Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаева белән беренче очрашуыбыз унөч ел элек, 2004 елның 1 маенда булды.

foto-13

Ул чакта мин Зәйнең туган якны өйрәнү музеенда директор вазифасын башкара идем. Музейда шушы җирлектән чыккан һәм Чаллы төбәге рәссамнарының рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр арасыннан фондыбыз өчен киндергә ясалган берничә рәсем сайлап алдык. Аннан инде әлеге картиналарны рәссамнан сатып алып, аларны музейга бүләк итәргә теләүчене табасы гына калды. Бу турыда күргәзмәгә килүчеләргә хәбәр иттек. Тырышлыгыбыз нәтиҗәле булды, музей фондына әлеге рәсемнәрне Чаллыдан килгән кунаклар – Рәйсә Әхтәмовна һәм Генадий Петрович Мартыновлар тапшырды. Шулай итеп фондыбыз тагын бер сәнгать әсәренә, Рәйсә Әхтәм кызының улы Валерий Осташин тарафыннан бүләк ителгән ”Авылда яз” (рәссамы А.А.Петров) картинасына баеды.
Музейның “Бәяләмәләр китабы”нда хәзер инде тарихи язмага әйләнгән бәяләмә саклана: “1 май 2004 ел. Зәй шәһәренең туган якны өйрәнү музееның тагын да күбрәк күргәзмәләр оештырып, тарихи экспонатлар белән баетылуын телибез. Әлеге музей безнең күңелләрдә зур тәэсир калдырды. Аның хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаева, Геннадий Петрович Мартынов, Зөлфия Әхтәм кызы Сафиуллина (Дәүләтбаева), Валерий Владимирович Осташин”. Шул беренче танышуыбыз алга таба аралашуга башлангыч булыр һәм бик озак елларга сузылыр дип кем уйлаган бит…

foto-1
Мартыновлар гаиләсе белән икенче истәлекле очрашу 2005 елда, үзебезнең җирлектән чыккан Бөек Ватан сугышы ветераны, рәссам, скульптор һәм җәмәгать эшлеклесе М.А.Голов күргәзмәсен тәкъдим итү кичәсендә булды. Алар зур игътибар һәм кызыксыну белән әлеге рәссамның иҗади эшчәнлеге турындагы чыгышын тыңладылар. Бераздан Рәйсә ханымның чыгышыннан шуны белдек: Михаил Александрович Головны ул шәхсән күреп белгән, аның гаиләсе белән дә аралашып яшәгән икән. Алай гына да түгел, әлеге күренекле шәхес Рәйсә Әхтәм кызының яраткан укытучысы булган. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге ханым белән икебез дә Зәйнең беренче мәктәбен тәмамлаганлыгыбыз билгеле булды. Әле уртак танышларыбыз барлыгы да ачыкланды. Шундый сөйләшүләрнең берсендә Рәйсә Әхтәм кызы музейда Чаллы рәссамы Л.А.Мишинның хезмәтләреннән торган күргәзмә оештырырга тәкъдим итте. Әлеге рәссам 1975 елда шул ук Михаил Голов белән бер вакытта Мәскәүдә узган Бөтенроссия авыл үзешчән рәссамнар күргәзмәсендә катнашкан. Л.А.Мишинның линогравюралар (линолеумга гравюра ясау) экспозициясе берничә ай дәвамында күрсәтелеп, зур уңыш казанды. Ә күргәзмәнең ябылу тантанасында Мартыновлар гаиләсе безне һәм музей кунакларын тагын бер кат сөендерде. Алар биредә үзләренең шәхси коллекцияләреннән тәкъдим ителгән картиналарны музейга бүләк итеп калдырулары турында хәбәр итте. Менә шулай безнең күп елларга сузылган, якты төсмерләргә күмелгән, истәлекле вакыйгаларга бай булган дуслыгыбыз башланып китте дә инде. Әлеге ярдәмчел, киң күңелле, итагатьле гаилә белән без әле тагын күп кенә иҗади проектларны тормышка ашырдык. Дөресен әйткәндә, алар Зәйнең туган якны өйрәнү музее меценатларына әверелде. Л.Мишин линогравюраларыннан соң аларның шәхси коллекцияләреннән тагын берничә күргәзмә әзерләнде. Шундыйлардан 2007 елда узган Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе профессоры В.Я.Акимовның (Чаллы) “Сад Эдема” дип исемләнгән картиналар экспозициясен атап үтү урынлы булыр.

foto2

(Фото №2.) 2008 елда Чаллыдан танылган рәссам А.В.Кротов, 2009 елда шул ук шәһәрдән яшь, үзенчәлекле рәссам А.А.Черный күргәзмәләре уздырылу да – Рәйсә ханым тырышлыгы нәтиҗәсе.

foto3
Ел саен ирле-хатынлы Мартыновлар үзләренең озак еллар дәвамында күп көч куеп туплаган, уникаль хәзинәләре булган сәнгать әсәрләрен халык хозурына тәкъдим итеп килде. Нечкә эстетик тоемлауга ия булган Рәйсә Әхтәм кызы Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Татарстанның башка шәһәрләренә сибелеп яшәүче күп кенә рәссамнарның картиналарыннан торган искиткеч коллекция төзегән. Әлеге күренекле кешеләрнең һәрберсе белән якыннан таныш, һәрберсенең иҗатыннан хәбәрдар иде ул. Аларның Чаллы “Картиналар галереясе”ндә даими уздырылып торган күргәзмәләрендә дә еш катнашты Рәйсә ханым.

foto4

Мартыновларның шәхси коллекцияләре арасында урын алган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре, кайбер осталарның һәм инде танылган сәнгать әһелләренең үзенчәлекле булуларына бер мисал. Бу гаилә тарафыннан тупланган төрледән-төрле жанр һәм техника белән эшләнгән уникаль сәнгать әсәрләре, халыкны мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру, аларны талантлы иҗатчылар белән таныштыру максатын күзалдында тотып башкарылды.
Музейга яшь директор Роза Миннәхмәт кызы Иванова килү белән дә (2012 елда мин лаеклы ялга киттем, дөрес, 2015 елда музейга фәнни хезмәткәр буларак кире кайттым) Мартыновлар белән хезмәттәшлек итү туктамады һәм, әйтергә кирәк, елдан-ел нәтиҗәлерәк эш алып барылды. 2016 елның май аенда алар тарафыннан оештырылган күргәзмәдә затлы фарфор, палех шкатулкалары, матрешкалар, моннан тыш, башка чит ил эшләнмәләре дә музейга килгән халыкның күңеленә хуш килде.

foto-5
Мондый күргәзмәләр оештыру нәтиҗәсендә, Татарстанның төрле шәһәрләреннән булган рәссамнар бер-берләре белән танышып, аралашып тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туды. Бик тиздән бу очрашулар, матур бер традициягә әйләнеп, зур бер форум итеп уздырыла башлады.
Туплау, күргәзмә оештыру эшчәнлеге – Рәйсә Әхтәм кызында кызыксыну уяткан нәрсәләрнең бер өлеше генә. Аның мавыгулары болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Ул гомере буе диярлек фәнни эзләнүләр белән кызыксынды. Бигрәк тә үз нәсел җебенең шәҗәрәсен туплау, өйрәнү белән мәшгуль булды. Шуны да әйтергә кирәк, эзләнүләр вакытында табылган фото, тарихи материаллар, язмалар, Рәйсә ханымның әнисенең (әбисе ягыннан) барлык туганнарының нәсел җебе данлыклы Йосыповларга барып тоташуына дәлил булып тора. Рәйсә Әхтәмовна Афинада гомер кичергән княгиня Ксения Йосыпова-Шереметева-Сфири белән хат алышкан. Ә 2009 елның 20 маенда ул әлеге бөек шәхесләргә багышлап уздырылган “Князь Йосыповлар нәселе тарихы. Казан-Петербург-Париж” исемле күргәзмәдә, княгиня Йосыпова белән күрешеп сөйләшү бәхетенә дә ирешә. 2010 елда Рәйсә Мартынова дистә еллар дәвамында туплаган әлеге данлыклы нәсел турындагы архив материалларыннан экспозиция әзерләнде. Анда Рәйсә Әхтәм кызының Йосыповлар нәселе белән бәйле булганлыгы турында да байтак кына тарихи мәгълүматлар чагылыш тапты.

foto-7
Рәйсә ханымның эзләнү эшчәнлегендә Беренче бөтендөнья сугышында катнашучыларның язмышын өйрәнү аерым урын алып тора. Ун ел дәверендә ул күп көч сарыф итеп, инде исемнәре мәңгелеккә җуелган солдат, Россия (патша) армиясе офицерларының фотоларын, алар турында башка күп кенә мәгълүматлар таба. Әлеге солдатларның туганнары, якыннары белән сөйләшеп, архивтан шактый саллы гына материаллар туплап, Беренче бөтендөнья сугышы каһарманнары турында язган мәкаләләрдә, “онытылган” солдатларның исемнәрен мәңгеләштерә. Туган якны өйрәнү музеенда аның ярдәме белән, әлбәттә, бу темага багышланган экспозиция оештырылды. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан якташларыбыз, аларның язмышы, алдагы тормыш юллары чагылыш тапкан докладлар белән бик күп җирләрдә чыгыш ясый тынгы белмәс ханым. Бу турыда язылган мәкаләләре 2012–2015 елларда күп кенә вакытлы матбугат басмаларында дөнья күрә. Шундыйлардан: “Новый Зай”, “Зәй офыклары”, “Туганайлар” газеталары, “Мәйдан” журналы («Онытылган сугыш: Кама аръягы каһарманнары»)  һәм “Аргамак” альманахын атап үтү урынлы булыр.

 

Рәйсә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаева 1951 елның 2 октябрендә Зәй районы Сармашбаш авылында дөньяга килә. Балачагы туган авылында уза, 1969 елда ул Зәйнең 1 нче мәктәбен тәмамлый. Алабуга дәүләт педагогия институтын бетергәч, үзе туып-үскән районда математика укытучысы булып эшли. 1975 елдан Рәйсә Әхтәм кызы Чаллыда яши башлый. Биредә ул дәүләт идарә итү органнарында хезмәт куя. Үзенең туган ягын, тамырларын беркайчан да исеннән чыгармый.
2017 елның 20 апрелендә бу киң күңелле, хезмәт сөючән ханымның йөрәге тибүдән туктый. Аны белүчеләрнең, якыннарының барысы өчен дә зур югалту. Ул безнең өчен һәрчак үрнәк булыр, тырышлыгы, фидакарьлеге белән мәңге күңелгә кереп калыр. 

foto-15

Л.М.Симонова,
Зәйнең туган якны өйрәнү музее хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Комментарий язарга