Логотип «Мәйдан» журналы

Мадинаевич

Кышкы көн кыска, Мәдинә эштән кайтып, малларын карап япканчы, караңгы төшеп тә өлгерде.

Башка вакытны улы Байрас ул кайтуга эшне бетереп, малларны ябып куя торган иде дә... Мәктәптә шулай озакладымы?
Өйдә ут алуга, күршесе Зинира килеп керде. Ул шулай кич утырып, чәйнисе кешесен чәйнәп, каргыйсы кешесен каргап, тиргисен тиргәп, эчен бушатып чыгучан. Күбесенчә, эчәргә яраткан иренә, киленен бик өнәп бетермәгән кайнанасына эләгә. Тик бу юлы иргә дә, кайнанага да эләкмәде. Аны-моны сөйләп бераз утырганнан соң, сүз иярә сүз чыгарып, хәбәрнең көтелмәгәнен әйтеп салды күршесе:
- Байрасны әйтәм, мәктәптә түгелдер ул. Безнекеләр күптәннән өйдә. Ишетмәдеңмени, Ильяс кайткан бит. Малайны алырга кайттым, дип әйтә, ди. Теге яшь бичә түлсез булып чыккан, ди, бит инде. Ир бала, әтәсен күрәсе килми дисеңме, шунда кереп киткәндер.
Зинира чыгып киткәч, нишләргә белмәде Мәдинә. Әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып тотынды. Абынды, сөртенде. Кулына тоткан әйберләре коелды. Чәй куймакчы булып чәйнегенә су салган иде,анысы инде күптән тулы икән, салган суы шыбырдап идәнгә агып төште. Шуны гына көткәндәй, мөлдерәмә күңеле дә түгелде дә китте.
Әткәй-әнкәсеннән дүрт айлык кул баласы булып калган Мәдинә картыйсы белән үсте. Анысы, изге җан, чирләреннән сыкранып көн итсә дә, оныгын аякка бастырмыйча торып, әҗәлгә бирешмәде. Бөтенләй ялгыз калганда унҗиде яшь иде кызга.
Картыйсын җирләгәннән соң, хәсрәткә батып, ни кылырга белми йөреп ятканда, колхоз рәисе Фәйләс абыйсы килеп керде. Кызның хәлләрен сорашты, киләчәккә планнары белән кызыксынды. Япь-яшь кенә көе япа-ялгыз калудан бөгелеп төшкән Мәдинәнең нинди планнары булсын инде. Бераз дәшми утыргач, ул, үзе дә көтмәгәндә:
- Миңа берәр эш бирә алмыйсызмы, Фәйләс абый? – дип сорап куйды.
… Икенче көнне үк сарык фермасында эшли башлады кыз.

Колхозларның куәтле чагы. Колхозчылар җиң сызганып эшли, эшенә күрә акчасын, ашлыгын ала. Клублар гөрләп тора. Ул кино, ул концерт, ул төрле әдәби кичәләр! Авыл белән авыл арасында, колхоз белән колхоз арасында үзешмәкәрләрнең ярышы! Смотр концертларына әзерләнү үзе ни тора! Яшьләр клубта куна-төнә ятарга риза. Колхоз исә үз исәбенә районнан махсус белемле биючесен, җырчысын, гармунчысын чакырта. Өйрәнсеннәр генә! Менә шул шаулап-гөрләп торган яшьләр тормышы әкренләп Мәдинәне үз эченә алды, аның күңелен юатты, ялгызлыгын бераз булса да оныттырды.
Кичләрен клубтан еш кына күрше Ильяс белән кайталар иде. Ильяс Мәдинәдән биш яшькә өлкәнрәк, колхозда шофер булып эшли. Үзе әйтмешли, мондый гына шофер түгел, начальство йөртүче. Кызның чибәрлеге егетнең игътибарыннан читтә калмады. Җае чыкан саен бу хакта әйтеп, болай да оялчан кыз баланы оялтып бетерә иде.
Беркөн ул, шаярган кебек кенә, кочаклап үпте дә, кызны җитәкләп өйләренә үк алып кереп китте.
- Менә инәкәй, сиңа килен алып кайттым, - диде ул, оялудан кызарып чыккан Мәдинәне әнкәсе Камиләнең кочагына этәреп. – Әйттем ич, минем бичә авылда иң чибәре булачак, дип.
Улының болай төнгә каршы, киңәшми-нитми генә җитди эш башлап йөрүенә риза булмаса да, Мәдинәне күптән белгәнгә, каршы сүз дәшмәде Камилә. Күрше кызының какча гәүдәсен күкрәгенә кысып аркасыннан сөйде дә, «и-и, балалар, балалар» дип, яулык очына күзләрен сөртте.
Шул керүдән калды кыз. Яшь кызның иләс-миләс күңеле шулай, сайланып-нитеп тормый гына, өлешенә тигән Ильясына гашыйк булды.Тегесе, ара-тирә холкының тискәре якларын күрсәтеп торса да, ир белән яшәү шулайдыр, дип күнде Мәдинә. Аннан, туганнан башлап диярлек әнкәй җылысы күрмәгән кызга, бианасы янында рәхәт иде. Камилә дә, йомшак табигатьле, сылу киленен үз баласыдай якын итте.
Шулай матур гына яшәп ятканда Мәдинә өчен ачыла гына башлаган бәхет ишекләре тагын ябылды. Җәйгелеккә сарыкларын көтүчегә тапшыргач, колхоз ашханәсендә эшләгән чагы иде. Пешерүче дә, басуга алып барып ашатучы да, табак-савыт юучы да – үзе. Магазинга икмәк китермәгән көнне, икмәген дә салып өлгерә. Барысына да җитешергә тырышып, артык кабаланып йөрдеме, һич уйламаганда, Мәдинә шулпага пеште. Тоткан чүлмәге кулыннан шуып китте дә, аш өстенә иелгән Мәдинәнең битенә өреле эссе шулпа бөркелде. Ярый күзләрен йомып калды. Ә бите бик нык пешкән иде, озак төзәлде. Төзәлүен төзәлде, әмма пешкәннән соң калган тупас жөй нәфис йөзен мал картасыдай җыерчыклап ямьсезләде. Элекке карап туймаслык матур хатын түгел иде инде ул.
Бианасы өйдәге бөтен көзгеләрне алып бетерде. Үзенчә киленен шулай курчалавы, күңелен китмәскә тырышуы иде. Ләкин эшнең көзгедәгенә түгеллеген икесе дә аңлыйлар иде.
Ильясның болай да кырт холкы бөтенләй үзгәрде. Кичләрен өйгә соң кайта, юкка да кызып, хатынын җәберли, аны яклашып сүз каткан әнкәсенә кычкырынырга да күп сорамый башлады.
Анысына гына бәлки түзәрләр иде әле…
…Беркөн, әлеге шул төнгә каршы, Ильяс сары чәчле, зәңгәр күзле яшь кенә кыз ияртеп кайтып керде.
- Мәдинә! – дип кычкырды ул керә-керешкә, - яшь бичә белән миңа урынны чоланга җәй!
Бу зәңгәр күзле матур кыз күрше урыс авылыннан булып чыкты. Ул үзенең кыланышларына бәя дә биреп тормады, Мәдинәнең нинди хәлгә калганын да аңларга тырышмады, никах укытып ЗАГСта язылышып килгән законлы бичәдәй, ир куенына чумды. Бу хәлнең чын икәненә ышана алмадылармы, үтеп китәр дип уйладылармы, Мәдинә дә, Камилә дә элеккечә яшәүләрен дәвам иттеләр. Иртән тору белән эшкә чумдылар. Көн буе эш, өй мәшәкате белән булдылар. Ашарга пешерделәр, үзләренең тамагына үттеме-юкмы, тегеләрне ашаттылар, артларыннан җыештырдылар, юдылар, тазарттылар…
Шулай өйдәш-көндәш булып бер атналап яшәгәч, Мәдинә беркөн кием-салымын чәчәкле шәльяулыгына төйнәде.
- Камилә инәкәем, минем сиңа рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, - диде ул карчыкның бер атна эчендә как сөяккә калган аркасыннан кочып, - син дә миңа ачуланма инде, яме.
Шулай дип, әкрен генә атлап, урам аша моңаеп торган үз өенә чыгып китте.
Йөрәгенең януын эш белән басарга тырышты ул. Торды да фермага йөгерде. Кайтты да, уйланып утырырга бер минут кына да вакыты калудан курыккандай, тагын эшкә тотынды. Бөтен җирне кырып-себереп юды, тазартты. Бар чүпрәк-чапрагын какты, юды, үтүкләде. Коймаларын кубарып ташлап яңадан какты. Әллә кайчаннан ярылмыйча кала килеп, инде ташка әйләнеп беткән ботаклы пүләннәрне балта белән бәргәләде.
Өч көн шулай ярсып эшләгәннән соң, хәле китеп урынга ятты. Бөтен тәне кызышып сызлады, тамагына ризык үтмәс булды. Карават янындагы бидрәдән салкын суны үрелеп эчте дә түшәккә ауды, үрелеп эчте дә ауды.
Ялгызлыкның нәрсә икәнен шунда аңлады Мәдинә. Ул начар һава, салкын томан кебек өйне тутырып тора, баш күтәрергә бирми, сулыш алырга кыенлата, җаныңны ашый. Их, кем дә булса берәү, ишектән генә үрелеп булса да, хәлеңне белсә икән дип уйлыйсың. Юк, тәрәзә шакып булса да исәнлегеңне белешсә икән, дип өметләнәсең… Тик синең хәлеңне белүче, исәнлегең белән кызыксынучы юк… Син беркемгә дә кирәкмисең! Менә нәрсә икәнг ул ялгызлык!
Күрше-күлән бу урам аша карашып торган ике өйдә ни хәлләр булып ятканын әле белеп бетермәгән, Камилә әнкәсе исә нәкъ Мәдинә кебек, өзлегеп түшәккә ауган, ә теге икәүнең беркемдә дә эше юк, мәхәббәт түшәгеннән аерыла алмаган чаклары иде. Мәдинә янына керүче, аның хәлен белергә тырышучы булмады.
Үзенең көннән-көн хәлсезләнә, саргая, кибә барганын тоеп, белеп ятты хатын. Күп уйланды. Яшь кенә башына төшкән бу хәсрәт аңа дөньяда иң-иң ачысы, күтәреп булгысыз авыры кебек тоелды. Ята-ята бер карарга килде ул… Суга башка үрелмәде. Кулларын гәүдәсе буйлап сузып салды да, күзләрен йомды…

- Мәдинә, балам, йоклыйсыңмы? Менә җиңелчә генә тавык шулпасы, авыз итеп кара әле. Үзем дә шуның белән генә хәлләнеп киттем.
Мәңге ачылмастай булып беркеп каткан керфекләрен чаклар ачып бераз яткач кына, Камилә әнкәсен төсмерли алды Мәдинә. Карчык кызның аркасыннан сак кына тотып утыртты да, авызына калаклап жылы шулпа каптырды…
Тырышты Камилә, якын кешесен, улы белән бер генә ел торса да, гомерлеккә килене булып калган Мәдинәсен аякка бастырды. Ә аның авырлы икәне дә билгеле булгач, бер минутка да күз язмаска тырышты. Килененең тегенди-мондый уй уйлавыннан куркып үзенчә «эшкәртеп» кенә торды.
… Бик авыр тапты Мәдинә баланы. Жеп өзәрлек тә хәле калмаган иде. Кибеп ярылган иреннәрен чак кыймылдатып:
- Кем? Камилә инәкәй, кем? Малаймы? Кызмы? Бирәсеңме? Камилә инәкәй, бир инде, - дип бертуктаусыз кабатлады.
- Ят-ят, кузгалма! Менә шулай кулыңны җайлап куй да… Калганын үзебез белербез, син миңа теләкләреңне теләп ят,әннәкәем, диген, әйеме, улым… Хәләл күкрәк сөтен имезгәндә теләгән теләктән дә изгесе булмас, ди.
Яшь ана тәненең сызлавыннан, баланың күкрәген авырттырып суыруыннан, хәттә үзенең хәлсезлегеннән, әлегә кадәр тоймаган, аңлатып булмаслык бер рәхәтлек кичерде.
Шатлыгы бар булмышына чыккан Камилә “эһ-эһ” килеп әнкәсенең күкрәгенә чат ябышып имә башлаган оныгы, хәлсезләнеп калган килене янында гөр-гөр килеп бөтерелде.
Малайга Байрас дип исем куштылар.
Улын сөеп туя алмады Мәдинә. Ишелеп, җимерелеп беткән өметенә алтын терәү, тынын буып торган ялгызлык томанын таратырдай якты нур иде Байрас аның өчен.
Күңеленең бер почмагында яшерен өмет чаткысы да кабынды – бәлки Ильясы да улын күрергә керер, барысы да яңадан башланыр.
Чаткы чаткы гына булып калды. Ильяс улын күрергә керү түгел, урамда да күренмәде. Эшкә дә тыкырыкка чыга торган җилкапка аша гына йөри иде, күрәсең. Ә беркөнге очрашу бу кечкенә чаткыны да бөтенләй сүндерде.
…Байраска тугыз ай дигәндә, кинәт температурасы күтәрелеп, каты чирләп китте. Әмәлгә тәңгәл, фельдшер кызны күрше авылга алып киткәннәр икән. Мәдинә баласын күтәреп идарә йортына чапты. Тыны-көне бетеп барып житкәндә, колхозның бөркәүле машинасы кузгалып китәргә тора иде. Моторы дыр-дыр эшли, кабина ишеге шар ачык. Брезент белән аннан-моннан капланган әрҗәсендә толып-туннарга төренеп утыручылар, тәкатьсезләнеп, идарә йорты ягына карап-карап алалар.
Мәдинә йөгереп килгән уңайга кабинага менеп утырды. Рульдә утырган Ильясның бу хәлгә исе китте.
- Кая утырганыңны чамалыйсыңмы?! Кем урыны икәнен белмисеңме или белеп башыңны диванага саласыңмы? – диде ул ачу белән.
- Байрас чирли, тимпиратурит итә, ничек әрҗәгә утырмак кирәк… Улыбызны әйтәм…
- Нәмә-ә-ә? «Улыбыз» дисеңме? Дура! Җилдән туган балаңны минем җилкәгә утыртып алимент ашап ятмакчысыңмы? Уйнаштан туган малаеңа отчество кирәк булдымы? Җилевич дип яздыр, дөресе шул булыр!
Үзе генә булса, төшеп кенә китәр иде Мәдинә, бу сүзләрне тыңлап утырганчы, җәяүләп юлга чыгар да китәр иде…
Ул арада идарәдән җил-җил атлап рәис килеп чыкты. Кабинада утырган  хатынны ул килеп җиткәч кенә күреп калды.
- Не понял…
Мәдинә дәшми утыруны килештермәде:
- Исәнмесез…
Рәис кашын жыерып Ильяска карады.
- Керде дә утырды бит… - тегесе ашыгып акланырга кереште.
Мәдинә Байрасын кысыбрак кочаклады. Ильяс ягына шуышып, кысылыбрак утыргандай итте. Сыябыз, янәсе. Ә «хуҗа» утырырга җыенмады. Теш арасыннан чертләтеп төкерде дә, ачуыннан кызарып, читкәрәк китеп басты. Мин синең белән сөйләшеп, башымны очсызлап тормыйм, янәсе. Син, давай, үз урыныңны бел.
Хатын утыра бирде. Гаҗизләнеп Ильяска карап-карап алды. Ә ул, минем сездә эшем юк дигәндәй, кабинадан төшеп үк китте. Сүзсез дуэль озакка сузылды. Мәдинәгә генә шулай тоелдымы.Ул иреннәрен Байрасның маңгаена терәп алды. Ут! Ут яна җан кисәге!
- Сыябыз бит… Утырыгыз инде… Мин үзем генә булсам… Байрасым тимпиратурит итә бит… Ачуланмагыз инде миңа…
Рәис урыныннан кузгалмады. Ильяс бер кереп утырды, бер төшеп китте. Тәгәрмәчләрен әллә ничә типкәләп чыкты. Әрҗәдәгеләр, аптырашып, урыннарыннан торып үрелеп-үрелеп карый башладылар.
- Сыябыз бит, утырыгыз инде…- Мәдинә бер Ильяска, бер председательгә карап ялварды. Байрасның төргәген рәтләп куйды. Кабина эчендә ашадан-аша җил уйный. Эх, харап итәләр баланы! Их, Фәйләс абый булса! Монысының эшли башлаганына әле ай да юк, күр, кем булып алган! Персидәтел башына, бер сарык караучы хатын янына утырып кысылып барасы килми инде моның…
- Утырасызмы, юкмы!? – бу тавышның каян чыкканын башта аңламый тордылар.
- Тотыныгыз! – машина ишекләре бер-бер артлы шап та шоп ябылды. Машина, руль артында хатын-кыз утырганын өнәп бетермәгәндәй, төчкергәләп торды да, кинәт алга ыргылып кузгалып китте.
… Ул вакыттагы тәвәкәллегенә инде үзе аптырый Мәдинә. Шул чакта, әле генә армиядән кайткан Галим, аркыл-торкылы барган машинаны куып җитеп, рульне үзенә алмаса, кая хәтле бара алган булыр иде икән? Галим, ике дә уйлап тормыйча, рәис тикле рәисне юл буенда бастырып калдырып, машинасын алга карый кызулатты.
Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде, Ильяс сары башлы яшь хатынын ияртеп, авылдан чыгып ук китте. Чыгып киткәнче тагын бер юньсезлек эшләргә кыенсынмады: Байрасның туу турындагы таныклыгын ертып, яңасын юнәтте. Анысында «әтисе» дигән юлга сызык сызылган иде.
Барсын да күңеленә якын алып, йөрәге аша кичереп яшәгән Камилә ныклап түшәккә ятты. Мәдинә башта ике өй арасында йөреде, кулыннан килгәнчә Камилә әнкәсен аякка бастырырга тырышты. Хәле авырая төшкәч, үзләренә алып ук чыкты. Яшисе көннәренең санаулы икәненә төшенә иде Камилә. Беркөн киленен янына утыртып, әлегә кадәр җиде йозакка яшерелгән серен ачып салды. «Ильяска бик рәнҗемә инде син, килен. Язмыш болай да кыерсыткан аны. Ул минем үз балам түгел бит. Турфыда эшләп йөргән вакытта, җирдән табып алдым мин аны. Ташландык бала ул. Үземнеке кебек итеп үстерергә тырыштым да бит, табигатьне алдап булмый икән шул. Җаныңны ертып тудырмагач, күкрәк сөтен имезмәгәч, анда синең бер башлангычың да, бер күзәнәгең дә юк дигән сүз бит».
Күп тә үтмәде, килененә фатихасын биреп, малаена рәнҗемәскә тырышып, бакыйлыкка күчте Камилә әнкәсе. Кайнәсен дә әти-әнисе, картыйсы белән бер тирәгә күмдереп, барысын бергә рәшәткәләп алдырды Мәдинә.
Рәнҗемәскә тырышса да, улының шулай кәгазьдә дә әтисез булуына җаны әрнеде ананың. Ир бала бит, аңа әти кирәкми дисеңмени. Кәгазьдә генә булса да.  Сызык - сызык инде…
Бу төенне Байрас көтмәгәндә үзенчә-балаларча чиште дә куйды.
Беренче класста аларны әле генә педучилище бетереп эшкә килгән яшь кыз укыта башлады. Журналдагы ата-аналар турында мәгълүматлар битен тутырганда, таныклыктагы сызыкны аңлап бетермичә, Байрасның үзеннән сораган.
- Байрас, синең отчествоңны ничек дип языйм? - дигән ул. «Отчество»ның нәрсә икәнен белми торгач, болай аңлаткан: - Әйтик, Рәшит - Рәфит улы, отчествосы - Рафитович, Сәлимнеке - Каримович.
- Ә-ә! Аңладым! Мин – Мадинаевич! - дигән Байрас.
- Мадинаевич? Синең әтиең дә, әниең дә Мәдинәмени? - дип аптыраган укытучы.
- Әйе, - дигән Байрас, икеләнергә урын калдырмыйча нык итеп, - әни дә, әти дә Мәдинә минем!
- Ә нишлеп монда язмадылар икән соң? - яшь укытучы, ручкасын карага манган да, теге сызык өстенә матур итеп “Мадинаевич” дип язып та куйган.
Бу хакта белгәч, Мәдинә бер елады, бер көлде. Яшь язуын тотып, авыл советына йөгерде.
- Укытучы кызга сүзе булмасын. Яшь бит ул. Уйлап-нитеп тормагандыр. Байрас әйткәнне язган. Ышандырып әйткән инде ул. Үзем гаепле, башта ук аңлатып әйтәсе калган аны, - дип өзек-өзек акланды да, хәлне бар булганча сөйләп бирде.
Авыл советында секретарь булып эшләүче Әлфинур бик тәвәккәл кеше булып чыкты. Документны алып калды да, бер атна дигәндә, Мәдинәнең кулына өр-яңа таныклык тоттырды.
- Малаең - маладис! Дөрес яздырган. Мадинаевич икән - Мадинаевич! Хак әйткән улың, әтәй дә, инәй дә - үзең!
Шул көннән, авылда моңарчы ишетелмәгән, шулай да ни өчендер колакка ятыш «Мәдинәевич» атамасы яши башлады.
«Әтиең кайткан»…Әтисен үзен үзе белгәннән башлап көтеп йөри иде бит Байрас. Ишеткәч, әллә нишләде, югалып калды. Аяклары камырга әйләнде, тыңлашмас булып киттеләр.
Бәләкәй чакларыннан ук әтисенең бар эшкә дә хәбәрдар икәненә чын күңелдән ышанып үсте Байрас.
- И әтиең сөенде инде, - ди әнисе, Байрасның бәләкәй генә уңышларын зур итеп. – Менә ичмасам, минем улым, чын егет булып үсеп килә, ди инде.
Байрас ялт итеп стенадагы сүрәткә карый. Әтисе, бу сүзләрне әле генә үзе әйткәндәй, ягымлы карап тора кебек. Ә беренче тапкыр зуррак малайларга ияреп тәмәке тартып карага-а-ач!
- Әтиең белеп калсамы! Кара аны! – диде әнисе әлеге сүрәткә күз карашы белән ымлап. Башка малайларга бу шуклыклары өчен каеш та төшкән, матчага кыстырып куйган чыбык та эләккән, әниләре яңакларын да ялтырата чапкан. Ә Байрасның әнисе тавышын да күтәрмәде, тиргәмәде дә, бармагы да селкетмәде хәтта, әнә шулай, мең мәгънәле итеп, әтисе сүрәтенә генә ымлады. Бирничә көн сүрәткә күзен күтәреп карарга да куркып йөрде Байрас. Әтисе усал карап, бармак янап торадыр кебек тоелды. Чөйдә эленеп торган каешны да, матчага кыстырган сыек чыбыкны да, барып сыеныр ирләр кочагын да алыштырды әтисенең сурәте. Ирләрчә хәл итә торган мәсьәләләр килеп туганда, әнисе әлеге фотога карап бераз утыра да: «Әтиең ни, болай итәр иде, син дә шулай уйлыйсыңдыр инде», - дип куя. Авыр мәсьәләне шулай уртага салып, «ирләрчә» хәл итәләр.

Төн уртасы житеп барганда гына кайтып керде Байрас. Аяк очына гына басып, әнисе янына килде.
- Әти кайткан! – диде ул дулкынланудан чак-чак тын алып. Әнисенең дәшми калуын үзенчә аңлап, юрган астына кереп яткач та, шатланып пышылдавын дәвам итте:
-  Әни, ул үзе белән китәргә чакыра. Пластиковый чаңгы алып бирәм, ди. Пластиковый булмыйча, мондые булса да ярар иде әле, әйме, әни? Ә җәйгелеккә велосипед, әзрәк үскәч матай, тагын әллә нәрсәләр алып бирәм, ди. Әйткәч, алып бирә инде ул әйеме, әни? Мин анда, беләсеңме, нәрсә ашадым? Колбаса! Мин сиңа да бер телем алып чыктым. Ашап карарсың!
Мәдинә ирексездән елмаеп куйды. Карасана, малае бөтенләе белән сабый икән бит әле. Ә Мәдинә инде аңа йөкнең авырын, ирләр күтәрердәен йөкләп куйган.
- Әни, ул әйтә, квартира өч бүлмәле, ди, үзеңә аерым бүлмә булачак, ди.
Ул шулай сөйләнә-сөйләнә татлы йокыга талды. Мәдинәнең генә йокысы бөтенләй качты, урын-җире ташка әйләнде. Ильясның бала турында кайгыртып, аңа яхшы булсын дип йөрүенә ышанмый, бик тырышса да, ышана алмый иде ул. Бу кешенең байлыгы алдында да, каты бәгырьлелеге алдында да үзенең көчсезлеген тою аның үзәген өзде. Йөрәге өзелеп төшкәндәй тоелды, бөтен тәнен калтырау алды. Башына төшкән уйларына ут капса, бөтен дөнья янып көлгә әйләнер иде, валлаһи! Газаплы оеп киткән араларда гел бер нәрсәне күреп саташты. Байрасны җитәкләп алып китеп барган Ильясны куып җитеп, бар гайрәте белән үзенә борып бастыра да, йодрыклары белән аның күкрәген төя, чәчләрен йолка, каерылып уңлы-суллы яңаклый һәм җан ачысы белән такмаклый:
- Син бит үзеңне баланың документыннан да, тормышыннан да үз кулларың белән сызып киттең! Инде, үсеп буй җиткергәч, кул арасына керә башлагач кына, малай кирәк булдымы?!
Яки, киресенчә, иренең аякларына егылып ялына:
- Бала кирәкми бит сиңа, Ильяс. Син бит моны мин-минлегең белән, мине түбәнсетү өчен генә эшлисең. Алып китмә, зинһар! Мин аның өчен генә яшим бит бу дөньяда!
Төн буе шулай саташулы-уяулы ятты. Бер-берсенә капма-каршы ике төрле уй җанын телгәләде. Берчә Байраска сабыйларча үпкәләде. Бик ансат кына әнисен ташлап, әтисенә ияреп китмәкче әле бу, дип уйлады. Әтисенең чынында нинди кеше икәнен түкми-чәчми сөйләп бирәм Байраска, дип ярсыды ул. Стенадагы сурәттә эленеп торган «әти» – ул Мәдинәнең дә, Байрасның да хыял жимеше. Аны Мәдинә уйлап чыгарды, улын да шуңа ышандырды. Ә чынында… «Барсын да сөйлим, күзен ачам баланың»…
Теге вакытта, чыгып киткәннән соң, инәсе үлгәч тә кайтмаган иде Ильяс. Ел үткәч кайтып төште. Камилә карчык үләр алдыннан кирәкле кешеләрен чакырттырып, өен Байраска васыять итеп калдырган иде. Үз өе тәмам искереп, инде җылыны бөтенләй тотмый башлагач, күңеле бик тартмаса да, шунда күчми чарасы калмады Мәдинәнең. Ильясның кинәт кайтып төшүенең сәбәбе шул булган икән… Мәдинә белән Байрасны пыр туздырып куып чыгарганнан соң, өй эчендә булган бар нәрсәне диярлек ярты-йорты хакка сатып бетерде. Эчке яктан сыланып, такта белән тышланган өй ярыйсы гына иде әле. Аны сатарга бик тырышып караса да, алучы табылмады. Хуҗасының бәгырьсезлеге нигезенә сеңеп калып, каһәрләнүдән курыктылармы. Өйнең ишек-тәрәзәсенә аркылы такта кадаклап китүе генә җитмәгән, кире кереп яшәргә уйламасыннар дигәндер инде, менә дигән мичен дә җимереп китте Ильяс.
Уйлаганын эшләми калмый инде мәгәр. Байрасны да, алып китәм дигәч, алып китә инде ул! Мәдинәнең сөйләгәннәрен ялганга чыгару аның өчен чүп кенә. Шулай булгач, әтисен хурлаудан Байраска ни җиңеллек? Унбиш яшенә кадәр «Мадинаевич» булып яшәде бит. Аннан соң, кем белә, бәлки Байрас өчен шулай яхшырак та булыр. Сарык фермасыннан ары адым да атлый белмәгән килеш нәрсә бирә ала Мәдинә аңа. Мәктәпне бетерәсе, укырга керәсе, һөнәр сайлыйсы бар. Хәзер элекке кебек чемодан төбенә алмаш күлмәк, бер телем икмәк салып чыгып китеп, кеше булып кайтулар юк бит инде. Алдан әтәй-инәй йөри торган чак. Кая барсаң да акча кирәк. Ә Мәдинә… Кайчаннан бирле очын-очка чак ялгап бара… Колхозга да бер ышаныч та калмады хәзер. Таратып, соңгы сатырдай әйберләрен сатып бетереп баралар… Ул чаңгыны үткән ел кыш буе сөйләде бит. Ярый инде, физкультура укытучысы, теге вакытта машина рулен кулына алып, Байрасны больницага илтеп җиткергән Галим, мәктәп чаңгыларын биреп торды. Әле дә мәктәптә ул бар. Бердәнбер ир укытучы. Авылның бөтен баласын авызына караткан. Ә Байрас, Галим абыйсы чакырса, мәктәптән көн буе кайтмый ятарга да риза. Чаңгы буенча да, гер күтәрү, волейбол ярышларына да ду килеп әзерләнәләр. Район буенча алдынгы урыннар алып кайталар. Ул гына да түгел, талантлы кеше бар яклап та талантлы була диюләре дөрестер, мәктәптә яшь рәссамнар түгәрәге дә алып бара Галим. Ансына инде берничә бала гына йөри. Шулар арасында Байрас та бар. Галим абыйсы алдап әйтмидер инде, талантлы егет, дип бик мактап кына тора үзен. Моның өчен куанулары Мәдинәнең! Ир бала ир кешегә тартыла шул.
Әйдә, үз әтисе - үз әтисе булыр әле. Әнә бит Байрас ничек сөенгән! Мәдинәнең мин-минлеге монда бөтенләй урынсыз. Ильяска карата дошманлык саклау да дөрес булмас, ни дисәң дә улының, бәгырь кисәгенең әтисе, аңа гомер, башлангыч биргән кеше бит. Мәктәпне бетереп чыгып китсә, улы болай да кырда гына тормаячак инде. Шулай, әле бер төрле, әле икенче төрле уйлап ята торгач, уйларын таң алдыннан, бер карарга килеп, төгәлләп куйды Мәдинә: Байрас үзе ничек уйласа, шулай булсын!
Бу карарга килгәч, үзенә дә җиңел булып китте. Тик күңеле генә, озак ярсып елаганнан соң да тынычланып бетә алмаган сабый төсле, сулкылдап-сулкылдап ала.
Икенче көнне Байрас мәктәптән кайту белән, өстен дә салып тормыйча үрелеп бер-ике капкалады да, әтисе янына йөгерде. Капка төбенә җиткәч, кире борылып, ишектән башын гына тыгып:
- Әни, син на всякий случай әзерләнә башла инде. Мужыт бүген кич үк китеп барырга туры килер. Эшеңдә әйттеңме соң, китәбез, дидеңме? – дип ашыгып тезде дә тагын чыгып йөгерде. Мәдинә лып итеп урындыкка утырды. Әнә ничек уйлап йөри икән бит Байрасы! Ул бербөтен итеп, гаилә итеп күз алдына китерә икән бит бу аерым-аерым өч җанны.
Байрас бик озак торып чыкты әтисе яныннан. Башын аска иеп, елаганын күрсәтмәскә тырышып кайтып кергән улын сораулары белән борчымады ана. Улының бүген бик мөһим мәсьәләне йөрәге аша үткәреп хәл итәргә алынуын, балалыктан чыгып, егет корына кергәнен аңлады ул.
Ильяс шул көнне үк авылдан китеп барды. Китүенә күп тә үтмәде, аның үскән нигезен – күңел газапларын күп күргән өйне ут ялмады. Җимерек мичкә ягуының нәтиҗәсе булдымы, хуҗаның теләгеме, әллә инде, ике ятимнең җылылыгын саклап, аларны җил-яңгырдан ышыклап яшәтер чагында, буш торуга дучар ителгән өйнең гасабиләнеп үзен үзе утка салуы булдымы бу, аңламассың. Янгын, тирә-якка таралмый гына, күршеләргә зыян салмый гына, өйнең соңгы бүрәнәсе янып беткәнче тырышты.
Болай да аз сүзле Байрас бөтенләй үз эченә йомылды. Өйдәге эшләрен ашык-пошык диярлек эшләштерә дә мәктәпкә дип чыгып йөгерә торган булып китте.
Ә беркөнне култык астына ниндидер төргәк кыстырып кайтып керде. Ашыкмыйча гына ирләрчә бер олпатлык белән чишенеп, түрдә ике тәрәзә арасында эленеп торган сүрәт янына килде. Аны сак кына салдырды, тузаннарын сөрткәләп, кадерләп чиста тастымалга төрде дә әнисенә сузды.
- Ул бик әйбәт әти булды, рәхмәт, әни, -  диде ул дулкынланудан ярым пышылдап. – Хәзер монсын элик инде.
Кулына тотып кайткан әйберен шулай ук кадерләп кенә сүтте дә, әлеге сурәт урынына элеп куйды.
…Киндергә майлы буяу белән эшләнгән сүрәттә шоп-шома сылу йөзле Мәдинә, улын беренче күргәндәй сокланып, чиксез ярату белән карап тора иде.
 

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от 8photo

 

Комментарийлар