Логотип «Мәйдан» журналы

Җәлилче каһарман сүз сорый

Мәгълүм булганча, быел февраль аенда Бөек Ватан сугышы чорының легендар каһарманы – патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу көне илебез һәм дөнь...

Мәгълүм булганча, быел февраль аенда Бөек Ватан сугышы чорының легендар каһарманы – патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу көне илебез һәм дөнья җәмәгатьчелеге күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Инде хәзер аның көрәштәш дуслары – көчле ихтыярга ия булган рухташлары турында күләмле әсәрләр иҗат итәргә дә вакыт килеп җитте. Өстәвенә, быел Бөек Ватан сугышы башлануның 75 еллыгы да бит әле...
Шуларны истә тотып, мин, тәвәккәлләп, «Алар – Җәлил-Кормаш йолдызлыгыннан!..» дигән исем астында биш повестьтан торган (йолдыз бит гадәттә биш почмаклы итеп сурәтләнә!) әдәби-документаль китап иҗат итәргә алындым. Повестьларымның төп каһарманнары – үзләренең гаҗәеп фаҗигале һәм героик язмышлары белән күңелләрне нык тетрәткән фидаи җаннардан Рәхим Саттар (Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә «Советская Армия» газетасының хәрби хәбәрчесе булып хезмәт иткәндә миңа җәлилче каһарманнар эзләреннән дә йөрү бәхете насыйп булды!), исән чакта үзләрен күреп белгән, якыннан аралашкан һәм дуслашкан Фәрит Солтанбәков, Рушад Хисаметдинов, Әмир Үтәшев һәм, ниһаять, эзтабарлык өлкәсендә миңа биниһая зур эчкерсез ярдәм күрсәткән кадерле остазым һәм рухташым, атаклы язучы-җәлилче Рафаэль Мостафин... Искиткеч якты күңелле, гаять кешелекле, игътибарлы һәм ихтирамлы шул асыл затлар турында үземнең ишеткәннәремне, белгәннәремне, күргәннәремне, архив документларына, күпьеллык эзләнүләремә, ачышларыма таянып, кадерле укучыларыбыз игътибарына да җиткерәсем килде.
Бүген исә сүзем нәсел тамырлары белән үзебезнең Мамадыш төбәгеннән булган Фәрит Сәхиулла улы Солтанбәков турында. Әгәр исән булса, ул быел 15 майда үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен зурлап билгеләп үтәр иде. (Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: аның якын дусты, борынгы Биләр-Алексеевск төбәге егете Абдулла Баттал да 1916 елның 1 маенда дөньяга килә. Быел тагын җәлилче-кормашчы каһарманнардан Фоат Сәйфелмөлековка, Зиннәт Хәсәновка, Сәлим Бохаровка да төрле фасылларда 100 яшь тулачак!..)
Инде хәзер мөхтәрәм Фәрит ага Солтанбәковның үткән тормыш юлы белән кыскача таныштырып үтик.
...Элекке мөгаллим һәм пулеметчы-сержант Фәрит Сәхиулла улы 1941 елның 6 июлендә дошман гаскәрләре чолганышында кала. Куллары, битләре янган, һушсыз хәлдә әсирлеккә эләгә ул. Бәхетенә, Галиҗәнап Язмыш Фәрит Солтанбәковны иң элек Гайнан Кормаш, аннары Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсән һәм, ниһаять, Муса Җәлил белән очраштыра, дуслаштыра. Тора-бара Фәрит Сәхиулла улы «Идел-Урал» легионындагы яшерен антифашистик оешманың актив әгъзаларының берсе булып китә.
1943 елның августында, сатлык җаннар хыянәте аркасында, яшерен оешмада кулга алынулар башлана. Ф. Солтанбәковны да, Узедом дигән урында эләктереп, Берлин төрмәсенә илтеп ябалар. Ул анда алты ай да унбиш көн утыра. 1944 елның февралендә Берлин Хәрби суды аны, гомерлеккә төрмәгә ябарга хөкем итеп, каторга хезмәтенә озата...
1945 елның апрелендә Ф.Солтанбәковны һәм башка тоткыннарны Америка хәрбиләре коткара, һәм бераздан ул Совет Армиясендәге үз частена кайтарыла. 1945 елның декабрь уртасына кадәр Фәрит Сәхиулла улы шунда хәрби хезмәтен тырышып, намус белән үти.
Сугыштан соң Фәрит ага укытучылык эшен дәвам итә. Ул үзенә гомерлек юлдаш итеп һөнәрдәше Мәрвә Шәрифҗан кызын сайлый. Шулай итеп, алар озак еллар дәвамында Үзбәкстанның мәгариф оешмаларында бар җан җылыларын, күңел яктыларын биреп эшләп, орден-медальләргә, дәрәҗәле исемнәргә лаек булалар. Газиз вә сөекле балалары Фоат, Венера һәм Флүрә дә әти-әниләренең йөзләренә беркайчан кызыллык китермиләр. Җан тарткан эшләрен, җан яраткан кешеләрен табып, балаларын, оныкларын багып, бәхетле, мул тормышта яшиләр...
Еллар үткәч, өлкән Солтанбәковлар гаиләсе барлык балалары белән Казанга күченеп кайтты. Татарстаныбызның Беренче Президенты М. Шәймиев аларга Казан каласының иң матур урыннарының берсендә бөтен уңайлыклары булган бик яхшы фатир бирде. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улына бик рәхмәтле булды мактаулы мөгаллимнәр.
Мөхтәрәм Фәрит ага Солтанбәков үзенең башыннан кичергәннәрен аерым китап итеп нәшер итәргә хыялланган иде. Улы Фоат Солтанбәков, килене Альбина ханым Сәяпова (аларның икесе дә – танылган галимнәр!) һәм кияүләре Илдар Хәмидуллин тырышлыгы белән бергә, җәлилче каһарманның «Эш күрсәткән ирне Ил онытмас...» – «Мужество останется в веках...» дигән китабын 2001 елда татар һәм рус телләрендә Казанда «Мәгариф йорты» нәшриятында бастырып чыгардык. Татарча һәм русча язмаларны без остазым Рафаэль Мостафин белән бергә әзерләдек. Китапны битләргә салучы, сирәк фоторәсемнәр белән баетучы һәм дизайнер Фоат Фәрит улы үзе булды.
Тиздән әлеге китапның тулыландырылган яңа басмасын дөньяга чыгарырга ниятлибез. Хәзер укучыларыбызга шул хезмәтнең бер бүлеген тәкъдим итәбез.
19_Казан1959 Фәрит Солтанбәков (сулдан беренче) язучыларга - Шәйхи Маннур, Риза Ишморат, Гази Кашшаф, Нәкый Исәнбәткә - яшерен оешма эшчәнлеге турында сөйли. Уртада - Фәритнең хәләл җефете Мәрвә шәрифҗан кызы Семикова. 1959 ел

«...ОНЫТМА АНТНЫ!»


(Җәлилче Фәрит Солтанбәков истәлекләреннән)
...Тора-бара легионда хәл кискенләште. Аерым-аерым качулар, эшелоннарны озатучы легионерларның партизаннарга күчүе ешайды. Франциягә киткән батальоннан француз партизаннарына чыгучылар да артты. Легионда листовкалар бик еш күренә башлагач, гестапо офицерларының – бигрәк тә легионның разведка начальнигы капитан Линкс белән фельдфебель Блокның! – чәчләре үрә тора иде. Шуңа да алар, серне тиз арада ачу өчен, үзләренә тулысынча буйсынырдай әләкче-шымчылар эзлиләр һәм Мәхмүт Ямалетдинов белән фельдшер Исхаков кебек адәм актыкларын табалар...
Шул максаттан чыгыптыр инде, 1943 елның июнь азакларында Мәхмүтне сугышчан ротадан пропагандистлар барагына күчерделәр. Элек безнең белән аралашмый торган бу легионер хәзер, баракларга һәркөн кереп, һәркайсыбыз белән иркенләп сөйләшергә омтыла башлады. Шушы хәл аңа карата булган шигебезне көчәйтте генә. Ә беркөнне Кормаш безне: «Егетләр, сез бу адәмнән саграк була күрегез!» – дип, ачыктан-ачык кисәтте...
Сүзләре хак булган икән Гайнанның. Әлеге сатлык җан, иснәнә торгач, яшерен оешмабыз әгъзаларының, дөресрәге, листовкаларның эзләренә төшә. Берлиннан алып кайтып, урмандагы агач куышларына яшерелгән һәм төнге сәгать икедә таратылырга тиешле ул листовкаларның бер өлеше 10 августта барактагы матраслар эчендә кала. Аларны яшерен оешмадагы иптәшләрем Гайнан Кормаш, Зиннәт Хәсән, Абдулла Баттал билгеләнгән вакытта стеналарга ябыштырырга, юлларга сибәргә дип, берничә мәртәбә талпынып карасалар да, мөмкинлекләре булмый – кичкә таба лагерьда гестапочы офицерлар һәм солдатлар күренә башлый. Төн уртасында да алар бараклар тирәсендә әйләнгәләп йөрүдән туктамыйлар. «Күрәсең, нәрсәдер булган, – дип уйлыйлар көрәштәш дусларым. – Юкса, фашистлар, ояларына утлы кисәү тыгылган шөпшәләрдәй, берөзлексез гөжләп тормаслар иде...»
Икенче көнне, 1943 елның 11 августында, гитлерчылар, артистлар труппасын һәм пропагандистларны, солдатлар ашханәсенә чакырып, уйламаганда-көтмәгәндә кулга алалар (легионыбыз рәссамы Җәүдәт Шамбазов шул киеренке мизгелне соңыннан үзенең рәсемнәрендә дә чагылдырды). Бер үк вакытта гестапочыларның икенче төркеме баракларда тентү ясый. Бөтен урын-җир җентекләп тикшерелә. Нәтиҗәдә, Кормаш, Хәсән, Баттал матраслары эченнән листовкалар табыла. Линкс белән Блокның шатлыклары эчләренә сыймый. Шикле дип табылган кешеләрне (шул исәптән, Ямалетдиновны да), анадан тума чишендереп, башта тентиләр, аннары, лагерь изоляторына ябып тотканнан соң, кулларына богау салып, Варшава төрмәсенә озаталар...
Соңыннан белүебезчә, Муса Җәлил 10 августта ук инде гестапочылар тарафыннан иң башта кулга алынган була (фашистлар, күрәсең, Едлинодагы легионерларның 14 августта кораллы восстание оештырачакларын шымчылары ярдәмендә алдан ачыклап, аны булдырмау чараларын күргәннәр – аеруча куркынычлы дип табылган патриотларны, иң беренче чиратта яшерен оешмабыз башлыкларын кичекмәстән үз «тырнакларына эләктергәннәр». Бу өлкәдә, яңа хуҗаларына ярарга тырышып, исемнәре югарыда телгә алынган Ямалетдинов белән Исхаков аеруча сизгерлек, өлгерлек күрсәтә)*.(* Еллар үткәч – 1950 елның 24 апрелендә – Ямалетдинов совет тикшерү органнары тарафыннан Казахстанның Кустанай өлкәсендә кулга алына. Яшерен оешманы фашистларга сатканы, Иленә хыянәт иткәне өчен, ул, Хәрби трибунал карары нигезендә, 1951 елның 19 гыйнварында иң югары җәзага – атарга хөкем ителә. Аның дусты Исхаков та тиешле әҗерен ала...)
Ә мин исә бу вакытта Узедомда булып, скрипач Әмирханов белән бергә концертлар куярга әзерләнә идем. Көтмәгәндә яныбызга гестапоның бер офицеры килеп китте, аннары – икенчесе, өченчесе... Соңыннан белүемчә, алар мине күзәтеп йөргәннәр икән. Икенче көнне иртән араларыннан берсе: «Сине Муса Җәлил Берлинга чакырды», – дип әйткәч, йөрәгем «жу!» итеп китте, үзәгемә ут төште. Шулвакытта мине тенти башладылар. Ләкин бернәрсә дә тапмадылар. Муса Җәлил һәм Гайнан Кормашның шигырьләрен язган дәфтәремне, без тиз кайтырбыз дип, Едлинода калдырган идем.
Мине Берлинга ике гестапо офицеры алып китте. Юл буенча кайгырып, үз антыма тугрылыкны сакларга кирәк, дип уйлап бардым. Мине Моабит төрмәсенә яптылар. Төрмәдә ике көн бер камерада француз егете белән утырдым. Аңардан каләм һәм кәгазь сорап алдым. Ике көннән соң мине төрмәнең көтү залына алып чыктылар. Бу залда күзлек кигән, биленнән каешы алынган Мәхмүт утыра иде. Ул миңа сәлам бирде. Аны күрүгә Кормашның сүзләре исемә төште... Безне бер немец солдаты һәм унтер-офицер, Берлин төрмәсеннән вокзалга китереп, Варшава төрмәсенә алып китте. Мәхмүт үзен кулга алынган мескен кеше итеп күрсәтмәкче булды. Поездда ул миңа карап: «Едлинодагы иптәшләрне кулга алганнар дип ишеттем, анда кемнәрнең кулга алынулары мөмкин?» – дип сорады. Мин аңарга: «Кайдан белим, аннан киткәнемә берничә көн булды бит инде», – дип җавап бирдем. Ул тагын: «Нәрсә өчен аларны һәм безне кулга алдылар икән?» – дип сорады. Аның болай сорашуына бик ачуланып: «Легионга килеп, немецларга хезмәт иткән өчен!» – дидем. Ул шунда миңа бик нык итеп карады да башын селкеп куйды. Мин тагын: «Немецлар безне Туган илгә хыянәт иткән өчен кулга алдылар», – дидем. Шулай диюем аның Ватанга хыянәт итүен аңлата иде.
Поездда немецларның безгә сөйләшергә рөхсәт итүләре мине тагын да күбрәк шикләндерде. Шуңа күрә: «Башым бик авырта», – дип, күземне йомып, йоклаганга салындым.
Варшава станциясеннән «черный ворон»да безнең икебезне дә төрмә бинасына китерделәр. Мине «одиночка»га яптылар, ә Мәхмүтне төрмәгә кертмәделәр. Ул машинада калды. Аның минем яшерен оешмада торуымны белергә теләгәнен шунда ук сизеп алдым.
Варшава төрмәсе – зур биек койма белән әйләндереп алынган ике катлы хәрби төрмә. Койма өстеннән чәнечкеле тимерчыбык тарттырылган, капкадан кергәч – прогулка мәйданы. Төрмәдәге тоткыннар арасында немецлар да, руслар да һәм Радом яшерен оешмасындагы татар егетләре дә бар иде. Безнең иптәшләрне, бер-ике көн легиондагы изоляторда тотып, Җиңел генә сорау алып, Варшава хәрби төрмәсенә алып килгәннәр. Гали Корбановны исә, азат итеп, үз эшенә кайтардылар.
Бу төрмәгә мине китергәндә, анда Муса Җәлил юк иде инде. Шагыйрьне алып киткәндә төрмә капкасы янында бик каты кыйнаганнар дип, Кормашка төрмәдәгеләр сөйләгән. Минем камерам Гарифҗанов (Әмиров) камерасы белән янәшә, без икебез дә прогулка мәйданын күрәбез. Кичке аштан соң, икебез дә камера рәшәткәсенә менеп, әкрен генә сөйләшә идек. Без бер-беребезне күрмәсәк тә, сөйләшеп алгач, күңел тынычлана. Кайсы вакытта ул кычкырып җырлап җибәрә. Ләкин надзиратель, тиз генә килеп, аны җырдан туктата да, бәргәләп китә иде.
Икенче көнне тоткыннарны йөрергә алып чыктылар. Төрмә рәшәткәсе аша дусларымнан Гайнан Кормашны, Баттал белән Хәсәнне, аннары Хисаметдинов белән Гарифҗановны күрдем. Прогулка вакытында сөйләшергә рөхсәт итмиләр. Шуңа күрә сүзсез генә аңлашабыз. Өченче көнне Кормашның рәшәткә арасыннан бер кечкенә кәгазьне җиргә ташлавын күрдем һәм, йөрергә чыккач, бик саклык белән генә шул кәгазьне алдым. Ул миңа: «Онытма антны!» – дип язган иде. Моның мәгънәсе: «Син бернәрсә дә сөйләмә, мин һәм башкалар да синең хакта бернәрсә дә әйтмибез», – дигәнне аңлата иде. Мин дә кечкенә генә кәгазьгә: «Үлсәм дә онытмыйм», – дип язып, аны икенче көнне шул ук урынга ташладым. Мондый ысул белән тагын берничә мәртәбә «хәбәрләштек» әле. Икенче «хат»ында Кормаш Мәхмүт исеме янына фашист билгесе куйган иде. Димәк, безне шул саткан! «Мин дә шулай уйлыйм», – дип җавап бирдем аңа.
Берничә көн үткәч, сорау алулар башланды. Хәзер шулар күз алдыма килә: куллар – артта, мине «допрос»ка алып баралар. Берсе башка, икенчесе аякларыма утырып, мине шланг белән кыйныйлар. Тешемне кысып чыдарга тырышам. «Белмим, бернәрсә дә белмим», – дигән сүздән башка берни әйтмим. Кыйнап ташлагач, аякка бастыралар. Басып торырлык хәл калмагач, башым әйләнеп, тагын егылам. Шуннан соң тагын «одиночка»га ябалар. Аннары тагын сорау алу. Уң биткә дә, сул биткә дә сугалар. Күзләремнән утлар очкандай була. «Юк, мин бернәрсә дә белмим, белмим», – диям. Авыз-борыннан кан ага. Ерткыч фашистлар рәхимсез җәзалыйлар, һуштан язганчы резин таяк белән кыйныйлар. Хәл беткәч, тагын камерага ябып куялар...
Беркөнне, урындык өстенә менеп, прогулкага чыккан иптәшләремне камера рәшәткәсе аша күзәтә идем. Ә бер унтер-офицер ишеккә ясалган кечкенә генә түгәрәк тәрәзәдән минем нәрсә эшләгәнемне карап торган. Болай әрсезләнүемне ошатмаган, күрәсең – кереп, кулы арганчы штык белән кыйнады. Аннары хәле бетеп, тиргә баткач, сүгенә-сүгенә камерадан чыгып китте. Мин бик хурландым, ачуым чыкты, һичнәрсә кулдан килмәгәнгә әрнеп, кычкырып-кычкырып еладым. Бу нинди хәл? Немецлар бит безне кешегә дә санамый, хайваннан түбәнрәк күрә иде.
Яшерен оешмабыз әгъзаларын фашистлар рәхимсез җәзалады. Иптәшләребез, гарипләнеп, йөри алмас хәлгә килде. Кормашның нык аксаганы хәтеремдә. Батталның бөтен йөзе шешенде... Ләкин безнең Ватан уллары, шундый газапларны күреп тә, бер-берсен сатмады, антларына тугры калып, үзләрен горур-кыю тотып, дошманга бирешмичә, батырларча һәлак булды...
Бүген шул каһарманнар арасыннан бигрәк тә Абдулла Батталга киңрәк тукталып үтәсем килә. Бер үк елда, бер үк айда туган, әмма төп-төгәл ике атнага миннән өлкәнрәк булган әлеге яшьтәшем-дустым турында үзем белгән чын хакыйкатьне әйтеп бирергә телим.
Илленче елларның урталарында һәм ахырларында матбугат битләрендә җәлилче каһарманнар турында истәлек-язмалар күренә башлагач, «Идел-Урал» легионында, Едлинода бергә булган иптәшләребезнең кайсыдыр тарафыннан саксыз рәвештә: «Абдулла Батталовның, үзе дә сизмичә, сатлык җан Ямалетдиновка артык ышануы, аны тизрәк үз ягыбызга аударырга теләве фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итте кебек», – дигән ялгыш фикер әйтелә. Аннары шул фикер М. Җәлил һәм җәлилче каһарманнарның тормыш юлларын өйрәнүче мөхтәрәм язучыларыбызның һәм тарихчы галимнәребезнең китапларына да кереп китте. Мин дә моңа, ничектер, үз вакытында тиешле игътибар бирмәгәнмен – шуңа бик үкенәм хәзер. Еллар үткән саен, гомер көзенә-кышына якынлашкан саен, үткәннәреңә кат-кат әйләнеп кайтып, барысын да хәтер-күңел җиз иләгеннән җентекләп үткәрәсең икән.
Менә мин дә хәзер, төннәр буе йокламыйча, А.Баттал турында еш уйланам – аңа карата әйтелгән хаксыз сүзләрне тәмам юкка чыгарып, намуслы, пакь исемен сөйгән халкыма кайтарырга телим...
Кайбер истәлекләрдә язылганча, Абдулла Баттал соңгы мәртәбә Берлинга листовкалар алырга хыянәтче Ямалетдинов белән бергә бара, диелә. Бу – дөрес түгел!!!
Яхшы белүемчә, Баттал Берлинда нибары ике мәртәбә булды. Беренчесендә – М. Җәлил чакыруы буенча – А. Алиш фатирына «визит» ясаганда, икенчесендә – Тергартен зоопаркына сәяхәт кылганда... Һәр ике баруында да Абдулла Берлиннан аякларын авырттырып (әйткәнебезчә, аның аяк бармаклары юк, шуңа һәрчак аксабрак йөри иде), арып-талчыгып кайтты. Шуннан соң Кормаш аны, Берлин белән ике арада йөрүдән тулысынча азат итеп, лагерьда яшерен оешманың элемтәче-күзәтүчесе сыйфатында файдалана башлады...
«Берлинда булганда Батталны Ямалетдинов күзәтеп йөргән», – дигән сүзләр белән дә һич килешә алмыйм. Чөнки гестапоның «Идел-Урал» легионындагы «I-це» бүлегендә теге яки бу кешене күзәтү өчен аерым шымчылары булган. Әйтик, шул ук Ямалетдиновка Җәлил белән Кормашны күзәтү йөкләнсә, Исхаков исә Сәйфелмөлеков белән Батталны тикшереп йөрергә тиеш була. (Бу хакта күренекле язучыбыз Рафаэль Мостафин үзенең 1982 елда Казанда басылган «Өзелгән җыр эзеннән» дигән мәгълүм китабында, документларга таянып, бик тәфсилләп сөйли (206-207 нче битләр).
Инде лагерьда төннәрен листовкалар тарату мәсьәләсенә килсәк, А.Баттал һәрчак бу операциядә безне саклаучы-күзәтүче буларак катнаша иде. Куркыныч-мазар янаган очракта, Абдулла үзенең кул хәрәкәтләре белән шул хакта белдереп, яисә төн кошы булып сайрап-сызгырып, тавыш биреп, безне күп мәртәбәләр дошман капкынына эләгүдән коткарды.
Соңыннан, гестапочылар тарафыннан кулга алынгач та, фашистлар өчен «теш үтмәслек каты чикләвек» булды ул. Гайнан Кормаш кебек, Муса Җәлилнең дә иң ышанычлы дусларыннан берсе иде Абдулла Баттал. Шуңа шагыйрь үзенең атаклы «Моабит дәфтәрләре»нең берсенә 1943 елның декабрендә теркәгән исемлегендә 12 патриот арасыннан Батталны дүртенче кеше итеп яза һәм: «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр», – дип билгеләп үтә.
Үзем дә Муса Җәлилнең якын дусты Гази ага Кашшафка җибәргән һәм «Совет әдәбияты» журналының 1960 елгы март санында дөнья күргән истәлекләремдә (соңгысы «Аларны Ил онытмас» дип исемләнгән иде) җәлилче көрәштәшләрем, шул исәптән Абдулла Батталның яшерен оешмадагы эшчәнлеге турында бары тик үзем күргән-белгәннәрне генә яздым...
Гомумән, без, исәннәр, фашист балтасы астында башлары киселгән һәр каһарман-җәлилчегә атап, аерым повесть-романнар язарга бурычлыбыз. Чөнки моны моңлы Үткәнебез һәм күзләребезгә сораулы карашын төбәгән Киләчәк таләп итә. Рафаэль Мостафин үзенең «Җәлилчеләр» дигән китабына (Казан, 1988 ел) язган кереш сүзендә бик хаклы әйткән:
«...Шулай да җыр һәм көрәш йомгагының очына җиттек, дип әйтә алмыйбыз әле. Һәм ул мөмкин дә түгелдер. Бу серле йомгакны алдагы буыннар да, алардан соң килүчеләр дә сүтәргә тырышачаклар, җәлилчеләрнең исемнәрен олылап, зур ихтирам белән искә алачак...»
Мин дә шулай дип уйлыйм һәм күңелем белән шул дәһшәтле чорга кат-кат әйләнеп кайтам, сер бирмәс көрәштәшләремнең якты образларын хәтеремдә яңартам...
 
Тулысынча журналның август (№8, 2016) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар