Логотип «Мәйдан» журналы

Могҗиза (Хикәя)

Кар бураны эчендә адымнарымны кызулатып, тукталышка таба атладым.

Нәни кар бөртекләренең күзлегемне томалавы, әледән-әле йон бияләйне салып, салкын пыялаларны сөртергә мәҗбүр итә иде. Минем ашыгуымда энҗе карның эше юк: бар дөньяны уратып алырга теләгәндәй, әле уңга, әле сулга талпынып, һавада очына. Аяк астындагы карның боткага әйләнүе теңкәмә тисә дә, көрткә бата-бата, алга йөгердем. Тукталыш янында кешенең күплеге болай да кырылган кәефемне тагын да төшерде. Димәк, бүген дә этелә-төртелә кайтырга туры киләчәк. Кулымдагы сәгатькә күз салдым да уфтанып куйдым. Яңа елга нибары өч сәгать вакыт калган. Ничек өйгә кайтып өлгерергә? Кирәк чакта автобусы да тоткарлана бит аның! Ничәсе инде үтеп китте, тукталышта кешеләр дә сирәгәйде, тик миңа кирәклесе генә күренми. Хәер, ныклап уйласаң, әллә ни ашыгыр җирем дә юк кебек. Йолдызлар калыккач, иптәшләремнең күбесе кызлар озата китсә, мин эштән соң ике кулымны кесәмә тыгып, өйгә юнәләм. Яхшы гына кызлар да очрап тора юлымда, тик нигәдер берсе дә күңелемдә мәхәббәт очкыны уята алмый шул... Шундый уйларга батып, буранга уралып торганда, игътибарымны читтәрәк басып торучы кыз җәлеп итте. Юка гына киенгән әлеге кызның кулында бер кочак ромашкалар иде. Әйе-әйе, нәкъ шулай! Аның кочагындагы ак керфекле чәчәкләр, әйтерсең, кышның кичке караңгылыгын ярып, якты кояш булып балкый! Урамда ярыйсы гына салкын булса да, суык аларга кагылырга өлгермәгән иде әле. Таныш булмаган кыз янына барырга шул этәрде дә инде. Сак кына эндәшергә тырышып: «Чәчәкләрне өшетәсең ич, әзрәк төрмәгәнсең дә ичмасам,»- диюемә, кыз, күзләрен миңа төбәп елмаеп җибәрде.
– Бүген бит 31 декабрь! Яңа ел төне җитеп килә. Мондый могҗизалы вакытта суык – суык түгел ул.
Каршымда басып торган кызның серле елмаюы күңелемне әллә нишләтеп җибәрде. Аның ягымлы карашы бөтен барлыгымны үзенә тартты.Керфек очларына кунган кар бөртекләре дә, фонарь утлары астында җемелдәп, әйтеп бетергесез сер өстиләр иде. Тик аның әйткән сүзләре миңа көлке тоелды.
– Могҗизалы төн дисеңме?! – Соравым дорфарак яңгырады шикелле. Тавышымдагы кинаяле көлүне кыз шундук сизде кебек. Ул, калын шәленнән чыккан чәчләрен төзәткәләп, үзенең беркатлы җөмләсен әйтеп ташлады:
– Могҗизага ышанырга кирәк!
Искиткеч бер ышаныч белән әйтелсә дә, салкын һавада эреп югалган сүзләр күңелемдә аңлау тапмады. Тормышта нинди могҗиза булсын инде, йә? Мондый эчпошыргыч сүзләрнең урыны калын тышлы китап битләрендә генә. Яңа ел дип әкияткә ышанырга ярыймы инде? Өйдә сихри манзара тудыру өчен бизәп куелган чыршы да хәзер әллә ни дулкынландырмый бит. Без, зурлар гына түгел, хәтта кечкенәләр дә Кыш бабайның тормышта булуына, чыршы астына зур-зур бүләкләр калдырып китүенә ышанмый. Шулай булгач, нинди могҗиза турында сүз бара алсын?
«Могҗизага ышанырга кирәк!»... Эреп югалмаган икән – бу сүзләр минем күңелемә язгы ташкын кебек үтеп керде дә, бикле ишеккә тап булгандай, каршылыкка очрап калды. Фикерләрем һаман бер тирәдә бөтерелде. Балачак дип аталган дөнья аша таныш булган бу җөмлә күңелдән китәргә ашыкмады. Карашымны тартып торган ромашка бәйләменең хуш исе белән бергә, «балачагым исен» дә татып карыйсы килү теләге уянды миндә. Тик кесәмдә шалтырап тавыш биргән телефоным мине чынбарлыкка кайтарды.
– Алло, сәлам, дустым! Аңлатып торыр вакыт юк. Өеңдә булсаң, тиз генә такси эләктер дә менә бу адрес буенча чап. Яңа заказ килде. Төнге унике тула биш минутка эшне бетерергә кирәк булачак. Көтәм!
Әйтәсе килгән сүзләрем тел очында эленеп калды. Мин авызымны ачканчы, колагымда өзек-өзек тавыш яңгырый иде инде. Ни була инде бу? Минем дә Яңа ел төнен, башкалар кебек, өйдә, туганнарым белән каршылыйсым килгән иде бит. Димәк, бәйрәмне эштә «үткәрергә» туры киләчәк. Без – гади хезмәтчеләр генә шул, югарыдагыларның сүзе безнең өчен язылмаган канун. Эшеңнән колак кагасың килмәсә, барасың инде, дип үз-үзем белән сөйләштем. Шул арада тукталышка автобус килеп туктады да, янәшәмдә басып торган кыз, күз ачып йомганчы, ачык ишектән кереп тә югалды. Ә мин, телефонымны учыма кыскан килеш, авызымны ачып калдым. Һи, җебегән, номерын сорарга иде, ичмасам, һичьюгы, исемен белеп калырга иде! «Мин эзләгән кеше түгелме соң?» – дип, алгысыганда гына, кул сузымы ераклыгындагы кызны күз карашың белән озатып кал инде. Күктә янып торган йолдызларга үкенечле караш ташладым һәм күзалдыма кызның керфекләрендә җемелдәгән кар бөртекләре килеп басты. Шул мәлдә урам уртасында хыялланып басып торуымны аңлап алдым. Ачуым чыгып, йон бияләемне тартып кидем дә, җитез адымнар белән кар көртен ера-ера, дустым Азат әйткән адрес буенча юнәлдем. Яңа ел төнендә шулай килеп чыгар дип кем уйлаган? Менә бу чынлап та «могҗиза»!
Ишектән үзем белән салкын болыт өермәсе алып кергәндә, хезмәттәшләрем Ильмира белән Азат каршыма килеп чыкты.
-Әй, хуш киләсең, Кыш бабай! Безне бөек эшләр көтә. Тылсымлы таягыңны әзерлә!
Кара инде боларга, шушындый вакытта да шаяртырга көч табалар бит, ә! Бар дөньясына үпкәлисе урында... Әллә кая югалган тонык тавышым белән җавап бирергә ашыктым:
– Һәй, авызыгызны бик ермагыз, сәгать уклары уникегә җиткәнче кире җыя алмассыз...
Шаяртулар өчен вакыт чынлап та тыгыз иде. Безнең оешма бәйрәмнәргә кафе бүлмәләрен, фатирларны бизәү, әзерләү белән шөгыльләнә. Заказ бирүче үзенең теләкләрен, таләпләрен җиткерә, ә без аларны тормышка ашырырга тиеш булабыз. Гадәттә, эшне тапшырганчы, ике-өч көн вакыт була иде. Бүген менә заказ үтәү өчен бары өч кенә сәгать бирелер дип күз алдына да китермәгән идек. Нинди гаделсезлек! Күпләр хәзер җылы өйләрендә телевизордан «Операция Ы» яки «С лёгким паром!» фильмнарын карап утырадыр. Ә без монда, бар дөньядан аерылып, тартма-тартма кәгазь, кайчы, тукымага, аппаратураның күпсанлы чыбыкларына уралып ятарга мәҗбүр...
Борын астыннан зарлана-зарлана, эшкә тотындык. Оста куллы Ильмира өстәлләрне махсус тасмалар белән бизәде, тәрәзәләргә якты тукымалар япты, Азат ишек тирәләренә төсле гирляндалар элде, мин җыр көйләү аппаратурасы янында мәш килеп, төзек булмаган җирләрен төзәтеп маташтым. Тик вак-төяк декорация эшләренең һаман очы-кырые күренми иде. Авыр сулап, урындыкка утыруым булды, Ильмира шундук алдыма кәгазь, тукыма калдыклары тутырылган тартма китереп куйды.
– Болары яраксыз. Тиз генә урамга алып чыгып, чүплеккә ташларсың. Аяк астында буталып йөрмәсен. Әйдә, әйдә! Тизрәк кылан!
Шулай «каты» сөйләшергә гадәтләнгән хезмәттәшемнең йөзендә һаман шул ук елмаюны күреп аптырадым. Каян шулкадәр дәрт, яхшы кәефне сакларга көч табадыр ул?  Кашымны җыерып, тартмага тотындым:
– Ярый инде, ярый. Әгәр биш минуттан әйләнеп кермәсәм, димәк, мин бу мәхшәрдән качканмын дигән сүз.
Ильмира моны шаяртуга санап, ирен чите белән генә көлеп куйса да, мин чынлап та качар дәрәҗәгә җиткән идем.
Өстемә курткамны элдем дә, үзем кадәр тартманы күтәреп, ишектән урамга атладым. Буранда адашкан кар бөртекләре, шуны гына көткәндәй, миңа ташландылар. Ә мин йөземә бәрелгән салкын җилдә уйларымның эзен югалттым һәм, ишек төбендәге баскычтан төшеп җитеп, тайгак юлга баскач... егылдым. Әйе, көлке дә, кызганыч та. Башта фикерләремне бер төенгә җыя алмый азапландым. Ә соңыннан, тартмадан коелган кәгазь-тукымаларны күргәч, кирелегем кузгалды. Менә тормыйм әле, шушында утырам, Яңа елны да шушында гына каршылыйм! Эшнең вакытында тәмамлана алмавына заказ бирүче үзе гаепле. Алданрак кисәтсә, ярамаганмы инде?! Җирдә йомшак келәм булып яткан кар бөртекләренең энҗедәй җемелдәвен күргәч, кабат тукталыштагы кызның күзләре исемә төште. Салкын җил куеныма үтеп керсә дә, күңелемә әйтеп бетергесез җылылык йөгерде. Бер-ике сүз генә әйтте бит ул, югыйсә, кай арада тынычлыгымны урларга өлгерде соң әле? Телефонның шылтыравына җавап бирми, аның белән танышкан булсам, яисә каршымда ябылган автобус ишегенә аптырап карап тормыйча, җитез генә кызның артыннан йөгерсәм, башым иеп шушында утырмаган булыр идем, бәлки. Хәзер ул «бәлки»ләрне фаразлап утырудан файда юк инде. Могҗиза, имеш... Юк бит ул могҗизалар, безнең тормышта аларга урын юк!
Тартманы тиешле урынына, ниһаять, илтеп ташлагач, сак адымнар белән генә баскычтан күтәрелеп, кире бүлмәбезгә керсәм, анда һәрчак шат йөзле җитәкчебез басып тора иде.
Мине күргәч, Азат дык итеп терсәгемә төртте:
– Сине чынлап качты дип уйлаган идек инде. Югалттык бит үзеңне! Әллә безгә ташлап калдырмакчы идеңме барысын да? Әнә, эшебезне тикшерергә килгәннәр.
Җитәкчебез, күңелсез йөзләребезне күрепме, безне дәртләндерергә ашыкты:
– Нишләп әле сез, җитешмибез дип, борыныгызны салындырдыгыз? Вакытыгыз бик күп, тырышсагыз, күпкә алданрак та бетерә аласыз.
– Ничек җитешәсең, нибары бер сәгать калды!
Җитәкчебез ихлас елмайды:
– Сезнең әле 60 минутыгыз бар! Әллә ниләр эшләп җитешергә мөмкин бу вакыт эчендә.
Шулай илһамландырып, эшебезне куәтләп торучы булганда, иңнәргә канат үсеп киткәндәй була бит ул. Әйтелгән сүзләр иптәшләрем белән беррәттән миңа да җан өргәндәй булды. Боеккан күңелем күтәрелеп китте, кулларым үзеннән-үзе эшкә үрелделәр. Азат белән Ильмираны да алыштырып куйдылар диярсең. Күз ачып йомганчы, тау кадәр эшне хәл итеп өлгерделәр. Маңгайдагы бөрчек-бөрчек тирләрне сөртеп, эшебезгә «нокта» куйганда, Яңа елга кадәр әле ярты сәгать вакыт бар иде. Кысан бүлмә эчендә түгел, хәтта урамда да мондый тизлектә йөгергән юк иде. Ничек кызу тоттык бит, ә! Үз-үзеңә ышанырга кирәк икән шул. Кабат күз алдыма хыялга әйләнгән зәңгәр күзле кыз килеп басты. Колагымда исә аның серле сүзләре яңгырагандай булды. Могҗизалар чынлап та бар микән әллә?
Эшләребезне тәмамлап, бүлмәне тәртипкә китергәндә, төсле кәгазьләр белән бизәлгән кечкенә генә бүләк тартмасына күзем төште. Өстенә беркетеп куелган нәни открыткада «Бәйрәм белән» дигән сүзләрне укыгач, күптән түгел генә чыгып киткән җитәкчебез исемә төште. Минем кулымдагы тартмачыкны күреп, Ильмира да аһ итте.
– И-и, безнең апабызның хәтере!... «Кызыма Яңа ел бүләге итеп менә нәрсә алдым», дип сумкасыннан чыгарып күрсәткән иде... Вәт тишек хәтер! – диде ул, кызганулы елмаеп.
Онытып калдырган инде, димәк. Иртәгә барып, бүләкне кайтарсам, соң булыр, бәйрәм бит – бүген, дип уйладым. Ә бүген... бүген җитешә алмаска мөмкинмен... Нишләргә? Сәгать телләренең ашыгып алга атлавын күрдем дә, озак уйлап тормыйча, тиз генә Ильмирадан адресны белешеп, бүләкне хуҗасына илтә киттем. Адымнарны тизләтсәм, җитешермен әле...
Кирәкле йортны табып, өченче катка күтәрелгәч тә кыңгырауга бастым. Миңа озак көтәргә туры килмәде: калын тимер ишек шундук киерелеп ачылды һәм алдымда яшь кенә кыз пәйда булды.
– Кем кирәк иде? – дип, җылы тавыш белән яңгыраган сорауга берни җавап бирә алмыйча, каршымдагы кызның күзләренә төбәлдем. Ничек алай булырга мөмкиндер? Ышанасызмы-юкмы, минем алда – тукталышта очраткан кыз, ромашка бәйләменең хуҗасы басып тора иде.
– Онытылган бүләк сезнеке булырга тиеш, ахрысы, – дип, кыюсыз гына эндәшкәч, эчтәге бүлмәдән җитәкчебез килеп чыкты.
– Әй, рәхмәт яусын! Бар дөньямны онытып чыгып киткәнмен бит. Хәтер дигәнең беребездә дә юк шул хәзер... – дип ягымлы гына елмаеп, җылы сүзләрен әйтергә ашыкты. Бу рәхмәтләргә кыенсынып басып торганда, күзем бүлмәдәге агач өстәлгә төште. Анда тукталышта күргән ромашка бәйләме, оялчан гына тирә-юньгә якты нур биреп, алтын төсендәге вазада утыра иде. Бу очрашуга «танышым» үзе дә шаккаткан иде, ахрысы. Аның ихлас елмаюында мин гаҗәпләнү һәм шатлану хисләрен күрдем. Кызык, минем күңелемдә дә шундый халәт икәнен күзләремнән укый алды микән ул?..
Кабат аның зәңгәр күзләренә карадым да хәрәкәтсез калдым. Ә колагымда кар бөртекләре булып сибелгән серле сүзләр яңгырады: «Могҗизага ышанырга кирәк!» Бу юлы мин әлеге җөмләнең дөреслегенә бер тамчы да шикләнмәдем.
 

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА

 

Фото: https://vk.com/


xabibullina-alina-foto
 
 
Алинә Айдар кызы Хәбибуллина 2001 елның 22 июлендә Актаныш районы Әтәс авылында туа. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатын тәмамлый. КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлеге студенткасы. «Илһам» бөтенрәсәй яшь язучылар бәйгесенең, «Глаголица» балалар әдәби бәйгесенең гран-при иясе. Шигырь һәм хикәяләре «Көмеш кыңгырау» газетасында, «Ялкын», «Идел», «Казан утлары» журналларында дөнья күрергә өлгерде.
 
 
 
 
 
«Мәйдан» №9, 2019 ел.

 

Комментарийлар