Логотип «Мәйдан» журналы

Көтсәң кайтырмын

Игеннәрне урып ­ җыю эшләре төгәлләнеп бара.Инсаф, иртәгә беренче сменага эшкә чыгам дип, бик тырышып әзерләнде. Бригадиры белән алдан ук сөйләшенгән: ул эшен төшке ашка чаклы тәмамлый да хатыны белән...

Игеннәрне урып ­ җыю эшләре төгәлләнеп бара.
Инсаф, иртәгә беренче сменага эшкә чыгам дип, бик тырышып әзерләнде. Бригадиры белән алдан ук сөйләшенгән: ул эшен төшке ашка чаклы тәмамлый да хатыны белән классташлар белән очрашуга бара.
Кичен хатыны Нәфисә, нидер сизенгәндәй, иренең ак ефәк күлмәген үтүкләвен күреп, серле итеп карап елмайды:
— ­Әтисе, иртәгә эшеңдә әллә берәр җыелыш буламы?
­— Юк инде, әнисе, синең бәйрәмең ул минем дә бәйрәмем бит инде, классташларың белән очрашуга барырга булдым.
— Бүтән елларны бармый идең бит, шуңа күрә мин сине чакырмый да торам тагын.
— Эшемне иртәрәк бетерермен дә, икәүләп барырбыз. Вакытында җитешербез, әнисе, курыкма, яме ? - Инсаф күз карашын хатыныннан яшереп, читкә юнәлтте.
Ул нечкә күңелле, гаиләсе өчен җанын бирергә әзер кеше иде. «Ни көтә мине иртәгә? Иртәгәне ишәк кайгырткан...» Инсафның башын каршылыклы уйлар биләп алды.
Икенче көнне иртән Инсаф, кайчандыр сөйгәне белән хушлашкан наратын күрергә дип, ашлык төягән машинасын урман янында туктатып, җәяүле сукмактан атлады. Әбиләр чуагы да килеп җитәргә озак калмады: җылы, чалт аяз көннәрнең берсе иде. Тирә-юньне ямьгә күмеп, урман сары, көрән, кызыл, яшел төсләргә кереп, бизәнеп куйды. Чәчби каеннарның яфраклары ара-ара саргаеп киткән, миләшләр кызыл уттай янып урманны яктыртып утыра, ә тәлгәшләре Миләүшәсенең алкаларын хәтерләтеп, күңелен кытыклый. Купшы агачлар, тармаклы куаклар үзенчә көзне каршыларга әзерләнә...
Бүген аның бәхете күңел касәсеннән ташый, еллар буе көткән көн килеп җитте, ничек булса да Миләүшәсен күрәчәк ! Ул кулга-кул тотынышып икәүләп сыенган наратын кочты, битләре белән кагылып, аның җылысын тойды, күккә карады.
«Ә-ә, ул төнне ай яктысы Миләүшәмнең йөзенә төшкән иде, һәм мин аңа «ай йөзле кызым син минем» дигән идем. Ә бүген, әнә, болытлар әле куерырга да өлгермәгән, кош каурыйлары төсле самими ап-ак, димәк, һава торышы да үзгәрәчәк».
Күңеле нечкәргән Инсаф, агарган чигә чәчләрен сыйпап, Миләүшәсенең татлы чия иреннәренә үрелгәнен, озын куе керфекләренә карап сокланып туя алмавын, учларында аның учларын җылытканын исенә төшерде. «Менә ул безнең нарат! Миләүшәм күрсә иде шушы наратны! Күрче, шул ук, вәгъдәләрне ишеткән яшь нарат! Күпме еллар инде судай акты, ә ул бөтенләй үзгәрмәгән дә кебек: ылыслары ямь яшел, үзе төз, көр басып тора! Әллә безне көтәме?»
Инсаф хискә бирелеп, тынып калды, ирексездән күзләре яшьләнде ...
Икесе кушылып җырлаган моңлы «Яшь наратлар »җырын эченнән генә  кабатлады:
Әле дә булса минем йөрәгемдә
Көмеш кыңгыраулар чыңлыйлар,
Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар.
«Нишләп Миләүшәм бер дә очрашуларга кайтмады икән, нигә шулай тилмертте, юксындырды мине? Уйлыйсыңмы син минем хакта? Быел кайтырсың... Ничек сине күрермен, хатыным ни әйтер, бигрәк көнче бит үзе... Миләүшәм бүген авылга кайтырга тиеш, аның белән икәүдән-икәү генә калып сөйләшү өчен бер хәйлә уйлап табарга иде...»
Машинасына ашлык тутырып, колхоз амбарына илтеп, соңгы рейсны ясыйм гына диеп торганда, каршысына бригадир килеп чыкты:
— ­Инсаф, беренче сменадан кайтып китәрсең дә классташлар очрашуына барырсың дип сөйләшкән идек тә бит, нишлисең, тормыш бу! Яңгырлар ява башлаганчы, җыйган ашлыкны амбарга ташып куярга кирәк. Әнә, артыңа борылып кара, кем анда җирдә аунап ята?
Инсаф кайчандыр үзенең нәкъ шушындый хәлдә ятуын исенә төшерде.
— Шатун Шамилме бу? Аның хәмергә хирыслыгын бөтен авыл белә инде.
— Нәкъ үзе. Сиңа икенче сменада да эшләргә туры килә, бүтән шофер юк, үзең беләсең.
Инсафның очрашуга бару хыялы челпәрәмә килде. Ул хис-теләкләрен йөгәннәргә тиеш иде.
«Хәзер өстемдәге ак күлмәгем кара төндә нигә кирәк инде, каралмасын дип саклау да кирәкми».
Машинасының кайчак көйсезләнүенә игътибар итмичә, бригаданы уңайсыз хәлдә калдыра алмыйм дип, төн буе комбайннан амбарга ашлык ташыды.
 
***
Миләүшә ерак Америкадан туган авылына кайтып төште. Ул Серена белән авылга керү юлында очрашу турында алдан ук, хат аша язышып куйган иде. Таксидан төшүгә, очрашасы урынга атлап кына түгел , бар көченә чабып килде. Миләүшәне дусты Серена каршылады. Ул да аңа каршы ашыга иде. Кайнар кочаклашып, беравык бер-берсенән аерыла алмый тынып тордылар. Күпме сүзләр әзерләнгән иде, ә бу мизгелдә икесе дә телсез калдылар! Менә ул кайда - бер очрашу ­ бер гомер! Дусларның йөрәк тибешләре бер ешлыкта иде, күзләргә буялган буяулар да юкка чыкты: аның кайгысы түгел әле!
Миләүшә укытучылары белән бергә утырткан каеннарның дәү булып үскәнлеген күреп, бер сөенде, бер елады. Күпме гомер сиздермичә үтеп киткән, кайтмаганына да инде дистәләгән еллар узды бит...
Бераз тынычланганнан соң ул күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп алды да, дустына эндәште:
— Серена, ә хәзер әти-әниемнең каберенә барып, зират кылып килим дим, туган йортымны күрәсем килә, әйтеп аңлатырлык түгел, без такырлатып бетергән урамымны өзелеп сагындым мин, бакча артындагы елгамны, чана шуган тавымны. Ә күршеләрем исән микән?
— Вәсилә апа исән әле, менә Зәйтүн абый гына вафат булды. Озак ятмады ул, беркемне дә җәфаламады, күңеле изге иде бичараның, игелекнең кадерен белеп яшәде, урыны оҗмахта булсын, ­ — диде Серена.
Ул һәрбер авылдаш турында сөйләп бирергә әзер иде. Вәсилә апа ачык зәңгәр күзле, кыска буйлы, җитез, чандыр хатын иде, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә булып яшәде. Гаиләсе урам күршеләре белән болында гармун көенә кушылып җырлап, биеп яшәгән чаклары бар иде. Ә ире Зәйтүн­ сары бөдрә чәчле, тәбәнәк буйлы, юаш кеше иде, гомере буе тире чире белән җәфа чикте, бичара.
— Вәсилә апаның ак сагыз чәйнәве истә калган, мин шул сагызга кызыга идем, ә сорарга кыймадым, әдәпсезлек, янәсе, ­— дип куйды Миләүшә.
Миләүшә, таң калып, туган йортының бүрәнәләрен сыйпап чыкты. Күр инде, туган йорт шундый ук күркәм, үзенә тартып тора. Әтисе юкәдән бу йортны үз куллары белән салган иде. Миләүшәнең туган йортында инде чит кешеләр яши, әмма аның әтисе бәрәңге бакчасының елга ярына сөзәкләнгән почмагына утыркан талны кисмичә саклап килгәннәр икән. Җитмәсә, колач җәеп горур үскән көмеш яфраклы тал белән янәшә яшь тал үсеп чыккан. Димәк, тормыш дәвам итә, әмма чыр-чу килеп торган бала-чага тавышы ишетелми, урамнар йокымсырагандай тып-тын. Серена белән Миләүшә йорт янындагы эскәмиягә утырып күзгә-күз карашып, кочаклашып сөйләшеп утырдылар. Арыган булсалар да, гәпләшеп, серләшеп туя алмадылар. Мәктәптә укыганда булган кызыклы хәлләр туплаган көндәлекне актарып, төрле маҗараларны искә төшереп, туйганчы көлештеләр, телләре-телгә бәйләнмәде, сөйләр сүзләре бетмәде.
Бераздан ике дус кулга кул тотынышып тал янына килеп басты. Миләүшә яшь чагындагыдай чәчләрен тузгытып җибәреп, тал чыбыкларын кулларына алып, йомшак кына сыйпап куйды.
— Менә әтием утырткан тал шушы инде, мунчабыз да аннан ерак түгел иде безнең. Аны сүткәннәр, күрәсең. Ә хәзерге йорт хуҗалары әтиемнең талын саклыйлар икән, рәхмәт инде аларга.
— Ярый, әйтермен үзләренә, өйдә юклар бугай, безне күреп, йөгереп чыгарлар иде, шундый ачык кешеләр алар.
Серена Миләүшәнең дулкынланып хис-тойгыларын ачып салуын тын да алмый тыңлап торды.
Миләүшә башына ак яулыгын киеп зиратка берүзе барып килде, йорты каршындагы тауга менеп төште. Балачакта бу таудан җырлап чана шууларын, ә ямьле җәйләрдә тау итәге буйлап кычыткан үскәнен исенә төшерде.
«Балачакта аның әче чагуына түзеп, шул кычыткан куаклары арасыннан песи борчагын эзләп табып авыз итүләре ни тора иде!»
Башыннан бер татлы уй һаман китмәде: Инсафы кайда икән? Миләүшә таудан җай гына төшеп, дусты янына килеп басты.
— Әйдә елгага төшик, Серена, ­— дип, аны алга таба өндәде.
Әмма елга ярын күреп тә булмый: чытырманлык баскан иде.
— Без үскәндә елга ярына килмәгән көн булды микән? Без салган сукмаклар да юкка чыккан, бала-чага монда төшми инде. Ә шулай да авылда төзелеш баруы, бүтәннәрнең килеп шушында төпләнүе яхшы хәл, бүген авылның яшәеше алар кулында, авылыбыз озын гомерле булыр, Аллаһ боерса. Менә үзем дә, Америкадагы татар диаспорасын җитәкләүне берәр ышанычлы кеше кулына тапшырып, шушында кайтып төпләнергә исәплим. Балалар да бирегә кайтып тупланырлар, каршы килмәсләр. Туган нигез үзенә тарта, Серена. Мин ­ табиб, бәлки үз авылымда да миңа эш табылыр, ә? Син авыл хәлләрен яхшырак беләсең?
Ярдәмчел Серена булышасын белдереп:
— Ярый, ул турыда белешермен, хат алышырбыз. Бәлки әле үзең дә эш турында клуб мөдире белән дә күреп сөйләшерсең, ул бәлки беләдер, бүген кич клубка төшәрбез бит, ә?  —диде дә сәгатенә карады.
Вакыт җиткән икән инде, Миләүшә, әйдә, безне көтәләрдер, ­ дип, дустының кулларыннан тотып очрашуга китәргә әйдәде.
Дуслар мәктәптә үтәсе  очрашуга җәяүләп киттеләр, юл барышлый сөйләшер сүзләре бетмәде.
Миләүшә авылга кайтканда, кайчандыр су алган коесыннан авыз итәрмен дип, өметләнгән иде. Ләкин хәтфә болынның мал-туар белән тапталганын, ә болын очында калкып чыккан коеның сусыз калганын күргәч кәефе китте. Ул үзен кулга алырга тырышты да:
— Хәтерлисеңме, Серена, без ак чәчәкле болыныбызны саклый идек, безне беркем дә кисәтмәсә дә, үләннәрне таптамаска тырыша идек.Ә җәен яшенле җылы яңгырлардан соң болын буйлатып чабасың, их, рәхәт чаклар, әйеме?
— Мин инде гел сезгә төшә торган идем, сезнең гаилә хәллерәк иде бит, дустым.
— ­Ә беләсеңме, Серена, синең әниең гел ипи пешерер иде, сезгә килсәң өй тутырып тәмле арыш ипие исе таралган булыр иде. Ә мин, ­җүләр, ник бер тапкыр булса да, бер телем ипи сорыйм, и-и, ашыйсы килә иде, югыйсә. Менә бүген дә мин ипинең чын-чынлап берничә тапкыр күтәрелеп, кабарып, тәмам ачыганын яратам.
...Туган авылларында уздырылган онытылмаслык сыйныфташлар очрашуы тәмамланганнан соң, клубка төштеләр. Анда рәхәтләнеп җырлап, биеп күңел ачтылар. Миләүшәне мәктәптә укыганда аңа гашыйк булган Исмәгыйль парлы биюгә чакырды.
­ — Ни хәлләрең бар, Миләүшә?
­ — Ярыйсы гына, барысы да сагындырган, Исмәгыйль. Сине малайлар Сәет диеп йөртәләр иде шикелле.
Исмәгыйль Миләүшәнең күзләрендә чагылган сабырлыкны да, нур чаткыларын да күреп сокланды, йомшак кулларын үз кулларына сыендырып тагын да ныграк кысарга тырышты.
­— Әйе, Сәетев бит мин. Шул фамилия аркасында Сәет булып калдым. Тормышың ничек соң, чит җирләрдә кыенга килмәдеме ?
­ — Туган якка кайтырга исәп бар ­ барын, ничек булыр, күз күрер.
— ­Ә сине озатып куйсам, син каршы килмәссеңме, алай-болай ирең белән кайтмагансыңдыр бит? Кайда кунасың, берәрсе үзенә чакырдымы әле?
Миләүшә берни җавап бирмәде, серле итеп елмаеп кына куйды. Шул минутта музыка да туктады, Исмәгыйль Миләүшәне клубның бер почмагына кызлар янына озатып куйды.
Миләүшәгә мәктәптәге очрашуга Инсафның хатыны Нәфисә белән килүе хакында Серена алдан ук әйтеп куйган иде. Әмма ни мәктәпкә, ни клубка Инсаф килмәде. «Очрашып булмас микәнни? » Миләүшәнең башыннан шул уй чыкмады…
Нәфисә шәһәрдән кайткан дусты Серена белән Миләүшәне үзенә кунарга чакырды.
Кызларның клубтан чыкканын күзәтеп торган Исмәгыйль алар артыннан атлады.
Ярты юлда алар Исмәгыйльне күреп алдылар. Ул зәп-зәңгәр күзле, озын буйлы, бик пөхтә киенеп йөрүче, класста яхшы укучыларның берсе иде. Мәктәпне бетереп институт тәмамлагач, Әльмәттә конструктор бюросына эшкә урнашты.
Исмәгыйльнең әти-әнисе авылда, алар Нәфисәләр белән янәшә яшиләр иде. Исмәгыйль бүген аларда куначак. Хатыны яман шештән үлеп киткәненә дә ике ел инде, бүгенгәчә аңа тормыш корырдай хатын әле очрамады шул.
Кызлар артларына борылдылар да, Исмәгыйльгә үз итеп дәштеләр:
­ — Син нәрсә, Исмәгыйль, әллә безне озатырга чыктың инде?
Исмәгыйль адымын тизәйтте.
­ — Озатырга да күп сорамам, сез минем өчен элеккегечә шул ук кызлар инде, бер дә үзгәрмәгәнсез төсле,­ диде дә, кызларга якынлашып, колачын җәеп, иңнәреннән кочты.
Алар сөйләшә торгач, ике якны кычыткан баскан тыкрыктан төшеп Нәфисә йортына якынлаштылар.
Исмәгыйль кызларны әти-әнисе йортына чәйгә чакырды.
­ — Әни шат булыр иде, ул бит сезне хәтерли, соң булса да аны борчыйбыз дип уйламагыз, киң күңелле кеше ул ­минем әнкәм.
Әмма алар уңайсызландылар, риза булмадылар.
— Кызганыч, алайса, сау булыгыз, кызлар. Менә минем өй адресым, хат языгыз, яме? Миләүшә тәки серен чишмәде, кияүдәме, юкмы?
— Сер түгел, Исмәгыйль, бер белерсең әле. — Миләүшәнең уйлары икенче иде.
Нәфисә йортына килгәндә, яшел капка артыннан Акбайның әрле-бирле сикергәләп, һау-һаулап каршылавы ишетелде. Серена эттән курыкмый иде, ә Миләүшә куркуын сиздермәде, алай-болай төнлә тышка чыгасы булса, нишләрсең, раббым, дип, эченнән генә уйлап куйды.
Көзнең җылылыкка туенган караңгы бер төне, бернинди ут әсәре дә юк, ичмасам. Йолдызлар болытлар артына качкан, клуб янындагы су буе баганасындагы ай яктысыдай лампа яктырткычы гына ерактан ут шәүләсен бүләк итә...
Йорттагылар йоклыйлар инде, өч сыйныфташ пышылдаша- пышылдаша гына сөйләшә бирде.
­— Нәфисә, лампочкаң янып чыктымы , әллә утны алдылар микән? — Бу туры сүзле Серенаның «утыңны яндыр» ­диюе иде.
Нәфисәнең ире кайтмавын күреп, кәефе кырылып төшеп күңеле борчулы булса да, очрашу башыннан ук кызлар белән «үземә алып кайтам» дип килешенеп куйгач, ул аларны кунакка чакырмый булдыра алмады. Уңайсызланды, гаепләрләр, «чакырмасам, яхшы түгел» дип уйлады.
Шәһәр кешесе төнлә йортына кайтса, утын башта ук кабызып куя. Ә монда, кая ул, беркемне дә уятмаска дип, Нәфисә утын кабызмыйча гына сыйныфташларын үзенә ябыштырып диярлек, кулны-кулга тотынышып, өенә алып керде.
— Өйдәгеләрне төнлә уятмыйм дим, оныклар йоклый, әнкәм генә аеруча сизгер, хәер, йоклап китсә, уянмый анысы. Кызлар, без ирем белән очрашуга икәү килербез дип сөйләшеп куйган идек, эше чыккан күрәсең, килә алмады, өйгә дә кайтмаган әле, кайтса, машинасын йорт каршына куя ул. Гадәттә сөйләшкән вакытка кайта алмаса, кичен инде өйдә була торган иде. Юлында исән-сау гына йөрсен, я рабби. Эше авыр аның, гомер буе машинада ашлык ташый ул.
Нәфисәнең йөзе борчулы иде, ике каш арасындагы җыерчыгы тагын да тирәнәя төште, башын тирән уйлар чорнап алды. Аның ничек булса да хәзер үк ирен күрәсе, хәлен беләсе килде.
Нәфисә ике сыйныфташка олы бүлмәнең бер гүзәл почмагына, чаршау артына җыйнак кына урын җәйде дә, пышылдады:
— Кызлар, йөрәгем сыкрап тора, түземлегем бетте, хәлен белеп кайтыйм әле, болай күптәннән булганы юк, ирем янына китәм, урын җәелгән, гаепләмәгез тагын, озак тормам, сөйләшә торыгыз, яме.
— Нәфисә, без дә синең белән, нишләп ятыйк ди өйдә. Бәлки ашарына берәр ризык алып барырсың, ашар нәрсәсе бармы соң?
Нәфисәнең чакырган кунакларын борчыйсы килмәде.
— Юк инде, сез минем кунакларым, рәхәтләнеп сөйләшеп утырыгыз.
Нәфисә тизрәк китәргә ашыкты. Ярый әле шактый искергән булса да, иренең матае исән. Нәфисә ул эчүгә бирелгәч, күпме тапкыр шул матайга печән төяп йортына ташыды бит. Ул матаен да, җиңел машинасын да йөртергә өйрәнде. Менә хәзер дә аңа белгән һөнәре булышыр инде. Нәфисә аллы-гөлле купшы күлмәген дә салмыйча, матаена менеп утырды да иренең эшләгән җиренә җилдерергә ниятләде. Матай тавышын ишеткән Исмәгыйль килеп чыкты. Ул койма ярыгы аша Нәфисәдән:
— Ни булды? Кая җыендың бу төндә. Нәфисә? —  дип борчылуын белдерде. — Ирем өйгә кайтмаган, эшенә барып кайтам. Әле кызлар да минем белән бармакчы. Нәфисәнең күзләре яшьләнде, тавышы калтырады, күңеле тыныч түгел иде.
­ — Соң матайга утырып йөрмәссез инде, машинам белән илтеп куям. Әйдә, утырышыгыз. Син Нәфисә алга утырып юлны күрсәтерсең, ­ диде дә машинасы белән җилдерде...
...Инсаф мәктәптә укыганда, Миләүшәгә, Миләүшә Инсафка гашыйк иде. Кызның күзләре куе зәңгәр, зәңгәр күлгә манып алынган диярсең! Ниндидер тарту көче, наз сирпи иде ул күзләр, шул күзләрдән күзен ала алмый иде егет. «Күз —­ күңел көзгесе» дип юкка гына әйтми халык. Сөйгәне — алсу йөзле, кара кашлы, самими, сөйкемле, күркәм кыз. Сыйныфта аңа күпләр гашыйк иде. Миләүшә кара куе чәчләрен тәрбияләп карап торучан. Инсафның кайчандыр кызның дулкын-дулкын толымын сүтеп, чәчләрен йомшак кына сыйпап, иреннәре белән кагылып, кайнар сулышы белән җылытканы да бар. Ул бер яшькә олырак, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, Миләүшә сигезенчене тәмамлап, гаиләсе белән туган авылыннан шәһәргә күчеп китте. Ул авылдан киткәч тә, ике арада әле бер ел чамасы җылы хатлар йөреп торды. Соңрак Миләүшә Инсафның Нәфисәгә өйләнүе хакында ишетте.
Ә Нәфисә өлкән сыйныфка күрше авылдан килеп укучыларның берсе булды. Үзе чандыр гына буйлы, нечкә иренле, озынча йөзле, кечкенә коңгырт күзләре бер-берсенә бик якын урнашкан, аның турында чибәр дип тә әйтмәссең. Ә телгә бик оста, җитез, чая кыз иде ул, андыйлар сүз артыннан «кесәгә» кереп тормый, егетнең дә иң асылын «эләктерә» белә торганнардан, аның турында «кызлар йөзек эченнән дә үтә» диеп булыр иде. Ул кара бөдрә чәчле, җете кара күзле, тулы гәүдәле, киң җилкәле шәп егетне җәлеп итү җаен бик тиз тапты...
Инсафны Нәфисәгә өйләнергә әти-әнисе мәҗбүр итте: Нәфисә балага узган иде.
Еллар үтсә дә, Инсаф тәүге мәхәббәте ­Миләүшәне яраткандай бүтән беркемне дә ярата алмады. Ул сөйгәнен оныта алмады, күңел түрендә саклады, бер генә булса да очрашу турында хыялланды. Шуңа күрә дә, йөрәк сагышын баса алмыйча, гаилә корып яши башлаганнан бирле берничә ел тоташ эчкечелеккә бирелде. Эчмичә кайткан көне сирәк булды, беренче инфаркты да шуннан булды инде аның. Эчүен дә, тәмәкесен дә шул ук елны ташлады. Нәфисәсе аны яшь баладай карады, иренең сәламәтлеге турында кайгыртты, хастаханәдән юлы өзелмәде. Тора-бара Инсаф хатынының чын Кеше икәнлегенә инанды, аңа карата ихтирам хисе барлыкка килде, кайгыда да, шатлыкта да бергә булдылар. Яшәү дәвам итте.
Инсаф беренче кызларына Миләүшә исемен үзе кушты.
— Малаебыз тугач, анысына исемне син кушарсың, яме? — ­диде ул Нәфисәгә.
— Ярый, минем яшь чактан ук яраткан бер ир-ат исеме бар. Ә ни аңлата соң ул исем — Миләүшә? Каян алдың ул исемне? - Нәфисәнең Миләүшә исемен кушуның сәбәбен беләсе килде.
... Миләүшә кайчандыр Серена дусты белән бер сыйныфта укыган иде. Миләүшә медицина институтында укыганда, илләрнең студентлар алышуы вакытында, чит илдә эшкә урнашып калды. Шунда кияүгә чыкты, кызы белән улы туды. Ире аварияга очрап вафат булганнан соң, аның күңелендә туган ягына кайту, туган нигезен кочып, бер сыену теләге туды. «Читтәгенең чите китек» диләрме әле? Әнисенең чит илгә киткәндә әйткән сүзләре гомере буе исеннән чыкмады: «Туган җиреңдә җиләк бул» дия иде әнисе. Миләүшә югары белемле менә дигән табиб хирург, җитмәсә матур итеп җырлый дә белә, аның моңлы тавышы әнисеннән бирелгән инде, авылга кайтып кешеләрне дәвалау турында хыялланды, ә йортны, акчаң булса, бер ай эчендә торгызырга була...
Серена да унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң авылга кайтмады, шәһәрдә эшкә урнашты, әмма авыл тормышы хакында кызыксынып яшәде, Нәфисә белән хат алышып торды.
Нәфисә иренең ниндидер Миләүшә исемле кызны яратканы турында ишетсә, сурәтен күрсә дә, бүгенге танышы Миләүшәнең иренең сөйгән кызы икәнлеге аның башына да килмәде.
...Серена белән Миләүшә юл барышлый кайгыртучанлык белдереп Нәфисәне юатып килде. Миләүшә язмышка ышанды, «барысы да җайлы булыр» дип үз-үзен тынычландырды. Мизгел эчендә яшьлегенә әйләнеп кайтты. «Инсафымны күрсәм, мин ­ иң бәхетле кеше булыр идем. » Миләүшә аңа текәлеп төбәлгән озын керфекләре астыннан җемелдәп торган чем кара күзләр аның карашын йотканын, ә колач җәйгән куллар үзенә суырып алганын, ике назлы карашның очрашып бер-берсенә кушылуын күз алдына китерде. Мөлдерәп аккан күз яшьләре ташкынына ирек бирде, Серена күрмәсен дип тәрәзәгә таба борылыбрак утырды да, карашын еракка төбәде... Миләүшәнең йөрәгендә сөю ялкыны яңадан кабынгандай булды. Ул хисләр дулкынында тибрәлә иде.
«И-и хыялый да инде үзем...»
Миләүшәне күңелендә яңарган саф хисләр тулы онытылмас хатирәләр кайчандыр Инсафы белән кулга-кул тотышып йөргән Урсалы елгасы буйларына, яшь нарат урманына алып китте...
«Урман буендагы яшь наратлар
Син калдырган көйне җырлыйлар...»
Миләүшә яраткан җырының сүзләрен кабатлады...
... Барыр юл авылдан берничә километрга сузылган иде. Нәфисә ерактан ук амбарга илтүче юлда ян-якка ауган машинаның үзләренеке икәнен күреп, чак кына аңын югалтмады. ...Кая син Инсафым?

Рушания Гыйләҗева


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от v.ivash

Комментарийлар