..
Шәүкәт аны тынычландырырга ашыкты. Килеп биленнән кочып алды.
– Карчык, аңла, бу бөтенләй син уйлаган нәрсә түгел. Психоаналитик Зөбәерова... Теге Ташлыкүлдә булган нәрсәләрне миңа шундый матур, аңлаешлы итеп төшендереп бирде...
Гөлнур бераз йомшагандай булды.
– Җүләр! Син тиле белән гомер итеп...
«Җүләр, тиле» диде, ләкин сүзләрендә бернинди ачулану да, нәрсәгә булса да үпкәләү галәмәте дә сизелмәде.
Хатыны кәчтрүлен җайлап кына өстәлгә куйды да чыгып китте. Ә Шәүкәт тәрәзә янына килде, кашагасын бераз күтәрә төшеп, урамга күз салды. Анда күзне чагылдырып кояш елмая. Дөнья әнә бит ничек матур! Шундый чакларда, бернинди ваклыкларга да игътибар итмичә, һәр көннең кадерен белеп, бернинди дә экстрасенс түгел, ә гади кеше булып каласы килә.

 

Фәрит ИМАМОВ

Фото: 

«Мәйдан» № 7, 2024 ел

Комментарийлар