Яшенле төн
Мистика.
Яңгыр ничек көтмәгәндә башланган булса, шулай кинәт кенә туктап та калды. Тик ярты сәгатьләп, күкнең төбе тишелгән шикелле, чиләкләп койган җәйге яңгыр үз эшен башкарырга өлгергән иде инде: йөк машиналары тәгәрмәчләреннән калган эзләргә су тулган, тирәнлеген чамаларлык та түгел. Тәгәрмәчләре шуып, шунда төшсә, Шәүкәтнең иске «десятка»сы түше белән җиргә ятачак, төбе бигрәк тәбәнәк аның. Шуңа күрә, су тулган тәгәрмәч эзләрен уртада калдырып, сак кына барырга тырышты...
Авылларыннан илле чакрым ераклыктагы район үзәгенә барган иде ул. Һаман да шул кирәк артыннан йөрүе инде: базар кибетеннән колорадо кортына агу сиптерү җайланмасы сатып алды. Юкса ул кортлардан котылып булмый. Алдан чарасын күреп, агу сиптермәсәң, 25 сутыйлы бакчадагы бәрәңге сабакларын ике көндә ашап бетерәчәкләр. Көне генә түгел, сәгате дә кадерле мондый чакларда. Шуңа күрә төштән соң, вакытны сузмыйча, район үзәгенә чыгып китте. Исәбе, насосны бүген алып кайтып, өлгерсә, кичтән үк, өлгермәсә, иртәгә иртән бакчадагы кортларны агулау иде.
Агу сиптерү җайланмасын сатып алып, инде кайтырга кузгалам дигәндә, әллә каян гына бик яхшы танышы килеп чыкты. Наратлы авылыннан. Ул да районга үз эшләре белән килгән икән. «Кайтышлый, юл уңаеннан, мине Наратлыга кертеп чыкмассыңмы икән?» – дип үтенгәч, Шәүкәт каршы килмәде. Юл уңае түгел түгелен, төп асфальт юлдан борылып, тагын ике-өч чакрым эчкә керәсе. Тик ул кадәр генә ара машиналы кешегә артык мәшәкать түгел. Якын дуслар өчен нишләп яхшылык эшләмскә?! Шәүкәт шунда ук ризалашты.
Сөйләшеп кайта-кайта, Наратлыга җиткәннәрен дә сизмәделәр. Өйләре каршына килеп туктагач, дусты: «Әйдә, чәй эчеп чык», – дип кыстаса да, Шәүкәт кереп тормады. Эшләрем күп, дигән сылтау белән «тәртәне бору» ягын карады. Ни әйтсәң дә, тагын унбиш чакрымлап кайтасы бар. Кич тә якынлаша. Өстәвенә, асфальтка чыкканчы, юлның өч чакрымы – грунт, тизлекне арттырып булмый.
Наратлыдан асфальт юлга чыгу өчен гел кире якка барасы. Алай әйләнеп-тулганып йөргәнче, турыдан гына кайтса, юл алты-җиде чакрымга кыскарак буласын уйлап, авыллар арасыннан, грунт юлдан гына кайтырга булды Шәүкәт. Асфальт булмаса да, җәйге коры юлда тәгәрмәч әйбәт тәгәри, үз җаем белән кайтырмын, дип уйлады ул.
Авылына җитәргә унике чакрымлап калганда, каяндыр кечкенә генә бер кара болыт килеп чыкты. Шәүкәт аны явар дип уйламаган иде. Яуды шул. Ничек кенә койды әле! Шул бүрек кадәр болыт унбиш минут эчендә җиргә тонналаган су бушатып китте...
Борынгылар юкка гына, әйләнечтән юл яхшы, димәгәннәр. Шәүкәт бу хакыйкатькә тагын бер тапкыр ышанды. Иренмичә, өч чакрымны кире асфальтка чыгып, яхшы юлдан кайтса, күптән авылында булыр иде дә бит... Ә менә хәзер, башта яңгыр туктаганны көтеп торды, яңгыр басылгач, әкрен генә барырга туры килә...
Тик никадәр генә сак булырга тырышмасын, авышрак урында салулап, машинаның алгы тәгәрмәчләре колеяга төште. Шәүкәт кабинадан чыгып, машинаны бер кат карап әйләнгәч, хәлнең мөшкел икәнен аңлады. Тирә-як – ялан кыр, тәгәрмәч астына салырдай агач яки таш та күренми. Шулай да, әкрен генә артка таба барып карарга кирәк, бәлки, чыгып булыр дип, машинасына кереп утырды ул. Артка кузгалгач, алгы тәгәрмәчләр салулап, чокыр читен «кимереп» барды да, ике метр да узмады, арткы тәгәрмәч тә шуып колеяга төште. Машина «түше» белән ятты. Шәүкәт кабат кабинадан чыкты. Хәл бөтенләй өметсез. Читтән ярдәм булмаса, «капкын»нан чыга алмаячак.
Әле яңгыр яуганчы ук бу юлдан машина-тракторлар сирәк йөргәнлегенә игътибар иткән иде Шәүкәт. Ә хәзер, яңгыр да чәпәләп узгач, монда керергә берәү дә җөрьәт итмәячәк. Берәр трактор «адашып» килеп чыкса гына инде. Кем белгән?! Анысы суга сәнәк белән язылган. Көтеп утыра башласаң, шушында төн кунып калуың да ихтимал...
Кесә телефоныннан шалтыратып, авылдагы берәрсеннән ярдәм сорамыйча булмас. Тик кемгә шалтыратырга? Яңгыр явып изелгән бу урынга җиңел машина керә алмаячак. Якын дус-ишенең тракторы юк, тракторлы кешеләр, бөтен эшләрен ташлап, ун чакрымнан артык җиргә чыгып китәргә атлыгып торырлык дәрәҗәдә дус түгелләр. Түләвен кызганмыйм, дип чакырсаң гына инде.
Шундый уйлар белән телефоннан номер җыйган иде, анда «не доступен» дигән тавыш ишетелде – телефон тотмый икән. Шәүкәт туктап калган урын югарыдарак та югыйсә. Якын-тирәдә антенна баганасы юк, күрәсең.
Биредән офыкка кадәр күз күреме җир уч төбендәгедәй. Ике-өч чакрым арырак авыл йортлары шәйләнә. Ташлыкүл булырга тиеш, дип уйлады Шәүкәт, районның барлык авылларын белсә дә, үзе торган шушы урыннан аларның кайсысы икәнен төгәл генә чамалау кыен иде.
Ул тирәдә юллар аксылланып күренә. Җәйге яңгыр, гадәттә, урыны белән генә явып узучан. Монда чиләге белән койган яңгырның ул тирәдә тамчысы да төшмәгән булырга тиеш. Шунда кадәр тау итәгендәге чирәмнән барса, аннан соң коры юлдан атлаячак. Сәгать ярымнан Ташлыкүлгә барып та җитәр. Авыл кадәр авылда берәр трактор бардыр әле. Бәрәңге җирләрен сөрү өчен дә трактор тоталар хәзер. Бәлки, ул авылда фермер хуҗалыгы бардыр. Яхшылап сораса, ярдәм итмичә калмаслар. Акчасын да түләр Шәүкәт.
Әнә шундый уйлар белән машинасының ишеген бикләде һәм Ташлыкүл тарафына атлады ул.
Чирәмле тау итәге буйлап яңгыр яуган урыннарны әйләнеп узгач, инде коры юлга чыктым дигәндә, көньяк-көнбатыш яктан, күкселләнеп торган урман өстеннән өерелеп килеп чыккан кап-кара болытка күзе төште. Гадәттә яшенле көчле яңгырларны нәкъ шундый болытлар алып килә. Бу инде яңарак кына явып узган болыттан зуррак та, карарак та. Ә иң шүрләткәне: ул болыт Шәүкәткә каршы яктан, нәкъ менә Ташлыкүл авылы өстенә төбәп килә. Җил шулайга исә, күрәсең.
Шәүкәт кабат телефонын алды. Элемтә бар иде. Ул ашыга-кабалана хатынының номерын табып, чакыру төймәсенә басты. Бераздан «Әлү» дигән тавыш ишетелде.
– Карчык, монда бик көчле яңгыр явып узды. Машинам юлдагы чокырга төшеп батты. Минем хәзер, тартып чыгарырга трактор булмасмы дип, якын-тирә авылларга барышым...
Хатыны тиз генә җавап бирмәде.
– Мин инде, бик озаклагач, үзем дә аптыраган идем... Бездә яңгыр юк... Тигез, шома асфальтта машина төшеп батарлык чокыр бармыни? – диде ул көттереп кенә.
– Юк, чокыр асфальтта түгел. Бик яхшы бер танышым очрады да, аны Наратлыга кертеп чыктым. Шуннан турыдан гына кайтырмын дигән идем... Менә тоткарланырга туры килә...
– Аңлашылды... Мин монда ут йотып, кайгырып торам, ә син?.. Яшь вакытыңда да, район тирәсенә чыгып китсәң, һәрвакыт кунып кала идең. Сәбәпләре дә, мине ышандырырлык дәлилләре дә табыла иде. Тагын шуны куа башладыңмы?
– Гөлнур, дим, зинһар өчен аңла мине...
Ләкин хатыны аңа сүзләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, элемтәне өзде. Шәүкәт юкка гына кабат-кабат телефонының чакыру төймәсенә басып азапланды... Гөлнур трубканы кабат алмады. Хәер, телефонының «зарядка»сы да бетү ягында. Саклап тотмасаң, кирәк чагында шалтыратып булмаячак. Өстәвенә, әнә, каралып болыт килә.
Шәүкәт телефонын кесәсенә салды да, бик нык арган булса да, адымнарын кызулатты. Авылга кара болыттан алдарак барып җитәргә исәбе. Япан кыр уртасында яңгырдан кереп ышыкланыр урын да юк. Әнә кара болыт та урман өстеннән шактый күтәрелгән инде. Ара якыная барган саен, аннан җиргә таба сузылган буй-буй киң тасмалар ачыграк күренә. Килеп җитсә, яңгырны өскә чиләкләп тондырачак!
* * *
Ничек кенә ашыкмасын, Шәүкәт авылга кергәндә, кап-кара болыт та, яшен камчыларын уйната-уйната, каршы яктан авыл өстенә килеп керде. Барыбер миннән алда килмәдең бит, дип, шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй, ялт-йолт яшен яшьнәп алды һәм чатырдап күк күкрәде. Берничә минуттан яңгыр Шәүкәт торган урынга килеп җитәчәк. Хәтта авыл өстендә яңгырның шаулаган тавышы да ишетелә башлады инде.
Хәзер өй борынча трактор эзләп йөрү мәгънәсезлек булыр иде. Шәүкәтнең башындагы андый уйлары, гомумән, икенче планга күчте. Юлда калдырып киткән машинасы турында да вакытлыча онытып торырга туры килер. Кичекмәстән ышыкланыр урын эзләргә кирәк.
Эңгер куеру өстенә, күк йөзен кара болыт та каплап алгач, кич бик тиз җиткәндәй булды. Ара-тирә, караңгылык пәрдәсен телгәләп, яшен камчысы уйнаклый. Мондый чакта, чыннан да, трактор кайгыртырга түгел, төн кунып чыгар урын эзләргә кирәктер. Һәм бу мөмкин кадәр тизрәк хәл ителсә, яхшырак булачак.
Шәүкәт авыл читендәге иң беренче өй капкасының келәсенә басты да эчкә таба этте. Ләкин капка бикле иде. Шулайдыр, хәзер хуҗалары йокларга әзерләнәдер, билгеле. Кичен, авыл өстенә шаулап яңгыр килгәндә, кем инде капкасын бикләмәсен?!
Тик барыбер бүтән сайлау мөмкинлеге юк. Башка йортларның да капкалары күптән бикледер. Шулай булгач, нәкъ менә шушы капканы шакырга туры килер. Әгәр ачмасалар?.. Аннан күз күрер. Ашыгырга... Юкса тиздән, бик тиздән яңгыр астында калачак.
Авылда бик сирәк капкада гына кыңгырау төймәсе була. Хуҗаларны чакыру өчен, иң яхшысы, капка тактасын ныклап дөбердәтергә кирәк. Һәм ул шулай эшләде дә – даң-даң-доң, даң-даң-доң... Йодрык белән ясалган әлеге «аккорд»ны аяк белән тибеп тәмамлады ул. Еллар үтеп, кояшта, җил-яңгырда тәмам чыныгып, таш кебек каты хәлгә килгән бер юка такта, кысага беркетелгән кадагыннан ычкынып, зыңгылдап куйды. «Даң-даң-доң, зы-ы-ы-ың...» Бөтен дөнья гарасат алдыннан тынып калган мәлдә бу тавышларны ишетмәү мөмкин түгел. Өйдә бер генә җан әсәре булса да тавышка колак салырга тиеш. Моңа иманы камил иде Шәүкәтнең. Ышанычлырак булсын өчен, ул «аккорд»ны тагын бер мәртәбә кабатлады да сабырсызланып урынында таптана башлады. Вакытның минуты гына түгел, һәр секунды да кадерле. Әгәр бу капканы ачмасалар, башка капкага йөгерергә кирәк, юкса шомлы шаулаган тавыш һаман якыная, көчәя бара.
Ачучы юк бугай. Күрше йорт капкасын шакырга дип, урыныннан кузгала башлаган иде, ишегалдында ниндидер хәрәкәт шәйләп, туктап калды. Башта, болдыр ишеге бугай, яман шыгырдап ачылды. Аннан соң кемнәрнеңдер быдыр-быдыр сөйләшкәне ишетелде. Шәүкәт, капкада ярык күреп, шуңа якынрак килде дә ишегалдына күз салды. Анда таякка таянып бер карт килгәне күренде. Ялгызы гына түгел икән, аз гына калышып, карчыгы титаклый.
Карт капкага җитәрәк берәр адым кала тукталды.
– Кем бар анда? Мондый кара төндә кайсысы йөри?.. – диде ул бераз гырылдавык тавыш белән.
Әлегә төн түгел түгелен. Кичнең шулай кинәт караңгылануы туп-туры авыл өстенә килүче кара болыттан гына. Хәер, ул кадәрен аңлатып торырга вакыт та юк инде.
– Мин – юлаучы. Сезнең авылдан узып бара идем, яңгыр астында калдым менә. Кунып чыгарга урын тапмассызмы?
Карт колакка катырак бугай.
– Ә? Нәстә? – дип кабатлап сорады ул.
– Кунып чыгарга урын тапмассызмы, дим, юкса берәр минуттан яңгыр орачак. Монда ышыкланыр урын да юк.
Шәүкәт капка ярыгына текәлеп күзәтүен дәвам итте. Карт аның әйткәннәрен барыбер аңлап җиткермәде булса кирәк, карчыгына борылды.
– Сиңайтәм, нәстә ди ул?
– Узгынчы, ди. Мөсафир. Кунып чыгарга урын табыгыз әле, ди.
Гомер итеп, бер-берсен ярты сүздән аңларга күнеккәннәр булса кирәк. Карчыгының «тәрҗемә»се картка тиз барып иреште.
– Ә-ә, мөсафирмыни? Безнең авылныкы түгел икән.
– Юк, юк, узып кына барышым, – дип сабырсызланды Шәүкәт.
– Нәстә ди ул?
Карт, монысында гадәт буенча гына бугай, кабат карчыгына дәште. Тик «тәрҗемәче»нең кирәге дә булмады. Карт «әй» дигәндәй, аңа кулын гына селтәде һәм кабат капкага борылды.
– Алай, безнең авылныкы да булмагач, кундырып чыгара алмыйбыз шул, балакай. Нинди кеше икәнеңне каян белик без синең? Хәзер әллә кемнәр йөри...
– Әйе, әллә кемнәр... Юк, кундырабызмы соң?! – дип, аның сүзләрен җөпләде карчыгы. – Кунар урынны башка җирдән эзлә!
– Мин лапас, каралты-курада да кунып чыгарга риза. Зинһар өчен кертегез, – дип ялварды Шәүкәт.
– Юк, каралты-курада куркыныч... Тәмәке дә тартасыңдыр әле? Анда саламы-печәне дигәндәй... Янгын чыгарсаң?..
Карт Шәүкәтнең сөйләм рәвешенә күнекте булса кирәк, «тәрҗемәче»дән башка да яхшы ишетә башлады. Карчыгы, вәкаләтләренең чикләнгәнен чамалап, «тәрҗемәче» роленнән җөпләп торучыга күчте.
– Ю-у-ук, – дип сузды ул. – Саламы, печәне... Янгын чыгаруы бар, Аллам сакласын!
– Мин тәмәке тартмыйм.
Карт кулын селтәде, карчыгы керү ягына борылды.
– Бар, башка җирдән эзлә, без кертмибез, – дип сөйләнде карт, керү ягына борылып.
– Таптылар бер Әндри казнасын. Өебез авыл кырыенда булгач, һәрбер үткән-сүткәне, килмешәк әтрәк-әләм безнең капканы кага...
– Гомер буе, туйдырдылар, нибуч, – дип, карт та карчыгы артыннан иярде. Аннан кабат капкага таба башын борып: – Анау күршедә ташландык иске йорт бар. Беркем дә яшәми анда. Капкасы ачык...
Шулчак кинәт кенә бик көчле җил исеп куйды. Картның сүзләрен раслагандай, күрше йортның җил капкасы шыгырдап ачылып ябылды. Бары шунда гына Шәүкәт караеп торучы йорт шәүләсенә игътибар итте.
– Хәзер инде башка кунар урын эзләп йөри алмыйсың, – дип дәвам итте сүзен карт. – Озакламый яңгыр китереп орачак. Бер кичкә – кер мичкә, дигәндәй, шунда гына кунып чык, балакай. Уңайлыклары булмаса да, анда ышыкланыр урын табарсың, – дип, киңәшен дә бирде.
Гомер иткән карт, турыдан-туры ярдәм итмәсә дә, мондый вакытта адәм баласын язмыш кочагында калдырасы килмәде, күрәсең.
Чыннан да, хәзер башка капкаларны кагып, кунар урын эзләп йөрергә вакыт юк. Шул йортка кереп, җайлырак урын табып кунып чыкса, шуннан да кулайрагы булмас. Дөрес, ташландык йорт бераз гына шүрләтә. Юк, җен-пәриләрдән дә, убырлардан да курыкмый Шәүкәт. Гайре табигый нәрсәләргә гомумән ышанмый ул. «Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул...», дигән бит шагыйрь дә, нәрсәсеннән куркырга?! Йортның карап торышка ук бик фәкыйрь булуы шикләндерә. Анда инде күптән беркем дә яшәмәгән бугай. Хуҗасы булмаса, агач йорт тиз туза, бүрәнәләре чери, нигезе какшый. Әнә, түбәсендә бер-ике шиферы да юк, ул урыннары бөтенләй каралып тора. Морҗасының өске ягы да җимерелгән булса кирәк – очлаеп килгән. Җәйге яшенле яңгыр давыллап яуса, иске йорт көчле җилгә чыдармы? Әгәр түбәсе җимерелсә, я стеналары ишелсә, эш харап! Шәүкәтне бигрәк тә шулар куркыта.
Алай да, Шәүкәт, тәвәккәлләп, шул якка атлады. Бүтән чарасы юк, сайлану мөмкинлеге калмады. Өстәвенә, нәкъ шул чакта өерелеп баш өстенә үк килеп җиткән болытта ял-йолт яшен уйнап алды, чатырдап күк күкрәде. Кинәт көчәеп киткән җил йорт кршында үсеп утырган каен ябалдашларын уңга-сулга айкый башлады. Җиргә яңгырның беренче эре тамчылары төште.
Шәүкәт, кулларын баш өстенә чатыр шикелле куйды да йорт капкасыннан ишегалдына йөгереп үтте, болдыр баскычыннан күтәрелде. Әле ничек өлгерде: нәкъ шул чакта яңгыр бик шәпләп коя да башлады. Өйалды баскычы өстенә корылган тар гына түбә Шәүкәтне яңгырдан саклый алмады. Көчле җил яңгыр тамчыларын дуылдатып аның тәненә китереп сылады, мизгел эчендә өстен юешләп тә куйды. Шәүкәт, «ветровка» изүеннән күлмәгенә үтеп кергән салкын яңгыр тамчыларыннан тизрәк котылырга теләп, өй ишеген үзенә тартты. Озак ачылмый торганга, күрәсең, ишек авырлык белән генә шыгырдап кузгалды. Шәүкәт эчкә узды...
Бусага аша атлап, ишекне тартып япкач, туктап калды. Өй эчендә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Борынына черегән агач һәм тагын әллә нинди әчегән-күксегән исләр килеп бәрелде. Тынчу...
Кабат яшен яшьнәп, күк күкрәде. Мизгел эчендә ялтырап алган яшен яктысы, тәрәзәгә тышкы яктан аркылы-торкылы кадакланган такталар арасындагы ярыклардан үтеп, өй эчен яктыртты. Кыска гына шул мизгел эчендә Шәүкәт бүлмә эчендәге кайбер нәрсәләрне шәйләп калырга өлгерде.
Шулчак түшәмнән яңгыр тамчысы тама башлады. Гөнаһ шомлыгына каршы, ул нәкъ Шәүкәт басып торган урынга туры килгән. Түбә тишегеннән кергән яңгыр суы шуннан юл алган, күрәсең. Салкын тамчылар аның маңгаена, колагына туры килеп, муены буйлап агып төште, бөтенләй әрсезләнеп, куенына ук үтеп кереп чиркандырды. Шәүкәт читкә тайпылды. Ләкин бер идән тактасы черегән булып чыкты, аяк басуга, ул сынды. Ярый әле Шәүкәт җитез булып чыкты: аягы идән астына батып төшкәнче, читкә сикереп калды. Ә менә янәшәдәге трельяжның аягы сынган идән тактасында торгандыр инде, ул дөбердәп ауды. Түшәм белән трельяж арасындагы пәрәвез Шәүкәтнең йөзенә сарылды. Үрмәкүче дә шул тирәдә булган, күрәсең – ул, качар урын эзләп, Шәүкәтнең яңагы буйлап йөгереп узды. Шәүкәт аны уң кулы белән сыпырып төшермәкче булып чәбәләнде. Пәрәвезнең ябышкак нечкә җепләре, бармакларына эләгеп, петердәп өзелделәр.
Шул чакта тагын бер тапкыр ялт-йолт яшен яшьнәде. Аның ялтыравы, нәкъ менә трельяж авып, көзгесенең пыялалары чылтырап ватылган вакытка туры килде. Яшен яктысының чагылышы, көзге ватыклары белән дистәләрчә кисәкләргә аерылып, тирә-якка чәчелде. Вак-вак көзге кисәкләренең чагылышы стеналарда, түшәмдә дәү генә ут көлтәсе хасил итте. Шәүкәт басып торган тирәлек мизгел эчендә чиксез булып киңәйгәндәй тоелды. Шәүкәт үзен фейерверк үзәгендә калгандай хис итте. Әнә шул күңел ирешмәслек киңлек, чиксезлек эчендә япа-ялгызың калу шомлы да, куркыныч та икән ләбаса! Вакыт агышы бер мизгелгә туктап калгандай булды. Син бер ялгызың һәм бушлык!
Чиксез бушлык! Син әнә шул чиксез бушлыкта эрисең, юкка чыгасың...
Шәүкәтнең үз гомерендә беркайчан да мондый халәттә калганы юк иде. Әлеге гаҗәеп күренешкә сәерсенеп торганда чатырдап күк күкрәде. Әйтерсең, өйнең түбәсен буйдан-буйга нәрсәдер тырнап узды. Тавыш авылның икенче башына китеп, тоныклана барды, таралып, бөтенләй юкка чыкты...
Кыска гына мизгелләр эчендә булып алган бу хәлләрдән Шәүкәтнең күңелендә шомлану туды. Әйе, әйе, туды, һәм, көчәя барып, әлегә кадәр Шәүкәтнең өчен бөтенләй ят булган көчле курку хисенә әверелде. Менә сиңа мә, әлегә кадәр үзен шулкадәр көчсез итеп тойганы булмагандыр. Табигатьнең кодрәтенә таң калу, аның алдында үзеңнең мәхлук дәрәҗәсендә көчсез булуыңны тоюмы бу? Юк, алай дип әйтү дә аз. Шәүкәт күңеле белән көчле тетрәнү кичерде. Шушы яшенә җитеп, үзе өчен ят мондый халәтне кичергәне булмады. Ул баскан урынында тораташ булып катты. Сулышы ешайды, йөрәге, күкрәк читлеген ватып-җимереп чыгып очарга теләгәндәй, ярсып-ярсып тибә башлады. Хәзер инде ул ни алга, ни артка барырга курка. Урамдагы җил-яңгырдан тоташ ишетелгән гүләү әлеге хисне тагын да көчәйтте генә.
Шәүкәт чарасыз иде. Кесә телефонының фонаре бар да бит... Тик аның батареясының зарядкасы бетү алдында иде. Ни булмас... Тагын кирәге чыгар, саклап тотарга кирәк. Өстәвенә, яшен вакытында телефонны кабызырга ярамый. Шуңа күрә бүлмә эчен яхшылып карау, утырып яки ятып торырга уңайлы урын эзләү өчен, шулай басып торган хәлдә яшен яшьнәгәнне көтәргә булды ул. Ярый әле анысы еш кабатлана.
Чыннан да, озак та үтмәде, яшен уты кабат ялтырап алды. Беренче мәртәбә яшьнәгәндә, почмак якта караватка охшаш җиһаз күзенә чалынган иде. Шул тарафта, чыннан да, карават күрде Шәүкәт. Тагын черегән идән сайгагына басмагаем дип, сакланып кына шунда юнәлде. Килеп җитеп, куллары белән капшангач, аның сиртмәле тимер карават икәне ачыкланды. Менә анысы әйбәт: аска җәяргә урын-җир булмаганда, яту өчен йомшак.
Шәүкәт учы белән караватның тимер сиртмәсенә суккалады. Борынына тузан һәм тимер күгәреге исе килеп бәрелде. Мондагы һәр нәрсәнең бик нык черегән, күгәргән, тузганлыгыннан йортның озак вакыт ташландык хәлдә булуын аңлады ул. Моңарчы бу иске өйне ник сүтеп алмаганнардыр? Хәер, мондый ташландык йортлар һәр авыл саен берәр булса да бардыр. Анысы Шәүкәт өчен әһәмиятле дә түгел.
Ул сак кына караватка утырды. Челтәрле тимер сиртмә, зарлангандай, авыр гына шыгырдады, күгәрек белән ябышып каткан пружиналары кузгалдымы, әллә өзелде үкме, берничә мәртәбә шатырдаган тавыш ишетелде. Ләкин иске карават бөтенләй җимерелмәде, Шәүкәтне чыдатты.
Шәүкәт әле яңарак кына булган вакыйгадан һәм шуның шаукымыннан туган кичерешләреннән айнып җитмәгән иде әле. Йөрәге һаман күкрәк читлеген тарсынып дөпелди. Сулышы да ватык гармун күрегеннән чыккандай гыжлай. Сасы исле шушы тузган йорттан тышка ыргылып кына чыгып китәр иде... Тик аны бер нәрсә тота: урамда шаулап яңгыр ява һәм ул көчәйгәннән-көчәя генә. Хәер, аны биредә тота торган тагын бер хис-тойгы бар икән әле: менә хәзер йөгереп ишеккә ташланса, аны кемдер эләктереп алыр да чыгармас дигән шик күңелен биләп алган иде. Каян һәм кайчанрак килде аңа бу уй – Шәүкәт тәгаен генә хәтерләми дә. Көзге пыяласы челпәрәмә килеп ватылганчы, ул үзен тыныч тоткан иде кебек?! Бу сәер курку хисе әнә шул вакытта булган көчле кичерештән соң башлангандыр?
Берәр минут шулай кузгалмыйча утыргач, һәм караватның үзен чыдатачагына тәмам ышангач, җайлап кына ятарга булды. Гәүдәсе горизонталь хәлгә килгәч, арыганлык үзен сиздерде. Тик карават монысын бөтенләй ошатмады бугай, тагын да яманрак шыгырдады. Шәүкәт әкренләп яман уйлардан арына башлады. Көне буе гел хәрәкәттә булу, өстәвенә, өч чакрымлап җәяү атлау шактый йончыткан. Урыны каты булса да, аның күзләрен йокы басты…
* * *
Шаулап-дөбердәп яуган яңгыр узып, бөтен дөнья тынып калганда, Шәүкәт тирән йокыда иде. Түшәмнең бер-ике урыныннан тамган тамчы тавышлары да сирәгәйгәч, өй эче бөтенләй тынды. Ара-тирә әле тегендә, әле монда этләр өргәнне исәпләмәгәндә, авылда да башка тавыш ишетелми кебек.
Шәүкәт әнә шулай бер яткан хәлдә таңга кадәр изрәп йоклаган да булыр иде. Тик, төн уртасы идеме икән, ниндидер сәер тавышлар ишетелгәндәй булгач, йокысы ачыла башлады. Кайдадыр сөйләшәләр. Баштарак ул аларны төшендә генә дип уйлаган иде. Чыннан да, йоклап яткан кешенең баш мие тулысынча тынычланмый диләр бит, ниндидер уйлар башына килү гаҗәп түгел. Шул уйларыннан котылырга теләгәндәй, йокы аралаш икенче якка борылып ятмакчы иде, тик карават тагын да яманрак шыгырдап куйгач, йокысы тәмам ачылды. Өстәвенә, борылып тәнен яздырырга теләгән Шәүкәт, урын-җирнең катылыгын тоеп, үзенең кайда ятуын аңламыйча, бу урынга ничек килеп эләгүен искә төшерергә тырышты. Сиртмәле булса да, тимер – тимер инде. Йомшак урын-җир өстендә ятып ияләнгән гәүдәсе мондый каты урыннан канәгать түгел.
Ә кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышлары һаман ишетелә. Димәк, төштә түгел, өндә. Баштарак Шәүкәткә тавышлар ишегалдыннан ишетелә кебек тоелды. Теге күрше йорттагы карт белән карчыктыр, яңгыр туктагач, нишләп ята икән бу мосафир, дип борчылып керергә булганнардыр? Тик бу уйларыннан да кире кайтты. Чөнки тора-бара тавышлар урамнан да, ишегалдыннан да түгел, ә йорт эченнән ишетелә кебек тоелды. Әйе, әнә бит, бөтенләй якында гына. Күрше бүлмәдән түгелме? Әле яшен яктыртканда ук Шәүкәт янәшәдә тагын бер ишекне шәйләп калган иде. Тавыш шул бүлмәдән ишетелә бугай? Димәк, Шәүкәт йортта ялгызы түгел. Тагын кемнәрдер, яңгырдан ышыкланып, бирегә кереп качкан. Шәүкәт каты йоклаган булса кирәк, аларның кергәннәрен сизмәде дә. Югыйсә эчке бүлмәгә аның яныннан узып кына үтәргә мөмкин. Тәрәзәдән кермәгән булсалар, бүтән юл юк. Хәер, янәшәдән үткәндә аларның Шәүкәтне күрмәгән булулары да ихтимал, бик караңгы иде бит.
Алар шушы авыл кешеләредер инде. Бер төнгә берничә юлаучы яңгырдан кереп ышыкланырга, андый зур юл өстендә түгел лә Ташлыкүл авылы. Шушы авыл яшьләредер әле. Яшь чакта – мәхәббәтедер, гыйшык-мыйшык – яшьләр кеше күзеннән читтә, икәүдән-икәү калуны кулай күрәләр. Болар да, клубка барышлыймы, кайтышлыймы, яңгырга эләккәннәрдер дә шушында кереп ышыкланганнардыр. Ә караңгыда икәүдән-икәү генә калгач, яшь кешеләрнең, билгеле инде, акыл китә, хис өстенлек ала. Дәрт-дәрман ташыган чакта алда нәрсә буласын уйлап торалармы соң?!
Әйе, Шәүкәт ялгышмаган, әнә, мәхәббәт белән шөгыльләнәләр бугай. Мондый очракта качып кына колак салып яту бик үк килешә торган нәрсә түгел, билгеле. Ике кешенең интим мөнәсәбәтләре бары тик үзләренә генә кагылырга тиеш. Өченче кеше артык! Ләкин Шәүкәт алар өстенә килеп кермәде ләбаса. Ул йоклап ятканда үзләре кергәннәр. Һәрхәлдә, яңгыр башланганчы ул бүлмәдә беркем дә юк иде. Ә хәзер менә ирексездән яшерен эшләренең шаһиты булырга туры килә. Яшь кешеләрнең хәзер оялудан узган мәле булса кирәк. Ә менә Шәүкәткә оят. Ләкин теләсә-теләмәсә дә, ләззәтле сөю хисеннән исергән мәҗнүннәрнең дәртле авазлары аңа ишетелеп куя. Колаклар да, ара-тирә өргән этләр тавышына түгел, нәкъ менә шул, күрше бүлмәдән ишетелгән сөю-сәгадәт, дөресрәге шәһвәт авазларын гына ишетеп каласы килгәндәй, гел шуларның тавыш ешлыгына гына ияләште.
Тик Шәүкәт алай тәрбияләнмәгән. Үзенең мондалыгын сиздермичә, качып тыңлап яту аңа хас түгел. Тамак кыргалап алды. Ләкин, авылдагы күршесе Мөсфирә әби әйтмешли, – «нүль внимәнҗә!» – күрше бүлмәдәгеләр ишетмәделәр дә булса кирәк. Шәүкәт тагын да ныграк йөткергәләде. Тик тегеләрнең сөю-сәгадәт хисләренең иң биек ноктасында ләззәтләнүләре иде инде. Берничә минуттан монда тагын өченче кеше дә бар икәнен белепме-белмичәме, әллә инде «эшләрен» төгәлләп туктап калдылар. Тынлык урнашты. Нәкъ шул чакта түшәмнән тыплап төшкән су тамчысының тавышы да, ничектер, аермачык ишетелде. Яңгыр инде туктаган, бу әллә нигә бер тамып алучы тамчылар, соңгыларыдыр.
Күрше бүлмәдә дә тынып калдылар. Шәүкәт уйларына бирелде. Бик тиздән ул кабат йокы баса башлаганын тойды. Тик биш-ун минут узды микән, сөйләшкән тавышлар кабат ишетелде. Хәзер алар пышылдашудан гадәти сөйләшүгә күчкәннәр иде. Шәүкәт кайбер сүзләрен дә аермачык ишетте хәтта. Тик әңгәмәнең нәрсә турында барганын аңларлык түгел. Хәер, Шәүкәт анысы белән кызыксынмады да. Кемнәрнеңдер серләрен белергә, сөйләшкәннәрен яшеренеп тыңларга уенда да юк. Тик менә йокысы качу гына кәефен кыра. Ул инде үзенең кабат йоклап китә алмаячагын аңлады. Хәзер вакыт төн уртасыннан таңга авышкан булырга тиеш.
Шәүкәт кесәсеннән телефонын алып, аның бер төймәсенә басты. Ләкин ул кабынмады. Күпме генә саклап тотмасын, батареясы тулысынча утырган булырга тиеш. «Ярый әле алдан хатыныма шалтыратып куйдым, юкса, эзли чыкмаса да, борчылган булыр иде. Телефоннан соңгы сөйләшүендә тупасрак булса да, гомер иткән хатын барыбер минем язмышыма битараф түгелдер», – дип, үзен тынычландырды ул.
Әле моннан чыгарга иртәрәк. Урамда яңгыр инде күптән туктаган, ә өйдә барыбер дөм караңгы. Алай да, болытлар таралган булырга тиеш. Урам яктан тәрәзәгә кадакланган такталар арасындагы киңрәк ярыктан бер йолдызның җемелдәгәнен дә шәйләп алды Шәүкәт. Көчле яңгырдан соң урамда пычрактыр хәзер. Чыкса да, таныш түгел авылда төнлә кая барсын?! Шуңа күрә, бераз яктырып, авыл кешеләренең уяна башлаганнарын көтәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килде.
Әнә, күрше бүлмәдәгеләр дә чыгып китәргә ашыкмыйлар бит, сөйләшкән тавышлары һаман ишетелеп тора. Ишетелә генә түгел, ул көчәя дә башлады бугай. Сүзнең нәрсә турында барганы аңлашылмаса да, кайбер сүзләре аермачык ишетелә. Чү, әллә талашалар да инде? Шәүкәтнең колагына ир кешенең усал сүгенү сүзләре килеп иреште. Яңа гына мәхәббәт диңгезендә коенган, сөю-назга ләззәтләнгән бу гашыйк парның хәзерге кычкырышулары әле баярак кылган гамәлләренә бер дә туры килми кебек. Хатын да җавасыз калмады, нәрсәдер әйтте. Аның сүзләренә каршы ир-егет озаклап нидер аңлатты, Әлеге озын монологтан Шәүкәт «кирәкми», «Җәмилә», «бала», «теләсәң нишлә» дигән сүзләрен генә аермачык ишетте. Эндәшү рәвешендә әйтелгән сүздән хатын-кызның Җәмилә исемле икәнен шунда ук аңлады Шәүкәт. Сөйләшү озакка сузылды. Туйдыра башлады. Әңгәмә аңлаешлы булса туйдырмас иде. Ә монда ярты-йорты ишетелгән сүзләрне тыңлап яту кызык түгел...
Йокыга китмәсә дә, күңеле белән үз проблемаларына күчеп бара башлаган Шәүкәтне күрше бүлмәдән хатынның ачыргаланып кычкыруы уйларыннан бүлде. Әллә «Газиулла», әллә «Һадиулла» дип кычкырды хатын – Шәүкәт исемне аермачык ишетмичә калды. «Нишләвең?.. Кирәкми-и-и-и!» Һәм кинәт бөтен дөнья тынып калгандай булды. «Шылт» иткән тавыш та юк. Әйтерсең, әле яңарак кына күрше бүлмәдә бер җан әсәре дә булмаган! Әйтерсең, бөтенесе дә кинәт кенә йокыга талган! Тик андый бәхәстән соң һәм «кирәкми-и-и!» дип ачыргаланып кычкырып, шунда ук тиз генә йокыга талып булмыйдыр ул? Әллә соң бу Җәмилә дигән хатынны теге бәндә бәреп үтердеме? Юк, үтермәгәндер... Шәүкәт сагайды. Артык селкенмәскә тырышып, куллары белән генә тирә-якны капшагандай итте. Алай-болай теге бүлмәдән ир килеп чыкса, алып орырлык әйбер булмасмы, дип уйлаган иде, тик кул астына берни дә эләкмәде. Алай да, ул һәр көтелмәгән хәлгә әзер булырга тырышты. Тәненең һәр мускулы киеренке халәткә килде.
Менә хәзер күрше бүлмә ишегеннән кемдер килеп чыгар, дип көтә-көтә ике-өч минут үткәндер, ләкин ишек ачылу түгел, күрше бүлмәдән бернинди тавыш та ишетелмәле. Шәүкәт сак кына көтүен дәвам итте. Аның мондалыгын сиздермәс өчен, карават тимере шыгырдамасын дип, урыныннан селкенмәде. Тагын биш минутлар чамасы вакыт узды. Ә күрше бүлмә тып-тын. Бәлки ул ир минем мондалыгымны сизеп, кергәнемне көтеп, ишек артына посып торадыр, дигән уй йөгереп узды Шәүкәтнең башыннан. Ишекне ачуы булыр, берәр авыр әйбер белән башына – һоп! Сабыр төбе – сары алтын дигәндәй, көтәргә кирәк.
Һәр мизгеле көн кебек тоелган минутлар уза тора. Ни гаҗәптер, хәзер инде иң сабыр кешенең дә сабыр җепләре өзелергә тиеш иде. Һәрхәлдә, бу көтүнең бер чиге булырга тиештер бит? Шәүкәт түзмәде, артык шауламаска тырышып урыныннан торды. Әмма карават барыбер шыгырдады. Торып утыргач, шунда ук кузгалып китмичә, тагын бер мәртәбә тавышларга колак салды да вак адымнар белән күрше бүлмәне аерып торган ишеккә таба атлады. Бу вакытта урамда яктыра башлаган иде инде, бүлмә эчен шәйләп булырлык.
Ишек янына килеп баскач, башта тотыныргамы-юкмы дигәндәй икеләнеп торды да тәвәккәлләп тотканы үзенә тартты. Ишек еллар буе урыныннан кузгатылмаган шикелле тыгыз иде, бер тартуда ук ачылмады. Баштан аны Шәүкәт эчтән бикле дип тә уйлады. Ләкин икенче мәртәбә ныклап тарткан иде, ишек, авырлык белән булса да, ачылды... һәм каршысындагы күренештән Шәүкәт тораташ булып катып калды. Караватта – яртылаш идәнгә шуып төшкән ярым-ялангач хатын-кыз гәүдәсе. Юк, аның шәрәлегенә дә артык гаҗәпләнмәде Шәүкәт. Иң кот очырганы – хатынның күкрәк турысындагы ярадан кан саркып, идәнгә аккан. Анда кечерәк кенә күлдәвек барлыкка килгән. Кызыл кан караваттагы ак җәймәне дә таплаган. Юк, юк, канның төсе бөтенләй кызыл түгел, шәмәхә. Беренче мизгелдә Шәүкәт моңа игътибар да итмәгән иде. Бары тик күңеленең кайсыдыр бер почмагы белән, бүлмә эчендә ниндидер зәңгәрсу яктылык сирпелүен аңлап алды. Ә ул яктылык каян килә, аның чыганагы нәрсәдә – Шәүкәт боларны уйларлык хәлдә түгел иде. Ул бары тик интуитив рәвештә генә тойды. Һәм андый уйлары бик тиз онытылды. Күңелендә нәкъ менә шундый тетрәндергеч кичерешләр булмаса, ул, бәлки, бүлмәнең башка сәер якларына да игътибар итәр иде. Ләкин стресс халәте аңа башкасына игътибар итәргә мөмкинлек бирмәде. Бер мизгел, нибары бер мизгел – аның аяклары-куллары, гомумән, бөтен тәне генә түгел, аңы да параличланган иде. Ул хәтта әлеге бүлмәгә кергәнче, теге ир мине ишек артында сагалап тормагае, дигән шикле уйларын да онытты. Нибары бер мизгел узды. Хәер, кем белгән инде аның мизгел икәнен. Шәүкәт өчен «вакыт» дигән төшенчә бөтенләй югалды булса кирәк. Бер мизгел һәм, шул ук вакытта, ул үзе бер гомер озынлыгы кебек тоелды. Ә аннан соң?..
Калганын Шәүкәт аңышып та җитмәде. Барысы да тиз булды. Бик тиз. Инстинкт. Кинәт бөтен гәүдәсе хәрәкәткә килде. Шәүкәт тышка омтылды. Абына-сөртенә башта алгы бүлмәгә чыкты. Аннан соң ишегалдына ук атылды. Артта сайгак-идәннәр шыгырдап калды, нәрсәләрдер ауды, Шәүкәтнең йөзенә тагын пәрәвез җебе сарылды. Тышкы ишек шапылдап ябылды. Тәнгә иртәнге салкынлык килеп бәрелде. Үпкәләргә тулган тынчыган ис-хушны кысрыклап, иртәнге салкынча саф һава тулды. Монда бераз җиле бар икән – һава салкынча. Өй эчендә шык булгач, Шәүкәт аны тоймаган да.
Вакыт чама белән сәгать өчләр тирәсе булыр. Бәлки, икедер? Ныклап яктырмаган. Эңгер. Авыл йоклый. Әле иртә, бик иртә икән шул. Кая барырга? Кемнең ишеген шакырга? Бу ят авылда беркемне дә белми ич. Аның үзен дә белүче юк. Белсә дә, шул күрше йорттагы карт белән карчык кына. Алар белүдән
ни файда?! Барыбер ярдәмнәре тимәс. Кичтән күпме ялварып та, кертмәделәр бит.
Шәүкәт ни кылырга белмичә аптырашта калды. Тик болай торып та файда юк. Нәрсәдер эшләргә, кемгәдер хәбәр итәргә кирәк. Ул урам капкасына юнәлде. Иртәнге тынлыкны бозып, иске капка шыгырдап ачылды, Шәүкәт артыннан кире ябылганда, аның зәгыйфь баганасы селкенде хәтта. Бу тавышка урамның каршы ягындагы йорт ишегалдында эт өреп куйды. Шәүкәт, ни өчендер, нәкъ менә шул капканы шакырга дигән карарга килде. Юл аркылы гына чыгасы. Эт өргәч, хуҗалары болай да уянгандыр, бәлки? Аяклар үзләреннән-үзләре шул тарафка атлады.
Гөнаһ шомлыгына, урам уртасында азрак чокырлы урын булган икән. Сыек балчыкта аягы таеп киткәнен Шәүкәт абайламыйча да калды. Тигезлек сакларга тырышса да, булдыра алмады, түше белән җиргә килеп төште. Әле яңгыр суы җиргә сеңеп бетмәгән, кечкенә күлдәвекнең нәкъ уртасына туры килде лә. Ашыгып атлаганда саклыкны оныткан булса да, хәзер, тагын таеп китмәгәем дигәндәй, сакланып кына аякларына торып басты. Киеменең түше бик нык пычранды, билгеле. Шәүкәт аны учы белән сыпыргалагандай итте. Ләкин үзле сыек балчык сыланып, тагын да ныграк пычратты гына. Шәүкәт кулын селтәп алга атлады.
Капкага якынлашканда, эт тагын өрә башлады. Ә бераздан, ят кеше исен сизеп булса кирәк, ул ярсып-ярсып өрә иде инде. Хәзер капканы дөбердәтеп тормаса да, эт нигә шулай шау-шу куптарды икән дип, хуҗалар йөгереп чыгачак. Барыбер, рия өчен генә дигәндәй, Шәүкәт капканы дөбердәтеп алды. Чыннан да, ике-өч минут та узмагандыр, өйалды ишегенең эчке биге шалтырап ачылды. Хуҗа ирнең «Кем бар анда?» дигән тавышы ишетелде.
– Мин, – дип ашыгып-кабаланып җавап бирде Шәүкәт һәм, өстәп ни әйтергә белмичә, тынып калды.
– Кем соң син? – дип, соравын кабатлады хуҗа.
Чыннан да, «мин» дигән сүз бу кеше өчен берни дә аңлатмый. Хәтта: «Мин – Шәүкәт», –дип, исемен әйтеп җавап бирсә дә, хуҗага барыбер булыр иде. Бу авылда Шәүкәт исемле кеше, бәлки, бөтенләй юктыр. Булса да, аны тавышыннан таныр иде. Нәрсә дисен инде?
– Мин – узгынчы! – диде Шәүкәт һәм җавабын тагын да дәлиллерәк итү өчен: – Әле яңа гына сезнең авылда кеше үтерделәр, – дип өстәде.
Җавап хуҗаны сагайтты булса кирәк, ул бер тын эндәшмичә торды. Шактый көттереп кенә:
– Ә минем нинди катнашым бар? – диде.
– Сезнең катнашыгыз юк. Ә менә җинаять сезнең каршыдагы йортта кылынды.
– Ул йортта дистә елдан артык беркем дә яшәми...
– Беләм яшәмәгәнен... Ләкин анда кеше үтерделәр.
Ир тагын дәшмәде. Аның шулай вакытны сузуына Шәүкәтнең чынлап ачуы килә башлады. «Кеше үтерделәр» дигән сүзне әйтүгә үк йөгерә башлар кебек иде. Ә ул, әнә... Аның өчен әллә кеше үтергәннәр, әллә чебен?!
– Тукта әле, аңламадым, син – узгынчы, төнлә белән безнең авылда нишләп йөрисең?.. Ул ташландык йортка ник кердең?.. Бәлки, үзең үк?..
– Сез нәрсә, ул хатынны мин үтергән димәкче буласызмы?.. Мин ул йортка кичен яңгырдан ышыклану өчен кергән идем.
Хуҗа ир, капка астына борынын тыгып, ярсып-ярсып өргән этен тынычландырырга тырышып:
– Марс, өрмә әле! Бар ояңа! – дип команда бирде.
Тик кая ул, эт туктауны белерлек түгел иде! Хәер, хуҗасы аңа вакытны сузу өчен генә кычкырды булса кирәк. Ул аның туктамасын болай да белә. Киресенчә, эте янәшәсендә булганда һәм менә шулай ят кешене өркетеп торганда, аңа тынычрактыр.
– Мин берни эшли алмыйм. Участковый Зәбиргә бар, дияр идем, ул безнең авылныкы түгел, күрше авылда яши. Авыл советы Хәтмуллинга бар әнә... Хәбибулла Зәкиечкә... Ул киңәш бирер.
– Ә ул Хәтмуллин дигәнеңне каян табыйм мин? Әйтеп торам бит, сезнең авыл кешесе түгел, дип...
– Шушы урам буйлап югары очка туп-туры барасың да, урамның сул ягындагы ике катлы зур кирпеч йорт аныкы. Буталырлык түгел. Авылда андый йорт берәү генә. Авыл җирлеге башлыгы шунда яши.
Бу кешедән артык уңай җавап ишетмәсен аңлап, Шәүкәт югары очка атлады. Чыннан да, бераз баргач, урамның сул ягында зур гына йортны шәйләп алды. Якынайгач, аның кызыл кирпечтән төзелгәнен күрде. Якын-тирәдә бүтән андый йорт юк. «Шушы булырга тиеш», – дип уйлады Шәүкәт.
Профнастилдан ясалган капка кысасына төсле калайлардан матур бизәкләр эшләнгән. Капкада кыңгырау төймәсе дә бар хәтта. Аны ярым караңгыда шәйләп тә булмас иде, янәшәсенә зур кыңгырау рәсеме ясалган. Әллә каян, «менә мин!» дигәндәй, ялтырап тора. Монда ни җитте кеше генә яшәмидер, дип уйлады Шәүкәт, бераз читенсенеп кенә кыңгырау төймәсенә басты. Нәкъ шул вакытта капканың теге ягында эт өреп куйды. Монда да эт бар икән. Тик ул беренче шакылдаткан йорттагы эт шикелле ярсып өрмәде – тавышы да куыш бүрәнәгә суккан шикелле калын. Моның «таләбе» кискен. Кыңгырау төймәсенә басканчы, минем барлыкны да онытма, дигәндәй яңгырады. Нәселле эт булырга охшаган. Овчаркадыр, бәлки?..
Эчке якта йорт ишеге ачылып, кемдер чыкты. Эт янә бер мәртәбә һау-һаулап өреп алды, әйтерсең, хуҗасы алдында хисап тотты. Бераздан хуҗа капкага таба килә башлады. Аның лаштор-лоштыр атлавыннан аягына галош кына кигәнлеге аңлашыла. Ул килешли: «Цезарь, ко мне!» – дип, этен үз янына чакырып алды. Этенә бигрәк затлы исем кушкан. Чыннан да, гади эт түгелдер, дип уйлады Шәүкәт.
Капканы бикләгән шудырманың ачылганы һәм капка келәсе шалтыраганы ишетелде. Каршысына, майкасы астыннан бүлтәеп торган корсагын киереп, таза гына бер адәм «тып» итеп чыгып баскач, Шәүкәт бераз арткарак чигенде. Шул ук мизгелдә капкадан, хуҗасының итәгенә тагылып диярлек, бозау кадәр эт күренде. Чыннан да, овчарка токымлы булса кирәк. Ул «чакырылмаган кунак»ка карап, тешләрен ыржайтып ырылдады. Шәүкәт янә бер адым артка чигенде. «Цезарь, сидеть!» – дип команда бирде хуҗа. Эт утырды. Әйе, мондый «тән сакчысы» булганда, бернинди куркыныч юк. Шуңа күрә хуҗа курыкмыйча чыгып басты да инде. Бер-бер хәл булса, «Цезарь, фас!» – дип кенә кычкырачак. Өзгәләп ташлар.
Хуҗа Шәүкәткә текәлде, аны баштанаяк күзәтеп чыкты. Килеш-килбәтен ошатмады булса кирәк, чыраен сытты. Аңлашыла: киеме сазга буялган, чәче-башы да тузгыгандыр, мөгаен – кыяфәте мактанырлык түгел анысы.
– Кем син? Нәрсә кирәк? Таң тишегеннән нәрсә дөнья кубарып йөрисең?
Хәтмуллин дигән бу адәмнең беренче сүзләре үк таләпчән яңгырады. Үз-үзен тотышында да, сөйләмендә дә дәрәҗәсен югары куюы сизелә.
– Шәүкәт мин... Сезнең авылныкы түгел. Юлаучы... Яңгыр яугач, юлда машинам батты да, трактор табып булмасмы дип, сезнең авылга килгән идем...
– Шуннан?..
– Көчле яңгыр башланды да, ышыкланыр өчен бер йортка кердем...
– Шуннан?..
«Шуннан»нар артык күбәюдән Хәтмуллинның бер дә исе китмәвен аңлады Шәүкәт. Шулкадәр битараф булырга кирәк бит! Боларны төпченеп аңлатып торуда файда юк бугай. Хәтта эте булып эте дә, әнә, авызын зур итеп ачып иснәде дә башын читкә борды. Хуҗасының ваемсызлыгы аңа да йокты, күрәсең. Шунда гына Шәүкәт, иң мөһимен әйтеп, үгезне мөгезеннән эләктерергә булды.
– Авылыгызда әле күптән түгел генә кеше үтерделәр, – дип әйтеп салды ул.
Соңгы сүзләрне ишеткәч, әлегә кадәр ваемсыз гына тыңлап торган Хәтмуллинның күзләре шар булды.
– Нәрсә, нәрсә-ә-ә-ә?.. Кеше үтерделәр, дисеңме?
– Әйе, үтерделәр... Бер хатын-кызны...
– Син акылыңдамы? Саташасың бугай? Безнең авыл – бик тыныч. Мин монда хәзер уналты ел сәвит персидәтеле булып торам. Андый хәлнең булганы юк. Мин персидәтел чакта булмас та!
– Булды! Үзем күрдем...
– Кайда күрдең?
– Авылыгызны кергәч тә икенче йорт... Ташландык йорт ул...
Хәтмуллин, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй, берара уйланып торды.
– Сафиулла картлар күршесендәге йортны әйтәсеңдер әле?
– Сафиулладырмы, бүтәнме – мин исемнәрен белмим. Әйе, ул йортның күршесендә бер карт белән карчык яши бугай. Мин башта аларга кермәкче идем. Шикләнделәр, чит кешене кертергә курыктылар, капкаларын ачмадылар. Аннан соң карт, күршедәге ташландык йортка кереп ышыкланып тор дигәч, шунда кердем.
– Йә шуннан, кем кемне үтерде инде?
«Кемне үтерде?» Кемнәр икәнен Шәүкәт каян белсен?! Хәер, үтерүче ир хатынга «Җәмилә» дип дәште бугай.
– Мин үтерүчене күрмәдем. Күрше бүлмәдә идем. Сөйләшкәннәрен генә ишеттем. Хатын иргә «Газизулла» дипме, «Һадиулла» дипме эндәште, анысын ачык ишетмәдем. Ә менә үтерүче ир хатынга «Җәмилә» дип эндәште. Бала теләмим... Аборт... тагын ниләрдер әйтте...
Бу сүзләрдән Хәтмуллинның кашлары маңгаена сикерде, күзләре тагын да зуррак булып ачылды.
Бертын сүз әйтә алмыйча, авызы ачылган көе калды. Бары тик бераздан гына телгә килә алды ул.
– Җәм... Җәмилә?.. Син нәрсә баш миемне черетеп торасың монда? Безнең авылда Җәмилә исемле хатын яшәми.
– Мин ишеткәнне генә әйтәм бит. Бәлки, сезнең авылныкы түгелдер? Менә мин дә сезнең авылныкы түгел бит, узгынчы гына... Алар да узып барышлый гына кергәннәрдер? Яңгырдан ышыклану өчен...
Хәтмуллин Шәүкәтне тагын бер тапкыр баштанаяк күздән кичерде.
– Сәрхүштер әле син? Кыяфәтең кыяфәт түгел... Исереп, җирдә аунап, сазга батып беткәнсең бит инде, әнә. Бар ычкын моннан. Юкса...
Аның янаулы сүзләрен янәшәсендә торган эте шунда ук сизде, тагын усал гына ырылдый башлады. «Юкса» нәрсә буласы билгеле. Бу эткә «фас!» дигән әмер генә җитми. Хәер, хуҗасы Шәүкәткә тагын бер мәртәбә җикеренсә, команданы да көтеп тормыйча ташланырга мөмкин. Бу бозау кадәр эт бер тешләсә, Хәтмуллин үзе дә туктата алмаячак, тешләре үткен күренә. Чәйнәп кенә калмаячак – өзәчәк. Хайван иясенә охшый диләр: хуҗасы да, эте дә бериш – усаллар.
Бу кешедән дә ярдәмгә өмет юк икәнен аңлады Шәүкәт. Яхшы чакта тизрәк тәртәне борырга кирәк дип, китә башлады. Урам буйлап югары очка таба атлады. Хәтмуллин аның артыннан зәһәр генә сүгенеп калды. Адымнарын кызулата барып, Шәүкәт як-ягына карангалады. Тагын кайсы капканы шакырга? Бер-берсенә охшаган бертөрле капкалар, бертөрле йортлар. Кешеләре дә шушы авыл советы председателе кебек, бер-берсенә охшаш усал булсалар?.. Хәер, барысы да явыз түгелдер? Араларында яхшы күңеллеләре, ярдәмчелләре дә бардыр? Тик аны каян беләсең? Капкаларына «монысы яхшы», «монысы начар» дип язылмаган ләбаса.
Уйларына бирелеп, ерак китәргә дә өлгермәде, ниндидер сәер шау-шу ишетеп, артына борылды. Аның артыннан ашыга-ашыга өч адәм килә икән. Түгәрәк олы гәүдәле, бер кулына каеш бау белән эт җитәкләгәнен шунда ук таныды: бу авыл башлыгы иде. Ә калган икесе аңа караганда яшьрәк күренә. Күрше-күлән авылдашларыдыр? Кай арада аларны уятып, чакырып чыгарган?..
Баштарак үзенә ярдәм күрсәтергә ашыгалардыр дип уйлады Шәүкәт. Хәтта борылып аларга таба бер-ике адым атлады. Тик эзәрлекләп килүчеләрнең үз-үзләрен тотышларында бер дә рәхим-шәфкать тоймады. Өстәвенә, овчарка да, тешләрен ыржайтып, Шәүкәткә таба ыргылып, усалланып өрә. Хуҗасы дустанә мөнәсәбәттә икән, акыллы эт тыныч булыр иде. Әнә бит Хәтмуллин бу якка бармаклары белән төртеп күрсәтә-күрсәтә тегеләргә нидер сөйли, аңлата. Аның кычкырып-кычкырып куюында, сүзләре аңлашылмаса да, янау сизелә.
Бу өч бәндә белән очрашуның хәерлегә булмасын аңлаган Шәүкәт, борылып китмәкче иде, тик кая ул! Аның табан ялтыратырга җыенганын аңлап булса кирәк, Хәтмуллин: «Тукта, урыныңнан кузгалма, юкса Цезарьны ычкындырам!» – дип кычкырды. Шәүкәт артына борылып карады. Эзәрлекләүчеләр адымнарын тагын да кызулатканнар. Этне бәйләгән бау кыл булып тартылган. Аны ычкындырса?.. Һәм ычкындырачак та...
Шәүкәт туктады. Үзенә таба килүчеләргә йөзе белән борылды. Ни өчендер кулларын күтәрде. Бу очракта шулай булырга тиеш кебек иде. Киноларда күргәне бар: дошманга әсирлеккә төшкәндә шулай эшлиләр, «биреләм» дигәнне аңлата. Ул хәзер әсир булып чыгамыни инде? Менә бит нинди хәлгә төште.
Эзәрлекләүчеләр ике-өч адым кала туктадылар. Цезарь гына тынычлана алмый. Тәмам ярсуы җиткән. Хуҗасы: «Сидеть! Сидеть!» – дип берничә мәртәбә әмерен кабатласа да, каеш бауны киереп, алга ыргылмакчы була, Хәтмуллин аны чак-чак кына тотып тора. Әгәр хуҗасының гәүдәсе центнерлы булмаса, Шәүкәт шикелле чандыр булса, билләһи, сөйрәп китә!
Хәтмуллинның аяклары инде күптән мондый тизлектә йөрүне онытканнар булса кирәк, сулышы капкан. Хәер, бу кадәр иләмсез гәүдәне йөртергә аз көч кирәк түгелдер?! Әнә бит ничек еш-еш сулый. Тамагының ватык гармун күреге шикелле гыж-гыж килгәне әллә каян ишетелә.
– Менә шушы адәм... Исерекме, җүләрме шунда... Кеше үтергәннәр, ди...
Хәтмуллин өзек-өзек сүзләрен тезде дә тезде генә. Юлдашлары, берәр сүзен колак читеннән ычкындырмагаек дигәндәй, аңа текәлгәннәр. Күршеләреме, туганнарымы – аның сүзеннән чыкмый торган кешеләр икәннәре күренеп тора. Боларның да Цезарьдан бер дә артык җирләре юк бугай? «Фас!» дип кычкырганны гына көтәләр.
– Үзе бик агрессив... Мине якамнан алды, – дип дәвам итте сүзен Хәтмуллин.
Монысы чеп-чи ялган инде. Кая якасыннан алырга?! Андый нәрсәне эшләү түгел, уенда да юк. Өстәвенә, авыл башлыгының янәшәсендә – бозау кадәр овчарка. Якасыннан алып кара, өзгәләп ташлар. Бу бәндәләр моның ялганына ышаналар микән? Ышаналар кебек. Һәрхәлдә, икесе дә шундый кыяфәт чыгарганнар.
– Җәвит, хәзер моны авыл советына илтергә кирәк. Кем икәнен, безнең авылда нишләп йөргәнен ачыкларбыз. Срочно участковыйны чакыртам. Ә син, Әхкам, Сафиулла картлар күршесендәге ташландык йортны карап кил әле... На всякий ыслучай...
Җәвит дигәне нык бәдәнле күренә, янәшәсенә басып, беләгеннән кысып тоткач, Шәүкәт ычкынырга теләп талпынып, йолкынып караган иде – кая ул, куллары келәшчә кебек. Аптырагач, ирекле кулын Җәвитнең күкрәгенә терәп этенеп карады. Аның бу хәрәкәте дә Хәтмуллинның игътибарыннан читтә калмады:
– Аның белән сак бул. Бик агрессив, дим бит. Миңа да шулай ташланды, – дип әйтеп калырга ашыкты ул.
– Хәзер тынычланыр...
Егет бала башы кадәр йодрыгы белән кизәнеп, Шәүкәтнең корсагына сукты. Шәүкәт авыртудан кәкрәеп килде, күз аллары караңгыланды. Болар белән шаярырга ярамаганын аңлады ул. Буйсынды... Әхкам дигәне түбән очка төшеп китте, Җәвит белән Хәтмуллин Шәүкәтне авыл советы йортына алып киттеләр...
Зур булмаган ак кирпеч бинага керделәр. Хәтмуллин «Авыл җирлеге башлыгы» дип язылган ишекне ачты. Бу аның эш кабинеты, күрәсең. Килеп керүгә ачкычлар бәйләмен өстәлгә ташлады да: «Цезарь, на место!» – дип команда бирде. Эт ишек катына түшәлгән киезгә килеп утырды. Монда барысы да алдан каралган, хәстәрләнгән. Стенада этнең каешын бәйләп кую өчен кыршау да бар икән хәтта. Димәк, эт монда даими «прописка»да. Янәшәңдә мондый яклаучың булганда, кешеләр белән эшләү бермә-бер җиңелдер ул?! Һәрхәлдә, әмерләр берсүзсез үтәләдер.
Җәвит, Шәүкәтне кулыннан ычкындырмыйча гына, стенага терәп тезелгән урындыкларның берсенә утырды. Хәтмуллин үзенең өстәл артындагы кәнәфиенә кереп чумды да кесәсеннән телефон чыгарды.
– Участковыйга шалтыратам, хәзер килеп җитәр, – диде ул бик эшлекле генә кесә телефонының төймәләренә баскалап.
Шактый көттереп кенә телефонны алдылар.
– Нәрсә, Сәхипеч, әллә һаман йокыңнан тормадыңмы? Ә без монда зур эшләр майтарырга өлгердек инде. Әйе, сиңа кагыла. Авылда җәмәгать тәртибен бозып йөргән бер бәндәне эләктердек. Бик агрессив. Сугыша. Теленә нәрсә туры килә, шуны сөйләнә... Ташлыкүл кешесе түгел ул. Әйе, кем икәнен, безнең авылда нишләп йөргәнен ачыкларга кирәк... Килеп җит. Көтәбез.
Хәтмуллин телефонын кабат кесәсенә салды.
– Участковый Кирамов тагын ярты сәгатьтән килеп җитәр. Кичке яңгырдан соң хәзер юл бераз җилләгәндер. Аның «Нива»сы өчен мондый пычраклар чүп кенә.
– Ә моны нишләтик? Участковый килгәнче, саклап утырыйммы? – дип, ризасыз кыяфәт чыгарды Җәвит.
Монысын авыл җирлеге башлыгы үзе дә уйламаган бугай. Шуңа күрә бераз башын кашыштыргалагач, көттереп кенә:
– Җыештыручының чиләкләр, швабралар куя торган бүлмәсенә бикләп торыйк. Андагы ишекнең йозак элгечләре бар. Тышкы ишекнең йозагын элеп торырбыз. Син үзең өеңә кайтып китә аласың. Мин участковый килгәнче монда утырып торырмын, – диде.
Җыештыру инвентаре саклана торган урын ике метрга – ике метр чамасындагы кечкенә генә, тәрәзәсез бүлмә булып чыкты. Эче электр уты белән генә яктыртыла икән.
Аны кертеп, тышкы яктан шалтор-шолтыр йозак белән бикләп куйгач, утны сүндерделәр. Бүлмә эче дөм караңгы булып калды. Ярый әле кайдадыр җиллек тишеге бар бугай, юкса, монда һава җитмичә бик тиз аягыңны сузарга була. Аяк сузу, дигәннән, бүлмә алай бик иркен түгел. Аяк түгел, кулны да сузып булмый. Алга сузсаң да, ян-якка сузсаң да стенага төртеләсең.
Шәүкәт куллары белән кармаланып, бер почмактан чиләк тапты да, аны үзенәрәк шудырып, шуңа утырды. Ләкин тимер чиләкнең кырлары җайсыз икән. Шуңа күрә әйләндереп каплады. Ут янган чакта стенадагы чөйдә эленеп торган халатны күреп калган иде. Капшанып шуны алып, бөкләп, чиләк төбенә куеп утырды. Шулай итеп, үзенә «комфорт» ясады. Бу кеп-кечкенә бүлмәдә бердәнбер иң зур уңайлык иде бу, артыгы мөмкин түгел.
Утырды да уйга калды Шәүкәт. Менә бит нинди маҗарага тарыды. Сөйләсәң, кеше ышанмас. Алда тагын нәрсә буласын шайтан үзе белә. Ничек тә булса авылдагыларга хәбәр итәргә кирәк тә бит... Тик телефонны тегеләр алды. Хәер, аның «зарядка»сы да күптән беткән иде инде... Ә менә бераз черем итсә начар булмас. Тик күзенә йокы керер микән?..
* * *
Күзләрен йомып, бөтен гәүдәсе оеп йокымсырый гына башлаган иде, ишек артындагы тавышлардан айнып китте. Шулчак түшәмгә эленгән лампочка да «гөлт» итеп кабынды. Шәүкәт хәтта сискәнеп, урыныннан сикереп торды. Коридордан йозакны ачкан тавыш ишетелде.
Ишек ачылып, каршысында полиция лейтенанты формасында бер адәм күренде. Аның артында Хәтмуллин үзе басып тора иде.
– Чык, әйдә, – дип әмер бирде участковый.
Шәүкәт карышмады. Гәүдәсен язгандай киерелеп куйды да, тупсадан атлап, коридорга чыкты. Ул чыгуга, участковый, каешына элгән кул богавын алып, Шәүкәтнең беләзегенә кидертә башлады.
– Сез нәрсә? Моңа хакыгыз юк, – дип карышты, тыпырчынды Шәүкәт.
Ләкин участковый аның сүзләренә колак та салмады, кулын тагын да ныграк кысып, башлаган эшен дәвам итте. Богауны кидертеп куйгач, тезе белән Шәүкәтнең арт санына төртеп, авыл башлыгы кабинетына этеп кертте. Бик җитез генә үз урынына кереп кунаклаган Хәтмуллинның каршысына бастырды. Ул керүгә: «Ә синмени әле бу һаман?» – дигәндәй, почмакта тыныч кына утыручы Цезарь ырылдап куйды.
Шулчак ишектән түбәночтагы ташландык өйне карарга төшеп киткән Әхкам да килеп керде.
– Йә, карадыңмы? Нәрсә булган анда? – дип, Хәтмуллин сораулы карашын аңа төбәде.
– Кердем, карадым. Искитәрлек берни дә юк.
– Әйтәм бит, нәрсәдер буташтыра, дип. Түбәсе китә башлаган бугай бу адәмнең, – дип нәтиҗә чыгарырга ашыкты башлык.
– Дөрес, өй эчендә, идән сайгагындагы тузанда, яңарак кына салынган аяк эзләре күрдем. Бер идән тактасы сынган. Шул кырыйдагы көзге авып челпәрәмә килгән... Алары кичтән калган эзләр булырга тиеш. Башка нәрсә күрмәдем, – дип сүзен дәвам итте Әхкам.
– Ул ишек белән аерылган эчке бүлмәдә иде. Аны карадыңмы? – дип, сүзгә кушылды Шәүкәт.
– Ул бүлмәне дә карадым. Анда бөтенләй бер эз дә күрмәдем...
Аның бу сүзләрен ишеткәч, Хәтмуллин җиңел сулап куйгандай булды. Аның йөзендә хәтта канәгать елмаю чагылып узды.
– Менә, әйттем бит... Үтереш, криминал кебек нәрсәләрнең безнең авылда булуы мөмкин түгел.
– Бер очтан күршедәге Сафиулла картларга да кереп чыктым, – дип дәвам итте сүзен Әхкам. – Кичә кичтән, чыннан да, аларның капкасын бер юлаучы шакып, кунарга кертүләрен сораган. Риза булмаганнар. Яңгыр ява башлагач, ул адәмнең күршедәге ташландык йортка кереп киткәнен карт ике арадагы койма аша карап калган.
– Кертмичә дөрес эшләгәннәр. Әйтәм бит ычкынган дип. Моның белән сак булырга кирәк. Җүләрдән барысын да көтәргә була, – диде авыл башлыгы үзенчә ниндидер бер тантана белән.
Әхкам аңлатма бирергә ашыкты:
– Аның сөйләшүе үк шикле тоелды, диләр карчыгы белән икесе беравыздан.
– Бу бәндәнең урыны тилеләр йортында булырга тиеш. Иләсләнеп, авылыбызның тынычлыгын бозып, теленә нәрсә килсә, шуны сөйләнеп йөрүчене шунда озатмый чарабыз юк, – дип нәтиҗәсен чыгарды Хәтмуллин.
– Бәлки, район эчке эшләр идарәсенә илтеп тапшырыргадыр, Хәбибулла Зәкиеч? – диде әлегә кадәр эндәшмичә торган участковый Кирамов.
– Юк, район полициясенә хәбәр итеп тормыйбыз. Аларга әйтсәң, булганын да, булмаганын да төпченә, тикшерә башлаячаклар. Монда бит, үзегез күреп торасыз, бернинди криминал күренми. Бу бәндәнең саташып әйткән тиле сүзләре өчен район эчке эшләр идарәсендәгеләрне борчып тормабыздыр бит инде?..
Авыл җирлеге башлыгының үзе әйткәннәрнең берсүзсез үтәлүенә күнеккәнлеге һәм үз тирәсендәгеләрне шуңа өйрәтеп бетергәнлеге әллә каян күренеп тора.
Хәтмуллин өстәлдәге чыбыклы телефоннан номер җыйды.
– Әлү? Хәбир Мәрдановичмы? Ташлыкүлдән Хәтмуллин борчый әле сезне. Әйе, авыл җирлеге башлыгы. Әйе, әйе... Нихәл, дускай? Бик четерекле мәсьәлә белән, киңәш сорап шалтыратуым. Менә монда, авылда, без бер адәмне тоткарладык. Авыл кешеләренең тынычлыгын алып, әллә нәрсәләр сөйләнеп йөри. Җиңеләйгән булырга охшый. Андый очракта нишләргә кирәк икәнен белүче эспитсиялистләребез юк. Сезгә китерсәк, нәрсә диярсез?.. Дәваларгамы, төзәтергәме, ә бәлки, бөтенләйгә шунда пропискага кертергәме – аларын үзегез карарсыз... Ярар, рәхмәт! Монда участковый Зәбир Кирамовның район үзәгенә дә барасы бар, юл уңаеннан шул кертеп чыгар...
Хәтмуллин телефон трубкасын урынына куйды да бик канәгать төстә учларын-учка ышкып алды, бүлмәдәгеләрне бер кат күздән кичергәч, Шәүкәткә бармагы белән төртеп:
– Районның психоневрология диспансеры баш врачы Нәгыймов белән сөйләштем. Бу кешене туп-туры үзләренә китерергә кушты. Син алып барып тапшырып кайт инде яме, Сәхипеч. Нишләтергә икәнен анда хәл итәрләр, – диде.
Әлеге сүзләрдән соң Шәүкәт, участковыйның кулларыннан ычкынырга тырышып, кабат йолкынырга кереште. Аның тыпырчынганын күреп, почмакта әлегә кадәр тыныч кына күзәтеп утырган Цезарь тагын ырылдый башлады. Ләкин Шәүкәт әйтерсең аны ишетмәде дә. «Психоневрология диспансеры» дигән сүз аңа ныграк тәэсир итте бугай.
– Сез нәрсә? Мине «сары йорт»ка тыкмакчы буласызмы? Мин... мин... мине өйдә югалтканнардыр? Кичә, тиз генә район үзәгенә барып кайтам, дип чыгып киткән идем. Ичмасам, телефонымны бирегез, – дип кычкырды ул йолкына-йолкына.
Ләкин участковыйның келәшчә кебек кысып тоткан кулларыннан ычкынырлык түгел иде.
– Кайдан икәнеңне, кем булуыңны, нишләп йөрүеңне анда ачыкларлар. Сәхипеч, телефонын да шунда биреп калдыр, – дип сүзен дәвам итте авыл җирлеге башлыгы.
– Аның телефонының зарядкасы да беткән бугай, – диде участковый.
– Кирәк булса, зарядкасын шунда ясарлар. Телефонына да, үзенә дә... Анда зарядканы әйбәт ясыйлар... Шундый урын ул, – дип шаркылдап алды Хәтмуллин.
Башкалар да аңа кушылып хихылдаштылар. Ә Шәүкәтнең хәле бер дә көләрлек түгел иде. Шушы минутларда гына үзенең нинди аяныч хәлгә калганын тулысынча аңлады. Ул – чарасыз. Берни хәл итеп булмый. Кичә соң гына район үзәгенә чыгып китүенә йөз тапкыр үкенсә, трактор эзләп бу авылга килүе өчен күңеленнән генә үзен мең тапкыр битәрләде ул. Җир кипшергәнче машинасында гына көтеп утырырга иде дә бит... Берәр техника узмыйча калмас иде әле. Төнне шунда үткәргән булса да, әллә ни куркыныч түгел. Җәйге төн түзә алмастай салкын булмый. Һәрхәлдә, мондый хәлгә тарымас иде.
* * *
Участковый Кирамовның «Нива» машинасына утырып район үзәгенә барганда, юлда батып калган үзенең машинасы яныннан уздылар. Үзе кичтән җәяүләп атлаган урыннарны Шәүкәт шунда ук танып алды. Үрне күтәрелгәч, машинасын ерактан ук күрде. Аның янына тәгәрмәчле «Беларус» тракторы туктаган. Тракторчы булса кирәк, машина тирәсендә йөренгәли.
– Әнә, әнә минем машина. Туктатыгыз. Баткан урыныннан тарттырып чыгарырга янында трактор да бар. Зинһар өчен, туктагыз, – дип сөйләнде Шәүкәт.
Ул бу мизгелдә башыннан узган хәлләрне онытып торгандай булды. Әйтерсең трактор аның машинасын чокырдан тарттырып чыгару өчен махсус килгән. Әйтерсең лә менә хәзер аңа тагып машинасын чокырдан чыгарырлар да, ул, барысына да рәхмәт әйтеп, машинасына утырып, авылына җилдерер. Шуның белән барысы да онытылыр. Киләчәктә кызык итеп сөйләр өчен бер вакыйга гына булып калыр.
Тик чынбарлык аянычрак шул: аның куллары богаулы, ул – тотык. Үзе машина утыргычына урап бәйләп куелган хәлдә. Өстәвенә, участковый да аның зинһарлап сораган үтенечен канәгатьләндерергә җыенмый. Яңгыр астында калуын, машинасының юлда батуын Хәтмуллинга сөйләгәндә, яннарында Кирамов дигән бу кеше юк иде шул. Хәзер: «Әнә минем машина...» – дип сөйләнеп торуын полицейский качарга җай эзләү дип кенә аңлады булса кирәк, Шәүкәтнең боргалануын, кыбырсуын күреп:
– Селкенмичә генә утыр, юкса пистолетым корулы. Качарга маташкан өчен, кисәтеп тә тормыйча атармын, – диде, каешына беркетелгән табель коралының кобурасына ишарәләп.
Атмаячагын, бу сүзләрне болай гына, аны тынычландыру өчен генә әйткәнен Шәүкәт белә дә, тик шайтан нәрсә белән шаярмас, елга бер мәртәбә генә булса да көрәк сабы да ата, диләр бит. Моның белән сүз көрәштерүдән мәгънә юк.
Машина яныннан тиз уздылар, участковый газ педалена тагын да ныграк басты булса кирәк. Шәүкәт машинасы ягына каерылып-каерылып карады. Яныннан узганда читкәрәк китеп шыкыеп торган тракторчы, алар ераклашкач, кабат Шәүкәтнең машинасы тирәсендә әйләнгәләп йөри башлады, тәрәзәләреннән эчкә күз салды. Хуҗасы юклыктан файдаланып, кабинасыннан берәр нәрсә алып булмасмы, дип уйлый, күрәсең...
* * *
Участковыйның «Нива»сы соры гына бер иске бина каршына тукталды.
– Кара аны, үзеңне тыныч тот. Качарга, йә миңа кизәнергә маташасың икән, үзеңә начар булачак. Чәүчәләкләнеп, дөреслек эзләргә керешсәң, тикшереп тормыйча да җүләргә чыгарачаклар, – дип сөйләнде Кирамов утыргычка ураган бауны чишә-чишә.
Аннан соң, богауның сул беләзектәге боҗрасын ычкындырып, үзенең сул беләзегенә эләктереп куйды.
Үзен кая алып килгәннәрен Шәүкәт тиз төшенде: бина ишегендә «Психоневрология бүлеге» дигән элмә такта.
Ишекне керүгә, «вертушка»га килеп төртелделәр. Кабинада утыручы юан ханым, тәрәзәчектән башын тыгып, кем булулары белән кызыксынды. Участковый Кирамов аңа әле күптән түгел генә телефоннан баш табиб белән сөйләшүләрен, авыру алып килгәнлеген аңлаткач, эчке элемтә телефоны аша баш табибтан кертергә рөхсәт сорады. Җитәкчедән уңай җавап ишетте булса кирәк, вахтер төймәгә басты. «Вертушка» янәшәсендәге индикаторда яшел ук кабынды. Участковый алдан Шәүкәтне төртеп вертушка арасына кертте, үзе икенче аралыкка кереп өлгерде.
Вахтер хатын:
– Икенче катка күтәрелүгә, сулга борылыгыз. Ике бүлмә аша баш табиб кабинеты булыр. Секретарьга ни өчен килгәнегезне әйтерсез, – дип озатып калды.
Ләкин секретарьга аңлатма биреп торырга кирәк тә булмады.
Алар кабул итү бүлмәсенә кергәндә, ишектән табиб үзе чыгып килә иде. Дөресрәге, алдан эчке эшләр гаскәриләре офицеры формасыннан, погоннарыннан күренгәнчә, полиция полковнигы дәрәҗәсендәге бер кеше чыкты. Ә аның артыннан бик дустанә елмаеп чыгучы – баш табиб үзе иде, әлбәттә.
Каршысында югары дәрәҗәдәге офицерны күргәч, участковый гәүдәсен турайтты, кулын козырёгына якынайтып, «честь» бирү рәвешен китергәндәй итте. Үз-үзен тотышыннан күренгәнчә, бу Кирамов озак вакыт хәрбиләр арасында булганга ошый. Кем белә, бәлки запастагы кадровый офицердыр? Һәрхәлдә, холкына кайбер хәрби гадәтләр сеңгән. Ә менә эчке эшләр органнарында формадан йөрсәләр дә, «хәрбилек» алай бөтен кысаларга китереп үтәлми бит, шуңа күрә үкчәне үкчәгә бәреп, үрә катып «честь» бирү «фарыз гамәл» дә түгел. Аның шул гадәти булмаган үз-үзен тотышы югары чиндагы офицерның да игътибарын җәлеп итте булса кирәк. Ул үтеп барган җиреннән кинәт туктап, участковыйны баштанаяк күздән кичереде. Үз тармагында эшләүче бу полицейскийның «сары йорт»та нишләп йөрүе сәерсендердеме? Хәер, бәлки алай да түгелдер. Ул үзе дә полицейский булса да, ниндидер йомыш белән монда килгән бит әле. Монда килү гаеп түгел, бары тик бу йортның клиенты гына булма...
Полковник карашын Шәүкәткә күчерде. Күчерде һәм... Башта аның йөзендә гаҗәпләнү чалымнары йөгереп узды. Кинәт бу халәте елмаю белән алмашынды. Көтмәгәндә, тирә-яктагыларны гаҗәпкә калдырып, ул колачын җәйде һәм җитез генә Шәүкәтне кочаклап ук алды.
– Син, син, Гарифуллин... э-э-э... ялгышмасам Шәүкәт... әйе, әйе, Шәүкәт Гарифуллин бит әле?!
Башкалардан ким аптырамаган Шәүкәт нишләргә белмәде. Ул аны чынлап та беләме, әллә бутала гынамы? Үзе кочаклагач, кочаклар иде, йә һич югы, мин сезне белмим, дип, читкә тибәрер иде – куллары богаулы. Берни эшли алмый. Шушы бөтенләй таныш түгел кешенең кочагында каккан казык шикелле тик басып тору да уңайсыз.
Полковник, Шәүкәтне кочагыннан җибәреп, берәр адым артка чигенде, елмаеп аның йөзенә текәлде, уң кулы белән иңбашына дусларча шапылдатып алды. Югары дәрәҗәдәге, һәр гамәле җитди булырга тиешле кешенең үзен шушылай балаларча тотуы гаҗәбрәк, билгеле.
– Танымыйсыңмы?.. Хәтерлә әле! Чистай шәһәре... Авыл хуҗалыгы техникумы... Нәрсә, оныттың дамыни, Шәүкәт Гарифуллин? Механика факультетында группа старостасы Сираҗиевны?.. Онытырга хакың юк, хәтерләргә тиешсең! Без бит якын дуслар идек... Бер-беребезне беркемнән дә кыерсыттырмадык...
Менә хәзер таныды Шәүкәт. Еллар кешене үзгәртә шул. Үзгәрсә дә үзгәрер икән! Ул чакта әле борын астына мыек та тибеп чыкмаган, пешеп җитмәгән егетләр генә иделәр. Сираҗиев Фәнис Татарстанның кайсыдыр бер районыннан килеп, Шәүкәт шикелле үк, механика факультетына кергән. Актив булганга, укуда да сынатмаганга, берәр ай укыгач, аны группаның старостасы итеп куйганнар иде. Ничектер дуслашып киттеләр. Шәүкәткә «техника җене» кагылган булганга, техниканы аеруча яратты. Кирәк чакта Фәнискә ярдәм кулы суза иде. Ул чакта җирле малайлар белән бәргәләшеп алгаларга да туры килде. Ике дус беркемгә дә махы бирмәделәр. Группа җитәкчесе аларны «неразлучные два татарина» дип йөртте.
Икенче курс башында Фәнисне армиягә алдылар... Шәүкәт шуннан соң бүтән күрмәде дә инде аны. Дөрес, ярты еллап хат язышып торганнар иде. Кайдадыр Азия якларында хезмәт итте кебек... Бер ел узгач, язгы чакырылышта Шәүкәтнең үзен дә армиягә алдылар. Хат алышу тукталды...
Менә хәзер, ничә еллардан соң, каршысында шул Фәнис Сираҗиев басып тора... Үзгәргән! Хәер, иңбашына полковник погоннары чәпәп куйсалар, Шәүкәт тә танымаслык булып үзгәрер иде. Андый югары дәрәҗәсе булса, монда, шушы хәлендә басып та торыр идеме?! Э-эх... Шунысы кызганыч та инде, кайчан да булса Фәнис белән мондый шартларда очрашырбыз дип башына да китермәгән иде ул.
Хәле никадәр генә аяныч булмасын, Шәүкәт көчәнеп кенә елмайгандай итте. Гәүдәсен төзәйтебрәк басты да хәрбиләрчә рапорт биргәндәй:
– Товарищ полковник, старший сержант запаса Гарифуллин прибыл в ваше распоряжение! – дип кыланып маташты.
Полковник Шәүкәтнең бу сүзләреннән кычкырып көлде. Аның тыела алмыйча гөрелдәп көлүе, шушы кечкенә генә бүлмәгә сыеша алмыйча, берничә мизгел коридорны яңгыратып торды. Аңа баш табиб та кушылды. Ни җитди участковый Кирамов та берара шаркылдап алды. Ләкин дәрәҗәле олы түрә, ничек кинәт көлә башлаган булса, шулай кинәт туктап та калды. Ул Шәүкәтнең өс-башына яңарак кына ныклап игътибар итте булса кирәк. Кочаклаганда киеменең күкрәк өлешенә йогып калган тузан эзләрен каккалагандай итте. Нәрсәдәндер шикләнгәндәй, Шәүкәтнең иңбашыннан тотып, үзенә яны белән борды. Бары тик шунда гына ул Шәүкәтнең куллары богауда икәнне күреп алды.
– Бу ни бу? Аңлашылмый...
Ул Шәүкәтнең йөзенә күтәрелеп карады. Ләкин Шәүкәт, бу фани дөньяга битараф булгандай, һаман бер халәттә басып торуын белде. Полковник йөзе белән янәшәдәгеләргә борылды. Аның карашы, баш табибтан шуып, участковыйга күчте.
– Богау?.. Берни аңламыйм...
Аның йөзендә ризасызлык билгеләре чагылып узды. Авыр тынлык озаккарак сузылгач, баш табиб алга чыкты һәм хәлне аңлатып бирергә ашыкты:
– Фәнис Рәмисевич, моннан ике сәгатьләп элек миңа Ташлыкүлдән Хәтмуллин шалтыратып, авылыбызда халыкның тынычлыгын алып, теленә нәрсә килә шуны сөйләнеп йөрүче кешене тоткарладык. Үзе бик агрессив, түбәсе киткән булырга охшый, диде. Сезгә алып киликме, дип сорады. Китерегез, тикшерербез, дидем.
– Хәтмуллин кем ул?
– Хәбибулла Зәкиевич! Ташлыкүл авылы җирлеге башлыгы! Авылның хөрмәтле кешесе. Туры сүзле, гадел булганы өчен аны бөтенесе хөрмәт итә.
Полковник карашын кабат Шәүкәткә юнәлтте.
– Өлкән сержант Гарифул... гафу, Шәүкәт дускай, сине нәрсә, пычракта аунаттылармы әллә? Киемеңә карарлык түгел.
Шәүкәт, оялчан кызлар шикелле, карашын аска юнәлтте. Күптәннән очрашмаган якын дусты белән нәкъ менә шушындый хәлдә, мәгънәсез шартларда очрашуына чыннан да ояла иде.
– Әйе, аунаттылар, иптәш полковник. Киемнәремне генә түгел, җанымны да пычраттылар бүген. Тотык итеп ябылуда да тоттылар, кулларыма богау да салдылар... Менә күреп торасыз...
Инде менә ничә сәгатькә беренче тапкыр, үз хәленә кереп, үзен аңларга тырышучы кеше барлыгын белүдән Шәүкәтнең күңеле нечкәрде, Ул хәтта, борыны җеби башлаганын тоеп, иңбашына ышкып борынын сөртмәкче булды.
Киеренкелекне йомшартырга теләп һәм Шәүкәтнең хәлен аңлап, аны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, полковник участковыйга борылды.
– Мәхбүснең богауларын ычкындырыгыз, – диде, аннан соң барысына да мөрәҗәгать итеп: – Әйдәгез, барыбыз да Хәбир Мәрданович кабинетына керик әле, – дип, бүлмә хуҗасының рөхсәтен дә сорап тормыйча, алдан кабинет ишегенә атлады...
Баш табиб – үз креслосына, башкалар өстәл тирәли аңа каршы утырышкач, полковник Фәнис Сираҗиев сүз башлады:
– Шәүкәт, әйдә, нәрсә булганын аңлатыбрак сөйлә әле, – диде ул фуражкасын салып өстәл өстенә куйгач.
Шәүкәт нәрсәдән башларга белмичә аптырабрак торды. Бу халәтен аңларга була. Кем белән генә очрашмасын, әле шушы вакытка кадәр берсе дә аннан нәрсә булганын да сорап тормады, аның белән исәпләшмәделәр дә. Ә менә Сираҗиев иң беренче чиратта нәрсә булганы белән кызыксына.
Кичә кичтән район үзәгенә чыгып китүен, анда дустын очратып, кайтканда юл уңаеннан аны Наратлы авылына илтеп куюын, аннан турыдан гына авылга кайтырга чыгуын, көчле яңгырга эләгеп, машинасының батып калуын, ә үзенең трактор эзләп Ташлыкүлгә килүен һәм авылда башыннан үткән хәлләрне түкми-чәчми җентекләп сөйләп бирде Шәүкәт. Чирек сәгатьтән артыкка сузылган «монолог»ны кабинеттагылар барысы да ахыргача бүлдермичә, сораулар бирмичә игътибар белән тыңладылар. Шәүкәт: «Менә шундый хәлләр үтте минем баштан. Калганын үзегез күреп торасыз», – дип, сүзен тәмамланганны белдергәч, Сираҗиев: «Йә, нинди фикерләрегез бар?» – дигәндәй, як-ягына карады. Ләкин берсе дә ләм-мим эндәшмәде. Һәрберсенең полковникның үзеннән төпле сүз ишетергә теләгәннәре әллә каян күренеп тора. Шуны аңлап булса кирәк, Сираҗиев баш табиб ягына борылып:
– Хәбир Мәрданович, Ташлыкүл авыл җирлеге башлыгы э-э-э... Хәтмуллинның телефон номерын җыегыз әле. Гарифуллин Шәүкәт турында аның авызыннан ишетәсем килә. Зинһар өчен, телефонны көчәйтелгән тавышка куегыз, – диде.
Табиб каршы килмәде, телефон трубкасын күтәреп, номер җыйды да телефонны көчәйтелгән тавышка куйды. Озак көттермәде Хәтмуллин, трубканы алды.
– Алё, Хәбибулла Зәкиеч, исәнмесез, тагын бер мәртәбә!
– Ә-ә, Хәбир Мәрданович, синме? Шалтыратуыңа бик шатмын. Әле менә үзем элемтәгә чыгарга уйлап тора идем. Аңлавымча, участковый теге бәндәне китереп тапшырган булырга тиеш. Ничек, бар да тәртиптәме?..
– Әйе, китерде. Тәртиптә. Әле яңа гына богауларыннан ычкындырдык. Сез аны богаулап ук китермәсәгез дә булгандыр да...
– Син нәрсә, Хәбир Мәрданович, аның нинди агрессив икәнен белмисеңдер әле. Хәзер үк богауларын кире кидертегез, юкса...
– Ул хәзер каршымда утыра. Тып-тыныч, юаш, сорауларга адекватно яхшылап җавап бирә.
– Ышанма аңа. Бу тышкы ясалмалылык кына. Ышанычка керү өчен, юри кылана. Син аның минем якадан алганын, тоткарлаганда күршем Җәвиткә кизәнеп сукканын, участковый белән әүмәкләшкәнен күрсәң иде...
Хәтмуллин әлеге сүзләрне әйткәндә, аның күрәләтә торып алдашуыннан гаҗиз булып тыңлап торган Шәүкәт, сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарып, «ялган сөйли» дип, башын селкеде.
Форсаттан файдаланып, полковник сораулы карашын участковыйга юнәлтте:
– Сез чыннан да әүмәкләштегезмени?
Кирамов бу сорауга әзер түгел иде. Ул ни дияргә белмичә ык-мык итте. Хәтмуллинны белә лә: ул әйткәннәрне «әйе» дип раслап тормасаң, тәртәгә тибә торган гадәте бар. Ләкин, хәрби кеше буларак, званиесе үзеннән югарырак кешегә алдалап тору шулай ук бернинди кысага да сыймый. Һәм ул ике начарның берсен сайлап, кистереп: «Юк», – диде.
Полковник, баш табибтан телефон трубкасын үзенә бирүен сорап ишарә ясады.
– Алё, иптәш Хәтмуллин, исәнмесез?!
– Әлү! Кем әле бу? Мин баш врач белән сөйләшә идем... Хәбир Мәрданович, сезнең анда телефоннар параллельме әллә? Бер хезмәткәрегез линиягә керде?..
– Гафу, мин диспансер хезмәткәре түгел...
– Кем соң син?
– Сез мин әйткәннәрне тыңлап бетерегез әле. Табиб белән булган әңгәмәгезгә карата берничә соравым бар иде.
– Ни өчен мин синең белән сөйләшеп торырга тиеш?! Ә-ә, син шунда дәваланучы берәр җүләрдер әле? Рөхсәтсез линиягә тоташкансыңдыр да...
– Сез, Хәтмуллин, чамалап анда!.. Кем белән сөйләшкәнегезне беләсезме?!
– Чамалыйм. Наполеондыр, Суворовтыр, Кутузовтыр – иң танылган кешеләр шул сары йортка кереп тулганнар бугай. Әле күптән түгел берегез үзен Сталин дип атаганын да ишеттем хәтта.
Аның бу сүзләреннән полковник Сираҗиевның йөзе бурлаттай кызарынып-бүртенеп чыкты. Ул ярсып китүдән үзен чак кына тыеп тора иде. Кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаена бәреп чыккан тирен сөрткәч, ул, мөмкин кадәр тынычлык сакларга тырышып:
– Хәтмуллин, сезнең белән эләмтәдә Наполеон түгел, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары полковник Фәнис Сираҗиев, – диде.
Ул сүзләрен әйтеп бетерүгә, Хәтмуллинның тыела алмыйча кычкырып көлгәне ишетелде.
– Менә... менә... Шундыйрак берәрседер, дип... уйлаган идем, – диде ул шаркылдау аралаш өзек-өзек сүзләр белән.
Әлеге «кәмит»не карап түземлеге төкәнгән Нәгыймовның да сабыр канаты сынды булса кирәк, урыныннан калкына төште дә, өстәл аша Сираҗиев ягына муенын сузып, телефон трубкасына мөмкин кадәр якынрак килеп:
– Хәбибулла Зәкиеч, сез чыннан да полковник Сираҗиев белән сөйләшәсез, – дип кычкырды.
Хәтмуллин берара аптырабрак калды булса кирәк, эндәшмичә торды. Аннан, көттереп кенә:
– Ягъни?.. Мин, чыннан да, министр урынбасары белән сөйләшәм булып чыгамыни? – диде.
Хәзер аның тавышы бөтенләй юашланып калган иде. Алдан әйткән сүзләренә бераз үкенү дә сизелә.
– Иптәш Хәтмуллин, бер соравыма җавап бирегез. Сез, Шәүкәтне участковый белән әүмәкләште, дисез. Ә менә участковыегыз хәзер минем каршымда утыра һәм, андый нәрсә булмады, дип раслый. Моны ничек аңларга?.. Кайсыгыз алдалый?..
Хәтмуллин Сираҗиевның «министр урынбасары» дигән сүзләреннән һаман айнып җитмәгән иде булса кирәк.
– Гафу, гафу... Мин сезнең министр икәнегезне... гафу... урынбасар икәнегезне белмәдем, иптәш Сираҗиев... иптәш полковник. Хәбир Мәрданович башта ук аңлатып әйтмәде бит, – дип авыз эченнән ботка пешерде ул.
– Хәтмуллин, янгын узгач насос эзләгәндәй, акланып торырга кирәк түгел монда. Кем белән һәм ни өчен шундый тонда сөйләшкәнегезне соңыннан ачыкларбыз. Ә хәзер мәсьәләгә якынрак килик. Куелган соравыма җавап бирегез.
– Соң... ни инде... әүмәкләштеләр дип... Шәүкәт дигән ул бәндә участковый Зәбиргә ташланырга җыенган иде, участковый аңа богау кидертеп куйды.
Сираҗиев карашын кабат участковыйга юнәлтте:
– Бу сүзләр дөресме?
Кирамов иңнәрен сикерткәләде. Авызын учы белән каплап, йөткереп алды.
– Ташланырга җыенды дип... Юк ла инде... Мин богау кидертә башлагач, тыпырчынды, карышып маташты... Шул гына... Аның кулларына богау кидертергә авыл башлыгы Хәтмуллин үзе кушты...
Полковник кабат трубканы авызына якын китерде.
– Участковый, ташланырга җыенды, дими бит. Богау кидертә башлагач, карышты, ди. Нәрсә, тиктомалдан богау кидертә башласалар, син карышмас идеңме?..
Хәтмуллин эндәшмәде. Башкалар да авызларына су каптылар. Авыр тынлык упнашты. Бары бераздан соң гына тынлыкны Шәүкәт бозды:
– Авыл башлыгының «якадан алды» дигәне дә ялган... Алырсың, янәшәсендә Цезарь торганда!..
Сираҗиевның кашлары маңгаена сикерде. Сораулы карашы белән Шәүкәткә текәлде.
– Анысы кем тагын?
– Цезарь – Хәтмуллинның бозау кадәр котсыз эте ул, – диде Шәүкәт, куллары белән беләзегендәге богаудан калган эзләрне сыпыргалап.
– Сине этеннән талатырга җыенмагандыр бит?
– Ул эт тешләрен ыржайтып ырылдап куйса, таламаса да куркыныч...
Телефонда кабат Хәтмуллинның тавышы ишетелде:
– Алдаша! Цезарь – бик акыллы, тыныч хайван.
– Акыллыдыр анысы, сүзем юк: хуҗасына тавышны күтәреп сүз әйтсәң дә ырылдарга гына тора. Ә якасыннан ала башласаң, белмим, нәрсә булыр? – дип, үз сүзен әйтеп калырга ашыкты Шәүкәт.
Сираҗиев бармакларын өстәл өстендә биеткәләп алды, бер ноктага төбәлеп, уйланып торды. Шуннан соң, ниндидер анык карарга килгәндәй, телефон трубкасына:
– Менә нәрсә, иптәш Хәтмуллин: мин сезнең Ташлыкүлгә барып чыгарга җыенып торам бит әле. Шунда килгәч, барысын да сөйләшербез.
Элемтәнең теге ягындагы кеше аның бу сүзләреннән аптырабрак калды кебек.
– Барып чыгарга җыенасыз?.. Кирәкмәс, иптәш Сираҗиев... Олы башыгызны кече итеп килеп йөрмәсәгез дә ярый... Мин сезгә ышандырып әйтәм: монда бернинди криминал да юк. Шәүкәт дигән ул адәм раслаганча, кеше дә үтермәгәннәр...
– Юк, мин аның өчен генә түгел, болай да барып чыгарга җыенган идем. Авылны күрергә, андагы кешеләр белән сөйләшергә... Менә сәбәп тә чыкты...
– Нәрсәсен күрәсе инде аның?! Авыл – авыл инде ул, кешеләре дә гади кешеләр... Кайчан килергә җыенасыз соң?
Сираҗиев тагын бераз уйланып торды да:
– Ә нәрсәгә сузарга?! Җәйге көн озын. Бүген барып чыксам да әллә нәрсәләр майтарырга була әле... Көтегез, берәр сәгатьтән анда булырбыз. Очрашканчы, хушыгыз! – дип, кискен хәрәкәтләр белән телефон трубкасын урынына куйды да, өстәл артында утыручыларга мөрәҗәгать итеп: – Ягез, таралышыйк алайса. Шәүкәт, без синең белән, әйдә, берәр кафегамы кереп, тамак ялгап чыгыйк. Иртәдән бирле авызыма бер тәгам ризык капканым юк. Сине дә бирегә мул сый-хөрмәтле мәҗлестән алып килмәделәр. Ә сез, иптәш лейтенант, авылыгызга кайта торыгыз. Берәр сәгатьтән биредәге эчке эшләр идарәсе вәкилләре, мин һәм Шәүкәт килеп чыгарбыз.
Шәүкәтнең шунда гына инде кичә төш вакытыннан бирле авызына бер валчык ипи дә капмаганы һәм хәзер үтереп тамагы ачканы исенә төште. Ул кичәге вакыйгалар шаукымыннан тамак турында бөтенләй онытып җибәргән иде. Сираҗиев әйткән сүзләрдән ашкайнату системасы үзенең бурычларын «исенә төшерде» булса кирәк, эче яман гына чурлый башлады.
Полковник Сираҗиевның әйтәсе сүзе калган икән әле, инде чыгарга дип ишеккә юнәлгән участковыйны кабат туктатты:
– Лейтенант, вакыйга булган урынны сез үзегез барып карадыгызмы соң?
Участковый ык-мык итте.
– Үзем барып карамадым. Хәбибулла Зәкиечнең күршесе Әхкам барып килгән анда. Бернәрсә дә күрмәгән, – дип сөйләнде ул аклангандай.
– Кызык, сез – хокук сакчысы, иң беренче чиратта анда барып, үз күзегез белән күрергә, ышанырга тиеш идегез. Ә сез фәлән кеше әйтте дигән сүзләр белән канәгать булгансыз. Өстәвенә, бернәрсә тикшермәгән килеш, кулына богау салып, уйлавымча, бер гаепсез кешене монда алып килгәнсез. Йә, дәлилләп бир, аның нинди гаебе бар соң? Сөйләвенә караганда, ул монда бары тик шаһит кына...
– Хәбибулла Зәкиеч илтеп тапшырырга кушты. Кулларына богаулар кидерт, юкса бик агрессив, диде...
Сираҗиев үзалдына елмаеп уйды.
– Гаҗәп. Һаман бер сүз: Хәбибулла Зәкиеч тә Хәбибулла Зәкиеч... Нәрсә, сезнең анда Зәкиеч рөхсәтеннән башка тышка да чыкмыйлармы әллә?
Участковый берни дә дәшмәде, башын түбән иде. Сираҗиев, аңа шелтәле караш ташлап, кулын селтәде дә:
– Лейтенант, бар кайтыгыз! Ә, онытканмын, тагын бер үтенеч: авылыгызга кайткач, менә бу кешенең машинасын баткан җиреннән тарттырып чыгару хәстәрен дә эзләгез әле, зинһар өчен...
Участковый Кирамов чыгып киткәч, Сираҗиев баш табибка борылды.
– Хәбир Мәрданович, минем сорауларымның кайберләренә ачыклык керткәнегез өчен тагын бер мәртәбә рәхмәт сезгә. Тик минем әле сезгә соңгы килүем түгел бугай, дип уйлап куйдым. Монда хәлләр шундыйрак төс алырга тора. Ә хәзергә хушыгыз! Әйдә, киттек, Шәүкәт.
Полковник ышанычлы адымнар белән ишеккә таба атлады. Шәүкәт аңа иярде.
* * *
Сираҗиев машина кую урынында ялык-йолык итеп торган «Lexus» янына килеп, пульт төймәсенә басты. Инде машинага кереп утырырга җыенганда беразга гына туктады да Шәүкәтне кабат баштанаяк карап чыкты. Әллә машинасының утыргычын пычратмагае дип курыкты, әллә инде чынлап Шәүкәтне кайгыртып:
– Ичмасам, бу тышкы киемеңне салып, кулыңа тотасыңмы, дускай. Бигрәк пычрак, кеше күзенә күренерлек түгел. Хәзер көн җылытты, күлмәкчән йөрсәң дә була, – диде.
Чыннан да, таушалып, пычранып беткән кием белән шушындый «бравый» офицер янәшәсеннән, өстәвенә, шушы затлы машинада бару мәслихәт эш түгел анысы. Шәүкәт «ветровка»сын салып, каккалагандай итте дә беләгенә элде.
– Ә хәзер, әйдә, берәр ашханә шикеллерәк урын эзлик. Икәдән-икәү сөйләшеп алырга да уңайлы булыр... Әнә тегендә маңгаена зур итеп «Кафе» дип язылган бер бина күренә. Шунда барыйк...
Әле иртәнге як булганга, кафеда тыныч, беркем дә юк. Икәүдән-икәү генә сөйләшергә моннан да уңайлы урын булмаячак. Официантка заказ биргәч, азрак сөйләшеп алырга, хәл-әхвәлләр сораштырырга да вакыт калды.
– Да-а, син, дускай, бик четерекле хәлгә тарыгансың. Монда, әгәр әйткәннәрең хак булса, криминал ярылып ята. Эшне тикшереп, җинаятьне ачканчы, сиңа, шаһит буларак, район белән авылыгыз арасын шактый таптап, аяк киеме туздырырга туры киләчәк, – дип, Сираҗиев сүз башлады.
– Анысына гына түзәрбез. Тик менә ничә еллар күрешмичә торган дустым белән шушындый шартларда очрашу гына бик уңайсыз.
Шәүкәт, шушы хәлләргә үзен генә гаепле тойгандай, карашын аска юнәлтте.
– Ярар, анысы өчен борчылма. Миңа бу дөньяда күпне күрергә туры килде. Моннан аянычрак хәлләргә дә тап булганым бар... Әй, бу кеше язмышлары!.. Үзең кайларда соң хәзер? Нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Кайда дип... Мин һаман да шул туган авылымда инде. Баштарак, совет заманында, колхозда механик булып эшләдем. Хәзер менә фермерлык белән шөгыльләнәм... Әй, җирдә казынабыз инде шунда... Мин – авыл малае бит... Әби-бабайлар, әти-әниләр дә игенче булганнар...
– Әйе, хәтерлим әле, техникумда укыганда ук авыл хуҗалыгы техникасын, игенче эшен бик ярата идең...
– Минем әти дә гомере буе механизатор булып эшләде бит. Мин дә, кем әйтмешли, бишектән төшүгә, техника арасында кайнаша башладым. Баштарак әти тракторын ремонтлаганда ачкычлар биреп тора идем. Аннан соң әкренләп үзем дә шөрепләр бора башладым. Шулай итеп, «техника җене» кагылды...
Шәүкәт, нәрсәсен сөйләп торырга инде аның дигәндәй, кулын селтәп куйды да тынып калды. Көттереп кенә Фәниснең үзенә сорау арты сорау яудыра башлады:
– Һаман минем турыда сөйләшәбез. Ә син Фәнис э-э-э... гафу, әтиеңнең исеме ничек әле, онытканмын...
– Монда инде отчестволар белән сөйләшеп тормасак та була. Ни әйтсәң дә, сабакташлар бит без. Ә менә кешеләр арасында, рәсми шартларда, уңайсыз хәлләрдә калмас өчен, «Рәмисевич» дип, әтинең исемен кушып сөйләшсәң ярый, – диде, Фәнис дустанә елмаеп.
– Безнең якларга ничек килеп чыгарга уйладың соң, Фәнис дускай? Кунакка дисәм, формаңа караганда, рәсми визит белән килгәнсең, дип әйтимме?
Фәнис елмайды. Тик аның бу халәте озакка бармады, бик тиз җитди төс алды. Ул бик озаклап бер ноктага төбәлеп утырды. Фикерен туплый иде булса кирәк. Бары тик шуннан соң гына Шәүкәткә карап, әңгәмә башлады.
– Барысын да җентекләп сөйләү мөмкин түгел. Күреп торасың, вакыт бик тар. Мин иң кирәклеләрен генә әйтәм... Әйе, мин сезнең як кешесе түгел. Хәтта синең дә бу яктан икәнеңне белми идем. Гомумән, монда килеп чыгармын, дип уйлап та караганым булмады. Дөресен әйтергә кирәк, мин бирегә бернинди эш визиты белән дә килмәдем. Формадан булуымның сәбәбе бик гади: кайвакыт гражданский киемгә караганда, бу форма кешегә ышандырырлык тәэсир ясый. Сөйләшкәндә кайберәүләр үзләрен шунда ук өскә куймасыннар өчен, формадан булу ярап куя... Әнә бит Хәтмуллин дигән теге адәм дә, дәрәҗәне ишеткәч, койрыгын кыса башлады...
Фәнис Сираҗиев урыныннан торды, тәрәзә янына килеп, урамга күз салды. Ул бу халәттә кораб борынына басып чиксез океан киңлегенә төбәлгән капитанны хәтерләтә иде. Бераз тирә-юньне күзәткәч, урынына килеп утырды.
– Мин, армиядән кайткач, документларымны техникумнан алып, хәрби училищега бирдем бит. Кызганыч, документларымны алырга кергәндә сине очрата алмадым. Шулай күрешмичә генә китеп барырга туры килде, дускай, анысы өчен гафу ит...
– Әйе, ул чакта мин армиядә идем әле. Очрашу насыйп булмады шул.
– Училищены тәмамлагач, ярты еллап Казахстанда хезмәт иттем. Аннан соң – Әфганстан. Анда башлар нәрсә генә күрмәде... Сөйләп тормыйм... Сүз сөрешем үземнең баштан узганнарны сөйләү түгел лә, алары башка вакытта. Гел очрашмый тормабыз әле... Мине сезнең якларга менә бу хат китерде...
Фәнис күкрәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән, ике ягы да тутырып язылган өч бит кәгазь чыгарды да өстәл өстенә куйды. Шәүкәт аны кулларына алып җәйде, укый башлады. Хат авторының язу рәвеше бик үк яхшылардан түгел икән – авыр укыла. Аның азапланып укырга тырышуын күреп, Фәнис ярдәмгә ашыкты.
– Хатны ниндидер Рифат Сөләйманов дигән кеше язган, – дип башлады сүзен Фәнис. Сүзнең озакка сузылачагын шунда ук чамалады Шәүкәт. – Шушы сезнең районнан үзе. Мин аны белмим. Очрашканыбыз булмагандыр. Ул мине белә икән. Биографиямне каяндыр ишеткәнме, укыганмы... Ул да Әфганстан мәхшәрләрен үткән, бичара. Бәлки, шуңадыр, минем югары урында эшләвемне, дәрәҗәм зур икәнне исәпкә алып булса кирәк, миннән ярдәм сораган.
Кыскасы, ул ниндидер четерекле хәлгә тарыган. Җирле хакимият органнары белән низагка кергән. Алар өстеннән компромат тапкан. Аның чигенмәсен аңлаган җирле түрәләр һәм аларның иярченнәре ярдәме белән аны психушкага тыкканнар. Хатта расланганча, ул сау-сәламәт хәлдә психушкада ята, һәм аннан котылу мөмкинлеге дә юк икән. Менә шул хәлдә ул ярдәм итүемне сораган...
Фәнис нигәдер дулкынланды, тотлыга башлады. Кабат урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Еракка караган көе, сүзен дәвам итте:
– Аның ышанычлы дәлилләр китереп, чын күңелдән язуына караганда, монда, чыннан да, түрәләрнең эш урыннарыннан явызларча файдалану очраклары юкмы икән, дигән сорау туа. Укысаң, үзең дә ышанырсың. Аңа ярдәм итү-итмәү – минем намус эшем, билгеле. Тик мин мондый чакларда битараф калырга гадәтләнмәгәнмен. Хатта – соңгы чиккә җитеп терәлгән кешенең җан авазы. Урынга барып, шәхсән үзем хәлне тикшереп, ярдәм итәргә карар кылдым... Ләкин тиз генә барып булмады. Һәм менә бүген мин монда. Ләкин соңгарак калганмын булып чыкты. Рифат Сөләйманов... китеп барган. Әле менә бүген, яңарак кына ишеттем бу хәбәрне. Диспансерның баш табибы Нәгыймов әйтүенчә, моннан бер айлар чамасы элек, үз-үзенә кул салган...
Шәүкәт Фәниснең бөтен гәүдәсе белән калтыранып куюын күрде. Уң кулын күтәреп битен сыпырдымы, әллә инде күзендәге яшен сөрттеме – анысын Шәүкәт аңламады. Һәрхәлдә, ул хәрбиләрне артык сентименталь дип уйламый. Шуны расларга теләгәндәй, Фәнис Шәүкәт ягына борылды. Аның кыяфәтендә бернинди йомшаклык галәмәте сизелмәде. Киресенчә, үтә җитдилек һәм хәтта бераз кырыслык та бар иде.
– Рифатның йөрәге кимсетүләрне, мәсхәрәне күтәрә алмаган булырга тиеш, дип уйлыйм. Горур кеше, башка чарасы калмагач, бу кырыс дөньядан китәргә карар кылган булырга тиеш. Үкенечлесе шул: вакытында ярдәм итәргә өлгерә алмадым. – Фәниснең тавышы, чыннан да, калтыранып куйды. Ләкин ул үзен тиз кулга алды. – Һәм, иң кызыгы, беләсеңме нәрсә: ул нәкъ менә шул Ташлыкүл авылыннан...
Шәүкәтнең гаҗәпләнүдән күзләре зур булып ачылды.
– Сез... син минем белән бүген булган хәлләрдә аның бәйләнеше бар дип уйлыйсыңмы әллә?
– Турыдан-туры кагылышы бардыр дип уйламыйм. Ләкин синең белән булган вакыйгаларда да андагы түрәләрнең башбаштаклыклары юкмы икән дигән шик туды. Авыл түрәсенең психушка баш табибы белән нинди дустанә мөнәсәбәттә сөйләшкәнен ишетеп тордың бит. Үзләренә ошамаган кешеләрне монда тыгалар да, бетте-китте вәссәлам...
– Димәк... Мине дә психушкага тыгып?..
– Юк, алай расларга җыенмыйм. Барысын да ныклап тикшерергә кирәк. Монда ашыгып нәтиҗә ясау урынсыз. Минем һөнәри бурычым – гаделлекне ачыклау... Ә шик әле ул... – Фәнис беркавымга туктап калды. Шактый торгач кына: – Шик кенә, – дип башлаган сүзен төгәлләде.
– Хәер, ни өчен мине, нәрсәгәдер үч итеп, психушкага тыгарга җыенсыннар соң?! Мин бит ул авылныкы да түгел, әлегә кадәр андагы беркемне дә белми идем. Хәтмуллин дигән ул адәмне дә беренче мәртәбә кичә генә күрдем. Тик менә ни өчен, бернәрсә дә тикшермичә, тота-каба, кулга богаулар кидертеп, монда китергәннәрен аңлый алмыйм.
– Димәк, аларга ошамас нәрсәдер эшләгәнсең? Бәлки, чыннан да, каршылык күрсәтеп маташкансың?
– Син нәрсә, Фәнис, мин сине алдаламыйм инде...
Официант ашамлыклар китерде. Сөйләшмичә генә ашадылар...
Кафедан чыккач, машинага утырып, эчке эшләр идарәсенә киттеләр. Фәнис иртән анда кереп чыккан булган инде. Хокук саклау органнарында, бер министрлык карамагында эшләгәч, район эчке эшләр идарәсенең җитәкчесен дә ул инде әллә кайчаннан белә икән.
Идарә янына килеп туктагач, Сираҗиев: «Мине шушында көтәрсең», – дип, Шәүкәтне машинасында калдырды да үзе эчкә кереп китте. Шәүкәт аны ярты сәгатьтән артык көтеп утырды. Тик бер дә авырыксынмады. Ташлыкүлдә җыештыру инвентаре саклана торган тар гына, дөм караңгы бүлмәдә, тимер чиләк өстендә утырып чыккан кеше өчен мондый затлы машинаның йомшак утыргычында утыру рәхәт кенә иде. Кафега кереп ашап чыккач, аны йокы алды һәм Шәүкәт бераз черем итеп алырга да өлгерде.
Ул инде Ташлыкүлгә дә шушы машинада барырбыз, дип уйлый башлаган иде. Тик бик тиздән аңа йомшак урынны үзгәртергә туры килде. Фәнис идарәдән форма кигән ике полицейскийны һәм гаражданский киемле тагын ике кешене ияртеп чыкты. Ул машинасы янына килеп, ишекне ачты да: «Дускай, әйдә, УАЗ машинасына күчеп утыр. Ташлыкүлгә безнең белән ике полицийскийдан, тикшерүчедән һәм эксперттан торган оператив төркем дә бара», – диде.
Юлга кузгалдылар. Рульдә утырган полицейский кәмәленә китерде: шәһәрне чыкканчы сиренасын кычкыртып, очраган машиналарны пыран-заран китереп, юл кырыена кысрыклап барды. Бу югарыдан килгән зур түрә каршында мактану кебегрәк тә булгандыр инде, янәсе, гадәттән тыш хәлләрдә вакыйга урынына әнә шулай тиз барып җитәләр. Шәһәрне чыккач, сиренасын туктатса да, машина тизлеген киметмәде. Бары тик асфальт бетеп, грунт юлга кергәч кенә, тизлек акрынайды...
Тикшерүче үзен Нәҗипов Зөлфәт дип таныштырды. Юлда барганда, Сираҗиев кушуы буенча, Шәүкәт машинадагыларга узган төндә Ташлыкүлдә үз башыннан үткән вакыйга турында сөйләп бирде. Нәҗипов, аны тыңлап бетергәч:
– Ташлыкүлне беләм. Анда күп мәртәбә булырга туры килде. Моннан унбиш еллап элек кеше үтергәннәр иде инде анда... Җинаятьне тикшерүне миңа тапшырганнар иде, – дип сөйләнде.
– Ә Хәтмуллин, Ташлыкүлдә үтереш булганы юк һәм мин авыл башлыгы чакта булмас, дип ышандырып маташты, – диде, аның сүзләренә гаҗәпләнгән Шәүкәт.
– Ул Хәтмуллинны да бик яхшы беләм. Теле белән тегермән тартырга аңа куш. Теге чакта да бик шома гына котылды ул...
Нәҗипов, боларны нәрсәгә искә төшереп торам әле дигәндәй, кулын селтәп, сөйләүдән туктады, тәрәзәгә борылып, болын-кырларны карап бара башлады...
* * *
УАЗ машинасы Ташлыкүл авыл җирлеге советы бинасы янына килеп туктауга, көтеп кенә торгандай, идарә йортыннан Хәтмуллин һәм участковый Кирамов килеп чыктылар. Әлбәттә, көткәннәрдер, тәрәзәдән күренүгә йөгереп тә чыкканнар.
Авыл җирлеге башлыгы белән участковый, идарә йортыннан тагын бер-ике кеше, тикшерүче Нәҗипов, эксперт, ике полицейский, Фәнис Сирҗиев һәм Шәүкәт – гадәттән тыш хәлне тикшерү буенча тиз арада оешкан комиссия әгъзалары – дәррәү кузгалып, түбән очка, әлеге дә баягы ташландык йортка юнәлделәр. Хәтмуллин, хуҗа буларак, алдан атлады. Вакыт-вакыт ул борылып, үз артыннан килүче Фәнискә сүз каткалады. Аның: «Юкка мәшәкатьләнеп йөрисез... Анда бернәрсә дә юк... Чип-чиста... Сез районнан шалтыраткач, шәхсән үзем барып карадым...» – дигән сүзләрен бераз арткарак калып
атлаучы Шәүкәт аермачык ишетте.
Хәтмуллинның аклангандай сөйләнүенә Фәниснең артык исе китмәде, «Баргач күрербез», – дип, ике генә сүз әйтте дә атлавын дәвам итте. Телефоннан Хәтмуллин белән беренче мәртәбә сөйләшкәндә аның нык кына кәефе төшкән, һәм ул шул сөйләшүне һаман оныта алмый иде булса кирәк. Шуңа күрә аның белән очрашкач та тиз генә ачылып китә алмады. Йөзенә сынаулы гына карап, үзенең кем дә, аның кем икәнен бик яхшы төшендерергә теләп, кыска-кыска гына күрсәтмәләрен бирде...
Ташландык йортка якынлаша барган саен, Шәүкәтне ниндидер үзенчәлекле дулкынлану хисе били барды: сулышы ешайды, йөрәге ярсып типте. Төркемнән калышмаска тырышып, ашыгып атлаудандыр, бәлки? Алай дисәң, күңел дә алгысынгандай, нәрсәгәдер ашкына кебек. Менә хәзер барып җитәрләр һәм... бу Хәтмуллин дигән адәм актыгының: «Анда бернәрсә дә юк... Чип-чиста...» – дип, ялганлап торуы шунда ук ачылыр кебек. Фәнис Сираҗиев аңа: «Син нәрсә, безне алдалап, авылыгыздагы зур җинаятьне яшереп калырга булдыңмы?» – дияр. Җинаятьне яшереп калырга маташучы үзе дә шул җинаятьтә катнашучыга тиңләштерелә – моны Шәүкәт яхшы белә.
Бәлки, Хәтмуллинны шунда ук кулга да алырлар. Тикшерүче вакыйганы җентекләп өйрәнгәч, акт төзерләр дә, кулларына богау салып, районга алып китәрләр. Әлбәттә, шулай булыр. Районнан бу ике полицейский юкка гына килмәде бит инде. Сираҗиев барысын да алдан уйлаган булырга тиеш.
«Дөпе-дөп, дөпе-дөп...» – Шәүкәт башта аяк атлавы шулай ишетелә, дип уйлаган иде. Юк икән. Бу аның йөрәге шулай тибә. Ә аяклары шул ритмга ярашып атлый. «Дөпе-дөп...» Йорт каршына килеп туктагач та колагына шул тавыш ишетелеп торгандай булгач кына игътибар итте моңа Шәүкәт. Аяклар атламый, ә дөпелдәү тавышы бар. Ул йөрәгенең типкәнен бөтен тәне белән тоя икән, ләбаса.
Хәтмуллин алдан килеп иске йортның капкасын ачса да, үзе беренче булып кермәде, төче генә елмаеп, кулы белән ишарәләп, Фәнисне алдан үткәрде. Ишегалдына кергәч, янә йөгереп алга чыкты, болдыр баскычыннан күтәрелеп, өй ишеген ачты. Тик ныграк йолкыды булса кирәк, тупсасына утырган ишекнең аскы күгәне каерылып ук чыкты. Полковникны бу юлы да алдан кертмәкче иде, тик Фәнис аны, иңбашына җиңелчә генә төртеп, үзеннән алга җибәрде...
Барысы да ярым караңгы өй эченә керделәр. Шәүкәтнең борынына таныш әчкелтем-күксегән ис килеп бәрелде. Төркемдәгеләрнең кайсыдыр, борынын тотып, берничә мәртәбә төчкерде.
Шәүкәт төнлә үзе басып сындырган идән тактасын, караеп торучы чокырны күреп алды. Янәшәдә трельяж авып ята. Тирә-якка эреле-ваклы көзге кисәкләре чәчелгән. Алар хәзер, көн яктысында, аермачык күренә. Шунда Шәүкәткә әллә нәрсә булды. Күз алдына кабат төнлә аны тетрәнергә мәҗбүр иткән күренеш килеп басты. Дөбердәп күк күкрәү, яшен чаткысы һәм шул ук вакытта идән сайгагы сынып, трельяж дөбердәп аву, аның көзгесе ватылып, чәчелгән кисәкләренең чагылышы хасил иткән ут шары – фейерверк. Һәм үзенең әнә шул ут шары эчендә калуы. Әнә шул тетрәндергеч вакыйганы кабат кичергәндәй, Шәүкәт бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды. Аннан, күңелсез уйларыннан арынырга теләп, алда торучыларны аралап, түргә үтте. Кергән шәпкә, Хәтмуллинның нәрсәдер аңлата башлавына колак салып, туктап калган комиссия әгъзаларына: «Әйдәгез, монда ул», – дип, үз артыннан әйдәкләп, туп-туры алгы бүлмә ишегенә атлады. Менә хәзер ишекне ачып җибәрер дә...
Ишекне тартып ачты... Тик көтелмәгән күренештән гаҗәпләнеп, үзе дә бер адым артка чигенеп куйды. Бүлмәдә искитәрлек бернәрсә дә юк иде. Ташландык бүлмә... Почмакларын пәрәвез сарган... Түрдәге бердәнбер тәрәзәнең пыялалары ватылып, идәнгә коелган... Тышкы яктан аркылы-торкылы кадакланган такталар арасыннан мул булып яктылык сирпелә... Идәнне һәм түрдәге агач карават өстен тузан каплаган... Күксегән ис... Барысы да монда инде күптәннән беркем дә булмаганын раслый. Күп еллар монда беркем дә аяк басмаган...
Хәтмуллин, идәнне каплаган мул тузанда аяк эзләрен калдырып, бүлмә ишегеннән хуҗаларча эчкә узды. Фәнис һәм район тикшерүчесе дә аның артыннан иярделәр. Калганнар да, ишектән башларын тыгып, бүлмә эченә күз салдылар.
Бүлмә уртасына кереп баскан Хәтмуллин канәгать елмайды.
– Менә күрдегезме инде. Монда бернәрсә дә юк, – диде ул, кулларын як-якка җәеп. – Баш шөрепләре бушаган ниндидер бер кешенең буш сүзләрнә ышанып, олы башыгызны кече итеп, юкка вакыт үткәреп йөрисез, иптәш полковник.
Шул уңайдан, сүзләренең хаклыгына ышандырырга теләгәндәй, учы белән түрдәге сәке өстен сыпырды һәм, кулын югарырак күтәреп, бармакларына бик мулдан ябышкан тузанны күрсәтте.
Авыр тынлык урнашты. Фәнис, «Юкка вакыт үткәреп йөрисез» дигән тәнкыйть сүзләреннән үртәлеп, әлеге уңайсыз хәлдән чыгарга теләп, ниндидер аклану чарасы эзләгәндәй, башларын як-якка боргалап, тагын бер кат бүлмә эчен караштырды.
Район эчке эшләр идарәсе тикшерүчесе астан гына Шәүкәткә шелтәле караш ташлагандай булды. «Йөрисең шунда, кычытмаган җирне кашып» диюеме?
Шәүкәт бөрешеп калды. Башкаларның игътибарын үзенә тартмас өчен читкәрәк тайпылды. Хәлнең мондый көтелмәгән борылыш аласын уена да кертеп кармаган иде лә ул. Әллә чыннан да, Хәтмуллин әйтмешли... баш шөрепләре бушый башладымы? Югыйсә төнлә мондагы хәлләрне аермачык күрде бит. Тавышлар да нәкъ күрше бүлмәдән ишетелгән кебек иде. Менә хәзер дә ул күренеш, яңа гына булган кебек, аның күз алдына килә...
Фәнис кискен генә борылды да, кулын селтәп, чыгу юлына атлады. Ишеккә өелешкән кешеләр, читкә тайпылып, аңа юл бирделәр. Шәүкәт яныннан узганда, Сираҗиев та аңа шелтәле караш ташлагандай булды. Дустының шөрепләре какшаганына ул да ышана башлады бугай. Ә Хәтмуллин, әнә, күңеле белән тантана итә. Аның канәгать чырае, колагына кадәр җәелгән авызы шатлыгының эченә сыймаганын әллә каян кычкырып тора.
Урамга чыккач, Фәнис, башкалардан читләшебрәк, уңайсызланып торган Шәүкәт янына килеп басты. Ул кабат сынаулы карашы белән дустын баштанаяк күздән кичерде. Чыннан да, моның акылына зәгыйфьлек килмәгән микән, дип шикләнә бугай.
Кайчандыр дус булсалар да, хәзер аңа әллә ничә дистә ел узган бит. Кеше тормышында нәрсәләр генә булып бетмәгәндер? Җиңеләйгән булуы да ихтимал. Фәнис аларын каян белсен?! Юкка гына психушка ишек төбендә очрашмаганнардыр? Әлбәттә, Сираҗиев шуларны уйлыйдыр.
– Дускай, синең сәламәтлекләр ничек? – дип сүз башлады Фәнис. – Хәзерге кебек болганчык, тотрыксыз заманда тоташ психик киеренкелек хәерлегә илтми. Арыганлык үзен сиздерә башлый. Ял кирәк, дускай. Барысы да организмны ял иттермәүдән... Галлюцинациядер, тегесе-монысыдыр ял итмәүдән килә... Сәламәтлек белән шаярырга ярамый...
Шәүкәт, дустын шундый кыен хәлдә калдыруы өчен аклангандай:
– Мин... мин, чыннан да... – дип сөйләнә башлады да сүзләрен исбатларлык дәлил таба алмыйча туктап калды.
Яннарына эчке эшләр тикшерүчесе Зөлфәт килеп басты. Ул, болай гына, сүз бәйләнеше өчен дигәндәй, Шәүкәткә сүз катты:
– Сез төнлә белән күрше бүлмәдән тавышлар да ишетелгән кебек булды, дидегезме әле?
Юлда машинада барганда, вакыйга турында кыскача сөйләгән иде Шәүкәт. Соравын шуннан чыгып бирүе инде.
– Ишетелгән кебек булмады, чыннан да, ап-ачык ишеттем.
Шәүкәт, шушы хәлләрдән соң да, сүзләрен җитдигә санап, аңа сорау биреп торганы өчен, тикшерүчегә эченнән генә рәхмәт укыды, балаларча шатланып та куйды.
– Сөйләшүнең эчтәлеге нәрсә турында иде? – дип сораштыруын дәвам итте тикшерүче.
Шәүкәт сораудан аптырабрак калды. Иңнәрен сикерткәләде.
– Нәрсә турында сөйләшкәннәрен ачык аңламадым. Кайбер сүзләрне генә аермачык ишеттем. Андагы хатын-кызны Җәмилә дип атады...
– Шуннан?..
– Башкасы шул... ара-тирә сүзләр.
– Ә ирнең исемен ишетмәдегезме?
– Әллә «Газиулла», әллә «Һадиулла» дип кычкырды аңа хатын. Исемен аермачык ишетмичә калдым... Төгәл генә әйтә алмыйм... Охшаш исемнәр...
Кайсылары тәмәке тартып, кемнәрдер үзара быдыр-быдыр сөйләшеп, берникадәр басып торгач, Фәнис алгарак чыкты.
– Җәмәгать, күргәнегезчә, бу ташландык йортта бернинди гадәттән тыш хәл дә булмаган. Хәзер инде монда басып торудан мәгънә юк. Таралышыйк...
Аның бу сүзләре Хәтмуллинны канатландырды. Ул үз сүзләренең өстен чыгуына куанып, авыл башлыгы буларак, дилбегәне үз кулына алмакчы булды. Нишләргә белмичә, аптырап бер читтәрәк басып торучы Шәүкәт ягына бармагы белән ишарәләп:
– Ә бу бәндәне кабат райондагы теге учреждениегә илтәбездер бит? Бу юлы кулларына богау салып тормабыз, әнә бит ничек мескен хәлдә басып тора, – дип каударланды ул, фикерен әйтеп калырга ашыккандай.
Ләкин полковник аның сүзләрен хупламады. Бер аңа, бер Шәүкәткә күз төшереп алгач:
– Ә Шәүкәтне... Без аны авылына, өенә җибәрик, җәмәгать. Менә шушы бер тәүлек вакыт эчендә генә дә күпне күрергә, кичерергә туры килгән аңа. Кайтсын, үзен тәртипкә китерсен, ял итсен...
Аннан соң Шәүкәткә якынрак килде дә иңбашына җиңелчә генә кагылды:
– Бар, дускай, кайт, ял ит... Әйе, әйе, ял кирәк... Хәзер участковый синең машинаңны чыгару җаен карар. Озатып җибәрер, – дип, участковый Кирамов ягына ымлады.
Кирамов, аның күрсәтмәләрен генә көткәндәй: «Тыңлыйм, иптәш полковник!» – дип, гәүдәсен төзәйтебрәк басты. Шәүкәтнең үз янына килеп җиткәнен көтеп торды да машинасына таба әйдәкләде. Шәүкәт берәр адым атлагач, басып торучылар ягына борылып:
– Рәхмәт сезгә, Фәнис Рәмисевич! – диде.
– Борчылма! Бар да тәртиптә булыр. Элемтәдә торырбыз... Бар, ял ит!..
Полковникның бу сүзләренә үртәлгән Хәтмуллин, әле соңгы чиктә дә мәсьәләне үз файдасына хәл итәргә тырышты.
– Ничек инде, җыен юк сүзләр сөйләп, тыныч кына яшәп яткан авыл халкын пошаманга салган кешене шулай тиз генә иреккә җибәрмәк кирәк?! Ычкынган кешедән барысын да көтәргә була. Җәмгыять өчен куркыныч элемент ул. Мин бу хәлне болай гына калдырмыйм әле. Мин әле... мин әле югарырак органнарга мөрәҗәгать итәчәкмен, – диде ул, җыелышып торучыларның әле берсенә, әле икенчесенә карап.
Ләкин полковник янында аны беркем дә хупларга базмады.
Фәнис кенә, аның сүзләренә артык исе китмәгәндәй:
– Тагын да югарырак кемгә мөрәҗәгать итмәкче буласыз? Әйдәгез, әйтегез, үзем булышам. Минем танышлар, дус-ишләр шактый ул даирәләрдә, – дип, кистереп үз сүзен әйтте.
Хәтмуллин ык-мык итте, ләкин тешен агартып бүтән бер сүз дә дәшмәде.
– Ә хәзер, әйдәгез, иптәш Хәтмуллин, авыл җирлеге Советына кайтыйк. Минем сезгә шактый гына сорауларым бар. Район тикшерүчесе Зөлфәт Гафиятович та безнең белән. Тик минем сорауларның бу вакыйгага катнашы юк. Һәрхәлдә, катнашы булмастыр, – дип, сүзләренә бүтән аңлатма биреп тә тормыйча, югары очка идарә ягына атлады.
Иске йортны карадылар да, шуның белән эш бетте, дип уйлаган Хәтмуллин, хәлнең мондый көтелмәгән борылыш алуына гаҗәпләнеп, аның артыннан иярде.
* * *
Шәүкәт кайтканда, хатыны Гөлнур ишегалдында йөри иде. Капкадан кереп, елмаеп, кочагын җәеп үзенә таба атлаучы иренә шунда ук ачылып китә алмады ул. Бер тәүлек югалып торган иренә кырын карап, эшен дәвам итте. Хәер, Шәүкәтнең дә елмаюы риядан гына. Рәтләп йокы күрмәгән тәне дә, акылы да ял сорый. Җеп өзәрлек тә хәле юк. Шуңа күрә хатынының салкын мөнәсәбәтен дә күрмәмешкә салышты. Аңлашырбыз, баш ярылып күз чыкмаган, мондый гына хәлләр тормышта була инде, дип уйлады.
Олы капканы ачып ишегелдына керткәч кенә машинасының сазга буялып беткәненә игътибар итте ул. Машинасына ишарәләп:
– Юарга кирәк булыр, – дип, үзалдына сөйләнгәндәй итте.
Машинасының чисталыгын кайгыртудан бигрәк, хатыны белән ике арадагы киеренкелекне йомшарту өчен әйтелде кебек бу сүзләр.
– Нәрсә, әллә машинаңны да миңа юдыртмакчы буласыңмы? Син тәүлек буе бернинди хәбәрсез әллә кайларда килмешәклектә йөрисең, ә мин машинаңны юарга тиеш, шулаймы?..
Әй, хатын-кыз, шушы минутларда иреңнең күңелендә ниләр барын аңласаң иде! Аз гына вакыт эчендә кеше гомере буе да күрмәгән нәрсәләрне күргәнен, кичергәнен белсәң иде!
Хатынының ни өчен шулай чәпчегәнен Шәүкәт бик яхшы аңлый. Көнчелек уты кимерә лә аны. Моннан күп еллар элек, әле яшь чагында, район үзәгендә яшәүче Ирина исемле бер марҗа белән чуалып алган иде Шәүкәт. Әй, кемдә булмаган андый хәлләр?! Яшьлек, мәхәббәт, бер күрүдә гашыйк булып, башны югалту. Шәүкәт үзенең мәхәббәт маҗараларын шулай атаган иде. Хәзер исә яшьлек юләрлеге булган, хаталану, ди. Өстәвенә, ул мавыгулары, яшерен мәхәббәт кенә булмыйча, кеше теленә дә керде. Һәм, иң аянычлысы: хатыны Гөлнурга да килеп ирешкән иде.
Ул чакта гаилә язмышы кыл өстендә генә калды. Рәхмәт хатынына, йөрәгенә никадәр генә авыр булса да, шактый вакыт теле белән Шәүкәтнең канына тоз салса да, соңгы чиккә барып җитмәде. Гаиләне саклап калдылар. Шәүкәт тә бүтән уҗымга йөрмәде. Тәүбә итте. Ул хәлләр инде онытылса да, Гөлнурның күңелендә барыбер юшкыны калды булса кирәк. Шәүкәт район тирәсенә барырга җыенса, күзләренә шикләнеп карый иде. Тагын элекке юлга керергә җыенмыймы, дип шикләнә иде хатыны.
Ә менә кичәге хәлләр?.. Тиз генә районга барып кайтам, дип киткән җирдән куна калуы... хатынының күңелендә посып кына яткан әнә шул «җенне» ныклап уятты. Аның кырын-кырын карап чәпчеп йөрүе дә шуннан гына, әлбәттә. Тик нәкъ менә хәзер, кыска гына вакыт эчендә булып алган вакыйгалар агышыннан Шәүкәтнең башы әйләнгән, гәүдәсенең кыл кыймылдатырлык та хәле калмаган, хәтта басып торган урынында авып, тирән йокыга талыр дәрәҗәгә җиткән иде. Әнә шуңа да ул хатынының хәзерге халәтен күңеленә якын алырлык дәрәҗәдә түгел. Кичекмәстән ял кирәк, ял, ял...
Иртән Шәүкәт кухня ягында хатынының табак-савытларны кирәгеннән артык шалтыратып йөрүеннән күзләрен ачты. Гөлнур махсус шулай тавышланып йөри. Ачуы җанына сыеша алмаганнан гына икәнен белә лә ул. Шәүкәт тагын авыр уйларына бирелде. Алдагы көнне булып узган хәлләр тагын бөтен барлыгын биләп алды.
Узышлый гына, дигән кебек, йокы бүлмәсе ишегеннән башын сузып, караватка күз салган Гөлнур, иренең карашын түшәмгә текәп, уяу ятканын күреп, янә зәһәр сүзләрен чәчте:
– Нәрсә, иркә кияү егете шикелле, арт ягыңа кояш төшкәндә дә түшәк өстендә ауныйсың? Йорт-җирдә эш бетмәгән... Барысын да миңа өймәсәң дә була...
Хатыны, мыгыр-мыгыр килеп, тагын кухняга юнәлде. Шәүкәт урыныннан торып киенә башлады. Хатын белән кичекмәстән аңлашырга кирәк. Юкса тискәре уйлар, җепшек кар шикелле, күңелдә тәгәрәткән саен тагын да күбрәк шикле уйларны үзенә ябыштырып җыя-җыя зурая гына бара. Хатыны аны шунда ук аңлап бетермәсә дә, мөнәсәбәтләр катлауланганчы киеренкелекне йомшартырга кирәк. Хәер, Шәүкәт үзе дә башыннан узган хәлләрне бөтенләе белән аңлап җиткерми әле, кичәдән бирле үзенең башы да аңгы-миңге. Чыннан да, түбәсе китә башладымы соң? Күзенә әллә нәрсәләр күренгән булып чыга түгелме? Ул «бар» дигәнне, башкалар «юк» диделәр. Һәм алар хаклы булып чыкты. Теге Хәтмуллин дигән бәндә аны «соры йорт»ка тикмәгә генә озатмаган була түгелме?..
Иртәнге чәйне сүзсез генә эчтеләр. Шәүкәт гаҗизләнде. Коры утынга кайсы ягыннан гына шырпы сызсаң да, ул гөлт итеп кабынып китәчәк. Гөлнурга нинди сүзләр генә әйтсә дә, аны бу хәлендә чыгырыннан чыгарасы билгеле. Тик менә бу билгесезлек тә бик яман. Ничек тә мөнәсәбәтләрне ачыкларга кирәк. Хәл ителү мөмкин булмаган нәрсә юк, диләр. Ләкин ничек хәл ителә бит?! Шәүкәт тәвәккәлләп сүз башлады:
– Гөлнур, нигә инде шулай сөмсереңне коеп йөрисең?..
– Синеңчә мин нишләргә тиеш? Бернинди хәбәрсез тәүлек буе югалып торган ирнең муенына сарылыргамы?..
– Хәбәрсез түгел... Шалтыраттым бит... Яңгырга калдым, машинам батты, дидем...
– Эшең бетүгә өйгә туры кайтмыйча, теләсә кая, уңга-сулга кереп йөри башласаң, шулай була инде...
Хатыны, кулындагы чәй калагын алдындагы тәлинкәгә томырды да, урыныннан торып, кухнядан чыгып ук китте. Сүзләр сүзгә бәйләнмәде. Аңлашу барып чыкмады. Кичәге күңелсез хәлләр, инде менә бүген хатыны белән аңлаша алмау... Уңышсызлык бер килсә, үзе артыннан икенчесен ияртеп килә икән лә ул.
* * *
Бер-берсенә игезәкләр кебек охшаган әнә шундый көннәрнең берсендә, Шәүкәтнең телефоны шалтырады. Таныш түгел номер. Гадәттә Шәүкәт андыйларга җавап биреп тормый. Монысында да, бераз шалтыратыр да туктар, дип көткән иде, ләкин элемтәгә керергә теләүче бик үҗәт булып чыкты. Югыйсә кеше телефонын алмый икән, йә аның бик мәшәкатьле вакыты, йә сөйләшергә теләми торган чагы. Шуны да аңламас бәндәләр булыр икән!
Көтеп-көтеп тә, телефон черелдәүдән туктамагач, Шәүкәт элемтәгә тоташырга мәҗбүр булды.
– Алё!
– Шәүкәт Гарифуллинмы?
– Әйе, тыңлыйм.
– Исәнмесез, Шәүкәт абый. Сезне район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Нәҗипов Зөлфәт борчый иде әле...
Ә-ә, менә нәрсә икән?! Эчке эшләр идарәсеннән, ди... Андагылар, чыннан да, үҗәт булучан шул. Андыйлар белән бер бәйләнешсәң, төбенә төшмичә туктамыйлар. Нәрсәгә шалтырата икән инде? Югыйсә теге көнне Ташлыкүл авылында барысы да ачыкланды кебек. Криминалга охшаган бернәрсә дә тапмадылар. Хәтмуллинның сүзләре дөрескә чыкты. Ул тантана итте. Ә Шәүкәт ялгышуын таныды. Юк, ялгышкан гына түгел, саташкан... түбәсе киткән... Соңыннан, ташландык йортны карап чыккач һәм бернинди шикләнерлек әйбер дә тапмагач, Сираҗиев Фәнис җыеп алып килгән төркемдәгеләр барысы да аңа астан гына сәер караштыргалаганнар иде. Хәтта Фәнис үзе дә, «түбәсе киткән бугай» дигән сыман, жәлләгән кебек аңа карап-карап алды. Ул чакта бу Зөлфәт атлы тикшерүченең берничә дежур сорау биреп маташуын да, болай, сүз юктан сүз булсынга гына юрады Шәүкәт. Ә хәзер менә шул тикшеүче шалтырата. Телефон номерын Сираҗиевтан алган булырга тиеш. Һәрхәлдә, Шәүкәт аңа номерын биргәнен хәтерләми.
– Әйе, игътибар белән тыңлыйм сезне...
– Берничә соравым бар иде. Очрашырга кирәк...
Менә сиңа мә! Очрашырга кирәк, ди. Сорауны телефоннан гына биреп булмый микәнни?
– Соравыгызны телефоннан гына әйтегез. Булдыра алсам, җавап бирермен...
– Юк, Шәүкәт абый, эчке эшләр идарәсенә үзегез килсәгез яхшы булыр.
Аның сүзләренә Шәүкәт үртәлә үк башлады. Тикшерүченең берничә соравы булган өчен генә ул районга чыгып йөгерергә тиешме? Инде ул сорауларны телефоннан гына әйтергә ярамый икән, Зөлфәт дигән бу адәм үзе алар авылына килеп чыга алмыймыни? Сораулар бирү аңа хаҗәт бит. Печәннең сыер артыннан йөргәнен әле беркемнең дә күргәне юк. Теге көнне районга дип чыгып китеп, Ташлыкүлдә маҗараларга тап булганнан соң, ул вакыйгаларга кагылышлы сорауларга җавап бирү генә түгел, беркемне күрәсе дә, ишетәсе дә килми Шәүкәтнең. Өстәвенә, хатыны белән аралары чак кына бозылмыйча калды. Әлбәттә, тикшерүче үзе монда – Шәүкәтләргә килсә, яхшы булачак. Берочтан, теге көнге вакыйгалардан хәбәрдар буларак, Гөлнурга да хәлне төшендереп бирер.
– Мин бара алмыйм... Авырыбрак торам...
– Аңлашыла!..
Авырыбрак торам, дип ялгыш кына ычкындырды ла. Тикшерүченең «аңлашыла...» дип, нәтиҗә ясагандай әйтеп куюын «Түбәң киткәнне беләм, тагын өянәгең башлангандыр?!» дигән кебек кабул итте ул. Шуңа күрә ялгышын төзәтергә, җавабына
ачыклык кертергә ашыкты:
– Авырыйм, дип... Юк, юк, сез уйлаган авыру түгел... Ни... билем авыртып тора... Теге көнге салкын яңгырның зәхмәте булдымы. Сез үзегез безгә килеп чыга алмыйсызмы соң?
Ә эченнән генә: «Бөтенләй килмәсәгез дә була. Мин ул хәлләрдән – гарык! Беркемне ишетәсем дә, күрәсем дә килми», – дип уйлады.
– Үзегез килсәгез, яхшы булыр, Шәүкәт абый. Мин монда сезне гаҗәпләндерерлек дәлилләр таптым. Алар сезнең өчен кызык булыр, дип уйлыйм... Бу – сезнең мәнфәгатьләрдә, – дигән сүзләр белән тикшерүче элемтәне өзде.
Шәүкәтнең җавабын көтеп тормады. Сүзнең нинди көчкә ия икәнен аңлый торган тикшерүче бу: «дәлил», мәнфәгатьләр» дип сөйләшә...
Аның файдасына ниндидер дәлилләр?.. Җинаять урынында пычак яки канлы чүпрәк тапканнармы әллә? Тик моның булуы мөмкин түгел. Ташлыкүлдәге хәлләр күзенә генә күренгәнлегенә Шәүкәт үзе дә ышанды бит инде хәзер. Саташу, төшләнү, галлюцинация... Теләсә ничек дип атарга була. Ләкин ул чынбарлык булмаган. Идәннәренә бармак калынлыгы тузан утырган, түшәм-стеналарын пәрәвез сарган булуы ул ташландык йортка инде күп еллар беркем дә кермәгәнен, хәтта мәче дә аяк басмаганын дәлилли түгелме?
Әнә шуңа да «гаҗәпләндерерлек дәлилләр», «кызык булыр» дигән сүзләргә Шәүкәтнең әллә ни исе китмәде. Ташлыкүлдә үз башыннан үткән вакыйгалардан соң аны гаҗәпләндерерлек, аңа кызык булырлык бернәрсә дә калмаган иде кебек. Ә менә «сезнең мәнфәгатьләрдә» дигән соңгы сүзләре күңеленең кайсыдыр төшен кузгатып куйды. Сезнең мәнфәгать... Бу аның файдасына дигәнне аңлата түгелме?.. Бу сүзләрне ишеткәч тә йөгереп килеп җитәсенә тикшерүче шикләнми булса кирәк…
Дәвамы бар.
Фәрит ИМАМОВ
Фото:
«Мәйдан» № 6, 2024 ел
Комментарийлар