Логотип «Мәйдан» журналы

Җәнәбе Хак китабында хикмәт бар. Мулла Ләбиб.

Көзге яңгырлар изгән авыл урамы уртасында берәү ята.

Ноябрьнең көне кыска – эңгер-меңгер, сиздерми генә төшеп утырып, әйләнә-тирәне ялмап алды. Шыксыз җил үзәккә үтеп керә дә, җанны калтырата. Трактор эзенә җыелган балчыклы күлләвектә аунаган исерек иргә исә дөнья тубыктан: бәлки аны да кемнәредер өендә зарыгып көтәдер, кемнәрдер аны шушы килеш тә яратадыр, кем өчендер ул әле дә газиздер?
Баш ташлап эчкән Ләбибкә авылда айнымас дигән кушамат тактылар. Бар тапканын шайтан суына агыза торгач, әнә үзе дә саз баткагына мәтәлүдән башканы булдыра алмаска әйләнде.
– Ыыыыы..... – ыңгырашу идеме, нидер әйтергә азаплану идеме бу аваз, кем белсен, шулай да эштән кайтып килүче күршесе Габбас әллә тавышын, әллә гәүдәсен шәйләп, янына килде.
– Нишләп ятасың, күрше, тор әйдә, өеңә кайт!
– Ыыыы.....
– Әйдә, әйдә, тор! Катып үләсең хәзер монда ятсаң, тор!
– Ыыыыы....
Күлләвек уртасында аунаган Ләбибне торгызырга озак азапланды ул. Тырыша торгач, манма юеш булган киемнәреннән тотып, сөйрәп диярлек өенә таба алып китте. Көч-хәл белән болдыр баскычына кертеп аударды да, ишектәге кыңгырау төймәсенә басты. Шуны гына көтеп торгандай, өй алдында аяк тавышлары ишетелде. Кулына яшь баласын күтәргән күрше хатыны Ләйләгөлнең күзләре яшьле иде.
– Габбас абый, кыен булмаса, өйгә генә кертешегез, зинһар. Яшь баламны калдырып, эзләргә дә чыгып китә алмадым бит. Кайда гына туңып ята микән дип, ут йоттым...
Ничек өйгә алып кергәннәрен дә, хатынының елый-елый пычрак өс-башын алыштырганын да, ничек караватка авып, йоклап киткәнен дә аңышмады Ләбиб. Хәер, бу хәлдә кайтып егылуы бүген генә түгел – хәмер томанында адашкан көн һәм төннәрнең исәбе күптән югалган иде шул инде.
...Бүген аның төшенә әнисе керде. Авырый икән. Саргаеп беткән урын-җир өстендә ята, имеш. Йөзе йончыган, күзләре борчулы.
– Әни, ни хәлең бар? – дип, Ләбиб, иелә төшеп, караватта яткан ябык гәүдәне кочаклады.
– Мулла нәселе бит син, улым!..
Колагында яңгыраган тавыштан Ләбиб сискәнеп уянып китте. Дер-дер калтырады – шабыр тиргә батып уянганнан соң, тәннең туңуы идеме бу, куркумы, махмырмы – аңламады. Әле генә күргән төше, әнисенең әйткән сүзләре күңеленнән китмәде.
– Мулла нәселе бит син, улы-ы-ым!...
Мулла нәселе... Кайчандыр, кемнәндер ишеткәне бар иде шул. Нәрсә әйтергә, нәрсә җиткерергә теләде соң әнисе? Эчүеңне ташла, иманга кил, дидеме әллә?! Әй, нинди иман, нинди дин ди ул! Миңа тагын! Булмаганны...
Таң алдыннан күргән хикмәтле төшен иртән оялып кына хатынына да сөйләде.
– Ләбиб, күрәсеңме, әнкәй мәрхүмә дә ничек борчыла. Ташла эчүеңне, улыбыз Закирның үскәнен дә күрми каласың бит! Эчмәсәң, нинди акыллы кеше лә син. Кулыңнан килмәгән эшең юк. Әйдә, тырышып карыйк. Балаң хакына, минем хакка...
Хатынының сабырлыгына, иплелегенә гаҗәпләнде Ләбиб. Берәү булса, кычкырыр, елар, ахыр чиктә, илдә чыпчык үлми дип, ташлап ук китәр иде. Ә ул һаман янәшәдә, һаман ышана, һаман сабыр итә...
Үз уйларының чытырманын ничек ерып чыгарга да белмәде ул. Бүгенге төше күз алдыннан китмәде, уйлаган саен, уйларының очы җуела гына барды. Мулла нәселе... Ә бит Ләбиб бу хакта белә иде! Әнисе исән вакытта һаман сөйли иде ләбаса: безнең нәсел җиде буынга кадәр муллалар булган, динле-денле кавем без дип, сөенечтән балкып, көенечтән сыкрап сөйли иде. Данлы нәселнең соңгы буында сыегаюына, иман байлыгының саегуына хәсрәтләнә иде бит әнисе! И, ул чакта Ләбиб боларны елмаеп кына, үтеп барышлый гына тыңлый иде шул. Ә инде соңрак, яшьлегенең ничәмә-ничә елларын хәмер чоңгылына батырганда, Алласы да, мулласы да онытылды. Баш төзәтерлек шайтан суына җанын бирергә дә әзер көннәре аз булмады аның...
Өй чормасына ничек менүен дә, әнисенең иске китаплары тутырылган кечкенә сандык каршына килеп чүгәләвен дә Ләбиб аңышмады кебек. Гүя аны ниндидер көч җитәкләп, алга әйди, аңа әлегә кадәр таныш булмаган дөньяның бусагасын атлап, эчкә узарга чакыра иде. Таслап төрелгән, вакыт пумаласы саргайткан китапларны, вак хәрефләр белән язып чуарланган дәфтәрләрне кочагына кысып, түр якның идәненә кереп утырды ул. Гаҗәп, бармаклары, кемнеңдер махсус фәрманын тыңлаган кебек, китап-дәфтәрләрнең кирәкле битләрен ачты, күзләре, өйрәтеп куйгандай, кирәкле догаларны бер карауда эзләп тапты, иреннәре, шул мизгелне генә көткәндәй, кабатларга кереште. Иренең бу халәтен Ләйләгөл күрмәмешкә салышты, баласын имезгән көйгә күз яшьләре аша Күкләргә ялварды.
– Газиз иремә тәүфыйк бир, иман байлыгы бир! Хак кыйбласын табарга ярдәм ит... – бу мизгелдә иренә нидер әйтергә, аның дөньясына саксыз кагылырга ярамаганын аңлый иде ул.
Догаларны ятлау да, тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен өйрәнү дә авыр булмады. Беренче тапкыр кыйблага юнәлеп, намазлык өстендә сәҗдәгә егылган мәлендә, күзләреннән ирексездән яшь акты, үкси-үкси укыган тәүге намазын төгәлләгәндә, Ләбибнең җаны сабый баладай сафланып, бөтен вөҗүде җиңеләеп калган иде.
Җомга иртәсе туды. Ир нишләргә дә белмәде. Җомга намазына мәчеткә барасы килде. Кыенсынды, оялды, курыкты. Күңелендә әллә ничә төрле хис бергә кайнады. Икеләнүдән гасабиланган Ләбиб, кулларына сак кына килеп кагылган хатынына күтәрелеп карады:
– Бар, җаным, бар!
Нәкъ менә шушы сүз, шушы ым кирәк булган икән – иң матур, иң ыспай киемнәрен киеп, Ләбиб беренче тапкыр мәчеткә атлады. Җомгага җыелган биш-алты карт Аллаһ йортына яшь ир-атның, бигрәк тә Ләбибнең килеп керүенә бераз гаҗәпләнсәләр дә, сиздермәделәр. Авыл картларына хас олпатлык белән үз итеп каршы алдылар. Мәчеттән Ләбиб үзгәреп чыкты. Эченә, үпкә-бавырына, бәгыренә якты нур тулган, сулыш алуларына кадәр җиңеләеп киткән кебек – гүя моңа кадәр күкрәк читлеген басып торган авыр таш алып ташланган, күзләрне кысып бәйләгән тасма чишелгән, күңел тәрәзләренең кашагалары киереп ачылган сыман иде.
Кырык яшенә җитеп килгәндә, Ләбиб яңадан яши башлады. Дус егетенең Окасын төзәтүдән башланган шөгыле шактый гына керем китерә торган яраткан эшенә әйләнде. Намазын калдырмаган, сөенә-сөенә мәчеткә йөргән иренә карап туймады Ләйләгөл. Ире оеп намаз укыганда, елый-елый Хак Тәгаләгә рәхмәт укый торган булды.
Авылда озак еллар муллалык вазыйфасын башкарган Кави бабай дөнья куйгач, мәчет картлары әлеге эшкә Ләбибне үгетләргә керештеләр.
– Юк, сез нәрсә, агайлар, үзлегемнән генә өйрәнеп, намазга баскан адәм бит мин. Андый җаваплылыкны үз өстемә ала алмыйм, сез инде моны миннән башка гына хәл итегез, – дип кырт кисте ул. Әмма картларның нияте җитди иде.
– Син инде, Ләбиб балакай, алай өзеп ташлама. Безнең хәзер иң яшебез дә сиксәннең ар ягына чыккан. Имам булу Коръән ашында бәлеш ашап йөрү генә түгел. Мәетен юасы-җыясы, урнаштырасы, зират-фәләненә күз колак булып, эшне оештырасы бар. Әйдә, Аллаһка тапшырып, кереш бу изге вазыйфага. Без сине ташламабыз.
Озак икеләнде Ләбиб, шулай да, ничарадан-бичара дигәндәй, авылдагы дини йолаларны башкаруны үз өстенә алды. Бар гамәлен дә җиренә җиткереп үтәргә тырышкан, авылның рухи тормышы дигәндә, үз мәнфәгатьләре белән исәпләшеп тормаган яңа муллага авылдашларының карашы төрлечә булды. Кемдер яшь муллага сөенде, кемдер шикләнеп карады, ышанып бетмәде. Кемдер исә, кичәге исерек бүген мулла булды дип, каһкаһәләп көлде.
Беркөн шулай өйлә намазын тәмамлап, мәчеттән чыгып килүче Ләбибкә авылдашы Тәбрис очрады.
– Әссәламегәйләкүм буламы әле сезнеңчә?
Каршында басып торган ирнең кинаясенә игътибар итмәскә тырышкан авыл имамы тыныч кына җавап бирде:
– Әйе, шулай була. Вәгәләйкүм әссәлам.
– Һәй килеш китерәсең дә соң! Әле кайчан гына урам уртасында аунап яткан исерек димәссең үзеңне!
– Ни йомыш иде, Тәбрис абый?
– Сиңа нинди йомышым булсын ди минем? Синең кебек исеректән оешкан муллага карап төкермим дә мин!
– Сау бул, Тәбрис абый.
Мыскыллы сүзләрне башкача тыңлап торыр чамасы калмаган иде Ләбибнең, әңгәмәдәше яныннан тизрәк китәргә ашыкты.
– Бар, бар, намазыңны укыдың, инде өеңә кайтып, йөз граммыңны йотып куй! Хәзрәт түгел, хәсрәт син!
Күпме генә сабыр булырга, игътибар итмәскә тырышса да, әле генә битенә китереп бәргән пычрак сүзләрдән бәгыре сулкылдады Ләбибнең. «Аллам, сабырлык бир! Бу бәндәңә тәүфыйк бир!» – дип кабатлады ул юл буе. Кәефе нык кырылса да, хәләленә берни сиздермәде. Соңгы араларда өйләрендә хөкем сөргән тынычлыкны, җан рәхәтлеген бозасы килмәде.
Көн үтте. Кояш батты. Ахшамнан соң зекер әйтеп утырган Ләбиб каты итеп ишек шакыган тавышка сискәнеп китте. Ни булыр икән бу вакытта дип, кызу-кызу ишекне ачты. Бусагада бер кат күлмәк-чалбардан Тәбрис басып тора иде. Агарынган, сулышы капкан ир кабалана-кабалана нидер сөйләргә тотынды. Берара аның ни әйткәнен Ләбиб аңламады да. Әмма сүзнең көндезге сөйләшүгә һич кенә дә бәйле түгел икәнен төшенергә мизгел җитте.
– Биш яшьлек кызым... Сәйдә... Гаражда торган керосинны эчкән. Бетте бала. Бетте бала! Зинһар! Зинһар дим! Безгә барып Ясин укы! Үлде инде ул! Үлде! Ичмасам, Ясин белән китсен... Биш яшьлек кызым... Биш яшьлек... Сәйдә...
Ирнең өзек-өзек әйткән җөмләләре аңына барып җитүгә, чөйдән курткасын, өстәлдән Коръән китабын алды да, чыгып йөгерде Ләбиб. Авыл урамы буйлап җан фәрманга йөгергән ике ир-атның бу мизгелдә ниләр уйлаганын, нәрсә кичергәнен белсә, Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер...
Тәбрисләр өенә җыелышкан, кайсы елап шешенгән, кайсы куркудан аптырап калган хатын-кыз юл биреп, Ләбибне түр якка уздырдылар. Тәрәзә буендагы караватка сузып салынган нәни гәүдәне кочып үксегән әни кеше, Ләбиб килеп керүгә, яшьле күзләрен генә күтәреп карады да, кабат илереп еларга тотынды. Хатынын иң башынннан кочып, аз гына читкә алып киттеләр. Тәне күк төскә кергән, сулышы киселгән балага карау да йөрәк өзгеч иде. Тыныч булып күренергә тырышып, Ләбиб Коръәнне ачты. Күп тапкырлар укып, инде ятланып беткән сүрәне табып, бисмилла әйтеп укый башлады: Йәә сиииин.Вәлкуръәнил хәким.Иннәкә ләминәл мүрсәлиин.Галәә сыйраатыйм мүстәйкым...
Аять арты аять Күк белән җирне тоташтырды. Сүрәнең сүрүеннән калебләрнең җелегенә үтәрдәй кодрәт саркыды...
...Фәсүбехәәнәлләһии бийәдиһии мәләкүүтү кулии шәйъүн вә иләйһи түрҗәгүүүүн...
Соңгы аятьне укып, дога кылырга кулларын күтәргән Ләбиб имәнеп китте: нәни кызчыкның иреннәре калтырый иде! Ул да булмады, сабый башын селкетте. Янәшәдәгеләр хушын җыярга өлгергәнче, буыла-буыла укшырга кереште.
– Балам! – дип кычкырып, карават кырыена килеп сарылган әнисе белән ыңгыраша-ыңгыраша үксегән әтисенә кызчык хәлсез кулларын сузды. Күп укшудан агарынган, әти-әнисе кочагында хәлсез генә сулап яткан кызчыкның әле бер мизгел элек кенә күм-күк иреннәренә сизелер-сизелмәс алсулык йөгергән иде инде...
Сабый белән әвәрә килгән халык, кинәт хәле киткән аякларын сөйрәп диярлек атлап, капка төбенә чыгып, кыйблага каршы тезләнгән Ләбибне күрми дә калды. Кулларын догага күтәргән мулланың иңбашлары калтырый, төнге тын урамда кемнеңдер сулкылдаганы ишетелә иде.
 

Гөлүсә БАТТАЛОВА

 

Фото: https://vk.com/


 
«Мәйдан» журналы №10, 2019 ел.

 

Комментарийлар