Әгәр дөнья кинәт тынып калса, давыл чыгарын көт тә тор, Нәгыйм моны аңлый иде. Әнә, улы Инсаф белән килене Сәрия, инде атна булыр, телгә килгәннәре юк, оныгы Тимур кәҗәләнми-нитми үзе килеп тары боткасына чаклы сыпыртып ашый башлады. Нәгыймнең үзенең дә йөрәге, карт алаша кебек, тигез генә теркелди, юккамы соң?!

Тынычсызлыкның беренче шаукымы иртән сизелде. Нәгыйм, чәен эчеп бетерер-бетермәс, йомрысын шакылдатмый гына тәлинкәсенә куйды, каядыр җыенган кеше шикелле, җиңен кайтарып сәгатенә карады, җәдвәл-каленьдарга күз төшерде.

— Кая, әткәй, тагын ясыйммы? — дип сикереп торган Сәрия, биатасының эчелеп бетмәгән чәен күргәч, кире утырды.

— Рәхмәт, килен, — диде карт. Чалбар кесәсеннән кулъяулык алып авызын сөртте, дога укый белмәсә дә, вәкарь белән битен сыпырып өстәл артыннан кузгалды. — Әллә нишләп бүген әпитит юк әле…

Ул үз бүлмәсенә кереп йомшак кәнәфигә утырды һәм иягенә таянып күзләрен йомды. Озак та утырмады, аның чал кашлары сикереп куйды, ул тагын сәгатенә карап алды. Аннары, әкрен генә торып, тәрәзә янына килде. Ләкин урамдагы ыгы-зыгы аның күзенә күренми, шәһәр гөрелтесе аңына барып ирешми иде. Шаулатып исни-исни Инсаф килеп керде.

— Нихәл, әткәй, кәефең ничек?

— Рәхмәт, улым, кәефләр картларча инде…

Һәркөн иртән әйтелә торган сүзләр беткәч, Инсаф юынырга кереп кигге. Нәгыймнең йөзенә ачы елмаю чыкты. Атасының хәлен белде дә, бик зур бурычын үтәгән шикелле тынычланды инде ул, Нәгыйм аңламыймы әллә? Улының да, килененең дә бар төчелеге — аның кассадагы ун мең акчасы хакына гына бит. Машина алырга хыялланалар. Хыяллансыннар әле, хыяллансыннар. Җитмеш яшьлек Нәгыймнең акылы томаланмаган. Тормышның бәрәкәте китеп тора, кара көннәр килә. Ул акчаның кирәгер чагы алда.

Шушы уйлардан Нәгыймнең ачуы кабарды. Акча кирәк аларга, акча. Алар гына түгел, бөтен дөньясы белән акылдан язганнардыр, диярсең, ата улны, ана кызны белми, берсен-берсе туныйлар.

Дөньяның рәте китте. Мәңге җимерелмәс иске чиркәү кебек тоелган хакыйкатьнең нигезе какшады, Нәгыймнәр буыны төзеп маташкан якты, гүзәл бина, кәрттән төзелгән сарай шикелле, тирбәлеп-тирбәлеп торды да, бер тын эчендә ишелеп төште. Дөнья Инсаф кебек җилкуарлар кулына күчте.

Юкса, алма агачыннан ерак тәгәрәмәскә тиеш иде кебек. Нәгыйм яшь кенә көенчә колхоз төзеп йөрде, аны кулак-каруннардан тазартуда, халыкны дин сөременнән аралауда җанын-тәнен бирде. Сугыштан кайтуга, аның үзен, күтәреп дигәндәй, колхоз рәисе итеп утырттылар. Аның шулай янып-көеп йөрүләре Инсафка да сеңәргә тиеш кебек иде. Ләкин Инсаф әтисеннән читләшеп үсте, хәйләкәр һәм ялкау бер егет кисәгенә әйләнде.

Дөрес, Инсафның зиһене теләсә кемне көнләштерерлек көчле иде. Кулына дәреслек тотып карамаса да, ул мәктәпне җиңел тәмамлады, инженер дипломын да уйнап кына алып чыкты, калага китеп зур гына заводка мастер булып урнашты.

Язмыш дигән нәрсәгә Нәгыйм үзе ышанмый. Картаймыш көнендә шул җилкуар малае тәрбиясенә калырын күз алдына да китерми иде. Ләкин карчыгы Җәүһәр үлеп киткәч, ул тәмам боекты, күндәм генә каралты-курасын, мал-туарын сатып, калага, Инсаф фатирына күчеп килде. Калада яшәгәндә, карчыгын җирләү кайгысыннан айныгач, улындагы үзгәрешләрне дә күрде Нәгыйм, Бу — элекке тук, ни сөйләгәнен колагы ишетми торган беркатлы Инсаф түгел иде. Ул инде заводтан киткән, берничә мәртәбә эш урынын алыштырган, хәзер ниндидер шикле ярсу белән кооператив оештырып йөри иде.

Баштарак ул әтисенә бу яңа эшнең ничек табышлы булачагы, дәүләт предприятиеләренең борынына чиертәчәге турында кызып-кызып аңлатты. Ләкин Нәгыйм аның тел төбен тиз төшенде: Инсафка акча кирәк иде.

— И улым, — диде аңа карт, урыныннан кузгалып. — Шул заводыңда гына эшләсәң, инде әллә кайчан нәчәлник булыр идең. Тыныч кына, башкалар белән низагка керми яшәүгә ни җитә… Кооперативлары да кирәктер, бәлки. Сүзем юк. Кирәк икән, әнә, хөкүмәт үзе оештырсын. Анда синең белән минем ишеләр генә утырмый. Аларга шуның өчен акча түлиләр…

Инсаф нидер әйтергә омтылды. Ләкин дәшмәде. Шуннан соң алар бу турыда башкача сүз кузгатмадылар.

… Нәгыйм залга керде, Килене ишек төбендә киенеп маташа иде инде.

— Тимурны карап озатыгыз, берүк! Әйберсен калдырмасын.

Инсаф ашыкмый. Ул болай да эшкә сәгать сигезгә генә бара. Йокысыннан алтыда тора. Юынулары-кырынулары ярты сәгатькә сузыла. Кабат-кабат сүтеп галстугын бәйли, әллә нинди бутербродлар ясап ашый. Кеше кебек коры чәй белән генә канәгатьләнми. — Син ашадыңмы, әткәй?

Инсаф инде юынган, киенгән. Йөзендә йокының әсәре дә юк.

— Ашадым. Килен белән чәй эчтем.

Карт тагын сәгатенә карап алды да, оныгын уятырга китте. Юрганын ачкач, Тимур җилкәсен җыерды, башы белән мендәрен җайлый-җайлый борылып ятты. Бер уяту белән сикереп тормаган оныгына да җен ачуы чыкты Нәгыймнең, шәрә калган аркасына чәпелдәтеп алды: — Йә, бояр малаедай иркәләнеп ятма!

Малай чалкан әйләнеп аякларын сузды һәм ризасыз тавыш белән мыгырданды:

— Иң кызык җирендә бүлдердең…

… Өйдән соңгы кеше чыгып киткәч, Нәгыймнең борчулы халәте тагы да көчәйде. Ул, үзенә урын таба алмыйча, бүлмәдән бүлмәгә йөрде, сервант тартмасыннан документларын алып барлады. Кайберләрен озаклап актарып утырды.

Кинәт ул үзендә кемнендер карашын тойды. Ашыгып башын күтәрде. Каршыдагы дивардан, башларын аз гына бер-берсенә кыйгайта төшеп, япь-яшь Нәгыйм белән чибәр һәм сөйкемле Җәүһәр карап тора иде. Җәүһәрнең, йөзенә сизелер-сизелмәс елмаю кунган. Нәгыйм аңардан күзен ала алмый бик озак карал торды. Бүген Нәгыймгә аның күзләре никтер монсу да, шелтәле да булып тоелды. Хәтта бераз рәнжегән дә кебек. Йөрәге чәнчеп куйды. Әллә соң… дөнья белән исәп-хисәпны өзәр вакыт җитәме?

Башына шундый уй килүгә, аяк буыннарынын хәле китте, текә яр читендә басып торганда егылып китә язган шикелле, җаны бармак очларына таба суырылды.

Юк, үләсе килмәүдән түгел иде бу, үлем турында күптән уйлый иде инде һәм аңардан качып котылып булмасына ризалашып беткән иде. Аны бүтән нәрсә куркыта иде. Менә хәзер ул үләр да, элек аны хөрмәт иткән, ерактан ук күрешергә ике кулын сузып килгән кешеләр аңардан көлә башларлар, каберенә төкереп китәрләр кебек.

Аңа оят иде. Әйтерсең, ул башкалар күзенә күтәрелеп карарга оялырлык юньсезлек эшләгән. Ә кешеләр моны белмиләр яки белмәмешкә салыналар, хәтта аны түр башына утырталар, хөрмәтлиләр. Ин хәтәре — аның этлекләреннән җафа чиккән кешеләр арасында ул күркәдәй кукраеп йөргән. Инде менә шундый көн килеп җиткән ки, бөтенесе аңа бармак тертеп күрсәтәчәк: «Нәгыйм түгел, ләгыйнь бу. Балалар, менә шуның хәләтенә кала күрмәгез!..»

Алдындагы кәгазьләрне этеп куйды да, Нагыйм ишекле-түрле йөрергә кереште. Соңгы елларда йокымсырап яткан пенсионер акылы шашып эшли, әле хәзер генә тормыш фәлсәфәсенең җебен эләктереп алган да, ычкындырмыйча сүтә бара. Гүя моңарчы аның күңел күзе алдында катлы-катлы пәрдә эленеп торган. Хәзер Нәгыймнең акылы шул пәрдәне тартып-тартып төшерә һәм дөнья яктырганнан-яктыра бара. Хәтта, бер генә мизгелгә, гомер буе анын, җанын борчып торган яшәү мәгънәсе дигән нәрсә дә аермачык булып күренеп китте.

Йә, Хода! (Нәгыйм тетрәнеп куйды. Аның әле гомерендә бер мәртәбә да күңеле белән Аңа мөраҗагать иткәне булмаган икән). Нагыйм бит намуслы яшәде, кеше хакына кермәде, нахакка беркемне дә рәнҗетмәде. Ник мондый уйлар килә башына? Дөрес, ул башкага, фани дөньяның якты киләчәгенә, аның тантанасына ышана иде. Шуның хакына ул көне-төне басу юлларын таптады, үзе дә рәхәт күрмәде, башкаларга да тынгылык бирмәде. Һәм иң әрнеткәне — Җәүһәрен ул бервакытта да онытылып, шашып назламады, ә Инсафның үсеп җиткәнен дә сизми калды.

Бу дөньяда ят кеше икән ич ул. Хазер генә аңлап алды: сирәк-мирәк кайткан вакытларында авылдашлары аның хәлен белешкан булалар, ләкин күзенә күтәрелеп карамыйлар иде.

Карале! Нәгыйм һәрвакыт гаҗәпләнә иде. Кемне дә булса хәтеренә төшергәндә, ул анын күзләрен түгел, бүреген, киемен, кулларын күз алдына китерә. Хикмәт аның үзендә түгел, ә кешеләрнең аңа күтәрелеп карамавында икән бит. Менә ни өчен Җәүһәрнең хәтта рәсемдәге карашы да аны шулай әсәрендерә…

Нагыймнең йөрәген кемдер кысып тоткан кебек булды. Ул күкрәгенә ябышты, шул килеш бик озак кыймылдарга, сулыш алырга куркып утырды. Кинәт бүлмә кыймылдап куйды. Ул ничектер рәхәт бер дулкында йөзә башлады.

Күзлар… Аның үзенең күзләре ниндирәк иде соң әле? Нагыймнең бик тә үз күзләрен күрәсе килде. Ул гомер булмаган салмак һәм талгын кузгалып ишек янындарак эленгән көзгегә таба йөзеп китте, үзенең шулай төтен шикелле җиңеләюенә һәм йөза алуына гаҗәпләнеп куйды.

Көзгедә аның сурәте юк иде инде.

 

Әхмәт ДУСАЙЛЫ

Фото: https://ru.freepik.com/


Комментарий язарга