Соңгы вакытта чирләштереп торды шул. Ябыкты, тәне иттән төште. Яше дә байтак булгач, бу үзгәрешләрне бер дә яхшыга юрамадылар. Тик үзенең генә хәлен бөтенләй өметсезгә чыгарасы килмәде. Ябыга төшкәненә дә игътибар бирмәде.

– Ит кунак кына ул, – дип уйлады.

Чире кай төштә икәнен төгәл генә әйтә алмый, мәгәр йөрәк чәнечә инде. Хәлен алып авырта. Менә әле соңгы авыраеп киткәнендә ничә көн тамагына ризык бармады, авыз тәме юк. Ашый алмагач, ашказанында да бар микән? Авыртынгач йокы юк. Ялгыз кеше төнен үлеп китүдән куркып та йоклый алмый инде.

Хәл белергә килгән улы аны тәмам түшәктә күрде.

– Бәйрәм арасы, ныклап авыраеп китсәң, нишләп ятарсың берүзең, – дип, үзләренә алып китәргә булды.

Өен ягарга, тавыкларын карарга әйтеп тормадылар. Улы:

– Бер арада үзем килеп әйләнермен әле, – диде.

Белгәндәй тавыкларына коры бодайны ялгыш тутырып салган иде. Бүрәнә арасыннан көрт кереп тора–сусасалар, шуны чукырлар.

Улы гаиләсе белән район үзәгендә яши. Аллага шөкер, гаиләле, балалары бар. Хәзер гаиләсез, дуадак каз сыман йөргән ир-ат күп. Кызлары – үзләре күптән дәү әни, тик менә торган урыннары гына җир читендә. Аныкылар, шөкер, барысы да башлы-күзле. Ялгызлык язмасын беркемгә дә.

Улын башкача мәшәкатьләп торасы булмасын дип, утырып китәргә җыенды. Алмашка җиңелчә кием-салымын капчыгына тутырды. Гәүдәсе күренеп кечерәйгән ананы улы җитәкләп алды. Капка төбенә үк терәтеп туктатылган машинага чыгып утырдылар.

Кыен иде. Нәрсә дисен? Картлык. Бар кеше бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, әнә улы, гаиләсен калдырып, аның артыннан йөри. Ирексездән, күкрәген ярып, ыңгырашулы-уфтанулы аваз чыкты.

– Авыртамы? – диде улы, аңа борылып.

– Авырта да. Сезне дә җәфалыйм бит әле менә.

– Җәфаламыйсың. Ял көннәре, эшкә барасы юк. Дәваханәгә дә кереп чыгабыз әле.

Карчык үзенең табибларга, шәфкать туташларына тудырасы мәшәкатен уйлап каршы килмәкче иде, тыелды. Улы үзенчә эшләячәк иде. Аннан күренсәләр дә ярый инде. Чыкмаган җанда өмет бар, дигәндәй, барыбер кара җир астына кереп ятасы килми икән шул. Быел ятып чыкты әле ул район үзәгендәге дәваханәдә. Файдасы тиде бугай, яман ару йөрде шуннан соң. Кайчан ятканын гына төгәл исенә төшерә алмады. Бәрәңге алган вакытта булмады микән?

Карадылар, тыңладылар, йөрәген яздырдылар да:

– Әби, кереп ятасыңмы әллә? – диделәр.

Гаҗәп, авылда әле генә дәваханәдә урын юк, беркемне дә салмыйлар икән дип тордылар ласа. Үзе дә теге вакытта бик авырлык белән генә эләкте. Күршеләренең кече улы районда зур бай. Сүзе кайда да үтемле икән, ул булышты.

Әле ни, үзләре әйткәч, сиксәнгә табан барган кортканы дәвалыйбыз дип торганда, ничек каршы киләсең? Кыймады. Шул арада килене килеп җитте, терапия бүлегенә урнаштырып йөрде.

…Яңа ел килеп җиткән дип тормаганнар, палаталарда кешеләр бар иде. Авыру бәйрәмнәрне карап тормый шул, үзенчә эшли. Болар да бәйрәмдә дәваханәдә ятасы язмышлары белән килешкәннәр ахыры. Башта карчыкны бер палатада да кабул итәселәре килмәде. Үзләре бер-беренә ияләшеп, бер калыпка кереп алганнар күрәсең.

– Бездә болай да кеше күп, әнә күршедә икәү генә ята, – дигән булдылар әвәлге кергәнендә.

Болары исә:

– Күрше бүлмәдә үзегез кебек өлкән яшьтәгеләр. Алар белән җайлырак булыр, – дигәннәр иде дә… Килене усалланып алды.

– Анда керергә дигән идек, монда җибәрделәр. Олы кеше белән палатадан палатага йөрибезмени хәзер, – диде. Шуннан болары сүзләрен кире алган сыман булды. Әллә, кем белә, бәлки чынлап та олы кешегә үз тиңнәре белән рәхәтрәк булыр дигәннәрдер. Уйларында тарсыну галәмәте бөтенләй булмагандыр. Карчыкның үзенә генә шулай тоелгандыр. Ул сүз көрәштергәнне эндәшми генә тыңлап торды. Катышмады. Аннан:

– Минем алай бер зыяным да юк, – дип кенә куйды.

Өстендә чәчәкле ситса күлмәк, жимпере җылы гына. Иягеннән уратып, почмаклап бәйләгән яулыгы башыннан төшкәне юк. Калын гамашы өстеннән ак оекбашлар, алар пычранмасынга носкилар кигән. Кып итеп торган кортка, беркемгә бер мәшәкате юк. Караватка менеп ятса, юка гына калган гәүдәсе сизелми дә, әллә кеше бар, әллә юк.

«Бер зыяным да юк», – дигән иде, бик дөрес.

Яңа елга да озак калмый, караңгы күптән төште. Юк, юк, килене ризасызлык билгесе сиздермәде, кайтып китәргә дә ашыкмады. Урнаштырды. Ап-ак урын җәймәләрен җайлап җәйде. Салкын түгелме, дип хәстәрләнде.

– Килеп йөрмәгез инде башкача. Миңа бернәрсә дә кирәкми. Ашыйсым да, эчәсем дә килми, – диде ул, киленен рәхмәтләр әйтеп озатып калганда.

Үзе дә килен булган кешедер, палатадагы хатыннарның яшьрәге аныкын озатканда, кичке бәйрәмнән соң бик иртә кузгалып булмасын күзаллап:

– Иртәгә соңрак кына килсәгез дә була. Монда ашаталар,–дип калды.

Кан басымын үлчәгәч, прием покойда дару биргәннәр иде, шул исенә төште. Бар кесәләрен актарып, кечтек кенә төймәне эзләп тапты да кабып куйды.

Пимасын салып утырган иде. Хатыннарның берсе каяндыр табып тәпечкәләр китереп бирде, аннан савыт-саба хәстәрләде, карчыкның чынаягына кичке аштан калган салкын чәен бүлеп салды. Үзләре дә яңа гына кергәннәр, чәй кайнатыр нәрсәләр юнәйтмәгәннәрдер ахыры. Бәлки, чәйләр кайнатып йөрерлек хәлләре дә булмагандыр. Әйе, йөрерлек булсалар, дәваханәгә кереп ятмаслар иде әле.

Әллә даруның сихәте тиде, әллә айларга сузылган ялгызлыктан соң, ачык йөзле, ярдәмчел бу хатыннар янына килеп керүдән, авыру белән көрәшү хөкемендәгеләр белән үзен тиң тоюдан карчык җиңеләеп киткәндәй булды. Чир бер аңарда гына түгел. Чир белән бәла-каза агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри.

Шундый уйлар үтте күңеленнән. Аннан сөйләшүләргә колак салды, палатадашлары белән кызыксына калды. Битарафмын дисәң дә, вакыйгалар агышына керергә туры килә, чөнки хәзер теге кесә телефоны дигән галәмәт белән туктаусыз сөйләшәләр бит. Аңа да читтәге улы алып биргән иде шуны. Алар шалтыратканда кай төшенә басарга икәнен дә өйрәтте. Тавышы ишетелсә, кулына ала, эндәшкәннәренә җавап бирә, тик үзе башлап сөйләшергә булдыра алмый. Шалтыратыр сәбәбе дә чыккан кебек түгел.

Хатыннарның яшьрәк күренгәне телофонын куярга да өлгерми. Әле берсе шалтырата, әле икенчесе. Бик кирәкле кеше микән, барысы да гаҗәпләнә, борчыла аның дәваханәгә кергәненә. И өзеләләр инде Яңа елда өйдә булмыйсың дип. Чир бәйрәмгә карап тормый шул, язмышка язылганны кабул итәргә тиешсең. Язмышның да үз законы, үз планы дигәндәй.

Йөрәге бәләкәйдән таза булмаган бу хатынның. Авылда тормыш арбасына бер җигелгәч, тартырга кирәк. Чирлемен дип бот күтәреп ятып булмый. Мал-туары ишле, сөтен-маен сатып, тишек-тошык ямый инде. Алай эшнең җайлысын тапкан, басудагыларга ашарга пешерә. Кышка кергәч бөтенләй җиңелгә кала, идарә тирәсендә вак-төяк йомыш кына үти. Тик ире атналап читтә эшләп йөргәч, мал карау берүзенә авырга туры килә. Авыл җирендә шулай шул: үз йортыңдагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкать эшкә чутланмый. Гәүдәгә иммәт үзе, шуңа мескенемне «аю кебек таза» дип уйлыйлар инде. Сүз сөрешеннән шунда ук төшенде әбиегез: шофер ире ял итәргә генә кайтып йөри, бөтен авырлык хатын җилкәсендә. Өстәвенә быел сугым вакытында өзлеккән, мал эчәге юышырга йөреп салкын тидергән. Хәзер бу эшне башкарырдайлар берән-сәрән генә, ярдәм сорап килгән кемне кире борасың? Шуннан өстәлгән дә өстәлгән, бары җыелып, тәмам аяктан егылган. Монда чак өстерәлеп килеп кергән. Әйе, чынында да авылда бик кирәкле кеше икән. Юкка гына эзләмиләр үзен, тагын берәрсенә кирәге чыккандыр.

Хәзер алай телефоннан сөйләшерлек булган инде. Кызы быел мәктәпне тәмамлый икән. Аны укырга кертергә кирәк. Үзе ятимлек белән укый алмаган, бердәнберен ничек тә кеше итәргә тырышуы. Әзрәк күзе ачылгандай булгач, хатын, үзенең авыруын онытып, бәйрәмне үзләре генә каршылаячак ире белән кызы өчен борчыла башлады.

– Гранат алдыгызмы? Виноград беткән мени? Урамга да чыршы чыгарып утыртыгыз. Тышкы утны кабызып куегыз. Якты, ямьле булсын!

Хатыннарның икенчесе янына кызы килергә җыена. Анысының телефонга исе китми, артык шалтыратып бимазаламыйлар да. Барысы белән дә сөйләшеп вакыт сарыф итә торганга охшамаган. Бик тыныч, бик сабыр күренә. Балалары озак көттермәде. Икесе дә студентлар икән. Тормышта тагын бер кызы барлыгы аңлашылды. Балаларына, аннан бигрәк тә үз-үзен тотышына караганда, яше байтак булырга тиеш. Тәрбиялелеге, тотанаклылыгы, укымышлылык кыяфәтеннәнме, үзенә бер дә олы яшь бирә торган түгел.

– Син дә килдеңмени?–диде анасы, җитү, үзеннән биек булып үскән улын кочагына алып.

– Мин сакчы аңа. Үзе генә йөрергә курка, – диде тегесе апасына ымлап. Тышта күптән караңгы төшкән шул.

Кыз сумкасын бушатып сөйләнә бирде:

– Менә салат. Мантыны синең кебек, суынмасын дип, тастымалга төрдем.

Банка белән алма-чия компоты чыгарып куйды. Әнисенең хәлен сорашып, өй вакыйгаларын барлагач, кайтырга җыендылар. Болары әллә ни шаулап бәйрәм итәргә җыенмый ахыры. Хатыннарның икенчесе һаман телефонда:

– Залга матур ашъяулыкны җәйдеңме? Шкафның аскы тартмасында. Арнольдка очсызлы колбаса алдыгызмыни? Әйбәт булган. Эт елы бит, аны сөендерергә кирәк. Пилмәннәреңне тактага тезеп куй. Ананас салатына йомырка кушсаң да була. Арыдыңмы? Ярар, ял ит инде, акыллым. Үскәнем инде минем, – дип кызын үсендереп, мактап алды да, беразга тукталып калдылар. Кушылганнарны үтәп бетерергә вакыт кирәк бит.

– Өйдә булганда үзем ни мичкә каз да куя идем, – дип уфтануы белән күрсәтмә-киңәшләргә вакытлыча нокта куелды бугай.

Балаларын сөеп-кочаклап озатты да, күршеләрен сыйларга ашыкты тегесе. Әбинең дә тәлинкәсенә салат бүлеп салды, манты куйды. Куе-кызыл төстәге, ымсындырып торган компотны агызды. Гаҗәп, әби дә үтереп ачыкканын тойды. Ашамлыкларның исе дә, төсе дә ымсындырып, авыз суларын китереп тора иде. Ул ничә көнгә беренче тапкыр ашыйсы килеп, авызына ризык капты.

Салат дигәннәре, нәрсәләр салып бутаганнардыр, яшьләр шуның белән мәш килә инде, бик тәмле, аның тешсез авызына туры килгән йомшак иде. Тавык ите дә бар сыман, әчкелтем җимеш тәме дә килгән кебек. Хатыннар бу заманча ризыкның нәрсәсе җитү-җитмәвен тәфсилләп сөйли-сөйли, шулай ук яратып ашадылар. Дәваханәдәге аштан соң бу ризыклар аларга да бик тансык иде. Биредәге ризык белән генә тукланып, организмнарын чистартырга исәп тотканнар икән дә, бер генә көнгә кагыйдәдән читләшергә булдылар.

Мантыны да бик яратты әбиегез. Үзенең болай ризыклануына аптырап, сыйларны мактап туймады. Сөенә-сөенә барчасына да рәхмәтләрен яудырды. Дөнья белән алыш-бирешен өзеп, түшәккә яткан карчык яшәргә булды әле. Күрше палатадан килеп кергәннәрнең берсе белгән кешесе икән. Хәл-әхвәл сораштылар, уртак танышларын барладылар, хәзерге тормышның яшәп туймас рәхәтлегенә сөенделәр.

Дөнья тәгәрмәче алга тәгәрәде болай булгач, туктамады.

Карчыкны палатада шундук үз иттеләр. Чынлап, бер зыяны юк аның. Аягында йөри, тавыш-тыны чыкмый, йокласа – йоклый, йокламаса, әйләнгәләп, карават сиртмәсе шыгырдатмый. Шәфкать туташларыннан рәхмәтле күзен алмый. Хатыннарның яшьрәгенең хәле артык шәптән түгел әлегә, система дигәннәрен дә аңа алыштырып кына торалар. Әбиегез икенче көнне үк җиңеләеп киткәндәй булды. Ятыбрак торырга тырышкан хатынга төшке ашны алып килә, тәлинкә-җамаякларын чайкап куярга булыша. Боларын эшкә яраганына сөенгән сабыйларча, һич авырсынмый, канәгатьлек белән башкара. Дөньяга гомер буе файда эшләгән кеше ул. Хәзер генә дәрманы, кодрәте киткәч тә.

– Бальниста ятуны әйтәм… Карыйлар, рәхмәт. И-и-и бигрәк әйбәт карыйлар бит. Минем нинди файдам тигән инде, – диде ул, ап-ак урын җәймәләрен авыр эштән кан тамырлары бүртенгән, көрән төскә кергән куллары белән сыпырып.

…Ничек дөньяга рәхмәтле булмасын ул? Атасы сугыш яраларыннан вафат булып, анасы башкага кияүгә китсә дә, урамда калмады, детдом дигән упшы казанга да эләкмәде. Сугыштан соңгы юклык чоры иде. Картинәсе белән картатасына сыйды. Иркәләү, сөю күреп үсмәде дисәң дә… Әткәсенең хәлсез куллары белән аркасыннан сөеп яратканын һич онытасы түгел. Хәсрәт тоймаган вакытлары – ахирәтләре белән уйнап туйгач, җәйге кичләрдә кызарып баеган кояшка сүзсез генә карап тәмәке тарткан әтисенең как сөяктән генә тезләрендә кичке чыкта юешләнеп өшегән тәпиләрен җылытып утыруның рәхәтлекләре дә хәтерендә.

Наз теләгән сабый күңеле өчен шулар җитә иде. Ерак та түгел, урман аша гына авылда әнкәсе дә бар әле аның. Тик ул аныкы гына түгел шул инде.

– Кияү катырак безнең… – дия дә, күрше карчыклар белән сөйләшеп утырганда калган сүзләрен әйтеп бетерми картинәсе. Монысы ничек буладыр, кызга бик аңлашылып бетми. – Аналыдан анасыз үсә. Сабыйны да сыйдырса соң шунда…

Соңгы сүзләрнең үзенә кагылганын аңлый кыз, тик сиздерми. Картинәсе авызыннан әнкәсе белән үзенә кагылышлы берәр өметләндергеч сүз чыкмасмы дип тыныбрак тора да, көткәне акланмагач, чүпрәктән корылган курчаклары белән тагын да ихласрак уйнарга тотына.

– Ир-ат шулай инде. Ярар, аның каравы кызың тормышлы. Үз балалары да булгач инде. Исән булсыннар, яшәп кенә ятсыннар. Монысы сезгә сыя инде. Үзегезгә иптәш, озакламый кул арасына керә башлар, – дию белән сүз бетә.

Ә болай җылы өйдә яши, өс-башына кияргә дә бөтенләй юк түгел. Артык кашык итеп читкә тибәрмәгәннәре, хәтта, исән калганы өчен, бәләкәйдән үзен бар дөнья алдында бурычлы итеп тоя иде ул. Сабый чагындагы шушы тойгы гомер буе – үзе тормышлы булып, балалар үстергәндә, аларны инде башлы-күзле итеп туган ояларыннан озатканнан соң да югалмады. Аның өчен өстәленә килгән һәр кабым ризык, җылы өй, яңа кием гаҗәеп бүләк иде. Әле дә менә, үлем көтеп ятканнан соң ниндидер кодрәт белән болай тернәкләнеп китүенә ышанмый утыра. Ходайның үзенә шулкадәр дә мәрхәмәтле булуына шаклар ката инде.

 

Дәваханәгә килеп эләкмәсә, бәйрәмнәрнең болай зурланып үткәнен белмәс иде. Телефонын куймаган хатынның сөйләшкәненнән кунакларсыз, авыл җирендә үзләре өчен генә дә әзерләнгән Яңа ел табынының муллыгын чамалады. Кешеләр рәхәт итеп яши белә шул хәзер. Алар да каршылады Яңа елны. Чәшкеләргә теге тәмле компотны салып чәкәштереп эчеп куйдылар. Аннан тәрәзәдән харап манзара карадылар. Шарт та шорт килеп күктә төрле бизәкләр уйнады. Салют, диделәрме шунда. Исе китте. Алар авылында да төрле утлар белән яктыртып чыршы бизиләр, яшьләр шартлатып шундый ут аттыра, халык мәш килә. Тик болай күк йөзен ярып төрле утлар атылганны күргәне юк иде әле.

Әйе, алар заманында да бәйрәмнәр булды. Кунакка чакырышулар, ашка алулар бар иде. Аллага шөкер, карты исән чакта үзләре дә йөрде. Яшьрәк чакта атлар җигеп, куна бардылар. Әлегедәй виноград, гранат дигәннәре булмаса да, өстәлләре, заманына күрә сыйлы иде. Әле менә бу хатыннарның бәйрәм ыгы-зыгысын күзәткәндә шуларны искә алып, сөенеп утырды. Ярый әле вакытында алар да фурмысына китерә белгән. Кадерле, матур мизгелләр булган икән.

Тик гел бүле яшәлмәгәндер инде. Аны гомер буе тыеп торган бер калып булды. Картатасы иң мөһиме тамак туклыгын, өстә җылы кием булырга тиешлекне күзаллап, һәр нәрсәне икмәк хакы белән үлчи иде. Өстәлгә берәр төрле тәмле ят ризык килеп кунса – юк, битәрләмәде – үзе дә тәмләп ашар булса да, әйтеп куяр иде:

– Һы! Моның хакына ничә буханка ипи тияр иде… Чутлап карагыз!

Өс-башка берәр затлырак кием алсалар да, читтән генә карап янә үз бәясен әйтә:

– Сырган өч фуфайка алырга була бу хакка. Алты ел җылыда кыш чыгасың.

Фуфайка хакы – ун тәңкә. Кышын парктагы – ир-ат, Фермадагы савучы хатын-кыз өстеннән фуфайка төшми. Арзан, уңайлы. Башка төрле киеме дә авылга соңрак кына килеп җитте. Фуфайканың җылысы ике елга гына бара, искергәненең мамыгы тәпәрләнеп, җылысы киткән була. Кешелеккә дә фуфайка киделәр, анысын кара сатиннан тектереп алалар иде. Заманнар үзгәрде, матур пальтолар, туннар, ясалма мехтан курткалар чыкты. Тик аның аңында, картатасыннан күчкән үлчәү бәясе булып, һаман шул кара икмәк һәм сырган фуфайка хакы калды. Менә шушы эталон, саклык, исраф итмәү тойгысы булып, канына сеңгән икән. Тагын шуңа исе китә әбинең: алар заманындагы сырган фуфайкалар тагын модага керде. Әлеге җылы курткалар безнең фуфайкаларның якын туганы бит. Тик элеккеләре сатин яки киҗе-мамык тауардан чын мамык белән сырыла иде. Шуңа тәнгә дә уңайлы, җылы да булды.

 

Бар икән Ходайның рәхмәте. Әле бу соңгысында гына түгел, аннан алда чирләгән чакларында да дөнья белән алыш-бирешне өзеп, мәңгелек йортка күчеп китәргә риза иде. Беркемгә үпкәсез, барына риза-бәхил булып.

Тик бу юлы дәваханәдән чынлап терелеп чыкты. Әллә табиблары шулай яхшылап карады, әллә үзенең бик яшисе килде. Үпкәсез дигәннән… Килененә әзрәк үпкәсе калды шул. Китереп урнаштыргач, башкача килеп урамады. Теге ике хатын алдында уңайсызрак булды. Улы килеп хәлен белде алай.

Нигә икән соң? Сүзгә килеп яшәмәделәр. Төпчек улы булса да, ул өйләнгәндә карты белән икесе дә көчләрендә иделәр. Яшьләр өйләнешкәч тә башка чыкты, үз көннәрен үзләре күрде. Хәер, якында булгач, башкаларына караганда, соңгы елларда ялгыз анага күз-колак булу алар иңенә төште. Анда да ул артык йөк булмады, авырлык салмаска тырышты.

– Үз дөньягызны карагыз, монда үзем тырыштырырмын әле. Кайтыгыз, соңга калмагыз, иртәгә икегезгә дә эшкә бит, – дияр иде, ял көннәрендә бәрәңге утыртышырга яки алышырга килгәннәрендә.

Авырлыкны гел үзенә алды бугай шул. Иркәләнергә, дисбесен тартып түрдә генә утырырга кирәк булгандыр да. Үз кадереңне үзең белмәсәң, сине кем кадерләсен дә, үзеңне үзең яратмасаң, сине кем яратсын. Килене дә шуңа өйрәнде. Бианасының, үзем эшлим, дигәненә канәгать. Улы эчтән сыза, мәшәкатьләрнең яртысын бу юлы да анасына калдырып киткәнгә пошалана да соң. Хатыны әллә кайчан машинага чыгып утыргач ни… нишләсен?

Хәзер инде үзләренең олы кызлары кияүгә чыкты, оныклары бар. Киленнең мәшәкате башыннан ашты. Бер уйлаганда үпкәлисе дә түгелдер әле. Ходай аягыннан яздырмады бит беркайчан да. Авыраеп киткәндә дә үз-үзен йөртерлек булды. Әнә олы килендәше. Гомер буе, чирлемен, диде. Кайчан барсаң да, урын өстенә менеп яткан булыр. Ул арада ире, чирләргә өлгерми дә, үлеп китте. Бер улы әнине карыйм дип, кайта-китә ике яры йөреп гаиләсеннән аерылды. Юк, юк, берүк кенә аңа мондые кирәкми! Аллага шөкер, үзен-үзе йөртә. Килененә дә үпкәсе таралды. Үпкә, ачу да булмагандыр әле ул. Олыгая бара шулай холыксызрак, хәтер калучанракка әйләнәсең инде.

 

Әйе, бу юлы шактый шәбәеп чыкты әле ул… Һәм тормышка бераз карашы да үзгәрде. Бик дөрес яшәлмәгән ич, дигән фикергә килде. Сабый чагында, яшьлегендә авырлыклар булган. Андагы яшәешләре дә шуңа таман. Хәзергесе яктырак, матуррак булырга тиеш икән бит. Аның үзен кадерләп яшисе килде. Ходай аны шуның өчен терелткәндер әле. Аз дисәң дә пенсиясе аңа рәхәтләнеп яшәргә җитә. Олы кешегә күпме кирәк инде. Бәрәңге, яшелчәсе бакчасында, тавыклары күкәй сала. Анысы балаларына күчтәнәчкә таратырга да кала әле. Кыяфәтеннән, бигрәк тә үз дөньясына бикләнеп, борынгыларчарак яшәвеннән бик карт кебек тоелган карчыкның, инде «тегендә» барырга җыенып беткәч, кабат тернәкләнеп китүенә авылдашлары да аптырады. Бу хәлдән соң аны бертөрле изгерәк затка тиңли башладылар.

Авылда болай да хәзер хәер бирердәй кеше калмаган иде. Дөрес, хәер-сәдаканы мәчеткә илтсәң дә була. Тик кемнәрнеңдер күз күргән кешегә биреп, аның сөенгәнен күрәсе килә. Хәер-сәдака акча бирү генә түгел, хәл белешү, бер-береңнең көн итмешеннән хәбәрдар булу да ул. Сөйләшеп, аралашып утырулар бүген һәммәсенә дә кирәк икән ич.

Дәваханәдән кайткач, хәл белергә дип, башта үз тиңнәре капка юлын япмады, аннан яшьрәкләр килә башлады. Акрынлап аны хәер иясенә әйләндереп куйдылар.

Монысыннан кыенсынды карчык.

– Миңа дөрес булмас, хәер ятимнәргә тиеш. Минем бит улларым бар. Аннан искечә укуым да юк, – дип карады.

– Белгәнеңне укырсың, күңелең ихлас булсын. Балаларың яныңда түгел, көн итмешең ялгыз. Улларыңның балаларын аякка бастырасы бар. Сиңа да хәер тиеш ул, – диделәр.

Бу абруйлы, хөрмәтле кешеләрнең сүзләре иде. Алар ышанып, чын күңелдән әйткәч, карчык та күнде, килгән кешене борып чыгара алмады. Чынында хәер йөкләп алырдай кемне табасың авылда? Хәзер халык әллә эреләнде, әллә культурныйланды? Хәер, дип акча сузып кара син берәрсенә. Ишетмәгәнеңне ишетерсең. «Мине хәер иясе, дип мыскыл итәсеңмени?» диярләр. Шулай итеп, белекле, инсафлы карчыкка авылдашлары үзләренең җирдәге гөнаһларын ярлыкаучы, югалту үкенечләрен җиңеләйтүче, юатучы, фанилык белән бакыйлыкны бәйләүче вазыйфасын йөкләде.

Өенә, йорт тирәсенә дә башкача күзлектән карады ул. Карты белән икәүләп гомер буе тырышып өстерәде алар тормыш йөген. Заманында бер казыксыз җирдә кешенекеннән ким булмаган дөнья кордылар. Үсә бара балалары кул арасына керде. Картыннан соң нык калган йорт-кураның вакытлар узу белән ава, кыйшая барган җирләрен уллары кайткан чакларында ныгытып торды. Менә буяу заты кермәгәнгә байтак булган. Язга чыккач та тәрәзә рамнарын, йөзлекләрен буятты. Түбә калайларын, гәрничләрне дә буяп җибәргәч, йорт тирәсе болытлы көннәрне дә, әле генә төшкән кәләштәй балкып, нурланып, очка ямь биреп утыра торган булды. Бик кыйбатка да төшмәде. Нишләп шуларны әллә кайчан эшләтеп куясы итмәгәндер.

Малайлары эшләреннән канәгать булып:

– Урам як капка белән койманы сайдингтан эшлибезме әллә, – дип кызганнар иде дә, аналары ризалашмады. Тимердән тотылган коймалар эчендә җанына кысан булыр, яшелчә-җимеш тә үсмәс кебек тоелды.

Өй эчен дә күптән үзгәртергә кирәк булган икән. Үзләре картаеп бара бит, кызлары быел да кайта алмады. Шуңа бүләк сыман итеп акча җибәргәннәр. Мондый «бүләкләр» ел саен килеп тора аңа. Карчык зур акчаларга өйрәнмәгән, ничек тотынырга да белми. Хәзер бит әйбер хакы төрлечә, белмәгән баштан алданып куюың да озак түгел. Шуңа ул балалары җибәргән акчаларны салып кына куя. Әйдә үзләренә кирәге чыгар, дип уйлады. Быел исә бераз расхутланырга булды әле. Өй эченең күпме ышкып юсаң да агармый торган бүрәнәләрен сагыз исе килеп торган сап-сары чыршы такталар белән эчләп җибәрделәр. Тәрәзәләргә, өске рамнардан аз гына уздырып, ап-ак челтәр элде, ачык төстән пәрдәсен тектереп алды. Сандыгында бүләккә кайтарылган урын-җир җәймәләре, япмалар, юрганнар байтак җыелган икән. Барын да яңага алыштырды. Нурга коенган өенә карап, бала-чага сыман, әллә кояш безнең турыны гына шулай мул яктырта инде дип уйлап куя иде.

Эшен тәмамлап, башкарылганына сокланган сынаучан оста кебек, моннан соң ул күрше-тирә йортларга, авыл урамына игътибарлап йөри торганга әйләнде. Авылдан бик чыгып йөргән кеше түгел, чагыштырсаң, үрнәк алам дисәң, мондагылары да җиткән икән. Дәваханәдә ятканда кызын бәйрәм каршыларга өйрәткән хатынның: «Урамга да чыршы чыгарып утыртыгыз, утларны яндырып куегыз!» – дигәнен һич онытмады. Дөрес әйткән бит, нинди белекле хатын булган. Шулай үз яшәешең белән уртак йортка ямь өстәргә кирәк икән.

Авылларны тагын бер нәрсә җәфалый. Мал асраучылар сирәгәйгәч, урамнарны, тыкрык буйларын, бакча артларын әйткән дә юк, тигәнәк, кечерткән басты. Болын мыни, печәннәре җитеп, үләннәр чәчәк атып утыра. Үз турыңны гына чабып өйсәң дә, ярты кышлык печән чыга, валлаһи. Бу яклап та аңа сүз тидерә торган түгел. Уллары, оныклары кайтып җитешмәсә, чалгысын җырлатып янап, үз турысын чабып кына тора. Силсәвит башлыгы бер җыелышта «әнә шул ападан үрнәк алыгыз», дип сөйләгән дә әле, рәхмәт төшкере.

Кибеткә чыкканында, йә авыл очындагы ахирәтләренең хәлен белергә барганда карап уза. Әйе, хәзер авылларында хан сараедай йортлар да бар. Алардан чыккан байлар, зур начальниклар җәйгелеккә кайтып йөрергә диварлар төзеп куйдылар. Себер дигән якларда эшләп йөргән яшьләрнең йортлары да авылны ямьләп тора. Хәләл көчләре белән корган дөньяларының рәхәтен күрсен инде балакайлар.

Күптәнге, искечә эшләнгән булса да аның йортының да үз яме. Вакытында авыллары белән диярлек мәш килеп өй яңарттылар. Алты тәрәзәле, калай түбәле, күтәрмәләре биек итеп эшләнгән йорт шул заманның истәлеге. Тик хәзер кайсыларының хуҗалары бакыйлыкка күчте, кайсын юк кына хакка сатып җибәрделәр. Хуҗасызлары исә вакытсыз картайган кешеләр сыман бирешеп, моңсуланып утыра. Бик искеләре җимерелеп, урыннарында җиргә сеңде. Ялгызлыкны кешеләр генә түгел, йортлар да авыр кичерә шул.

Аныкында ут яна әле. Байларның таш диварлары күләгәсендә дә югалмый. Ул зур йортларның егермеләп тәрәзәсенең берсендә генә уты пыскый бит. Әйе, нәрсә дип төзиләрдер болындай зур сарайларны, үзләре бер бүлмәсендә тычкан утыдай лампа яндырып утыргач. Ә аның өе әллә зур булмаганга, якты нур, эчкә сыймагандай, бар тәрәзәләреннән урамга эркелеп чыга.

Үткән еллар кайтавазы булып, авылда нигезе суынганнарның кадерле истәлекләрен яңартып, балачак, яшьлекләрен хәтерләтеп утыра мондый йортлар. Инде үзләре картаеп барган буын кешеләре аның янына хәер бирергә дип кенә түгел, үткәннәре белән очрашырга, шул еллардан берәр хис, хатирә яңартырга дип килә бит. Карчык моны сизми, белми дисезмени?

 

Бу дөньяда барысы да исәпле икән. Аңа да соңгы еллары санап кына бирелгән булып чыкты. Дәваханәдә терелеп аякка басуыннан соң төгәл биш ел яшәде. Авыртынмый, сызланмый, авылның кирәкле кешесе булып үткәрде бу елларны. Кышның бер кичендә үзенчә бар мәшәкатьләрен төгәлләп йокларга ятты. Утын сүндерер алдыннан пәрдәне тартып тәрәзәдән карады. Тышта кар яктысы иде. Ай да калыкканмы, күк йөзенең уртасы якты. Офык читләре генә каракучкыл төстә булып, күз күреме ераклыкта караеп күренгән җир белән тоташа. Буран чыгасы көннең алдыннан гадәттә шулай була. Иртәгәсен туачак шул матур көнне күзаллап, йокыга талды. Һәм башкача уянмады.

Икенче көнне буран чыкты. Яңа елдан соңгы, бар галәмне акка төрә торган, ул яраткан җиңелчә, җылы буран. Бер үк кенә бәндәләргә зыян китермим, дөньяларга авырлык салмыйм дип яшәргә тырышкан, фанилыкта үзенә күптән тиеш рәхәтлекләрне кыенсынып кына кулланган карчык шул рәвешле йоклап киткән җиреннән бакыйлыкка күчте. Авыртыну-сызлануларсыз, уфтанусыз калдырып китте дөньяны. Бу кадәр җиңел үлем миңа тиеш идеме, бик артык хөрмәт булмасмы дип икеләнергә, кыенсынырга өлгерми дә калды.

 

Язын, җирләр ачылып, аяк асты бераз ныгынгач та, авылның борынгыдан яратып эчкән чишмәсе янына ят машина килеп туктады. Чынлап та ят иде машина. Зур булмаса да уңган, булдыклы останыкы сыман кирәкле корылма, инструментлары үзендә. Беркетелгән җир боравы, күтәргече, чүмече, йөк сала торган тартмасы да бар. Заводта эшләнгәнгә ошамаган. Шул берәр булдыклы адәм кирәк дип тапкан өстәмәләрен үзе корыштыргандыр. Кешеләре дә җитез, булдыклыга охшап тора. Кабинадан төшеп, чишмә тирәсен карадылар, кулларын сузгалап, тирә-якка төртеп күрсәтеп нидер сөйләштеләр. Үзара киңәштеләр ахыры. Аннан эшкә керештеләр.

Авылда хәзер җиңел машина күбрәк йөри. Хәер, эшлекле адәмнәре дә юк чутында бит. Трактор гөрелдәгән тавышны ишетсә, авылныкылар хәзер, йортта булсалар, капкадан үрелеп, өйдә икән, тәрәзәдән карап, «кем бу, нишләп йөри?» дип үз эшләрен читкә куеп, кызыксыналар. Кулларыннан эш төшкән, әмма күңелләрендә шушы туфракка тартылу гомерләре буе калачак кешеләрнең авылларның кабат тернәкләнүенә өметләнүе инде. Күренә башлады бит андыйлар да. Я берәрсе мал үрчетергә тотына, я яшелчә үстерә, аларныкы кебек төпкел авылларда да чирәм баскан басуларны эшкәртүчеләр дә бар.

Бу юлы да машина гөрелтесе игътибарсыз калмады.

Чишмә кешеләрнең бакча артындагы тау астыннан агып чыга. Ерак түгел, кул сузымы гына ара. Тигез болыннан ашыкмый гына агып, ярларын урыны белән кәҗә талы баскан инешкә кушыла. Борынгыларның авыл өчен шушы урынны сайлаулары да, мөгаен, чишмә өчен булгандыр әле. Чишмәне карап торганнар, аңа кышын да юл өзелмәгән. Соңрак та шулай дәвам итте әле. Тик берзаман урамнарга су колонкалардан гына килә башлады. Тимер торбалар аша йөрсә дә, су йомшак, тәмле иде. Ун-унбиш йорт аша урамнарга куелган колонкаларга рәхәтләнде халык. Шул рәвешле чишмәгә юл онытылды.

Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул. Колонкаларны һәр даим карап, төзекләндереп торырга кирәк. Колхозлар таралгач, билгеле, суүткәргеч тә хуҗасыз калды. Торбалар тегеннән дә, моннан да тишелә, я насосы ватылып чыга. Ватыклыкларны төзәтеп өлгерә алмагач, ахырдан су бирү бөтенләй тукталды. Бала-чага, мал-туар төшеп имгәнер дип, аларның коеларын күмеп куйдылар. Тимер колонкаларга ия шунда ук табылды. Кая, ничек югалганнарын сизүче дә булмады. Сәрхүшләр ушлырак булып чыкты, металл сыныгына илтеп тапшырдылар. Ярар, аларга да нәрсәдер тиештер бит инде. Сәрхүш дигәннәребез дә шушы авыл кешеләре – социализм, коммунизм төзүчеләрнең җиде юл чатында калган соңгы буыны иде.

Бакча артларындагы тау битләвендәге мәшәкатьне «ни булыр бу» дип, карап торган авылныкылар да берән-сәрән, икешәр-өчәр булып эшем ияләренең ни кылганын үз күзләре белән күрергә килделәр.

Ят машиналы адәмнәр чишмәне терелтә иде. Терелтә дип, исән иде ул. Суын тирәнәйтәләр, агым юлын ачалар, тирә-ягына таш түшәп, өстен чардуган сыман түбәләп алырга җыеналар. Су улактан гына агып чыгачак. Болар су чыганакларын төзекләндерү өчен махсус оешкан кешеләр икән. Үзләренең проект сыман сызымнарын да күрсәттеләр.

Халык бу яңалыкка бик риза иде. Тик бер сорау килеп калыкты.

Әлеге сорауны бу эшләрне үтеп барышлый күреп калып, машинасын бирегә борган авыл биләмәсе башлыгы бирде.

– Ниме соң, егетләр, чыгымнары күпме булыр икән? Аны быелгы бюджетка кертмәгән идек бит әле.

– Хакы түләнгән. Авылдашыгыз Гөлфәриха Хисмәтуллина дигән кеше былтыр ук түләп куйган иде. Көздән тотынырга өлгерә алмый калдык. Шуңа менә быелгы сезонны сездән башладык. Әбекәй үзе мәрхүмә булып киткән икән, урыны оҗмахта булсын.

– Чишмәне тергезергә дигән уй бар иде ул… – дигән булды башлык. – Кул җитеп бетмәде.

Башкалар эндәшмәде. Кемнәрдер ярдәмгә алынды. Озакка сузмадылар, ике көннән чишмә тирәсе килеп-китеп йөрер өчен уңайлы урынга әйләнде. Күзен тирәнәйтеп ачып җибәргәч, суы кайнап, ургылып чыга башлады. Инешкә төшкән агымы да иркенләп, җәелеп китте.

Эшне төгәлләгәч тагын бер сорау калыкты.

– Башка авылларда чишмәләрнең исемен матурлап язып куялар. Сездә ничек итәбез?

Чишмәнең исеме юк иде. Электән дә Чишмә дип кенә йөртелгән. Исемнәр күп чишмәле авылларда гынадыр. Аларныкы – бердәнбер. Осталарның берсе:

– Әби боларны хәергә эшләтәм дип сөйләнгән кебек иде… – дип, сүз агышына оеткы салмакчы иде дә…

Исем кушабыз димәделәр. Чишмә икәне күренеп тора бит. Үзләре генә түгел, юл өсте булгач, башка авылныкылар да машина белән килә. Язып куюдамыни хикмәт? Авылдашларга ничек таралгандыр, Гөлфәриха карчык терелткән чишмәгә хәер дигән мәгънә кагылып калды. Тик бу мәгънә сәдака дигәнне аңлатмый. Кешеләр күңелендә ул, заман нинди калыпларга кертсә дә, авылның беркайчан да югалмаячак юмартлыгын, киң күңеллелеген, ихласлыгын гәүдәләндергән мәңге тынмас Чишмәсе булып калачак иде.

 

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА


Комментарий язарга