Логотип «Мәйдан» журналы

Кош булып кайтырмын

Әфган җирендә һәлак булган якташым Фазылов Венер Өлфәт улының якты истәлегенә багышлыйм.

«Авылда да, монда Әфган җирендә дә шул ук Ай. Серле, сихри нурларын чәчеп, иксез-чиксез күктә йөзә... Кем белә, бәлки, шушы мизгелдә әтием белән әнием дә, йоклый алмыйча, күзләрен мөлдерәтеп Айны күзәтәләрдер? Әй, дускаем, сәлам әйт кадерлеләремә! Газиз улыгыз берьялгызы тау-таш арасында канга манчылып, әрнеп-җәфаланып ята. Ике пуля – ике тимер ярчыгы килеп эләкте тәнемә. Әнә, уң аягым кыядан егылганда сынды.»
Якында гына таш тәгәрәп төште. Яугир ирексездән сагаеп калды. «Тау арасында нинди җәнлек йөрмәс?»
Баш өстеннән, пырхылдап, төн кошы очып үтте.
«Кузгалып киткәндә, ташны аягы белән төшергәндер, – диде Айдар, бераз тынычланып. – Әй, кошларга рәхәт... Канатлылар! Әгәр дә кош булсам, туган җиремә, һичшиксез, кайтып килер идем.»
Айдарның карашы кабат тулып барган Айга текәлде.
«Юк, юк, аһ-зарларымны берүк әти-әниемә сөйли күрмә. Исән-сау, дип кенә әйт. Рәсимәкәемә дә сәлам җиткер. Ярата, өзелеп сөя ул егет, дип чын күңелеңнән, ачык итеп әйт.»
Айдар ыңгырашып, бераз күзләрен йомып ятты.
«Кыядан егылып төшкәндә, эңгер-меңгер иде. Ярый әле төн салкынча, тымызык җил исеп куя. Яралар сызлый... Уф, күптән тамагым кипте. Иптәшләрем дә эзлидер.»
Айдар шулай күктәге Айга текәлеп, бер аңына килеп, бер саташып ятты.
«Әйе, әйе, Рәсимәкәем... Балачакта агач мылтыклар күтәреп уйнап йөргән мизгелләр еш искә төшә. Еллар үткәч, чын автоматтан кешеләргә атармын дип кем уйлаган?.. Әй, аңларлыкмы соң бу дөньяны!.. Башта атарга күңелем тартмады... Дус-иптәшләрем дошман пулясыннан бер-бер артлы һәлак була башлагач, күңелдә нәфрәт, үч алу нияте көннән-көн көчәя барды. Сугыш аяусыз бит – кем кемне юк итеп өлгерә. Күреп торасың, Рәсимәкәй, моңарчы җиңеп килдем... Тик бу юлы, ай-һай...»
Айдар төшенкелеккә бирелмәскә тырышты. Тик баш миенә сеңеп калган вакыйгалардан тиз генә арынып буламы соң? Җитмәсә, җәрәхәтләр үзәккә үтеп сызлый.
«Әйе, азактан, казармада ятканда, алышларда үткән гомер мизгелләреңне күз алдыннан үткәрәсең дә, ирексездән шомланып, икеләнеп куясың. Нишләп әле мин, гади авыл малае – саф күңелле бала, чит-ят җирдә сугышып йөрим? Ни өчен, кем өчен?»
Яугир ничек кенә арыган булса да, сызлаган җәрәхәтләре аңа башка көннәрдәге кебек уйланырга ирек бирмәде. Күз кабаклары ничек кенә авыраймасын, саташулы уйлар барыбер әле бер, әле икенче вакыйгаларга алып китте. Айдар шулай аңгы-миңге хәлендә ята бирде.
«Әнкәй, Ринатның һәлак булуы хакындагы хәбәрне бик авыр кичердем. «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләгәннәр икән. Тик син миңа җиңел булсын өчен... «Ринат та кайтты», дип кенә язгансың. Әткәйнең соңгы хатын алып укыгач, башка күсәк белән суккан кебек булды. Ышанасы килми бу хәбәргә. Берничек тә күз алдына китерә алмыйм...»
Кайдадыр еракта кабат кыядан таш тәгәрәп төште. Тик бу юлы кош очканы ишетелмәде. Айдар, уяулыгын югалтмаска тырышып, кабат хатирәләргә бирелде.
«Ринатның армиягә озатып калуы әле дә күз алдымда. Унынчы апрель көнне казармадан китеп, ул яшәгән тулай торакка барган идем.
– Айдар, – диде ул, мине кысып кочаклап. – Сине авылда армиягә озатып булмады, әйдә өстәлне монда, бүлмәдә оештырабыз.
Әйе, ул кичне бик матур, күңелле утырдык. Тик бу очрашу соңгысы булган...»
Ай да, туктап тормый, вакыт үткәнен сиздереп, биек кыя ягына күчә бара. Бихисап эреле-ваклы йолдызлар, мине күрәсеңме, Айдар, дигәндәй, чиратлап җемелдиләр.
«Таныш, барысы да балачактагы кебек... Әнә, Чүмеч йолдыз!..» Айдар иксез-чиксез йолдызлар арасында тик аны гына танып белә! Чынлап та, әнисенең су сала торган чүмечен хәтерләтә ул.
Таң да якынлаша шикелле. Күзләр як-яктагы вак ташларны, ерактагы тау башларын төсмерли башлады. «Кояш кыздыра башлаганчы килеп табарлармы, юкмы?.. Әллә, әсирлеккә эләккән дип, эзләмиләрме? Юк, бу мөмкин түгел!..»
Айдар саташып ятты.
– Әнкәй, әнкәем!.. Миңа шундый авыр!..
...Әнә авылда әнкәсе көтү каршылый. Урамда, тузан туздырып, сарык-кәҗәләр, сыер маллары йөгерә. Әнә Айдарларның мүкләге, зур, тулы җиленен чайкый-чайкый, капка янына җитеп килә.
– Әнкәй!..
Шулчак ана, күкрәген тотып, капка баганасына сөялә, акрын гына җиргә чүгәли һәм күз алдында юкка чыга.
– Тынычлан, улым, йокла!.. Бәү-бәү!..
«Аңламадым, әнкәй... Син ни арада монда, тау-таш арасына килеп җиттең әле? Авылда көтү кайта иде ләса!.»
Бәлли, бәлли бәү итә,
Улым йокыга китә...
Айдар елмаеп күзләрен йома. Күкрәк сөтен имезеп үстергән ананың йомшак, ягымлы тавышы бала чактагы кебек үзеннән-үзе күзләрне йомдыра.
– Өшим, әнкәй, өшим... Ник өстемә япмыйсың?
– Хәзер, балам, түз!..
Әнисе кинәт омтылып, мүкәләп, таш өстенә менә, кемнедер чакыргандай кабаланып, яулыгын болгый...
Якында гына тавышлар ишетелә һәм... әле генә әнисе басып торган урында озын буйлы яугир пәйда була. «Кем бу? Безнекеләрме, әллә... дошманмы? Их, автомат юк, егылганда кулдан ычкынды...»
Яугир фонаре белән аска, ыңгырашкан тавыш килгән якка яктыртты.
– Иптәш лейтенант! – дип кычкырды ул, шатланып. – Монда килегез, таптым... Исән! Аллага шөкер, исән!
 
* * *
Яралыларны алырга үзәктән вертолет килде. Шамил аның тавышын ишетү белән, «Кызыл хач» төшерелгән палатка янына йөгерде.
– Шамил, дускаем, килдеңме!
Якташлар җылы күрешеп, хәл-әхвәл сораштылар. Шамил армиягә ярты елга соңрак алынды. Күрше район егете. Авыллары да бер-берсенә якын – туры юлдан илле чакрым тирәсе.
– Туган якка кайткач, безгә барырсың, әти-әнием, туганнарым янына, – диде Айдар беравык сүзсез торгач. – Барысына да кайнар сәламемне җиткер. Матур итеп сөйлә. Яралардан сызланып ятуымны берүк белдерә күрмә! – дип башын читкә борды.
– Ашыкма, үзең сөйләрсең! – Шамил якташының күңелен күтәрергә теләп, кулын кысты һәм йөдәгән, хәлсезләнгән йөзенә мөкиббән китеп карап торды.
– Юатып, үгет-нәсыйхәт укып вакыт әрәм итмә, дускай, мин чарасыз хәлдә. Хөкем чыккан: җаным кыл өстендә икәнен... аңлап, сизеп торам. – Айдар кесәсеннән ике кәгазь чыгарды. – Менә, әткәй-әнкәй, туганнар белән хушлашып, соңгы васыять – шигыремне яздым, хәзер үк, мин киткәч, салып җибәр, яме. Мин очкач, укысаң да ярый. Ә икенчесенә тимә, анысы Рәсимәгә. Бу якты дөньяга туарга тиеш булып та туа алмый калган балаларыбыз хакында бер кәлимә аңа да яздым. Укымасаң яхшырак...
Айдарның тәнен кабат калтыравык алды.
– Ярар, ярар, – диде Шамил борчылып. – Хатларыңны җибәрермен, дускай, тыныч бул!
Шамил, носилканың бер ягыннан күтәреп, якташын вертолетка алып керергә ярдәм итте. Эчкә кергәч, Айдар кабат аңына килде.
– Кошлардан көнләшә идем. Алар кебек очарга хыялландым. Менә, ниһаять, зур тимер кошка утырып очам туган якка. Теләгем, ниятем тормышка ашты – кош булып кайтам...
Вертолет тузан өере калдырып күтәрелеп китте. Шамил, җил тынгач, кулына беренче хатны алды. Аның азагында:
Бәхилләшмим, язган хатым юлда...
Хакыйкатьне, зинһар, аңлагыз:
Кылыч белән җиңү яулап булмый,
Дошманлыкны алга куймагыз!
Хатым соңлап килер, ә ул хатта
Яугир сүзе – алтын уй ятар:
Патшаларның бетмәс низагларын,
Мин-минлеген – Дуслык туктатыр! –
дип язылган иде.
Хат авылга соңлап килде. Аны почтальон кулыннан алганда, ерак, ят җирләрдә һәлак булган яугирнең гәүдәсен, тантаналы митинг үткәреп, хөрмәтләп, авыл зиратына җирләп өлгергәннәр иде.
 

 

Мөдәррис МӨСИФУЛЛИН

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/background'>Background фото создан(а) Yaroslav Danylchenko - ru.freepik.com

 

 

 

 

 

«Мәйдан» №4, 2022 ел

 

Комментарийлар