Банкротка чыккан хәрби заводтан, яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр булган Мөбәрәк, әгәр урамга чыга калса, диварларга ябыштырылган игъланнарга, белдерүләргә күз салмыйча калмый торган иде. Ә анда ни генә юк: кемдер нәрсәдер сата, нидер алыштыра, ә кемдер кем беләндер танышырга вә кавышырга маташа. Кыскасы, әлеге игъланнарның асылында бер генә нәрсә ята: «сатам», «алам», «танышам» һәм дә ки – «кавышам».

Мөбәрәк көне буе кәефсез йөрде. Кичен ул Зәйтүнәсе белән ызгышып алды. Ярты ел элек кенә бала табып, декретка чыккан хатыны иртән тагын тавыш-гауга чыгарды. Тузынуның сәбәбе аның өчен күптән яңалык түгел иде: кайчан эшкә урнашасың да, кайчан акча алып кайтасың!? Табигате белән чыдам, сабыр холыклы хатынның дулавына үпкәләп тә булмый кебек, чөнки хәлләр чынлап та мөшкел иде. Гаилә акчасыз вә чарасыз калды. Олы малае Арыслан мәктәптә укый, кызы Руза бакчага йөри. Бар булган акча шуларга китә. Ә инде өченче баласы, кызлары Әнисә туу алар өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булып чыкты. Зәйтүнә авырга калды, ләкин баласын төшерергә теләмәде. Мөбәрәк тә аның теләген хуплады. Ә нәрсә, эш бар, акча, акмаса да, керә. Мәңге шулай барыр кебек иде. Юк шул, гасырдан артык тарихы булган заводны бер ай эчендә банкротлыкка чыгардылар да куйдылар. Нишлисең!? Капитализм! Илдә – коралсызландыру сәясәте бара.

Мөбәрәк эш эзләп кая гына бармады. Тик кая барса да шул: аның беркемгә дә кирәге юк. Иң элек үз эшенең остасы булган һәм үз һөнәрен яраткан мастер кемгәдер ялынып, кемнәндер эш сорап йөрүне зур түбәнчелеккә санады. Аның җаны әрнеде. Шуннан китте… Ир эчәргә сабышты. Ул алдан да әзрәк капкалый торган иде. Бу юлы артыгракка китте. Алдан гел матур елмаеп, мул табын әзерләп каршы алган, хәзер исә бертуктаусыз безелдәп, канына тоз салып торган хатынын күралмас хәлгә җиткән ир, бер көнне, җенләнеп, аш өстәлен әйләндереп атты. Өстәл өстендә торган аш тәлинкәсе (аңа кырыеннан ук тутырып кәбестә шулпасы салганнар иде!), тоз һәм борыч савытлары, чәнечке-кашыклар, оешкан төстә, идәнгә коелдылар. Зәйтүнә, чәрелдәп, иренә ябышты. Мөбәрәк хатынның баш очында урындык күтәрде. Тавышка башка бүлмәдән өченче сыйныфта укучы улы атылып чыкты. Әгәр дә ул чыкмаган булса, әлеге ямьсез ызгышның ни белән бетәчәге билгеле түгел иде.

– Әни, зинһар, аңа дәшмә, бер сүз дә дә-ә-әшмә! – дип өзгәләнеп кычкырды малай, һәм әнисенең, күңеле тулышканын сизеп алган бала үзе дә, мышык-мышык килеп, еларга тотынды…

Мөбәрәкнең гаиләсе ике бүлмәле кечкенә «малосемейка»да яши. Йорты биек, тугыз катлы, тик фатиры гына кечкенә. Бигрәк тә аш бүлмәсе. Заводтан алды ул аны. Яхшы, иркен фатирга күчәргә торганда гына, әнә шул каһәр суккан үзгәртеп кору сәясәте башланды. Анда инде нинди фатир ди, анда эшче кешеләрнең үзләренең дә бер тиенгә кирәге калмады. Бу йортта аның белән кайчандыр бергә эшләгән иптәшләре дә яши. Алар да хәзер Мөбәрәк хәлендә. Ләкин һәркем бу читен хәлдән чыгу юлын үзенчә эзли һәм үзенчә табарга тырыша. Кемгәдер чынлап та олы бәхет елмая, ә кемдер һаман да шул ярык тагарак каршында утыра бирә. Мөбәрәк тә үзен соңгылар рәтендә сизеп яшәде. Мондый хәлдә әлеге вазгыятьне тәмам күрә алмау дәрәҗәсенә җиткән, өметсезлеккә бирелгән кешегә бары тик ике генә юл кала: йә шул баткаклыкта ничек тә булса үзеңә урын алу, йә инде үз-үзеңә кул салу. Шулай булгач: «Алга, дустым, юлга!» Ул шулай дип үзенә дәште һәм түзмәде! – ян-яклары сүсәргән, йозаклары коелган «ды-вы-пы» ишекне бәреп, өйдән чыгып китте. Ә ишекне киткәндә каты итеп бәрергә ярамый, бу начар фал, чөнки тиз генә әйләнеп кайталмавың да ихтимал.

«Рюмочная»да ул соңгы акчасын туздырып чыкты. Ярата иде ул бу кафены. Монда аракыны шешәсе белән аласы юк, күпме кирәк шул хәтле генә салып бирәләр. Монда халык та башка. Ресторан халкы түгел. Бар да якын, бар да үз кешеләр кебек. Әллә кем булып, борын күтәреп йөрүчеләр сирәк. Артист, язучы халкы да очрый арада. Алар, гадәттә, шау-гөр килеп үз-үзләрен мактарга, яисә, дөнья бетереп, кемнедер сүгәргә яраталар. Хәер, аларны кичерергә дә мөмкин. Сәнгать осталары туганда ук: «мин һәм бары тик мин генә!» – дип туалар, күрәсең…

Кафеның охшамаган яклары да бар, билгеле. Өстәлләре гел шакшы була. Чәйне дә, аракыны да бер үк пластмасс стаканнарда китерәләр. Бу үзе үк зыянлы нәрсә түгелме соң!? Кабымлыкка кушып үзбәк ризыгын – чебурек ала торган гадәте бар иде. Бу юлы алмады. Аракыга аз калыр дип курыкты. Чебурекның исенә генә тиенеп калды. Кайбер көннәрдә дусларын, танышларын очрата торган иде ул монда. Менә бервакыт берәр шәп дусты, яисә танышы килеп чыгар да: «Әйдә, безгә кил, бездә эшләрсең!» – дип әйтер төсле тоела иде аңа. Тик әлегә нигәдер андый дуслар да, танышлар да күренмәде.

Мөбәрәк П-ров тыкрыгыннан Б-ман урамына чыкты. Инде гыйнвар айлары торса да, һава әлегә һаман да җылымсак: яңа гына яуган җепшек кар туңып, боз булып катырга да өлгерми, җәяүлеләрнең аяк астында тапталып, иләмсез, юеш боламыкка әйләнә бара. Мөбәрәк җылы киенергә яратмый. Җылы туннар, дубленкалар аныкы түгел. Ул кышны бер юка курткада гына чыгарга өйрәнгән. Баш киеме булмый аның. Куртканың да башлыклысын гына ала. Капюшонын башына тарттырып кияр дә, – и, алга!

Бүген ял көне. Каланың үзәк урамы халык белән тулган. Бу гавамда сине беркем дә белми, беркем белергә дә теләми. Һәркемнең үз мәнфәгате, үз мәшәкате. Син – юк монда, син урам аша узып баручы бер гади җәяүле, ягъни статист кына. Тормышы әйбәт чагында ярата иде ул бу урамнан бер җилләнеп үтәргә. Ул чакта урамда йөрүче халыкны да ошата иде ул, алар арасында аңа ничектер күңелле дә булып китә иде. Айга бер булса да балаларын яңа гына ачылган «Макдональдс»ка алып барып, аларга бәйрәм ясамыйча калмый иде. Ә хәзер ул тормыш төбендә калгач, бушка вакыт уздырып, юкка акча сарыф итеп йөргән эшсез халык аңарда бары тик нәфрәт хисе генә уята ала иде.

Элекке «Совет» кунакханәсе янында игъланнар тактасы эленгән, һәм ул, ирексездән, шул тарафка атлады. Зур агач тартманың капкачы ачылмалы итеп пыяладан ясалган, уртада, тимер эләге кулга сыешлы кечкенә генә йозак күренә. Йозак ватык, эләсендә тирбәлеп тора. Нигә кирәк инде ул? Урларлык ни бар соң монда? Игълан өстенә игълан. Кайсын кампитрдан чыгарганнар, кайсын кулдан язганнар. Мөбәрәк (үзен кызыксындырган информация табылмаячагын алдан ук аңлап!) тактага күз генә йөртеп чыкты. Юк, аның өчен берни дә юк. Эш урыннары күп тәкъдим ителә, ләкин аңа кирәге генә юк. Ул инде, кул селтәп, шул тирәдән китәргә торганда гына, күзе такта чатындагы бер кыска игъланга төште. Начар укыла, чөнки капланыбрак тора. Бик тә сәер игълан иде ул. Эчтәлеге шундый: «Арзан бәягә папаха (кавказ бүреге) сатам. Бушлай. Бүрек алучы киләчәктә минем данлы үткәнемә һәм байлыгыма ия булачак. Телефон: 236-59-26. Шылтыратыгыз.»

«Да-а-а! Язып та карыйлар инде, ә!» – Мөбәрәк көлде генә. Көләрсең дә! Психопат, яисә шизик кына яза ала мондый нәрсәне! Башта бүрекне сатам, дип язган, соңыннан бушлай, дип куйган. Нәрсә, бушлай сата булып чыгамыни? Бушлай икән, сату турында сүз була аламы!? Икенче җөмләсе исә беренчесенә караганда да сәерерәк. Кешенең байлыгына хуҗа булырга мөмкин анысы, ләкин ул кешенең үткәненә ничек итеп ия буласың ди?

Мөбәрәк челт итеп карга төкерде. «Мәгънәсез!!!» – башына килгән иң беренче гарьле уй шул булды. Тик шулвакыт аңа игътибарын бөтенләй икенче нәрсәгә юнәлтергә туры килде. Шул минутта аның куртка кесәсендә яткан кәрәзле телефоны пипелдәп алды. Ул тиз генә телефонын тартып чыгарды. СМСка килгән. Зәйтүнәдән. Татарча, әмма урыс хәрефләре белән бозып язылган: «Хайван син! Бутян кайтып куренясе булма!» Бу сүзләрне укыганнан соң аның кәефе тәмам кырылды. Гаеплеме соң ул? Завод ябылганга, эш табалмаганга гаепләргә мөмкинме соң аны? Әйе, хатыннар шундый шул инде алар! – тормыш җебен шартлатып өзәргә яраталар. Аңлый ул, Зәйтүнәнең кызган чагында, рәнҗегән чагында язганын да яхшы аңлый. Ә нигә кызарга! Өч баласы белән ач-ялангач утырырга тели микәнни соң бер ялгызы!? Кызар, кызар да сүрелер бер. Ләкин соң булуы бар. Болай бик эре сөйләшсә, ирен дә югалтыр, шәт. Бу хәлгә бик нык гарьләнгән, хатынына ачуы чыккан Мөбәрәк, ирексездән, кулындагы алтын балдагын капшап алды. Гадәттә, ирләрнең күпчелеге туй балдагын өйләнешкәч үк салып куялар. Ә ул салмады. Махсус кызыл (червонный) алтыннан ясаткан иде ул аны. Яратып өйләнде чөнки Зәйтүнәсенә, теләп өйләнде. Тик менә иренең кадерен белергә генә теләми: ире читен хәлгә килеп эләгүгә үк, аңардан йөз чөерде. «Сатарга!» – Мөбәрәкнең башына әнә шундый фикер килде. Егерме елдан артык салмыйча йөргән балдак бармак эченә батып ук кергән, аны җиңел генә салдырам, димә. Авыр хезмәттән таушалган бармаклар шактый калынайган, киңәйгән. Салуын салыр да, тик менә аны кайда, кемгә сатар? Җүләр кеше сымак, урамда балдак сатып йөри алмыйсың бит! Ломбардка илтеп тапшырса гына инде! Ерак та түгел, Болак янында гына. Мөбәрәк, озак уйлап тормыйча, дугалы күперне узып, елганың уң ягына чыкты. Ломбард ике катлы борынгы йортның караңгы подвалында урнашкан иде. Баскычтан сагаеп кына төште. Түр ягы яктырак икән. Касса янында беркем дә юк. Кассир хатын утырган тәрәзә каршына килгәнче, дивар чатына сөялеп, кулындагы балдагын салырга тотынды. Балдак салдырудан да читен нәрсә юк икән! Бармак ите сыдырылып, канап бетте. «Кара син, әй! – дип уйланды балдак хуҗасы. – Әйбернең дә җаны бар, дип, юкка гына әйтмиләр икән. Һич кенә дә хуҗасы белән хушлашасы килми бит моның, әй!»

Бәхетен җәллад-ломбардка салырга торган ир-атның башында мең төрле уйлар бөтерелде. Шәһәрнең ярты халкы шушында йөри, вак-төяк алтын-көмешен закладка салып, акчага алыштыра. Байлар сирәк күренә монда. Күбрәк ярлылар килә. Унбишенче гасырда кредит учреждениясен ачкан Ломбардия ростовщиклары каберләрендә тыныч йоклый алалар: ломбард әле дә чәчәк ата, әле дә табыш ала. Ләкин табышны байлар түгел, хәерче халык бирә. Хәер, монда таланган, урланган әйберләрне дә ташыйлар, моңа күбрәк шәһәр монстрлары – наркоманнар, сәрхүшләр сәбәпче була. Ә менә Мөбәрәк закладка каяндыр урланган әйберен түгел, ә хәләл көче белән тапкан газиз балдагын сала!

Балдак, чылтырап, тимер тәлинкәгә чәпелдәде. Нәфис куллар, балдакны эләктереп алып, аны электрон үлчәү өстенә салды. Сары таблода, җүләрләнешеп, электрон цифрлар йөгереште.

– Паспорт! – дип, эндәште кассир хатын.

– Паспорт!? – Паспорт сорарлар дип башына да китермәгән Мөбәрәк, башын иеп, касса эченә күз салды. Хикмәт! Анда аның таныш хатыны утыра иде. Заводта диспетчер булып эшләде ул. Менә бит, үзенә ничек итеп тиз генә эш тапкан! Киенгән-ясанган, әле һаман да шундый, үзгәрмәгән. Ул аны кайчандыр бер озата да барган иде. Тик ялгызы яшәсә дә, «кофе» тәкъдим итмәде, ягъни фатирына чакырмады. Озата килгән хатынның подъезд төбендә басып: «Мин хатынлы ирләр белән ка-а-а-тегорически йөрмим!» – дигән төртмәле сүзләре әле дә колак төбендә яңгырый иде…

– Фәнүзә! Синме соң бу?

– А… Мубарак… Мин… Ә нәрсә?!

– Син мондамыни хәзер!?

Фәнүзә, «әйе», дип, баш кына какты. Таныш кешесен күрүенә ул бигүк шат түгел иде, ахрысы.

– Фәнүзә… Паспорт юк… Бәлкем…

– Ярый, – диде ул, коры гына. Дуслыкка, танышлыкка караганда, аңа эш процессы мөһимрәк иде, күрәсең. – Ничек салырга уйлыйсың? Бөтенләйгәме? Әллә кире аласыңмы?

– Юк, алмыйм, калсын…

– Бөтенләйгә, димәк. Ул очракта балдакның бәясе арта.

– Күпме була инде?

– Тәк… – Кассир ханым кабат үлчәү төймәсенә басты. Таблода икенче бер сумма барлыкка килде. – 6666 сум да 60 тиен.

– Анаңны! – Клиент сүгенде.

– Нәрсә!?

– Бу бит шайтан суммасы!!!

– Ну, нишлим соң инде!? – дип, кырт кисте ханым. – Мин куйган сумма түгел. Автомат санады. Ризамы шуңа?

– Риза, – дип, баш селекте Мөбәрәк.

Фәнүзә балдакны кечкенә целлофан пакетка салып куйгач, касса аппаратын ачып, акча саный башлады.

– Бәлкем, кире алырсың!? – диде аңа ханым, акчаны санап бетергәч. – Ни әйтсәң дә, өйләнешү истәлеге бит.

– Юк, кире алмыйм, калдырам, бөтенләйгә…

– Нәрсә, аерылдыңмыни? – дип, сорады ханым.

– Юк. Әлегә… Тик шуңа бара бугай.

–Мә! – Фәнүзә аңа акчасын сузды. Мөбәрәк акчаны бөтереп, тиз генә чалбар кесәсенә тыгып куйды.

–Ярый, хуш! – дип елмайды аңа Фәнүзә. Әлеге нечкә елмаюда яшертен сөю дә, ымсыну да бар иде кебек.

– Син һаман да ялгызмы?

– Ялгыз. Ә нәрсә?

– Һаман да шунда торасыңмы?

– Торса ни…

– Э э… Синең янга килсәм… әгәр…

– Паспортыңда…

– Нәрсә?

– Паспортыңда аерылу турында мөһер сугылуга ук килерсең, яме!

Фәнүзә ашыгып тәрәзәне япты. Мөбәрәк караңгы баскычтан өскә, урамга күтәрелде. «6666 да 60 тиен. Кирәк бит, әй! Шайтан эше бу, шай-тан! Бер китереп кысачак әле ул мине, кысачак!» – Әнә шундый хәвефле, дәһшәтле уйлар чоңгылында бөтерелде ул. Балдакны арзанга алдылар, билгеле. Өйләнешкәндә ул аны егерме меңгә сатып алган иде. Димәк, шуның унөч меңен ул әле генә ломбардта калдырып чыкты.

Кая барырга? Бәлкем, өйгә кайтыргадыр!? Акча алганда, ул тиененә хәтле хатынына алып кайта торган иде. Тик хатыны, каян акча алдың, дип сораса, ни дип җавап бирер? Юк, ул бүген өйгә кайтмаячак. Аның юлы – үзгә. Узып барышлый – «Чәй йорты»на кереп утырды. Җылыда, түгәрәк өстәл артында ләззәтләнеп, «Казанның 1000 еллыгы»н кәгеп утырганда, ул кичә генә күргән төшен искә төшерде. Төшендә ул (әйтсәң, кеше ышанмас!) Никита Сергеевичны (Хрущев) күрде. Ботинкасын бар көченә трибунага кагып торган генсек кинәт кенә аяк киемен һавага очырды. Ботинка шапылдап Мөбәрәкнең алдына килеп төште. Аяк киеменнән илаһи нур бөркелде. Залда утыручылар (генсек өркеткән куркак капиталистлар булды, күрәсең!), көнләшеп, егет ягына башларын бордылар. Ни дип юрарга да белмәде ул бу төшне? Атаулы шәхесләрне төштә күрү яхшы фал, билгеле. Хрущевны гына түгел, Сталинны, Брежневны, үзебезнекеләрен дә күп тапкырлар төшендә күргәне булды. Андый олуг шәхесләрне күргәндә, көне уңышлы уза иде. Йә ул берәр күңелле хәбәр ишетә, йә уч тутырып премия ала…

Мөбәрәк җәлт кенә кесә телефонын тартып чыгарды. Аннан, тирән сулыш алып, ашыкмыйча, бая исендә калдырган телефон номерын җыйды. 236–59–26… (Әйе, маҗара җитми аңа бүген, маҗара!)

Телефонны олы яшьләрдәге, калын тавышлы бер хатын алды:

– Ало! Тыңлыйм сезне!?

– Игълан буенча мин. – Мөбәрәк каушаудан тотлыга язды.

– Яхшы. Сез кая хәзер?

– Монда… Кая… «Чәй йорты»нда.

– Кулыгызда кәгазь, авторучка бармы?

– Нигә?

– Адрес язарга.

– Юк.

– Истә калдырырсызмы!?

– Нәрсәне?

– Сез нинди аңламас кеше соң!? – дип акырды хатын. – Адресны истә калдырырсызмы?

– Әйтегез. Минем хәтер яхшы.

– Совет урамы, 10 йорт, 10 фатир.

– Бу сезнең адресмы?

– Юк, кадерлем, бу сез барасы йортның адресы. Йә ничек, истә калдырдыгызмы!?

– Ә, ие… Ә сез…

Хатынның тавышы кинәт кенә юкка чыкты. Линиядә ниндидер радио позывнойлары барлыкка килде. Нечкә тавышлы диктор, радио тыңлаучыларның соравы буенча, ял концерты бирелүен игълан итте. Күп тә үтмәде, бер бәрхет тавышлы җырчы: «Их, сез шаян кызлар, ник шаяртасыз!?» – дип җырларга да тотынды. Мөбәрәк берни дә аңламады. Бераздан җыр тынды. Эфирда югалган хатын кабат пәйда булды.

– Мине яхшылап тыңлагыз, – диде ул, – сез барасы йортның ишеген бер яшь хатын ачар…

– Ие… Яшь, чибәр! – диде ул. Дрөреслектә исә, әче судан әзрәк кәефе күтәрелгән ирнең уйнап, кыланып аласы да килде…

– Ни өчен килдегез, дип сораса…

– Сезне күрергә килдем, диярмен.

– Шаярмагыз әле, зинһар! Уен эш түгел бу! – дип җикеренде хатын.– Ирегез Мазгар янына килдем, кыйммәтле дарулар алып килдем, диярсез. Кем җибәрде, дисә, Кафия җибәрде, диегез. Сеңлесе мин Мазгарның, аңладыгызмы?

– Аңладым, җүләр түгел!

– Алай булгач, хәерле сәгатьтә!

– Ә даруларны, даруларны каян алырга!?

– Ә әйе. Онытканмын да. Дарулар почта ящегендә. Ящеген каерып кына ачарсыз. Даруларны хатынга бирмәгез, авыруның үз кулына тапшырырга тырышыгыз…

– Ә алып калса?

– Җаен табыгыз инде. Даруны авыруның үз кулына бирергә куштылар, диярсез.

– Бүрек!? Папаха?

– Мазгарда ул. Кавказ бүреге. Бүрек турында, зинһар, хатынына берни дә әйтә күрмәгез.

– Ниндидер уенга охшаган бу!

– Мазгар җитди кеше, ул зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхес, Мазгар уйнарга яратмый. Аңладыгыз!?

– Әйтегез әле…

– Ие, ие, ишетәм.

– Сезгә тагын шалтыратучылар булдымы!?

Телефон трубкасында өзек-өзек гудок яңгырады. «Катлаулы икән шул…» – дип уйлап куйды Мөбәрәк. Барыргамы, әллә бармаскамы? Озак уйланды. Барасы җирдән йөрәге өшеп, бик нык шикләнсә дә, ниндидер зәхмәт, шайтан зәхмәте аны нигәдер һаман да шул якка өстерәде. Чөнки ул (игълан) гомер күрмәгән, гомер татымаган җәннәти тормышка, илаһи рәхәтлеккә өндәп тора иде бит!

 

2

 

Бүрек хуҗасы яшәгән урынны халык телендә «Ак район» дип йөртәләр. Тар, кысан «малосемейка»да көн күргән Мөбәрәкне, әнә шушы «Ак район»ның хан сарайларына охшаган, яңа проект белән төзелгән киң тәрәзәле, мәһабәт йортларына якынлашу белән, көнләшү катыш авыр хисләр биләп алды. Ул адреста әйтелгән йортны бик тиз эзләп тапты. Кайчандыр Әфган сугышында катнашкан хәрбиләр өчен төзелгән ундүрт катлы йортны төрле дәрәҗәдәге түрәләр, мактаулы шәхесләр эләктереп калган. Йорт каршында затлы чит ил машиналары күренгәч, әзрәк каушый да төште һәм ул кая килгәнлеген бик тиз аңлап алды.

Подъездга домофон куелган, шуңар күрә ишек ябык. Ул монда чит кеше, аны беркем дә көтми һәм кертми. Шактый вакыт керүче дә, чыгучы да күренмәде. Бары тик мәйданчыкта ярык ледянкасы белән тау шуып уйнаган бер малай, уенын ташлап, өенә керә башлагач кына Мөбәрәккә, ниһаять, бәхет елмайды. Малай, үрелеп, ачкычы белән калын тимер ишекне ачты. Мөбәрәк аның артыннан иярде. Лифт төймәсенә басар алдыннан малай аңа астан гына, шикләнеп карап куйды. Маньяк-мазар түгелме, янәсе!? Ләкин шикле кунак лифтка утырмыйча, тәпи-тәпи өске катка менеп киткәч кенә, сабый бала, җиңел сулап, лифтка утырды…

Унынчы фатир өченче катта булып чыкты. Фатир кыңгыравына басар алдыннан, ул (телефондагы хатын әйткәнчә!) почта тартмасы янына килде. Гадәттә, гадәти йортларда почта тартмаларын ватып, җимереп бетерәләр, шул рәвешле капкачларының эчәкләре генә асылынып кала. Ә бу элитар йорт! – монда бар да тәртип, монда барысы да урында. Тик менә саннары гына ашалган. Мөбәрәк тугызынчы белән унберенче тартма арасындагысына бармагы белән генә басты, калай капкач шундук ачылып та китте. Аннан өелешеп дару каплары коелды. Ул аларны, җыеп алып, тиз генә куртка кесәсенә яшерде.

Ишекне (телефондагы хатын алдамаган!) утыз биш-кырык яшьләрендәге мөлаем бер ханым ачты. Зәп-зәңгәр күзле, почык борынлы, җыйнак мөчәле блондинка аңарда ике төрле тәэсир калдырды. Әйе, һичшиксез бу хатынга теләсә нинди ир заты бер күрүдә гашыйк булырга мөмкин, чөнки ул үзенә шул тиклем җәлеп итеп, тартып тора. Ләкин чын-чынлап, аек күз белән караганда, аның бик тә астыртын, мәкерле җан икәнлеген дә абайлап булыр иде. Әйе, һичшиксез мөлаем да, сөйкемле дә ул. Тик, күренеп тора – хатын бик тә үз сүзле, беркайчан да, беркемгә дә үз сүзен бирмәс, үз максатына ирешер өчен теләсә нәрсәгә барыр һәм теләсә кемне үгетли, килештерә алыр, әгәр кирәк дип тапса, кешенең өстеннән дә атлап чыгар…

Башына гаҗәеп прическа ясаткан, бизәкле ефәк халаты астыннан тыгыз күкрәге төртеп торган, ир халкын күрүгә үк күзләре ялтырый, күңеле шаша торган чибәр ханымны күргәч, Мөбәрәк үзе дә бер мәлгә исереп, түнеп китте. Каршы килмәсә, кысып, бер кочаклап алыр иде, билләһи! Тик пар түгел шул алар, пар түгел! Ул хәзер сукыр тычкан сыман аста, адашып, караңгыда, яктыга чыгар өчен, юл ерып йөри, ә бу ханым, гамьсез җәннәт кошчыгыдай, каядыр җиде кат күк читендә, югарыда оча…

Кунак егетен бер кат күздән кичергәч, дәрәҗәсе дә, төсе-кыяфәте белән дә үзенә тиң түгеллеген аңлап алган хуҗа хатын коры гына:

– Ни кирәк сиңа? – дип сорады.

– Мин… Мазгар янына килдем.

– Ке-е-ем!? – Хатын, җирәнеп, борынын җыерды.

– Мазгар янына килдем! – диде ул, тавышын көчәйтә төшеп. – Өйдәме ул?

– Өйдә! Нигә кирәк ул сиңа?

– Ка… Кафиядән… Сеңлесеннән… – Шулай нык каушармын дип, уйламады ул. Күрәсең, тотылудан курыкты.

– Кафиядән!? – дип ярсыды хатын. – Ни йомыш?

– Ул җибәрде мине монда. Дарулар алып килдем! – Ул, ышанычлырак булсын өчен дипме, кесә эчләрен кабалап, дару капларын шыштырдатып алды.

– Китерегез! Үзем тапшырам!

– Юк… Мин аңа үзем тапшырырга тиеш.

Чибәр ханым кызарынды, тулышты. Дуга сымак сыгылган күз кашларын яман сикерткәләп, хәтәр генә сүгенде.

– Җен хатыны! Әле һаман да минем белән булыша, һаман да миңа ышанмый икән! – Мөбәрәкнең үз гомерендә мондый әче итеп, ямьсез итеп сүгенгән хатын-кызны күргәне дә, ишеткәне дә булмады. Каршында әле генә алиһә булып басып торган хуҗабикә, аның күз алдында шундук ямьсезләнеп, ниндидер бер тупас базар хатынына охшап калды. – Нинди дару алып килдең, ахмак!?

– Әйтергә кушылмады, – диде ул, бер адым артка чигенеп. – Теләмәсәгез, мин кире китәм…

– Ну, ярар, кер инде, тик кара аны, тиз бул! – Хатын, кырыйга чигеп, аңа юл бирде. Мөбәрәк эчкә узды. «Моның бер прихожкасы да безнең «малосемейка» хәтле!» – дип, уйлап куйды ул. Мышный-мышный аягындагы кроссовкаларын чишәргә тотынды. Яшьләр кия торган кышкы, җылы аяк киеме иде ул. Көне буе аякта йөргәч, кроссовкалар да исләнгән. Хуҗабикә авыр исне бик тиз сизеп алды, борынын җыерып, әкрен генә түргә узды. Мөбәрәк бер мәлгә кузгалырга да җөрьәт итмичә, өйдәге муллыкка, байлыкка шаккатып карап торды. Дүрт бүлмәле фатирның бүлмәләре иркен: алар кызыл агачтан ясалган затлы мебель белән тулган, түшәмнәре биек, анда дәү-дәү кыйммәтле бәллүр люстралар эленгән. Идәннәренә исә, Кремльдәге съездлар сараенда җәелә торган аклы-кызыллы озынча келәмнәр, паласлар түшәлгән…

Әйе, бу фатирны айкап, әйләнеп чыгар өчен, бер көнләп вакыт кирәк булыр иде. Шуның өстенә, хуҗа хатын аны ашыктыра башлады. Ул кулы белән изәп, аны үз янына чакырды. Хатын иң еракта, чатта урнашкан бүлмә ишеге каршына килеп басты һәм, иелеп, эчке якка колак салды. Мөбәрәк, ут йотып, аның янына килде. Ул шуңа да игътибар итте: башка бүлмәләрнең ишекләре, дугалы аркалары нәфис юка тактадан ясалган булса, моның ишеге исә корыч плитәдән эшләнелгән һәм ул ни өчендер тимер йозакка бикләнгән иде. Бүлмә түгел, чын бункер бу!

Хуҗабикә сак кына ишеккә шакып алды. Дәшүче булмады.

– Мазгар! – дип эндәште хатын. Эчтә кемдер хәрәкәткә килеп алды. Буылып йөткергән тавыш ишетелде. – Мазгар…

– Нәрсә кирәк сиңа?! – дип сорады ир кеше, карлыккан, сырхау тавыш белән.

– Кафия апа дарулар җибәргән…

– Кем… кем китерде?

– Бер мужик шунда. Ир кеше.

– Кая ул?

– Менә монда… Минем янда басып тора. Керсенме?

Эчтән озак кына җавап килмәде. Ике арада тартынкы тынлык урнашты. Һәм ул шактый озакка сузылды. Мөбәрәк инде кире китү турында да уйлый башлаган иде, тик шулвакыт абзыйның кабат калын басынкы тавышы ишетелде.

– Керсен.

Хуҗа хатын, төрмә каравылчысы сыман, халат кесәсеннән бер бәйләм ачкыч тартып чыгарды һәм шуның иң дәвен, иң зурысын ишек йозагы ярыгына тыкты. Ишек бик зур авырлык белән ачылды. Хатын, аны этеп диярлек, бүлмә эченә кертеп җибәрде.

Бер мизгелгә ул караңгылык эчендә калды. Борынына тынчу, сасы ис килеп керде. Кеше исләре белән кушылган ят бүлмә исе. Укшыды, башы әйләнде. Егылып китмәс өчен ул артыннан ук ябылган ишек тоткасына ябышып калды. Кайда ул? Нәрсә бу? Маҗара теләгән иде! Менә – маҗара!

Бераздан түрдә кемдер хәрәкәтләнеп алды. Чатта хан заманындагы түгәрәк плафонлы абажур кабынды. Мөбәрәк (күзләре начар аерды – мондый сүрән яктылыкка ияләшеп бетмәгән! ) – тимер башлы караватта, ике-өч өем түшәлгән матрацта аякларын бөкләп утырган, өстенә җиңнәре сүтелгән кара бәрхет халат кигән, чал чәчле, кара йөзле, шактый олы яшьтәге бер карт абзыйны шәйләп алды. Ул беравык өнсез калды. Усаллыгы, «мин-минлеге» йөзенә чыккан картлачның кискен, авыр карашыннан аның йөрәге өшеп китте. Юк нәрсәгә алданып, шушындый сәер вә шомлы фатирга аяк басканына ул бик нык үкенде. Аптырап, як-ягына каранды. Гүзәл хан сараеннан шакшы сыер абзарына кергәндәй хис итте ул үзен. Төсләрен җуйган, саргайган обойлар урыны-урыны белән купкан, линолеум җәелгән идән араларында кап-кара пычырак каткан. Матрасы салынып төшкән караватта җәймә, баш астына салып ятарга мендәр кебек нәрсәсе күренмәде. Бу бүлмә, бу зиндан чын-чынлап таш чоры музеен хәтерләтә, ә анда бикләнеп яткан картлач исә, ниндидер бер куркыныч манекенга, монстрга, безнеңчә әйтсәк, өрәккә охшаган.

Хуҗа, боерулы ишарә ясап, сабыр һәм астыртын елмаеп, егетне үз янына чакырды. Мөбәрәк, сак кына, карават каршында торган бердәнбер урындыкка барып утырды. Абзый кеше ерактан гына шулай рәсми, күркәм зат булып шәйләнгән икән, якыннан исә ул кызганыч, чиксез газап эчендә исәрләнгән, тилергән, өметсез бер авыру булып күренде. Эченә ачу йоткан, йөзенә сары суккан үле кыяфәтле ошбу адәм бу дөньяда үзенең соңгы көннәрен, соңгы сәгатьләрен кичергәнен аңлый иде булса кирәк. Кунак, исенә төшеп, кесәсендәге дару капларын бушатты һәм шуларны хуҗага сузды, тик ул аларны алмады, күрәсең, кирәксенмәде.

– Мин игълан буенча! – диде Мөбәрәк.

– Аңладым… а… а… – Картлачның калын, басынкы тавышы кабер эченнән, ләхеттән ишетелгәндәй яңгырады.

– Ә мин аңламыйм, – дип тезеп китте кунак һәм шулчак үзенең кыюлыгына үзе үк аптырады. – Нишләп сез турыдан-туры үзегезнең адресыгызны бирмәдегез? Ниндидер хатын аркылы эш итәсез…

– Ул минем апам…

– Ә бусы кем?

– Минем хатыным.

– Хатыныгыз!? – Яшәп тә карый кайбер ирләр, ә!? Үзе җитмешне узган, ә хатыны кырыкка да җитмәгән. Изгелек түгел, азгынлык ята моның төбендә, азгынлык. – Мин аңа ялганлый-ялганлый арып беттем, чак кына тотылмадым!

– Безнең план яхшы уйланган…

– Уйланган!? Берни дә уйланмаган! Нигә кирәк мондый кәмит, нигә!? – Мөбәрәк, ялт итеп, урыныннан сикереп торды. Ниндидер җен, ниндидер тупас кыргый көч уйный иде аның җаны белән. – Мондый кәмит чыгасын белсәм, өегезгә дә килеп йөрмәс идем…

– Утыр! Маңка! – Әлегә хәтле мескен, үле халәттә сакланган картлач, мөчәләрен турайтып, күкрәкләрен киереп алгач, берникадәр яшәреп, гайрәтләнеп киткәндәй булды. Җитәкчеләр нәселеннән булуы әллә кайдан күренеп тора: боерык, әмер бирергә өйрәнгән. Мөбәрәк аның анык, кискен тавышыннан сеңеп калды, һәм әкрен генә урындыкка чүкте. – Син беләсеңме, минем кем икәнемне?!

– Юк…

– Озак еллар райком секретаре булган кеше мин. Первый… Аннан обкомда… Аннан министр…

– Исемегезне…

– Исемем Мазгар, фамилиям Бикбаев. Кушаматым – Картлач.

– Кушамат!?

– Әйе… Партийный кличка.

– Мазгар… Бикбаев, – дип пышылдады егет. Ул әлеге исемне хәтеренә төшерергә тырышты. Уйлый торгач, исенә төшерде бит тәки. Ул аның турында гәҗиттә укыган иде. Мазһарның исеме, ни кызганыч, бик зур җәнҗал, оятсыз бер кыланыш белән бәйле булды. Җиңү бәйрәменең кайсыдыр елында ветераннарга юбилей медальләре тараттылар. Каядыр югарыда утыручы абзый бер медальне үзенә үзләштереп калган. Бөек Ватан сугышына елы да туры килмәгән, сугышның исен дә иснәмәгән ялган исем астында йөрүчене сенсация эзләп йөргән журналист кәмәшләре бик тиз каптырып алдылар. Тавышы шактый зурга китте. Ахыры болай тәмамланды: җәмәгатьчелекне тынычландыру максатыннан, абзыйны эшеннән алып, пенсиягә озаттылар. Менә шул калай орден «карагы» хәзер Мөбәрәк каршында утыра түгелме соң инде!? Тик аңа: «Син, абзый, оятсыз кеше икәнсең, орден үзләштергәнсең икән!» – дип сөйләүнең хәзер мәгънәсе юк. Тик ул шуны гына аңлап бетерә алмый: ниемә дип кызыккан ул шул тимер кисәгенә? Шуның аркасында эшеннән очкан, халык алдында хурлыкка калган. – Сез!?

– Әйе, мин! – дип сабыр гына эндәште картлач, тыйнаклык сакларга теләп.

– Завутта эшләсәм дә, укырга яратам, – диде ул, – гәҗитнең беренче битләрендә гел сез генә идегез инде ул вакытта…

– Әйе, бар иде шә-ә-әп чаклар! – диде хуҗа, вәкарь елмаеп. – Министрлар, партократлар минем сүздән чыкмыйлар иде! Мине белмәгән, минем белән санлашмаган кеше юк иде. Ә хәзер оныттылар! Килеп, хәлемне белүче дә юк! Свулычлар…

– Мин әле сезнең безнең завутта чыгыш ясаганыгызны да бик яхшы хәтерлим. Мин завутта эшләдем, токарь булып… Мастер…

– Алтынчы разрядмы?

– Каян белдегез?

– Маңгаеңа язылган! – дип көлемсерәде Мазгар. – Әйе, үз гомеремдә бик күп чыгыш ясарга туры килде миңа. Якты киләчәк өмет иттек халыкка, өндәдек каядыр… Тик…

– Файдасы гына булмады, шулай бит!?

– Каян килеп файдасы булсын инде: аларның күбесе вакыт уздыру, күз буяу өчен генә ясалды. Хәзер дә шул нәрсә бара: пиар, пиар, пиар…

Картлач, буылып, йөткерергә тотынды. Кырынмаган, ак йоннары тырпаеп торган бит яңаклары куркыныч рәвештә сикергәләп алды, эренләгән кысык күзләренә яшь бәреп чыкты.

– Ярар, – диде картлач, көч-хәл белән йөткерүдән тыелып. – Анысы аның сәясәт. Минем өчен бүгенгесе мөһим, бүгенгесе хаҗәт. Аңлагансыңдыр, миңа икенче кеше аркылы эш йөртергә кирәк булды…

– Апагыз аркылы, шулаймы?

– Нәкъ шулай. Чөнки минем Ләлә, аны болай – «Лялечка» диләр, мине бу каһәр төшкән зинданнан беркая да чыгармый, монда беркемне дә кертми.

– Ә нишләп качмыйсыз?

– Кая качыйм? Ничек качыйм?! Инсульт кичердем… икенче мәртәбә. Аякларым йөрми минем…

– Ә нишләп сезнең янга беркемне дә кертми?

– Курка. Ләлә минем икенче хатыным. Кырык яшькә кечкенә ул миннән. Мин инде озак яшәмәм. Көннәрем санаулы. Бу эт хатын моны бик яхшы белә. Беренче хатыным моннан унбиш ел элек үлде…

– Шуннан соң яшь хатынга өйләндегез инде!?

– Әйе… – Картлач төртелеп калды. Күрәсең, монда ниндидер сер дә бар иде. Озак кына эндәшә алмыйча торгач, ул, ниһаять, телгә килде. – Өйләндем дип… Бар иде инде ул. Ләлә сөяркәм иде. Сөяркәгә өйләнергә ярамый икән шул, соңыннан гына аңладым. Бер акыллы баш кисәтеп әйткән иде миңа. Кая анда!? Акыл томаланды, акыл. Яшь, чибәр… Сөю… Тфү! Шуңа алданабыз бит без дурак ирләр! Хатын да белеп үлде аның барлыгын. Мин ул вакытта көчле идем. Мин аны бар яктан да тәэмин итә алдым. Мин инде бөтенләй башымны югалттым, ул да ярата иде кебек мине. Өйләнешкәч, йөз сиксән градуска үзгәрде дә куйды! Азды тәмам… Өстән йөрде…

– Каян белдегез?

– Нәрсәне?

– Йөргәнен…

– Тоттым… Хәер, ул үзе дә яшермәде. Үземчә әйтеп тә, үгетләп тә карадым. Файдасыз. Шуннан соң куркыттым мин моны: әгәр йөрисең икән, бар булган байлыкны, шуның өстенә фатирны да гарип балалар йортына яздырам, дидем. Куркыттым! Тавышы зур булды. Шунда беренче инсульт манчыды да инде мине. Менә ятам хәзер шушында… ни урталай, ни пурталай. Төрмә бит бу, чын төрмә! Мыскыл итә бит бу мине, мыскыл итә… – Картлач, тыны кысылып, беразга тавыш-тынсыз калды. Бакса, ул елый икән! Беренче күрүдә Мөбәрәк аны охшатмаган, кеше буларак кабул итмәгән иде. Ә хәзер ул аны кызганды. Нинди генә кеше булса да, ул карт, ул авыру, ул ярдәмгә мохтаҗ бәхетсез бер җан иясе иде.

– Ашатамы соң ул сезне?

– Көнгә бер генә кертә. Синнән яшермим, син ир кеше. Тышка чыгалмый яткан чакларым да еш була. Ул мине бөтенләй карамый, мине мәсхәрә итә, минем үлгәнне генә көтә…

– Хәлегез начар икән, абзый, начар! – дигән ачы нәтиҗә ясады Мөбәрәк.

– Апаны да кертми башлады… – Картлач пышылдап кына сөйләште. Курка иде ул яшь хатыныннан, курка. – Соңгы килеүндә, без апа белән бер план кордык. Игълан яздырдык…

– Да! Мондый хатын белән торганчы!

– Кая китәсең!? – дип көрсенде Мазгар. Аның уйчан күз карашы каядыр караңгылыкка, бушлыкка төбәлде. – Үз гомеремдә мин ике зур ялгышлык җибәрдем. Беренчесе, яшь чагында яраткан һәм сөйгән кызыма, Саҗидәмә өйләнмәдем. Икенче ялгышым, менә шул яшь хатынга өйләндем…

– Нишләп соң яраткан кешегезгә өйләнмәдегез?

– Язмыш, энекәш, язмыш…

– Сөйләрсез… бәлкем?!

– Аны сөйләр өчен, безгә төне буе утырырга кирәк.

– Ә мин ашыкмыйм.

– Яхшы, сөйләрмен.

Картлач аңа менә ниләр сөйләде.

 

3

 

Мазгар (безнеңчә, Мазһар) Әзһар улы Бикбаев Казан дәүләт университетын (тарих факультеты) кызыл дипломга тәмамлады. Укуны, белемне яратудан килмәде бу уңыш, ул хурланып укыды. Күп балалы гаиләдә үскән, караңгы авылдан килгән Мазһарга яхшы уку – кеше арасына чыгу өчен бердәнбер зур мөмкинлек иде. Һәм ул аны ничек тә югалтмаска, кулдан ычкындырмаска тырышты. Әйе, аның юл күрсәтүчесе дә, артыннан төртеп торучысы да юк иде. Атасы колхозда мал-туар карый, анасы конторда идән себерә.

Аны хәтта аспирантурада калдырырга да теләделәр. Ләкин егет моңа теше-тырнагы белән каршы торды. Яратмады ул фән эшен, галим-голәмәләрне үз итмәде. Укытучылык һөнәренә күңеле тартмады. Кеше арасында кайнашырга, түбәннән югарыга күтәрелеп, зур түрә булырга хыялланды. Заманы да шундый: кеше язмышын ил хәл итә. Юллама буенча ул үз районына да кайта ала иде. Ләкин караңгы авыл мәктәбенә тарих укытучысы булып кайтасы килмәде. Ул чит җирне, Е. районын сайлады. Комсомолның район комитетына инструктор кирәк икән. Ул ике дә уйламыйча шунда кайтты. Районда ул бик тиз үз кешегә әйләнде. Аны райкомда да яраттылар. Ул кешеләр белән сөйләшә ала һәм һәр кешегә аерым мөгамәлә таба белә иде. Партиягә бик тиз алдылар. Ел ярымнан соң, ул инде райкомның пропаганда бүлегендә инструктор булып утыра иде. Читтән килгән яшь белгечләр, гадәттә, озак кына фатир ала алмыйча интегәләр. Мазһар интекмәде: яңа төзелгән өч катлы йорттан ике бүлмәле фатир алды. Фатирны перспектива белән бирделәр, – ялгыз яшәмәссең, өйләнерсең, янәсе! Хәер, анысы да озак көттермәде, яшь егет чын-чынлап гашыйк булды. Беренче мәртәбә!

Саҗидә, ах, Саҗидә, Саҗидә! Пөхтәләп үргән озын-озын толымнар, сызылып киткән кара кашлар, шомырттай кара күзләр! Каян килеп чыкты ул? Саҗидә белән кайчан һәм ничек танышканын ул инде хәтерләми дә кебек. Әллә кайдан гына, әллә ничек кенә пәйда булды бит ул. Почта бүлегендә гади бер оператор булып эшләүче кызның шундый хисле, һәм, шуның өстенә, укымышлы булуы егетне гаҗәпкә калдырды. Әле дә хәтерендә: «Саҗидә, нишләп син шундый хисле? Нишләп син башкаларга охшамаган?» – дип сорагач, Саҗидә аңа бик кыска итеп, шаярып диярлек: «Мин романнар күп укыйм!» – дип, җавап биргән иде.

Әйе, романнарда гына «яши» торган әлеге кыз башкаларга бер ягы белән дә охшамаган, ул үзгә, бөтенләй үзгә иде. Башка гүзәл затлар кебек, ул байлыкка, муллыкка, затлы кием-салымнарга да кызыкмады. Ул бар нидән канәгать, ул бар нәрсәдән азат, күңеле ни кушса, җаны ни теләсә, шуңа омтыла, шуңа ирешә. Ә аның күңеле һәрвакыт җанны чүпләгән тормыш ваклыкларына түгел, ә ниндидер югары максатка, якты хыялга омтыла иде. Яхшы урында эшләүче, өметле яшь егетнең башын әйләндерүне, аңа кияүгә чыгуны ул максат итеп куймый, ул ничек сулый, шулай яши, – бүгенге көн белән яши: ярата, сөя, газаплана. Мазһар аңа башта ышанмады, аны аңламады, бу аның чын үзлеге түгел, ул фәкать кылана дип кенә уйлады. Ләкин бу шикләнүләр әкренләп юкка чыга барды. Әллә туган көненә, әллә хатын-кызлар бәйрәменә (хәзер анык кына хәтерләми) ул аңа парфюмер набор бүләк итте. Туш, ислемай, иннек… Ул заманда кибеттә яхшы әйбер табуы читен, Мазһар аны зур танышлык белән астан, складтан барып алган иде. Сөйгәнен сөендерәсе килү теләге көчле иде егеттә. Тик Саҗидә бүләкне нигәдер салкын кабул итте. Хәтта рәхмәт тә әйтмәде. Егет тыштан тыныч калырга тырышса да, эчтән аны шик корты кимерде. Түзмәде, кичә ахырында: «Саҗидәм, минем бүләкне ошатмадың, ахрысы?» – дип сорады. Җавабында ул: «Мин иннек-кершән ягынмыйм, тик эш анда түгел, син миңа беркайчан да бүләк алып килмә, яме, бүләк мине кимсетә.» – диде. Мазһар исә: «Кунакка буш кул белән килмиләр!» – дип аңлатырга тырышса да, кыз аңа: «Син миңа үзең бүләк!» – дип эндәште һәм бармак очлары белән, назлап, егетнең баш очыннан сыйпап алды.

Саҗидә атасы белән генә яши иде. Әнисе бик иртә үлгән, сабый балага әле бер биш яшьләр генә булган, шуңар күрә ул әнисен җүнләп хәтерләми дә. Атасы гомере буе каядыр төзелештә бил бөккән, шабашкаларга йөргән. Галиулла берничә мәртәбә өйләнеп дип тә әйтеп булмый, өенә хатыннар алып кайткалаган, ләкин берсе дә бу йортта озакка тукталмаган. Кызы әзрәк үсә төшкәч, өй эшенә ярый башлагач, танышу-кавышу уеннары да әкренләп тукталган. Билгеле ки, кыз бала атасының үзе теләгән, үзе яраткан кешесен табуын, аның бәхетле булуын теләде. Тик нигәдер андый изге кеше, андый көткән яр табылмады, ялгыз ир-атның йөрәгендә инде сөю уты кабынмады. Аннан көтелмәгән хәл килеп чыкты. Галиулла аягын сындырды. Төзелештә тачка белән измә ташыганда, икенче каттан егылып төште. Әллә ныгытмалары нык булмаган, әллә абзый исерек булган, белмәссең, сул аягының табаны тулысынча чәрдәкләнгән. Аны Казан хастаханәсендә катлаулы операция ясап кына җыйдылар. Абзый ярты ел гипста ятты. Болничныен япкач, ул кизүдә генә утырды, ягъни район территориясендәге бер объектны саклады. Кызы почтага эшкә урнашуга ук, төзелештән китеп барды. Мазһар Саҗидә белән танышканда, абзый инде бер елга якын эшкә чыкмыйча ята иде. Аны әрәмтамаклыкта (тунеядство) гаепләп, милициягә учетка куйганнар, атна саен өенә участковый килеп йөрде. Киң җилкәле, калын тамырлы, әллә авыр хезмәттән, әллә артык эчүдән җир төсенә кергән чандыр йөзле эшче абзый ап-ак күлмәк өстеннән ялтыравыклы галстук таккан, матур, пөхтә киенгән райком егетен беренче күрүдә үк ошатмады. Хәер, егет үзе дә аңа артык ярарга тырышмады. Берәр шешә ярты ачып, хәл-әхвәлләр сорашасы, кызы Саҗидә хакында сөйләшәсе урынга, райком егете иң элек бер урынсызга сафсата сатып, йорт хуҗасына нотык сөйләргә тотынды. Янәсе, ничек инде ул, төп кебек ир эшләмичә өйдә ята, аракы эчә, тәмәке төрә, бердәнбер кызының мәче төкереге хәтле кечкенә генә хезмәт хакына көн күрә!? Ләкин кызы хисабына гомер кичергән атаны вөҗдан газабына этәрү, аңа үгет-нәсихәт уку әллә ни зур файда китермәде. Табын янында ипи белән сарымсак чәйнәп, бүлмә сасытып утырган Галиулла абзый йодрыгы белән кинәт кенә өстәлгә китереп сукты һәм бик каты ярсып: « Минме әрәмтамак!? – дип акырды. – Мин түгел, менә син ул әрәмтамак! –Табынның икенче башында ирләрнең сөйләшкәннәрен ниндидер бер эчке курку белән тыңлап утырган Саҗидә атасының соңгы сүзләреннән куырылып төште. Дулкынланудан, хисләнүдән күзләренә яшь бәреп чыкты, ләкин шулчак тыйнаклык саклап, тыелып калды, дәшмәде. – «Паразитлар сез! – дип дәвам итте абзый. – Каләм кыймылдатып, данус язып, җылы кабинетларда утырасыз, халык алдына чыгып буш сүз сөйлисез, каядыр өндисез…Коммунизм, имеш…Син менә бер генә көн булса да струйкага чыгып, минем сымак кичкә хәтле кирпеч ташып карале! Күрерсең коммунизмны…»

Мазһар эшче абзыйның тагын аңа ниләр әйткәнен тәгаен гына хәтерләми. Тик ул шуны аңлады: номенклатура белән гади халык арасында әнә нинди тирән упкын, нинди каршылыклар ята икән бит! Ышанмый халык партиягә, җитәкчеләргә ышанмый, ни сөйләсәләр дә ышанмый, жулаптан фураж оны ашаган күндәм алаша сыман, тыңлаган булып, башын селкеп кенә тора…

Әйе, артык сүз куертудан әллә ни зур мәгънә юк, һәм заманына күрә, ул куркыныч нәрсә дә иде. Мазһар, партия тәгълиматларына чын күңеленнән инанып, якты киләчәккә ышанып яшәгән яшь коммунист, үпкәләгән кыяфәт чыгарып, табын яныннан торды. «Эчмәскә иде, хотя бы!» – дигән булды ул. «Эчмәскә!? Ә син менә кара бу кулларга, измә изеп, кирпеч ташып ярылган кулларга! – дип акланды Галиулла, өйдәгеләр алдында авыр хезмәттән тупасланган учларын ачып. – Төне буе сызлап чыга бит алар, җилкәләр, аркалар белән сызлый, ничек басарга ул авыртуны, шул аракы белән бассаң гына инде…» «Дәваланырга больница бар абзый, шунда бар!» – дип киңәш бирде ул аңа, һәм, шул көнне хушлашмыйча-нитмичә, өйдән чыгып китте. Бусага төбендә ботинка шнурларын бәйләгәндә, аны Саҗидәсе куып җитте. Атасы өчен гафу үтенер, китмә, дип ялыныр төсле иде дә, тик юк, ул кабат бер сүз дәшмичә, уйчан гына башын аска иде. «Син дә атаң яклымы?» – дип сорады ул кыздан. Шундук: «Ул минем әтием!» – дигән җавап яңгырады. Кызның йөзендә шулчак: « Әнине алыштырган иң, иң якын кешем ул!» – дип язылган иде.

Бу хәлдән соң Мазһар озак кына Саҗидә белән күрешмичә йөрде. Үзе килер, үзе эзләп табар дип өметләнде, ләкин кыз килмәде. Горурлык хисе җитәрлек икән үзендә! Бер мәлгә ул аны онытырга, аның белән араны өзәргә дә теләде. Ләкин ул Саҗидәнең үзе белән түгел, ә атасы белән ачуланышты. Атасы белән тавышланышканга кызга үч тотып йөрү егетләр эше түгел иде, билгеле. Ул аның белән кабат очрашты. Саҗидә, берни дә булмагандай, аны елмаеп, кочаклап каршы алды. «Бәгърем, бүтән алай югалма, яме, китсәң, әйтеп кит, тик шулай югалма, яме!» – дип калтыранып пышылдады ул. Кызның кайнар сулышы шундук егетнең ачудан каткан, бозланган күңелен эретте һәм аның һәрбер сүзе егет йөрәгенә май булып ятты, бар булган үпкәләр, ачулар шундук эреп юкка чыкты! Кирәк бит, бер кочышу, бер үбешү тәненә нинди сихәт, җанына нинди рәхәтлек алып килде! Ах, бу яшьлек! Ах, бу тиле яшьлек! Әнә шул минутларның кадерен белмичә саташа бит кеше! Ул тагын, тагын, тагын да кабатланыр кебек, ә ул никтер кабатланмый, кабатланса да, шуның сымак татлы вә затлы була алмый!

Сөйгәненә яхшылык эшләргә ашкынып торган егет Галиулланы пожаркага урнаштырды. Пожарка җитәкчесе төзелештә гарипләнгән элеккеге шабашникны бигүк алырга атлыгып тормаса да, Мазһар барып сөйләшкәч (ни әйтсәң дә райком кешесе бит!), каршы килә алмады. Беренче көннәрен теләмичә генә йөргән Галиулла тора-бара шуңар ияләште. Анда бит бил бөгәсе дә, авыр күтәрәсе дә юк: көн-төн карта сугасың да, мәзәк тыңлыйсың, шул гына!

Ләкин бу «лафа» (Галиулла сүзе) озакка бармады. Шулчак бер авылда, бер йортта янгын чыкты. Йорт хуҗасы исерекнең исереге – кабызган тәмәкесен сүндермичә, исереп, йокыга киткән. Тәмәке төпчегеннән коелган утлы көл матраска элеп китеп, өйдә янгын чыккан. Таң алдыннан өй дөрләп яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй яртылаш янып беткән. Исерек хуҗа ут эчендә бүленеп калган. Акыра да бакыра мескен. Иң кызыгы шунда: аны коткарырга ашкынып торучы да юк. Бригада белән бергә янгын сүндерергә килгән Галиулла түзми, хуҗаны коткару турында сүз ката. Ләкин тегеләр кыймылдамыйлар да. «Исерек өчен үләсе килми әле!» – дип язылган була аларның битараф чыраенда. «Исерек булса ни, кеше бит ул!» – ди ул, һәм ике дә уйлап тормый, ут эченә кереп югала. Тышта калганнар: «Кире чыкмас, мөгаен, бу, шунда калыр!» – диешсәләр дә, ни гаҗәп, Галиулла теге ирне җилкәсенә күтәреп, ялкын эченнән тартып чыгара. Тик бу батырлыкның нәтиҗәсе генә аянычлы була. Тамагын һәм ярты үпкәсен яндырырыга өлгергән батырны хастаханәгә озаталар. Ә исереккә берни дә булмый. «Синең аркада кеше үлем хәлендә ята, барып хет хәлен белеп кайт!» – дип ризасызлык белдерүчеләргә дә исә тегесе: «Коткарасы юк иде!» – дип кенә жавап бирә. Һәм моңа ул үзенең ни өчен йортсыз-җирсез калуын, дөньяда яшисе килмәгәнлеген дәлил итеп тә куя…

Галиулла авыр үлде, реанимациядән чыкмады. Саҗидә (бер айга ял алды) атасы яныннан китмәде. Мазһар да, вакыт табып, авыру янына килгәләде. Соңгы тапкыр килгәндә, ачылып-китеп сөйләште. Мазһар батырлык медале турында сүз кузгаткач, абзый кул гына селтәде. Янәсе, ул бер нинди дә батырлык кылмаган, аңа дәүләттән бер нинди дә бүләк кирәк түгел, ул бары тик инструкция буенча таләп ителгән хезмәт вазыйфасын гына башкарган. Аның өчен хәзер икенче нәрсә мөһим, икенче нәрсә кадерле иде. «Кызым, үзең генә каласың, – диде ул Саҗидәнең кулына кагылып. – Читен булыр үзеңә генә…» «Әти, нишләп алай дисең? – дип гаҗәпсенде кызы. – Минем бит туганнарым күп.Тугани апа бар, Мазһар янымда…» Шулчак Галиулла (Мазһарның әле дә онытасы юк!), чак кына башын күтәреп, егет ягына карап алды да, эчке бер инану һәм тирәнтен ризасызлык белән: «Синеке микән соң ул?» – дип әйтте. Шуннан соң ул бөтенләй аңын җуйды. Ике-өч сәгать аңына килә алмыйча яткан Галиулла хастаханәдә тын гына җан бирде.

Бу дөньяда сөю һәм мәхәббәт дигән нәрсә генә кешегә зур, тулы бәхет китерә алмый, диләр. Кеше әле ул эше вә хезмәте белән дә бәхетле. Мазһар Е. райкомына эшкә килүгә үк, иң элек перспектива, карьера ясау турында уйлый башлады. Аң һәм белем ягыннан аңардан да түбән хезмәткәрләрнең тиз генә үсеп китүләре, карьера баскычы буйлап шулай тиз генә югарыга үрләүләре аңарда соклану белән бергә гаҗәпсенү хисләре дә уятты. Ничек шулай тиз генә үсеп киткән соң алар? Ничек шулай югары дәрәҗәләргә ирешә алганнар? Чөнки Мазһардан югары утырган җитәкчеләр берсе дә аң-белем ягыннан аңардан өстен түгел. Аларның күбесе бары тик танышлык һәм блат белән генә өскә, югарыга үрмәли алган. Мазһарның исә андый мөмкинлекләре, Казанда да һәм шулай ук монда да артыннан этеп торучы таныш-белешләре юк. Димәк (карьера ясаган очракта), аңа бары тик үзенә генә ышанырга, үзенә генә таянырга туры киләчәк. Танышлыгы, блаты булмаганнар күбрәк өстәгеләргә ялагайлану, җәймә җәю белән алдыра, ләкин Мазһарда андый нәрсә дә юк, ул, башкалар кебек, аны җиңел генә булдыра алмый. Билгеле, күп нәрсәне иң элек райкомның беренче секретаре хәл итә. Ул монда иң зур кеше, аның карары карар, аның сүзе генә сүз була ала. Шереметьев атлы (милләте ягыннан, чуаш белән кушылган урыс) райком секретаре (халык телендә – первый) аны нигәдер үз итмәде. Син монда озак эшләмәссең инде, Казанга таярсың, дип Мазһарны үстерү турында бөтенләй дә уй-гамәленә кертмәде. Сүз дә юк, Мазһарның бөтен планы Казанга китеп, тагын да югарыга үрмәләү иде. Ләкин аның өчен әле аңа монда зур дәрәҗәгә ирешергә кирәк. Районда ирешкәнең калада да һичшиксез исәпкә алыначак. Ләкин әлеге «первый» ( инде көн кебек ачык) аны бер ничек тә үстермәячәк. Бу очракта зур сабырлык һәм түземлек кирәк иде. Түзде. Әле ничек кенә. Урында калды. Җиңелеп, башын иеп калага да качмады. Көткән кеше морадына ирешә, диләр, ниһаять, ул да уңышка иреште. Бу очракта Мазһар түгел, ә Шереметьев үзе китеп барды. Аны калага түгел, ә башка, барлык күрсәткечләр буенча да артта сөйрәлгән районга җитәкче итеп күчерделәр. Совет чорында андый күчерүләр, алыштырулар еш кабатлана торган иде…

Е. районына яңа җитәкче китереп куйдылар. Каюм атлы, Насыйр углы Баһманов. Исеме тарихи шәхескә охшаш булу сәбәпле, аны үзара Каюм Насыйри дип атый башладылар. Әйе, районда җитәкчеләргә кушамат тагарга бик тә яраталар, элеккесенә, фамилиясе Шереметьево аэропортына тәңгәл килеп торгач, «Аэродром» дип кушканнар иде…

Баһманов исә, аңа хәтле эшләп киткән җитәкчеләрдән әллә ние белән аерылып тормаса да, барыбер үзгә кеше булып чыкты. Профсоюзларның өлкә комитетыннан (Казаннан) күчкән абзый авторитар шәхес түгел, ә күпмедер дәрәҗәдә демократ иде. Җор телле, гади сөйләшә, әллә кем булып кыланмый, кешеләрне тыңлый белә. Һәрхәлдә, ул район халкына уңай кеше булып күренде. Аз сүзле, кырыс холыклы Шереметьевтан туйган район халкы яңа район җитәкчесенә бертуктаусыз мәдхия яудырды. Хәер: «Андый яхшы кеше озак тормас бездә, бер-ике ел маташыр да китәр!» – диючеләр дә табылды. Ләкин Насыйр улы Каюм халыкны бик тиз тынычландырды, районның перспективасы зур булуына басым ясап, шушы районны күтәрер өчен әле озак еллар хезмәт куячагы турында антлар эчте…

Мазһар өчен исә иң сөенечлесе шул булды: «первый» аны акрынлап үзенә якынайтты. Ни өчен шулай эшләгәнен башта ул аңламады, аңлагач, ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Баксаң, сәбәбе шактый аңлаешлы, гади икән. Каюм Насыйр улының гаиләсе (хатыны һәм кызы) районга ярты елдан соң гына күченеп килделәр. Шул сәбәпле ул үзе якын итеп өлгергән берничә производство һәм бүлек җитәкчеләрен өенә кунакка җыйды. Ни гаҗәп, бу мәҗлескә Мазһар да чакырылган иде. Чакырылучылар исемлегенә райкомның гади инструкторы кертелүе башкаларга гына түгел, ә аның үзе өчен дә зур яңалык булды…

Алар шул көнне таныштылар. Фәрдия ошамаслык кыз түгел иде. Финанс институтын тәмамлаган кызга атасы җитәкләгән районда яңа урын да әзерләп куелган: РОНОда баш бухгалтер. Кыз аны шундук ошатты, тик Мазһарның гына аңа күңеле ятмады. Ни өчен ятмаганы да билгеле, ир-атның күңелен тулысы белән Саҗидә биләп алган иде. Ул көнне алар Фәрдия белән шактый озак сөйләштеләр, кызык аралаштылар, җитәкчелек зал ягында, табын янында көн темасы – эш проблемалары турында бәхәсләшкәндә, ул кыз белән үзләре өчен генә әзерләнгән иркен бүлмәдә чөкердәшеп утырдылар. Ләкин бу аралашу чөкердәшүдән ары узмады. Хәер, алар соңыннан төрле чараларда, кичәләрдә очрашкаладылар очрашуын, Фәрдия аңа шалтыратмыйсың, күрешергә теләмисең дип үпкә белдерергә тырышса да, Мазһар аның уй-хисләренә, теләкләренә игътибар бирергә ашыкмады. Кыз берни дә аңламады, үзе ошаткач, ир кеше дә аны ошатырга, яратырга тиеш дип уйлады. Ләкин андый уй-теләкләр нигәдер күп очракта тормышка ашмый калалар. Егет тарафыннан кирәкле игътибар тапмагач, Фәрдия үзе һөҗүмгә күчәргә булды. Көннәрдән бер көнне агитация һәм пропаганда бүлегендә хезмәт итүче инструктор егет Мазһарга Фәрдиядән хат тапшырды. Хат (күрәсең, башкалар укымасын дип!) почтадагы сымак конверт белән пичәтләнгән иде. Ачып укыды ул аны, тик әллә ни тапмады, гадәти мәхәббәт хаты иде. Җаны белән Саҗидәгә береккән егет әлеге хатка, табигый ки, битараф калды. Бераздан ул әлеге хатны да, Фәрдияне дә онытты. Ләкин үҗәт кыз телефоннан шалтыратып, үзен кабат искә төшерде. Шуннан соң аларга очрашып, аңлашырга туры килде. Тыныч кына башланган очрашу Фәрдия тарафыннан истерика белән тәмамланды. «Фәрдия, үпкәләмә, мин сине хөрмәт итәм, ләкин мин икенче кешене яратам!» – дип серне ачырга мәҗбүр булды ул. Хәер, ул аның өчен күптән сер булмаган икән инде, шуңа күрә ул аның кемне яратуы турында сорап та тормады. Озак көтәргә туры килмәде: кызы гына түгел, атасы да искә төшерде. Мазһарның эшендә шактый зур кимчелекләр табып (шул тиклем глобаль түгел иде, билгеле), аны партия хезмәткәрләренә даими рәвештә бирелә торган өч айлык премиядән мәхрүм иттеләр. Мазһар башта дәшмәде, түзде, ләкин шундый ук хәл өч айдан тагын кабатлангач, түзмәде, бүлек җитәкчесенә керде. Тегесе исә , мин берни дә белмим, мин сине премиядән мәхрүм итмәдем, «первый» янына кер, ул сиңа барсын да аңлатыр, дигән сылтау тапты. Баһманов аны башта кабул итмичә интектерде. Кабул иткәч тә, җүнләп сөйләшмәде. Ни өчен аны премиядән мәхрүм иткәннәрен дә аңлатмады. Кунакка чакырулар, күтәреп мактаулар бетте. Мазһар алдында киләчәктә, хурлыклы рәвештә, әлеге хезмәт вазыйфасыннан да азат булу мөмкинлеге килеп туды. Тик шулай да түзде ул, һаман да нидер көтте. Шушы хәлләрдән соң, үч иткәндәй, Саҗидә хезмәт иткән почтага яңа начальник китереп куйдылар. Искесен (анысы намуслы иде, власть уеннарында катнашмады!) тиз арада пенсиягә озаттылар. Яңасы исә (аны «первый» үзе куйдырган дип аңлаттылар!) чын-чынлап шайтан хатын булып чыкты, җитәкче урынына утыруга ук, бер сәбәпсез, Саҗидәгә каныкты. Юк кына нәрсәдән гаебен табып, аңа тыныч кына хезмәт кылырга ирек бирмәде. Саҗидә инде почтадан китү турында уйлый башлаган иде. Шулчак Мазһар түзмәде, телефоннан шылтыратып, Фәрдияне очрашуга чакырды. Алар шәһәрдән читтә, елга ярында очраштылар. Шушы матур елга ярында ул еш кына Саҗидә белән очраша торган иде. Кеше бер таптаган сукмактан атларга ярата, бер ошаткан җирне үз итә, Мазһар да шул гыйбарәдән читкә китә алмады…

– Фәрдия, – дип башлады ул сүзен, – болай ярамый бит инде, аңла, без бит кешеләр, без бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булырга тиешбез…

– Ә мин нишлим соң?

– Син барысын да яхшы беләсең, җүләр сатма.

– Син минем белән кычкырышырга дип килдеңме?

– Юк, Фәрдия, мин аңлашырга дип килдем.

– Ну…аңлашыйк соң.

– Үземне якларга уйламыйм, тик бер генә үтенечем бар: Саҗидәгә тимәгез инде, аның бит бер гаебе дә юк, аңлыйсыңмы!

– Минем аңар тигәнем юк…

– Әтиең яңа җитәкче куйдырды почтага, мәгънәсез бер, явыз хатын.

– Әтинең ялагае дисең инде…

– Алай димим…ләкин…

– Әйе, әйе, әйтеп бетер…

– Әгәр дә безнең арада берни дә килеп чыкмаган икән, бу очракта Саҗидәнең гаебе юктыр бит инде…

– Ә син ничек уйлыйсың?

– Юк, билгеле.

– Бар…димәк…

– Нидән?

– Ул безнең арага керде.

– Ул…керде! – дип көлде Мазһар. – Ул түгел, ә…

– Әйе, әйе, дөрес, мин кердем! Кердем! Ни өчен кердем, дип сорыйсың киләме?

– Килә! Ни өчен?

– Яратам мин сине, Мазһар, ошыйсың син миңа, тормышымны да синең белән бәйләргә телим…

– Ә мин яратаммы соң сине? Нишләп син шул турыда сорамыйсың?

– Яратырсың…

Фәрдиянең: «Яратырсың!» – дигән сүзләре, ни хикмәт, әкренләп тормышка аша башлады. Сынды Мазһар, үзе сынмады, сындырдылар. Мазһарның яр буенда Фәрдия белән очрашуын Саҗидә белде, ул үзе йөрмәде, сорашмады, белешмәде, билгеле, кайбер яхшы күңелле кешеләр аңа бик тә матур итеп җиткерделәр. Сүз дә юк, монда Фәрдиянең дә кулы уйнаган иде булса кирәк. Соңыннан ул аны белде, тавыш чыгарып та карады, ләкин эш узгач, тавыш чыгарудан ни файда соң?!

– Мазһар, – диде аңа Саҗидә, – чын күңелемнән мин сиңа үз йөрәгемне ышанып тапшырдым, яратып, сөеп, әйт әле, без очрашкан яр буенда очраштыңмы син Фәрдия белән?

– Әйе, очраштым, – диде ул, – тик сөешер өчен түгел, ә аңлашыр өчен, Саҗидә, сине яклар өчен, сине яңа почта «крыса»сыннан йолып калыр өчен…

– Рәхмәт, минем өчен тырышканың өчен, сүзләрең ихлас булуыңа да ышанам, – диде кыз аңа, – тик син зур кешегә каршы чыккансың, алар сине сытып-изеп таптарга мөмкиннәр…

– Кем ул зур кеше? Фәрдияме?

– Аның артында атасы тора, шуны онытма! – диде ул зурларча фикер йөртеп. – Районда аңардан да зур кеше юк хәзергә! Син аның кул астында хезмәт итәсең! Мине йолып калып, син үзеңне авыр хәлгә куярга мөмкинсең.

– Минем өчен кайгырасыңмы?

– Әйе, кайгырам! Алар теләсәләр, синең бөтен карьераңны җимереп ташлый алалар.

– Шуннан? Шуның белән ни әйтмәкче буласың миңа?

– Мин беләм, син карьерист…

– Саҗидә!

– Ачуланма. Мин сине гаепләп әйтмим…Ул синең төп асылың.Әгәр дә син шуңар ирешмәсәң, яңа үрләр яулый алмасаң, син үзеңне дә, мине дә кичерә алмаячаксың.

– Мин сине аңламыйм, Саҗидә?! Син миңа нәрсә әйтмәкче буласың бу сүзләрең белән?

– Ташла мине…

– Ташларга? Сине!

– Әйе, җәфалама үзеңне, синең бәхетең миндә түгел, Мазһар Азгарович, синең бәхетең эшеңдә һәм хезмәтеңдә!

– Мин сине ташларга уйлаганда юк, Саҗидә! Синнән башка мин беркемне дә яратмыйм! Бик каты кыссалар әгәр, әйтик, Баһманов командасы, китәрбез дә барырбыз…

– Кая?

– Калага. Дуслар бар, ташламаслар әле! Карьераны монда гына түгел, аны Казанда да ясарга була!

– Авыр булыр сиңа үзеңә дә, минем белән дә…

– Тел төбеңне аңлап бетермим, Саҗидә. Син нәрсә, миннән күңелең кайтты мәллә? Яратмый башладыңмы?

– Яратам, Мазһар, яратам. Яратмасам, борчылмас та идем. Тик сине тагын бер кеше ярата.

– Кем? Фәрдияме!?

– Әйе…

– Фәрдия безнең өчен тоткарлык була алмый…

– Ялгышасың, Мазһар. Бөтен бәла шунда да шул, Фәрдиядә. Аның югарыда утыручы атасында…

Саҗидәнең әйткән сүзләре дөреслеккә туры килде. Баһманов барыбер сындырды Мазһарны: үч белән булмаса да, эш белән. Хәйләкәр иде ул, ай, хәйләкәр! Көннәрдән бер көнне районның башкарма комитетена яңа рәис кую проблемасы килеп туды. Искесен Казанга, югарыга алдылар. Баһманов шулчак тотты да әлеге вазыйфаны Мазһарга тәкъдим итте. Мазһар мондый игелекне аңардан һичкенә дә көтмәгән иде, билгеле! Моңа бер җитәкчелек кенә түгел, ә бөтен район халкы шак катты. Әлеге тәкъдимне һичкенә дә кабул итмичә мөмкин түгел иде, әлеге вазыйфа аңа киләчәктә бик зур перспективалар ача иде. Мазһарның карьерага (Саҗидә дөрес әйткән!) омтылуы аек акылны, мәхәббәт дип авыз суы корыткан хисләрне җиңде булса кирәк: ул шуңар риза иде, аны рәис итеп билгеләделәр. Әлеге адымы, аны сүз дә юк, Саҗидәдән ерагайтты, ә Фәрдиягә якынайтты. Әлеге омтылышлар исә зур фаҗигага китереп чыгарды. Соңгы тапкыр алар Саҗидә белән елга ярында очрашырга һәм аңлашырга тиешләр иде. Ләкин нәкъ шул көнне иртән «первый» (очрашасын белгән кебек!) аны Чаллыга командировкага җибәрде, бу сәфәр, ни кызганыч, ике көнгә сузылды. Саҗидә килгән шул көнне елга ярына, көткән, ә егет, билгеле ки, юк, ул командировкада. Аны иртән яр кырында табып алдылар. Шул тирәдә кармак салырга йөргән бер балыкчы күзенә эләккән. Әллә ялгыш таеп егылган, әллә мәтәлгән, Саҗидә, бик каты тән җәрәхәтләре алып, хастаханәдә ятып чыкты. Районда аны ярдан төртеп төшергәннәр икән, дигән сүз дә чыкты, хәтта бу «первый» эше икән, диючеләр дә табылды. Бәлага таручы исә бу шомлы вакыйганы берничек тә аңлата алмады, кичкә каршы елга ярында булган вакыйганы реаль детальләр белән бәйләргә көче җитмәде, аны харап итәргә җыенган ниндидер кара көчләр турында сөйләүдән артмады. Хәле күзгә күренеп начарланды. Кыз сәерләнде. Шул елны Сабантуй бәйрәменнән кайткачтын ул бөтенләй чирләп китте: өйдән чыгарга курка башлады. «Кешеләрдән куркам, кешеләр өстемә килгән кебек булалар!» – дип аңлатып карады ул үзенең шул халәтен. Мескенкәй бер елдан артык шизофрения диагнозы белән кала клиникасында дәваланды. Шул арада Саҗидәдән инде баш тартырга өлгергән Маһзар, ике дә уйламыйча, Фәрдиягә тәкъдим ясады. Фәрдия аның бу тәкъдимен, табигый ки, бик теләп кабул итте. Шулай итеп, район башкарма комитеты рәисе Мазһар Бикбаев районның беренче секретаре Каюм Насыйр улы Баһмановка булган мораль бурычын икеләтә түләде: Саҗидәне калдырды, хуҗасының кызына өйләнде.

 

4

 

Картлач сүзсез калды. Аның бу тын халәте үлем шомлыгына тиң иде. Ул тагын нәрсәдер хәтерләргә теләгәндәй, озак кына уйга чумып утыргач, калтыранган нәзек куллары белән кинәт кенә матрас астын кабаларга тотынды. Ул шуннан бер фотография тартып чыгарды һәм аны, калтыранып, Мөбәрәккә сузды. Аклы-каралы фотосурәттә хатын-кыз сурәтен шәйләп, аның кем икәнлеген ул шундук аңлады һәм сорап тормыйча гына:

– Саҗидә… – диде.

– Әйе, Саҗидә, – дип пышылдады картлач, какрык тулы авызын йөткерү аша бушатырга теләп. – Миндә сакланып калган бердәнбер фотосы, кыз чагында үзем төшергән идем мин аны, атауда, каеннар янында. Үзен югалтсам да, күрәсең, фотосын югалтмадым…

– Әйе, яшь вакытта матур булган, чибәр…

– Тыңла мине…

– Әйе…

– Сиңа зур үтенечем бар: мин инде озак тормам, мәсьәлә ачык, яшәрләгем юк, бу дөнья кешесе түгелмен. Бар син аның янына, тап син аны – Саҗидәне. Хат яздым, ал, җиткер аңа соңгы сәламемне…

– Ә нишләп мин җиткерергә тиеш соң аны?

– Башка чарам юк, аңла, синнән соң минем яныма кеше кермәячәк. Кертмәячәк ул ханҗа, кеше бул, зинһар, мин үзем кеше булып кала алмадым… Саҗидәгә карата. Дан-шөһрәт артыннан кудым, байлык туплаган булдым үземчә, хәзерге байларның байлыгы белән чагыштырганда, ул төкерек кенә, билгеле. Ә кайда соң ул хәзер дан-шөһрәт. Кирәк булганмы ул миңа? Булган кебек тә түгел ул, булса да аның кирәге бер тиен хәзер. Саҗидәмнең кискән тырнагына да тормый ул минем узган тормышым, ирешкән уңышларым. Саташтым, дөнья тоткасы булырмын дип саташтым, үзем генә түгел, Саҗидәмне дә саташтырдым, адаштым, аны да, үземне дә әллә кая кертеп адаштырдым. Аңла, кеше булсаң, ярдәм ит хәлсез, мәнсез картка. Күземә берни дә күренми изге Саҗидәмнән башка. Үтенеп, ялварып сорыйм…

– Ярый, – дип килеште олы зат янында кеше булып калырга теләгән кунак. – Барырмын…

– Мә! Тот…

– Кайда соң ул? Кайдан табарга аны? – Мөбәрәк картлач тоттырган фотографияне һәм дүрткә бөкләнгән хат кәгазен тиз генә чалбар кесәсенә шудырды.

– Кайда? – Абзый кабат уйга калды. Сорауны аңласа да, тиз генә җавап бирергә ми шөрепләре эшләп бетермәде, күрәсең. – Психушкада… кайда…

– Казандамы?

– Казанда, билгеле… теге Вулкывада түгел микән. Тап син аны, тап, табачагыңны беләм мин синең, шуңа күрә кабатламыйм бүтән…

– Яхшы, – дип эндәште Мөбәрәк, – фамилиясе ничек.

– Фамилиясе фотоның арткы ягында, шунда барысы да язылган, атасының исеме дә…

– Ярый, китим инде…

– Ашыкма! – дип боерды Мазһар. – Тыңла мине: син хәзер моннан минем яннан чыгап китәсең, бүтән син мине күрмисең, белмисең. Мә, менә ки шушы бүрекне, башыңа ки! Онытма, ул сиңа дан һәм абруй китерәчәк. Ә андый сыйфатка ия һәм лаек кеше беркайчан да хәерче яшәми, аңлыйсыңмы…

Картлач алдына карават астында яткан кәгазь тартма чыгарып куйды. Аягы белән генә төртеп, шуның капкачын ачты. Тартма эчендә көрән төстәге өр-яңа кавказ бүреге ята иде.

– Аңлыйм…

– Үзең турыда берни дә сөйләмәдең, кем син?

– Мин гади рабочий, тик заводны яптылар, эшсез калдым.

– Шулай дип аңладым, тормышың яхшы барса, монда килмәс идең, минем янга…

– Совет заманында әйбәт булган икән: заводы да эшләп торды, зарплатасы да барды, бушлай фатир да бирделәр, искитәрлек булмаса да…

– Киләчәккә өмет бар иде.

– Шулай…

– Халыкта өмет бар иде, өмет. Хәзер юк ул. Киләчәге өчен куркып яши халык. Курку һәм билгесезлек капитализмның иң аянычлы сыйфаты, энем. Дәүләт, совет дәүләте уйлый иде кеше турында иң элек. Әйтик, кеше туа, ә дәүләт аны аерым бер программага кертә. Бала бакчага йөри, урта белем ала, теләге булса, югары белемгә дә ия була. Боларның барысы да бушлай иде. Бөтен кешегә эш бар, сукбайлар юк, фатир бушлай, пенсиягә чыга кеше, рәхәтләнеп эшләмичә яши, бәхетле картлык күрә, ыхы…

– Безгә эләкмәс шул инде андый бәхетле картлык.

– Кем белә, кем… Бер кирәкмәгән перестройка китереп чыгардылар, файдасы булмады, илгә зыян гына китерде. Шушы системаны калдырып, илне җимермичә, әзрәк реформалар гына кертергә кирәк иде, барысын да атап әйтәм, халык өчен эшләргә кирәк иде. Булмады, нигездән җимерделәр. Әйтмим, совет заманында да перегиблар күп булган. Ачлык, раскулачествалар, репрессияләр, ялгышлыклар булган, ансыз булмый да, күрәсең. Тик без система булдырган партия идек! Безнең система заводлар корган, шәһәрләр күтәргән система ул, андый дәүләтне бүтән беркайда да төзи алмаячаклар. Без татар автономия республикасын, нигездә, төзеп, аны иң алдынгылар рәтенә чыгардык. Без эшләдек аны, аңлыйсыңмы, без! «КАМАЗ», «Нефтехим» заводларын күтәрдек, илгә нефть бирдек, нефть, аңлыйсыңмы, нефть, кара алтын! Без бөтен яклап күтәрелдек: колхозларны гына кара, – ел саен рекордлы уңыш бирә идек, сәнгатьне генә кара, ничәмә генә татар театры ачтык, филармония ачтык, музейлар, сәнгать галлереялары. Патша заманында булганмы болар, юк, татар кешесен югары уку йортына укырга да алмаганнар, хәтта. Безнең автономия гади халыкка ирек бирде, белем бирде. Дәлше, мәдәнияткә килсәк, авыл саен клуб, мәктәп һәм башкалар… Без, беләсең килсә, утрау төзедек, кызыл утрау. Дөньяда бердәнбер көчле утрау… – Мөбәрәк картлачны тыңлап, таң калды. Әле яңа гына күз яше түгеп, мәлҗерәп, дөньядан китеп утырган карт аның каршында, кинәт кенә үзгәреп китеп, ялкынлы ораторга әверелде. Менә бит кешегә ни җитми! Чын кешегә трибуна гына бир икән, – тәне хәлсезләнгәнен, аяклары йөрмәгәнлеген дә оныта! – Ә болар хәзер нишлиләр, – дип дәвам итте ул, – гөрләп эшләгән заводны да япканнар. Ни өчен япканнарын да аңлыйм: хәрби завод бит ул, заказ юк, заказ булмагач, акчасы да юк. Күреп торам, мин кешеләрне аера беләм, чын рабочий син, булган егет, синең монда бер гаебең дә юк. Өметеңне өзмә, алга кара, дөнҗа, энем, гел болай гына бармас, бер җайланыр ул. Син кайдан тумышың белән? Авылданмы?

– Авылда тудым, ие, ун ел авылда яшәдек, аннан әни белән Казанга күченеп килдек. Әти яшьләй вафат булды. Йөрәктән. Утыз җиде яшендә. Башта туганнарда тордык. Әни дә шул ук заводта эшләде. Диспетчер иде. Заводтан бер бүлмә бирделәр. Тулай торактан. Шунда яшәдек. КИСИга укырга кердем. Бер ел укыганнан соң ташладым…

– Нигә?

– Уйладым да шундый фикергә килдем: югары белемле инженерлар эшчегә караганда хезмәт хакын әзрәк ала. Ә күпме укырга кирәк! Әни дә шулчак авырып китте. Уйладым, уйладым да ташладым укуны…

– Ну, ярый, барыбер үз юлыңны тапкансың! – дип күңелен үсендерде ул кунакның. Соңгы хәлендә торган авыру карт өчен мондый талпынулар шактый зур авырлык белән бирелгәнлеге аңлашыла иде. Аның кешечә бер талпынасы, күтәреләсе килде, учланган кулына таянып, тегеләй дә-болай да тартылып карады, ләкин карт сөякләре белән табутка каткан мәет сымак, тораташ булып бер урында кала барде. – Күңлең төшермә, энем, бу авырлыклар барысы да вакытлыча, дип уйлыйм. Килер бер көн – бәхет ишелеп төшәр әле үзеңә. Ә аның өчен сиңа шушы бүрекнең иясе булырга кирәк. Прастуй бүрек түгел ул, энем, аны миңа җылы яктан килгән делегация бүләк итте, чын папаха! Министр идем мин ул чакта, ишетәсеңме, ми-и-инистр! Ал, ки!!!

Мөбәрәк, кабаланып, башына әнә шул кәгазь тартма эчендә яткан кама бүрекне алып киде һәм, хуҗа белән хушлашырга да онытып, туп сымак ишек ягына атылды.

– Тукта!

– Әйе…

– Әнә теге элгечтәге пальтоны күрәсеңме?

– Күрәм…

– Ки!

– Нигә? Минем үз курткам да әйбәт!

– Ки, ки, карышма! Өр-яңа дип әйтергә була аны, бер тапкыр да киелмәгән. Аны миңа пенсиягә чыгар алдыннан бүләк иттеләр, бүрек белән бергә, фабричный түгел, махсус тегелгән, номенклатурный… кхы…

– Рәхмәт, тик миңа килешмәс ул.

– Ки, соңыннан абзаңа әле, рәхмәт әйтерсең… кхы… кхы…

Мөбәрәк курткасын салып, элгечтә торган соры демисезон пальтоны киде. Башына кама бүрек, өстенә эксклюзив кием кияргә өлгергән пролетарий мизгел эчендә дәрәҗәле кешегә охшап калды. Яңа кием кигәндә була торган уңайсызлык, җайсызлык бик тиз юкка чыкты. Киеп килгән үз курткасы исә шундук онытылды…

– Шәп! Кара, ничек килешеп тора үзеңә! Обком секретаренә охшап калдың! Комдив Буденныйга! Хи-хи… – Картлач, баш бармагын күтәреп, хәлсез генә тел шартлатып алды. – Бөтенләй икенче кеше булдың. Онытма: син ул – хәзер инде син түгел…

– Ә кем?

– Мин. – Картлач шаркылдап көлде. Әлегә тиклем хәрәкәтсез калган абзыйда (гаҗәп!) көч вә дәрт арткандай булды, ул бер мәлгә хәтта торып, тураеп басты, тик бу үзгәреш озакка бармады, кабат хәлсезләнеп ятагына чүкте. Мөбәрәк, дөньясын онытып, җәхәт кенә ишеккә атылды.

– Тукта!

– Әйе?

– Тегенәргә, хатынга күренмичә генә чык. Бүрегеңне, пәлтәңне салдырып алырга, хе-хе, шул рәвешле, намусыңны тартып алырга да күп сорамас…

Картлач аны ялыктыра башлаган иде инде. Ул аның бертуктаусыз сайравына артык игътибар бирмәде, аны тыңламады, аның ягына башка әйләнеп тә карамады, аңа хәтта хуш, сау бул, дип тә әйтмәде. Әйтерсең, ул инде юк, эреп юкка чыкты, үзе әйтмешли, ул бу дөнья кешесе булудан туктады. Хәтта (ул шуны да сизде!) бер аягы белән кабер якасына ябышкан картның зәгыйфь җаны да, сиздермичә генә, Мөбәрәккә күчеп утырган сыман тоелды…

Картлачтан котылды, тик менә ничек итеп хуҗабикәгә күренмичә генә юкка чыгарга? Аш ягында кайнашкан, телефоннан бер туктамыйча кем беләндер ләчтит саткан хуҗа хатын түшәк өстендә яткан ире янына килгән кунакны онытмады, билгеле, ара-тирә, телефон трубкасын кулыннан төшермичә генә, шул якка күз салгалап торды. Мөбәрәк бүлмә ишеген сак кына, тавыш чыгармыйча гына ачарга тырышып, ниһаять, өй ягына чыкты һәм, мәче адымнары белән чыгу юлына юнәлде. Ләкин ул бер нәрсәне искәрми калды: картлачның бүлмә ишеген кулы белән ипләп кенә яба белмәде, яртылаш тимер калай белән сугылган авыр ишек бик нык тавыш чыгарып ябылды. Хуҗабикә кунакның нәкъ каршысына ук атылып чыкты. Ләкин ул Мөбәрәкне күргәч үк (каршысына өрәк килеп чыктымыни!), галәмәт куркып, коты очкан кешедәй, бөтенләй телсез калды. Күзләрен акайткан, чиксез гаҗәпсенү хисләре кичергән һәм шул халәттә тагын да чибәрләнеп калган Ләлә, ягъни «Лялечка» артка чигенгән хәлендә сувенир чәйнекләр тезелгән киштәгә барып терәлде һәм, шуларны коя-коя, гөрселдәп дивар чатына ауды…

– Маз…гар, син-ме бу, кем син…

Идәнгә ауган ханымга ничек шулай тәэсир итә алганын да аңлый алмый калган Мөбәрәк, аяк астында ни ятканын да сизмичә, киштә араларына чәчелгән сувенир чәйнекләрне таптый-таптый, әлеге шомлы, сәер фатирдан, чабып диярлек чыгып качты…

5

 Мөбәрәк урамга чыккач кына иркенләп җиңел сулыш алды. Әйтерсең, ул әле генә караңгы вә куркыныч зиндан төпкелен ташлап, кояшлы, якты дөньяга килеп чыкты. Корсагы астыннан әче авырту сызып узды, өздереп ашыйсы килде һәм, ул, гадәттәгечә, кулын өс киеменең кесәләренә тыгып, аларны селкетеп алды. Кахәр! Оныткан да икән: ул бит озак киюдән искергән камуфляжлы курткасын әнә шул зиндан-фатирда калдырып, картлачның бер мәртәбә дә киелмәгән затлы демисезон пальтосын киеп чыкты. Сөенерлек берни дә юк, куртка кесәсендә аның акчасы калды, балдак саткан акчасы. Ул, ашыгып, картлач бүләк иткән пальтоның кесәләрен актарды, кесәләре буш, бер ни дә юк. Тик берсенә керә алмады, яртылаш кына керде, ул эчтән нәрсә беләндер тегелгән сымак тоелды. Өстә, сул як кесә. Тыгыла торгач аңлады, кесә тегелмәгән, ә эре тимер булавкага каптырылган. Каптыргыч шундук асфальт өстенә очты, кесәдән исә бер уч Рәсәй акчасы килеп чыкты. Урамда басып торганын да онытып, ул, ашыга-ашыга, акчаларны санарга тотынды. Зәңгәр бер меңлекләр тулаем илле меңгә тартты. Ул гына да түгел, балдак акчасы да табылды! Анысын исә – чалбарының арт кесәсенә тыккан! Менә бит бәхете! Бер килсә, килә бит ул! Хәзер йөгерә-йөгерә өенә кайтса да була, – хатынын, балаларын сөендерергә! Бер уйлаганда, әллә нәрсә булмады да: өйдән тавышланып чыгып китте, тик кем белән генә булмас андый хәл. Аңлар, кичерер хатыны, принцесса Диана түгел! Һәрхәлдә, аңлый торган иде, бәлкем, сагынгандыр да инде, көтә дә торгандыр! Ул әнә шундый күңелле уйлар белән алга ыргылды, ләкин аяклары аны нигәдер бөтенләй икенче якка сөйрәде. Башына ябышып каткан кама бүреге дә аны өйгә түгел, ә Саҗидә яткан психлар хастаханәсенә барырга әмер бирә төсле тоелды. Бүрек әмер бирә алмый, билгеле, тик аның астындагысы, ягъни баш мие чит затка буйсына, яңа мөхиткә яраклашып бара кебек иде. Берни белештермичә, ул кайту юлыннан читкә, бөтенләй икенче якка борылды. Җәяүлеләргә бәрелә-бәрелә, ул озак кына халык арасында тулганды. Ул шуны аерым-ачык сизде: аның хәзер үз-үзен тотышы да, йөреше дә табигый һәм аныңча түгел. Ул кыйбласын югалткан адәм сымак, үз юлыннан читләшкән, саташкан кешене хәтерләтә. Әйе, әйе, ул үзе түгел, ул марионет, ул кол, ул шахмат тактасындагы бер кечкенә фигура – кайда күчерсәләр, шунда күчәргә риза. Бердән, бу шулай, ләкин икенче яктан, ул картлачның гозерен үтәргә тиеш.

Пальтоны ул, билгеле, ошатмады, ул андый затлы вә купшы киемгә ияләшмәгән, гади, җиңелрәк булса әйбәтрәк. Бүреге дә килешеп бетмәде, чөнки фасоны аныкы түгел, эчен пошыра. Ә менә акча өчен ул картлачка эченнән рәхмәт укыды. Нинди акчалар соң алар? Хатыныннан яшергәнме, әллә килгән кеше өчен әзерләп куйганмы? Аңламады! Ничек кенә булса да, Мөбәрәк ул акчаларны хуҗасына кайтару турында уйлап та карамады. Хәер, уйлаган очракта да, ул инде анда кире кайта алмый иде. Шул акчага хәзер рәхәтләнеп ломбардта калдырган балдакны да барып алырга була иде. Ләкин ул анда барырга ашыкмады, күңелендә гаиләсенә бәйле йөрәк хисләренә нигәдер урын табылмады…

Ашыйсы һәм эчәсе килү барыбер үзенекен итте, ул Б-ман урамы башында гына урнашкан «Блинная» кафесына барып керде. Ярата иде ул шушы кафены, яныннан тыныч кына үтеп китә алмый торган иде. Элек гади генә бер ашхәнә иде, хәзер шәхси кулларга күчкәч, бөтенләй үзгәргән. Ашханәдән кафе-ресторан ясаганнар. Урыны әйбәт чөнки, халык күп йөри. Яңа хуҗалар килгәч, кафеның дизайны да үзгәргән, күрәсең, шул сәбәпле, коймакның да бәясе арткан. Хәзер монда (бер яңалык!), поднос күтәреп, чиратка басарга кирәкми, кирәк нәрсәне, ягъни заказны официант кызлар үзләре китерәләр. Мөбәрәк витражлы чуар тәрәз каршында торган калын имән өстәл янына килеп утырды. Җылы һавадан тирли башлаганын сизенеп, ул башындагы бүреген, өстендәге пальтосын салырга итенде. Ләкин берни дә барып чыкмады, баш миенә кереп утырган чит-ят көчләр аңа бу гади генә гамәлне дә җиренә җиткереп башкарырга ирек бирмәде…

Офицант кыз да озак көттермәде. Кафе-ресторанның «фирменный» киеменнән очып кына йөргән чибәр туташ аңа елмаеп сәлам бирде. Хәер, аның елмаюы артык ихлас түгел, ничектер ясалма килеп чыкты. Тик (нишлисең!) – ул хезмәттә – барчасына да чын күңеленнән елмаеп бетә алмый торгандыр шул…

– Гафу итегез, – дип башлады кыз сүзен, – бәлкем, чишенерсез!

– Юк, чишенмим, – дип киреләнде клиент, – мине болай да чишендерәләр инде, иң элек атам-анам, аннан соң дәүләт. Син шуны аңла, сеңлем, сүз турыдан-туры чишендерү турында бармый, ә бөтенләй үзгә мәсьәләгә кагыла. Шәхсән, минем бөек шәхесемне түбәнсеттеләр, рухымны сындырдылар шул мәгънәсез перестройкалары белән. Кайда соң ул идеал, әйт әле, без яшьтән үк табынып үскән принциплар кайда хәзер…

Сафсата сатырга керешкән Мөбәрәк үз-үзенә шаклар катты: әлегә хәтле ул мондый түгел һәм бу тиклем сөйләү куаәсенә дә ия кеше түгел иде. Күрәсең, картлач янында булу эссез югалмаган, аның җене аңа кагылган. Кыскасы, ул аңар күчеп утырган, ә аныкын, – эшче-гегемон җанын әкренләп кысрыкларга җыенган…

– Нәрсә телисез? – дип сорады кыз, андый урынсыз фәлсәфәгә, табигый ки, тулысынча игътибарсыз калып.

– Коймак белән генә тамак туймас, – диде ул, элегрәк шуның белән чикләнгәнен онытып, – аш бармы?

– Бар, токмач белән солянка.

– Солянка, ывтаруйга… ни, люлямы әле ул нәрсә.

– Әйе, әйе. Люля-кебаб, – дип елмайды кыз, – сезгә тавыктанмы, сарык итеннәнме?

– Нинди дә ярый.

– Яхшы.

– Эчәргә нәрсә?

– Чәй, морс…

– Морс, кайнар чәй ашказанына зыянлы.

– Яхшы, заказ алынды…

– Аннан, – дип туктатты ул китәргә торган кызны, – аракы…

– Күпме?

– Әлегә ике йөз грамм…

– Яхшы! Көтегез!

Официант озак көттерде. Аптырагач, эче пошкач, ул кесәсеннән картлач биреп чыгарган фото белән хатны тартып чыгарды. Фотографияне бик нык җентекләп, игътибар белән карады. Саҗидәне каядыр табигатьтә, каеннар янында төшергәннәр. Фотоның бер чатында исә күмер төсендәге шомлы карама агачының сурәте сакланып калган. Зәңгәр күлмәк киеп төшкән Саҗидәнең кара бөдрә чәчләре җилдә чәчелгән, таралган, кул очлары белән исә ул, йомшак кына, каен кәүсәсенең очларына кагылган…

Дүрткә бөкләнгән хат кәгазен ачып укырга читенсенсә дә, кызыксыну хисе барыбер үзенекен итте. Хәер, ул хатны укымыйча да, хатта нәрсә язылганын зиһене белән чамалый иде. Шулай да ачты, укыды…

«Саҗидәм!

Мең-мең кат кичер мине! Синең алдыңда мин бик тә гаеплемен. Гаебем дә гади генә түгел, аңлыйм, минем рәхимсез ачы хыянәтемне син беркайчан да кичерә алмаячаксың. Гаебемне таныйм, үземне гомергә синең алда бурычлы дип саныйм. Ни язсаң да, кәгазь түзә, диләрме әле, бу турыда язып торуның мәгънәсе дә юктыр, аңлыйм, бигрәк тә хәзер, үлем хәлендә ятканда. Әйе, мин гаепле. Алай гына да түгел. Без икебез дә – аяусыз тоталитар система корбаны. Бер без генә түгел, бик күпләр әлеге хәйләкәр система тудырган хәтәр җәтмәгә эләгеп, тирән чоңгылга төшеп югалды. Соңга калып, синең гафу итүеңне соравым да хәзер урынсыз кебек. Бер генә нәрсәне аңладым: син минем бу дөньяда иң кадерле кешем булгансың. Сау бул, бәхил бул, кадерлем, Саҗидәм!»

Хатны фотосы белән бергә кесәсенә яшерде. Чөнки әлеге ресторан-кафега кергәч үк, ул кемнеңдер күз карашын, үзенә карата аерым игътибарын сизеп утырды. Кемдер һаман да аны күзәтә кебек иде. Ниһаять, ике дистәдән артык кафе клиентлары арасында ул үзен күзәтүче адәмнең күз карашын эзләп тапты. Бар каршындагы өстәл янында шактый олы яшьтәге бер абзый кеше, кабымлыксыз-нисез, кечкенә рюмкадан аракы кабып утыра иде. Чәчләре чаларган әлеге адәм, күрәсең, яшьтән үк күзгә ташланырлык күркәм кеше булмаган, сары суккан кара чырае ниндидер күңел кайтаргыч, эч пошыргыч авыр хисләр тудыра иде. Җансыз, ушсыз чыраенда җыерчык өстенә җыерчык өелгән, тонык күзләре калын, шешенке күз кабагы эченә күмелгән, башын гел аска иеп утырган карт абзый тагын берәр рюмка йотып куйгач, тәлинкә төбендә калган юка коймакны акрын гына тамагына шудырды. Авыр йотты соңгысын, – әле йотып бетергәч тә, кырынмаган, майлы яңакларын бердәм сикертеп, сыер сымак күшәде. Бераздан аның эчәр әйберсе дә, ашар ризыгы да калмады һәм ул, утырган җиреннән күтәрелеп, баядан бирле күзәткән кешесе янына таба атлады. Чамасыз симергән юан гәүдәле абзый бик зур авырлык белән Мөбәрәк каршына килеп утырды. Дәшмичә, озак кына аңа карап торды. Сынап карады, тикшереп…

– Сәлам…

– Сәлам, – дип җавап бирделәр аңа, – ни йомыш?

– Сорау бирергә ярыймы?

– Ярый…

– Син Мазгарның туганы түгелме?

– Кемнең?

– Мазгарның… бывший министрның…

– Юк…

– Белмисең дәме андый кешене…

Мөбәрәк аңарга «беләм», дип әйтсә, бу таныш булмаган абзый, көт тә тор, сорашып, аның җанын корытачак! Шуңа күрә әйтмәде. Серне ачмау дөресректәр дә, бәлкем…

– Туктагыз әле! – дип ярсыды ул. – Нишләп әле мин ниндидер Мазгарның туганы булырга тиеш соң?! И ващ-ще, мин монда ашарга дип кердем, тамагым ачты, аңлыйсызмы, сез миңа прусты комачаулыйсыз…

– Ярсыма, ярсыма, энекәш! – дип сабырлыкка өндәде аны абзый. – Син үзеңне көзгедән күргәнең бардыр дип уйлыйм, син бит коеп куйган Мазгар, ыслушай!

– Юк, мин Мазгар да, Мазгарның туганы да түгел! Эшче мин, рабучий идем, кыскарттылар…

– Гегемон, димәк, хе-хе-хе…

– Кем?!

– Гегемонның кем икәнлеген дә белмәгәч, син алайса тучны Мазгар түгел инде.

– Беләм, нишләп белмәскә, бездә пролетарийларны шулай атыйлар иде, перестройкага хәтле, алдынгы эшчеләр, янәсе, дөнҗаның кашка тәкәләре! – дип акыл сатты ул. – Тик нәтиҗәдә, алар түгел, ә бюрократлар, номенклатурщиклар гегемон булып чыктылар. Без түгел, ә алар күрделәр түнтәрешнең файдасын.

– Нинди түнтәреш тагын?

– Революция… иманыңны…

– Хе-хе… Мазгар түгел син, күрәм, мине шул тиклем җүләр дип уйлама. Син берничек тә Мазгар була алмыйсың, син бик яшь әле, чая. Картлач аның кушаматы, инде күптән җир астында ята торгандыр. Хәер, миннән бер биш яшькә генә олы иде ул. Авыр туфрагы җиңел булсын, әгәр дә…

– Юк, исән әле ул! – дип төрттерде «гегемон». – Әле яңа гына аңарда кунакта булдым, хәле начар, мөшкел, тик шулай да исән.

Хәмер хөкемендә сөрсенгән абзыйның тамак төбенә төер килеп тыгылгандай булды, ул сулышын кире йотып, каты гына кикереп алды. Җир төсенә кергән караңгы, авыру чыраенда ниндидер үзгә кызыл тимгелләр пәйда булды.

– Ә сез кайдан беләсез Мазгарны, ничек? – дип сорады аңардан Мөбәрәк, мөмкин хәтле тыныч калып.

– Кайчандыр аның кул астында хезмәт иттем. Ул министрлыкны җитәкләде, мин шунда бүлек башлыгы идем…

– Ниндирәк кеше иде соң ул?

– Нинди дип! Хе! – Абзый сагаеп кына Мөбәрәккә карап куйды. Аптырады – үзе сорау аласы урынга, үзен эшче кеше дип таныткан бу сәер бәндә алдында ул хәзер имтихан тотарга мәҗбүр иде. Мөбәрәк тә катгый иде: картлачның җене үзенә кагылганын сизсә дә, ул үзен һичшиксез дары заводының кыскартылган эшчесе дип белә иде. Парадокс: хәзер аңарда ике кеше утыра, берсе – ул, ягъни үзе, икенчесе – картлач. Ул үзе өчен дә, партократ картлач өчен дә җавап бирергә әзер иде. Картлач тәгълиматын яклый, шулай ук эшчеләр ягына да авышкалап ала. Дөресен әйткәндә, бигүк дөрес түгел иде аның җаны. Бутала иде ул, болгана. Җанындагы әлеге икеләнүләр вә шикләнүләр исә һичшиксез икенче бер рухи зат – төстәшнең (двойник) пәйда булуына бәйле иде. – Кансыз иде, юк-юк, дөрес әйтмим, усал иде ул, таләпчән, ләкин явыз түгел! Шундый булмасаң, андый уңышларга ирешә дә алмыйсың. Өстәгеләргә ярый белергә кирәк, астагыларны да кулдан ычкындырырга ярамый. «Влач»ны татыган кешегә үз кәнәфиеңдә озак еллар утырып торыр өчен, ай-һай, каты тырышырга кирәк. Тырышу гына да аз, тырмашасың да. Маладис, Мазгар! Озак еллар ике якны да тигезләп тота алды. Лидер иде, авторитар шәхес. Соңгы чорларында аның әнә шул авторитарлыгы бик нык көчәеп китте, чаманы югалтты. тора-бара ул «мин-минлек»кә әверелде, таянычын югалтты. Һәм шул нәрсә, күрәсең, аны харап та итте. Ул җитәкчелекне тулысы белән үз кулына алырга теләде, өстәгеләрне санга сукмады, безнең белән исә байларча кыланды. Коллективтагы бер генә инициативаны да кабул итмәде, бер генә кеше фикерен дә санга алмады. Төпле белгечләрне куды, ялагайлар килеп тулды. Без аның белән фикердәшләр, ахириләр идек. Дөрес юлдан бармаганлыгын аңлатып та, төшендереп тә карадым мин аңа. Ләкин ул аңлыйсы урынга, мине сатлыкта гаепләде. Озак та узмады, миңа да кадрлар бүлеге аша узарга һәм ул хакимлек иткән министрлыктан таярга туры килде. Ике елдан соң аның үзен дә алып аттылар. Министрлыкта ниндидер «чыпы»лар килеп чыкты, сугыш ветераннары өчен генә бирелә торган орденны үзләштереп, көлкегә дә калды. Шуннан соң ул әллә нинди зур биеклекләргә үрмәли алмады. Бер мебель фабрикасында директор булып йөрде, оешма таралгач, тиз генә отставкага китте. Карт хатынын аерып, үзеннән бер утыз яшькә яшь кызга өйләнде. Бик зур ялгышлык җибәрде. Теге стервасы акчасын каерды, каерды да моның, беткәч, үзен…

– караңгы чоланга тыгып куйды… ха… ха…

– Син кайдан беләсең боларның барысын да!? – дип гаҗәпсенде абзый. – Аңламыйм, бик яхшы танышы ахры, син аның.

– Сез ничек белсәгез, мин дә нәкъ шулай беләм.

– Шулайдыр, әйтмим, – диде ул, – министрлыктан очкач та, без аның белән кабат дуслашырга өлгердек. Ул да, мин дә бер-беребезне кичерә алдык. Тик безнең арага әнә шул әле генә искә алган ы-ыстерва килеп керде. Бераздан картлач бик каты авырып китте, хатыны мине бөтенләй өенә кертми башлады. Шулай итеп, ишекләр ябылды. Менә шул ыс-стер-р-р-валар боза да инде кеше тормышын…

– Сезнең хатыныгыз исәнме?

– Исән, – дип кашын җыерды абзый, – нәрсә булсын ди аңа! Без инде өч ел бергә яшәмибез, аерым яшибез, ул малайда, ә мин кызда.

– Нигә бергә яшәмисез?

– Нигә? – дип көлемсерәде ул. – Туйдык бер-беребездән! Шулай туясың икән ул, хатыннан күңел кайтты, ә кешедән бер күңелең кайтса, кире кайтма икән, барыбер урынына ятмый. Тормышыма зарланмыйм, пенсиям яхшы, партийный, хе-хе, кызым белән яшим, кияүгә чыкмады инде, калды, эштә мактыйлар үзен, өйне карый, аш-суга бик оста минем кызым.

Ниһаять, официант кыз да күренде, заказ китерде. Шул рәвешле, сөйләшү бүленде.

– Мазгар, син бит Мазгар, – дип саташты кабат абзый, – син минем белән ничәнче тапкыр уйныйсың бит инде, әйт дөресен, тынычландыр мине.

– Дөресе шул! Мин Мазгар түгел! Мин – Мөбәрәк!

– Ә син мине таныйсыңмы? Кадыйров мин, хе-хе, партократлар икебез дә, номенклатура. Мин өч ел райком секретаре булдым. Аннан соң сиңа килдем, министрлыкка. Ты, давай, Мазгар, дурака не валяй. Не кудри ты мозги мне, Мазгар! Хе-хе, син бит бу!

Мөбәрәк аңа шулчак: «Әйе, мин, саумы, дускай!» – дип чак кына эндәшми калды. Ул бу кешене хәзер белә дә, белми дә кебек. Тик шулчак Мөбәрәкнең җене кузгалды, ул кисәк кенә абзыйның кулыннан каерып алды һәм бар көченә үз ягына тартып китерде.

– А-а-а-абзый!!! – дип акырды ул. – Тай моннан! Туйдырдың! – Әйе, ул шушы минутта зәгыйфь партократ түгел, ә баррикадалардан түнтәрешкә өндәүче җилле бер ораторга охшап калды.

Кулы каерылган абзый, авыртуга түзә алмыйча, шаулап зарлана башлагач, ул аны артык җәфаламады, ычкындырды. Мөбәрәкнең абзыйга карата шундый көч куллануы юктан гына килеп чыкмады, билгеле. Әйтерсеңлә ул аңа: «Аңла, абзый синең каршыңда юкны бушка авыштырган аксөяк бюрократ түгел, ә ничә еллар тимер станок янында хезмәт куйган каты куллы эшче улы утыра!» – дияргә тели иде. Хәер, шул ук вакытта ул аңардан, берникадәр итәгатьлек саклап, гафу үтенергә дә әзер иде кебек, тик шул арада (ни кызганыч!) коты очкан абзый рестораннан чыгып югалырга да өлгергән иде инде…

Бәдрәф бүлмәсенә кулларын юарга дип кергән Мөбәрәк, үзен көзгедән күргәч, имәнеп китте. Көзгедән аңа бөтенләй башка кеше карап тора сыман иде. Юк, бу инде ул түгел, ә бөтенләй чит кеше. Кыяфәте белән ул чынлап та картлачка охшап калган. Ләкин явыз хатыны зинданда бикләп тоткан карт коммунист түгел, ә инде шактый яшәргән, яшь-җилкенчәк каны кушылган егеткә, ниндидер бер гибрид шәхескә охшап калган иде. Имәндә икән чикләвек! Менә ни өчен картлачның яшь хатыны аны күргәч, гөрселдәп идәнгә ауды, менә ни өчен әлеге карт абзый да аңа бертуктаусыз: «Син коеп куйган Мазгар!» – дип кабатлады. Юк, болай ярамый! Аның һичкенә дә Мазһар буласы килми! Юк, бетте! Мөбәрәк, үз-үзен денгә кертергә теләгәндәй, тиз генә картлачның бүреген дә, өс киемен дә салып атты. Салды, тик ни хикмәт, артык җиңеллек сизмәде, һәрхәлдә баш киеме баш очында утырган, пальтосы исә өстендә калган сымак тоелды. Әллә салды, әллә салмады да ул аларны! «Сихерләделәр!» – дигән ачы уй сызып үтте аның йөрәген. – «Сихер бу, сихер!» – дип бер өзгәләнеп, җүләрләнеп акырасы килде аның…

 

Хәбир ИБРАҺИМОВ

Фото: ok.ru

Романның дәвамын алдагы саннарда сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №4, 2021 ел.


Комментарий язарга