Логотип «Мәйдан» журналы

Качаган сабантуенда

Шау-гөр килеп авылдан чыгарга өлгермәделәр, малайлар яланаяклары белән салкын бозга баскан кебек булдылар: юлларын бүлеп, аларны чылтырап агып яткан чишмә каршылады.

– Әнекәйгенәм, туңып үләрлек! – дип кычкырды алар утта пешкәндәй – Әт-тә-тә!..
– Үл! Сиңа кем каршы! Үл дә куй!..
– Кураҗиләк дигән җылгагыз шушымы?.. – диделәр үрге очныкылар. – Кая ди җиләк пешәргә, монда кан җылысы да юк!..
– Кураҗиләк суында шундый зур балыклар үрчи ди, алар хәтта кыр үрдәкләренең ботыннан тешли!.. – дип җавап бирде түбән очныкылар.
– Синең ботыңны тешләргә дә күп сорамас әле. Бөҗегеңә чаклы...
– Умырып алса... Бисмиллаңны да әйтеп өлгерә алмассың...
Малайлар пырхылдап көлеп җибәрделәр.
– Өлгерми торсын әле, – диде йөзен чуар сипкел баскан Әмир дигән малай аларның очыннан. – Мин бернинди шайтаннан да, зур балыктан да курыкмыйм. Теләсәм, чишмәнең суын эчеп, төбенә кадәр киптерәм дә куям!.. Менә, күрегез! – Һәм ул ике кулы белән таянып, чишмәнең иңенә ятты һәм гөбер-гөбер китереп салкын суны чөмерә башлады. – Кем курыкмый, мин эшләгәнне эшләсен!..
Хәйдәргә Әмир үзенең тәвәккәл булуы белән ошый. Алар бер-берсен табышкач та дуслаштылар, гүя бишектән бергә төшкәннәр. Иртуган абыйсы Хәйдәрне Качаган сабантуена алып барам дигәч, ул беренче итеп шатлыклы хәбәрне Әмиргә җиткерде. Һәм сүзен ике сөйләми торган абыйсы үзләре белән Әмирне, шуңа өстәп аның җылак күршесен дә алырга булды.
– Адаша күрмәгез, безгә юл Өязе буйлап, турыга! – диде кемдер өлкәнрәк малайлардан. – Бу якка – Мәчет Урманы Асты. Бу якка – Имәнлек. Ә менә бу тарафка – Миһран Урманы...
Хәйдәр дә, Әмир дә Мәчет урманы белән Миһран урманының кайсы якта икәнлеген белмиләр. Сабантуйның нәрсә икәнен юк тек юк инде. Чөнки күргәннәре юк. Сабантуйга барырга дип җыелып өлгергән шушы  ун-унбиш малайның кайберсенең бәлки сабантуй дигән могҗизаны күргәннәре бардыр. Ә менә Хәйдәрләр аны, баргач, киләчәктә күрәчәк. Иң мөһиме: сабантуйда бергә булырга, бердәм булырга, дус булырга, бер-береңне яклый-саклый, тыңлый белергә кирәк. Шуңа күрә, Хәйдәр, ике дә уйлап тормыйча, Әмир дусты кушканны эшләде: үзен кеше итеп таныганнан соң беренче генә тапкыр авылыннан читкә чыккан дүрт-биш яшьлек ятим малай ике кулына таянып, чишмә ярына ятты, бөрчек-бөрчек тир баскан кайнар йөзе белән су көзгесе өстенә капланды, инде боз салкыны бәреп торган суны эчәргә дип иелгәндә генә чишмә өстендә кайтарылган матурлыкны күреп туктады һәм таң калды: чак-ак тын алган кебек, хәлсез типченеп яткан чишмәнең төбе чуерташлы, үтә күренмәле теремек дулкыннарында аның чыпчык чәчкәсе кебек үтә зәңгәр күзләре, үзеннән дә зур булып бүртенеп кабатланган танавы, аерткан сөт кебек якты күк йөзе, анда йөзгән ак мамык кебек болытлар, болардан бераз гына югарырак, боҗраланып алган урманнар, болын-яланнар, инде су көзгесенә ятып ук диярлек карасаң, Әмир, аның үзе кебек ярга капланып су эчкән сары чәчле малайлар, тагын да югарыракта, бала-чагаларның барысыннан көлеп елмаеп, ыржаеп Иртуган, Сафиулла, Рәхимҗан абзыйлары утыра. Су көзгесендәге Хәйдәр үзе дә, түгел дә, танавы үзе дә, түгел дә иде. Әмма ул шат иде. Шат кына түгел, бәхетле дә иде. Ул әле сабантуйга дип юлга чыгып кына азаплана, инде күпме нәрсәләр күрде-белде: үзәгеңә үтәрлек салкын Кураҗиләк чишмәсе, Мәчет Урманы Асты, Миһран, Базар Юлы урманнары! Яшел буяудан буялып чыккан хәтфә үләннәр, умартага ярардай куыш кәүсәле өянкеләр, бал сыман тынга капланган саф һава! Әнә, күпме дуслар тапты! Алар Хәйдәргә нишләптер суеп каплаган кебек бер төсле күренә: имеш, барысы сары чәчле, юылудан изрәп беткән киндер ыштан-күлмәкле, яланаяклы. Чынлап карасаң, алар уенда-гамәлдә төрле-төрле. Берсеннән-берсе көчле, берсеннән-берсе җырчырак-биючерәк. Ә менә үзләре Хәйдәргә нишләптер бертөрле күренәләр. Гаҗәп! Барысы да сугыштан атасыз калган ятим булгангамы? Әниләре канаты астында алар ятим түгел, ирсез калган әниләре – менә кем ул ятимә! Һәркайсы дүрт-биш бала белән ирсез калган түтки-җиңгәчиләрнең яшь чырайларын картайтмаска тырышып бизәнергә-төзәнергә дигәндә иннек-кершәннәре, көзгеләре дә юк. Җир башына чыккач, тын алганда, ашык-пошык кына булса да чырайларын караштырыр өчен алар көзге урынына сыерларын җигеп сөргән сукалары көзгесенә капланалар...
Абыйсы, Сабантуй акланына кадәр барасы араны бер өч чакрым булыр, диде. Һи-и-и, нәрсә ул өч чакрым? Сабантуйга дигәндә, биш, ун, йөз чакрым да барырга риза ул. Ә-әй, чынлап та, бер чакрым дигәннәре күпмерәк була икән ул?
– Җитте, Әмир, чишмә үзәнен чынлап та корыта күрмәгез! – дип кычкырды абыйсы. – Тамагыгызга салкын тисә, үзегез җавап бирәсез, мәтри аны!..
– Озын-озак йобанмагыз, малайлар, – дип өстәде Сафиулла кулындагы чыбыгы белән һаваны сыдыргалап. – Сабантуйга соңга кала күрмик...
– Анда ашаталармы, абый? – дип сорап куйды арадан бер чебек тавыш.
– Ашатмыйлар диме, энем! – дип күтәреп алды Рәхимҗан. Кулларына коштабак тотып, коштабакка каклаган ит, кыздырган каз, аның янына сарымсаклы казылык, яшел борчак белән кәҗә мие салып, икенче кулларына салкын карбаздан чыгарылган кымыз күтәреп, юл башында көтеп торалар ди сине, кәтүк!..
– Безгә дә өлеш чыгарырсың, яме! Ашарыбызга сәхәл-сөхәл генә!..
Малайлар тәгәрәп-тәгәрәп көләргә тотынды. Аларга карап аптыраган Кәтүк тә, болар моны белми эшләмиләрдер дип, үзе дә үзеннән тәгәрәп көлә башлады.
Малайга шул мизгелдә үк Кәтүк кушаматы ябеште дә калды.
Менә, күп тә үтми, арба юлы, куе таллыклар, аларны аралаштырып утырган киң яурынлы өянке, карамалар аша савыла барып, сул кулдагы Өязе, уң кулдагы таулар үзәне буйлап Качаган тарафларына ятып, тыныч сурәт алды. Әмма юл буйларын кисеп төшкән уйсулыклар, чокырларны күз карашыннан ерагайтып, ничектер яшереп утырган куе, биек башлы сарутлыклар аша малайларның кыр казлары чылбырын, торналар ыргагын хәтерләткән сузымы, аннан-моннан саңгырау авазлар чыгарып, дулкын өстендәге калкавыч кебек бер батып, бер калкып, бу тынлыкны җанландырып куя иде. Рәтнең артыннан пычкы тешле Сафиулла, уртасыннан төз баганадай Рәхимҗан, алдыннан йодрык кебек бөтеренке, сугышырга дигәндә, ифрат та чос Иртуган абыйсы бара. Ул булганда, Хәйдәрнең күңеле тыныч – яклаучысы янында. Әмма малай абыйсы янында кыр куяны кебек сак. Абыйсы ифрат та усал. Әгәр алай-болай булса, бөтеренке йодрыгы белән менеп төшәргә күп сорамый. Күбрәк тыштан усал, эчтән миһырбанлы. Тыштан каты, эчтән йомшак.
Өязе бу тирәләрдә бөдрә таллар куелыгына чумып, киңәя, тирәнәя икән. Урыны-урыны белән шарламалар ясап, бар тирә-якка тансыклап гөбердәп ала. Елганың менә шул бер ифрат көчле гәбердәгән урынындагы кичүдә алар туктап ял иттеләр. Кемнең нәрсәсе бар, шуның белән авыз итте. Бернәрсәсе дә булмаганы тук кыяфәт белән ураза тотты.
– Бая кайсыгыз әле кыр үрдәкләренең ботларын тешләгән Кураҗиләк суы балыклары турында быгырдап маташкан иде? – дип сорап куйды Рәхимҗан абыйлары утырган урыннарында йоклап китәргә дә каршы булмаган сары малайларны сискәндереп. – Ә абзагыз, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз ышанмагыз, күптән түгел менә шушы шарламада нәкъ әнә шул үрдәк ботын тешләрлек балык тотты!
– Булмас!
– Кит аннан!
– Шыттыра бит ул!.. – дигән авазлар яңгырады төрле тарафлардан. – Ора алмаганның орысы чыга...
Бу инде хикмәтле сүз иде. Йокымсыраганнар тәмам айнып торып утырды.
– Бер пот чамасы булыр, – диде тыныч кына Рәхимҗан.
Бәләкәйләрдән моңа каршы чыгучы булмады. Чөнки беркем дә, Хәйдәр кебек, бер потның күпме икәнлеген хәзер генә чамалый алмый иде. Мондый хәл белән куәтләнеп алган Рәхимҗан:
– Беләсезме, ничек тоттым мин аны? – диде аякларын бөкләп утырып. – Сөйлимме? Телисезме?
– Сөйлә! Сөйлә! – диеште малайлар. – Алдашма түлке!..
– Алдашмыйм!
– Ант ит! Аллаһи-валлаһи, диген!
– Аллаһи-валлаһи! Кояш йөзен күрмим! – дип тирә-ягына төкеренә-төкеренә антлар итә башлады Рәхимҗан. – Җир упсын!.. Телем чересен!..
– Җитте! – дип бүлдерделәр аны.
– Токымым корысын! – Рәхимҗанны туктату мөмкин түгел иде. – Ашаганым тамагыма таш булып барсын!..
– Тукта! Ант күп булмый... – ди Әмир. – Ант бер була, ахмак.
– Җә, туктыйм алай булгач. Менә тыңлагыз. Кармак сабымны менә монавы урынгарак кадап куйдым да анавындарак урынга яхшырак яту[1] эзләп киттем. Бер сәгать чамасы йөргәнмендер. Килсәм, кармагым юк. Ул чөгермәк эчендә йөзеп йөри...
– Кит аннан!..
– Вәт, әйә!..
– Һава салкын гына. Җитмәсә, яңгыр да тамчылый башлады. Чишенеп маташасым да килми. Өшеттерә!
Көн эссесеннән күләгәгә кереп суына төшкән малайлар өшенгәндәй тартышып куйдылар.
– Нишләргә? Башка чара юк. Чишенеп ташладым да тирән ятуга йөзеп кереп киттем. Кармак сабын эләктереп алып, әкрен генә ярга өстери башладым. Тартыша теге. Ниһаять, чыгып та җиттем. Җайлап кына чыгарсам... чыгарсам...
Малайларның күзе шар булып кубарылды.
– Чыгарсам... Менә монавың буйлык... – Рәхимҗан колачыннан ашкан озынлыктагы балыкны күрсәтте. – ...Җәен балыгы, малайлар!.. Әмма койрыксыз!..
– Булмаганны сөйләмә...
– Бер биш тапкыр кимет, Рәхимҗан дус, – диде абый. – Мин дә ышанырлык булсын.
– Ну... монавы кадәрерәк бар иде инде... – диде Рәхимҗан кул яссуын күрсәтеп, шул зурлыктагы балыкка ишарәләп. – Чак күтәреп кайттым. Картинәй мыскалында үлчәгән иде, авырлыгы... бер кадак булып чыкты!..
– Менә сиңа бер пот!.. – диеште өлкәннәр.
Әмма Рәхимҗан морадына ирешкән иде: бәләкәйләр койрыксыз зур балык турында әкияттән уяндылар. Аларның хәтерендә ул барыбер дә бер потлы булып калды. Чөнки аларның уянып килгән аңнары үзләре дә, түгел дә иде: араларында бер кадакның дүрт йөз грамм, дүрт йөз граммның бер кадак булуын шушы өч зур малайдан башка белгән кеше юк иде.
Кемдер оясына кереп киткән йомран артыннан ташланды.
– Выжгытып чыгар!..
Берәүләр таяк очы белән ояда бутана, икенчеләр, күлмәкләренең җиңнәрен бәйләп, Өязедән су ташып, тишеккә тутыра башлады. Озакламый соңгы йон бөртегенә кадәр чыланган-күшеккән йомран, тончыгуыннан фырылдый-фырылдый, оясыннан чыгып чапты. Күсәк күтәргән малайлар аның артыннан зык купты...
– Әйдәгез, су кереп чыгабыз!
Кәтүк инде өстендәген салып та өлгергән иде. Ул шәрә-бака килеш Өязегә  чумды. Аның артыннан башкалар да шәррән яра шәрә калып елгага ташландылар.
– Кузгалыйк инде... – дип ыңгырашты йокысы туймаудан уа-уа күзләрен кызартып бетергән һәм шуның аркасында иренеп суга кермичә калган бердәнбер Рәфис. – Соңга калабыз бит...
– Берәр җыр җырласаң, кузгалабыз, – диде Рәхимҗан.
– Хәзер үкме?
– Хәзер үк.
– Әнә, минем өчен Кәтүк атлыгып тора. Җырласын!
– Нигә җырламаска? Җырлыйм мин аны!..
Кәтүк торып басты, як-ягына каранды, озын итеп тын алды да яшь кыңгырау кебек нәзек тавышлары белән кычкырып җырлап җибәрде:
Бәрәңге тутыралар!
Тузган авызларын жәлләп
Җырламый утыралар, вәт!..
 
Барысы да бер булып көлеште.
– Маладиш, энем! – диде пычкы тешләре арасыннан сызгырып Сафиулла. – Тагын берәрне җырлашаң, кузгалабыз!..
– Була ул! – Абыйларының мактавы, яшьтәшләренең хуплавыннан чишелеп киткән Кәтүк икенчесен дә сузып җибәрде:
Кәккүк төкерекләре!
Безгә дә табылыр әле
Үзебез кебекләре!..
– Шиннән шын җырчы чыгачак, Шабир!..
Сабыйлар мыекларына чорнадылар: Кәтүкнең чын исеме Сабир була икән.
– Чыгабыз, малайлар! – дип боерды кулына талчыбык тоткан Рәхимҗан. – Йә, кемнең аркасы кычыта?
Һәм анадан тума малайлар, берсе икенчесе белән ярышып, яңадан өсләрендәге чүпрәкләренә төренделәр. Алар чиста, матур һәм илһамлы иде.
Күп тә үтми, «Бөек Җиңү»нең әллә икенче, әллә өченчеме елында булып та, бәйрәм итү дигән нәрсәне белмәгән, иң бөек, чын бәйрәм итеп бары тик тәндәге җанны гына, исәнлекләрен генә исәпләгән, әле каһәрле сугыштан башлары чыкса, аяклары, аяклары чыкса, башлары чыкмаган һәм инде беркайчан да чыкмаячак ятимнәр төркеме тагын да торналар чөе булып төйнәлеп, барыр юлларына ятты. Сабыйлар кулларының ун, аякларының ун бармагы белән кайда кара туфрак, кайда кызыл мәте, кайда ком-ташка кадалып, тырышып-тырмашып алга үрмәли, аларның бер кайгысыз йөзләрен бары тик якты кайгылы үлән кыяклары, агач яфраклары гына күрә, сары сагышлы кояш нурлары гына көйдерә иде. Көмеш бөдрәләре белән кайнапмы кайнаган таллар диңгезен сулда калдырып, Өязенең уң тарафыннан сузылган таулар тезмәсе буйлап килеп максатларына якынлашканнан-якынлаша бардылар. Сул тараф таулардан төшкән куе яшькелт күләгәгә бата барган саен, күләгәдән арынган уң тараф офыклары яктырганнан-яктыра барды. Алар, вак мал кебек, искәнә-искәнә һәм сискәнә-сискәнә тау битләвендә хуҗаларча иркен, таралып утырган ун-унбиш кенө йортлы авылга килеп чыкты. Бакчаларының җәелеп яткан яфракларыннан инде кәчәннәрен дә чыгарып килгән кәбестәләр, кыяр үсентеләре үрләгән бу хуҗалыкларда балчык йортлар абзарлары белән бербөтен булып өйкәлеп төзелгән һәм һәркайсы, курчак кебек, төрле төстәге акбур белән агартылган. Кая карама, ауган-түнгән читән-киртәләр аша сикереп чыккан кабаклар ауный. Кишер-суган түтәлләре. Бу халык яшелчә ярата бугай. Аларның Колтамагында күзгә ташланырлык та суган түтәле тапмассың. Боларның чәчкәгә йомарланган бәрәңгеләре дә үзләренчә ят. Өйләрнең төсләреннән ак, зәңгәр төсләр өстенлек итә. Бүрәнә йортларга өйрәнгән малайлар өчен бу да яңа күренеш иде...
– Кочубеевка... – диде Рәхимҗан. Аннан кул яссуы белән тирә-ягына боҗра сызды. – Әнә тегендәрәк Генераловка... Поповка... Уманка... Вознесенка... Хлебороб... Бабаларыбыз җирләренә  утыртылган кахул авыллары...
Миңа куркыныч булып китте. Бераз уңдарак мин коймасыз-нисез дә зиратны хәтерләткән ни-нәрсәләр күреп калдым. Тәртипсез урнашкан, караучысыз яткан бу кабер ишарәтләренең кайберләреннән аркылы-торкылы кадакланган агачлар тырпайган. «Болары ни була тагын?» дип кемнән сорарга да белми торганда, шул ук Рәхимҗан күпмедер ачыклык кертте:
– Тәреләр... Агачка табыналар...
– Безгә карарга ярамый... – дип пышылдады йөгереп килеп җиткән Сафиулла. – Тәре – урыш аллашы...
Балачакта «ярамый» дигән нәрсә иң кызыктырган нәрсә бит ул. Мин ул тәре дигән аркылы агачларга аеруча атлыгып, кызыксынып карый башладым: бар нәрсәне адәм баласына ни өчен карарга ярамасын икән?! Болар кабер очына ни өчен мәңгелек табигый таш түгел, ә күпмедер вакыттан череп юкка чыгачак аркылы агач кына куялар?!
Шул чак яныма җан-фәрман чабып, Әмир килеп җитте һәм миңа асылынып елый башлады:
– Карама! Карама! Чукынган буласың!..
Барлык балалар карашларын түбән төшереп, читкә алдылар һәм иләс-миләс халәткә керделәр. Мин, әле эшнең нәрсәдә икәнлеген дә төшенеп бетмәгән мосафир-сабый, күзләремдәге шәрран-ярра аптыраш белән катып калган идем.
– Карама дим бит! Урыс Алласы авылыңа, өеңә ияреп кайта һәм почмагыңны яулап ала!.. – Инде Әмир үзенә килеп сарылган Кәтүк белән икәүләп җир тырнап ук елый башладылар:
– Ярамый! Иртуган абый, Хәйдәргә әйт әле!..
– Тәреләргә карамасын!..
– Карама, дим... Бисмиллаңны укы. – Бераз тынсыз торганнан соң, абыем, беләгемне чеметеп, өстәп куйды. – Әнә теге аксыл-зәңгәрсу ихатаны күрәсеңме? Анда безнең Устин ызнакум яши. Үлгәч әтине җирләгән кеше. Бергә сугышканнар. Син бәләкәй идең, хәтерләмисеңдер, безгә килеп, бу хәлләрне сөйләп киткән иде...
Миңа җылы булып китте. Бу төрле төстәге уенчык өйләргә кереп, эчләрен күрәсе килде.
– Керик.
– Кемгә?
– Шул Устин ызнакумнарга.
– Кит, тиле. Аның белән мин бер тапкыр җыладым инде. Җиткән. Монавы хәтле олау-олау бала белән кереп, синең дә җылыйсың, аларны да җылатасың киләмени? Качаган сабантуена бармыйкмыни?
Мин телемне тешләдем.
– Юк, барыйк!..
Һәм без, ике борылыштан соң Өязе артыннан кискен уңга борылып, сәхнә кебек ачык яланга килеп тә чыктык. Ул халык белән тулы иде. Сабантуй дигәннәре Качаган базары мәйданында үткәрелә икән.
– Авыл үзе, Качаган дигәннәре үзе кая?
– Үзе астарак, Ишлегә таба!..
– Ишлесе кая?
– Баязитка таба!..
– Баязиты кая?
– Чурт знат!..
Без соңгарак калганбыз булып чыктык. Тактадан ясалган рәт-рәт япмалар тирәсенә урнашып, сатуга чыгарылган нәрсәләр, кирәк-ярак, азык-төлек, башка төр тауарларны күреп тә өлгермәдек, колак төбендә генә:
– Атлар килә! – дигән хәвефле аваз яңгырады. Сугыштан соң беренче итеп үткәрелгән сабантуй мөмкинлекләрен ярминкә итеп файдаланырга, шунда нәрсәсен булса да сатып, үзе дә сатып алып калырга тырышкан бу як халкы, ятмаларга таратылган тауарларын онытып, аваз килгән якка ишелде. Атлар чабышы татар өчен беренчелек сагышы иде. Алар белән без дә, итәк очларына баса-баса егыла-тора йөгергән хатыннар кебек йөгергән бала-чага, җиңүче атларны күрергә теләп, уң тарафка торып чаптык, әмма авызларыннан тәңкә-тәңкә ак күбекләр чәчеп торган кичәге буразна атларын, башларына яулыклар бәйләп, шул атларын яндырып үтерүдән коткару ниятендә йөртеп азапланган малай-шалайлардан башка бер нәрсә дә күрә алмадык. Кем аты беренче килде, аның җайдагы кем иде, һәм ул нинди бүләк алды – болар барысы да без, Колтамакның җәяүле мосафирлары өчен, сер булып калды. Бу үкенечне сеңдерергә өлгермәстән, безне икенче үкенечкә хәзерләп, кинәт кенә колак төбендә:
– Көрәшчеләр! – дигән  игълан яңгырады.
Бар халык инде игълан яңгыраган тарафка ташланды. Бу ташкында без дә, берсе икенчесенә җитәкләшеп тагылган сабыйлар да, чайкала идек. Монда бер-береңне югалту, алай гынамы, таптап китү мөмкинлеге юк түгел иде. Әмма безнең алдыбыздагы тамаша бар кайгыларыбызны оныттырды. Эстәрлебаштан килгән Олы Мачы дигән көрәшче берьюлы алты көндәшен егып салды.
– Кем чыга? Кем кемне ега? – дип кычкырды ярышны алып баручы. – Каршы чыгучы бармы?
Тукта! Ни күзләребез белән күрик, мәйдан уртасына бер чәкүшкә кадәр генә үсмер чыгып бара. Безнең Пычкы Теш Сафиуллабыз түгелме? Шул бит! Акылындамы бу? Халык жу итте. Туасы гына калган корсагы алдына ишелеп төшкән атаклы Олы Мачы моны бит хәзер чыпчык баласы кебек кенә чыркылдатып ыргыта. Өлкәннәребез үзара караштылар: имгәнсә, ничек алып кайтырлар?
Алып баручы да, Олы Мачы үзе дә Сафиуллага киләсе елга килергә кушты. Әмма Сафиулла чигенмәде, сүзендә торды. Алар көрәшә башладылар. Хәер, моны көрәш диеп тә булмый иде. Олы Мачы үзен чәбәләнә-чәбәләнә биленнән алырга тырышкан Сафиулланы уң кулы белән бөтереп алды да, аннан сул кулына курчактай күчереп, сикертте һәм туп кебек җиргә атты. Халык кул чапты. Тик үзе дә аңламады – кемгә чапты? Шулчак Сафиулла алып баручының колагына нәрсәдер әйтте.
– Эстәрлебашның атаклы көрәшчесе белән Колтамак авылыннан яшь җиңелмәс көрәшче Сафиулла Хөрмәтуллин бил сынашты! – дип белдерде алып баручы. – Көрәшчеләрнең беренчесенә җиңүче бүләге итеп бер пот он бирелә! Икенчесенә – Сафиулла туганга... мондый җаваплы адымга барырга батырчылык иткәне өчен бүләк итеп чигүле тастымал тапшырыйк!..
Сабантуйның үзе кебек, юктан мәгънә һәм кызык чыгарган халык малайның мондый тапкырлыгына озак итеп кул чапты. Чүпләм тастымалын иңенә салган Сафиулла безнең янга килгәч, үзен шактый һавалы тотты һәм бары тик ир-егетлек гарьлеге һәм туган авылы Колтамак исемен ишеттерер өчен генә бу адымга баруын аңлатты:
– Урынына утырттым мин аны. Шулай кирәк...
Һәм без аны аңладык. Тагын кул чаптык. Сафиулланың авызы колагына җитте.
– Мине тагын шакырдылар, – диде ул. – Киләше шабантуйда мин аннан кәтлит яшыйм...
Көн уртасына җитеп эссерде. Халык сабантуй ярышларының башка төрләрен тамаша кылып мәш килде. Малайлар йөгереп тә, йомыркалы кашык кабып, капчык кигән килеш ярышып та карадылар. Бер үк вакытта зиһеннәре әле генә уянып килгән сабыйлар, үзләре дә сизмәстән, сугыштан соңгы халыкның яшәү рәвеше, аның кабатланмас үзенчәлекләренең тере шаһиты булдылар. Әнә кашлары тиен койрыгы кебек нәфис, якты йөзле бабай бер читкәрәк урнашып алган да, пышын-пышын догалар, сүрә-аятьләр укып, кешеләрнең чыккан кул һәм аяк буыннарын урыннарына утырта. Тәһарәтен алганда ыштан төбен чылаткан һәм аны җилләтеп тә өлгермәгән бу карт – әле генә намазыннан төшкән Сәгадәтгәрәй дигән атаклы халык табибы, Дим буендагы Биккол башкорты икән. Аңардан бераз гына арырак башындагы кызыл яулыгы астына, эсседән сакланып, лапас кадәр әрекмән яфрагы каплаган Фәхерниса абыстай, балаларга «сабыйларым, йолдызларым» дигән татлы сүзләр өләшеп, кешеләрне эссе сугудан саклый, югары кан басымын төшерә. Минем үземә дә эссе кабучан. Абыстайдан әрекмән яфрагы алып, мин дә башыма капладым. Әбекәйгә бу бик тә ошады: «И-и-и, исән генә була күр,бәбкәм!»
Аның  янәшәсендә ниндидер бер кырынмагын, тиле кыяфәтендәге сәер кеше «Сталин – красивый, солдат кормит крапивой, Гитлер – косой, солдат кормит колбасой» дигән язу тотып утыра башлаган иде, озак та үтми, аны язуы-ние белән кырып-себереп, кызыл кәпәчлеләр алып китте. Шунда ук икенче берәү шалт-шолт китереп фотога төшереп ята. Авыл малайлары, бергәләп, без дә төшәр идек тә, кесә ягы такыр. Әнә бер фронтовик икенчесеннән  орденнарын алып торып сурәткә төшә. «Үз орденнарың кая?» – дип сорагач, ул: «Орденнарым барлыкка бар, ленталарын, келәйләре тәмле булгач, тычкан кимергән», – дип җавап бирде.
Иң кызыгы катык тулы коштабактан бакыр акча эзләгәндә булды бугай. Соңгы вакытларда, сыерыбыз бозаулый алмый үлгәч һәм актан-ак сөтсез калгач, минем бөтен хыялым туйганчы катык эчү иде. Авылда сыер асрый алган хуҗалыклар сирәктин-сирәк. Шиһабетдин картәтәмнең әбисе Хәерниса картинәй дә, аларга килгәч, боз салкыны булган ташкеләтенә алып керә дә, ниндидер буш мичкәләр артына яшереп: «Мә, тиз генә чүмер! Картәтәң күрә күрмәсен!» – дип пышылдап тустаган суза. Мин аңламыйм: нигә минем катык эчкәнне картәтәй күрмәскә тиеш?! Шуңа да ашыгып эчәм, авыздан бигрәк, күкрәгем катыкка туя. Әлеге сабантуйда да, катык тулы табакны күргәч, башкалардан иртәрәк өлгерергә теләп аны чөмерергә иелгән генә идем, уенны оештыручы абзый башыма басып, мине катыкка батырды:
– Бу катык ашау-эчү өчен түгел. Бу катык баш белән чуму өчен, энекәш.
Катык кереп әчеткән күзләремне нишләтергә белми торганда, Әмир дустым килеп ниндидер чүпрәк өлгесе белән йөземне сөрткәләде. Абыем исә мине яклыйсы урында:
– Ахмак. Дөрес итте, – диде. – Качаган тугаеннан соң бүтән катыкка батмассың, яме.
Аны менә шулай итәләр, – диде дә, анан башы белән катыкка чумды һәм, тынсыз калып, табак төбеннән биш тиенлек бакыр акчаны эзли башлады. Күпме вакыт эзләгәндер, бу миңа бик озак булып тоелды. Мин абыемны югалтып, әгәр коштабакка икенче баш та сыйган очракта, катыкка – инде икенче тапкыр! – үзем дә чумарга әзер идем. Менә, ниһаять, коштабактан ап-ак баш күренде. Дәресрәге, баш абыемныкымы, түгелме икәнлеге әлегә билгесез иде. Авызыннан тырпаеп торган катыклы биш тиенне алгач, башын комгандагы су белән югач кына без аның Иртуган абый башы икәнлегенә ышандык. Менә бит гади генә татар сабантуеның гадиләрдән гади татар катыгы кеше башы белән нинди могҗизалар ясый!..
Тамашачылар, бигрәк тә безнең авыл малайлары, дәррәү кул чаптылар. Абыема бүләккә бер пешкән йомырка бирделәр.
Аның бу хакта:
– Кырык чуашка бер күкәй, – дигәне хәтердә калган.
– Башың эшләсә, бер күкәй дә башыңнан ашкан, – дип өстәде кемдер.
Аны ничекләр итеп кенә бүлешкәнбез һәм ашаганбыз икән?
Качаган сабантуеннан Кочубеевкалар, зиратлар аша кире авылга кайтканым бөтенләй дә хәтердә калмаган. Мин хәзер шуңа таңнар калам. Ничек? Моны мин бер генә сәбәп белән аңлата алам: димәк, әле мин шушы бик җаваплы «үземдә үзем өлгергән чорда» үземдә үзем «булганмын да, булмаганмын да». Мин, көне буе алган тәэсораттан тәмам исергән, катыкка батып та эт булып арыган өч-дүрт яшьлек сабый, күрәсең, авылга бары тик Иртуган абыем җилкәсендә, дөньямны онытып, йоклап кайтканмындыр. Әмир, Сабир һәм башка бәләкәй дусларым тәпиләп ничегрәк кайтты икән? Әллә аларның да ничегрәк кайтканнары исләрендә калмады микән? Иң кызыгы, Устин ызнакумнарның курчак кебек зәңгәр куышларына кереп, хәл белешеп чыктылар микән? Тегеләр аларны кабак буткасы белән сыйламадылар микән?
Я, әйтегез, шундый абыйлары, дуслары бар чакта, безне ятим дип атап булганмы?
Моның өчен рәхмәт инде аларга.
 

Айдар ХӘЛИМ

 

Фото: Николай Туганов

 

 

«Мәйдан » № 1, 2022 ел

 

 

 

 

Комментарийлар