Логотип «Мәйдан» журналы

Ир канаты (повестьның дәвамы)

Повестьның дәвамы.

6

* * *

Ташкынның беренче тапкыр гына бу койма аша сикереп чыгуы түгел инде бу. Колын чагында ук мондый гадәте барлыгын белгәч, Бәкер аңа игътибар да бирми иде. Аннан күрмәкче, Айрат та моны гадәти хәлгә исәпли иде. Ә Ташкын сикереп чыга да, күңеле булганчы үзе теләгән җирләрдә йөри, кабат кайта, утарына сикереп керә һәм гади атлар тормышына күчә. Монда бернинди дә гайре табигый нәрсә юк иде.
Ләкин бүген тормышның бөтенләй бүтән механизмы хәрәкәткә килде.
– Вәт, могҗиза дисәң дә могҗиза бу! – дип кабатлады район башлыгы, – Вәт, могҗиза!
Әлеге текә хозурлыктан аһ-ваһ килеп торган кунаклар инде тынычланып, телевидение аппаратларын җыеп бетергәч тә шул ук сүзне кабатлады:
– Могҗиза!
Тик аның карашы ат киткән якта түгел, ә үрдән юртып төшеп килүче җайдак ягында иде.
Һәм янында «Әйе, әйе» дип баш кагып торган хуҗалык рәисенә борылды:
– Тотып ябыгыз моны! Беркая да чыгармагыз.
Үз чиратында, хуҗалык рәисе алан-йолан каранды да, чаптырып утар янына килеп туктаган Бәкерне күреп калды. Ат караучы белән район башлыгы бер-берсенә карашып торалар һәм бу үзара яратулы караш түгел иде. Шуңа Рәис бер мәлгә Бәкер янына барыргамы-юкмы дип шикләнеп торды. Ләкин ул хуҗаның әмерен кемгә дә булса җиткерергә тиеш иде. Кунаклар янында кычкырырга кыймыйча, Бәкер янына йөгереп килде:
– Тотып ябыгыз бу атыгызны, анагызны сатыйм! – дип пышылдады ул, күзләрен акайты. – Чүт чэ-пэ чыгармый калдыгыз. Соңыннан сөйләшербез әле.
Бәкер мондый чакта телен тыя белә иде. Шулай да район башлыгыннан күзен алмыйча гына:
– Бәлки, үзегез тотып ябарсыз, – диде һәм моның тупасрак яңгыравын аңлап йомшартырга ашыкты, – тоттырмый ул.
– Ничек тоттырмасын?!.
– Янына якын җибәрми. Үзегез күрдегез ич.
– Теләсә ничек тотыгыз.
Бәкер сүз озайтуны кирәксенмәде:
– Ярый, тырышырбыз, – дип, атына менеп атланды. Инде тезгенне тартам дигәндә, таныш тавыш ишетелде:
– Бәкер.
Бәкер район җитәкчесенә борылды. Тегенең йөзендә астыртын тантана иде.
– Нәрсә, Алхан?
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән калачак иде.
Бәкернең тәне эсселе-суыклы булып китте. Шаяру рәвешендә әйтелсә дә, моның нәрсә аңлатуы көн кебек ачык иде. Тик ат караучы тыныч булырга тырышты:
– Беребез дә мәңгелек түгел, Алхан.
Көтмәгәндә теленә килгән бу сүздә ишетелгән кабер салкынлыгын Бәкер үзе дә тойды. Һәм тезгенне тартты. Аны район башлыгының:«Вәт, күрсәтәм хәзер күрмәгәнеңне!» – дигән карашы озатып калды.
Бераздан башкала һәм район кунакларын төягән машиналар да кузгалды. Әле генә сабантуй мәйданын хәтерләткән абзар алды тынып калды, бары тик атларның гына шомланып пошкырганы ишетелде.
Сыер абзары ягыннан бу якка таба атлаган Гарәбинең күләгәсе килеп җитә язса да, аяк тавышы ишетелми иде әле.

* * *

Журналист халкын дүртенче власть дип юкка гына әйтмиләр инде. Дүртенче власть. Бер караганда, «бишенче тәгәрмәч» дигән сыман яңгыраса да, чынында, бик дөрес әйтелгән бу. Аз гына ирек куйдыңмы, болар бөтен дөньяңның астын-өскә китерергә мөмкин. Әле дә шулай булды. Хуҗалык җитәкчеләренең ат абзарындагы хәлдән соң бераз сизгерлек югалтуыннан файдаланып, басуга килеп төшү белән, аны-моны сорап та тормастан, кем очрый, шуны төшерергә, сөйләндерергә тотындылар. Бәхеткә, Рәис үз кул астындагыларның барысына да тиешле инструкцияләр биреп куйган иде. Кем нәрсә сөйләргә тиеш – барысы да алдан билгеле. Кайберләренә хәтта клуб мөдире текстлар да язып бирде. Ничек эшлиләр, күпме җитештерәләр, ничә сум хезмәт хакын вакытында алалар… Шулай да яннарында үзең бөтерелеп, кемнең хуҗа икәнен исләренә төшереп йөрү файдалы. Ә бу бишенче тәгәрмәчләр аңа юл куймады, машинадан сикереп тә төштеләр, эшкә дә тотындылар. Өстәвенә, җитәкчеләрнең үзләрен дә җилтерәтеп, я колхозчылар арасына, я берәр техника янына китереп бастырып сорау алдылар. Күз ачарга да ирек бирмәделәр. Уяулыгыңны бер югалтсаң, инициативаны кабат кулга төшерү авыр шул.
Аптырагач, Рәис район башлыгына эндәште:
– Карагыз әле, Алхан Габбасович, бу журналистлар артыгын кыланмыймы ул?
Тегесенең бөтенләй исе китми иде бугай:
– Нәрсә?
– Кирәкмәгән нәрсәләр яздырмасалар, дим…
Алхан Габбасович җәйрәп яткан киң басуларга бераз эндәшмичә карап торды да:
– Борчылма син болар өчен, – дип куйды. Аннан соң нидер исенә төшкәндәй, Рәискә борылды. – Син теге могҗиза турында уйла. Ә болары… Болары аның кесәдә…
Ләкин бу сүзләр Рәисне тынычландырмады. Димәк, Алхан Габбасович ат белән чын-чынлап кызыксына. Димәк… Менә шундый вакытларда ни хикмәттер, адәм баласының күңеленә гел алама күренешләр килә. Рәис тә горур кыяфәт белән болыннарны айкап йөргән атны күз алдына китермәде. Начар уйлар күз алдына килде. Әгәр ул язгы сулар агып төшүдән һәм ферманың тиресен түгүдән сазлыкка әверелгән Ком базына төшеп батса? Әгәр узып барышлый берәр җинаятьчел төркем урлап китсә? Әгәр… Әгәр…
Уйларыннан район җитәкчесе бүлде:
– Бу ат караучың ничегрәк соң?
– Эшен белә, атларны ярата, Алхан Габбасович…
– Иң яратканы шушы могҗизадыр инде?
– Әлбәттә!
Аның җавабыннан хуҗа канәгать калды. Ләкин бу сөендермәде. Журналистлар янында гади булып күренергә тырышса да Алхан Габбасович текә холыклы кеше иде. Шул рәвешле, моңа кадәр Рәиснең күзенә дә чалынмаган ат хәзер аның язмышын хәл итүче бер җан иясенә әйләнде. Урыныңнан төшереп, бригадирмы-ветврачмы итеп кенә калдырса да ярый әле, ә бит башыңны төрмәгә тыгып куюы да бар. Ә бик мөмкин… Әгәр шушы каһәр суккан атны тиз арада аның кулына илтеп тапшырмыйсың икән, нәкъ шулай эшләячәк тә.

* * *

Эшләрне тиз генә тәмамлап, авыл читендәге күл буендагы агачлыкка чыгып табын коргач та, Рәиснең күңеле тынычланмады. Теге, Әминә дигәннәре пычак кебек нәрсә булып чыкты, район башлыгы янында бөтерелде-бөтерелде дә бер мәлне җайлап кына сорап куйды:
– Карагыз әле, Алхан Габбасович, сездә ит бик арзан икән…
Әле дә булса юмарт күңелле гади җитәкче образыннан чыкмаган район башлыгына шул җитә калды.
– Нәрсә, әллә сездә кыйммәтме?! – дип киң елмайды ул.
Әминә монда да югалып калмады:
– Кыйммәт диләр инде, – дип, әтисенә иркәләнгән бала сыман кыланды ул, – болай үземнең сатып алганым юк.
Район башлыгы ярым аталарча, ярым егетләрчә хәстәрлек белән кызның аркасыннан сөеп алды.
– Рәис дус, кунакларга күчтәнәч итеп бер сыерыңны әзерләп җибәр әле, – диде, үз игелегенә үзе үк эреп төшеп. Һәм бик серле генә итеп күз кысып куйды.
Аңа каршы килеп булмый иде. Рәис капкан ризыгын да чәйнәп бетермичә, бер читкәрәк барып, телефон номерын җыйды. Аның бармаклары чүт-чүт кенә калтырана иде.
– Кара әле, тиз генә бер сыер суярга кирәк.
Тик теге очта аны аңлап бетермәделәр бугай:
– Сыерлар көтүдә бит әле, – диделәр.
– Үзеңнекен суй! – дип ысылдады Рәис, – Тап кайдан булса да, анаңны.
Теге очтагы тавыш шундук җылынып китте:
– Яхшы, яхшы… Бер сәгатьтән әзер булыр.
– Ярты сәгатьтән! – дип трубканы ташлады Рәис.
Иреннәренә гимнастика, битенә массаж ясап алгач, шат рәвештә, табын янына килде. Тик монда да район башлыгы аның елмаюын җыяр сәбәп тапты.
– Безнең Рәис дусның авылы могҗизаларга бик бай ул… – дип башлады сүзен, кулындагы бокалын Әминә белән чәкәштерергә сузып, – аның белән бергә үткәргән һәр мизгел могҗиза. Менә бит ничек матур итеп табигать хозурында утырабыз! – Һәм Рәискә борылды, – ә, Рәис? Яхшы утырабыз бит?
«Могҗиза» сүзен ишеткән саен Рәиснең йөрәге дерт итеп куя иде. «Утырабыз» – дигән сүз бөтенләй аяктан екты. Ул тез буыннары калтыравын тоеп, үз урынына көчкә килеп ауды.

* * *

Алхан Габбасович бу атны күреп, чынлап та гаҗәпкә калды, ниндидер таркалып барган бер авылда шундый могҗиза булуына аптырады. Һәм, әлбәттә, мондый затлы мал аның кулына күчәргә тиеш иде. Үзенә кирәге юк инде югын да, тик моны кемгә генә бүләк итсәң дә кыйммәтле бүләк булачак иде.
Ләкин икенче мизгелдә ул ат өстендә ирәеп басып торучы Бәкерне күреп калды. Башта күзләренә ышанмыйча торды. Менә бит! Ходай бар бит ул, дошманнарны шулай алдыңа чыгарып куя. Теге чакта кыйнап имгәтергә теләсәләр дә булдыра алмаганнар иде. Ә хәзер Алхан Габбасович дәрәҗәсендәге кеше гади бер хуҗалыкның малчысын тырнак белән чиртмичә дә кыйный ала.
Тәки шушында көтүче булып эшли микән? Ат карыйдыр. Электән үк ипподромнардан кайтып керми торган иде. Гомер буе көтүче булып эшләр өчен ни пычагыма авыл хуҗалыгы институтында биш ел буе ыштан туздырган диген. Булмас йортка – бөкре, дип менә шундый булдыксызларга әйтәләрдер инде.
Бәкерне күрү белән уйлары үзгәрде Алхан Габбасовичның. Бөтен утарга бердәнбер булган ат Бәкернең иң яратканыдыр әле. Шулай булгач… Ташкынны кемнәргәдер бүләк итеп бирү теләге юкка чыкты. Үзенә бүләк ясаячак ул шушы ат ярдәмендә. Һәм бу бүләк нәкъ ул теләгәнчә, ул хыялланганча булачак.
Башта ул атларны бетерү турында уйлады. Ат караучыны эшсез калдыру – җәза иде. Ләкин бу бик гади җәза. Шуңа күрә, аны бераз камилләштерергә туры килде.
Башта Ташкын кушаматлы теге атны…
Менә монда иң четерекле бер мәсьәлә бар иде. Атны болай гына үтерү түгел, аны Бәкернең үз кулы белән юк итү кирәк. Я ул аны иткә җибәрергә мәҗбүр булсын, я чалырга, я тагы башка нәрсә… Яраткан хайванының фаҗигасендә үзен гаепле итеп тоярлык булсын. Атлар утарына килгән саен шул хәл исенә төшеп, җанын тырнап торсын. «Их, теге вакытта ризалашкан булсам, мондый хәл килеп чыкмый иде бит», – дип үкенсен. Менә нәрсә мөһим иде Алхан Габбасовичка.
Аннан соң – Бәкернең меңгән атын юк итәр. Күрде Алхан Габбасович, ул атланып торган айгыр да гадиләрдән түгел, һәрхәлдә, яхшы тәрбия күргән ат, димәк, Бәкер өчен ул да бик кадерле булырга тиеш.
Аннан соң… Бәкернең күзе төшкән һәрбер атны фаҗига көтәргә тиеш…
Һәм ат караучы саташу чигенә барып җиткәнче – шул рәвешле.
Ә иң ахырда – атларның барысын да иткә җибәреп, ферманы таркатырга да мөмкин. Файдасы юк аның, барыбер.
Бәкерне сантыйга сабыштыру өчен нәрсәгә дә риза иде ул. Тик барысын бик җентекләп уйларга гына кирәк.

7

Азамат чалгысын тотып ындырга чыкканда, әтисе, каршыдагы таудан менеп, күздән югалган иде инде, артыннан тояк тузаны гына кубып калган. Ул ихата ягына карап куйды. Шулай да берәр пакус чыгарга булды. Печән чабу, әлбәттә, ирләр эше инде. Чаба белгән кешене авылда бик мактыйлар. Ул бәләкәй чакта чалгы көйли белгән кеше пачутта була торган иде әле, тирә-якның бөтен ятим-җилпе хатын-кызы чалгысын күтәреп әтисе янына килә иде. Әтисе чалгыларын көйләп, чүкеп биргән арада әнисе янына кереп чәй эчәләр, сәмәгүн-фәләнен әнисе тиз генә яшереп куя, тәм-том булса өстәлгә утырта торган иде. Печән чабу белән, чалгы белән бәйле нәрсә – әйбәт.
Тик Азаматның моторлы чалгы белән чабасы килә иде. Әтисе көйләп, бензин салып китте, аны шул килеш эшсез яткыру егетләр гамәле түгел бит инде. Шуңа ул тау ягына карап-карап алды да, ихатага кереп, әнисе карап тормаганлыгына ышангач, тиз генә моторлы чалгыны эләктерде. Бензин һәм май канистрларын да онытмады. Ындырга чыккач, әтисенә охшатырга тырышып, җайлап кына стартерны тартып җибәрде. Ай, ай-һай тавышлары! Җиңелчә тырылдап кына тора, малай. Каешын бераз кыскартып муенына элде дә, пакуска кереп китте. Чалгы башта тыңламыйрак маташса да, җиңелчә генә газ биреп, җайлабрак тоткач, буйсынды. Дөрес, беренче покос эт талаган йонтас песи шикеллерәк килеп чыкты. Аның каравы, соңыннан эш җайланып китте.
Менә өлкәннәр:
– Аша, балам, үсәрсең, – дигән булалар. Дөрес әйтмиләр, аш үстерми кешене. Кешене зурлар эше үстерә. Азамат та үзен бер карышка, һии, кая инде бер генә карышка булсын, Азамат үзен чын ир-егет итеп тойды. Эшләгән саен, артта калган покосларның комбайн артыннан калгандай тигез ятуын күргән саен, хәл генә керә барды.
Өстәвенә, бакка безин салган арада тыкырыктан узган бер апа: «Вәт, ичмасам, Бәкернең малае! И, маладис, балам. Кешенең баласы үз әтисенә охшый шул,» – дип тә киткәч, күңеле отыры күтәрелде. Моторлы чалгысы канатлы чалгыга әйләнде. Юк, аз гына алдаша… Шул апа артыннан классташ кыз Нәфисә үтеп бара иде. Кулына пакет тоткан, кибеткә барадыр. Азамат нәрсәдер эндәшәсе итте дә, апа кеше янында кыймады. Икесен дә күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салышып, үз эшендә булды. Монысы мөһим түгел. Иң мөһиме, теге апаның сүзләрен Нәфисә ишетте! Менә моторлы чалгыга нилектән канат үскән иде.
Әтисе кайтмыйчарак кына торсын инде, берүк. Шушы ындырны чабып бетереп, моторлы чалгыны урынына куйгач кына кайтсын. Ә Нәфисә кайтканда да шушы юлдан узачак. Шуңа кадәр күбрәк чабып куярга кирәк. Ләкин чалгының үз тизлеге иде. Азамат ашыктырып карады, киңрәк алдырырга тырышып карады – пакуслар гына бозылуын сизеп, кабат үз җаена кайтты. Тукталмыйча гына эшләп торсаң – җиткерә бу. Әнә ич инде ындыр очына барып чыгарга да артык ерак калмый.
Урманда, яки кырда булса, чәчәк җыеп куярга да җайлы булыр иде. Монда гел үлән. Ызанда гына ромашкалар үсеп утыра да… Һи, нигә кирәк инде алар. Ничек бирәсең аларны. «Менә, Нәфисә, мин сиңа чәчәкләр җыеп куйдым. Рәхим итеп ал, бозавыңа булса да ашатырсың,» – дип әйтәсең мени. Бу чынлап та тиле икән, дип көлә инде аннан соң. «Рәхмәт, Азамат, мондый чәчкәләр үзебезнең бакчада да утап бетергесез…» Тау башында, әнә, әллә нинди матур чәчәкләр бар иде дә ул. Бүтән бер җирдә дә үсми торган. Хәзер шунда чыгып йөгерәсең мени…
Шунда Азамат ферма ягыннан килгән Ташкынны күреп калды. Менә аны юрттырып дип тә әйтеп булмый инде. Әллә нинди бер горур, затлы кыяфәт белән чирттереп кенә килә… Менә моннан караганда, бөтенләй бу дөньяныкы түгелдер, әкияттән килеп чыккандыр кебек… Азамат беркадәр сокланып карап торды да моторлы чалгысын сүндерде… Аны җиргә куеп, кул болгады:
– Ташкын! – ничек кычкырганын үзе дә сизми калды, – Ташкын!
Ташкын әллә аның кычкыруын ишетеп, әллә үз уңаена авыл ягына борылды. Арт аякларына басып бер кешнәп җибәрде дә, соклангыч бер көязлек белән борылып, үргә элдертте. Шундагы урман арасындагы аланлыкка китте инде. Үзенең яраткан урынына. Азамат аның артыннан йөгерергә теләп койма янына килде. Киртә аша чыгам гына дип омтылганда, кинәт Нәфисәне күреп калды. Уңайсыз иде. Менә шундый уңайсызлыктан ничек котылырга икәнен язсыннар иде берәр китапта. Әтү гел теорема, Евразия, Петр 1. «Карале, Евразия кайда ул?» – дип сорыйсы мени инде. Бәхеткә, кыз үзе коткарды:
– Сәлам, – дип елмайды ул. Бер генә сүз әйтте, бер генә елмайды – ә мең бәладән коткарды.
– Сәлам! Кибеткә бардың мени?
– Әйе. Ә син печән чабасыңмы?
– Әйе.
– Кибектеңме?
– Нәрсә?
Кыз, сумкасыннан лимонад шешәсе алып, малайга сузды:
– Мә, эч, – Һәм аның кыюсызланып торуын күреп, өстәп куйды, – Тәмле ул. Мин яратам.
Шундый вакытта:
– Ә мин яратмыйм, – дип торасың мени. Азамат шешәне ачты да кызга сузды:
– Башта үзең эч.
Кыз шешәдән уртлап куйды да Азаматка сузды. Лимонад тәмле иде, аннан Нәфисәнең ирене тәме килгән кебек тоелды. Чынлап та шундый тәмле микән кызлар ирене? Ләкин артык мавыгырга ярамый, лимонадны бер син генә яратмыйсың. Малай берничә уртлады да кире сузды:
– Рәхмәт.
– Теләсәң, үзеңдә калдыр.
– Юк, юк, рәхмәт… Нәфисә…
Кыз ничектер сәер итеп елмайды да шешәне кабат сумкасын тыгып куйды.
– Ярый. Мин киттем.
– Ыһы…
Берничә адым атлагач, кыз борылып карады да елмайды. Азамат елмая алмады. Ул әллә нинди сәер халәттә иде. Бары тик Нәфисә күздән югалгач кына кабат чалгысына үрелде.
Чалгы бу юлы авыррак булып тоелды. Авыррак та түгел инде, кирәксезрәкме соң шунда… Ул теләгән нәрсәләр монда түгел, алар киртәнең теге ягындадыр кебек иде. Ташкын – шунда. Нәфисә – шунда. Ә ул – монда. Чалгы күтәреп йөри. Тик пакуслары тигез салына башлауга, бу уйлар тарала төште. Өстәвенә, артык күп җир дә калмаган иде. Тагын аз гына тырышырга да – вәссаләм. Әйтеп карасын шуннан әтисе «бәләкәй әле син, үс әле бераз» дип.
Шулай да ара-тирә тау ягына күз салгаларга онытмады. Аннан Ташкынны эзләп әтисе килеп чыгар да Азаматны күреп калыр төсле тоелды. Аның күренәсе килми иде. Аз гына калды чабымлык җир. Аны бетерергә кирәк. Ул нәрсәнедер төшенгән кебек булды бүген. Егетлек ул өлкәннәр эшенә тотыну гына түгел, ә тотынган эшеңне ахырына кадәр җиткереп кую да.

8

Бәкернең ат куып йөрергә исәбендә дә юк иде. Ул Ташкынның гадәтен яхшы белә, үзе чыгып китә, үзе кайтып керә. Ә якын-тирәдә ерткыч җанвар йөрүе турында хәбәр юк, хәтта ерткычка очраса да ул баш бирмәс, үз-үзен коткару әмәлен табар кебек. Шуңа Бәкернең күңеле тыныч иде. Бары тик Рәис белән сүз көрәштереп тормас өчен генә абзар артыннан юртып урап, Айрат белән саубуллашып килде дә, кабат атын киртәгә бәйләде. Ул арада каршысында Гарәби пәйда булды.
– Ничек?
– Ята әле. Аруланган кебек. Күши.
– О, алайса, мал була.
– Ниме соң, малай? – Гарәби каешка кыстырылган шешәнең борынын күрсәтте, – Нитәбезме?
Бәкер ачкыч тоттырды.
– Минем приемныйга керә тор.
Үзе, Ялкынны тышаулап, утар артындагы үләнлеккә куды да, ат абзарын урап чыкты. Атлар бераз тынычланган иде инде. Юлдаш кына аягына басып, киртә буенда тибенеп тора. Бу сәламәтләнүдән бигрәк, аның тынгысызлануы бугай. Дөнья күргән зат бит, әллә нинди сәер нәрсәләр белән килгән адәмнәр алдында Ташкынның шулай кылануына эче пошадыр. Берәрсенә шулайрак сүз ычкындырсаң, акылдан шашкан диюе бар. Тик мал арасында йөргән кеше генә аңлый алыр. Ә бит боларның һәркайсының үз холкы, үз язмышы бар. Акылсыз дип тә әйтеп булмый аларны. Бары тик акыллары гына адәмнеке шикелле түгел, алар үз дөньясында, үз дулкынында яши. Параллель дөнья эзлиләр телевизордан. Менә шушы инде ул параллель дөнья. Бары тик без генә аңлап җиткермибез аларны. Алар да бик аңлап бетә алмыйдыр, бәлки.
Шундый уйларга бирелеп, атларның һәркайсын диярлек барлап, иркәләп чыкты. Ул арада сенаж төягән «Белорусь» та килеп җитте. Тракторчы кул болгап кына исәнләште дә улакларга бушата башлады. Бәкер аның янына бармыйча түзә алмады:
– Карале, туган, бүген көтү булмаска охшаган кич тә бер урап китәрсең инде.
– Канишны, Бәкер абый, – дип елмайды руль артында утырган егет, – Теләсәң, төшкелеккә дә киләм.
– Рәхмәт, туган.
– Бәкер абый, ниме соң?
– Бушат та приемныйга кер.
– Айн моменто!
Бәкернең «приемные» атлар абзарының иң түрендә, кеше-кара бик йөрми торган урында яшь наратлардан бурап ясалган дүрткә-дүрт зурлыкта ыспай гына бүлмә иде. Бүлмә эчендә идән такталарыннан ясалган сәке, югары оч Мөхәммәтҗан матурлап ясап биргән өстәл һәм урындыклар, бер як читтәге тумбочка эчендә – нәни суыткыч, ә өстендә – асбест тактага утыртылган электр плитәсе, почмактагы шүрлектә телевизор. Бүлмә эче булыр-булмас хуҗабикә йортыннан чистарак. Кием-салымны «предбанникта» калдырып, шунда ук кулларны юып, өс-башны кагып  кереш. Бу кагыйдәне үтәмәсәң, киләчәктә «предбанниктан» уза алмыйсың.
Моны алар бер-ике ел элек Айрат белән төзеделәр. Ат кул астында, урман якында. Ферма өе дип аталган нәрсәгә йөргәнче, үзебезгә уңайлы булыр дип тотындылар да, атна-ун көн эчендә ясап та куйдылар. Калганы тора-бара җыелды. Әле Айрат компьютер алып, интернет үткәрергә дә исәпләп йөри бугай. Кылансын, әйдә, бал саткан кешегә ни кыланса да килешә.
Гарәби инде чәй кайнарлап, консерва ачып куйган иде. Бәкерне күрү белән рюмкаларга көмешкә койды.
– Кайда йөрисең инде шул гомер, мин монда туй үткәрерлек табын әзерләп көтәм, – дип көлде ул, – Әйдә, берәрне тотыйк. Бөтен нервым бетте бүген. Сыерымнан язам дип торам.
Бер рүмкәне «экстренно» гына салып куйдылар.
– И, кызык инде, бер карасаң. Авыл кешесенең бөтен белгәне мал, шул мал дип чабып, үзебез дә мөгри башламасак ярый, – диде Гарәби, үз гамәленә аклау эзләгәндәй.
Бәкер каршы төште:
– Элек шулай иде. Ә хәзер… Бөтен авылга сыерлар саны йөзгә дә тулмый.
– Менә шул-шул… – диде Гарәби, минтай балыгын чәйни-чәйни, – Минеке дә үлсә туксан тугыз гына кала иде. Сиңа рәхмәт инде.
Ул арада ишек ачылып китте дә, тракторчы егет килеп керде:
– Һайт, нишләп утыралар монда?!
– Кәрт сугабыз, – диде Бәкер өстәл тартмасына үрелеп.
– Кәртегез күренми ләбаса!
– Җебетеп сугабыз, – дип бер рюмка алды Бәкер, – Сал, әйдә.
Гарәби тракторчыга көмешкә койды. Теге рюмкасын каплап кына куйды да тагын сузды:
– Ашыгам, егетләр…
Гарәби тагын салды.
Тракторчы монысын да йотып куйды да ишеккә юнәлде:
– Рәхмәт, егетләр!
– Кап инде хет берәр нәрсә, – диде Бәкер.
– Ярамый, Бәкер абый. За рулем бит.
– Закуска кап, – дип аңлатты Гарәби.
– Ансы да ярамый. Гайрәтен ала.
– Ярый, рәхмәт! – дигән тавыш ишетелде «предбанниктан».
– Менә шулай кырыла инде яшьләр, – Гарәби тагын көмешкә бүлде, – Ашык-пошык эчәләр, ашык-пошык ашыйлар, ашык-пошык эшлиләр.
Кинәт Гарәби кычкырып көлеп җибәрде. Бәкернең аптыраулы карашын күргәч тә тыела алмый торды:
– Ха-ха-ха… Ашык-пошык дигәннән… Синең Азамат ни җимертә соң әле?
– Өйдә калды.
– Былтырмы икән, Нәҗметдин картлар яныннан узып барам… Синең Азамат инде, тагын бер-ике малайны иярткән…   тегенең ишек төбенә килеп кычкыралар… Нәҗметдин бабай, кибеткә ипи кайткан, диләр. Тегесе рәхмәт укый-укый кибеткә йөгерде, болар ялт тегенең алма бакчасына. Теге икмәк алып кайткан арада, бакчасын утап чыктылар. Ну, шук та малай инде.
Бәкер дә көлеп җибәрде:
– Ярый, үскәч акыл керә аларга. Үзебез дә артык әллә кая киткән түгел идек бит.
– Шулай. Әйдә, балалар исәнлегенә.
Гадәттә, арасын ерак алмый гына икешәрне салып куйгач, тәненә җылы йөгерә башлый иде Бәкернең. Шуңа ул, томанны бераз таратырга дип, утарга чыгып әйләнә торган иде. Шунда чыгып, моңарчы кул җитмәгән нәрсәләрне караштырып-төзәтештереп кергәч, тагы бераз өсти. «Егетләр, хәлегез булганда, йөреп эчәргә кирәк, утырып эчкән кешедә өмет юк анда, соңрак ул ятып эчә башлый»,– дип үз тирәсендәгеләрне дә шуңа гадәтләндергән иде. Шуңа Гарәби дә рюмкасын каплап читкәрәк этеп куйды да, консерва төбен кырып тазарткач, кузгалырга җыенды.
– Ашыкма әле, – дип туктатты аны Бәкер, – Утырыйк әле бераз. Сал әле тагын берне.
Бәкерне бүген хәмер исертмәде. Эчкән саен ныграк айный барган кебек тоелды. Айныган саен үзенең сыер фермасыннан ашыгыбрак чыкканына үкенде. Ашыгырга кирәк түгел иде.
– Нәрсә булды сиңа бүген? – дип аптырады Гарәби, – Юньләп сөйләшмисең дә… Әллә тагын өйдән урап килимме соң? Мондагысы калмады инде.
Бәкер озак кына бер ноктага төбәлеп утырды да суыткычны ачып карады. Аннан соң, бөтен дөньясы ник җимерелми шунда дигә кыяфәт белән кулын селтәде:
– Бар. Алып кил.
Гарәби урыныннан кузгалгач, өстәп куйды:
– Ат кирәкме?
Гарәби кычкырып көлеп җибәрде. Аннан соң урынсыз көлүенә кыенсынгандай, кинәт туктап калды:
– Юк, кирәкми. Ат атланып йөри алмыйм мин, аяк җиргә тия.
– Ә мин йөрим, – диде Бәкер аның шаяруын бәяләмичә дә, – Безнең нәсел егерме беренче гасырга кадәр ат өстендә килгән.
Аннан соң. барып җитәме моңа дигәндәй, текәлеп бертын карап торды:
– Аңлыйсыңмы?
Аңламаслык бер нәрсә дә юк иде. Бәкернең бик ерак бабалары ат карагы булганы турында бөтен авыл белә. Кайберләре нәсел атлары үрчетүен дә сөйлиләр. Әллә кая китеп санамасаң да, әтисе гомер буе ат карады, бабасы Башкорт атлы дивизиясендә үлгән, ерак бабасы – гражданнар сугышында – тагын ат өстендә.
– Фәләненче гасырдан бирле безнең нәселнең аягы җиргә тимәгән, – дип өстәде Бәкер, – Гел ат өстендә булган.
Һәм, ирен читен тешләп, күзләрен читкә алды.
– Мин хәзер киләм, – Гарәби китәргә ашыкты.
Бәкер дәшмәде.

9

Бәкернең сәерлеге бераз пошаманга салса да, урамга чыгып бераз атлагач, Гарәбинең күңеле күтәрелеп китте, адымнары җиңеләйгән кебек булды. Фермадан кайтканда, аларның урамына авыл башыннан керергә кирәк. Басу капкасыннан. Элек ни өчен шулай дип атаганнардыр, мал-туарны басуга җибәрмәс өчен берәр капка булды микән, анысын тәгаен белми Гарәби. Хәзер басуы да юк инде, капкасы да юк. Башта капкасы бетте. Гарәби ул капкаларны хәтерли әле. Әтисенең сүзен дә хәтерли. Капкасы булмаган нәрсәне юкка чыгарып бетерәләр аны, ди торган иде әтисе. И, дөрес тә булып чыкты. Башта капкасы бетте, хәзер басуы да юк. Әнә теге төшләрдә элек я иген игәләр, я чөгендер кәтмәнлиләр иде. Хәзер үлән баскан. Вәт, дөнья… Ничә ел элек кенә әле мал-туарга үлән җиткереп булмый, унар чакрымга барып чаба торганнар иде. Хәзер үләнгә мал җиткереп булмый.
Басу капкасы янында «Телевидение» дип язылган машина тора иде. Аның янында тагын ике легковой. Авылга килгән кунакларны озатканда, басу капкасында туктатып, «ступай шулпасы» эчертеп җибәрү гадәте бар. Хәзер бик шулпа диярлеге калмаган бугай дип сөйлиләр инде. Ашык-пошык берәр рюмка аракы эчәләр дә, кыяр чәйни-чәйни үбешеп, хушлашалар икән. Монда да шулайрак булды бугай. Кочаклаштылар да, «Телевидение» дип язылган машинага кул болгап калдылар. Гарәби дә кул болгады. Соң, гомер эчендә беренче тапкыр күргән телевидение машинасына кул болгамый калып була мени?!. Әллә тагын күрәсең әле аны, әллә юк. Шуларны уйлап озак кына кул болгап басып торды Гарәби. Кулын төшергәндә, озатучы машиналар да юкка чыккан иде инде.
Әй, агай, бар иде заманалар. Элек бит телевизор дигән нәрсә бары тик Нурмөхәммәт абзыйларда гына иде. Кич җитсә, бөтен бала-чага шуның тәрәзә төбенә җыелып, телевизор карый идек. Урамнан тавышы да ишетелми инде аның, сурәте дә бик күренми. Шулай да кызык иде. Менә шул дәвер кешеләренең берәрсе кул болгап кала алды микән телевидение машинасына?! Күргәннәре дә булмагандыр әле. Ә хәзер, әнә, Бәкернең абзарында да менә дигән телевизор утыра. Бәкер дигәннән… Ашыгыбрак атларга кирәк, шайтан алгыры. Аз гына чайкалдыра башлаган икән бит. Озын буйның бер алама ягы бар шул аның, аз гына салып акрын атладыңмы – чайкалдыра башлый. Өстәвенә телевизор баганасы кебек әллә кайдан күренеп торасың…
Гарәби кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Озак итеп, күзеннән яшьләр чыкканчы көлде. Әлеге дә баягы шул Бәкернең шайтанчыгы инде… Бәй, магазин алдында бер төркем халык җыелып тора. Гарәби килеп ята. Көтмәгәндә моның уң тезенә бик каты итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Караса, аста шул бот буе гына малай тора.
– Гафу итегез, Гарәби абый, мин сезне күрми калдым, – ди.
Халык бер теге малайга, бер моңа карап торды да кычкырып көләргә тотынды. Соң, колга буе Гарәбине күрми калу мөмкин мени инде?!.
Шулай төрле уйларга бирелә-бирелә көчкә кайтып җитте Гарәби. Өйгә җиткән саен шомы үзеннән дә озынрак булып үсә барды. Чайкалыбрак тора ич. Мондый чакта хатының иманыңны кидереп тә чыгарырга күп сорамас. Капка янына җиткәч, айнык чактагыдан да төзрәк итеп атлап, эчкә узды. Барган хутына үрелеп, миләш яфрагы алып капты – начар ис килеп тормасын. Лавр яфрагы хәмер исен яхшы ала диләр. Их, шуны үстерергә берәр бакча.
– Хатын, сыерыбыз аякка басты бит!
Бу сүзне күңеленнән генә әллә ничә тапкыр кабатлады. Шатлыклы итеп, декламация сөйләгән кебек тантаналы итеп әйтергә кирәк.
Нык итеп басып, ышанычлы кыяфәт белән өйгә керде.
– Хатын! Сыерыбыз…
Аңа җавап бирүче булмады.
– Хатын…
Бу юлы сүзе бик үк тантаналы булмады. Ләкин аны башка хис алыштырды. Олы яктан урап чыккач, ул хис дөреслеккә әверелде. Өйдә түгел… Өйдә түгел иде.
Хатынының өйдә түгеллеген белгәч, декламация урынына җырлап җибәрәсе килде. Тик җырлап тормады. Бер яртыны алып куенына тыкты да тиз генә чыгып шылды. Һәм фермага килеп җиткәнче тизлеген киметмәде. Хатын-кызның кайда очрап җаныңны алачагын белеп булмый, шуңа бу очракта уяу булырга кирәк. Ул үзен Америка штабыннан атом бомбасы урлап качкан шпион сыманрак тойды. Бер-ике җирдә туктап, галошын сөртеп алды, арттан күзәтүче юкмы. Чәчен тараган булып, тыкрыкларны күзәтте. Шикләнерлек нәрсә юк иде. Атом бомбасы уңышлы урланды.
Бәкернең хәлен белү теләге көчле иде. Ләкин анда бер кергәч, озак кына утырачакларын да белә. Әнә ич, әлләни сөйләшмәделәр дә, бер-бер артлы салып кына утырдылар кебек, ләкин хәтсез генә вакыт узган. Хәмер ул зиһенне генә бутамый, вакыт исәбен дә чуалта. Шуңа күрә, башта сыерының хәлен белеп чыгарга булды. Мал гына түгел, җан иясе дә бит әле ул. Ярдәмгә мохтаҗ булып, тилмереп ятмасын. Бәлки, какта ятадыр, бәлки эт фәлән… Юк инде, андый этләр йөрми фермада. Шулай да ни булмас.
Хуҗа җанлы сыер аның сыеры. Нәселе шундый. Бер елны шушы нәселнең бер бозавын үрге оч Халитҗаннарга саттылар. Теге гел кайтып йөдәтте. Хәтта җиткән сыер булгач та көтүдән туп-туры Гарәбиләргә кайта иде. Ишегалдын, абзарны бер урап чыга да кабат үзләренә кайтып китә. Була бит шундый затлар. Монысын да фермага көчкә ияләштерде ич. Өч көн, өч төн буе үзе саклап йөрде. Хатыны белән алмаш-тилмәш сакладылар. Хәзер алай ук булмаса да, көненә әллә ничә кат килеп хәлен белеп, муенын кашып булса да китә. Шундый малны ялгыз яткырып була мени?!. Борынгыларның бер әйтеме дә бар ич: үзең ашаганчы, малыңны туйдыр. Вәт, шулай. Үзең сыйланганчы, сыерыңның хәлен бел.
Абзарга кереп, сыерының борыны күккә карап ятканын күрү белән йөрәге жу итеп китте. Бәргәләнеп, авыртуга түзәлми чәбәләнеп кенә үлгән икән! Әнә бит күзләре ничек акайган. Ләкин аңының кайсыдыр җирендә әлеге күренешнең нәрсәседер дөрес булмавы чагылып узды. Ул бит күбенгән иде. Башта гәүдәсе күренергә тиеш иде бит… Сыерның гәүдәсе юк иде. Ул үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Ничек инде… Ничек шулай була ала. Хәлсезләнеп, киртәгә тотынды. Белогорячка… Каян килсен, нинди белогорячка ди ул! Ләкин сыерның гәүдәсе юк иде. Киртәгә тотынып кына абзар эченә узды. Ишек ачык иде. Башны сыйпарга дип үрелде. Ләкин шунда чебеннәр мыжгып торуына игътибар итте дә аның өзек икәнлеген күреп дертләп китте. Шунда гына бер як читтә киртәгә элек куелган сыер тиресен күрде.
– Чалганнар! Караклар! Җәлладлар!
Бераздан бу өн түгелдер, куркыныч төш кенәдер сыман тоелды. Төштер бу. Бәкер белән бер-бер артлы салып утырдылар ич. Шунда йоклап киткәндер. Ул уянырга тырышты. Уянуын көтеп озак басып торды. Бераздан колагына ниндидер тавыш ишетелде:
– Башын каплап китмәгәнбез, чебен җыелган бит…
– Ярый, өтәбез ич тиздән…
Гарәбинең күз алдындагы томан бераз тарала төште. Аның каршысында ике ир басып тора иде. Гарәби аларны таныды, болар кайдандыр килеп фермада ремонт ясап йөрүче шабашниклар Банкир белән Куян иде.
– Гарәби абый, нәрсә булды? – диде шабашникларның Банкир кушаматлысы.
– Сез… Сез чалдыгызмы?
– Әйе.
– Рәис кушты, – дип өстәде Куян, – Фермада нинди сыер табасыз, шуны чалыгыз, дигән.
– Нинди рәис, анагызны сатыйм… Ни хакы бар аның минем сыерны…
– Аңа район башлыгы кушкан, – Куян йөгереп качарга әзер сыман бер кыяфәттә басып тора иде, – Политик әйтте. Тиз генә сыер ите кирәк булган.
– Безнең гаеп юк, – дип акланырга ашыкты Банкир, – Менә чүп-чарларын җыештырып йөрибез. Рәнҗеп ятмасын безгә. Мал бит инде ул. Җан иясе бит.
Гарәби берчә әлеге икәүгә, берчә киртәгә сөяп куелган бастырыкка карап алды. Бер мизгелдә әлеге бастырык белән манчыйсы килеп китте. Тик шунда ук икенче уй йөгәнләде. Бу егетләрнең гаебе юк бит инде, бер карасаң. Ул берни дә дәшмәде. Аякларын көчкә сөйрәп, абзардан чыгып китте.
– Ә син үзең, – дип уйлады ул, – Яраткан мәхлугың өчен ике атнага бер көтүгә чыга алмый идең мени? Ризык тапмый идеңме аңа? Гомер буе шулай инде: яратканнарыбыз өчен вак кына нәрсәләрне эшләргә дә иренәбез дә, ниндидер фаҗига килеп чыккач, терсәкне тешләрдәй булабыз.Син бит аның өчен Алла идең. Син аның гомерен озайта да, кыскарта да ала идең. Тик син үзең турында уйладың.

 

Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com


Дәвамы: http://maydan.tatar/ir-kanaty-devamy-2/
 
«Мәйдан» журналы №9, 2019 ел

 

Комментарийлар