Логотип «Мәйдан» журналы

Кәшифулла «грантлары»

«Апкитәсез икән инде, иртүк хәл кылыгыз! Кеше уянганчы...» – дип ярып салган иде Исмай соңгы сүзендә.

Гозерен аяк астына салмаганнар тагын. Шулай иттеләр дә, рәхмәт төшкереләре. Әнә, прәме таң тишегеннән килеп җиткәннәр чит-ят адәмнәр. Ферма янына каймактай эңгер-меңгер куелыгыннан калкып чыккан Исмайның шәүләсен шәйләп алуга, терлек-туар корылмасының алагаем зур капкаларын җәһәт кенә төбенә кадәр як-якка каерып, иләмсез шыгырдатып ачып та җибәрделәр. Зарар юк, ошбу абзар авылдан шактый читтәрәк тора, әллә нинди шомыр очлыколакка да һични ишетерлек түгел. Сөтлебикәләрне тышка куып чыгарганда, «түчә!» дип ачуланып мыгырданулар һәм чыбыркы чыштырдавы гына ишетелгәләде. Егермеләп сыер, артык тавыш-өн чыгармаска тырышкан адәмнәрнең хәленә керергә теләгәндәй, мышный-мышный тын гына мөгрәләштереп кузгалдылар да кыр ягына таба юл саптылар. Барыннан да битәр аларны ул тарафтан аңкыган яшел үлән, яңа чапкан печән исе үзенә тартты, ымсындырды, ахры. Ияләшкән җайлы аранны, бүген соңгы тапкыр булса кирәк, калдырып, кайдадыр күз күрмәгән җирдә кызыл камыт* киясен, сугымга барасын сизәмени ул мәхлуклар?! Тик  Танай кушаматлы бурадай эре гәүдәле, ат дугасыдай гәләмәт зур мөгезле нәсел үгезе генә – таңгы офык яктысында элем-чалым гына күренгән Исмайны үтешли ничек танып алгандыр – юеш танавын аның учларына төртеп, авыр сулап иснәштергәләде. Әйтерсең лә, яраткан хуҗасы белән шулай мәңгегә бәхилләшкәндәй итте... Моңарчы эчендә кайнаган хисләр ташкынын буып, чак кына тыелып торган ир-егет монысына инде түзә алмады, биреште, күзләре дымланып, тамак төбе кымырҗып, бер-ике тапкыр эчтән генә аһылдап, үксеп куйды... Хәзер инде ничек булса да барыбер иде аңа: сыер көтүе, аны һау-һаулап куып барган ике-өч ир кәмәше сыек томан, күтәрелгән тузан  эчендә эреп югалдылар. Аларның артыннан карашын текәп, тояк тавышлары тынганчы карачкы сыман бер урында  катып, ара-тирә күз яшьләрен сөрткәләп шактый торды әле Исмай.
Күрше-күләнгә юлыкмас өчен дә бәрәңге бакчасы ягыннан гына кайтты ул. Сораулы карашы белән инәлеп каршылаган хатыны Камиләгә сүз катарга да көч тапмады. Бәгырь парәләрең сызлап, йөрәккәең сыкрап торганда, күзгә-башка берни күренми икән ул: ник дөньясы җимерелми, ишелми шунда. Керүгә, күкрәгенең сул ягын угалап, уфырып түргә узды. Көзге каршыннан узышлый, анда чандыр гәүдәле, бөкрәйгән, бетәшкән ир кәмәшен күрде дә, бу шыксыз адәмнең  үзенең чагылышы икәнен абайлап, ирексездән туктап алды. Гаҗизлектән, беленер-беленмәслек кызгылт каш йоннарын, шундый ук җирән төстәге, дугаландырып кыркылган сирәк мыек чылгыйларын сыйпаштыргалады. Аннары, хәле бетеп аугандай, ятагына барып егылды. Кан басымы уйнаклый иде, күрәсең. Озын буйлы, авыр санлы Камилә исә аның бу халәтен күңеленнән авыр кичереп, бик борчылып күзәтте, үзенең дә гәүдәсе таралып, өстәл янында кунаклаган урындыкка тагын да сеңә төште кебек. «Киттеләрме?» – дип ниндидер соңгы өмет, икеле-микеле ышаныч белән әйтелгән соравына җавап сүзсез дә аңлашыла иде. Ул үтә борчулы, кайгылы чакларындагы гадәтенчә, өске иреннәрен каплабрак торган аскы калын иреннәрен алга суза төшеп уйга талган килеш, уң кулы белән эскәтер читен чеметкәләп, тарткалап, күзгә күренмәгән нәрсәнедер чүпләштерде.
Таркау, буталчык уйлары исә болай чүпләп бетерерлек кенәме соң, тау кадәрле булып бүртеп, бөтен җанын, күңелен биләп, басып алган иде. Алай гынамы, менә бер-ике ай инде тынгылык бирми, азаплый, җанын талый иде. Моңарчы һич булмаганча, барысы өчен дә үзен гаепли, гаилә тынычлыгын, бөтенлеген куркыныч астына куйдым, дип үзен-үзе игәүли, гасабилана иде. Тора-бара элекке гамәле өчен тәкатьсез үкенү тойгысы да килеп өстәлде. Үзенең юаш, үшән, йомыкый, мыштым Исмәгыйлен үтә нык ярата иде шул ул. Аны өрмәгән урынга да утыртмас иде хәленнән килсә... Ничек булды соң әле бу? Ничек бу кадәр бөлгенлеккә төшеп, бөтен хәләл мал-мөлкәттән коры калдылар? Нидән килеп чыкты бу башбаштаклык? Үзенең артык мал җанлы булуы, комсызлыгы аркасындамы? Әллә артык дуамал, чая, башбирмәс холкы комачауладымы? Кешедән көнләшүе, байлыкка, муллыкка ымсынуы, кеше мал-дәүләтенә үлеп кызыгуы да зыян итте микәнни? шушылай кинәт кенә фәкыйрьлек базына мәтәлүләренең сәбәбе нидә?.. Камилә берәмтекләп хәтер йомгагын сүтәргә кереште. Сүткән саен йөрәге кызыша барды, әрни барды...
...Ул көнне Камилә ике бөртек сыерын мир көтүенә куып илткән җиреннән тәмам ярсып, пәрие кузгалып кайтып керде. Резин галошларын бусагада ташлап та тормастан, лаш-лош өстерәп, ашыга-пошыга урам як тәрәзәгә барып капланды.
– И, и, карагызчы, кара, зинһар, кыланмышларын дөмегеп беткеренең! Ничек боргаланган, кәпрәйгән була. Хан кызымыни?! Танавына чиләк элеп куярсың! – дип чәпчеде ул үзалдына, урамда башланган ызгыш-талаш кызуынан һич кенә дә арына алмыйча.
– Йә, ни күрдең инде тагын анда ? – дип иренеп кенә   кызыксынган булды ач яңакларын эчке яктан теле белән терәп бүлтәйтә-бүлтәйтә кабартып, бик бирелеп кырыну, сакалын тигезләү белән мәшгуль ире.
– Әнә шул Кыртыш Мөзәянәсенең очынуын әйтүем! Череп баедык дигәч тә... чистый. Ике машина өстенә тагын өр-яңа «Киа» алып кайттык дип масая... Ел саен курортта рәхәт чигәбез, дип мактана...
– Алар баер инде! Сыерлары гына да калхузныкы кадәр! Фермерлар бит алар! –дип җәмәгатенең ачудан бу кадәр җенләнүен, пырдымсызлануын йомшарту өчен, ничек тә җаена барырга тырышты сабыр Исмай.
– Соң, безгә дә шулай эшләргә була ич! Аран тутырып мал асрарга дим... Без алардан кимме әллә? Син, пешмәгән, ни карыйсыңдыр... – дип киресенчә отыры элеп алды аның сүзләрен Камилә алдын-артын уйлап тормыйча, дорфа гына. Исмай, бәладән баш-аяк, аның битәрләвен, күптәнге хыялын янә чыгарып селкүен ишетмәмешкә салышып, бүтән дәшмәде, моннан да мөһимрәк эше булмаган күк, хәйран җитдиләнеп электр бритвасын битендә җәһәтрәк йөртүен белде.
Шулай сөйләштеләр дә бетерделәр, һәркайсы үз уенда, үз фикерендә калып тынды ул чакта. Аннан соң – кара, мач булып туры килеп торуын күр син аның – атна-ун үттеме икән, гомердә булмаган хәл: ишекне хуҗаларча тутырып ачып, авыл башлыгы Кәшифулла килеп керде. Кабартма иреннәрен киң ерып, тәмәке саргайткан сирәк тешләрен күрсәтеп ыржая үзе. Чыршы бәйрәменә бүләк китергән Кыш бабаймыни. Соры  эшләпәсен ишек катындагы элгечкә тагып мәшәкатьләнмичә, илтифатсыз гына туп-туры аш өстәленә ташлады. Шундук түргә, өстәл артына кереп, утыргычка җәелде. Нәкь үзенең эш бүлмәсендәге сыман килеп чыкты аның бу рәвеше. Күрә караучылар кия торган тимер кысалы күзлеген салып сөрткәләде. Аны тавык йомыркасыдай озынча түгәрәк йөзендәге симез борынына бастырып куйды да төп эшенә кереште. Елтыр күзләрен хәйләкәр кыса төшеп, уң кулы белән әле колак йомшагына, әле борын очына кагылгалап тотынды бу тегермәнен тартырга:
– Сезнең гаилә фермасы ясарга ниятегез бар, дип ишеттем. Бик хуп! Кемдер сөйләгән иде ... Үзебез дә кантурда шул хакта уйлашып торадыр идек аны. Исмәгыйль белән Камиләдән дә уңган, алтын куллы кеше авылда юк ул, ди минем зам. Алар тотынган эш булмый калмый да, диләр тагы... Я, хуш, теләгегез бар икән, бисмилла әйтеп, бергәләшеп алыныйк бу эшкә! Карты сезгә в руки, дигәндәй... Хафаланмагыз, әллә ни кыенлыгы юк аның. Хөкүмәт андый уңган, тәвәккәл кешеләрне бик яклый, поддержать итә бит хәзер. Акчасы, башкасы белән дигәндәй... Кәгазь-мәгазь дукументларын үзем хәстәрләшермен, оформить итешермен...
– Туктале, алай табадагы борчак сыман бик куырма әле безне, Кәшифулла! Тагын бер нитик... уйлашыйк, киңәшик, – дип тегенең ялкынлы нотыгына үзенекен кыстырырга каударланды хатыны белән теге вакытта коры сөйләшүнең кинәт шундый текә юнәлеш аласын көтмәгән Исмай. Әмма ләкин биек таудан бер кузгалып тәгәрәгән йомры ташны туктатып буламы соң?!
– Уйланган-ниткән инде! Акчасын кайдан аласы менә? – дип кырт кисте борчадай чәчрәп торган хатыны аңа каршы. Үзенә таба уңай җилнең кай тарафтан исүен шундук чамалап алды да Кәшифулла, калганын Камиләгә төбәп сайрады.
– Анысын банкыда бирәләр инде... Кул куясы да уч тутырып аласы гына кала. Әйдәгез, иртәгә районга үзем утыртып барырмын, – диде олы кунак бөтенләй тугарылып, юмартланып.
– Грант дигәне дә булыр микән? – дип һаман сорашты хуҗабикә.
– Знамы делы! Сезгә беренче учеретта! Аны да үзем контрольдә тотачакмын, – дип ышандырды Кәшифулла.
Эшкуарлар сыйфатында Баязитовлар бисмилла әйтеп алынган өр-яңа эш-гамәлнең, бизнесның бетереп уңышлы чыгасына Кәшифулла биш куллап гарантия бирде, үзе әйткәнчә, фән телендә аларның гранты сымаграк була инде бу! Казан каласына орынып диярлек торган шушы төбәктә туфрак әллә ни уңдырышлы түгел, терлекчелек иң кулае иде эшкуарлык итәргә...
Шуның белән сүз тәмамланды. Камилә тагын да көләчләнеп, яктырып китте, Исмай исә пыжым*га калды. «Менә сиңа авырткан башка тимер таяк. Кычытмаган җирдә кашыну», – дип эчтән генә кемнедер мыскыллап сүгенеп, бик хафаланып кайгырды ир-ат. Әмма ике төрле уйланырга юл калдырмады шул Камилә. Матур күзләре белән бездәй кадап торуына, көн дә тавыш күтәреп кыса башлавына, каты басым ясавына каршы тора алмады Исмай.
Ул атнаның чәршәмбесендә мәгьлүм банкка Кәшифулла машинасында барып иреште ир белән хатын. Кирәкле кишер яфрагы төсле тәмам үз кешегә әверелгән икән ул биредә. Кредит алганда, ниндидер кәгазьләр, бланклар тутыруны күзәтеп, өйрәтеп торгандай итте. Эшне дә тиз тоттылар финанс әһелләре. Үзләре гел елмаялар, елмаялар... Мөһерле, акча йөзедәй аллы-гөлле, асыл кәгазьләр очып кына торды ике арада. Бер документка сыңар күз генә төшереп, имзаңны сырларга өлгермисең, борын төбеңә шундук икенчесен соналар банкирлар – «акча кортлары». Бөтенләй каушаудан аны-моны белештермәгән авыл гыйбадларына тын алырга да ирек бирмиләр. Бу – еллар буе шомарган, көйгә салынган хәрәкәт, система буенча махсус шулай эшләнәдер, күрәсең... Моның соңында, икеме-өчме көн үткәч, ыгы-зыгылы бу мәрәкәгә һаман да күңеле ятмаган юаш Исмай сыкрана-сыкрана янә районга, Кәшифулла тәкьдим итеп «кодалаган» мактаулы төзү оешмасына барып кайтты.
Фермерлык эшчәнлеге терлек-туар өчен юньле генә каралты-кура бастырып куюдан башлана бит инде. Подрядчылар үзләре дә озакламый килеп, аяк өсте генә итагатьле итеп сөйләшеп, төзеләсе обьектның сметасы-бәясе, килешү шартлары белән таныштырдылар. Шул ук килешүгә дә сүз арасында гына, дусларча гәпкә бөтенләй мөнәсәбәте булмаган сымак кына итеп, шаярта-көлә генә имзаларын алдылар ирле-хатынлы булмыш эшкуарлардан. Булачак терлек бинасы урынын үлчәгәндә-ниткәндә гел ачык йөз белән күгәрчендәй гөрләделәр. Сүзләре сары май булып ташыды. Обьект бәясе дә әллә ни күпкә төшми икән, аларны тыңлап торсаң, шалкан бәясеннән аз гына болайрак, янәсе. Фәлән-фәсмәтән...
Бер ай уздымы, юкмы, барысы да көйләнде. Авылга әледән-әле килеп йөргән «Алгарыш» төзү оешмасы җитәкчесе, башын бер якка кыйшайтып, гел нәрсәгәдер колак салгандай йөрүче, салам чәчле Никодим Петровичның шәхси күзәтүе астында авыл читендә, элекке колхоз утарлары янында таштан менә дигән каралты салып куйдылар яңа фермер хуҗалыгы өчен. Акчасы булганда, төзү-кору эшләре күз ачып йомганчы дигәндәй югары тизлектә башкарыла икән аның. Ул да түгел, эшмәкәрлек дәрте кызган Баязитовлар мул сөтле унлап нәселле сыер кайтарттылар. Аларны көндез көтүгә чыгардылар, кичләрен ябык утарда тоттылар. Шунлыктан, ферма төзелешенә комачаулык тумады.
Ниһаять, олы юл буендарак әкияттәгедәй яшен тизлегендә калкып чыккан асыл таш бинаны кабул итү көне килеп җитте. Никодим Петрович «Мерседес»ына Кәшифулла Мазаровны да утыртып килгән иде. Болар ике дус, араларына су кермәс әшнәләр иде бугай. Баязитовлар катына да гел шулай бергә, «агылый да тагылый» килеп-китеп йөрде бу ике ахирәт. Иш – ишен, җил тишеген табар, дигән әйтем аларга килешеп тора иде. Яңа затлы күчемсез мөлкәтне аягүрә генә «юган»да «рәхәтен күрегез» дип күзгә-күз карашып, мәгьнәле елмаешып теләк теләделәр. Әзер объектны кабул итү документларына да шундук, табын кебегрәк корыштырылган фанер капкач өстендә, аракы шешәләре, стаканнар, кабымлык арасында, җәһәт кенә, әллә ни исләре китми генә, сүз сөрешенең күңелле дәвамы төсле итеп кенә имзаларын төшерттеләр. Салгач шактый йомшарган Исмай да ул очрашудан соң өенә кайтканда, күршеләре Мөзәянәләр турыннан нәкъ шул рәвешле мәгънәле көлемсерәгән булып, муенын туры тотарга тырышып, кесәсендәге өр-яңа ферма ачкычларын мөмкин кадәр чыңлатып, шалтыратып узды.  Күрегез, янәсе, яңа байларны, борыныгызга каты чирттекме, имеш.
Матур гына эшләп китте шулай Баязитовларның гаилә фермасы. Сөбханалла, сыерлары сөтне чиләкләп бирә торган булып чыкты, савылганын тамчысына кадәр дәүләткә тапшыра бардылар. Үзләре өчен әллә ни күп чыгым тотмаска исәпләре. Берничә миллионлык кредитны тизрәк очлап чыгарга, сыңар «капейкасын» да калдырмый вакытында түләргә ашкынулары инде беркатлы, эшчән, намуслы затларның. «Кара диңгез буйларында бурычларны түләп бетергәч кызынырбыз әле, Аллаһы теләсә!» дип уенын-чынын кушып шаярта иде берникадәр җиңелчә холыклы, көлемсәр Камилә.
Күңелле мәҗлеснең күңелсез азагы дигәндәй, әнә шулай дәртләнеп, канатланып эшләп йөргәндә, көннәрдән бер көнне районнан килеп төшкән алыш-биреш кәгазе аяз көнне яшен суккандай итте. Аяктан егарлык итеп ушларын алды. Анда «Алгарыш» төзегән ферма бинасының бәясе биш миллион да өч йөз илле мең сум итеп күрсәтелгән иде. Ягъни мәсәлән сметада каралганнан ике тапкыр диярлек бәя каерганнар булып чыга бу килештән. Ә бит Баязитовлар, өч миллион чамасы гына сумма сугылган документларга кул куйдык, дип исәпләп йөргәннәр иде... Никодим Петрович дәгъва белдереп килгән Исмайны гүпчим танымагандай, чырайсыз ябалактай төксе генә каршылады. Фермерның аһ-зарын тыңлап та тормады, смета буенча килешүдә ярылып яткан имзасына тегенең борыны белән төрткән күк, сүзсез генә ишарәләп күрсәтте. «Аңа кул куйганда күзләрең чыккан идемени соң? Ул арада төзү материаллары хәйран кыйбатланды ләбаса», – дип тә өстәде.
Үзен бик тыныч, эре тотты район түрәсе. Аның ише кыңгыр эшләрне беренче тапкыр гына майтарган кеше түгел. Итәк-җиңнәрен җыештыра белә. Исмайның чиктән тыш аңгыраеп, бик нык гарьләнеп кайтып китүдән башка чарасы калмады. Димәк, ул төзүчеләрнең алдан уйлап эшләнгән хәйлә тозагына эләккән булып чыга. Сыер урынына акыртып «сауганнар» үзен, ачуы килмәгәе, Петровичлар. Ә Кәшифулла якташ ник алдан кисәтмәде икән соң? Ни өчен, үзем ярдәм итәм, үзем гарантиялим, дип ант эчкән кеше авыр чакта ярдәм кулын сузмый? Соңгы вакытларда бу тирәдән, Әшет авылыннан бөтенләй эзен суытты. Туктале...
Икенче көнне күпне күргән иске машинасын кабызды да Исмай авыл җирлеге урнашкан Кәчегә китте. Оят булса да әйтергә кирәк, авыллары әлеге зур сала белән берләшкәннән бирле бирегә тәүге тапкыр гына сукмак салуы иде аның. Искечә әйткәндә, ошбу «күмхуҗ»лар таркалып беткәч, эшсез халыкның авыллар арасында үзара йөреше бетте. Ни йомышлары төшсен соң алай киләп сарып йөрерлек?! Исмай сыман өендә генә бикләнеп ятуны кулай күргән, басынкы, юаш, үшән ишеләрнең бигрәк тә.
Җирлек идарәсе бинасын – элеккечә авыл советы диик инде – эзләп табуы, шунда барып ирешүе үзе бер әкәмәт булды. Авылның төп урамында – кыл үзәгендә, гадәттә административ корылмалар урнаша торган төштә төрле ташпулатлар тезелеп киткән... Ике катлы мәһабәт урта мәктәп...  Берничә кибет, сәламәтлек пункты... «Чәчтараш» кәмәшенә хәтле шунда. Ә менә рәсми төстә «муниципаль берәмлек идарәсе» дип атала торган хакимият йортының әсәре дә күренми, хикмәт!
Сораша торгач, ул идарә каядыр мал-туар фермалары тирәсендәрәк, диделәр. Яман гайрәтле авыл главасы утырган бинаның хан заманында ук таралып юкка чыккан коллектив хуҗалыктан кызганыч мирас булып калган шул хәрабәләр янында кысылып торуы ихтималын башына да китермәгән иде Исмай. Машинасын да, үзенә юл күрсәткән иртәнге сәрхушның сүзен шик-шөбһә астына алып, теләр-теләмәс кенә борды. Дөрестән дә, түбәсе-дивары ишелеп, пыран-заран килеп беткән мал каралтылары катына сырышкан, һәм дә башкалардан аермалы буларак, ишекле-тәрәзәле (!) ул бердәнбер бинаны, ягъни мәсәлән заманында терлекчеләр йорты – кызыл почмак хезмәтен үтәгән алама бинаны, китсәнә, ничек бу авыл советы була алсын, дип фараз кылып, берничә тапкыр урап узды ул. Шул ызба сәләмәсенең тәрәзәсендә ниндидер кеше сыны чалынгач кына, уфылдап, кыйшык болдыры каршына килеп туктады.
Анда да әле, үз күзләренә үзе ышанмагандай, сыңар өстәл артында утыручы олы яшьтәге күзлекле хатын-кыз белән исәнләшкәннән соң:
– Җирле идарә советымы соң бу? – дип уңайсызлана-уңайсызлана янә белешмичә торып тынычланмады.
– Әйе, – дип сүзен раслады эш кәгазьләренә баткан яулыклы, табак битле, базык гәүдәле хатын гади генә. Аннары «Тагын кайда булсын?! Үзең соң каян килгән таң кошы?» дигәндәй, керүчегә күзлеген маңгаена күтәреп тагын бер сәерсенеп текәлеп алды да янә үз шөгыленә чумды.
Исмай исә, берара үз иркенендә калудан файдаланып, совет чорында «финский дом» дип аталган фанер-тактадан, үзагачтан укмаштырылган бүлмәгә күз төшереп чыкты. Болай да әллә ни зур булмаган бүлмәне икегә бүлеп, зуррак өлешен дивар белән башлыкка дипме тотып алганнар. Аның ишегенә йозак асылган. Күзлекле хатын утырган өстәл артында аннан-моннан аркылы такталар белән кадакланган тагын бер ишекне чамаларга мөмкин. Анысы финский йортның икенче бүлмәсе булып, хәзерендә файдаланылмый, җылыны исраф итмәү максатыннан, буш тора булса кирәк.
Исмай аяклары селкенеп торган артлы урындыкка саклана төшебрәк утырды да, шартына туры китереп:
– Миңа Кәшифулла Һашимович кирәк иде, – диде. Үзе соңгы арада түрә-кара катына гозер белән чабулап азау теше чыгарган тәҗрибәле йомышчы буларак, эчтән генә, киная белән: хәзер бу хатын, һичшиксез, «ул районга китте» диячәк, дип гөман кылды. Нәчәлникләрнең куштан яраннары телендә әлеге җавап дежур сүзгә әверелгән иде. Дөрес, телефоннан шалтыратканда, түрәсенә буйсынганнар андый гыйбарәне бераз үзгәртеп: «Ул территориядә», – дип кенә күзгә төтен җибәрергә мөмкиннәр. Чыннан да, бу юлы да күзлекле хатын кәгазьләреннән баш күтәрми генә, кашын да селкетмичә, төссез тавыш белән:
– Ул районга китте, – диде. Кайчан үзендә булачагын сорашудан да мәгънә юк. Чалшайган иреннәрдән «белмим» дигән кәлимәдән гайре артыгы чыкмаячак. Исмай өчен иләмсез йортның калтыравык ишеген тышкы яктан ябудан да яхшысы юк иде.
Башлыкның берничә чакрымдагы Мәләвек авылында яшәве турында ишеткәне бар иде. Беравык икеләнеп торгач, шунда таба юнәлде. Янә юлы уңмады, хәерсез. Кәшифулланың кемедер, ике катлы кәттә коттеджның авыр капкасын борыны сыярлык кына ачып: «Өйдә юк!» – дип кырт кисте. Чөнки тегесе үткен күзләре белән Исмайның машинасын ерактан ук танып алып, арт капкадан урман ягына сыпыртып өлгергән иде. Бар, тотарсың аның койрыгын! Озак еллар төрле түрә-кара катында мәшәләнеп кайнашып, эт каешына әйләнеп беткән кеше ләса ул.
...Кәшифулла – яңа төр авыл җитәкчеләренең берсе. Хәзер алар өстенә, торак пунктларын тәртипле, хәзерлекле итеп тотудан кала, әллә ни авыр йөк, җаваплылык йөкләнмәгән, дип җиңелчә генә уйлаучылар затыннан. Берничә ел үткән саен алыштырыла барган өр-яңа импорт машинасының йомшак кәнәфиенә рәхәт чумып район үзәгенә, тегендә-монда барудан, киңәшмә-җыелышлардан соң ресторанда кәеф-сафа корып кайтудан бушамыйлар алар. Үзенең белем ягы сай булса да, ярдәмчеләрен биетә, авыл халкын кулда тота белә, моның өчен мең мәкер төзи иде.
Республикада авыл хуҗалыгы буенча игълан ителгән төрле грантларның тәмен дә татып отарга өйрәнде Кәшифулла. Һич иренми-нитми: үз кулы белән эшләми ич ул аны, ә бәлки секретаре Җәмилә, тиешле кәгазьләрен тутырып, район үзәгенә җибәрә. Я булмаса, кул сузымындагы Казанга Кәшифулла үзе барып чыга.
–Яле, Җәмиләттәй, тагын бер гранатка кәгазь-мәгазь тутыр, – дип  кәефле елмая Кәшифулла ике кулын угалап.
– Гранат түгел инде, Кәшифулла Һашимович, грант, – дип төзәтә тегесе әдәпле генә.
– Чуртым булсын, сиң эшләвеңне бел! – дип коры гына тегене үз урынына утырта  башлык.
Бер эләкмәсә, бер эләгә бит әле гранты да! Башта авылда су кытлыгына сылтап әзерләделәр грант кәгазьләрен: Җәмиләттәй яза, Кәшифулла кул куя. Ышандырырлык дәлилләп сурәтләгәч, күчерделәр бит үзәктән грант акчаларын! Кәшифулла бик кысмырланып шул акчага нәкъ үзләренең йорты каршында ике-өч каз-үрдәк сыешлы гына буа казытты. Әнисе хөрмәтенә «Сәмига буасы» дигән исем куштырды. Икенче грант буенча урман эчендәге шәхси умарталыгына бара торган юлга вак таш җәйдертте, хәзер шуның рәхәтен күрә. Мондый «осталыклар»ын җәмгыять файдасы хакына дип купшы итеп күрсәтә белгән Кәшифулла, әлбәттә, район җитәкчелеге каршында абруй казана. Шунлыктан авылдашлары алдында үзен эре, һавалы тота. Чит күргән кешегә талканы коры, үзенә кирәккәндә генә йомшара, елмая башлый ул.
Тормыш җилләренең кая таба исүен мул гына борыны белән тиз тотучан. Заманасы җиткәч, авылда эшмәкәрләр, фермерлар хәрәкәтен җәелдерү кампаниясен тиз күтәреп алды ул. Биредә кул җылыту мөмкинлеген күздә тотып, әлбәттә. Әнә ич Исмайның хатыны Камилә гаилә фермасы оештыру турында ахирәтләренә сүз катып өлгермәде, каян ишеткәндер, тегеләрнең өйләренә торып чапты. Гомумән, Кәшифулла иң элек үз җаен карап, фермерлыкка кыстаганда олы башын кече итеп кешенең бер алдына, бер артына чыгып: «Булышырбыз, һичшиксез, булышырбыз!» – дип тәкрарлый. Әшнәсе Никодим Сиплаков белән бу мәсьәләдә авызга-авыз торып, киңәшеп-нитеп эшлиләр, болганчык суда балык тоталар, әҗерен бергә тигез бүлешәләр. Никодим да үз җаен белә торган адәм. Башланган да ташланган «сакаллы» төзелеш объектлары бу районда гына түгел, төбәк буенча чәчелгән үзенең. Бәясен алдан түләтә дә, башланган төзелешне язмыш иркенә куеп, яңасына керешә. Болай план да артыгы белән үтәлә, акчасы да кесәгә агыла тора. Белемсез, тәҗрибәсез фермерлар белән аеруча эш итәргә ярата ул. Кешеләрен Кәшифулла ишеләр табышырга булыша. Исмай – аларның чираттагы корбаны.
Кәшифулла исә түрәләр алдында үзен авыл хуҗалыгындагы һәр яңалыкның ялкынлы тарафдары буларак кына түгел, һич көтелмәгән яктан да абруй казанды. Әйтик, авыл советы күптәннән ташландык бинада җан асраса да, шуңа хурланмыйча, килешеп яши ул. Кышын котып җилләре уйнап йөриме? Йөри бирсен, аңа ни? Ул анда үзе сирәк була ич. Халык та әллә ни атлыгып тормый. Секретарь Җәмилә генә интегә... Бер елны яңа бина салырга тәкьдим иткәч тә, район главасының күзенә карап: «Әлегә минем хәл түзәрлек, әнә күрше авылның силсәвит ызбасы бик беткән», – дип баш тартты Кәшифулла. Аның бу кыю, эчкерсез адымын да җөпләделәр хакимияттә. Дәрәҗәсе дә үсә төште. «Уртак эш өчен җаны фида, инициативалы, һәйбәт оештыручы» дигән даны таралды.
Ә бит моннан ике-өч чакрымдагы туган авылында укучыларсыз калган, менә дигән таш мәктәп бинасы тиккә буш ята. Анысына да күчеп утырудан баш тартты. Ни өчендер авылдашлары янына кайтып эшлисе килми аның. Ни өчен икән? Һич булмаганда, укучылар саны кимү белән Кәчедәге ике катлы мәктәпнең бушап калган бер-ике бүлмәсен биләргә дә мөмкинлек бар ич. Кирәксенми. Ни өчен? Аңлашылмый.
Юаш Исмай – оясында утырган йорт казы, элегрәк илгә-җиргә әллә ни чыгып йөрмәгәч, Кәшифулланың алама холык-гадәтеннән хәбәрдар түгел иде шул. Ничәмә-ничә тапкыр барып-йөреп тә, ул төлке түрәнең үзен күреп сөйләшүдән мәхрүм ителгәч, киңәш-табыш кору нияте белән, югары очтагы пенсионер Хисаметдин картка сугылды. Пеләш булса да, акылы мулдан, бик зирәк, укымышлы кеше. Элекке укытучы, белмәгәне юк, бик абруйлы зат. Түрдә җылы итекләр киеп, газеталар актарып утырган җиреннән торып, ике кулын сузып каршылады Хисаметдин авылдашын. Исмай хәлне бәйнә-җәйнә сөйләп биргәч, тел шартлатып, башын чайкап озак кына  карап торды аңа:
– Эх, энем, энем! Соң Кәшифулланың кем икәнен белми идеңме? Бармаклары үз ягына гына кәкре ич аның. Һәр нәрсәдә үз мәнфәгатен генә кайгырта. Уңы белән алганны сулына сала, диләр андый адәмнәр турында. Үзен әле дөнья кендеге, бу төбәкнең алыштыргысыз алтын баганасы дип саныйдыр. Усал телле авылдашлары әйтмешли, таң әтәчләре дә “Кикрикәшифу-у-л-ла-а” дип аның хөрмәтенә аваз салалар дип чынлап торып уйлый бугай ул. Шул хәтле бәйдән ычкынды, Алланың кашка тәкәсемени?! «Алгарыш» нәчәлниге белән байтак фермерны кәкре каен терәткән кырыгалдар токымыннан ич алар... Күп кешенең авызы пешкән аларның алдавыннан. Юккамы соң быел әнә Кәшифулла, яңа гаилә фермалары дигән булып, күпме чапты, әмма ләкин бу юлы һичкемне күндерә алмады. Ә менә син, беркатлы, капкансың, эләккәнсең икән аның кармагына... Әйт әле, зинһар, ни өчен соң  смета документларына төзелеш бетмәс борын алдым-салдым кул куйдың? Яхшылап карамый -нитми?
– Ышандым инде – нишләтәсең аны... Аларныкын кем белгән?..Шул Кәшифулла янына гына да ничә трит* бардым ләбаса, үзен генә очрата алмадым, – дип авыз эчендә ботка пешереп мыгырданды Исмай.
– Аннары, ниемә шул хәтле кредит алдың? Килешү шартларын да юньле-башлы укымагансыңдыр әле? Иң кирәкле саннар вак хәрефләр белән, астарак языла торган була бит ул банк кәгазьләрендә... Ул хәйләне дә аңыштырмагансыңдыр, билгеле... Ай саен йөз кырык-йөз илле меңне каян алып түләп бетермәк кирәк?! Сугалмаган зур күтәрә дигәндәй...
– Соң, биш елдан соң хәлләнгәч, түли башлармын дигән идем. Аннары утыз процентын район бюджетыннан кайтарачаклар дигәннәр иде ләбаса... Булмады...
– Менә-менә! Һавадагы торнага ышанып... Фермерлыкка керешкәнче, баштан яхшылып чутларга өйрәнергә кирәк иде. Расчет ясарга. Хәзерге югары технологияле ферма биналарын төзү бик кыйбатка төшә ич. Экономиканы, зоотехнологияне белмичә, нинди зур эшкә алынгансың. Күршең Мөзәянәләр эшмәкәрлектән уңдылар да бит, аларның кызлары экономика институтын бетергән. Малае Сәлим Казанда зур урында, финанс оешмасында утыра. Алар булыша кайткан саен итәк-чабуларын җыештырып санарга-исәпләргә. Бик алдатмыйлар, бизнес дигәннең җаен беләләр, диюем...
– Күрше Тимәш, Сөндек авылларындагы гаилә фермалары да дөнья җимертеп эшлиләр бит әнә. Сөттән әллә нинди продукцияләр эшләп чыгаралар ди хәзер. Үзләре минем төсле прастуй халык ләбаса. Йонлач куллы әлләкемнәре дә юк төсле. Аларга ничек бәхет елмайды да мач килеп тора икән соң? – дип үз-үзен акларга маташып, соңгы дәлилен чыгарып салды Исмай, әңгәмәдәшен үпкәләтмәс өчен сак кына.
– Аларның бит авыл главалары да  Кәшифулла ише генәме соң! Кеше хакында кайгыртып йөрүче, игелекле затлар. Димәк, җитәкчедән, аның ярдәменнән дә күп нәрсә тора... Ә безнеке... – дип өметсез рәвештә кулын селтәде Хисаметдин. Аннары, Исмайның чандыр гәүдәсенә кызганып та,  сынап та текәлде дә:
– Инде нишләрсез икән? Кулы кычыткан – эшен пыжыткан*, сыманрак килеп чыга инде хәзерендә, – дип ихлас көрсенде. – Берничек тә ярдәм күрсәтер хәл юк бит!
– Подрядчыларны судка бирергә туры килә инде, – диде мескен тавыш белән Исмай, тәвәккәл карарга килеп.
Хисаметдин карт сөйкемсез Мөзәянәләрне телгә алуга, Исмай әллә ничек кенә тартышып куйды, кәефе бөтенләй кырылып, кайгыртучан әңгәмәдәшеннән, аның туры, гадел сүзләреннән күңеле, гайрәте кайтты. Исмай – бик хурланучан, вөҗданлы, юк-бар кешенең мыскыллы сүзенә шундук рәтле-башлы җавап кайтара алмый йөди. Соңыннан исә, бәхәсне яки күңелсез вакыйганы күңелендә әйләндереп, яңартып, үз-үзен ашап, битәрләп йөри. Теге вакытта да бит үзләренең әҗәтен каплау хисабына «Алгарыш» тарафыннан кулларыннан тартып алынган сыерларын читләр куып киткәнне авылдашлары күреп адәм көлкесенә калмас өчен, кредиторларның иртә таңнан килүләрен үтенгән иде... Ул гел шулай... Авыр сулап торды да ишек тупсасына үрелде. Хуҗа кеше исә:
– Суд юлында йөрү файдага булырмы соң? Заманасы шундый бит, тагын расхудланырсыз гына. Адвокаты-башкасы... Уйлашыгыз! Кабаланмагыз! – дип артыннан кычкырып калды.
 
* * *
Мәхкәмә карары ахыр чиктә фермер Баязитовлар файдасына булмады. Никодим Петровичларның бер кочак документлар, указ, законнар  белән  баштанаяк коралланган квалификацияле, телдәр адвокатлары-юристлары Камиләнең нечкә тавыш белән тәтелдәвен, ирнең ара-тирә ыңгыр-шыңгыр килеп нидер мыгырдавын кинаяле көлемсерәп тыңладылар да үз чиратларында тыныч кына корыч дәлилләре белән тар-мар иттеләр, өнсез калдырдылар. Ир белән хатынның авызын бүтән ачтырмадылар да. Эшем кешесе, авыл главасы – мохтаҗларга ярдәм итүче Кәшифулла судта бөтенләй күренмәде... Әмма ләкин мәхкәмәнең бу гаугалы, җәнҗаллы эше төтенсез килеш пыскып кына калмады.... Юаш Исмай менә иртәгә, менә берсекөнгә Казанга дәрәҗәлерәк судка барам, дип үзенчә нидер исәпләп, ятрәкләнеп* йөргән көннәрдә «Алгарыш» оешмасы вәкилләре, төзелгән обьект бәясен каплату хакына, Баязитовларның барча сыерларын иртә таңнан ажгыртып куып алып киттеләр. Вакытында исәп-хисапны өзмәгәч, ак таш бинага да арест салдылар, ягъни  тулысынча хуҗа булдылар. Пристав белән килеп, алдан каты кисәтеп, куркытып. Закон бөтенләе белән алар ягында булды. Чыгым-китем моның белән генә чикләнсә икән! Нервыларын какшатып, кешелектән чыгарды һичкемгә зарары тими торган Исмайны бу кыйсса. Үз эченә, авыр газапка шулкадәр йотылган иде ул, ике каш арасына буразна булып төшкән хәсрәт сызыгы янына тагын берсе өстәлде бахырның. Кайгысыннан башлары түнеп беткән йокысыз төннәрнең берсендә, мәрткә киткәндәй миңгерәп, исәңгерәп йокылы-уяулы ятканда кемдер касыгына төрттемени: дерт итеп коты очып күзләрен ачты. Өй эче ничектер яктырып киткән кебек: ындыр ягындагы тәрәзә өлгесендә ниндидер кызыллык балкый. Җәтрәк тәрәзәгә ташланып караса, фермалар тирәсендә кибән хәтле ут ялкыннары биешә!
– Карале, кара, сиңа әйтәм, әллә пожар микән? Безнең ферма яна түгелме соң анда?! – дип ачыргаланып кычкырды ир, хырылдап йоклаган хатынын ничек уятырга белмичә.
– Әйе, шул! – диде хатыны, ниһаять, уянып, тәрәзәгә якынлашмый гына бер томырылып карагач, әллә ни исе китмичә генә. Исмайны Камиләнең бу ваемсызлыгы ничектер әсәрләндерде, сәерсендерде. Аннары, бу хакта онытып, нидер исенә төшерде дә, үз кичерешләренә ирек бирде: тәрәзә аратасына маңгаен терәп, елап җибәрде. Кайгы яшьләреме, әллә шатлык яшьләре идеме бу – белмәссең. Әмма: «Чак кирәк* үзләренә!» – дип пышылдавы мәсьәләгә ачыклык кертте кебек. Хәләл акчасына салынган бинаның кара төтенгә әверелеп, ялганчы төзү оешмасының «кесәсенә» мал-cәмән булып кермәвенә сөенүе иде аның. Элегрәк даулашып йөреп файдасызга күпме йөрәген бетерде, хәзер исә давылдан соңгы диңгездәй тынычланып, күңеле бушанып калды. Хатыны да: «Төкер, аның каравы йөрәгең сырхауланмас, өянәгең кузгалмас. Безгә язган мал түгел!» – диде дә янә караватына барып ятты.
Шулай итеп, ерактан ялтырап торган ап-ак ташлы асыл бинадан түбәсе янып ишелгән, диварлары сөрем белән каралган гаять зур таш тартма хәрабәсе генә торып калды. Тимер-бетон борыслары тырпаеп торган ул куркыныч, шомлы җирдә терлек-туар да, кеше-кара да йөрмәс булды. Янгын чыгу сәбәпләрен районның җирле Шерлок Холмслары килеп тикшереп йөргән дә булдылар – тешләре үтмәде. Ошбу бина түбәсенә «кызыл әтәч» кундырган гаепле кеше тәки табылмады. Ул тирәдә сәрхушләр төн ката эчеп-исереп йөри, шулар эше түгел микән, дип шикләнүчеләр дә булды булуын. Соңрак янгын кисәтү оешмасы инспекторы: «Монтерлар электр чыбыгын юеш такталарга орындырып сузган булганнар. Шул урында кыска ялганыш барлыкка килгән дә, чаткыдан янгын үрләгән» дигән йомгак ясады да, шуның белән вәссәлам.
Исмайның күңеле гаҗәеп җиңеләеп, яктырып калды. Гүя аның эчен кырып, йөрәген авыртырып торган күзгә күренмәс җәрәхәтен фәрештә йомшак канаты белән сыпырып алды. Әмма иртәрәк булган икән шул. Төн йокыларын калдырыр вакытлары, шомлы караңгыда «тиешле» органнардан кемнәр килеп ишек шакыр икән, дип кан калтырап ятар чаклары алда булган икән әле. Ник дисәң, хатыны Камилә коточкыч серен чиште көннәрдән бер көнне... Янгын вакыйгасы онытылып, аның турында гайбәтләр, имеш-мимешләр тынгач, иртәнге чәйне чөмереп утырганда, гамьсез генә, гадәти бер хәл генә итеп... Кыскасы, аңа ышансаң, теге дәһшәтле төндә кайчандыр үзләренеке саналган өр-яңа ферма корылмасына үз куллары белән ут төртүен әйтеп салды җәмәгате...
 
*«Кызыл камыт» – мал-туарны сую, сугымга кую мәгьнәсендә.
*Пыжымга калу – диал., шик-шөбһәгә бирелү, сабырсызлану.
*Трит – диал., Нурлат ягында кат, кабат дигән сүзне аңлата.
*Пыжыту – диал., берәр нәрсәне  яки  эшне харап итү, бөлдерү мәгьнәсендә.
*Ятрәкләнү – артык гайрәт күрсәтү.
*Чак кирәк – диал., яхшы булган, шулай кирәк үзләренә дип кеше кайгысына шатлану.
 

Илдус ДИНДАРОВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

 

«Мәйдан» № 10, 2022 ел

 

Комментарийлар