Логотип «Мәйдан» журналы

Михнәтле балачак

Гыйбрәтле язмышлар.

Тукта, тукта, кем елый соң,
Тетрәндереп күңелне?
Әтисез, иписез үскән
Балачагым түгелме?
Тукта, тукта, кем елый соң,
Бәгырьне кисеп-кисеп?
Рәнҗетелгән яшьлегемме
Тора һаман да үксеп?
Тукта, тукта, кем елый соң,
Ишетәм нинди өннәр?
Җирне тырнап елый мәллә
Михнәттә үткән көннәр?
Хәтер дигән учагымның
Җил актара көлләрен.
Көл астыннан саркып чыга
Күзе яшьле көннәрем...
Фәнис ЯРУЛЛИН.


Менә минем дә лаеклы ялга чыгар вакыт килеп җиткән. Димәк, гомер узып бара дигән сүз. Инде оныклар сөю бәхетенә дә ирештек. Әле шулар кебек кечкенә чакларым һаман да күз алдында...
...Иң әүвәл сүзне борынгы бабаларыбыздан башлыйм әле. Безгә мәгьлүм иң борынгы бабабыз – Хуҗабирде, ул XVII гасыр башында Иске Бикчәнтәй авылында туган. Аның улы – Ишмөхәммәт, Ишмөхәммәтнең улы Заһит, Заһитның улы – Зәет (1712–1788). Әткәйнең сөйләве буенча, Зәет бабабызның вафатыннан соң аның уллары Габбас Һәм Зайсан Иске Бикчәнтәй авылыннан гаиләләре белән Түбән Яхшый авылына күченеп киләләр. Алар бу күченүне мондагы җирле кешеләр белән килешү төзеп эшлиләр һәм күпмедер күләмдә акча да түлиләр. Түбән Яхшый авылын ул чакларда Олыймән Тамак – Яхшый дип йөрткәннәр. Әлеге Зайсан бабайның улы Нуриман һәм Нуриманның улы Әхмәтҗан указлы мулла булганнар. 1870 нче еллар тирәсендә безнең Әхмәтҗан бабайны Яңа Әлем авылына мулла итеп чакыралар һәм ул ризалык биреп гаиләсе белән күченеп килә. Әхмәтҗан бабай вафатыннан соң муллалык аның улы Рәбиголга күчкән, ә аннан соң 1922 елда мулла булып минем әтием Әхмәтзәки калган. (Шулай итеп, муллалык хезмәте безнең нәселдә бик борынгыдан ук килә). Алар авылның түбәнге оч мәхәлләсендә хезмәт иткәннәр. Шушы ук мәчеттә бабамның бертуган энесе Гобәйдулла хәзрәт тә эшләгән...
...Әткәй 1887 елның 10 июнендә дөньяга килгән, башта мәдрәсәдә, ә соңыннан үзебезнең авылдагы рус-башкорт училищесында белем алган, 1915–1917 елларда патша армиясендә хезмәт иткән. Әтиемнең әнисе Мәрзия исемле булган. Әнием Хәмидә 1895 елның 3 ноябрендә Иске Балтач авылы мулласы Шаһиарслан гаиләсендә туган, әнисе Мөкәрәмә исемле. Әтием белән әнием 1918 елда өйләнешеп гаилә корганнар. Минем 1921 елда туган Зәет исемле абыем да булган, ләкин ул бик кечкенә чакта ук ниндидер авырудан үлеп киткән.
Мин шушы гаиләдә 1923 елның 30 сентябрендә дөньяга килгәнмен.
Мин хәтерләгәндә, безнең бабайдан калган кара-каршы салынган өй, келәт, амбар, мунча, ике сыер, ике ат һәм берничә сарык бар иде. Аннан соң безнең бу ихатадан ерак та түгел икенче бер урында ындыр булган, ашлыкны шул ындырда сукканнар. Безнең белән бергә шулай ук әткәйнең бертуган энесе Хафизмөхәммәт абзыкай да үзенең хатыны – Зөбәйдә абыстакай белән яшиләр иде. Әткәй белән Хафиз абзыкай икесе ике анадан, Хафиз абзыкайның әнисе Мәрьям исемле булган. Яши-яши безнең гаиләдә ике, Хафиз абзыкайларда бер бала туып, гаиләләр ишәя башлагач, Хафиз абзыкай өйнең берсен һәм келәтне әлеге ындыр урынына салып башка чыкты. Күк бияне һәм бер сыерны аларга бирделәр, бездә җирән алаша калды. Без шулай бер-беребезгә барып-килеп әйбәт кенә яши башлаганбыз. Шулай ук әткәйнең бертуганнары Габдрахман абзыкай (без аны бабкай дип йөртә идек ) һәм Чибәр абыстайлар (Газизә исемле) белән дә бик аралашып яшәдек. Мин бабкайларга гел бара торган идем, Зурәнкәй дә (әткәйнең әнисе) шунда яши иде. Үземне белә башлаган вакытта, җирән алашаны җигеп, әткәй һәм әнкәй белән Агыйдел аръягына – әткәйнең апасы Зөһрә түткәйләргә кунакка барганыбыз күңелле хатирәләре белән хәтердә калган. Зөһрә түткәйләр Башкортостанның Калтасы районында Бурсык дигән авылда яшиләр иде. Анда барганда бер елганы – салда, ә Агыйделне паромда кичә идек. Паром куласасын кул белән әйләндерәләр иде.
Тагын бер гаҗәеп вакыйга хәтергә уелып калган. Көннәрнең берендә бер абзый безнең төз лапас түбәсенә менеп басты да, кычкыра-кычкыра, җыелган кешеләргә безнең самавыр, мендәр-ястык, казан, тастымал ише йорт кирәк-яракларын, әйберләребезне сата башлады. Соңыннан белдем: бу безнең байлыкны киметү максатыннан, әткәй мулла булган өчен эшләнгән икән. Әткәй инде муллалыгын да ташлаган иде, тик аны һаман бик еш кына авыл советына чакырта башладылар, ә безнең түлисе бурычлар торган саен арта гына барды. Ул бурычларны түләргә дип әткәй җирән алашаны да сатты, тик бурычлар һаман да бетмәде. Соңгы чиктә өйне дә сатарга мәҗбүр иттеләр. Бер бабайның безгә килеп, өеңне фәлән хакка бир әле, дип әткәйне кыстаганы хәтердә калган. Әлбәттә, тиздән өйне сүтеп алып киттеләр. Соңыннан билгеле булды: әлеге картка үзенең улын өйләндереп башка чыгарырга өй кирәк булган, ә малае авыл советында секретарь икән. Безнең бурыч та нәкъ шул сәбәпле килеп чыккан булса кирәк. Югыйсә, безнең нинди бурыч булсын инде, башка кешенекен алып ашамаганбыз бит. Шулай итеп, без өстебездәге кием белән генә калдык. Яшәргә үз ихатабызда бернәрсә дә калмаган иде инде: мунча да күптән сатылган, сыер-сарык, каз-тавыклар да бурыч бәрабәренә китеп беткән. Буп-буш ишегалды, елга буенда сиртмәле кое белән утар гына калды. Утарның кеше кереп ышыкланыр җире дә юк, анда бер чуман гына калганын хәтерлим. Чуман дигәне чыбыктан каз оясы шикелле зур итеп үрелгән бер нәрсә иде. Аны чанага яки арбага утыртып тирес төяп түгә торган булганнар.
Инде кая бармак кирәк, шул башка чыккан Хафиз абзыкайлар янына күченеп килдек. 1930 ел иде бугай, әткәйне бурычларын вакытында түләмәгәне өчен суд ясап биш елга Себер якларына – Томск шәһәренә төрмәгә җибәрделәр. Без – әнкәй, мин һәм Рәфига сеңелем өчебез шул Хафиз абзыкайларда берничә ел яшәдек. Анда яшәгәндә тагын бер «тигезләү» булып алган. Кысан өйләрдә яшәүче фәкыйрь кешеләрне иркенрәк тормышка чыгару максатыннан, Хафиз абзыкай өенә бер гаиләне керттеләр дә, безнең ике гаиләне Зарифа исемле карчыкның иске, кечкенә генә өенә күчерделәр. Ләкин бу гамәл бик үк дөрес булып чыкмаган ахыры, безне яңадан абзыкай өенә кайтардылар. Бу вакыт эчендә инде Зарифа карчык безнең баздагы бәрәңгеләрне ашап бетергән, ихата агачларын яккан, өйне рәтләп чистартмыйча, идәнен җир идән кебек итеп пычратып бетергән иде.
Әниләр һәм Хафиз абзыкайлар кыр эшенә бергә йөри, ә мин барлык апайларны җыеп өйдә кала торган идем. Кайчагында күршедәге Борһан абыйның малайлары мине еш кына басуга алып бара иделәр. Әти төрмәдән кайткач, ул да эшкә йөри башлады. Басуда кунып, чиләктә ашлар пешереп ята идек, чөнки безнең җир басуның читендә үк иде.
Безнең икенче як күршедә ярлы гына бер гаилә яши иде. Аларның Гыйлмеразый исемле малайлары белән бергә уйный идек. Мин аларга кич утырырга, уйнарга керә идем. Гыйлмеразый инде беренче класста укып йөри, мин аның укыганын-язганын кызыксынып карап утырам. Аның апалары төшергеч кәгазь белән дәфтәргә рәсемнәр төшерә, мин исә боларның һәммәсенә дә кызыгып карап торам, үземнең дә укыйсым һәм язасым килә башлады. Бервакыт шулай Гыйлмеразый белән урамда уйнап йөргәндә, Сабир исемле малай белән бер укытучы апаның мәктәпкә балалар язып йөргәнен күрдек. Гыйлмеразый һәрчак мәктәпне мактап сөйләгәнлектән, минем дә укырга языласым килде. Әлеге апа мине дә язып алып китте һәм мин 1931 елда беренче класска укырга кердем. Мәктәп авылның югары очында, мәчет артындагы кара-каршы итеп салынган калай түбәле йортта урнашкан иде.
Монда электән мәдрәсә урнашкан булган. Безне Баязит Нуриманов дигән бер абый укытты. Ул үзебезнең авылның бер ярлы кешесенең улы иде, электәнрәк безнең бабайларның өенә килеп-китеп вак-төяк эшләрне эшләшеп йөргән кеше. Укыта башлагач та килә иде әле.Табаклы кәгазь алып килеп Хафиз абзыкайдан хәзерге класс журналы зурлыгындагы калын дәфтәрләр ясатканы истә калган. Баязит абый дәрестә безгә төрле кызыклы нәрсәләр, әкиятләр сөйли иде. 1932 елда мин икенче класска күчтем, монда безне Гыйльминур дигән апа, ә өченче класста Абдуллин Никаятулла исемле үзебезнең авыл кешесе укытты. Ул еш кына безнең арада ярыш оештыра: кем дә кем яхшы итеп лозунг язып алып килә, шул лозунгны класс стенасына эләбез, ди. Гыйлмеразый белән без өйдә тырыша-тырыша газета кәгазенә буяулар белән лозунглар яза идек. Әлбәттә, бар кеше дә яза алмый, дөресрәге язарга теләми, ялкаулар да бар. Никай абый безнең лозунгларны класс стенасына элеп куеп икебезне мактый иде. Дүртенче класста безне Зәкәрия Әфсахов дигән абый укытты, ул да безнең Әлем авылыныкы. Мин Теләкәй авылыннан безгә укытырга килгән укытучының каенише Шәрхем белән дуслаштым. Без аның белән һәрвакыт бергә уйныйбыз, бергәләп класска стена газетасы чыгарабыз. Шулай бервакыт безнең классның такта сөртә торган мендәрен бишенче класс укучысы Гайни дигән малай алып чыгып киткән. Бу укучыны без газетага яздык та ахырдан шигъри тәртиптә:
– Мәктәп ишегалларында укучылар йөгерә.
Моннан ары син, Гайнетдин, мендәр урлап йөремә! – дип язып куйдык.
Хафиз абзыкайларда яшәгәндә тормыш әйбәт булды дип әйтә алмыйм. Ике гаилә бер өйдә яшәгәч, казанда аш пешерү дә ике тапкыр була иде. Кем кайчан пешерү мәсьәләсен әнкәй белән абыстакай үзара хәл итәләр иде, алар арасында бу хакта бәхәс булганын хәтерләмим. Гомумән, абзыкай да, абыстакай да безнең өчен бик әйбәтләр иде. Без бер гаилә кебек тату яшәдек. Абзыкай балта остасы булып колхоз мастерскоенда эшләде, аерым кеше соравы буенча тегене-моны да ясый. Бригадирларга җиңел ат чаналарын өй эчендә ясаганы хәтердә. Кечкенә генә өй эченең идәне йомычка, агач, корал-ярал белән тулган була. Тәрәзә рамнары да ясый иде Хафиз абзыкай. Хәтта коедан су чыгарырга дип агачтан торба да ясап маташты, ләкин аның белән су чыгара алмады. Абыстакай җәй көне колхоз эшенә йөрде. Аларның да инде ике кызлары – Бәһиҗәт һәм Нәҗибә бар иде. Җәй көне өйдә без балалар гына кала торган идек. Безнең күршедә бик усал бер малай бар иде һәм ул безне гел төрлечә кыерсыта иде. Берчак шулай, сеңелләр ишек ачмаганга үч итеп, без ашыйсы ашка өйалды тәрәзәсе аша дегет салып киткән. Шулай да аның белән дус булып уйнап йөргән вакытлар күбрәк булгандыр. Әтиләре үлеп ятим калгач, әниләре бер кешене йортка керткән иде, ул адәм бик эчкече булып чыкты. Еш кына исереп кайтып әниләрен кыйный иде һәм аның кыйнавыннан качып әниләре безгә керә иде. Ире исә аны эзләп кереп безне дә пыр туздырып алгалый. Ул вакытта авылда эчкән кешеләр бик аз булганлыктан, ул күршебез истә калган.
Безнең әнкәй яшьтән үк тегү эшенә өйрәнгән булган. Аның Галимҗан исемле энесе дә бик оста тегүче саналган. Әнкәйнең менә шул һөнәре безнең ачтан үлмәвебезгә бер сәбәп булды дисәм, ялгыш булмас. Аның безнең авылда кием текмәгән берәр кешесе калды микән? Еш кына күрше Тимеркул авылына да чакыралар иде аны. Кемгә яңаны, ә кемгә искене әйләндереп тегә, яки зур киемне кечерәйтеп бирә. Акчаны бер дә үзе сорап алганын хәтерләмим. Кеше күпме бирә, шуңа ризалаша, кайвакытта акча урынына он, бәрәңге, ярма кебек әйберләр дә алыштыра. Әнкәй кешеләрнең өенә барып та эшли, ул чагында эше дә тизрәк бара, тамагы да шунда үтә, безгә дә ашарга нәрсә булса да алып кайтыштыра. Аның тегү теккән җиренә без дә барыштырабыз, кайчакта шунда тамак туйдырып та кайтабыз. Дөресен әйткәндә, ул елларда ныклап икмәккә туймадык. Ул чорда чит авыллардан килеп хәер сорашучылар күп була иде. Безнең авылдан да башка авылларга барып соранучылар булды. Үзебезнең хәл чамалы булса да, хәер соранып кергән кешегә әнкәй нәрсә булса да биреп чыгара иде. Мәсәлән, бер-ике бәрәңге, берәр кашык он, йә булмаса, ашаган вакыт туры килсә, берәр чәй тәлинкәсе аш. Бирердәй әйбере булмаганда әнкәй: «И, туганым, үзебезнең дә бернәрсә дә юк шул», – дип гафу үтенгән сыман итеп җавап бирә иде. Кайбер кешеләр шикелле: «Сездән ялыккан инде, күземә күренмәгез!» – дигән сүзләр әйткәнен хәтерләмим. Үзебезнең дә хәер сорашырга чыгарлык чакларыбыз була иде, ләкин әнкәй безне бу юлга бастырмады. Ничек итсә итеп, тегү тегәрмен дип вәгъдә биреп булса да, нәрсә дә булса юнәтергә тырышты.
Кием-салым да шәптән түгел иде безнең. Тузганын әнкәй әйләндереп тегеп кигертә. Тегү теккән өчен берәрсеннән алган иске киемнән безгә нәрсә булса да әмәлләп бирә. Безнең өчен иң җылы аяк киеме – тула оек белән чабата булды. Аяк киемнәрен чылатып, озак уйнап кайтсак, әнкәйнең кәефе китеп безне орышып та ала. Ә уйныйсы бик тә килә, ач булсак та, киемсез булсак та уйнамый тора алмыйбыз шул! Сырма итәкләре бозланып каткач, әнкәйнең әрләвеннән куркып, башта күрше малайларның берәрсенә керәм дә, тимер мичләре янында итәктәге бозларны эреткәч кенә өйгә кайтам.
Безнең әткәй колхозга кермәде, дөресрәге мулла булганы өчен алмадылар, әмма авылда вакытларында тегендә-монда эшләргә тырышты. Заготзернога барып балта эшендә, Уразай печән пунктында печән кысуда эшләде. Теге усал малай белән Уразай болынына әткәй янына баруыбыз истә калган. Әткәй бер кайтуында үзенең кайда эшләвен кәгазьгә сызып аңлатып киткән иде. Шул сызым буенча болын юлларыннан барып әткәйне таптык. Без аңа карабодай оныннан пешерелгән икмәк алып бардык. Безгә күп булса унбер-унике яшь булгандыр. Ә бервакыт әткәй янына үзем генә бардым, анда кичкә кадәр аның эшен бетергәнен көттем. Көз көне, кояш батканда гына әткәй белән икәүләп кайтырга чыктык. Кайта-кайта караңгы төште. Әткәйнең бер кыска туны бар иде, яңа зыярат яныннан үткәндә шул тунның җиңе итәгенә ышкылып-ышкылып китә икән, ә миңа исә зыярат эчендә нәрсәдер кыштырдаган булып ишетелә. Мин әткәйнең җиңенә ябышам, ә үзем курыкканны белдермәскә тырышам. Әткәй моны сизә һәм бары тик җиң генә кыштырдавын, зыяратта берни дә юклыгын аңлата. Анда хәтта җен-пәриләр дә булмый икән, һәм ул миңа Тукайның шул хактагы шигырен сөйли башлый. Юлда калганнар өчен дә төн үткәрү өчен иң яхшы, иң тыныч урын зыярат икән. Безнең авылда ике зыярат бар. Авыл янындагысы – иске зыярат. Анда безнең ике бабай күмелгән. Аларның кабере өстендә өч каен үсеп утыра. Гомумән, зыяратта дүрт-биш агач кына бар. Ә яңа зыярат авылдан читтәрәк, ул урман кебек куе агачлар белән капланган. Эре агачларның төбендә вак куаклар үсеп бөтен дөньяны баскан – үтеп чыкмалы түгел. Мин анда төнлә түгел, көндез дә берүзем барырга курка идем.
Мин мәктәптә җиңел укыдым. Өйдә дәрес хәзерләү артык кирәк булмады. Өй эшләрен класста, тәнәфестә эшләп бетереп кайта идем. Ул вакытта безнең барыбызга да дәреслекләр җитеп бетмәгәнгә күрә, иптәшләрдән алып файдалана идек. Яхшы укыганым өчен берничә мәртәбә бүләкләделәр дә әле. Бүләкне клубта җыелыш ясап тапшыралар. Бер бүләккә әнкәй аеруча шатланды. Бүләге дә зур иде шул – күлмәклек ситсы. Шундый зур бүләкләр белән кызыктыралар иде ул чакта. Дөрес, бүләкләр арасында теш порошогы, щетка кебек кечерәкләре дә була. Ә миңа калса, укуым бүләк алу өчен түгел. Кеше арасында артка каласым, әр ишетәсем килмәгән өчен. Әле ул чакта белемнең киләчәктә кирәк буласын кем белгән? Әйбәт укыганым өчен микән, ни сәбәптәндер, классташлар мине яраталар иде. Ул чакта бер оч балалары икенче оч балалары белән сугыша торган иделәр. Мин сугышырга оста түгел, буем да кечкенә, гәүдәм дә бик җыйнак. Шуңадырмы, миңа берәү дә кагылмый. Шулай да Хәкимҗан йодрыгын төйнәп йөрде миңа бераз. Ул болай булды... ...Мәктәп коридорының бер башына утын кертеп өйгәннәр. Хәкимҗан белән шаярганда, ничектер мин аны этеп җибәрдем. Ул шул утыннарга борыны белән барып төртелде. Борыннан кан китте, бала-чага җыелды. Икенче көнгә Хәкимҗанның борыны зур булып шешеп чыккан иде. Минем усал ният белән төртмәгәнне дә белә Хәкимҗан, ләкин аны малайлар юри котырталар. Дөрес, ул миңа сукмады, бер-ике тапкыр чалып егу белән генә чикләнде...
...Әнкәй безгә башка кешеләргә усаллык эшләргә ярамаганын, сугышып йөрмәгез, киемегез ертылыр, дип һәрвакытта әйтеп, искәртеп кенә тора. Мин киемне һәрчак сакларга тырыштым, чөнки ничек табылганын, әнкәйнең безне шәрә һәм ач итмәс өчен күпме тырышканын белә, күрә идем. Хәлимулла, Мирзанур, Әфсәх кебек әйбәт дусларым булды. Әфсәхның әйбәт укуы, белемгә омтылучан булуы ошады. Хәлимулла белән чаңгы шуа торган идек. Дөрес, чаңгыларны мин үзем генә маташтырдым. Бер имәнне урталай ярып, шуны балта белән юнып ике чаңгы ясадым. Чаңгының берсе зур, икенчесе кечерәк булып чыкты. Хафиз абзыкай чаңгыларның башларын мичтә кыздырып бөгеп бирде. Ә Хәлимулланың чаңгылары җиңел – әтисе ясап биргән чаңгылар, имән дә түгел. Ял көннәрендә икәүләшеп урманга чыгып китәбез. Аяклар туңа (тула оек белән чабата), сырма итәкләре бозлана. Шулай булса да рәхәт! Теләсә кайда кем эз салып йөри дисәң, без идек. Мирзанур исемле иптәшем математика фәненә бик хирыс, мисал-мәсьәләләр чишәргә бик оста, хәтта укытучы чишә алмаганны да хәл итеп ташлый. Аннан соң Мирзанур белән без стена газеталары чыгара тоган идек. Укытучылар безгә журналдан билгеләр җыярга, исемлек төзергә кушалар, без бу эшләрне бик шатланып эшлибез.
Хафиз абзыкайларда торганда тагын бер сеңелем – Нәсыйха туды. Ләкин ул озак яшәмәде, бишектә чакта ук ниндидер чир белән каты гына авырды да, үлеп тә китте. Әткәй аны кечкенә кабыкка салып, күтәреп кенә зыяратка алып китте. Аннан соң тагын бер кыз бала туды, анысына да Нәсыйха исемен куштылар. Шулай итеп без өч бала булдык. Мин инде дүртенче класста идем.
Бу елларда инде әткәй, гел кешедә яшәү читен дип, юк хәле белән берәр тору урыны юнәтмәкче булды, Хафиз абзыкай белән икесе үзебезнең элекке милеккә бер җыйнак кына өй салдылар. Ул өйнең бурасы нечкә генә агачлардан буралган келәтсыман әйбер булып, аны аръяктагы бер абзыйдан сатып алдылар. Түбәсе салам, өч тәрәзәсе бар. Өй алды усак чыбыктан утыртма читән. Әмма бу өйдә дә озак яшәргә насыйп булмаган икән безгә...
...Әле бу өйне салганчы ук безнең ихатабыздагы бакчага күке ияләшкән иде. Бакча дигәннән, анда бабайдан ук калган бик матур агач бакчасы бар иде. Анда чия, сирень куаклары, усак агачы, бер зур каен, берничә алмагач үсә. Ихатада инде бер каралты-кура калмаса да, әле урам якта киртә бар. Абзыкайларда яшәгәндә гел күз-колак булып, ихатага мал кертмәскә тырыша идек. Менә шул бакчага күке ияләнде. Ул көннең теләсә кайсы вакытында очып килеп, йә агачка, йә кое сиртмәсенә кунып, озак-озак кычкыра. Моңа әнкәйнең бик эче поша, аны начарлыкка юрый, йорт-баш кешесенә авырлык килер дип курка (гәрчә анда безнең йорт булмаса да). Күргән саен күкене әйбер ыргытып куа, безгә дә куарга куша. Әмма күкеләр, үч иткәндәй, агачтан кусаң, кое сиртмәсенә күчеп, кычкыруларын дәвам итәләр, бер генә дә китәргә уйламыйлар. Әнкәйнең бу шомланып йөрүләре дөрескә чыкты бит...
...Салынган өйгә күчеп, инде морҗа чыгарыр вакыт җиткәч, безгә тагын акча бурычы кайтты. Вакытында түләмәгән өчен һәм тагын әллә нинди гаепләр өстәп әткәйне тагын Актанышка чакырттылар. Әткәй, барлы-юклы булган киемен киеп һәм бераз ашарга алып, кояш баеганда Актанышка чыгып китте. Без әнкәй һәм апайлар белән аны басу капкасына кадәр озата бардык. Сеңелләремнең үзәкләре өзелеп үкси-үкси елаганнары, әткәйнең агачтан ясалган чемодан сыман нәрсә күтәреп басу капкасыннан чыгып китүе әле дә булса күз алдымда тора.
Бер-ике көннән соң, әткәйне күреп калыйк дип, әнкәй белән иртән иртүк Актанышка киттек. Үзебез белән әткәйгә бераз ашарга һәм калган кием-салымнарын да алдык. Апайлар өйалдында йоклап калды. Ләкин көне буе көтсәк тә әткәй белән күрештермәделәр. Төрмә ишегалды капкасы ачылган арада, әткәйнең утын ярганын гына күреп калдык. Сөйләшергә якын китермәделәр. Өметне өзеп, кичкә таба авылга кайтып киттек. Кайтып җитсәк, коточкыч күренешкә тап булдык: тырышып-тырмашып кораштырган өебез үз урынында юк иде! Өй урынында баз чокыры, өй алды читәне һәм түбәдән төшкән саламнар гына калган. Хәлне күршеләр аңлатты: безнең өйне конфисковать итеп мәктәпкә, ә бакчаны сельпога биргәннәр. Мәктәп директоры Терегулов үзе һәм Хисмәтуллин дигән укытучы килеп икәүләп өйне сүткәннәр һәм төяп алып киткәннәр. Без чыгып киткәндә өйалдында йоклап калган ике сеңелемне уятып та мәшәкатьләнеп тормаганнар. Өсләренә өй түбәсе туфрагы коела башлагач, сеңелләрем үзләре уянып чыккан. Аларның берсенә – тугыз, икенчесенә дүрт яшь иде ул чакта. Әнкәй бу хәлдән сыны белән катып калды. Исәр кеше сыман, теләсә кайда аунап яткан чиләк, комган, мендәр кебек әйберләрне бер урыннан икенче урынга күчерә, җылый да алмый, сөйләшми дә. Ул арада давыллап яңгыр килә башлады. Кичкә таба күршеләр җыелды, кемнәндер ишетеп аръякта яшәүче Гайшә апа да килеп җиткән. Ул нишләргә дә белми торган әнкәйгә: «И, абыстакай, яңгырлар килә бит, кайларда кунарсыз микән? Әйдәгез әле, шушы саламнардан булса да берәр куыш ясыйк», – дип үзе үк эшкә кереште. Күршеләр дә ярдәм итеп, түбәдән төшкән чыбыкларны исән калган утыртма читәнгә сөяп, өстенә түбә саламы өйдек. Төнне шул куыш сыман нәрсә эчендә үткәрдек. Бу 1935 елның язы иде.
Ләкин куышта яшәп булмый бит инде. Икенче көнне шул ук Хафиз абзыкай килде дә өйдән калган базны тирәнәйтеп, калдык-постык агачлар белән землянка сыман нәрсә ясап бирде. Үзләреннән ишек, тәрәзәләр юнәтеп алып килеп куйды. Шунда ул әткәйнең сүзләрен искә төшерде. Шушы сүтеләсе өйне салганда Хафиз абзыкай әткәйгә: «Шәкерт абзыкай, әйдә өйнең яртысын җиргә батырып эшлик, югыйсә тагын сүтеп алырлар», – дип әйткән булган икән. Әмма әткәй аңа ул чакта: «Үлмәс борын җир астына керер хәл юк инде», – дип җавап биргән. (Ә менә чынлыкта керергә туры килде шул!..) Землянка эчендә бер кечкенә плитәсыман мич ясап куйдык. Аннан туп-туры калай торба тышка чыга. Тәрәзә кырыйлары тишек, җил шул тишекләрдән керә дә, сукыр лампаны сүндереп ишектән чыгып китә. Ишек ачкан, япкан саен лампаны яңадан кабызырга кирәк. Идәненә калын итеп салам түшәдек. Кырыйда бер кешелек кенә сәкесыман бер нәрсә бар. Сәке дигәннән, әнкәйне ул елны бизгәк җәфалады. Бизгәк көн аралаш бер үк вакытта калтырата башлый. Әнкәй аны куркып көтеп тора, теге дошман килер вакыт җитә инде дип әзерлек эшләрен башлый. Бөтен иске-москыны җыеп шул сәкегә ята, без аны шул чүпрәкләр белән төрәбез. Ул калтырый, теше-тешкә тиеп шакылдый. Бераздан тирли башлый һәм бөтен ябынган әйберсен атып бәрә. Башы авыртып газап чигә. Без чарасыз хәлдә моны карап торабыз, тик бер ярдәм дә күрсәтә алмыйбыз. Әнкәй ул вакытларда күпме хинин даруы ашагандыр. Ул даруның төрле төстәгеләре – сарысы, яшеле була икән. Бизгәк әнкәйне берничә ел җәфалады, йөзләрен саргайтты. Бу шул хинин сарысыдыр сыман тоела иде миңа. Соңгы елларда әнкәй күргән кайгы-хәсрәт берничә кешенең йөзен саргайтырга җитәрлек булгандыр.
Безнең бу михнәтле тормышта яшәвебезне әнкәй Ходай тәгалә кушуы буенча, маңгайга язылган тәкъдир буларак кабул итә. Ул чагында мин дә аның сәбәбен белмәдем...
...Миңа авыл балалары «мулла малае» диләр иде. Ачулары килгәндә мине үртәр өчен әйтәләр, ә мин моңа бик гарьләнәм. Шул сүзне ишетүгә, кемдер түбәмә суккан кебек, бер читкә китеп барам. Чөнки мине әткәйнең электән мулла булуы гарьләндерә, мулла баласы булу зур гаеп дип уйлыйм. Ә бер караганда, мулла булуның ни гаебе бар соң? Бәлки хәер-садака алгангадыр? Анысы бит мәҗбүри түгел. Хәле булган кеше бирә, булмаса, сорап алмый. Алай да байый алмаган бит. Бер өй, бер ат, мунча, келәт – байлыкмыни? Әнә безнең авылдагы Бәкер, Имамгали чынлап та байлар булгандыр. Бәкернең ике катлы, чарлаклы өе, тегермәне булган, хезмәтчеләр тоткан. Имамгалинең дә тегермәне булган. Суыргыч тотучылар да шактый. Боларны бай дип тә, кулак дип тә атарга мөмкиндер. Алар белән безне чагыштырып булмый бит инде. Муллаларның да төрлесе булгандыр. Ярар, әткәйнең әтисеннән калган өй белән атны алсыннар да инде. Ләкин мунча зурлыгындагы, аннан-моннан кораштырган өйне нигә алырга? Без балаларның ни гаебе бар? Балалар өстенә туфрак коя-коя, кеше яшәп яткан өйне сүтеп алып киткән укытучыны ничек күз алдына китерергә мөмкин? Моны заманында фашистлар гына эшләде. Әлеге директор сугышка барган булса, ул мөгаен полицай булып немецка хезмәт иткәндер. Алай булмаса, полицай, яки староста булып нәкъ шундый бәндәләр йөргәндер...
Нигезен туздырып, торыр җирен калдырмыйча, кешене урамга куып чыгарырга закон кушамы соң? Юк! Моны закон кушуы буенча түгел, ә власть башында утырган бәндәләрнең тырышлыгы белән эшләгәннәр. Аларның берсе – Шәрпәев дигәне электән үк әткәйгә теш кайрап, үч саклап йөргән булган. Ни өчен дошманлык саклаганын белмим, әмма бер судта әткәйне сәнәклеләр ягында йөрде дип күрсәтмә биргән. Ә чынлыкта исә әткәй бу вакытта тире чире белән авырып өйдә яткан. Очраклы рәвештә совет башына үрмәләгән шундый җиңел акыллы, тар миле кешеләрнең сүзе әлбәттә ул вакытта законга тиң булган.
Әткәйнең хаты килеп тора, ул Минзәлә төрмәсендә иде. Без әнкәй белән аның янына бармакчы булдык, мин мәктәп директорыннан рөхсәт алдым. Бәләкәй арбага әйберләрне төяп юлга чыктык, Куян авылында (Минзәлә районы) кунып, икенче көнне Минзәләгә барып җиттек. Зәйнәп исемле бер хатынга фатирга кердек. Әткәй янына барып әйберләрне бирдек, үзен күреп сөйләштек. Кичен аш пешереп илттек. Бу төнне Минзәләдә кунып, икенче көнне янә Куян авылындагы Мәймүнә түткәйләргә (әнкәйнең бертуган апасы) кердек. Анда ике көн булып, дүртенче көн дигәндә авылга кайтып җиттек.
Көзге салкыннар башланды, ә безнең бу землянкада кыш чыгарлык түгел. Хафиз абзыкайларга яңадан кайту да уңайсыз булгандыр инде, үзләре дә алты җан бит. Без үзебез дүртәү. Шулай ни эшләргә белми йөргәндә, Галим абыйның хатыны Исмеямалттәй үзе килеп безне үзләренә торырга чакырды. Без аларга күчендек. Аларның Нәҗимә исемле бер кызлары гына бар. Галим абый көне буе эштә, ул атлар карый. Исмеямалтәй эшкә бик йөрмәде, ул бу вакытта авырлы иде. Озакламый балалары туды. Өйләре бик зур түгел иде аларның. Буйдан-буйга түрдә сәке сузылган, шул сәкедә без сигез кеше тезелешеп йоклыйбыз. Бу вакытта мин бишенче класста укый идем.
Фәтхелбаян абзыкай (әнкәйнең бертуган энесе) безнең мондый авыр тормышта яшәвебезгә борчыла һәм апасының бик тә бәхетсез булуы өчен нык кайгыра, әмма берничек тә ярдәм итә алмый иде. Әнкәйне туган авылы Иске Балтачка кире кайтырга да өндәп карады. Балтачта әнкәйнең ике энесе һәм бер апасы яшиләр. Энесе колхозда хисапчы булып эшли. Алар да әнкәйне чакыралар: «Ул авылда мулла хатыны булып яшәмә, әйдә монда кайт, әкренләп берәр өй юнәтербез, кеше өстендә өйдәш булып яшәгән ише булмас», – дип үгетлиләр. Дөрестән дә, бу авылда ни өчен яшәргә? Өең юк, ирең белән яшәтмиләр. Әгәр ул төрмәдән кайтса да аңа барыбер теге Шәрпәев кебекләр каныгып тынгылык бирмәячәк. Бер караганда бу – дөрес. Ләкин әнкәй Балтачка кайтырга кыенсына. Өч балаң белән ничек анда яшәрсең? Үзләренең дә өйләре кечкенә генә, балалары да ишле. Ә хисапчы энесе әле күптән түгел генә өйләнгән, килен кеше ни уйлар? Һәм әнкәй анда кайтмаска карар итте. Маңгайга язылганны күрми булмас дип уйлагандыр инде ул. Кайчан да булса ирем кайтыр, бәлки тормышлар да бераз әйбәтләнер дигән өмете булгандыр. Инде безнең тартып алырдай әйбер дә калмады бит...
Әмма беркөнне теге Шәрпәев урамда Галим абыйны күреп: «Син ул мулла гаиләсен нигә дип асрап ятасың, кара аны, соңыннан үзеңә кыенга килмәсен», – дип куркытып, янап киткән. Әнкәй тагын кара кайгыга төште. Инде кая барырга? Әллә Балтачка китәргәме? Шундый уйлар белән йөргәндә, Балтачтагы хисапчы булып эшләгән Гыйлмегаян абыйны да кулга алганнар, хәзер төрмәдә икән, дигән хәбәр ишеттек, ул да хәзер Минзәлә төрмәсендә икән. Без инде аны эшендә җитмәүчелек чыккандыр да, шуңа алып киткәннәрдер дип уйлаган идек. Баксаң, аны Троцкий белән хат алышуда гаепләп кемдер язып биргән булган икән. Шулай итеп, Иске Балтачка күчү фикере дә җимерелде. Андагы башка туганнарга борын төртерлек түгел иде инде. Бу чорда әнкәй ут йотып, башын кая куярга белмичә йөрде. Безне ач-ялангач итмәскә тырышып, көне-төне тегү текте. Тегү машинасы янында йоклап киткән чаклары да күп булды. Кыш уртасындарак (1936 ел башы) әткәй кайтып төште. Ләкин ул сәламәт түгел иде инде. Аның аякларына салкын тигән, көчкә-көчкә басып йөри, эшкә ярамый иде. Утырган килеш утын кискәне, әнкәй янына утырып тегү машинасы әйләндергәне хәтердә калган. Ир кешенең тегү машинасы әйләндереп утыруы бик кызганыч иде, әлбәттә. Ләкин, ничек кенә булса да, яныбызда әткәй булу бәхетен берничек тә әйтеп-аңлатып булмый инде.
Бу чорда тагын бер сәер генә вакыйга булып алды. Мин кечкенәдән үк вак-төяк уенчыклар ясарга ярата идем. Арба, автомашина кебек уенчыклар ясап уйный идек. Хафиз абзыкайның бер хикмәтле календаре бар иде. Анда ай, көн исемнәре, саннар тасмага язылып, боргычка уралган. Шул боргычны әйләндереп, тиешле көнне, айны, елны чыгарып куеп була. Көн исемнәре гарәп хәрефләре белән язылган, ләкин тасмасы ертылып, хәрефләре бозылып беткән. Кысасын да төзәтәсе бар. Мин агачтан икенче кыса ясап, шул календарь үрнәгендә яңа календарь ясадым. Әнкәй, әткәйләр танысын дип, латин хәрефләре белән язылган сүз янына гарәп хәрефләре белән дә язып куйдым. Шул язуларны бик тырышып язып утырганда, күршедәрәк яшәүче бер укытучы Рәхилә апа килеп керде һәм минем язганнарны күрде. Күреп кенә калмаган, мәктәпкә баргач директорга да әйткән. Ягъни, мулла малае гарәп хәрефләре белән нәрсәдер яза. Икенче көнне үк Галиев фамилияле мәктәп директоры (өйне сүткәне түгел, анысы Терегулов иде) килеп керде. Керү белән миңа: «Кара әле, Тәкый, син бик әйбәт календарь ясагансың икән, кая, күрсәт әле миңа шуны», – ди бу. Мин шатланып күрсәттем, әлбәттә. Ул аны боргалап карады, язуларны укыды да әткәйгә карап: «Баланы нигә гарәп язуы язарга өйрәтәсең?» – дип төпченә башлады. Әткәй исә, мин кушмадым, үзе язган, дип акланды. Чыннан да минем гарәп хәрефен өйрәнүдә берәүнең дә гаебе юк, мин аны үзем өйрәндем. Минем әнкәй Тукай шигырьләрен бик ярата һәм кәефе килгәндә аларны «Тәфтиләү» көенә җырлый. (Ул көйнең «Тәфтиләү» көе икәнен соңрак кына белдем). Мин әнкәйнең бу моңлы көйләрен бик тә яратып тыңлый торган идем. Ләкин Тукайның «Мәҗмугаи әсәре» гарәп хәрефләре белән язылган, ә минем шул китапны үземнең укыйсым килде. Хафиз абзыкай миңа латин һәм гарәп алфавитын язып бирде, ничек укырга икәнен дә аңлатты. Шуннан мин тырыша торгач укый өйрәндем, яза да башладым. Әткәйнең, йә әнкәйнең гарәп китабы укырга кушканы булмады. Тукайның «Су анасы» шигырен латин хәрефе белән күчереп язып мәктәпкә дә алып бардым. Әле ул чакларда Тукай шигырьләре дәреслекләрдә бик аз иде. Тагын да берничә шигырьне язып алып бардым, ә «Мәҗмугаи әсәр»нең үзен алып барырга курыктым. Алып бармавым да хәерле булган икән шул...
 

 

Тәкый ЗӘКИЕВ


 
 
Дәвамы: http://maydan.tatar/mixnetle-balachak-devamy/


«Мәйдан» журналы, №8, 2018 ел 

 

Комментарийлар