Логотип «Мәйдан» журналы

Кызыл утрау (Мистик романның ахыры)

Мистик романның ахыры.

6


Кафе-рестораннан чыкканда, ул инде җанына җиңел рәхәтлек биреп торган хәмер эчендә иде. Кавказ бүреген күзенә төшереп кигән ир затының затлы, күркәм кыяфәте җәяүле урамдагы гавам эчендә әллә кайдан аерылып тора. Гаҗәеп ил башы диярсең, янында тән сакчылары гына җитми!
Утлы хәмердән күңеле күтәрелеп өлгергән ир заты хатыны һәм балалары янына кайту уе белән янды. Тик (ни хикмәт) аны аяклары өенә алып кайта торган автобус тукталышына түгел, ә бөтенләй икенче якка, җаны чакырып алгысыткан җиргә – җүләрләр йортына өстерәде.
В-ов урамында урнашкан психлар хастаханәсенә җәяүле урамнан тауга таба ике генә тукталыш менәсе. Трамвай йөри анда. Хәер, ул аны көтеп мәшәкатьләнмәде, җәяү генә өстерәлде. Тау башында кулларын җәеп торган революционерның олагаем таш һәйкәле (беренче генә күрүе түгел!) бу юлы исә аңарда соклану хисләре уятты. Кайчандыр шушы һәйкәл каршында, бәйрәм уңаеннан, зур демонстрацияләр уза торган иде, шуларның берсендә аның үзенә дә катнашырга туры килде, нәкъ менә шушы урында ул дәү кызыл транспарант күтәреп басып торды. Үз теләге белән түгел, билгеле, ә профком кушуы буенча.
В-ов урамындагы сары йортны табуы авыр булмады, ул юл кырыенда гына урнашкан. Орнаментлы таш койма ишеге аша әлеге йортның ишегалдына узганда, ул баганага ябыштырылган берничә игълан күреп калды. Җүләрләр йортына электрик һәм балта остасы кирәк икән. Электрик һөнәре буенча осталыгы чамалы булса да, икенчесенә бер сүзсез кулы килә, ул урман эчендә утырган авылда туып-үсте, яшь чактан ук урман хуҗалыгында буталды. Ләкин җүләрләр йортына балта остасы булып эшкә керү аның әлегә уенда да юк иде.
Ике яклап ак ташлы шар куелган плитә баскыч буйлап, ул йөз еллык йортның вестибюленә атлап керде. Мондый учрежденияләрдә, гадәттә, чит кешеләргә сагаеп карыйлар, артык зур ышаныч күрсәтмиләр. Монда кергән кешеләр, кирәкле белешмә алыр өчен, иң элек регистрация бүлегенә йөгерәләр. Мөбәрәк исә беркая да йөгермәде, җитди кыяфәт ясап, ишек төбендә кизү торган урта яшьләрдәге ак халатлы ханым каршында басып калды. Янәсе, сез кем килгәнен күрәсезме, күрсәгез шул, рәхим итеп, кирәк җиргә үзегез алып керегез! Үзен шулай мәгърур тотуы нәтиҗәсез калмады, күрәсең, икенче каттан йөгереп төшкән бер сары чәчле хатын, ягымлы гына исәнләшеп, аны кабул итү бүлмәсенә алып керде. Озак та үтмәде, аны җәбрәй фамилияле, озын, дәү борынлы, баш өсте, тар урман сукмагы сымак, ялтырап, пеләшләнеп торган бөдрә чәчле ир заты кабул итте. Бу адәм сары йортның хуҗасы, ягъни баш табибы иде.
– Министрлыктан бит сез, әйеме! – диде баш табип, үз соравына үзе үк җавап табып. – Сезне күрүебезгә без бик тә шат. Нинди йомыш китерде безгә?
– Мине... – Мөбәрәк бер мәлгә каушап калып, сүзен башлый алмыйча торды. Шулай да үз-үзен кулга алды. Картлачның эшче улына сеңдерергә өлгергән алдынгы интеллекты аңа авыр ситуацияләрдә югалып калмаска мөмкинлек бирә, күрәсең. Начармы-яхшымы, аны әлегә министрлык хезмәткәре итеп кабул иттеләр, – беләсезме, нәрсә кызыксындыра... – Ул кесәсеннән картлач биргән фотосурәтне тартып чыгарды һәм шуны җилпеп кенә профессорның алдына шудырды.
– Кем бу? – дип сорады профессор.
– Артын укыгыз, анда язылган...
– Тәк! – Профессор фотоны тиз генә икенче ягы белән әйләндереп, артта язылганны укыды. – Гаянова Саҗида Галиулловна, шулмы?
– Әйе, шул...
– Тыңлыйм сезне, аңлатыгыз.
– Мин шушы хатынны эзлим, аны сездә ята дип әйттеләр.
– Сезнең өчен кем ул?
– Минем туганым...
– Билгеле, – дип икеләнеп калды шулчак профессор, күрәсең, аңарга да шик корты керә башлады. – Без барысын да ачыкламыйча, сезнең кем икәнлегегезне белмичә андый информация бирә алмыйбыз, безнең моңа хакыбыз юк, как говорится, конфеденциальность, үзегез беләсез...
– Миңа аны күрергә кирәк, – дип тавышына басым ясады Мөбәрәк, – министрлык сезнең эшчәнлегегезне шактый югары бәяли.
– Рәхмәт, – диде баш табип һәм, озак уйлап тормыйча, телефоннан кирәкле номерны җыйды. – Ало, Марина, белеш әле, безнең стационарда Гаянова Сажида Галиуловна дигән пациентка ятамы?
Профессор телефонны куярга да өлгермәде, трубкадан шундук икенче бер ханымның көр тавышы яңгырады:
– Соломон Исаевич, бар андый кеше бездә, шактый озак дәвалана. Тик бездә түгел, ә С-да ята, килеп-китеп дәвалана.
– Рәхмәт, Марина, – диде профессор трубканы куеп. – Ишеткәнсездер дип уйлыйм...
– Әйе, ишеттем, яхшы, китим инде мин...
– Ашыкмагыз! – дип туктатты аны доктор, – болай гына керә алмассыз сез анда, хәзер сезгә записка язып бирәм.
Баш табип, башы алтынсу төскә йөгертелгән затлы авторучкасын кулына алып, өстәл кырында яткан кәгазь кисәгенә тиз генә нидер сырлап, аны кергән кунакка сузды. Ул бер кулы белән профессор биргән кәгазьгә үрелде, икенчесе белән, тартылып, Саҗидәнең фотографиясен эләктерде.
– Врач эшли анда, икенче палатада, хатын-кызлар бүлегендә. Шувалова фамилиясе, табыгыз шул кешене, ул сезгә ярдәм итәр.
– Рәхмәт, – дип урыныннан күтәрелде Мөбәрәк, – министрлык сезнең яхшылыкны онытмас...
– Шулай да, – дип елмайды җәбрәй, – кем икәнлегезне әйтмәдегез?
– Бикбаев минем фамилиям, Мазгар... министрның уң кулы. Хушыгыз!
Мөбәрәкнең соңгы сүзләре артыграк иде, билгеле, профессор аның министрлыкта эшләмәвен аңлап алса да, ул нигәдер үзен шуңар ышандырырга тырышты, чөнки министр кыяфәтендә кергән кемсәгә ярдәм кулы сузып, ул берни дә оттырмады, бары тик үзе өчен уңай эмоцияләр генә алды.
Шувалова дигәннәре бер әрсез генә марҗа ханым иде. Шуның өстенә, чибәр дә үзе, буй-сыны, фигурасы, барысы да үз урынында! Әлеге хатын җитәкләгән психо-неврология бүлеге «г» хәрефен хәтерләткән озын коридордан, буяулары кубарылып, ишекләре чәрдәкләнгән күп санлы палата бүлмәләреннән гыйбәрәт иде. Табибә ханымның күркәмлеге исә бер төрле киемнән, арзанлы төссез халатлардан йөргән боек һәм моңсу авыру хатыннарга капма-каршы булып күренә иде. Ул шул мескенкәйләр янында үзен, бәлкем, чын-чынлап алиһә итеп сизәдер! Тик иң кызыгы шул: хастахәнә яши, дәвалый, ә ул дәвалауның файдасы бармы-юкмы, анысы билгесез һәм ул инде беркемне дә кызыксындырмый. Статистика шундый: кешелек сыйфатларын һәрдаим изә торган ыгы-зыгылы кала тормышында тилеләр көннән-көн ишәя, аларны дәвалар өчен дәүләт акча бирә, табиплар, шул җүләрләрне дәвалап, үзләренчә көн күрергә тырышалар.
Шувалова кабинеты янында гына ял итү урыны бар. Анда кара-каршы ике яклап ике иске күн диван калкып тора, ул шактый ямьсез, шыксыз, узган гасырдан калган саллы антиквариат, саргылт төстәге алагаем агач тумбочка өстендә иске маркалы борынгы дәү телевизор басып тора. Шувалова кабул иткәнче, олы яшьтәге санитар хатын Мөбәрәкне әнә шул диванга утыртып калдырды. Затлы, күркәм киенгән, әлегә яшәү көче ташып торган сөйкемле ирне шәйләп алган авыру хатыннар, тыенкы гына көлемсерәп, аңа күз сала башладылар. Мөбәрәк, аларның җан өшеткеч күз карашлары белән очрашмас өчен, диварда эленеп торган табын натюрмортына текәлеп катты.
Шулчак ике авыру хатын юк кына нәрсәдән тузынып киттеләр. Аларның берсе аш өстәле янында бөрчекләрен төкерә-төкерә кара виноград ашап утырды, икенчесе исә пульт белән уйнап, бертуктаусыз телевизор каналларын алыштырды. Анысы әллә саңгырау, әллә колакка йомшак булды, телевизорны бар көченә акырта башлады. Виноград ашаучы түзмәде, саңгырауга, телевизорны сүндер, дип шелтә белдерде. Тегесе исә әллә аны ишетмәде, әллә инде ишетергә дә теләмәде, экранга кереп китәрдәй булып, лапылдап, телевизор каршына килеп утырды. Бераздан ул, гәрчә экранда комедия түгел, ә трагедия барса да, хихылдап көләргә тотынды...
– Сүндер дим мин сиңа, сүндер! – дип акырды беренчесе.
– Бәйләнмә җә! – дип кул селтәде тегесе.
– Син нәрсә, җүләр, аңламыйсың мәллә! Сүндер телевизорны!!!
– Юк, мин карыйм!!!
– Ух, мине сине!!!
Чәйнәлергә өлгергән буш виноград тәлгәшләре шулчак телевизор яратучының баш түбәсенә очты, тегесе исә сикереп торып, һөҗүм итүченең чәченә ябышты, аны идәнгә өстерәп төшерде, йөзен өстәл кырыена чәчелгән виноградка төйде. Талаш, кычкырыш куркыныч төс алды. Коридор, Б-н урамындагы сымак, авыру халык белән тулды. Шау-шу купты. Шундук коридорның икенче башында кизү торган санитаркалар йөгерешеп килделәр һәм, ызгышчыларны кулларыннан каерып алып, тимер ишекле боксларга кертеп яптылар. Ишекләр ябылгач, авырулар гавамы кабат тынып калды. Әйтерсеңлә, әле генә бер ни дә булмады, бер нинди тавыш чыкмады! Әйе, тиленең хәтере кыска, нәкъ шулай икән!
Шуваловада аңа артык озак утырырга туры килмәде. Җәбрәй профессорының кәгазь юлламасы бу пәриләр йортының теләсә кайсы почмагына алып керерлек көчкә ия иде булса кирәк. Саҗидә турында ул күп сөйләп тормады, Мөбәрәккә ул яше буенча апа кеше булып чыга, авыруы көчәйгәндә ике-өч ай хастаханәдә ятканнан соң, ул күпмедер вакыт өендә яшәп ала, торган урыны да инде күптән Мазһар атап узган районда түгел, ә Казан каласында икән. Малосемейкада яши, бала-чагасы юк. Бу хәбәрне Шувалова, үзе әйтмешли, аңарга үз итеп кенә җиткерде. Хәзерге вакытта ул шушында, хастаханәдә (картлач белмичә әйтмәгән, күрәсең!) дәвалану курсларын дәвам итә икән. Әйе, баш китү, шизофрения төзәлә торган авыру түгел, ул мәңгелек һәм аны бары тик кабер генә төзәтә.
Очрашу бүлмәсендә Саҗидәне көтеп утырганда, аның башына әллә нинди уйлар килде. Нишли ул монда, бу хастаханәдә? Нәрсә калган аңа монда, бу тәмугта? Инде шактый олы яшьтә булып, кабер авызында басып торган, якын кешесе, хәләл җефете тарафыннан рәнҗетелгән, көчләп зинданга ябылган, мескенгә әйләнгән ил агасының шундый ук мескенкәйгә язган хушлашу хатын тапшыру өчен генә килдеме соң әле ул монда? Нигә кирәк аңа бу гамәл? Шул хатны тапшырып кына дөньясы үзгәрерме, аңа нинди дә булса мәгънә өсти алырмы? Әйе, бер яктан ул картлачның Саҗидәсен күрәсе дә, ишетәсе дә килмәде, ләкин икенче яктан аңа кемдер һаман да: «Бар! Күр! Сөйләш! Тапшыр!» – дип әмер бирә сымак иде.
Үзен күргәч, башкалар кебек үк, тетрәнү кичерер, шок хәленә җитәр дип уйлаган Мөбәрәк ялгышканын шундук аңлап алды: Саҗидә апасы аның янында үзен шактый сабыр вә тыныч тотты. Әйе, кеше кайчак бер төрле нәрсә көтә, тик нигәдер бөтенләй икенче нәрсәгә юлыга. Мөбәрәкне иң гаҗәпсендергәне шул булды: озак еллар үтүгә дә карамастан, Саҗидә ханымда сизелерлек артык үзгәрешләр булмый калган дияргә дә була.Унсигез-егерме яшьләрдә төшкән фотосыннан ул әллә ни еракка китмәгән, нәкъ шул килеш сакланып калган кебек тоелды. Картлыкның яман кулы бер ничек тә аңа орынып һәм кагылып та карамаган, олы, карт кешеләргә генә хас булган тән җыерчыклары да камап алырга өлгермәгән. Гадәттә хатын-кызны муены сата, ә юк, хәтта муен аслары да яшь кызларныкы кебек тип-тигез, шома, кулларында да, беләкләрендә дә карт-корыларда чыга торган кара таплар да, тимгелләр дә күренми. Әйтерсең лә ул картаюны бөтенләй белмәгән, май чүлмәгендә яткан, картлык та аны әйләнеп узган кебек. Ул коридорда болганып йөргән шыксыз авыру хатыннарга да охшамаган: каршында өстенә ялтырап торган зәңгәрсу ефәк халат кигән, башын-чәчен ясаткан, татлы парфюмга коенган гүзәл ханым басып тора иде.
– Сез кем? – Тавышы тонык чыкса да, бик таләпчән, җитди яңгырады.
– Уйламагыз, бөтен кеше шулай уйлый... Мин Мазгар түгел...
– Күрәм!
Мөбәрәк шуңар игътибар итте: Саҗидә нигәдер күзгә туры карап сөйләшми, ә кеше аркылы, каядыр читкә төбәлеп сөйләшә. Кешене ул бөтенләй күрми, тавышын гына ишетә кебек: уйлары белән узган гасырның тирән вә төпсез чоңгылларында чуала...
– Мине картлач җибәрде... Мазгар...
– Аңладым! – диде ул һәм, ничек тыныч керсә, шулай акрын гына каршына килеп утырды. – Хе! Башыгызда сөеклемнең кама бүреге, өстегездә затлы киеме, кесәгездә чылтыр тиеннәре, хе-хе-хе...
– Мин берни дә белмим, миңа шул хәтле генә! – дип бүлде ул хатынның сихерле көлүен. – Сезгә шушы хатны тапшырырга куштылар!
Мөбәрәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән хат кисәген тартып чыгарды, шул хатка ияреп, әлеге дә баягы шул картлач тоттырып җибәргән фотография дә килеп төште. Саҗидә, хатны укыганчы, шул фотога озак кына текәлеп карап торды. Үзен таныдымы ул анда, юкмы (әбинең башы киткән!), Мөбәрәк өчен бу нәрсә сер булып калды...
– Соңгы хаты ул аның...
– Соңгы хатны, хе-хе, акылдан чыккан, җә үләргә яткан кеше генә яза.
– Хәле бик тә начар, чыннан да.
– Вөҗданы газаплый, димәк, вөҗданы...
Саҗидә картлачның хатын бик нык җентекләп, кадерләп укыр һәм ачы күз яшьләрен түгәр, дип өметләнгән Мөбәрәк бу юлы да ялгышты, ул аны укыйсы килеп укымады, бары тик өстән-өстән генә карап чыкты. Анда да ул хатның аерым бер җөмләсенә генә тукталды, картлачның үз гаебен тануына.
– Ялгыша.
– Нәрсә ялгыша...
– Ялгыша Мазгар, ялгыша. Әйе, ул мине ташлады, хе-хе, хәер, кем кемне генә ташламый бу болганчык дөньҗада. Хатыны мине тормыштан ваз кичтерергә, кешелегемне таптарга, бөтенләй юк итәргә йөрде. Соңгысы турында әйтмим, алдагысын сүлим. Тик мин аңардан көчлерәк тә, ныграк та булып чыктым, хе-хе. Әйе, сүз дә юк, Мазгар күтәрелде, баскычтан менгән тәти песи сымак, югарыга күтәрелде. Кеше буларак димим, хезмәте белән. Дөрес яшәде ул, дөрес, беренче урынга иң элек карьерасын куйды, юк, мин аны гаепләмим, ә башкача булмый да, башка юлы да юк иде аның. Мазгарның бөтен тормышы әнә шуңар корылды, шул максатка, диләрме әле, матур итеп сүләшә белмим. Юлын да шундыйны сайлады, беренче хатынын да шундыйны алды, райком секретаре кызын. Беләм, җүләр түгел, Мазгар аны яратмады, яратмыйча, кирәк булган өчен генә өйләнде ул аңа. Ә бит ялгышмады, дөрес эшләде, башкача булмый да иде, ярамый да, хе-хе...
Мөбәрәк аңа каршы бер сүз дә эндәшмәде. Аны бүлмәде. Кызык итеп сөйли иде бу хатын, мавыктыргыч итеп, аны тыңлап утыруы үзе бер мәслихәт иде.
– Ялгыша ул, хе-хе... – дип туктала-туктала, кабатлый-кабатлый дәвам итте ул сүзен. – Ялгыша, мин беркайчан да мәхәббәт корбаны булмадым, әйе, ташлады ул мине...
– Әйе, кем кемне генә ташламый, шулай бит! – дип сүз кыстырды Мөбәрәк.
– Соңыннан ул хатынын да ташлады, беренчесен, кайчан ташлады диген син, дөньҗасы янчелгәч, паразитлар эреләнгәч, хе-хе. Фәрдиянең атасын инсульт бәрде, шуннан соң ташлады хатынын. Фәрдия минем янга килде. Мазгарның аерылуын миннән күрде, ялгышты. Ялгышканын аңлады, ул да бөтенләй җүләр түгел икән, хе-хе, соңыннан гафу үтенде. Менә ул корбан, гаилә корбаны. Баласы да үлде, бердәнбер балалары ир бала үлде, наркоман иде. Яратмады Мазгар хатынын, яратмыйча яшәде. Яшькә өйләнде, анда да әллә ни бәхет тапмады, җәзасын алды ул. Югарыга менү, энем, һәрчак якыннар хисабына ясала, шуны онытма. Якыннары аңардан бәхет күрмәде, баласына игътибары җитмәде, яратмады да ул аны, малае да яшьли китте.
Мөбәрәкнең күз алдына үз балалары килеп басты. Олысы – малай, аннан соң ике кыз, берсе бөтенләй бишек баласы. Ә ул нинди ата соң? Ниндидер буш хыялга ышанып, хатынын, балаларын ташлап, өйдән чыгып китте. Курыкты, гаиләсен тартып бара алмам дип курыкты! Юк, юк, ул бит мәңгегә дип китмәде, ул кайту уе белән генә китте! Әлеге очрашу үтәр, ул шундук өенә әйләнеп кайтыр! Һичшиксез!
– Баласы турында ул миңа берни дә сөйләмәде...
– Ә нәрсә сөйләсен соң ул? Балаң начар булгач, бик сөйлисең килми. Аны начар ата дип тә әйтергә ярамый. Өметләнде ул, малае кеше булыр дип. Аңлагач, кул селтәде. Аның тормышы минем уч төбемдә кебек. Үз тормышым булмады инде минем, сагыш биләде җанымны, сагыш .Ә мин барысын да белеп яшәдем, белмәгәнен җиткерделәр. Берничә мәртәбә ярдәм кулы да сузды ул миңа, Казанга күчәргә булышты...
– Очрашкаладыгызмы соң?
– Хе-хе... – дип серле, хәйләкәр кеткелдәде хатын. – Кирәкми, анысы калсын инде, аның миннән башка да сөяркәләре күп булды. Хе-хе, мин аның беренче мәхәббәте, аңлыйсыңмы, аны берни белән дә алыштырып булмый, мин дә алыштырмадым.
– Менә бу нәрсәгә мин шаклар катам! Гомер буена бер кешегә тугры булып калу – гаҗәп! Сезнең алдыгызда баш иям! Рәхмәт сезгә, чын күңелдән рәхмәт! – Мөбәрәк үз-үзенә ышана алмыйча утырды, бу сүзләрне ул үзе түгел, ә кемдер, суфлер сымак, арттан әйттереп утыра кебек иде...
– Бер генә нәрсәдә ялгышмый ул, – дип дәвам итте, үз уйларыннан арына алмаган хатын, – ул шулай язган да хатында, мин система корбаны диеп, хе-хе, шулай да бит. Әгәр дә ул бар булган влач кануннарына төкереп, башка юлдан китсә, әйтик, миңа өйләнгән булса, мин кем – беркем дә түгел, алкаш кызы, ялгышмыйча әйтә алам: ул министр була алмый иде. Фәрдиянең атасы аңа озак гомер терәк тә, киңәшче дә булды...
– Бәлкем...
– Ие..
– Сезгә өйләнсә дә, үсә алган булыр иде?
– Юк! Бу мөмкин хәл түгел! – дип каршы төште хатын. – Юк, юк...
Әлегә хәтле тын гына, монотон рәвешле көйләп, нидер аңлатып утырган Саҗидәнең, күзгә күренеп, сөйләшү манеры үзгәрә башлады, аның йокымсыраткыч тавышында ниндидер эчке калтырану барлыкка килде, битараф, уйчан күзләрендә тере очкыннар уйнады, эреп аккан хәлсез куллары кисәк кенә хәрәкәткә килеп, һавада, Мөбәрәкнең каршында болганды...
– Мазгар дөрес яшәде! Дөрес гамәлләр кылды! Ул зур кеше, ул министр булды! Ул әле әллә кем дә булачак иде! Тик ни... Ул үзе шуны теләде! Шуңар иреште дә. Ә син...
– Мин?! Ә нәрсә?
– Син шуның ялчысы булырга җыендыңмы?!
– Мин...ялчы...
– Әйе, ялчы, ә ул көтүче.
– Кем көтүче...
– Әйе, бакчада яши ул, җәннәт бакчасында. Кеше аяклы, кеше куллы, дуңгыз йөзле, дүрт аяклап йөри, юлдан баручы кешеләрне шәйләп алгач, ут көлтәсенә әйләнгән дә каберлеккә кереп качкан. Хи-хи, шунда гына аңлап алганнар...
– Нәрсә аңлаганнар? – дип сорады инде хатын белән бергә саташа башлаган Мөбәрәк.
– Аның Убыр икәнлеген. Мал-туарны Убырдан саклап торырга кирәк. Әнә, әнә килә ул. Буаз сыерларны, колынлаучы атларны, бәрәнләүче сарыкларны үзләрен генә калдырырга ярамый. Убыр! Убырдан саклан! Убыр сыерларны, бияләрне имәргә ярата. Мазгар гомере буе имде дәүләтне, мине, хатынын, туганнарын, якыннарын. Алар шул сәбәпле ач калалар, ач, аңлыйсызмы, ач! Сөтләре калмаган хайваннарның, ач халыкның каннарын эчәләр алар, каннарын! Ка-а-ан! Кан күрәм, эчәләр...
– Кемнәр?
– Убыр. Мазгар Убыр ул. Син! Убыр!!! Тимә миңа, кертмим мин сине, кертмим, тфү, тфү...
Җаныңдагы ярсу көченә каршы торалмаган һәм аек акылдан саташуга күчкән Саҗидә җәлт кенә урыныннан сикереп торды һәм, бармаклары белән төртә-төртә, җаны каткан Мөбәрәккә акырды:
– Без дәүләткә түгел, ә дәүләт безгә хезмәт итәргә тиеш! Ә без, ә сез, елан авызына кергән куркак күселәр сымак, шуларның алдында койрык болгап, ялагайланып, шамакайланып йөрисез! Көтмәгез сез алардан игелек, изгелек көтмәгез! Игелек тә, изгелек тә күрмәссез! Алар эшчене эшләтә, колхозчыны бил бөктерә, хе-хе, таптыгыз табыныр кешеләр! Йөрмәгез сез алар янында, өметләнеп йөрмәгез, ялгыш ул, зур ялгыш. Син дә, энем, шуңар ышанып йөрмә, йөрәгеңне генә бозасың, йөрәгең беткән. Убыр син хәзер, каршымда басып торасың, тфү-тфү, кермә миңа, ха-ха-ух...
Шувалова вакытында кереп җитте. Санитаркалар Саҗидәне тынычландырыр өчен, сабыр гына күрше бүлмәдәге бокска алып чыгып киттеләр. Әйе, аның ярсып, тилереп кычкыруы исә табипка да, Саҗидәнең үзенә дә кирәк нәрсә түгел иде. Мөбәрәк бер нәрсәгә бик нык инанды: әйе, юкка гына дәваламыйлар икән шул андый авыруларны монда. Алла каргаган йортта! Авыру хатынның тыныч кына, җайлы гына сөйләшеп утырганына күнеккән ир заты үзенең ялгышканын соңыннан гына аңлады, әйе, тиле сүзенә гомумән ышанып бетәргә ярамый икән. Урамга (йөгереп диярлек!) чыккач, ул кабат иркен сулыш ала алды һәм андый сәер җиргә башка аяк та басмаска ант итеп, троллейбус тукталышына килеп басты. Ул, каударланып, кул күтәрде. Шундук бер такси килеп туктады, шоферы кара халык диаспорасыннан иде...
– Куда тебе, дарагуй?!
– Дамуй, куда...
– Адрес, дарагуй...
– Кассап...сигез...
 

 

7


Тик шул көнне өенә кайтып җитәргә язмаган икән аңа. Кара халыктан, ягъни такси йөртүчедән ул машинага утыруга ук шикләнгән иде. Тегесе: «Молодой человек, у вас есть деньги за проезд оплатит?! – дип сорагач, бер көндә бер гомерлек тәэсир алган, арган, талчыккан, азрак җилпегән һәм картлар кыяфәте кергән Мөбәрәк кесәсеннән картлач бүләк иткән купюраларны чыгарып күрсәтте, шул күчтән биш йөзлеген аерып алып, таксистка сузды. «Ыхватит? – диде ул аңа вәкарь генә. «Ывполне!» – дип җавап бирде тегесе. «Айзер» (калада әзербайҗан халкын шулай диләр) кырын күзе белән генә бай клиентның (аның уйлавынча!) күче белән кесәсенә яшергән акчасына кызыгып карап калды. Аның әнә шул комсыз күз карашы Мөбәрәкнең шундук хәтеренә сеңде.
Бераздан шиге тормышка да аша башлады. «Айзер» якты һәм киң проспект буенча барасы урынга, калтырча «Семерка»сын (гадәттә, алар Рәсәйгә күчеп килгәч, шундый арзанлы машина сатып алалар!) тар тыкрыклар аша куып, кисәк кенә бер караңгы тупикка китереп терәде. Кеше йөрми торган ниндидер ике тимер гараж арасы иде ул...
– Деньги сразу дашь, или придется побить?! – дип янады кара йөз һәм, әйткән сүзләрен дәлилләгәндәй, утыргычы астыннан тимер саплы үткен балта тартып чыгарды. Мөбәрәк шулчакны бер нәрсәгә игътибар итәргә өлгерде: чын балтага охшамаган иде ул бер дә, сувенир кәмәшенә охшаган. Күрәсең, ошбу аучының ауга беренче генә чыгуы түгел иде, әлеге яман кәсебен инде ул күптән агымга куйган булса кирәк.
– Я тебе, бырат, ничего не дам, давай, выйдем! – диде аңа Мөбәрәк һәм үз як ишеген тиз генә ачып, урамга чыгып басты. Балтасын кулында уйнатып, таксист та атылып чыкты.
– Ну че, начальник, – диде ул чыраен сытып, – жалкы растаться с бабками, да...
– Да, жалкы, я уже тебе дал и ты у меня больше ничего не получишь, придурок...
«Айзер» ялгыша иде, билгеле! Янәсе ул, олы яшьтәге интеллигент кисәген куркытып акчасын ала да, җәлт кенә җинаять урыныннан тая, имеш! Ләкин ул зыялы адәм кыяфәте астында корыч куллы, җенләнә калса, дөньҗасын җимерердәй кырыс эшче холкы ятканын башына да китерми иде, билгеле! Кайчак шулай үлеп арыган, яман хәлсез адәмдә дә җен көчләре пәйда булырга мөмкин! Нәкъ шул көчнең барлыгын сизгән Мөбәрәк, дошманның беренче булып ташланганын да көтмичә, иң элек үзе һөҗүмгә ташланды. Уенчык балта гараж каршындагы көрткә очты, ә коты очкан «айзер» каты сугудан бик нык имгәнеп, башы белән бозлы кальяга мәтәлде. Җене чыккан, яман ачуы кузгалган Мөбәрәк, бар көченә бозда аунап яткан бандитның кабыргасына китереп типте, тегесе «эх!» итеп ыңгырашып куйды, җилкәсеннән астарак нидер чыртлап сынганы ишетелгәндәй тоелды...
Мөбәрәккә барыбер иде: ул горур атлап, бозда аунап яткан корбаны яныннан китеп барды. Ул якындагы ут яктысыннан кинәнгән биш катлы «хрущевка»лар ягына юл алды.
Аны Г-й паркы янында, мәңгелек ут каршында куып тоттылар. Милиция машинасы. «УАЗ»иктан йөгерешеп чыккан ике милиция хезмәткәренә Мөбәрәк каршылык күрсәтеп маташмады. Чөнки нәкъ шулчакны ул машинаның арткы утыргычына сөялгән «айзер»ның сытык чыраен күреп алды. Аңлашыла: ул ментларга аны кыйнауда гаепләгән, барысын да үз файдасына сөйләргә өлгергән...
Мөбәрәкнең җәмгыятькә бигүк куркыныч янамаган шәхес икәнлеген аңлап алган хезмәткәрләр аңа хәтта кул богауы да кигезеп тормадылар. Патруль машинасының арткы як утыргычына утыртып кайттылар. Бер якта ул, икенчесендә «айзер», уртага ябык танаулы, күзлекле сержант утырды. Мөбәрәк юл буена бер сүз дә эндәшмәде, таксист сул як кабыргасына учын терәп, юл буе зарланып барды. Милиция бүлегендә аларның юллары аерылды: бандитны (янәсе, зыян күрүчене!) бер бүлмәгә протокол язарга дип алып кереп киттеләр. Мөбәрәкне, җайлы гына озатып, тимер читлеккә, камерага кертеп яптылар. Камерада ачык авызлы, тешләре коелган, әллә суыктан, әллә ашамаудан йөзләре шешенгән шакшы сукбайдан башка беркем дә юк иде. Сукбайдан ниндидер әче ят ис, костыргыч ис аңкып тора. Үзгәртеп кору компаниясе башлангач, андый категориягәдәге адәмнәр күзгә күренеп арттылар. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да. Күбесе эчүдән шундый хәлгә төштеләр, кайберләре рэкетка юлыгып, фатирсыз, парсыз калып, болай да артып торган сукбайлар рәтен тутырдылар. Өенә кайтып җитеп хатынын, балаларын сөендерергә хыялланган бәхетсез дәрвишкә, шулай итеп, салкын камерада әнә шушы урам сасыгы белән бергә кунарга туры килде.
Иртән аны сорау алырга чакырдылар. Сорауны майор Насыйбуллин алды.
– Фамилия?
– Шагаев...
– Исемегез?
– Мөбәрәк...
– Атагызның исеме?
– Азат улы...
– Гражданин Шагаев Мөбәрәк Азатович, сез граҗданин Афандиев Бала Исматовичка сәламәтлеге өчен куркыныч булган тән җәрәхәтләре ясауда гаепләнәсез.
– Әйе, кыйнадым мин аны әзрәк, – диде Мөбәрәк, – ләкин аның кебек явыз ниять белән түгел, ә үз-үземне саклау максатыннан.
– Гражданин Афандиев бу хәлне бөтенләй башкача аңлата. Сез аңа тын урында туктарга кушкансыз, шуннан соң аны машинасыннан тартып чыгарып, урамда кыйный башлагансыз...
– Ә ни өчен кыйнарга тиеш соң мин аны? Ни өчен? Сорау?
– Сез аның машинасын тартып алырга теләгәнсез, документлары белән бергә, ләкин ул документларын да, машинаның ачкычын да сезгә бирергә теләмәгән, шул сәбәпле, сез аны кыйнагансыз...
– Юк, бөтенләй алай түгел! – дип кире какты ул майорның сүзләрен. Милиция хезмәткәрләре һич кенә дә кире какканны, инкарь иткәнне яратмыйлар, аларга тизрәк ситуацияне җайларга да, эшне ябарга кирәк. Кеше язмышы, кеше тормышы алар өчен сукыр бер тиен, күрәсең. – Мин өемә кайтырга чыктым, урамда такси тоттым. Машина хуҗасы әнә шул Әфәндиев булып чыкты. Ул минем кесәдәге акчаларымны күреп калды, шуңар кызыкты...
– Ә нишләп күрсәттегез акчагызны? Күп идеме?
– Күче белән, шуннан мин аңа биш йөз тәңкә алып бирдем. Менә ул акча! – Мөбәрәк кесәсеннән картлач биргән акчаларны чыгарып күрсәтте. Акчаларны күргәч, майор да үзгәрде, күзләре майланды. Әйе, хәзер беркемгә дә ышанып булмый, бандиты да шул, милициясе дә. Күрсәтеп, кеше кызыктырып торуның һич тә мәгънәсе юк: ул акчасын кабат кесәсенә шудырды...
– Кайдан килде сезгә шул хәтле акча?
– Ничек кайдан?
– Нинди акчалар ул? Аңлата аласызмы?
– Минем акчада сезнең ни эшегез бар? Минеке ул, аңлыйсызмы?
– Ә шулай да?
– Хезмәт хакым! – дип күкрәк киерде Мөбәрәк.
– Профессиягез буенча кем сез? Кайда эшлисез?
– Инде эшләмим, заводны яптылар.
– Сез начальник, димәк...
– Юк, ялгышасыз, эшче мин, прастуй токарь.
– Хе, хе, – дип зәхәр елмайды майор, – кыяфәтегез белән бер дә эшчегә охшамагансыз, мин сезне... сине, гомумән, җитәкче кеше дип кабул иттем. Паспортың бармы?
– Паспорт?! – дип эндәште Мөбәрәк, кесәләрен суккалап. – Юк, калдырдым...
– Кайда калдырдың?
– Өйдә, кайда. Курткам картлачта калды...
– Син нәрсә, кеше таладың мәллә?
– Юк, Аллам сакласын!
– Ярый, тик паспортың кирәк булыр.
– Ярый, өйгә кайтып җитә алсам.
– Кайтырсың. Нигә кыйнадың Әфәндиевны?
– Машинасын караңгы урында туктатты да, миннән акча сорады. «Деньги сам отдашь, или приедтся тебя побить!» – диде. Чыгыйк, дидем. Чыктык. Әфәндиевның кулында балта! Мин нишләргә тиеш? Суктым да ектым, балта астына кемнең керәсе килсен...
– Балта? Нинди балта?
– Мин аны карга атып бәрдем, эзләгез, шунда гаражлар янында гына ята ул, эзләгез.
– Нәрсә эзләргә кирәклеген безгә аңлатырга кирәкми, иптәш. Начар синең хәлең, брат. Аңлыйм, хәтта күңелем белән сизәм, син хаклыдыр да. Мин ул «айзер»ларга, «езвер»ләргә бик ышанып та бетмим, мин беләм аларның кемнәр икәнлеген, матур сөйләп, арт ягыңа утыртып китәргә дә күп сорап тормый алар. Аңла, аларга караганда, мин сиңа күбрәк ышанам. Син безнең кеше, кала кешесе, ә алар килгән килмешәкләр. Алар җан тырмашып яшәргә омтылалар, чөнки анда үз илләрендә аларга бездәгегә караганда да читен. Әйе, әйтмим, безгә дә җиңел түгел, хәтәр читен, бу перестройка дигән нәрсә барыбызны да акылдан яздыра, аяктан ега бугай инде. Ә аларны ул тагын да катырак екты. Шуңар күрә мин ул «айзер»ларга грамм да ышанмыйм, сиңа күбрәк ышанам. Тик син шуны аңла, хәлең читен синең, үзеңне якларлык, гафу ит, бер нәрсәң дә юк: дәлилләрең дә, шаһитларың да. Шуңар күрә дә минем сиңа тәкъдимем шундый: сиңа иптәш Әфәндиев белән килешергә кирәк.
– Юк! Мин бандит белән беркайчан да килешмәячәкмен!
– Килешмичә бер кая да бара алмыйсың! Килеш! Үзеңә яхшылык теләп әйтәм! Иптәш Әфәндиев, харап итмә мине, дип әле син аңардан үтенеп сораячаксың, җанкай! Чөнки хәзер ул гаризасын алмаса, бу эш бездән китәчәк.
– Кая? Эш кая китәргә мөмкин!
– Кая, кая! Анаңның ботинкасы! – дип кызды түземлеген җуйган майор. – Следственный комитетка китәчәк! Аннан судка! Аңлыйсыңмы!
– Китсен! Суд хәл итсен! Мин хәзер бер сүз дә дәшмәячәкмен! – дип киреләнде Мөбәрәк. – Адвокатым килмичә! – Ул мондый сүзләрне үз башыннан чыгарып әйтмәде, билгеле, телевизордан чит ил детективлары караганнан соң отып калган иде. Дөньясы яньчелгәч, элекке идеаллар коелып төшкәч, Рәсәйне чит ил фильмнары, «хип-поп» сәнгате басты һәм, шул рәвешле, Көнбатыш һәм Америка идеологиясе котылгысыз доминантка әверелде.
– Бырат, – дип дәвам итте үз туксанын туксанларга җыенган үҗәт майор, – судларга барып җиткәч, юк инде ул: финиш! Анда срок бирмичә калмыйлар, шуңа күрә син тыңла мине, мин мондый хәлләрдән бик күпләрне коткарган кеше, зурга җибәрмә! Күрәм, акчаң бар, бир шул бәндәгә, тончыксын шунда, зату үзең исән каласың.
– Мин? Акча? – дип ярсыды Мөбәрәк. – Мине таларга җыенган бәндәгәме? Соң шул акчамны бирмәс өчен, мин аның ипи шүрлеген койдым да бит инде! Шул кирәк аңа! Падла!
– Кызма, брат, кызма! Тыңла! – дип күндерде аны майор. – Сиңа бер нишләргә дә кирәкми, сиңа ул Әфәндиевны күрергә дә кирәкми, мин үзем үк сөйләшә алам аның белән! Мин сөйләштем дә инде, ул риза булды.
– Нәрсәгә?
– Синнән акча, аңардан гариза...
– Күпме?
– Двадцатчик...
– Күпме? Егерме меңме?!
Мөбәрәкнең күзләре маңгаена менәрдәй булды. Тора-тора аның башына шик тә керә башлады: теге бандит «айзер» белән бу майор дигәне бергә бер шайка кешеләре түгел микән? Районнарда төрле-төрле криминаль төркемнәр пәйда булды, милиция алар белән көрәшми, киресенчә, аларны яклый, аларның мәнфәгатен үти, дигән сүзләр халык арасында күптән таралган иде инде. Бер көндә гаҗәеп зур маҗаралар узган, бик нык нервысы какшаган Мөбәрәк, шулчак ярсып диярлек, өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты, өстәлдә яткан эреле-ваклы канцтоварлар бердәм рәвешле идәнгә коелды, майор исә сискәнеп, сикереп торды. Кулга алынучы акчасын кабат кесәсеннән тартып чыгарды һәм шуны майорның борын төбендә болгап:
– Бирмим! Бер тиен дә! Орынып кына карагыз! Мин гомерем буе честный эшләдем! Завудта! Ыстанок артында! Нәрсә, шушы минем кебек честный рабочийны кычкыртып таларга булдыгызмы! Бирмим! И сез аны ала да алмыйсыз миннән! Менә тыгам да куям хәзер шушында! – дип акырды.– Мә, менә шул, иманыгызны!
Һәм ул, чалбар ерымын чишеп, штанын бер кадәр аска төшереп, акчаларын нечкә җиренә, ягъни оят җиренә тыгып куйды. Сөмсерен койган майор өстәл кырындагы төймәгә басты. Акылдан язган тоткынны (майор уйлавынча!) ике хезмәткәр, кулыннан каерып, камерага кертеп яптылар. Бу юлы артык итәгатьлек сакламадылар, сүгенә-сүгенә, арт ягына тибеп керттеләр. Камерада беркем дә юк. Сукбайны чыгарып җибәргәннәр, күрәсең, аның артыннан тынчу ачы ис кенә торып калган иде...
 

 

 

8


Ниһаять, ул кабат иректә. Мондый баш бирмәс бәндә белән бернәрсә дә эшли алмаячагын аңлаган майор аны иртән чыгарып җибәрергә кушкан. Теге шайтан «айзер»да шикләнгән, күрәсең! Әгәр дә эш алай-болай судка-нигә китә калса, аны ялган сүз йөрткәне, пассажирны талау ниятеннән, аңар балта күтәреп һөҗүм итәргә теләгәне ачыкланса, Әфәндиевнең үзен дә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр бит. Ә андый сценарий аны һич кенә дә канәгатьләндерә алмый. Аннары ул Мөбәрәкне, кыяфәтенә караганда, барыбер гади эшче итеп түгел, ә бер җитәкче, аңынча әфәнде итеп кабул итте. Ә ул халык, ни әйтсәң дә, җитәкче кешене хөрмәт итә белә. Курку катыш бергә. Кыскасы, зыян күрүче Әфәндиев милициягә язган гаризасын кире алган.
Мөбәрәк төне буе йокламады. Куркудан да, йокысызлыктан да түгел. Акчасын югалтырга теләмәде, төне буе шуны саклады. Чөнки төнгә каршы аның янына ватык борынлы бер дәү амбалны керттеләр, әлеге амбал ни сөйләшмәде, ни аралашмады, озак кына аны эндәшмичә күзәтеп утырды. Бу адәм аны кыйнарга һәм акчасын талап алырга кертелгәнен ул шундук аңлап алды. Әйе, ул бандит «айзер» кебек: «Сам дашь деьнги или мне тебя побить?!» – дип сүз куптармады, ләкин аңарда шундый ук талау нияте барлыгы чыраена ук язылган иде. «Майор керткән бу бәндәне, таныш вариант!» – дигән уй йөгерде шулчак Мөбәрәкнең башыннан. Хәер, Ходай коткарды тагын үзен, – керфек какмыенча озак вакыт Мөбәрәкне күзәтеп утырган амбал, уйлаган ниятен тиешле гамәлгә җиткерә алмагач, бераз мәлҗерәп утырды да гырлап йокыга китте...
Ниһаять, ул хатынын, балаларын күрү бәхетенә ирешәчәк. Кесәсендә бер ярты ел гаиләсен тартырлык акчасы да бар. Тик ул хәләл җефетен эш табармын, эшкә урнашырмын, дип ышандырып чыгып киткән иде түгелме соң? Шулай булгач, нишләп тәвәкәлләп карамаска! Аны бит хәзер бөтен җирдә завод станогыннан башка берни күрмәгән, берни белмәгән эшче кеше итеп түгел, ә зыялы, югары белемле һәм теләсә кая керешле һәм дә ки, теләсә кайда үтемле шәхес итеп кабул итәләр түгелме соң?! Министрга (элекке булса да!) кунакка керде, акчалы, затлы пәлтәле вә кама бүрекле булды, заманында дөньяны кулда тоткан, яраннарын дер калтыратып торган хөрмәтле картлач кыяфәтенә керде, кафе-ресторанда аны хәтта элекке дусты да таныды вә үз итте, җүләрләр йортында аны ак җәймә җәеп каршы алмасалар да, куып чыгармадылар, гозерен тыңладылар һәм тормыш сикәлтәләрендә бик нык адашкан, башы китсә дә, кешелек өчен илаһи затка әверелгән Саҗидә-җанкай белән очраштыра алдылар. Ул үзенә кул күтәрергә маташкан бандит «айзер»ны да урынына куйды, хәтта әгәр теләсә барысын да сындырырга, тезләндерергә, куркытырга күнеккән милиция бүлеген дә аякка бастырып, әлеге тәмугтан да ныклы адымнары белән атлап чыга алды. Димәк, картлач аңа юкка гына: «Минем хәер-фатихам, харизмам сиңа яңа көч, саллы көчәнеш һәм яңа җиңүләр алып килер!» – дип әйтмәгән икән. Шулай булгач, нигә соң аңа кабат тәвәкәлләмәскә, яңа эшкә кермәскә!
Мөбәрәк, озак уйлап маташмады, юлында очраган иң беренче бинага барып керде. Әлеге бина В. районының башкарма комитеты булып чыкты. Вахтада аны туктатып, кая баруын сорашып җәфаламадылар. Ул монда беркемне дә белми, бернинди танышы да юк, димәк, сорашырга, белешергә кешесе дә юк. Шуңа күрә визитын кадрлар бүлегеннән башлады. Андый урында, гадәттә, хатын-кыз утыра. Монда да нәкъ шул ук хәл. Кырык-кырык биш яшьләрендәге терекөмеш сымак җитез, өлгер татар хатыны күкрәген туры киереп кергән Мөбәрәкне ягымлы һәм дустанә каршы алды...
– Узыгыз, уз, утырыгыз!
– Рәхмәт, – диде Мөбәрәк һәм хатынга туры карамыйча гына күзләрен читкә төбәде. Әлеге манерны ул Саҗидәдән отып калды булса кирәк, үзе кешегә карап сөйләшә, ә күз карашы бөтенләй читкә төбәлгән.
– Зәкия Зәкиевна булам мин, кадрлар бүлеге башлыгы, – дип эндәште җитез ханым, бертуктаусыз аяклы кәнәфиендә боргаланып. – Тыңлыйм сезне?
– Эш кирәк миңа, эш бармы? – дип тупас кына дәште ул.
– Бар, табарбыз! – дип елмайды ханым, Мөбәрәкнең әлеге тупаслыгын игътибарсыз калдырырга тырышып. – Әлегә кадәр кайда эшләдегез?
– Заводта, бер тапкыр әйттем бит инде...
– Юк, – дип гаҗәпсенде хатын. – Беренче ишетәм. Ярый, яхшы, ни өчен киттегез аннан, кем идегез анда?
– Токарь. Заводны яптылар, заказлар юк.
Зәкия Зәки кызы токарь сүзен ишетүгә үк, гаҗәпсенүен яшерә алмыйча, тел шартлатып алды. Шулай да әлеге сәер кеше каршында үзен әдәпле тотуны артыграк күрде һәм аны үпкәләтергә теләмичә генә:
– Кызганыч, ләкин бездә андый ваканцияләр юк шул, – диде.
– Ниндиләр бар?
– Ниндиләр? Һәрхәлдә алар сезгә бара торган түгелдер дип уйлыйм.
– Шулай да?
– Әйтик, инструктор кирәк безгә, кстати, сезнең белемегез нинди, югары түгелдер дип уйлыйм, токарь булгач.
– Кайберәүләр өчәр институт тәмамлый, тик рәте юк. Кешенең үзеннән тора, дипломга карамый.
– Шулай да?
– Минем белемем сезнекеннән күпкә югары...
– О! Менә ничек! – Гаҗәпсенү шаккатуга күчте. – Кстати, кыяфәтегезгә караганда, сезне бер ничек тә токарь дип әйтеп булмый, мин бит сезне җитәкче кеше дип кабул иттем. Ох! Бу перестройка зәхмәте башлангач, кадрлар белән эшләү өчләтә катлауланды, алары да сыегайды. Элегрәк хет совет заманында танышлык-белешлек белән алалар иде хезмәткә, сыналган, танылган хезмәткәрләрне. Ә хәзер, үзегез күреп торасыз; теләсә кемне теләсә кайчан урамнан тотып алып куярга да мөмкиннәр...
Зәкия Зәки кызының соңгы сүзләре урамнан эш эзләп кергән Мөбәрәккә дә ишарә сымак яңгырады. Ләкин нәкъ шул сүзләрне куәтләгәндәй, кадрлар бүлегендә шулчак тәбәнәк буйлы, елтыр башлы, шактый хәрәкәтчән, ярсу җанлы урта яшьләрдәге бер ир кеше пәйда булды. Кәефе юк, күрәсең, сүз саен зарлана, сүгенә, тик тавышланып түгел, җайлы гына, йомшак кына...
– Зәкия Зәкиевна, кошмар бу, инәңне... тагын шул Калуга.
– Әйе, Ренат Хафизыч, – дип елмайды хатын аны күреп алгач. – Тагын нәрсә инде?
– Ну, нәрсә, көндәгечә... иманыңны...
– ЖКОмы?
– Ие, алып аттым эшеннән.
– Начальникнымы? Фроловны?
– Шул, свулыч эшләми, урлаша. Кассап урамындагы сигезенче йортта су баскан аскы бер подъездны, аста, подвалда канализация торбасы бәреп чыккан, аны алыштырырга дип акча биргән генә идек бит.
– Алыштырмаганмы?
– Юк! Анасын сатыйм! Акчаны каядыр куйган! Вишневская урамында шул акчага асфальт салдырдым дип сөйләнеп тора, судка бирә алмыйсың, бөтен кәгазьләрем дә тәртиптә ди. Кудым! Ярты елда өч начальникны кудык бит инде! Кайдан табарга шунда нормальный кеше?! Кассапта су ага, елга булып ага, туктатып булмый, аварийка җәфалана...
– Кассап безнең урам бит инде ул, – дип шулчак телгә килде Мөбәрәк, – йорт та безнеке, күпме әйттем, эшләгез су үткәргечне дип, канализациядә гаеп юк анда, водопровод торбалары искергән. Анда яхшылап карасың, уйласаң, аны тулысынча алыштырырга да кирәкми, суны туктатып торып, торбаны берничә җирдән ялгарга гына кирәк.
Эшем кешесе, кем бу дигәндәй, ияк асты белән генә Зәкия ханымга ым какты. Тегесе исә, кош тоткандай:
– Безгә керде, эш эзли! – дип сайрады.
– Айсин! Зам! – дип кулын сузды ул Мөбәрәккә...
– Мөбәрәк...
– Сручны! Миңа!
– Ренат Хафизыч, тик! – дип нәрсәдер әйтергә теләде кадрлар бүлеге аңа...
– Не важно! – дип кычкырды Айсин. – Миңа! Приемга!
Айсинда ул ярты сәгать тә утырмады. Эшлекле урынбасар, аны үзенең персональ машинасына утыртып, эш урынына алып китте. Гариза гына яздырды ул аңа, документларын, паспортларын да, кадрлар бүлеге җитәкчесе сымак, югары белемен дә сорап интектермәде. Күрәсең, проблемалы участок бу ЖКО дигәннәре. Мөбәрәк ул оешманы яхшы белә, өч ай фатир хакын түләмәгән өчен, элекке җитәкче аңа зур пенилар язарга ниятләгән иде. Шунда барып, проблеманы җайлап кайтырга туры килде. Ләкин түләмичә генә котыла алмады. Инде хәзер (гаҗәп бит!) ул үзе шул оешмага җитәкче булып бара...
Айсин анда да ярты сәгатьтән артык тормады, әйтерсең, ул мөһим звеноның бер детале, артык сүз әйтергә дә читенсенеп торган Мөбәрәкне коллектив белән таныштырды да, бер өч көннән тагын кереп чыгармын дип, авыр хезмәтендә уңышлар теләп, тиз арада каядыр китеп юкка да чыкты. Коллектив тулысы белән җыелырга өлгермәгән, билгеле, вакыты тар булды, чамадан тыш ябык, дистрофик кыяфәтле инженер агай да, бер-берсе белән туктаусыз әрләшкән (эш буенча, күрәсең!) ике сантехник ирне күрә алды әлегә. ЖКОга ничә килсә дә, инженер кисәген аның беренче генә күрүе иде. Абзыйның коточкыч арыган, йончыган йөзендә бер генә нәрсә язылган иде, кайчан аның пенсия яше килеп җитәр дә, кайчан гына исән-сау аны шунда озатырлар. Сантехникның берсен шундук таныды, ул Кассап урамындагы йортларны тәэмин итә, кайчандыр аларның су счетчикларын алыштырып йөргән иде. Акчаны кирәгеннән артык сорагач, Мөбәрәкнең хатыны Зәйтүнә аның белән тавышланып та алды. Ул шул сантехникка шаяртып, шуның турында берничә сүз катмакчы булып караган иде, аннан йә танымас, йә абруен төшерә башлар (ни әйтәсәң дә, җитәкче кеше бит хәзер!) дип, уйлаган уеннан кире кайтты...
Калын күкрәкле, сусыл иренле, тыгыз сыртлы секретарь хатын, күңелле елмаеп, аңа эш урынын, кабул итү бүлмәсен күрсәтте. Ул монда искитәрлек берни дә күрмәде, бар да гадәти, бар да көткәнчә. Өстәл, урындык һәм кием шкафы. Өчесе дә (импорт түгел!), совет заманы экспонатлары. Мөбәрәк, бүреген салып, аны шкафның өске өлешенә куйды, өс киемен, секретарьга салдыртып, шкаф эчендә боегып торган бердәнбер «плечикка» элде.
– Ай-хай! – диде секретарь сулышы кабып.
– Нәрсә?
– Авыр шундый...
– Нәрсә авыр? Тормышмы?
– Юк, – дип кабат күңелле елмайды хатын, – пәлтәгез авыр.
– Авырдыр шул, – дип килеште яңа хуҗа, – анда дөньҗаның бөтен явызлыгы җыйналган, аңлыйсыңдыр.
– Әйе, әйе! – дип тәтелдәде хатын, билгеле ки, ул бер ни дә аңламады.
Кабер ташы сымак кысып торган трофейларыннан арынган Мөбәрәк, киемнәрен салгач та әллә ни җиңеллек сизмәде. Күңеле белән ул барыбер картлач иде (картлачның яшьлеге, теләге, максаты). Ул йөртә иде аны хәзер һәм ул утырта иде аны җитәкче кәнәфиенә. Кирәкме соң аңа бу урын, кирәкме җитәкче булу? Сораулар күп, тик җаваплар әлегә юк кебек...
Секретарь хатын бик нык игътибарлы, җитәкчене ярты сүздән аңлап һәм аңар ни кирәген алдан белеп, шуны җиренә җиткереп үти торган хезмәткәр булып чыкты. Мөбәрәк өстәл янына килеп утыруга ук, ул бер касә белән чәй һәм шуның янына җимеш белән шикәрен дә кертеп куйды. Яңа хуҗаның бик нык эчәсе килгәнен кайдан белде икән ул, ничек сизде диген син?!
– Исемең ничек синең, – дип сорады хуҗа, чәй йотып, – сорарга да вакыт юк, гафу ит.
– Рәхилә.
– Чәй өчен рәхмәт, Рәхилә.
– Тәмле булсын.
– Ничә ел син монда?
– Ун ел.
– Шул ун елда ничәмә җитәкче алышкандыр инде име?
– Җитәкче алышуы проблема булмады, менә бу перестройка дигәннәре дөньяның астын-өскә китерде. Авыр хәзер ЖКОда эшләве, бөтен нәрсә ватык, җимерелә, дәүләт акча бирми...
– Акчасы юк дәүләтнең, Рәхилә, шуны аңларга вакыт.
– Яңа гына Кассапта бик зур авария булды, ике көн рәттән аварийка егетләре шунда көч куйдылар.
– Нәкъ өстенә бастың, мин какраз шул турыда сорамакчы идем. Ничек бетте ул?
– Ничек бетсен, – дип кулларын җәйде хатын. –Авыр, кәнишне, материал җитми. Әнә, үзара кычкырышып беттеләр сантехниклар.
– Күрдем. Иртәгә...
– Яхшы, җыярбыз. Җыелыш дип аңладым...
– Хе! – дип кеткелдәп көлеп куйды началник. – Маладис! Мин нәрсә уйлаганны, минут эчендә сизәсең. Юкка гына ун ел утырмагансың икән монда.
Секретарь хатын кабинеттан чыгып киткәч, Мөбәрәк озак кына элекке җитәкчелектән калган документ-кәгазләрьне актарып утырды. Ул әлеге яңа эшнең серләренә төшенергә теләде. Секретарь хатын (аның ни белән шөгыльләнгәнен сизенгән, күрәсең!) тагын бер документлар белән шыплап тутырылган кәгазь подшивкалар күтәреп керде. Менә болары бик тә әһәмиятле, дигән булып, аларны хуҗаның өстәлендә калдырып чыкты.
Ә хуҗа аларны ачып та карамады. Хөкүмәт (Айсин аның тарафдары) аңа ышанып әнә шундый зур вазыйфа тапшырды, ә Мөбәрәк әле һаман да үтәргәме аны, юкмы дигән уй-шик астында калды. Станок артында тимер каерган, деталь эшкәрткән гади токарьның тиктомалдан гына җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелә алуына чын-чынлап ышанырлык та түгел иде, билгеле. Тик андый факт бар, ә фактны берничек тә инкарь итә алмыйсың.
Бик тиз караңгы төште. Рәхилә кабат чәй күтәреп керде, яңартты. Чәй янында салат һәм өчпочмак белән бөккән дә пәйда булды.
– Мөбәрәк Азатович, сез бүген ашамадыгыз да, ахрысы? – дип сорады хатын. – Авыз итегез! Кулинаркага йөгереп барып килдем, ашарыгызга алдым.
– Рәхмәт, Рәхилә, син хәтта минем ашыйсым килгәнен дә сизгәнсең, рәхмәт, – дип елмайды хуҗа, – гаҗәп кеше сез...
– Сез һаман да гаҗәпләнәсез минем белән, сокланасыз, – дип уңайсызланды ул, – тик мин үзем турында алай уйламыйм, ялгызым, ирсез бала үстереп ятучы гади бер хатын инде мин...
– Ирегез кайда соң?
– Үлде ул, үтерделәр.
– Кайчан? Ничек?
– Ике ел узды үлгәненә. Үлеме дә аянычлы. «Первак»лар кулыннан үлде. Заводта эшли иде ул, дары заводында. Автобуста эштән кайтып барганда, төркемләп бандитлар килеп кергәннәр, салонда нинди ир заты бар, барысына да бәйләнгәннәр, кайсын автобустан бәреп төшергәннәр, кайсын шунда кыйнаганнар. Иремнән: «Син кайсы районнан?» – дип сораганнар. Ул алдын-артын уйламыйча: «Җилкыдан!» – дигән. Ә җилкалар белән первакларның кан дошманы икәнлеге иремнең башына да кереп карамаган. Теге эзвирләр кыйный башлагач, ул аларга бик каты каршылык күрсәткән. Тегеләр автобусны туктатып, иремне салоннан тартып төшергәннәр, урамда тимер арматура белән изгәннәр.
– Шундук җан биргән, димәк.
– Юк, ике айдан соң бүлнистән кайткач. Баш мие бик каты зыян күргән, өйдә кулымда үлде, минут эчендә сыгылды да төште.
Гадәттә, иртә үлгән, бигрәк тә фаҗигале рәвештә дөнья белән хушлашкан ире турында хатын-кыз күз яше түкмичә сөйли алмый. Ә Рәхилә иренең үлемен сабыр гына, артык хискә бирелмичә генә сөйләде. Әйе, сүз дә юк, ирен иртә югалту аның күңелендә тирән яра эзе калдырган, ләкин ул эз ике ел эчендә инде югалырга да өлгергән. Күренеп тора: хатын үткәннәр белән яшәргә һәм бары тик шуның белән генә чикләнеп калырга теләми, ул артка түгел, ә алга карап яши, аңа хәзер бүенгесе һәм киләчәге күпкә мөһимрәк иде.
– Рәхилә...
– Мөбәрәк Азатович, сез өйгә кайтырга теләмисез, ахры...
– Анысын кайдан белдең?
– Өенә кайтасы кеше сәгатькә карый, ашыга, чыга башлый...
– Экстрасенс, ахры, син! – дип мактады ул секретарь хатынны, авызы кырыена кысылган соңгы бөккәнне бөкләп. Төрле дәрәҗәдәге экстрасенсларның, күрәзәчеләрнең, колдуннарның бихисап күп үрчегән чорында хәзер һәркемгә шул сихерчеләр төркеменнән чыккан дип бәя бирергә мөмкин булыр иде. Ә кем белә! Бәлкем, Рәхилә дә шулар төркеменнәндер?!
– Сез бүген кайда кунарга уйлыйсыз?
– Үзем дә белмим... Тик шунысын беләм: бүген өйгә кунарга кайтмаячакмын.
– Аңлыйм, хатыныгыз белән проблема, шулаймы? Хәер, бу минем эш түгел, мин чит кеше тормышына тыгылырга яратмыйм.
– Хе! – дип көлде Мөбәрәк. – Мин сиңа хатыным барлыгы турында әйтмәдем, ә син инде аның белән проблема килеп чыгуын да әйтеп бирдең. Гаҗәп!
– Мөбәрәк Азатович! Мин бит хатын-кыз! –дип елмайды Рәхилә. – Гафу итегез, өйләнгән муҗик белән буйдак кешене генә аера беләм.
– Рәхилә...
– Безнең ЖКОда бүлмә бар, кирәк дисәгез.
– Нинди бүлмә?
– Служебный. Анда кайчандыр сантехниклар кунгалый торган иде, төнге сменада чакта, элекке начальник анда кундырмый башлады, авария була калса, аларны өйдән җыйдылар. Теләгегез булса, бүлмәне ачып күрсәтә алам?!
– Яхшы, карыйк, әйдә...
Секретарь хатын ачып кергән бүлмәнең күптән кулланышта булмаганлыгы әллә кайдан сизелә. Һава юк, тынчу, тәрәзәсе булмау сәбәпле, ул әйбәтләп җилләтелмәгән, һава йөри торган юлларның да авызы үрмәкүч пәрәвезе белән капланган, куркыныч кара корымга баткан. Ишекне ачып җилләткәч, бүлмәдәге һава әзрәк сафланган кебегрәк тоелды, ләкин искитмәле түгел. Калганы исә Мөбәрәкне тулысы белән канәгатьләндерде, чөнки бу кысынкы бүлмәдә төнгә кереп кунар өчен шартлар җитәрлек иде. Өске ягына коңгырт төстәге җәймә җәелгән киң агач софа, тавышсыз-тынсыз гына эшләп торган кечкенә габаритлы суыткыч, җыйнак кием шкафы, чыбыклы телефон яшәү өчен күпмедер дәрәҗәдә уңайлык тудырылар иде.
– Ярар, – дип килеште Мөбәрәк, – мин бүген монда калам, иртәгә күз күрер.
– Яхшы, мин бик тә шат, рөхсәт итсәгез, мин кайтыр идем.
– Кайт! – диде ул. – Тик син уйлама, минем отельгә барып кунарлык акчам юк дип, бар ул миндә, тик мин бүгенге көннән башлап монда хуҗа һәм мин шушы форматка, телимме-теләмимме, ияләшергә тиешмен...
– Әйе, әйе, аңлыйм, монда телефон эшли, өйгә кайткач, бер тапкыр шалтыратып, хәлегезне белешеп алырмын.
– Әйе, әйе, шалтырат, анысы зыян итмәс.
Секретарь хатын, тагын әллә ниләр сөйләнә-сөйләнә, ЖКО территориясеннән чыгып киткәч, Мөбәрәк, бүлмәсен тиз генә ачкычка бикләп, гәүдәсенең бар булган авырлыгы белән гөрселдәп агач софага ауды. Карават, кызганыч тавышлар чыгарып, зарланып шыгырдап куйды, ләкин түзде, сынмады, ишелмәде.
Ул төн уртасында, тиргә батып, уянып китте. Бүлмәдә ярым караңгылык хөкем сөрә: ул бүлмә утын сүндереп, тәбәнәк тумбочка өстендә торган өстәл лампасын яндырып калдырган иде. Ул озак кына диварның бер чатына карап ятты, әлеге чатка хәтле ут яктысы төшми, шуңар күрә артык караңгы күренде ул! Менә шунда (бик озак карап торгач!) ул бер сәер үзгәреш сизеп алды: иң элек ниндидер бер озынча кара күләгә барлыкка килде, шул нәмәстә бераздан кеше силуэтына охшап калды, соңыннан ул утырып торган адәм кыяфәтенә керде, шундук аның астында кәнәфигә охшашлы инвентарь шәйләнде. Ул гына да түгел, әнә шул хәшәрәт, адәм кыяфәтенә кергәч, кисәк кенә телгә килде. Олы кеше иде ул, карт кеше.
– Сәлам...
– Сәлам. Кем син?
– Оныттыңдамыни инде? Әйе, кешеләр яхшылыкны тиз оныталар шул, начарлыкны гына онытмыйлар.
– Син...Мазгар...
– Әйе шул, картлач, хе... хе...
– Нишлисең син монда? Нәрсә кирәк?
– Менә синең уңышларыңа сөенеп килдем, ни әйтсәңдә, син бит минем кешем, минем протеже, хе... хе...
– Сөенерлек бер ни дә күрмим, уңышларым да юк әлегә.
– Ничек инде юк! Ниһаять, син җитәкче булдың! Син минем юлдан барасың!
– Ә кирәкме соң ул миңа, кирәкме?
– Ничек кирәкми! Олы карьера һәрчак кечкенә вазыйфадан башлана, егетем, шуны онытма!
– Кирәкми миңа мондый карьера, аңлыйсыңмы! Тизрәк туган заводны ачсыннар иде дә, тизрәк үз һөнәремә тотынсам икән!
– Ачарлар, борчылма, ачарлар, тик син инде токарь булмассың, сине зурлап директор итеп куярлар! Хе! Хе!
– Җитте!!!
– Җитмәде, син мине тыңла. Син инде күптән үз иркеңдә һәм үз-үзеңә хуҗа түгел, син хәзер үз ихтыярың белән яши алмыйсың, сине хәзер без алып барабыз, без йөртәбез.
– Кемнәр ул без?!
– Без, хе-хе, синең көчеңә, энергияңә мохтаҗ җаннар. Без сине үстерәбез, күтәрәбез, тик гафу итәсең, егетем, без дә шул рәвешле синең хисапка яшибез, шул рәвешле безнең яшәргә хакыбыз бар.
– Юк сезнең аңа хакыгыз!
– Бар шул, бар, тишек баш бит син, без шуннан кереп чыгып йөрибез, хе... хе. Син шуны аңла: һәрнәрсә өчен бу дөньҗада түләргә кирәк, бушлай бернәрсә дә килми. Без сине үстердек, шулай булгач, изгелек кыл син дә, әҗерен кайтар.
– Юк! Берни дә кайтмаячак! Югал күземнән! – дип акырды аңа Мөбәрәк, – өстәл лампасы шундук әнә шул шәүлә-кәнәфидә бөкрәеп, акыл сатып утырган картлач ягына очты. Дөм караңгы калган бүлмәдә картлачның тешләрен шыгырдатып, тыгылып йөткергән авазы гына ишетелде...
Шулчак калтырап, телефон шылтырады. Мөбәрәк, кулы белән капшап, телефон трубкасын эзләп тапты...
– Ало...
– Мөбәрәк Азатович, сезнең белән бар да тәртипме?
– Юк...
– Ни булды?
– Рәхилә, калдырма мине монда, миңа начар...
– Нишлим?
– Такси белән килеп ал, зинһар, мин сиңа кайтам.
Мөбәрәкнең кайтышына аш ягында мул табын әзерләнгән иде. Инде вакыт шактый соң булса да, хуҗабикә үзенчә тырышкан, хуҗасының күңелен күрергә теләгән. Хуҗасы гына микән соң, бәлкем (хатын-кызны кайчак аңларлык түгел!), Рәхиләнең аңа карата үз ниятләре дә булгандыр, әйтик, аны үзенә карату нияте дә. Ләкин коточкыч паранормаль күренешкә тап булган Мөбәрәкнең андый четерекле интим мәсьәләләргә игътибар итәргә рәте дә, теләге дә юк иде. Ул кабымлыкка тыгыла-тыгыла бер-бер артлы аракы йотты. Бары тик сүз өчен сүз булсын дигәндәй, хуҗа хатыннан коры гына:
– Малаең кайда соң? – дип кенә сорап куйды.
– Йоклый, үз бүлмәсендә...
– Ярый, әйбәт. – Ашап-туклангач, ул кисәк кенә хатынга текәлеп катты, янәсе, ул кайда йоклаячак?!
– Сезгә урын җәелгән...
– Кайда?
– Минем якта. Мин малай янына кереп ятам.
– Ятмыйсың...
– Нишләп?
– Бергә ятабыз, курыкма, тешләмәм.
– Яхшы, – дип дустанә елмайды хатын, – ничек телисез.
Рәхиләнең ятагы шактый киң һәм зур, андый караватны, халык телендә «аэродром», диләр. Күрәсең, ире белән бергә яшәгәндә алганнардыр, хисле вә дәрте мәхәббәт уеннарына исәп тотып...
Рәхилә ванна бүлмәсендә ясанып, юынып янына килеп ятканда, Мөбәрәк чак кына йокыга китмәгән иде инде. Аның шул төнгә каршы ясануында, бизәнүендә, чит ир янында күркәм булып күренүендә картлачның яшь хатынын искә төшерде. Ләләне, Лялечканы! Рәхиләнең матурлыгына сокланып карап куйган, ләкин шул бизәнүләрдә чамадан тыш ясалмалык күргән Мөбәрәкне тынычландырырга теләгән чая хатын, аны хуш исле шәрә куллары белән баш очыннан назлап, иркәләп, куенына чумдырды. Туры килгәндә чит хатын-кызлардан баш тартмаган яшь ир әлеге иркә хатынны кочагына кысып, тәмле парфюм исе аңкып торган аксыл битләреннән, тыгыз күкрәкләреннән үпте. Хатын да, үзенең изге тәҗрибәсеннән файдаланып, дәрте ташып торган асыл ир астында калды. Җайлы гына, ипләп кенә. Ләкин шулчак әллә нәрсә булды: Мөбәрәк хәрәкәтләнүдән туктап, катып калды һәм, ямансулап, карават кырыена ауды. Ир кешенең кинәт кенә шулай ятсынуын аңлый алмый калган Рәхилә аны, сыйпап, кабат элеккеге халәтенә кайтарырга тырышса да, гөнаһ шомлыгына каршы, аның шашынып иркәләүләреннән берни дә килеп чыкмады. Ул гына да түгел, ул аны бөтенләйгә үзеннән этәрде.
– Мөбәрәк, – дип ялварып эндәште хатын, – берни дә булмагандыр бит.
– Белмим, – дип турсайтты иреннәрен ир, – сорама, берни дә сорама...
Мөбәрәк үз-үзен аңлый алмады. Үзен шашып сөяргә торган хатынга кинәт кенә дәрте сүнүен бу очракта бары тик бер генә нәрсә белән аңлатырга була: димәк, ул тере кеше түгел, димәк, ул үле, сукса тимер өзәрлек, сөйсә үзәкләрне өзәрлек элекке Мөбәрәк түгел ул, ә бөтенләй башка, чит, үзгә кеше!
Шулай да дәртле сөюнең дәвамына өметен өзмәгән хатын, бәхете артыннан соңгы мәртәбә талпынгандай, бармак очлары белән ирнең калын маңгаеннан сыйпады...
– Мөбәрәк, син...
– Кагылма!
– Ярый... – Моңа хәтле хуҗасының бөтен уй-фигылен алдан ук аңлап, белеп торган секретарь хатын бу юлы исә бөтенләй югалып калды һәм шушы сөю уенын китереп чыгарганына инде үкенә дә башлады. Сөю уеннары уйнап, буш хыялга өметләнеп, һич көтмәгәндә эшсез калуы да бар. Рәхилә, шуны яхшы аңлагандай, гафу үтенеп, акрын гына түшәктән күтәрелде. Ләкин аның бу уйланган гамәле, киресенчә, кунакны ярсытты гына булса кирәк, ул күзләрен акайтып караваттан сикереп торды да, акыра-бакыра, йокы бүлмәсе буенча арлы-бирле йөренә башлады...
– Шай-тан! Нинди тормыш бу! Мин бит үлгән кеше, аңлыйсыңмы! Юк, юк, сез барыгыз да тере, ә мин үлгән! Мин хәтта кеше дә түгел, шайтан мин хәзер убыр, сихер миндә сихер, бөҗәк мин, бет. Кемдер утыра миндә, кем икәнен дә беләм, тик әйтә генә алмыйм, куркам. Әнә ул шунда чатта утыра. Үле мин, үле. Сөя дә алмыйм мин сезне, сез тере, артык тере сез...
Ниндидер хәтәр мизгелләр чоңгылында тилергән Мөбәрәк озак кына тынычлана алмады. Беравык аның каршында күңеле белән аны ошатып өлгергән Рәхилә түгел, ә бөтенләй икенче кеше, картлачның яшь хатыны утыра сымак тоелды. Ләлә! Лялечка! Убырлы хатын! Әнә, әнә ул басып тора түгелме соң аның каршында, ул!
– Картлач! Картлач! Ал минем яннан хатыныңны, ал! Сине харап итте бит инде! Инде хәзер миңа тотынды... Ал!
Ә юк, ул түгел икән, әнә кемдер аның баш түбәсеннән атылып чыкты да, идәнгә төшеп, тәпи-тәпи атлап китте кебек. Кем ул... бер сабый бала...
Әлеге куркыныч тамашаны күреп, акылдан чыгарга җитешкән мескен хатын, бик каты курыккан хәлдә, тиз генә икенче бүлмәгә кереп качты. Бүлмә бикләнә торган булып чыкты, ишек йозагында ачкыч борылган тавыш ишетелде. Мөбәрәк сүзсез вә өнсез калды. Бераздан ул качкын хатынга:
– Җыелышны иртән җыйма, төштән соң җыярсың, мин авария урынына барып кайтам! – дип сабыр гына эндәште һәм дөбердәп «аэродром» өстенә ауды...
 
Авария чыккан йортка ул үзе генә түгел, ә сантехникны да ияртеп барды. Шикләнмәсеннәр өчен. Ничә еллар гомер иткән шушы тугыз катлы һәм яман атлы сары йортка җитәкче халәтендә тикшерү белән килермен дип аның уена да кереп карамагандыр, билгеле. Тау кырында басып торган әлеге йортны совет заманында төрмә арестантлары (бушлай эш көче!) төзегәннәр, ләкин технология буенча кормаганнар, цементны да җәлләп салганнар, ком белән тутырганнар, шуңар күрә дә йортның эчке диварлары әкренләп ишелә, сыйфатсыз измәгә тезелгән ак кирпечләр урыны-урыны белән коелып төшәләр...
Ул подъезд каршында ук таныш кешесен очратты: отставкадагы майор, Казанга ике ел элек кенә Владивостоктан күченеп кайтты, хәзер беркая да эшләми, пенсиядә, һәркөнне диярлек этен урам йөртергә алып чыга. Үзе – бик нык ябык, арык чырайлы, нечкәреп авыз йомшагына хәтле төшеп торган озын борынлы, сәер кыяфәтле адәм! Эте дә (эт дип әйтергә тел бармас!) бөрчек хәтле генә – кечкенә, ныклап атлый да алмый сымак, нечкә аякларын асфальт өстеннән сикертеп, уйнатып кына бара, сәдәп сымак елтыр күзләре, шараеп, икесе дә ике якка төбәлгән. Тик үзенә күрә түгел, әгәр дә нидер ошамаса, чәңгелдәп өргән була. Хуҗасы да кимен куймый: өстәгеләрне шикаять сырлап интектерә. Язмаган инстанциясе, бармаган җире калмагандыр, шәт. Темасы һаман шул ук: Кассап урамында урнашкан сигезенче йортка тиз арада капиталь ремонт ясарга кирәк. Майор өчен бу йортта яшәүнең тагын бер читен ягы да бар, аның фатиры нәкъ беренче катта урнашкан, ә авария һәрвакытта да подвалдан чыга. Җә аннан су бәреп чыга, җә кышның кырык градуслы салкынында пар күтәрелә башлый. Хәер, аны да аңларга буладыр: кемнең инде үз өендә (мунчада түгел бит!) пар эчендә утырасы килсен ди!
Шулай да пенсионерның инстанцияләргә йөрүе бушка китмәде: йорттагы иске лифтны алып атып, яңасын куйдылар. Бу юлы ул, йортта яңа авария килеп чыккач, ЖКОны бөтенләй тар-мар итәргә ниятләгән иде. Кирәк бит, шундый вакытта шундый дошман килеп чыксын әле Мөбәрәкнең каршына! Пенсионер сантехникны шундук танып алды һәм тәнкыйть утларын иң элек ЖКО хезмәткәрләренә яудырды. Тик җәмшек борынлы, салкында да бияләйсез йөрергә күнеккән чая мужик монда да хәйләкәрлек күрсәтте, кулы белән тиз генә:
– Менә бит! Нәчәльник үзе килде сезнең янга! – дип Мөбәрәккә төртте.
– Начальник! Үзе! – дип шәрран ярды майор. – Беренче тапкыр ЖКО начальнигы үзе безнең йортка килде! Үзе! Надо же!!!
– Сез мине танымадыгызмы?
– Юк, конечно, мин сезне беренче күрәм! Анда башка иде бит әле, башка кеше...
– Аны алдылар! – дип әйтергә өлгерде сантехник. Һәм челт итеп карга төкереп куйды. – Дөрес эшләделәр...
– Беләсегез килсә, – дип дәвам итте уенны Мөбәрәк, – сигез елга якын сезнең йортта яшәдем.
– Сигез ел?! – дип шаккаты таныш майор. – Кайда? Кайсы фатирда?
– Шаярттым! – диде ул һәм, бу йортка ни өчен килгәнен дә онытып, авыр уйларга бирелде. Әйе, аны инде көн саен булмаса да, ара-тирә күрешеп, сөйләшеп, бергәләшеп ЖКО сымак монстрны сүккән таныш кешесе дә танымый иде. Ләкин хәзерге минутта майорның аны тану-танымавы Мөбәрәкне бигүк кызыксындырмый, аңа бу адәмнән мөмкин хәтле тизрәк котылырга кирәк иде.
– Мин сезне аңлыйм, килешәм, йорт бик каты тузган, – диде ул эшкә күчеп, – капиталь ремонт кирәк, сүз дә юк, тик һәрвакыт, үзегез беләсез, акча җитми, перестройка бара, шундый зур ил ярык тагаракта утырып калды, ләкин сезгә ант итеп әйтә алам, мин бу йортка акча табачакмын.
– Ой, әйбәт булыр иде! –дип сөенде пенсионер майор. – Үзегез күрәсез, мин бит үзем өчен генә түгел, ә бөтен йорт өчен кайгырам.
– Күрәм, күрәм, – дип аркасыннан чәбәкләде ул актив майорның, – сез чын кеше, ихлас кеше, сезнең кебекләр күбрәк булса, без инде күптән коммунизмда яшәгән булыр идек.
– Яшәп алдык бит инде хи-хи...
– Анысы шулай. Сез болай итегез әле...
– Әйе, әйе...
– Иртәгә, юк-юк, берсекөнгә, әйе, җомга көн минем янга килеп чыгыгыз әле... приемга...
– Яхшы! Ничәгә?
– Ну... әйтик, икеләргә... мин ул вакытта буш булам.
Мөбәрәк бәйләнчек пенсионерның җавап сүзен дә көтеп тормыйча, әлеге аңлашудан туя башлаган сантехникны ияртеп, подвалга төшеп китте. Монда аварияләр еш була иде, күп очракта искергән, күгәргән торбалардан су бәреп чыга, астны тутыра. Кичәге авариянең дә эзе калган: урыны әле һаман да кибәргә өлгермәгән иде. Мөбәрәк подвал эченә бер-ике тапкыр гына күз салды да, иелеп (монда туры басып йөрү юк, баш түбәгә тия!), акрын гына беренче катка күтәрелде. Кайтырга ниятләгән сантехник кабат ялгышты, начальник лифт төймәсенә басып, бишенче катка менеп китте.
– Фатирларга кереп чыгабыз, – дип аңлатты аңа Мөбәрәк.
– Нигә? – дип каршы төште сантехник. – Подвалда булдык бит инде, анда бар да тәртип...
– Син шуны аңламыйсың, – дип акыл өйрәтте аңа начальник, – ни өчен халык безне яратмый, безне өнәми, чөнки без халыктан читләштек, халык проблемалары белән яшәмибез, ә моны хәзер тамырдан үзгәртергә кирәк. Керик, белешик, сөйләшик халык белән, тыңлыйк аларның зарын, гозерләрен, хе...
Алар берничә фатирга сугылдылар. Ләкин беркем дә аларны көтеп тормаган. Кайберәүләре өйдә юк, кайсылары өйдә булып та ачмадылар. Куркалар, калада бандитизм бик көчәйде, ачканнары да артык энтузиазм күрсәтмәде, «нишләп йөрисез инде сез», дигән сыман, сытык чырай чыгарып, ашыгып кына аш ягын, ванна бүлмәләрен ачып күрсәттеләр. Зарланмадылар да, мактамадылар да. Бары тик туксан ягына чыккан бер чукрак карчык кына унитазы җимерек бәдрәф бүлмәсен күрсәтеп интектерде. Мөбәрәк мондый экскурстан соң, җен ачулары кузгалган сантехникны унитаз янында калдырып, йөгереп, ләкин шул ук вакытта сак адымнар белән өскә, үзе яшәгән сигезенче катка менеп китте. Таныш ишек каршында сагаеп, туктап калды. Ирексездән, кесәсенә тыгылды, ачкычын эзләде. Тик ул юк, киемнәре алышынган, ачкыч та шунда калган, начар фал, бик тә начар! Өй ачкычын югалткан кеше акрынлап торган җирен дә югалтырга мөмкин. Ул кисәк кенә ишекне тартып карады, ни хикмәт, ишек җиңел генә ачылып китте. Мөбәрәк, ике дә уйламыйча, батыраеп эчкә узды. Каршына улы атылып чыкты, Арысланы. Борчуда иде бала, тынычсыз, үз күчәреннән ычкынган сымак буталып йөри, димәк, нидер булган...
– Улым! – дип эндәште ул аңа һәм бик нык сагынганын белдерергә теләгәндәй, Арысланны кочаклап алырга теләде.
– И...и...сәнмесез, – дип эндәште аңа бала. Мөбәрәкнең кочакларга дип сузылган куллары һавада эленеп калды. – Ми...и...лициядәнме...
– Юк, мин милиция түгел! – диде ул улына һәм шул арада аның башыннан сыйпарга өлгерде. Ни кызганыч, аны хәтта улы да танымады. – Комиссия. Фатирларны тикшереп йөрибез. Әниең кайда?
– Милициядә, абый...
– Нишли анда?
– Әти югалды, әтине эзли...
– Өйдә кемнәр бар?
– Өйдә... сеңел Руза... Алинә йоклый.
Мөбәрәк салмак адымнар белән кызлары көн күргән күрше бүлмәгә керде. Дүрт яшьлек Руза, берни дә булмагандай, идәнгә тезләнеп, ак ватманга төрле төстәге карандашлар белән рәсем ясап утыра. Җиде айлык Алинә суда коендыра торган кечкенә пластмасс ваннада тын гына йоклап ята. Сыйган ваннага, нәни бит әле! Хәер, туңмасын өчен баланың астына җыйнак кына матрац кисәге дә салганнар, баш очында кечкенә мендәр. Әйбәт балалар караваты ала алмадылар, сәбәбе, һаман да шул акча җитмәү.
Руза артык зур игътибар бирмәде, башын күтәреп, килгән кунакка бер мәртәбә карап алды да, кабат рәсеменә ябышты. Арыслан аларга караганда шактый зур, ул барысын да аңлап, тиешенчә башкарырга сәләтле. Хатыны да кечкенәләрне аңа ышанып тапшырып киткән. Кунак шуны күрде: өйдә тәртип беткән, ирен югалтканнан соң, тәмам пошаманга төшкән мескен хатын, күрәсең, әлеге авыр хәлдән чыгу юлын таба алмыйча интегә, бөтен җаваплылыкны үз өстенә аласы урынга, хәзер милициядән ирен эзләтә...
– Әниең кайчан кайта? – дип сорады ул улыннан.
– Белмим, абый, кайтыр тиздән.
– Мин сиңа абый түгел, мин синең атаң! – диде ул аңа тиктомалдан. Арыслан мондый сүзләрдән соң куырылып, җилкәләрен җыерды һәм, аптырап, Мөбәрәккә төбәлде. Кызык, аның өчен ул чит кеше, ә бу кеше нигәдер үзен аңа атасы дип таныта. Бала акылы белән генә аңларлык нәрсә түгел иде бу, монда йә сизәргә һәм тоемларга гына кала. Балаларының аталарын танымавын Мөбәрәк бу очракта аңлашылмаучанлык дип кенә түгел, ә тулы бер фаҗига итеп кабул итте. Балалары танымагач, аны хатыны да танымас, хатыны танымагач, туганнары да, дуслары да танымаячаклар. Һәм ул шулай итеп мәңгегә югалачак, үзен дә эзләп таба алмаячаклар, бары тик югалды дигән аты гына калачак.
– Арыслан! – дип дәште ул улына. – Әйт әле, ничек яшисез, ашарыгызга җитәме?
– Абый, сез минем исемне кайдан беләсез? – дип сорады чит кешенең аңа үз исеме белән эндәшүенә чиксез куанган бала.
– Мин барысын да беләм, – диде ул улының иңеннән сөеп, – син сорауга җавап бир: ашарыгызга, эчәрегезгә җитәме...
– Җитә. Авылдан әби...
– Нәрсә әби?
– Тәмлүшкәләр җибәрде, әни...
– Әйе?
– Елый көн дә...
– Нигә елый?
– Әти югалды дип. Барыбыз да әтине сагынабыз. – Баланың моңсу күзләрендә вак кына яшь тамчылары ялтырады. – Әти кайтсын ие, сагындык әтине...
Арыслан түзмәде, эреп китеп, Мөбәрәкнең кулына ябышкан хәлдә, мышык-мышык, еларга тотынды. Абыйсының елаганын ишетеп, алар янына Руза да килеп басты, кызы еламады, атасы турында берәр сүз ишетмәм микән диеп, дәү кешеләр сымак, кызыксынып аларга карап торды. Мөбәрәк кызының да башыннан сыйпарга өлгерде, кызы тартынмады, киресенчә, иркәләнеп аңа елышты. Әллә нишләп китте ул, ниндидер булмаган хыялый табышка, сихергә алданып, менә кемнәрен югалтты бит ул, – газизләрен, кадерле кешеләрен! Хәерче генә яшәсәләр дә, берәр җае чыккан булыр иде, тормышлары да җайланып киткән булыр иде! Тик менә болай түгел, ярамый болай, үз балаларыңны таный, күрә торып та, алар сине танымас хәлгә җиткерергә кирәк түгел иде әлбәттә!
– Кызым, – дип назлы гына эндәште ул Рузага, – син бар, рәсемеңне ясап бетер, мин абыең белән сөйләшим әле, җәме... – Чит кеше тарафыннан (аның өчен!) назлы җылылык сизгән, шуңар чиксез куанган кыз, бии-бии карандашларын кулына алды һәм, үзе белән сөйләшә-сөйләшә, кабат рәсем ясарга утырды. – Арыслан, тыңла мине, балам, атаң синең һичшиксез табылыр, борчылма, ул әлегә адашып, башын югалтып кына йөри, күрәсең, кайтыр. Тыңла, мин сиңа акча калдырам, кулыңа бирмим, менә монда өстәлгә куеп калдырам, яме.
– Әйе, абый.
– Ун меңе хатынга, әй, әниеңә әйт, карават алсын, кечкенәне ванна эчендә йоклатмасын. Менә күрәсеңме, шунда куям. Ә үзеңә ике йөз сум бирәм, кулыңа. Кибеттән әйбер алганың бар, үзең нәрсә телисең, шуны барып ал, Рузаны да күчтәнәчсез калдырма, аңладыңмы...
Ул ун меңне өстәл өстенә куеп, ике йөзен Арыслан кулына тоттырып, ишеккә таба атлады. Артка чигенгәндә, шүрлек өстеннән паспортын да эзләде, ул аны гел шунда куя торган иде, ләкин бу юлы паспорт анда күренмәде, күрәсең, Зәйтүнәсе аны милициягә күрсәтергә дип алып киткәндер. Шулчак ишектән сантехник та башын тыкты, ул әбидә эшен тәмамлап, фатир ишекләренә шакып, хуҗасын эзләп йөри икән. Мөбәрәк аны күргәч, акрын гына ишекне ябып чыга башлады.
– Улым, ишегеңне яп, ачык калдырма, – диде ул Арысланга, – кемнәр генә йөрмәс хәзер.
– Ярый, абый, – дип башын селекте малае, – ябармын...
– Хуш, күрешкәнчегә хәтле!
– Абый...
– Әү.
– Әтине күрсәгез, әй...тегез..
– Әйе, улым...
– Мин, мин... шундый сагындым аны.
– Ярый, ярый, улым, әйтермен.
Сигезенче каттан алар лифтка утырып төштеләр. Сантехник бик нык дулкынланган, ниндидер әйтер сүзе бар иде, күрәсең.
– Шеф, – диде ул Мөбәрәккә. – Миңа теге карчык акча бирде әзрәк, унитазны төзәткән өчен. Көне шундый бүген, кереп чыгыйк мәллә рюмочныйга, слушай...
– Эчүдән беркайчан да баш тартканым юк, тик мин рабочийлар белән эчмим, аңлыйсыңмы!
– За подло, да...
– Юк, алай түгел, – дип аңлатты ул аңа, – әгәр дә мин барыгыз белән аракы эчә башласам, мин монда ике атна да эшли алмыйм.
– Ә бывший каршы килми иде.
– Менә шуңа күрә куганнар да инде аны.
– Да, анысы шулай, – дип килеште салырга яраткан сантехник, – тик аның өчен генә түгел.
– Ярар, мин бүген ЖКОга бармыйм, секретарь хатынга әйт...
– Рәхиләгәме?
– Әйе. Җыелышны иртәгегә күчерсен. Пока.
Сантехниктан тиз генә котылгач, Мөбәрәк йорт артына чыкты. Капма-каршы торган ике йорт арасында кечкенә чирәмлек башлана, ул авыр уйларыннан арынмаган хәлендә юл читендә үсеп утырган кәкре каен янына килеп басты. Балаларын күреп тә, аларга үзен таныта алмаган ата кеше тын гына елады. Әйе, бу читен хәлдән чыгу юлын аңа ничек тә табарга кирәк, болай ике кеше булып яшәп булмый бит инде! Ә кемнән киңәш эзләргә? Киңәш бирерлек кеше дә юк бит, менә бәла! Озак уйланды ул, уйлана торгач, тапты тагын: аның әнисе ягыннан туган бер абыйсы бар, Казанда Салмыч саласында гына яши. Дин кешесе ул, хәзрәт, мулла, бүген үк аның янына барып, аннан киңәш сорамыйча булмый...
 

 

 

9


Кеше кайчак бер төрле уйлый, ләкин бөтенләй икенче гамәл кыла. Туганы янына йөгерәсе урынга, ул көтелмәгән җиргә – Кабан күле янындагы мәчеткә барып керде. Таныш мәчет иде ул аның өчен, әлеге Аллаһ йортына берничә тапкыр җомга намазына килгәләгәне булды. Үзгәртеп кору чоры белән кешеләрнең башларына да, җаннарына да үзгәреш импульсы бәреп керде, халык динне күтәрде, дингә килде. Телевидение һәм матбугат яшелләнде, милли күтәрелешне һәм үзгәреш җилләрен күреп сөенгән гади халыкның күзләре яшьләнде. Мөбәрәк үзе дә шул дини шаукымга бирелеп, берничә танышына, шулай ук бар вөҗүде белән дингә кереп киткән туганына ияреп, мәчеткә, җомга намазларына йөри башлады. Ләкин тора-бара ул бу эшкә суынды, яшьтән совет тәрбиясе алган, бер тапкыр да намазга утырмаган, ике сүз Коръән сүрәсе белмәгән денсез адәм өчен дин дәресләрен тарту мөмкин хәл түгел иде. Ул яктан туганы аны уздырды, бик тиз кереп китте дин юлына. Салмычта мәчет салдыруда катнашты, Илаһ йортының манарасында ай балкыгач, имам-хатыйбка әверелде. Ни хикмәт, балда, майда яши хәзер туганы, инде әнә шул тирәдә ташпулат салдырып ята, үзеннән егерме яшькә яшь күркәм абыстае бар, ә Мөбәрәк, сау-сәләмәт, тап-таза ир бүгенге көндә эшсез йөри, өч баласы белән кысан «малосемейка»да гомер кичерә, «сөекле» хатыныннан бары тик нәфрәт сүзләре генә ишетә...
Ул бүген дә мәчеткә керергә ниятләмәгән иде, тик, ни кызык, аяклары аны шушы Аллаһ йортына тартты. Сәбәбе шунда: ул катгый бер карарга килде. Нияте шул – картлачның өс киеме белән бергә ияреп килгән акчалардан котылу. Ул акчалар сихерләнгән акчалар, шулар аңа кешечә яшәп китәргә ирек бирмиләр, әгәр дә ул алардан котыла алса, сихер да качачак, Мөбәрәк тә үз хәленә кайтачак. Мөселман халкы инанган кануннарга бигүк ышанып бетмәсә дә, ул бозым, сихер, күз тию кебек халык ырымнарын әлегә хәтле таный иде. Картлачтан кергән акчаларны (алар аныкы түгел!) ул шушы мәчеткә сәдака итеп бирергә, ә ломбардтан алган акчага исә балдакны кире кайтарып алырга ниятләде.
Аяк киеме белән мәчеткә керергә ярамый, ул аны тышта салып, калдырып керде. Чуар төстәге калын келәмнән эчкә узды, аны керү юлында кизү торган, башына дәү түбәтәй каплаган олы яшьләрдәге абзый каршы алды. Мәчеттәге вак-төяк (кешеләрне каршы алу, намазларны оештыру, дини китаплар сату һ.б) гамәлләрне барысын да әнә шушы кеше башкара.
– Әссәламегаләйкем! – дип туганнарча якын итеп исәнләште ул карт абзый белән, хәтта кул биреп күреште дә.
– Вәгаләйкем, – дип сәлам бирде аңа тегесе һәм төксе генә Мөбәрәккә карап куйды. Янәсе: «Кем син, ни йомыш? Болай да кеше күп йөри, синнән башка да?» Әйе, мәчет картлары, кергән кеше алдында диндар кыяфәт чыгарып, белдекле вә серле булып кыланырга яраталар иде шул...
– Хәзрәтне күреп булмас микән?
– Кайсын? Бездә икәү алар?
– Ыглавныен.
– Ә ә, Гази хәзрәтнеме?
– Әйе, мин белмим... кем анда...
– Гази хәзрәтләре занятый шул әле.
– Озак көтәргәме?
– Белмим, әйтә алмыйм.
– Ярый, көтәрмен.
– Ә ни йомыш иде соң?
– Сәдака калдырырмын дигән идем.
– Сәдака бирер өчен генә хәзрәтне көтеп утырырга кирәкми, – диде карт абзый, акыл сатуын дәвам итеп, – әнә ишек катында гына ящек бар, шунда салыгыз.
– Мин саласы сәдака ул ящеккә генә сыймый, аңлыйсыңмы, гөнаһым зур, җиһан гына да сыймый! – дип тавышын күтәрде ул шулчак. – Минем хәзрәтне күрәсем килә!
Абзый кем белән сөйләшкәнен аңлый башлады булса кирәк, ул шундук үзгәреп, кулы белән Мөбәрәккә җылы ишарә ясап, аны хәзрәт янына алып кереп китте. Хәзрәт бүлмәсенә абзый башта үзе керде, аннан соң чыгып, Мөбәрәкне кертеп җибәрде. Министр кыяфәтле кешене хәзрәт, ике куллап күрешеп, җылы, дустанә кабул итте. Ул күпләр кебек бүген генә хәзрәт дәрәҗәсенә ирешмәгән, күрәсең, зыялылыгы, диндарлыгы күзгә ташланып тора. Урта яшьләрдәге, кара кучкыл йөзле имам-хатыйпның йөзеннән ниндидер җылы иман нуры бөркелеп тора сыман тоелды Мөбәрәккә. Тик шул ук вакытта хәйләкәрлек, астыртынлык сыйфатлары да юк түгел иде кебек анда. Әйе, дин әһелләрен аңлавы кыен, бер очракта алданырга да, инанырга да була. Ә бит ышанасы килә кешеләрнең аларга, Аллаһның илаһи көченә инанасы килә. «Миңа дога белән ялварыгыз, мин сезгә җавап бирермен», – диелгән Коръән сүрәсендә. Менә Мөбәрәк тә килде, ярлыкау сорап килде, башка барыр юлы инде калмады да кебек.
– Тыңлыйм, шәхсән сезне! – диде хәзрәт һәм ашыкканын күрсәтергә теләп, тиз генә кул сәгатенә карап алды...
– Сәдака китердем...
– Әйе... шәхсән...
Мөбәрәк кесәсеннән бер уч акча чыгарып, хәзрәткә сузды, ничектер җайсыз килеп чыкты, берничәсе кулыннан коелды. Мәчеткә бирелә торган сәдакадан шактый күп булуын шәйләп алган дин әһеле киң итеп елмайды һәм шул акча күчен тиз генә китап белән бастырып куйды.
– Моны ничек аңларга, шәхсән, иганәчелек дипме.
– Юк. Укысагыз иде, әгәр...
– Кем өчен?
– Дога кирәк аңа, ул кешегә. Саташты ул, исәнлеге өчен...
– Яхшы, шәхсән, исеме ул адәми затның?
– Аңламадым?
– Кемгә багышлап укырга? Исәнме ул кеше? Кем аның исеме?
– Исән, исән. Мөбәрәк атлы ул.
– Яхшы, Мөбәрәк... – Гази хәзрәт авторучка алып, тышлары таушалган кечкенә блокнотка әлеге исемне язып куйды. – Саташкан дидегез, шәхсән...
– Әйе, саташкан. Аның эчендә хәзер ике кеше утыра.
– Әйе, шәхсән...
– Шуның берсен куып чыгарырга кирәк. Дога белән ирешеп булырмы шуңа, Аллаһыбыз кичерерме аны. Тезләнеп сорар идем, туганым минем ул.
– Аллаһ бөек, шәхсән. Аллаһ үзеннән ешрак сораган саен, аларны ныграк ярата. «Аллаһы Тәгалә – оялучан, юмарттыр, ул кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла», – дигән бер хәдистә пәйгамбәребез. Бу нәрсәне аңлата: Аллаһыбызның рәхмәтенә өметләнеп, Аллаһыбызның бөеклеген танып, түбәнчелек белән кулларын сузган һәр бәндәсенең кулларын буш калдырырга ояладыр.
– Гафу итегез. Мин күп нәрсәләрне аңламыйм. Догалар да белмим, укыгыз инде. Ходай җибәрсен иде аны...
– Ә бәлкем, ныклабрак сөйләрсез, шәхсән! –диде хәзрәт һәм сәдака акчасын бастырып куйган китапны үз ягына тартып, этеп куйды. – Кем ул Мөбәрәк? Саташуы нидән гыйбәрәт? Кем керткән аңа бу сихерне?
Һәм ул, бутала-бутала, Мөбәрәк атлы бер бәндәнең, гади бер эшче кешенең ничек итеп түбән тәгәрәвен, ничек алдануын һәм сихер-бозымга юлыгуын сөйләде. Хәзрәт түзде, аны бүлмәде, бик зур игътибар белән тыңлады. Һәрхәлдә, Мөбәрәккә шулай тоелды.
– Бозганнар сезнең туганыгызны, шәхсән... – дигән нәтиҗә чыгарды хәзрәт. – Ихтимал, үз теләге белән түгел, ә нужа шуңа китереп җиткергән. Ихтимал, аның эчендә җен яисә Убыр утырадыр. Гадәттә андый түбән җаннар хатын-кыз тирәсендә чуала. Ир затларында утыруы да ихтимал. Догаларын укып, өшкерергә кирәк ул адәмне, шәхсән.
– Ә ничек белергә була соң?
– Нәрсәне, шәхсән...
– Шул зәхмәтнең утырганын ничек итеп...
– Беләсездер, Аллаһыдан башка затларга дога белән ялвару ул иң куркыныч гөнаһадыр! Барча пәйгамбәрләребез дә бер Аллаһка кулларын күтәреп дога кылдылар, адәмнәрнең ялварып сорый торган ялган илаһләренә каршы көрәштеләр. «Миңа дога белән ялварыгыз, мин сезгә җавап бирермен!» Бу – бөек Аллаһыбыз сүзе! Аллаһтан башка затларга табыну әнә шундый ялгыш юлга китереп чыгара да инде, шәхсән. Бу очракта җавабым шулдыр, шәхсән, җеннәр кереп оялаган сезнең туганыгызга. Убыр яшәткән кеше – убырлы кеше була. Аларны тануы читен түгел. Әгәр дә игътибар итсәгез, убырлы адәмнең баш түбәсе чокырланып тора. Шуңа күрә мөселман кешегә башын каплап йөрү дә мәгъкуль. Убырлының култык астында тишеге була, әнә шул тишектән очып-кереп йөри инде шул Убыр дигәннәре, шәхсән. Йә Ходам, үзең коткар адәмнәрне ялгышлыктан! Амин.
Хәзрәт Мөбәрәкнең мәчеткә китергән хәер-сәдакалары өчен дога кылгач, ишек катында кизү торган карт абзыйны чакырып кертте. Ул китап белән бастырылган сәдака акчаларын алып, аларны, опись белән мәчет кассасына кертеп сал, дип, аның кулына тапшырды. «Меценат» Мөбәрәк тә өлешсез калмады, аңа, хөрмәт йөзеннән, тезен капларлык кына бер кечкенә яшел намазлык китереп тоттырдылар. Ул намазлыкны бөкләп, кайчандыр акча яткан пальто кесәсенә тыкты. Салып калдырган аяк киемен киеп, инде тышка чыгарга торганда гына, мәчеткә кырык яшьләр чамасындагы бер ир килеп керде. Мөбәрәккә нигәдер аның йөзе таныш һәм ул кемгәдер бик нык охшаган кебек тоелды. Мәчеткә кергән ир аңа бөтенләй игътибар итмәде, күрәсең, аның үз кайгысы кайгы һәм ул җилкенеп, ашкынып килеп керде. Аны әлеге дә баягы шул кизүдә торучы карт абзый каршы алды.
– Тыңлыйм сезне.
– Исәнмесез! – дип эндәште ир, – беләсезме, нәрсә...
– Әйе?
– Минем дядя үлде...
– Кайчан? Ничәдә?
– Төнге өчтә. Бүген күмәргә булдык.
– Әле бер төн кундырсагыз ярый, шәригать буенча...
– Юк инде, барысы да хәл ителгән. Хатыны шулай тели.
– Яхшы. Сезгә кем ул?
– Дядя. Минем әнинең энесе.
– Нәрсә телисез?
– Юарга кеше кирәк мәчеттән.
– Бар андый кеше. Адрес...
– Совет урамы...
– Исем-фамилиясе?
– Кемнең?
– Мәрхүмнең.
– Ә ни, Мазгар Бикбаев. Менә таныклыгы үлеме турында...
– Кайда күмәргә җыенасыз?
– Татар зиратында.
Ниһаять, Мөбәрәкнең башына барып җитте: картлач үлгән икән бит! Ә мәчеттән ярдәм сорарга дип килгән әлеге ир заты Мазһарның сеңлесенең улы булып чыга түгелме соң?! Мөбәрәк белән телефоннан сөйләшкән, картлач белән күрешүне оештырган хатынның малае басып тора иде хәзер аның кырында! Охшаган шул! – коеп куйган Мазһар булмаса да, бер нәселдән, бер каннан!
Февраль – ел саен төрлечә килә: йә ул бик салкын, йә бөтенләй җылы була. Быелгы февраль, күрәсең, бөтенләй акылдан шашкан: бер көнне утыз градусны җыйнаса, икенче көнне бозларны эретеп, карлы бураннар алып килә. Бүген исә аның барысы да бергә кушылган: эче салкын, җәяүле буран, аяк астында җепшек, тайгак кар...
Мөбәрәк Кабан күле ярыннан шактый озак барды. Күл әле бозда, тиздән яз килер һәм күл тирәсе күзгә күренеп үзгәрер. Дымсу ярлары яшеллеккә, камышлыккка күмелер, күлгә кошлар, үрдәкләр әйләнеп кайтыр. Алар (нинди бәхетле чак булган!) хатыны белән бергә кечкенәләрне җитәкләп, яз саен, көннәр җылынгач, шушы Кабан күле тирәсенә ял итәргә чыгалар иде. Булырмы ул тагын, кабатланырмы андый хозурлар – Мөбәрәкнең шуны беләсе килә, шуны белмичә, аның бу дөньядан китәсе дә килми...
Ул тагын ялганлады. Үзенә дә, хәзрәткә дә. Сәдакасын калдырды, ләкин ул хәләл көче белән тапкан акча түгел, андый акчаның бәрәкәте дә, дога укып кылуның сихәте дә булмый, диләр. Ул хәзрәткә: «Мин ялгыштым, мин саташтым!» – дип үзенең ялгышуын танымады. Дөрес сөйләмәде һәм дөрес аңлатмады. Шулай да ул, мәчеттән чыккач, җанында ниндидер илаһи җиңеллек сизгәндәй булды. Күрәсең, ул чыгып киткәч, хәзрәт нәрсәдер укырга өлгергән, Аллаһы исеменнән догаларын ирештерә алган. Кинәт кенә хәзрәтнең әйткән сүзләре искә килеп төште: убырларның баш очы чокырланып тора, ә култык асларында тишек була. Мөбәрәк, ирексездән, кама бүреген күтәреп, кулы белән баш очын капшап карады, бәхеткә, анда бер нинди дә чокыр тапмады, шуннан соң ул, өс киеменең сәдәпләрен бушатып, кул очы белән култык асларын кабалады, анда да ул тишек шәйләмәде. «Нишләп соң әле минем башым чокырланып торырга, култык астымда тишек булырга тиеш? Мин бит Убыр түгел, Убыр әнә тиздән каберенә төшеп ятарга әзерләнә, ә мин убыр түгел!» – дип, үз-үзен тынычландырып барды ул. Әйе, әйе, анысы шулай! Ләкин ул яшьтән үк шуны ишетеп үсте (урман поселогында әкият сөйләүчеләр җитәрлек иде!): убырлы кеше беркайчан да үлми. Гүргә иңсә дә, кабергә керсә дә, ошбу дөнья белән араны өзми. Яткан ләхетен ачып, кәфенлекләрен кабып йота. Комсыз чөнки, затсыз. Югарыга табан тар гына тишек ясый, мәетнең авыз турысыннан туп-туры өскә, якты дөньяга чыга. Әнә шулай итеп сулыш ала ди ул, җир өстенә чыга. Менә шуңа күрә дә Убырлы адәмнәрнең каберләрендә шундый тишек пәйда була, кабер өсләре дә убыла икән. Ә ул Убырлар шуннан атылып чыгып, кешеләргә бозым салалар, аларны куркытып, талап китәргә дә мөмкиннәр. Әгәр дә Мазһар убырлы икән, аның да кабере (бүген аны җирлиләр!) убылырга, чокырланырга тиеш. Шуның өчен тизрәк, тизрәк зиратка, күрергә, аңларга һәм адәми затларны кисәтергә кирәк!
Ләкин татар зиратына барып җиткәнче шактый озак әйләнергә туры килде аңа. Трамвайга да утырмады, такси да алмады чөнки, ә Кабан күле аша җәяүләп, кистереп кенә чыкты. Зират тирәсен хәерчеләр, хәер-сәдака сораучылар сырып алган. Мөбәрәк, кесә төбеннән вак-төяк тиеннәр чыгарып, аны зират капкасы каршында башына яулык бәйләп утырган бер әбинең учына салды.
– Рамазан ае мөбәрәк булсын! – дип балкыды ак яулыклы әби.
– Рәхмәт, шулай булсын.
Әби аның өчен нәрсәдер укып калды. Күмү процессына соңга калганын аңлаган Мөбәрәк, ашыгып, зират эченә узды. Озак эзләргә туры килмәде (Мазһар билгеле шәхес, андыйларга, гадәттә, зиратның алгы ягында, керер юлында урын табалар!), матәм тантанасында катнашырга килүчеләрне тиз эзләп тапты. Мазһарны соңгы юлга озатучыларның саны әллә ни күп түгел, шулай ук, аз дип тә әйтеп булмый, җитәрлек иде. Ул шундагылар арасында читтәрәк кукраеп басып торган, ире үлүгә дә карамастан, күзгә бәрелеп тора торган купшы, җете ачык төстә киенгән тол хатыннан (Ләлә! Лялечка!) тыш беркемне дә таный алмады. Мөбәрәк әлеге төркемгә якынлашканда, картлачны җирләп өлгергәннәр, шундый ук кавказ бүреге кигән бер күркәм кыяфәтле адәм (элеккеге партия боссына охшаган!) мәрхүмгә багышлап нотык сөйләп тора иде. Ләкин озатучылар төркеменә якынлашып килгән Мөбәрәк-Мазһарны күз кырые белән генә шәйләп алгач, ораторның ярты сүздә авызы ачылып калды, күзе шул якка текәлеп катты. Шуны сизеп алган кешеләр, бердәм рәвешле, төркем ягына бастырып килгән Мөбәрәккә төбәлделәр, бераздан алар да шул оратор хәлендә калып, сүз эндәшә алмыйча тордылар. Коточкыч!!! Алар каршына кабереннән торып, әле яңа гына җирләнгән картлачның өрәге килә сымак тоелды.
– Җәмәгать! – дип шулчак төркем арасыннан телгә килде берсе. Олы яшьләрдәге әлеге абзыйны Мөбәрәк бик тиз танып алды, ул картлачның күптәнге дусты, «Блинная» ресторанында аның каршында утырган Кадыйров атлы партократ иде. – Курыкмагыз! Бу Мазгар түгел, ул аның ы-ы-двайнигы!
Ул тыныч кына аларга тагын нидер аңлатып алды. Бераздан барысы да тынычланып, авызы кыйшык ораторга текәлделәр. Тегесе исә, берни дә булмагандай, башлаган речен дәвам итте. Шулай да ара-тирә сөйләвеннән тукталып, «ыдвайник» ягына карап-карап алды. Мөбәрәк күмү тантанасында катнашмауны хуп күреп, зиратның эченәрәк, аллеялар ягына кереп китте. Картлачның кабере янына ул зират эчләрендә тулганып, кабер урыннары, кабер ташлары һәм шул ташларга язылган исем-фамилияләр галереясы сагышыннан юанып аргач кына әйләнеп кайтты. Билгеле ки, кабер янында инде беркем дә юк, мәрхүмне соңгы юлга озатырга килүчеләрдән беркем дә калмаган. Караңгы төшкәнен сизми дә калган Мөбәрәк, сагышланып, озак кына балчык катыш туфрак белән өелгән кабер өеменә, кызыл тасмаларга уралган яшел венокларга карап торды. Кабер эченә батырылып калдырылган чиста тактага кара буяу белән, саксыз гына: «Бикбаев Мазһар Әзһар улы», – дип язылган. Астарак туган һәм үлгән елы, көне теркәлгән...
Бер әйбергә бик озак карап торырга ярамый, диләр. Әйбернең үзлеге, өрәге уянырга мөмкин. Кинәт кенә әнә шул тактага язылган сүзләр эреп, такта үзе дә югалып, кабер өстенә Мазһар үзе чыгып утырган төсле тоелды аңа. Үз күзе белән күргән картлач, «тереләрдән дә тере» коммунист Мазһар! Мөбәрәк, ирексездән, кабер алдына тезләнде һәм эченнән бар белгән һәм белмәгән догаларын укып, аңардан:
– Абзый, җибәр син мине, калдыр, үземә кайтар, зинһар! –дип үтенде. Тик шулчак Мөбәрәк һичкенә дә көтмәгән, ул гына да түгел, дөньяның барлык акыл ияләренә мәгънәсез сафсата булып тоелырлык бер гаҗәеп фантасмагория барлыкка килде: кабер каршында кеше аяклы, кеше куллы, дуңгыз йөзле, дүрт аяклы котычкыч җанвар пәйда булды! Күз төпләре ут булып янган, олагаем тырнаклары белән кабер туфрагын актарган бу җанвар, куркыныч авазлар чыгарып, бүре сымак уларга тотынды. Куркудан тыны качкан Мөбәрәк, тиз генә сикереп торып, күзенә нинди юл күренсә, шунда чапты. Зиратның бер аллеясыннан икенчесенә атылып чыкты. Артыннан кушаяклап куып килүче коточкыч җанварны күргәч, ул бар көченә икенче якка, дөм караңгы зират эченә йөгерде. Йөгергәндә, ул башындагы бүреген атып бәрергә өлгерде. Ерткыч бүре авазы чыгарып, Мөбәрәкнең артыннан куып килгән җанвар шулчак кинәт кенә ут көлтәсенә әверелде, бераздан бик көчле шартлау тавышы яңгырады. «Бетте бу, үлде, Аллага шөкер!» – дип сөенгән Мөбәрәк, йөгерүеннән туктап, бер урында катып калды. Тик иртәрәк сөенгән икән: ут көлтәсе шартлаган җирдә олагаем зур кара мәче күренде. Йөзенә карарга да куркыныч: бер күзе акка сөрлегеп аккан, исән күзеннән ачы нәфрәт хисе ургылып тора. Әнә шул зәхмәт, яман каты чинап, ауга чыккан ерткыч җәнлек сымак, сак адымнар белән корбанына якынлашты. Мөбәрәк, куркудан аңын җуеп, аркасы белән сукмакка ауды. Аңына килеп, күзен ачканда, бер күзе аккан, үзеннән ачы ләхет исе аңкыган шул кара мәче аңа куркыныч рәвешле карап тора һәм ул ниндидер явызлык кылырга ниятли иде. Куркудан җаны каткан ир, бу зәхмәттән башка саклану чарасын күрмәгәч, пальто кесәсеннән хәзрәт биргән намазлыкны тартып чыгарды да, шуны өстенә томалады. Кара шайтан шуны бәреп очырмасын дип, ул аны кулы белән, хәлсез йөрәге бетәм-бетәм дип тибеп торган җылы күкрәгенә кысты. Куркуы көчле булса да, Аллаһы көченә ышанычы җитәрлек, иманы нык иде әле аның.
Корбаны тарафыннан мондый ук үҗәтлекне көтмәгән мәче, тыз-быз килеп, бертуктаусыз янында әйләнде. Мөбәрәк аңлады: ул аның гәүдәсенә үтеп керергә тели иде.

 

 

 

 

 

 

Хабир ИБРАҺИМОВ

 

 

Фото: ok.ru

 

 


«Мәйдан» №5, 2021 ел.

 

Комментарийлар