Аны авылдашлары телсез Рәмзил дип йөртәләр. Теле бар инде аның, сөйләшә генә алмый ул. Яше унтугызга җитсә дә, җитдигә санамыйлар, җавап бирә алмасын белгән көе, «Ни хәл, Рәмзил? Кая бардың? Бүген көтүгә чыктыңмы?» кебек көндәлек сораулар биреп, яныннан узып китәләр. Рәмзил сөйләшә белмәсә дә, кулларын болгый-болгый, «ы-ы-ы» килә-килә, әйтергә теләгәнен барыбер аңлата. Бик ачулы чагына туры килгәндә, сүгенү авазы чыгарып куя. Ул шулай һәр ачуына тигән авылдашын сүгә. Урам уртасында бала-чагаларның, чыр-чу килеп, бер-беренә начар сүзләр әйтешкәнен ишеткән карт-корылар сабыйларга бармак яный:

– Кайсыгыз сүгенә анда? Кем начар сүз әйтә? Алла бабай телегезне алып китә бит. Әнә Рәмзил кебек телсез йөрерсез аннары.

Балалар, чыннан да, Алла бабайның Рәмзилне сүгенгәнгә телсез калдырганына чын күңелдән ышаналар. Алар, Рәмзилне искә төшергән саен, кечкенә учлары белән авызларын каплап:

– Әй Алла бабай! Гафу итсәнә мине, бүтән сүгенмим, малайлар белән дә талашмыйм, телсез генә калдыра күрмә! – дип, өлкәннәргә охшатып, дога пышылдыйлар.

Рәмзил, җәйге каникулга кайткан кунак кызларын, йә күптән түгел килен булып төшкән яшь кәләшләрне күреп, гадәттә: «Эх, сез, матур кызлар…» – дип, сызгырып-җырлап җибәрә …дип җырламый инде ул аны, көйли генә – теле юк бит. Көе дә бар Рәмзилнең, моңы да… Теле генә юк. Ул көйләгәндә, сүзләр үзеннән-үзе җырлана, анда тел дә кирәк түгел. Авыл көтүен көткәндә дә, күршеләренә печән өешкәндә дә, фермада сыер асларын тазартканда да гел көйләп-сызгырып йөри ул. Шуңа күрә дә авылның кайбер бала-чагасы аның сөйләшә белмәгәненә ышанмый да.

– Сөйләшмәгән булып кылана гына… Оста ул! Башы да эшли аның. Ул мәктәпкә йөрмәс өчен, укырга бармас өчен телсез булып кылана. Рәхәт аңа: дәрес әзерлисе юк, иртә торасы юк, җәйге каникулда мәктәп бакчасында карлыган җыясы, кәбестә китмәнлисе юк, – дип, Рәмзилнең телсез булуына көнләшеп караучы сабыйлар да бар.

Рәмзилнең аермачык әйтә белгән тагын бер сүзе бар әле. Ул да булса – «Ур-ра-а-а!» Ул аны әйткәндә, кыяфәте Берлинны алып кайткандай күренә – йөзендә кояш, күзләрендә йолдызлар балкый, карашыннан тормышка мәхәббәт чәчелә! Шатланып, дәртле, хөр тавыш, тулы бер ләззәт белән кычкырып җибәрсәме?!.. Күз алдына Сабан туена яулык җыйган мизгелләр килеп баса. Әйе, елга бер мәртәбә була торган яулык җыю йоласы беркайчан да Рәмзилсез узмый. Гармунчы Рифат абыйның уң ягында, сөлгеләр чорналган колганы телсез Рәмзил тотып йөри. Яшь кызларның чигүле кулъяулыклары муенса булып түшенә кунаклый. Ул көнне авызы колакта – аннан дә бәхетле кеше булмас җир йөзендә. «Карагыз, мин Сабан туена бүләк җыям! Мондый җитди эшне миннән дә яхшырак башкаручы кайдан табарсыз?!» – дигән горур кыяфәт белән йөри ул. Бәйрәмгә бирелгән сөлгене колгага бәйләп: «Зөһрә апаның Сабан туен котлап биргән бүләге!» – дигән сүзләр яңгырауга, телсез Рәмзил, бар авылга ишетелерлек итеп: «Ура-а-а! Ура-а-а!» дип шәрран яра. Рифат абый гармунын сузып җибәрә, капка төбенә җыелган карт-коры, гармун көенә кушылып, онытылып җырлый башлый, бала-чага чиләкләрдәге йомыркаларны, әрҗәдәге уенчыкларны саный, Сабан туенда кемгә нәрсә эләгәсен уйлап шау-гөр килә. Сөлге колгасын тоткан Рәмзил, яулык җыючыларны үз артыннан ияртеп, икенче капка төбенә күчә. Шулай елга бер килә торган Сабан туена әзерлек көннәре – Рәмзилнең бердәнбер юанычы, шатлыгы. Бәйрәм узгач, икенче көнне үк киләсе Сабан туена ничә көн калганын үзенчә саный башлый: «Өч, алты, биш… Өч, алты, дүрт… Өч, алты, өч…»

…Ләкин заманалар буталып, дөнья чуалып китә… Вирус зәхмәте чыга, чикләүләр-тыюлар кертелеп, авыл халкының бердәнбер Сабан туен булдырмый калалар. Әй борчыла Рәмзил, әй кайгыра. Урамда күргән һәр кешегә, авыл капкасыннан кергән һәр кунакка бәйрәм булмаганын аңлатырга, кемнәрнедер сүгәргә, йодрыклар болгап усалланырга керешә. Озак килешә алмый бу хәл белән. Әле көзге суыклар җитеп, кырга ак карлар яткач та, һаман шул булмаган сабан туе өчен кайгырып йөри. Авыл халкы аны юатыр сүзләр таба табуын. «Борчылма, Рәмзил, хәзер җитә ул җәй. Икенче елга булыр, Аллаһ теләсә! Сабантуйсыз авыл – авыл түгел инде ул! Булдырабыз аны, ничек тә булдырабыз!» – дип тынычландырырга ашыгалар. Шулай Рәмзил киләсе елның җәен, Сабан туен көтә башлый. Хыялларында шул ак сөлгеләргә уралган колганы аяз зәңгәр күккә чөя, янында шау-шу килеп йөргән балаларны яратып кына сүгенү авазы чыгарып ала, Рифат абыйның гармунына кушылып «Матур кызлар»ны… көйли. Һәм аңа дөнья матур, тормыш гүзәл кебек тоела. Шул мизгелләрне күз алдына китерүгә, йөзендә кояш, күзләрендә йолдызлар балкый.

 

* * *

…Ниһаять, Рәмзил зарыгып көткән җәй – яулык җыю көне дә килеп җитә. Көн аяз, кояшлы, җылы. Ләкин никтер яулык җыюда башка еллардагы күңеллелек, самими бәхетле шат тавыш җитенкерәми. Үзенең кадерле бүләген тапшырырга капка төбенә чыккан һәр авыл кешесенең авызы «Рәмзил кайда?» дигән сорау белән ачыла:

– Рәмзил кайда соң? Әйтмәдегезмени ул балага? Бер-бер хәл булмагандыр бит? – дип, һәр капка төбе телсез Рәмзилне юксына. Ә Рәмзилнең кайдалыгын беркем дә белми.

Аның хакында сораулар ничек яңгыраса, шулай бәйрәм шаукымы эчендә эреп юкка да чыга. Гармуннар да уйнала, колгалар да чөелә, бүләкләр өчен рәхмәт тә әйтелә, тик телсез Рәмзил генә бу көнне бәхетле елмаюын авыл халкына бүләк итми кала.

Сабан туе көне килеп тә җитә. Бәйрәм тантанасын авыл мулласы изге Коръәннән ике-өч сүрә белән ачканнан соң, сүз Рәмзилнең күршесе, мәктәп мөдире Дания апага бирелә. Дания апа авыл халкын һәм кунакларны олы бәйрәм белән тәбрик итә, спонсорларга рәхмәт әйтә һәм, ниһаять, һәр авыл кешесенең баш миендә әйләнгән «Рәмзил кайда иде соң?» дигән сорауга нокта куярга теләп, Рәмзил турында сүз башлый.

 

* * *

Ә ул менә болай була…

…Көтмәгәндә-нитмәгәндә, матур җәй көнендә шәһәрдән Рәмзилләргә ерак туганы кайтып төшә. Өеннән дә чыкмыйча яткан авыру әнисенең юк-юкта хәлен белеп китүчеләр булып тора. Үз хуҗалыгын кайгыртмыйча, авыл халкы кушкан эшкә йөреп, кеше мәшәкате белән көн уздырган Рәмзилгә абыйсыннан каты гына эләгә. «Үзеңдә баһадирлар гәүдәсе, ә сараеңда бер тагарак печән калмаган. Сыерларыңа нәрсә ашатырсың?!»

Мал-туар асрамаска иде шул аның исәбе. Нәрсәгә инде ул аңа?! Барыбер өендә ашарга пешерми, йокларга гына кайта. Ашарга пешермәсә дә, беркайчан да хәер сорашып йөргәне юк бит әле. Авыл халкы аңа үзе эш бирә, үзе аш бирә, дигәндәй. Булганына канәгать булып, һәр килгән көнне шатланып каршы ала. Ләкин Рәмзилнең мондый тормыш рәвеше абыйсының күңеленә бер дә хуш килми. Теле булмаса да, гәүдәсе бар бит. Ун иргә торырлык көче, егәре бар. Эшләсен! Малын да асрасын, йорт-хуҗалыгын да карасын!

Кайткан көнне үк Рәмзилне басуга печән чабарга алып төшә абыйсы һәм, сулыш алырга да ирек бирмичә, эшләтә дә эшләтә. Эштән курыкмаса да, Рәмзил бик арый. Кояш баеганда гына өйләренә кайтып керәләр алар. Ә иртән торуга, яулык җыясы көнне, Рәмзилне күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар.

Ел буе көтеп алган яулык җыю көнендә дә Рәмзил, басуга печәнгә алып барырлар дип, ә печән басуына китсә, авылдашлары аны эзләп таба алмаслар, бүләкне җыймый таралырлар дип, абыйсыннан качып, Сабан туе мәйданына төшеп китә. Рәмзилсез яулык җыю – җыюмыни ул?! Аңа бөтен авыл яратып: «Кая, чигелгән кульяулыклар бирделәрме соң кызлар? Күпме йомырка булды чиләгеңдә?» – дип сорауларын яудыра.

Китмәсләәәр!.. Рәмзилдән башка яулык җыярга китмәсләр!.. Өйдә юклыкны күргәч, монда – мәйданга төшәрләр. Тагын кайда булыйм инде мин?! Алар минем яраткан җиремне яхшы белә! Рифат абый миннән башка, гармун тартып, урам буйлап йөрмәс. Мин дә булмасам, кем җырласын аңа кушылып?!

Рәмзил шулай, авылдашларына чын күңеле белән ышанып, үзен Сабан туе мәйданыннан эзләп табачакларына һич икеләнмичә, авылдан бераз читтә, елганың икенче ягында урнашкан болынлыкка китә. Челтерәп аккан елга тавышы, тау битендәге агачларның шаулавы Рәмзилне авылдан, авылны Рәмзилдән аерып куя. Рәмзил, бар дөньясын онытып, үз хыялларына чума. Матур да инде аның авылы! Елгасы да, чишмәләре дә бар. Таулары да, урманнары да… Болыны тулы печән…

Каһәр төшкән печән! Шул печән эше булмаса, качып ятмас иде инде ул монда… Үз уйларына бирелеп, карт имән төбендә чалкан ятып, аяз күк йөзендәге болытлардан җәнлек сурәтләрен эзләп, көн үткәнен сизми дә кала Рәмзил. Ә сәгатьнең ничәне сукканын белми. Кояш малае ул Рәмзил. Кояшка карап яши. Кояш чыкса, димәк яңа көн туа. Димәк Сабан туе тагын бер көнгә якынлаша. Кояш батса, өйгә кайтырга, йокларга ятарга кирәк. Менә яулык җыю көнендә дә кояш баюга авышканда, Рәмзил авыл ягына кайтырга чыга. Ул вакытта инде яулык җыючылар да, эшләрен тәмамлап, өйләренә таралышкан була.

Тормыш тәртипләрен пыран-зыран китереп, көтмәгәндә абыйсы кайтып төшүеннән каушап калган, үз көенә әкрен генә авылдашлары белән бер дулкында яшәп яткан телсез Рәмзил ике ел буе өзелеп көткән яулык җыю көнен буш мәйданда уздыра. Урамга кергәндә капка төбендә аңа күршесе Дания апа очрый.

– Син кайда идең соң, Рәмзил, балакаем? Синсез генә бүләк җыйдылар бит!

Рәмзил башта күршесенең сүзләренә игътибар да итми, «ы-ы-ы» килә-килә, мәйдан ягына төртеп күрсәтә, абыйсын сүгә-сүгә эч-серләрен бушатканнан соң гына айнып киткәндәй була. Дания апага сораулы карашын ташлый: «Ничек инде минсез генә җыйдылар? Минсез җыя алмыйлар! Ә колганы кем тотып йөрде? Ә «ура»ны кем әйтте, бүләкләрне кем күккә чөйде?! Ә гармунга кушылып, кем җырлады?..»

– Әйе, Рәмзил, эзләп-эзләп тә таба алмагач, синсез генә җыйдылар инде. Ярар, борчылма син! Сабан туенда сиңа бүләк бирербез! Иң матур бүләкне тапшырырбыз! – дип юатырга тырыша Дания апа.

Шулвакыт телсез Рәмзил беркемгә дә, беркайчан да күрсәтмәгән ачы күз яшьләрен яшермичә, кичке авыл тынлыгын бозып, бар урамга ишетелерлек итеп үксеп елый башлый. Аның бу ярсу-үксү тавышында рәнҗетелгән язмышына нәфрәт тә, үзеннән көлеп, җитдигә санамаган авыл халкына ачу да, маллы-печәнле җиренә каргыш та, башкалардай телле итеп тудырмаган әнисенә үпкә дә ишетелә…

Озак үкси ул. Кемгә үпкәләргә дә белми. Күрше Дания апасынамы, өендәге кунак абыйсынамы, ансыз гына яулык җыярга киткән гармунчы Рифат абыйгамы, әллә Рәмзил булмаганын күрәләтә торып, бүләген тапшырырга ашыккан авыл халкынамы?!. Елап арыгач, әкрен генә туып-үскән капкасыннан кереп югала.

 

* * *

Сабан туе көне җитте. Мәйданда Рәмзил дә бар. Ләкин аның күзләрендә йолдызлар янмый, йөзендә кояш балкымый. Ул, сәхнә артында битараф бер чиксезлеккә текәлеп, күрше Дания апасының сөйләгәнен тыңлый.

Дания апа үз сүзендә торды. Сабан туеның иң беренче бүләген – олы киндер сөлгене, авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, телсез Рәмзилгә тапшырды. Рәмзил, билгеле, аның ни өчен рәхмәт әйткәнен аңламады. Ул бүләген алырга мәйдан уртасына чыкты. Мәйданга җыелган халыкның битараф күзләренә карады. Бу мизгелдә аны беркем дә, хәтта күршесе Дания апа да аңламый иде кебек. Аңа бүләк кирәкмени?! Аңламыйлар шул алар Рәмзилне. Үз авылына булган хөрмәтен, халкына рәхмәтен, матур яшь кызларга соклануын, бердәнбер юанычы – Сабан туен көн дә кояш чыгышын саный-саный көтеп алганын ничек аңлатсын ул?! Ничек сөйләсен?! Һәр авыл кешесенең үз итеп эндәшүе, һәркемнең игътибары кадерле бит аңа! Менә шуларны ничек белдерсен?!. Бар авыл исеменнән тапшырылган яшел сөлгене иңбашына асып, авылга таба борылып киткәндә, телсез егетнең, бармакларын бөгә-бөгә, киләсе яулык җыю бәйрәменә ничә көн калганын санап барганы һәркемгә аңлашыла иде. Өч, алты, биш…

 

 

Алия МӨБАРӘКШИНА

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 06, 2022 ел

Комментарий

  1. 😢😢😢😢😢Эх бу донья, нишлэп тигез тугел бар кешегэ. 💔💔💔


Комментарий язарга