Анасы кибеттә сатучы – аннан аракы сатып ала алмый. Кибет төбендә дә эчми, клуб янында да… Әмма, өйгә  салмыш кайта башлады.

– Мыр-р-р… мыр-р-р… Тагын махмыр… – дип, каршы чыгып ала хатыны.

Ә беркөнне ул ишегалдына тракторы белән кайтып керде. Рульдә булгач, аектыр, дипме, каршысына чыгучы булмады. Холкы инде өйрәнелгән: хатыны чыкмаячак, әнисе күптән бернигә катышмый.

– Ә, сез, шулаймы әле… исерек кирәкме сезгә?! – дип ир, тулы худка көйләп, киң ишегалдының иң ерак почмагыннан тракторын өйгә китереп терәде. Җир кубаргыч тавыш:

– Ач ишекне, Фәнилә, керәм!

– Аһ-һ, кара инде син бу сансызны, тагын махмыр. Мыр-р-р…

Ишек ачучы юк. Яңадан чигенеп, моторын тагын да көчлерәк акыртып, томырылып килә «Беларусь».

zemlyanika-piksabej

Коты алынган хатын өй эчендә тәрәзәдән-тәрәзәгә йөгереп йөри, трактор чигенгән арада, ишектән башын тыгып кычкыра:

– Үте-е-е-р-р-ә-ә-ә… Каравыл! Үтерә-ә-ә…

Ә трактор аның саен борын төбендә җир җыргычлый.

– Ач, дим, яп-яланаяк, ач ишекне, керәм!…

Җимерде ахыры өйалдын дигәндә, кире чигенә. «Спектакль»не дүрт-биш мәртәбә кабатлаган иде инде Рәмис, һәм, кинәт, башына китереп суктылармыни, кабинасыннан сикереп төште дә, баскыч башына чыгып егылган ни үле, ни тере Фәниләсен кочагына күтәреп алды:

– Бүтән миңа мыраулама, яме, песи!

… Иртәгәсен, көтү чыгарганда ук, халык гөжли иде инде:

– Рәмис өенә трактор белән кергән!!!

– Кайда эчте микән шулкадәрле, ишек таба алмас хәлгә җиткәнче?

– Кичтән Миңсылуга утын китергән иде бугай…

– Ә, юк, беләсез бит инде, ялгыз хатыннарда ул чәй дә эчеп тормай, чыгарган «чүл»ләрен дә үзләрендә калдыра.

Күршеләрендә яшәүче Минҗинантәй сүзгә кушыла, башка вакытта төрле мәзәк сөйләп эскәмиядәгеләрне көлдереп бетерә торган карчыкның таянган таягы бүген әле бер, әле икенче якка ачулы тукылдый:

– Ике йөз яшькә җитәм бугай инде, мондай хәлне күргән юк иде әле, иллә дә мәгәр, йөрәкле икән Фәниләсе, түше белән ишеккә аркылы торып, өен җимерелүдән коткарган, Аллам сакласын, өтермәнгә генә утырта күрмәсеннәр Рәмисен.

– Әй-и, анысын сүләп тә торасы юк, утырталар тек утырталар. Өйалдысының почмак такталары убылып төшкән – анысы үзенеке, техникәсе менә калхузныкы бит…

– Э-э, малайкаем, тракторының гүпчим дә карарлыгы калмаган ди, кәбинкәсе җимерелгән, ут күзләре челпәрәмә кырылган…

Аннан соң да бик күп еллар аның бу дуамаллыгын исеннән чыгара алмады авыл халкы.

 

***

– Киттекме, бабай, кайтыйк, әби дә көтеп арыгандыр.

– Әйе, улым, кайтыйк, җиләкләр дә, әнә, йокларга җыена, әйбәт ял булды бу, атуса, өйдә төрле ямьсез уйлар искә төшеп бимазалый.

«Кайтыйк» дигән сүз чыкса, сукмакта җиләкләр каршыга йөгереп үк килә башлый бит ул, алдында пәйда булган җиләкләрне малай сабаклары белән генә учлап-учлап өзә, ашыга иде, кинәт, трактор сөреп киткән ызанга сөртенде.

– Опана! – чиләге-ние белән авып китте малай.

– Нәрсә син, улым, шәһәр чыпчыгы, тәгәрәп ятасың, елан күрдеңме әллә?

– Юк, бабай, бернәрсә юк, менә монда җиләкләр үлеп яталар, бу урынны ни өчен сөрделәр икән? – дип, оныгы трактор эзләренә текәлде. Чынлап та, яшь нарат үсентеләре ягына таба сызылып кара ызан үткән.

– Харап иткән җиләкләрне җирдән аерып, тамырлары бер актарылган җиләкләр, белмәм, ничек мантыр… «Прусик»ка чаклы барган, бүтән юл таба алмады микәнни? – дип сукранып алды Рәмис карт. – Җүләрлеккә закун язылмаган, җегәрен кая куярга белмәгәндер…– Якынрак килеп, аннан кара балчыкка башларын салып яткан эре-эре җиләкләрне күреп, өнсез калды: өзелгән сабакларның яшел кашлары астыннан рәнҗүле ике күз карый кебек күренде аңа, аннан, шул «ике күзне» үрелеп алып бик кадерләп кенә чиләгенә салды: «Рәнҗедеңме, җиләк? Кичер, җиләк!»

Кайсы гына малайның тракторга утырасы килмәгән дә, кайсысы гына машина-трактор җене белән җенләнмәгән. Әнә хәзер дә онык, трактор тавышлары чыгарып, җиләкләр арасында бии-бии көйли башлады:

– Борын-борын заманда, саескан сотник, үрдәк үрәдник булган заманда…  Бр-р-р, бр-р-р… Әби әйтә… – сүзен әйтеп бетермәде, аны бабасы туктатты:

– Кәмитләнмә, малай актыгы! Син дә шул турыда… Алтмыш еллап гомер үткән бит инде аңа… – Ачуланмады Рәмис карт, күптән ачыласы килгән кебек, озак кына дәшми торды, гүяки, шул фаҗигане ул яңабаштан кичерә иде, һәм оныгына барысын да үзе сөйләп бирергә булды. Малай үсмер булып килә, хәзер аңа әйтергә ярый, тормышны аңыша торсын дигән шикелле, сүзен аның күзләренә туры карап, үтемле итеп сөйләде. – Әлеге дә баягы, җен котыртты диләрме әле, менә шул, җен котыртуы булдымы ул, әллә хәмер дигән явыз белән гомергә саубуллашу сәгате идеме, чурт белсен инде аны, улым, – дип тәмамлады нотыгын.

Бу кадәресен үк көтмәгән малай олыгаеп киткән кебек булды, бабасын кочаклап алды:

– Үпкәләмә инде, бабай, мин боларны белми идем бит. Әби дә: «Яшь чагында бабагыз тракторны уч төбендә биеткән егет!» дип кенә әйткән  иде.

– Кхм, безнең әбиебез – әүлия ул, балам, – дип, яшертен генә күз төпләрен сөртеп алды карт.

– Төрмәгә япмаулары әйбәт булган, бабай, иеме? – дип бөтерелде малай, җиләк сабакларын аралый-аралый.

Көнгә мең дә бер мәртәбә кабатлана торган күңелсез уйларын кабат кузгаткан иде оныгы. «Менә шул-шул, япмадылар шул. Япсыннар иде дә өтермән дигәннәренә, һәм, ул срокны тутырып кайтканда, сау-сәламәт сылу карчыгы – күндәм песи,  аны капка төбендә чыгып каршы алсын иде. Юк бит, юк… Җәза икенче яктан, гомерлек булып килде: карчыгы кешелектән чыкты. Докторларга да йөртеп карады – файдасы аз. Анда-монда алып чыгып йөртергә авыр, урман-басуларга бик сирәк алып чыга, бүген менә җиләккә дә ансыз килделәр. Бигрәк тә машинага менгезеп утыртканда, төшергәндә – мең газап. Авырлыгына чыдата алмый мотоциклының бишеген ничә тапкыр алыштырды. Гаепле ул Фәниләсе алдында, шул «алама көн»нән башланды кебек аның бөтен чире: баш өянәге тинтерәтә, уң кулы симез каз түшкәсемени – тулаем шеш, аякларының күптән җегәрлеге юк: ике таякка таянып йөрергә калды, гомерне әҗәткә алып яшәгәндәй – дару белән генә тора». Кайтыр сукмакка юнәлгән җиреннән, Рәмис карт янәдән йомшак түмгәк өстенә чүгәләде, оныгын да үз янына тартты.

– Элек, улым, авылда мич ягып җылытыш иде өйне, берәрсенең тышкы морҗасыннан төтен чыкканы күренмирәк торса, нәрсә булды икән, үлеп-нитеп ята күрмәсен тагын дип, хәлне белергә кереш, утыны булмаса, алып кайтып биреш… Җылы иде авыл. Халык мал асрады. Утын-печән алып кайтырга техника кирәк… Менә шул чакларда, һәркайсы сине үзенчә сыйларга тырыша. Чүт уралмадым мин хәмер җәтмәсенә яшь чакта. Нәфесеңне вакытында йөгәнләмәсәң, куркыныч ул, балам. Кешенең иң кадерле әйберсен – баш миен турыдан кимереп, акыл күзәнәкләрен очыртып бетерә икән ул хәмер.

– Бабай-й! – дип кычкырып җибәрде, кинәт, онык. – Кырмыска оясына утырганбыз бит! Балагыма тулганнар, чеметәләр-р-р… Тор, бабай, тор тизрәк! Әй, беттем-беттем, бигрәк каты тешлиләр.

– Менә, менә, улым, абайламый калсаң, утлы түмгәк – аяк астында…

Сикерешеп торып, көлешә-көлешә, аланлыкны ташлап чыктылар. Урман авызына җиткәнче, бер-берсенең аркаларыннан каккалап, кырмыска чүпләделәр. Оныкның кызыксынуы көчле, тагын сорый:

– Бабай, бар йортларга газ кергән, утын ягу юк бит инде хәзер кешедә, нишләп сездә генә бар соң ул морҗа?

– Әбиеңә шулай ошый, мин аның бер сүзенә дә каршы төшмим. Әйттем бит инде: бурычлы мин аңа. Аның соңында, әбиең коймакларны шул мич каршында пешерә. Алар плитә өстендә пешкән шикелле күкшелләнеп ятмыйлар тәлинкәдә, утын ялкынында кызарып, кабарып торган тәмле коймакларны үзегез дә бик тиз шудырасыз әй, – дип, ияк астыннан гына кеткелдәде бабасы, икесенә дә бик рәхәт булып китте.

– Их, әби тагын коймак пешереп көтәдер әле, менә тәмле җиләкләр дә алып кайтабыз, иеме! – Чабуына елыша төшебрәк, тагын сорап куймасынмы малай: – теге чакта син чынлап та «дөм» идеңме, бабай?

Рәмис карт, барган җиреннән шып туктады.

– Нигә тагын ул сиңа, йомрыбаш, бик беләсең киләме?

– Килә, бабай, кызык бит!

– Кызык ди менә сиңа, фаҗига ул! – диде Рәмис карт. Аннан, бик  әкрен итеп, суза-суза гына әйтеп куйды: – Бөтен хикмәт тә шунда-а шу-у-л, улым, бер тамчы да эчмәгән идем мин ул көнне.

Авылга якынлаштылар. Зиратка терәлеп үк диярлек торган ташландык ферма биналары күренә. Сырты җиргә сеңеп утырган дуңгыз каралтылары күптән буш. Сурәтләре «Почет тактасы»ннан төшми эшләгән «алдынгы дуңгыз караучылар»ның күбесе, шулар хисабында Фәниләнең дә башлары чирдән чыкмады.  «Салкын су белән яланкул өшегән бәрәңге юулар, чучка сазы саз төсле генәме сиңа, тын кысылып, кыш булса – кар өстенә, җәен – чирәмгә чыгып тәгәрәгән чаклар була иде, шунда эшләп гомерлек чир алдым, – дип сөйли ул. – Бабагыз булмаса, мин яшәмәгән дә булыр идем бәлки. Аңа рәхмәт, күтәреп кенә йөртә үземне», – дип тә өсти. Тын гына уйланып та, тузанлы юлда боргаланып уйный-уйный да кайткан малай бабасының җиңеннән тартып туктатты.

– Бабай, ә, бабай, тыңла әле мине: укып бетергәч, институтка керәм, мин сезнең янга авылга кайтам. Бизнесмен булып кайтам! Менә бу җимерек абзарлар урынына алмагачлар утыртам, тегендәрәк – карлыган, ә тегендә.., короче, бабай, сад-бакчасы… Бакча артында санаторий төзетермен, безнең авылга күп кеше киләчәк!

Онык сөйли дә сөйли… Бабасы гаҗәпләнеп тыңлый: «Карасана, оныклар бездән акыллырак, нинди буын үсә бит, ә!» Бер мизгел эчендә әллә нихәтле хатирәләре узды башыннан: «Безгә генә булмады андый мөмкинчелек, сугыш калдырган хәерче заманда тәтемәде укулар. Мал асты чистартудан ары узылмас иде, ярый әле шунда әллә каян гына фортуна елмайды: «Портовый Чаллыда зур завод төзү көтелә, утыз елдан халкы өч йөздән дә артып китәчәк, эшче куллар әзерли башларга кирәк», – дип, Минзәләдән һәм башка тирә-як районнардан таза ир-егетләрне СПТУ-8 көллиятенә җыеп укытып чыгардылар. Аннан әле төзелеш башланганчы тагын тугыз-ун ел чамасы көтелгәндер, барысының да күңелләре купкан иде инде: һәркайсы зур шәһәргә күчеп китеп, лифт белән йөрешле күпкатлы йортларда яшәү хыялы белән янып йөрде. Ә менә, вакыты килеп җиткәч, инде дә инде әзерләнеп беттек дигәндә, хатыннар бунт күтәрде. И, шунда Фәниләсенең елаулары… Өйгә кич кайтып керүгә, тупсадан ук муенына сарылды, йоммый да түгә: «Икебезнең дә әниләр сугыш толлары, инде килеп, тыныч заманда да аларны елатыргамы, ә мин үзем сине югалтырга тиешме, балаларны ятим итеп? – Итәгенә биш яшьлек олы кызы чырылдап килеп ябышты, апасына ияргәндәй, бишектәге бәләкәе кулларын чәбәкли-чәбәкли кычкырып елый башлады, әле ярый әниләре эштән кайтып җитмәгән, бишәүләп еларлар иде. – Китәсең килсә, кит әнә шунда барактагы марҗалар кырына, тик мин беркая да бармыйм, без – шушы җир кешесе», – дип, катгый куйды мәсьәләне Фәнилә. Ут сүндермәделәр ул төнне: шушы төсле үк «хәлиткеч» сөйләшү югары оч Нәгыймуллалар гаиләсендә дә таңга хәтле барды: «Юк, –  диде  шулай ук ирен сугышта югалткан Шәмсиҗиян әниләре; – юк, – диде килене Нәсмия. – Юк, –  диде шул арада авылның икенче башыннан йөгереп килеп җиткән Шәмсия кодагые: – Сугыштан аяксыз кайткан атагыз әйткәндәй, зур төзелеш зур яуга тиң, кемнең кем икәнен каян аерасың, элек-электән ышпана оясы булган Чаллыга су буйлап парахутта тагын өерелеп килерләр, укытырга киткән акчаларын кире ала башласалар, аракы эчмәсәгез, сездәен гүәрдиннәргә чут та түгел ул, түләрсез». – Ахыр чиктә карар ныклы булды: «Китмибез!» Шулай итеп, КамАЗдан килгән чакыру кәгазьләренә теркәп көткән әзер юлламаларны идарәдән алырга килүче булмады. «Сталин» исемен йөрткән күмәк хуҗалык механизаторлары авылда калды. Аннан соң инде күп киттеләр заводка. Ул чакларны уйласаң… Хәзер заманалар үзгәрде. КамАЗ да башка, авыл да башка…».

Соңгы елларны, бер Рәмис карт кына түгел, бөтен авыл халкы аптырашта, шул турыда еш уйлана карт: «Авыл бетәргә таба бара – үлгәннәр хисабына түгел, шәһәр җиренәрәк китә кеше – кайда эш бар, шунда үрмәли. Ә зират киңәйтелә. Ни гаҗәп, авылда мәет юк көнне дә зиратта яңа кабер калка… Әле берсе, әле икенчесе шәһәрдән кайтарылган, мәрхүмнәрдән булсыннар – үлгәч булса да кайталар. Үз авылы кешеләре генә дә түгел. Бер яңа каберне тәки белә алмадылар: бернинди язуы юк, өстенә тәмәке, конфетлар куелган. Кем булса да урыны җәннәттә булсын, дип дога кыла зиратка керүче. Авылыбыз шагыйрен дә үзебенең зиратка кайтардылар, шөкер. И-и, ул исән чакта, авылга кайтса, халык көтүе белән клубка агыла иде:

– Бүген дә клубмы, иртән иртүк торасыгыз бар, берәр кич чыкмай калсагыз булмаймы? – дип кисәтәләр яшь-җилкенчәкләрне өйләрендә.

– Булмай, булмай, Рәшит абай кайткан…

Икенче бер өйдә:

– Ә син кая җыенасың, картлач, яшьләр төшә дип, син дә бичерга ашыгасың инде әллә, кабаланмай гына булмаймы?

– Юу-ук, хатын, булмай, бичер түгел анда бүген – шигырь, әйдә соң, киен син дә, кунак бер генә атнага кайткан…

Көн дә шул хәл, ул киткәнче, клуб эскәмияләре тулып утырып шигырь тыңлыйлар: көйләбрәк, талгын гына укый да укый үз шигырьләрен шагыйрь, укый да укый, төн уртасы – беркем кайтырга ашыкмый. Инде килеп, вафатына да ике дистә ел булгандыр, кызык итеп тә, горурланып та: «Олы башлы малаем бар минем Казанда» дип йөргән әнисе дә үлеп китте, туган-тумачалары берәм-берәм дөнья куя бара, алай да кабер чиста: яз җитүгә өсте ел саен яшелгә күмелеп, җәй буе мәмрәп пешкән җир җиләкләре белән капланып утыра, язучылар урнаштырып киткән истәлек ташы искерде, шигырь язылган калай кисәге кубып төшкән, хәрефләре җилдә ашалган – танырлык түгел, авылдашлар аны яттан белә:

Тормышта булдылар ялгышлар.

Юлларның төрлесе узылган.

Тик мине вөҗданым кичерер:

Буразнам үзенчә сызылган.

Көрсенеп алганнан соң, Рәмис карт яңадан уйларына чумды. «Үзебез турында үзебез кайгыртмасак, гәҗитләрдә язганча: «Кемнәр кайтыр хәл белергә авылның зиратына?» дип хәсрәткә батып кына утырсак, бетәр ул авыл, бетәр. Ә менә монда… онык авылны яңабаштан яшәртергә җыена бит әле! Болай булгач, кем әйтер Чаллыдагы ике кызы да гаиләләре белән күченеп кайтмаслар дип. Кайткан саен мунча ягыла, каен себеркесен иснәп, җиләкле чәйләрен эчеп, авыл һавасын мактап туя алмыйлар, сагынып кайталар, елый-елый китәләр… Карасаң, авылга тартылган гаиләләр дә аз түгел хәзер, авыл башында рәттән өч яңа кирпеч йорт төзелеп ята, безнекеләр дә кайтыр. Бик дөрес сөйли онык. Әнә бит, суны да урман янында бушка агып яткан Батрак елгасыннан тарттырырга хыяллана, һичьюгында, үз авылы буасын киңәйтә алалар…» Ныклы карарга килгәндәй, калкынып ук китте карт:

– Ә нигә, улым, афәрин! – диде ул, инде кайчаннан бирле җавап көтеп авызына карап баккан малайга карап. – «Хуш, хандра, прошшай, сау бул төшенкелек!» – дип сөенеп, әллә кычкырып әйтте, әллә уйлады гына… Аннан, оныгын куәтләп җилкәсеннән какты: – Мин иртәгә үк кайгырта башлыйм ул синең җимеш бакчаларыңны! Укып кайтуыңа, авыл башында кып-кызыл алмалары белән яшь алмагачлар елмаеп каршылар үзеңне. Ә хәзергә, әйдә, бизнесмен, керик өйгә, атуса, әбиеңнең коймаклары борынны кытыклый…

 

Фәния СОЛТАН
Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №8, 2019


Комментарий язарга