Тарихтан укып белүебезчә, I Бөтендөнья сугышы 1914 елның 15 (28) июлендә башлана.

  Әлеге сугышка сәбәп булып җирләрне көчләп бүлгәләү өчен көрәш тора, һәм бу мәсьәләдә Германия аеруча  активлык күрсәтә.

  Сугыш башлануга Австрия-Венгрия тәхете варисы Франц Фердинандны үтерү сәбәп була. 1914 елның 28 июнендә Сараевода эрцгерцогка һөҗүм итәләр. Бу болайрак була: эрцгерцог автомобильдә ратушага барганда, аңа бомба ыргыталар. Ләкин Фердинанд аны тиз генә эләктереп алып, кире ыргыта. Ратушадан кайтканда җыелып торучылар арасыннан бер егет Фердинандка атып, аның муенына тидерә, ә икенче пуля эрцгерцогның хатынына эләгә. Алар икесе дә үлә. 1914 елның 15 июлендә Германия – Сербиягә, ә 19 июльдә (1 август) Россиягә каршы сугыш ача. Бу сугышка тора-бара башка илләр дә тартыла. I Бөтендөнья сугышында барлыгы утыз өч дәүләт катнаша. Европада төп коры җир фронтлары булып көнбатыш (Франция) һәм көнчыгыш (Россия) фронтлар тора.

  Сугышлар җиңүчеләр өчен – бер, җиңелүчеләр өчен – икенче, качаклар өчен – өченче, тарихчылар өчен дүртенче тарихи әһәмияткә ия.

  I Бөтендөнья, гражданнар сугышларыннан соң күп вакыт узды, ничәмә-ничә буын алышынды. Без әлеге вакыйгалар турында белмибез диярлек. Хәтта 1917 елга кадәр бабаларыбызның Ватанга ничек хезмәт иткәнен, аларның киемнәре нинди булганын белмибез, яшь солдат һәм офицерларның килеш-килбәтләрен дә күзалламыйбыз. Алар кемнәр булып, кайларда хезмәт иткән соң? Безнең буын, балалар һәм оныклар моны белми һәм, мөгаен, белмәс тә. Франциянең һәр шәһәрендә 1914-1918 еллардагы сугышта һәлак булучыларга һәйкәл куелган. Россиядә бу сугышка «Беренче империалистик сугыш» дигән ярлык тагылып, ул онытыла, хәтердән сызып ташлана. Әйтерсең, анда батырлык, каһарманлык, бурычка тугрылык дигән әйберләр, полк, чин, исемнәр дә булмаган. Ул чорны 1918 еллар шаукымы каплап киткән. Дәреслекләрдә ул сугышның генераллары, офицерлары, солдатларының исемнәре телгә дә алынмый. Иң мөһиме һәм иң аянычы – ил тарихыннан әле халык белеп тә өлгермәгән исемнәр җуела. Әйтерсең, андый гаярь көч, сугыш, анда катнашкан кешеләрнең җиңү-җиңелүләре, шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре, гаиләләре  булмаган. Россия туфрагында каберләре һәм кабер ташлары да сакланмаган. Әйтерсең, ул чорда бәйсезлеген саклап көрәшкән ил юк. Ил өчен ул яугирләрнең кирәге калмаган. Ә менә хәзер аларны искә алыр чор җитте.

  Күптән түгел Россия Федерациясендә 1 августны Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне итеп расладылар. Һәлак булган ике миллионлаган ватандашыбызны искә  алу – бик кирәкле муафыйк гамәл. Әлеге фәрман бик соңарып, сугыштан соң йөз ел узгач кына чыкты.

  Уфа губернасы Минзәлә өязе солдат, офицерларның фотосурәтләрен табып-җыеп, күргәзмә экспозицияләре ясау идеясе дә юктан гына тумады.

Революциягә кадәрге Россия тарихы белән мин кечкенәдән кызыксына идем. Балачагымның күп вакыты әбием Шәмсеҗиһан Асылгәрәева янында үтте. Минем дөньяга карашым формалашуда ул зур роль уйнады.

  Без Зәй районының Сармашбаш авылында яшәдек. Әбием сандык төбендә кадерләп саклаган, аның өчен иң кыйммәтле әйбер – туганы Шәйдулла Асылгәрәевнең ак яулыкка төрелгән портреты. Ул – Рус армиясе подполковнигы, Георгий хачының тулы кавалеры һәм башка күп кенә бүләкләр иясе. (Дөрес, патша хезмәтендәгеләрнең хөкүмәт тарафыннан хач белән бүләкләнүе мөселманнар арасында төрле карашлар тудыра. Хәрби бурычын үтәп кайткан мөселман ир-атларының күбесе ул хачларны тагып та йөрмәгән. Кайберләре хәтта ул бүләктән баш тарткан, дигән сүзләр бар. Ләкин бүгенге күзлектән карасак, бу милләттәшләребезнең тамырларында батыр яугир каны акканлыгына бер дәлил булып тора.) Әби үлгәннән соң, әлеге портрет юкка чыкты. Ләкин, бәхеткә, тагын ике фотосурәт бар иде (1916 ел). Анда өч кеше сурәтләнгән (1 рәсем, өстә).

  Уң якта – 46 нчы Себер укчылары полкы поручигы Шәйдулла Асылгәрәев (әбиемнең абыйсы, Георгий хачының тулы кавалеры); уртада креслода утыручысы – солдат Гатаулла Кәлимуллин (Шәйдулланың әнисе ягыннан абыйсы); сул якта басып торучы денщикның ул вакытта исем-фамилиясен дә, алга таба язмышының ничек булганын да белмәдек. Өлкәнрәк кешеләр аның да безнең ерак туганыбыз булуын, Шәйдулланы саклап йөртүен әйтәләр иде. Бу фотосурәтне тарихчы, туган як тарихын өйрәнүче В.С.Малахов 2008 елда нәшер ителгән «Земля Заинская далекая и близкая» дигән китабында бастырды.

  2011 елда китаптагы фотосурәтне күргәч, Федоровка авылыннан Василий Васильев, шалтыратып, денщикның аның абыйсы Петр Васильев икәнен, шундый ук фотоның һәм тагын Шәйдулланың Петр Васильевич белән төшкән берничә рәсемнең стенада рамда торуын әйтте. Өстәвенә, Петр Васильев оныгы Василийга ул чор турында шактый гына истәлекләр дә сөйләгән була.

  Василий Васильев алар авылыннан, I Бөтендөнья сугышы башланганчы, император Николай II һәм аның гаиләсен саклаучы булып берничә кеше хезмәт итүен әйтә. Аның берсе – Порфирий Кустовский. Иске Зәй бистәсе гыйбадәтханәсендә Порфирий Кустовскийның оныгы Анастасия Кустовская белән очраштык һәм озак та үтмәде, ул миңа апасы Федора Порфирьевна Кустовскаяда сакланган фотосурәтләрне алып килде. Анда Порфирий Вуколович Кустовский, Алексей Дмитриевич Атласов, Павел Дмитриевич Атласов рәсемнәре бар иде. Аларның император сагында хезмәт итүен Федора Порфирьевна да раслады. Үз әтисенең фотосурәтен Федоровкадан Федор Герасимович Егоров та (1929 елда туган) бирде. Шулай итеп, хәзер безнең карамакта уналты борынгы фотосурәт бар, һәм аларда сурәтләнгән егерме кешенең кем икәнен беләбез. Бәлки алар арасында сезгә дә таныш булган йөз чалымнары бардыр. Бәлки бу фотолардагы шәхесләрне гаилә архивыгыздагы башка фотоларда очратырсыз. Әлеге фотолар якташларыбызның I Бөтендөнья сугышы чорындагы хәрби юлларын ачыклау, онытылган сугыш сәхифәләрен бергә җыйнап, чагыштырмача тулаем бер картина барлыкка китерүдә ярдәм итәр дип өметләнәм.

  Фотосурәтләрнең һәркайсына аерым тукталып китик.

(Дәвамын журналның 6 нчы саныннан (2015 ел) укый аласыз. 

Комментарий


Комментарий язарга