Логотип «Мәйдан» журналы

Ир канаты. Дәвамы

Повестьның дәвамы.

10

Бәкер өстәлгә капланып утырган җиреннән торып басты. Чәй салып эчте дә, сәкегә чалкан ятып уйга талды.
Бу дошманлыкның сәбәбе җитди түгел иде. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда Бәкер самбо белән мавыкты. Шәһәр беренчелеге өчен ике егет калды. Шунда аның көндәше булган Найтмар кушаматлы егетнең вәкилләре килеп, ул вакыт өчен зур гына сумма тәкъдим иттеләр: «Отыл син, беренчелекне Найтмар алсын», – диделәр.
Бәкер бер мизгелдә акчаны алырга да уйлаган иде. Нәрсә инде беренче урын? Ә монда – чын акча, әллә күпме вакытка җитәрлек. Ләкин икенче мизгелгә бу гамәл – җинаять булып тоелды. Самбо бит инде ул. Аның өчен кемнәрдер гомерен багышлаган, әллә нинди көрәш төрләренең иң җайлы алымнарын сайлап хасил иткәннәр, үстергәннәр, бүгенге дәрәҗәгә җиткергәннәр. Ә син шуның асылын җимерәсең. Шулай булып чыга ич инде. Бәкер ризалашмады. Алай гына да түгел, көндәшен көрәшнең беренче мизгелләрендә үк җиргә орды.
Шуннан соң кемнәрдер сагалап, кыйнарга маташып та йөрделәр әле. Чөнки әлеге көрәштә Найтмар җиңсә, үзе дә, янынындагылар да ниндидер кара кассаданмы шунда, бик күп акча алырга тиеш булганнар. Ә болай – отылганнар. Ул кадәр нечкәлекләрен юньләп белми дә, хәтерләми дә инде Бәкер. Тик менә шул Найтмар дигән көндәше – аның якташы булып чыкты. Ниндидер интригалар белән, хакимияткә үрләп, хәзер район башлыгы булып эшли. Килгәненә бик озак түгел әле. Тик аны хәзер Найтмар дип түгел, ә Алхан Габбасович Улусов дип йөртәләр. Кайчагында, бик ачулары чыкканда, «АГУ» дип тә җибәрәләр.
Нибары шул гына. Берәү булса, күптән оныткан булыр иде. Ә бу АГУ онытмады.
Алханның карашында онытмавы, ул гына да түгел, бик яман итеп үч алырга җыенуы ачык сизелә иде. Һәм бәланең кайсы яктан килерен дә чамалады Бәкер. Район башлыгы аның атлар яратканын яхшы белә. Бәла атлар башыннан йөриячәк иде.
Иртәгә:
– Бу хуҗалыкта атларны бетерергә, – дигән карар чыга икән, моңа берничек тә каршы килеп булмый, аларның барысын да сатып алалмыйсың бит инде.
Ләкин район башлыгы башкачарак эшләр, ул садизмга авышрак нәрсә һәм атып үтерүгә караганда, бик тәмләп озак җәзалап җан кыюны өстен күрә торган бәндә иде. Монда хәтта:«Иртәгедән эштән китәм» – дип гариза язу да коткармаячак, син үзеңне дезертир итеп тоячаксың, гаепле санаячаксың һәм бөтенләй кешелегеңне югалткач, теге вакытта ник сүзен тыңламадым икән, тыңласам болай булмаячак иде бит дип үкенәчәксең. Район башлыгына нәкъ шушы кирәк иде. Аның үкенүе, үз-үзен газаплавы. Көндәшен яхшы белгәнгә күрә, ул моңа шикләнмәде. Моны ул аның күзләреннән күрде.
Телисеңме-теләмисеңме, көрәшергә туры киләчәк иде.
Көтмәгәндә, кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Бераздан ишек ачылды да, Гарәби килеп керде. Аның төсе качкан иде. Керү белән рюмка алып шешәсен бераз бушатты да эчеп җибәрде. Аннан соң хәлсезләнеп утыргычка ауды.
– Сыерны чалганнар, – дип көрсенде ул.
– Ничек?
– Рәис кушкан. Кунакларга биреп җибәрергә кирәк булгандыр инде. Ә мин күрдем ул телевидение машинасын, мин аңа кул болгап калдым. Күңелем сизенгәндәй, кул болгадым. Үз сыерымны шулай озатып калуым булган икән.
– Сал әле берешәрне.
– Хәзер нишлим инде?
Дәшми-тынмый гына бердәм тотып куйдылар.
– Нишләргә уйлыйсың соң?
– Аптыраган инде, малай. Хатынга ничек әйтергә… Бәлки, әйтмәскәдер?
Бәкер бертын дәшми торды.
– Хатыныңнан яшермә, – диде аннан соң, – Хәер… Терелмәде, чалырга туры килде, дисәң дә була.
– Шулай дисәң генә инде… Ә малкай кызганыч. Яшисе иде бит әле.
– Нишлисең инде… Киткән артыннан китеп булмый.
– Үзем гаепле инде.
– Ике юл бар. Рәискә әйтергә мөмкин. Мал врачына дип фермага куып китердем, карадык та утарга кертеп салдык, ә аны шунда чалып киткәннәр, дип.
– Шуннан аның өтек кенә бер тана биргәнен көтеп,ярты ел ялынып йөрергә.
– Кеше-кара күрмәгәндә, үзеңә ошаган бер сыерны абзарыңа кайтарып ябарга.
– Син нишләр идең?
– Соңгысын сайлар идем, әлбәттә.
– Ә күрсәләр?
– Эх, – дип көрсенде Бәкер рюмкәләрне тутырып, – Нинди ат караклары ди ул?! Сыер урларлык та ирләр калмады хәзер, яп-яланаяк! Әйдә, тот та берне, кузгалабыз.
– Кайда?
Гарәбинең бүген чистый һушы алынган иде. Алынырлык та шул, сыерым авырый дип төн йоклама, терелде дип сөен һәм аның иткә озатылуын бел. Шуңа ул каты бәрелмәде.
– Теләсәң, син монда утырып тор, ә мин суны туктатып керәм. Аннан, бәлки, көтүгә чыгып керербез. Теге нәрсәләр китте бит инде.
Ләкин чыгып суны туктату белән, бригадир килеп җитте.
– Бәкер абый, сезне бригад йортына чакыралар. Рәис җыелыш җыя.
– Нинди җыелыш тагын? – диде Бәкер утарга ымлап, – Әнә, атлар ничек тынгысызлана. Көтүгә чыкмаган бүген.
– Сезгә әбизәтелне төшәргә куштылар.
– Кишер яфрагы икән.
Бәкер Гарәбигә эндәшеп тормады, утардагы бер атны тотып иярләде дә чакырылган җиргә чапты. Эндәшмәве дә яхшыга иде, я кызган баштан берәр ялгыш сүз ычкындырыр. Аннан соң, йотлыгып тыңларлык нәрсә дә юк иде. Рәис сүзне кыска тотты. Җыелган барлык ирләрне дә исемләп чыкты да:
– Ташкынны кайтарып ябарга кирәк, – диде.
– Аны тотып булмый, – диештеләр.
– Сез ирләрме, түгелме, анагызны сатыйм! – дип җикерде Рәис, – Бөтенегез бер атны тотып йөгәнли алмыйсыз мени?!
Ирләр хәтсез җыелган иде. Басудагыларны да, ремонттагыларны да, фермадагы шабашникларны да җыеп төшергәннәр. Бу хәтле ир-ат тотынса, эш майтарулары да бар. Ташкын дисәң дә мал бит инде ул. Ә болар дөнья күргән, хәйлә белгән ирләр.
– Тотсак, нәрсә эшләтик, – дип сорады Бәкер тыныч кына.
– Ябыгыз, бикләгез, томалагыз! Бер кая да чыгарлык булмасын.
– Ә тоталмасак? – диде берәү.
– Зарплатагызга ясин чыгып куегыз.
– Тотсак, премия бирәсезме? – дик кычкырды кемдер, тик шундук башын яка эченә яшерде.
Рәис аны ишетмәде.
– Безнең аны күргән юк, – дип кычкырды бер тракторчы, – Фотосын таратып бирсәгез яхшы булыр иде.
Бәкер елмаеп куйды, тик шундук авызын җыярга мәҗбүр булды. Шайтан алгыры! Рәис янәшәсендәге кыз, бер өем кәгазь тотып, кешеләр арасына төште дә тарата башлады. Бу Ташкынның төрле яклап төшерелгән төсле фотосы иде. Бәкер дә алды. Һәм башын чайкап куйды. Яхшы әзерләнгәннәр. Һәм иң мөһиме – тиз арада.
– Тагын сораулар бармы? – Рәис залга күз йөгертеп чыкты да, өстәлдәге кәгазьләргә текәлде. Шуны гына көткән кебек теге тавыш тагын кабатланды:
– Премия буламы?
– Була. Премия була, – диде Рәис тавышның кайдан икәнен дә эзләп тормастан, – Бер сыер.
– Ә икәүләшеп тотсак?
– Ике сыер.
– Өчәүләшеп тотсак?
– Өч бозау.
Рәиснең бар нәрсәгә дә җавабы әзер иде бугай. Ләкин Бәкер үзен тыялмады:
– Егермебез дә тотсак, егерме чебешме?
Дәррәү көлү тавышлары ишетелде дә, Рәис башын күтәрү белән тынып калды.
Бәкер күңеленнән сөенде. Шушы сүзе белән ул Рәиснең бик зур булып ишетелгән премиясен бераз очсызландырды. Моны рәис тә аңлады.
– Бәкер, – диде ул нәфрәт белән, – Нәрсәдер әйтергә телисеңме?
Бәкер эчтән генә сөенеп куйды. Рәис аңа тагын бер мөмкинлек бирде:
– Белмим, – диде ул тыныч, әмма катгый тавыш белән, – Өч бозау өчен үлемгә барырлык өч бозау табылырмы икән безнең авылда.
Тыелып кына көлешкән тавышлар ишетелде.
– Бәкер, бу айга акча көтмә, – дип кырт кисте Рәис һәм, залның кинәт тып-тын калуыннан файдаланып, өстәп куйды, – Киләсе айга да.
Халык шым булды. Рәис шаяртмый иде. Ләкин Бәкер үзен тыялмады:
– Натуралата түләргә җыенасыңмы? – диде бик җитди итеп, – Тик мин Алхан Габбасович түгел. Син миңа ошамыйсың.
Бу юлы залда чыңлап торган тынлык урнашты. Хәтта Рәис тә кинәт кенә нәрсә дип җавап бирергә белмичә калды, ул бу дәрәҗәдә кимсетү көтмәгән иде. Ә нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачканда, Бәкер урынында юк иде инде, ул ашыкмыйча гына ишектән чыгып бара иде.
– Нәрсә, бәрәннәр кебек катып торасыз?! – дип җикерде кинәт Рәис. Тын залда аның тавышы бик дәһшәтле булып ишетелде, – Барыгыз, тотыгыз!
Залдагылар ишеккә атлады.

11

Ул кешенең аяк тавышын да, бераз якынайгач, пышылдап дәшүен дә ишетте. Тик сиздермәде. Дөньяңны онытып аркада аунау шундый рәхәт иде. Шушы болын буйлап рәхәтләнеп уйный-уйный чабасың, сикерәсең, арт аякларыңа басып биисең, чикерткәләр моңын, бөҗәкләр безелдәвен, тагын әллә нинди тылсымлы тавышларны тыңлыйсың, аннан соң урман сукмагы буйлап чабып узасың, кайчагында акрын гына, кайвакыт бөтен көчеңә, кире борылып болын әйләнәсең дә нәкъ менә шушы урында ятып аунап аласың, аркаңны җиргә терәгәч рәхәт була, аннан соң, теләгең булса, әнә теге сукмак буйлап елгага төшеп су эчеп, йөзеп менәсең. Рәхәт!
Шулай ләззәтләнеп ятканда ишетте ул аның тавышын, ләкин сизмәгәнгә салышты, ә теге юньсез, кинәт кенә килеп аның муеныннан кочаклап алды:
– Эләктеңме?! – Һәм кычкырып көлеп җибәрде, – Сизмәдең син, сизмәдең!
Ташкын, аның кочагыннан арынырга теләп, икенче якка борылды, ә бу юньсез, вәт, сантый димә инде, муеныннан кысып кочаклады да, аның күкрәгенә ятып атынырга тотынды. Туктарга туры килә инде, бу сыек нәрсәне имгәтеп куюың бар. Ташкын кинәт торып басты, малай аның аяк астында калды.
– Тор инде, юньсез малай.
Аңламый шул бу бер дә әйткәнне. Кечкенәдән шундый беркемне тыңламый торган нәрсә булды. Ташкынны гына түгел, үз әти-әнисенең сүзен дә бик аңлап бетерми бугай ул. Әле колын чагында ук Ташкынны күрсәтү белән әтисе кисәтеп куйды. Сүзмә-сүз әйтеп булмый инде аны, тик аның янына кереп йөрмәскә кушты. Ә бу, теге өйгә кереп югалу белән капканы булыштыра башлады, ача алмагач, коймада үзе сыярлык ярык табып, Ташкын янына килеп керде. Вәт, куркыткан иде ул вакытта! Керде дә кочаклап та алды. Үзе көлә шундый. Көлүе матур иде, шул коткарды инде. Югыйсә, Ташкын берәрне ямарга дип артын борган иде. Моның бик зыянлы нәрсә түгеллеген аңлап, туктап калды.
Соңыннан гел кереп йөри башлагач, Ташкын да өйрәнде. Кызык кына малай иде ул, я берәр тәмле нәрсә алып керә, уйный, иркәли, тарткалый, көлә, бер минут та тик тормый. Өйрәнде шулай Ташкын. Ә бер мәлне кайдадыр югалып торгач, аны сагына башлады. Бөтенләй килмәсә нишләрмен дигән уй да булгалады. Тик кайтты теге, тагын шундый кызык тормыш башланды. Тик бу хакта аның әтисе дә, әнисе дә белми иде.
Соңыннан, Ташкын икенче йортка күчкәч тә, качып кына килгәли башлады. Киртә арасыннан шуып кына керә дә, атларның корсагы астыннан чыгып, Ташкын янына килә. Башка атлар башта өркебрәк карасалар да, соңыннан күнектеләр, ярата, сырпалана башладылар. Ул да аларны игътибарсыз калдырмады. Тик ул Ташкын янына килде. Хәтта Юлдаш янына да түгел.
Бераз үсә төшкәч, бу малайны нигә яратуын үзе дә аңлады Ташкын. Кайсыдыр ягы белән ул үзенә охшаган иде.  Шундый ук шаян, тәвәккәл, тиктормас. Кызганыч инде, ат булып тумаган. Вәт килешерләр иде ул чагында. Бергә чабып, рәхәтләнеп уйнап йөрерләр иде. Болай да кызык, әлбәттә. Тик бик зәгыйфь нәрсә шул, ни көче, ни җитезлеге юк, ни үсә белми. Әллә елдан елга җиңеләя генә ул, колын чакта бераз авыррак кебек иде әле. Ә хәзер…
Юлдаш әйтә, һәр атның кешесе булырга тиеш ди. Тик ул кеше яхшы булырга тиеш ди. Әнә утардагы берәү начар кешене сайлаган да, тегесе печән сала торган нәрсә белән кадап, күзен чыгарган. Йөри хәзер теге бахыр сыңар күзе белән ярты дөньяда. Ташкын булса, андый кешене әллә кайчан куып, типкәләп җибәрер иде. Бу җибәрми, һаман тота. Сыңар күз белән яхшы кеше табу авыр ди торгандыр инде. Шулайдыр да. Монсыннан да яманрак нәрсә булып, икенче күзеңне дә чыгарса нишлисең.
Ә менә бу малайны кешең итеп сайлаганда әйбәт булыр иде. Бу үшән түгел. Холыклары туры килә. Юлдаш әйтә, атның канаты ул кеше, ди. Әллә нинди биеклекләргә күтәреп, әллә нинди киңлекләргә чыгарырга мөмкин, ди. Тик аны сыртыңда гына утыртып йөртергә кирәк, арбага утыртырга ярамый, юкса ул кеше үшәнгә әйләнә, аның белән үзең дә кәкрәясең, ди. Юлдаш ул күпне белә инде.
Менә бу кешене сыртка утыртып караганда, нишләр иде икән?
– Әй, шомбай! Кеше буласың киләме?
Әйткәнне аңламавы кыен инде. Бигрәк кимсетеп яраткан инде Ходай адәм баласын – ни көче, ни җитезлеге, ни гәүдәсе юк, ни ат телен белми.
Аптырагач, Ташкын моның янына якын ук килеп тезләнеп басты. Ә бу, сантый димә инде, аны торгызырга тырыша. Торгыздың ди, тот. Моның өчен сиңа әллә ничә болын печән ашарга кирәк. Шулай да Ташкын торды. Юк, аңлады бу. Ялыннан сыйпап иркәләде дә, сыртын сыйпап куйды һәм… Җитезлеге юк дип ялгышкан Ташкын. Ничек сыртына менеп атланганын да сизми калды.
Менә хәзер тотын инде ялга. Төшеп калма. Төшеп каласың икән, син Ташкынның кешесе түгел. Бер ат та төшеп калган кешене яратмый.
Ташкын башта арт аякларына басып биеп алды. Кулы нык. Кеше чыгарга мөмкин моннан. Аннан соң артын сикертеп уйнарга тотынды. Шул рәвешле бер алдын, бер артын сикертеп дигәндәй хәтсез генә маташтырды да болын буйлап юртып китте. Берничә кат шулай әйләнгәч, кинәт тагын уйнаклый башлады. Бик аңгыра да түгел – көтелмәгән хәлләрдә югалып калмый. Аннан соң урман сукмагына чыгып бераз юртып барды да бар көченә чабып китте. Теге очка барып җиткәч, төшеп калгандыр дип курыккан иде. Исән. Көлә. Борылырга кушып ялын тарта, башын боргалый. Борылырга туры килә инде.
Кабат теге аланга килеп җиткәч, малай үзе моның ялын тарткалап, арт аякларына бастырырга маташа башлады. Баскач, урман яңгыратып көлүен, дәртләнеп кычкыруын ишетсәң! Ташкын үзе дә дөнья яңгыратып кешнәп җибәрде. Шат иде ул үзенең кеше табуына. Сыртыннан төшкәч, малай, үзенең башын аның маңгаена терәп, иркәләнергә тотынды.
Урман читенә кадәр бергә чыктылар да, Азамат аңа туктарга кушты. Аннан соң җиргә сикереп төште дә Ташкынның башыннан сыйпап иркәләп алды һәм бармагын ирененә аркылы куеп «Тсс!» – дигән тавыш чыгарды. Ташкын монсын аңлый иде. Сөйләнеп йөрмә, сер булып калсын, дигәнне аңлата инде.
Х-хә-әзер менә, тау башына менеп кычкырам:
– Я-һаһа! Мин кеше таптым! Ул Азамат исемле!
Сер булып кала, әлбәттә! Утардагы атларга гына сөйлим дә, бүтән бер кешегә дә әйтмим.

* * *

Тау түбәнгә авылга табан йөгергәндә, Азаматтан да бәхетлерәк кеше юк иде. Әллә нинди изге көн булды бүген. Әллә күпме яхшы эш эшләде. Җитди эш, зурлар эше! Бакчаны чабып чыкты, Нәфисә белән сөйләште, Ташкынны иярләде. Соңгысы – иң мөһиме, чөнки анысы өлкәннәр кулыннан да килми торган нәрсә. Хәтта әтисе дә артык якын бара алмый аңа. Баруын бара инде, Тыңлый аны Ташкын, тик иярләүче бит – Азамат.
Шатлыгыннан күзе тонган малай каршыга очраган ирләрне дә, аларның кулындагы бауны да – берни дә күрмәде.

12

Тауга менеп баручы өч ир – фермадагы каралтыларны төзәтергә дип кайдандыр чакырылган шабашниклар иде. Уртадан атлаган таза, нык гәүдәлесе – Политик, төзелештә дә монда да башлыклары булып исәпләнә. Уртача буйлы, нык кына кыяфәтле Банкир белән җил иссә, очып китәргә торган Куянны да:»Йортыгызга берәр бозау кайтарып куйсагыз, зыян булмас» – дип ул котыртып алып килде.  Бу авыл халкы элек-электән кушамат тага белми иде, шуңа күрә боларның исемнәре шулай икән дип уйладылар, бераз сәер кебек тоелса да, нигә алай, нигә болай дип кызыксынучы табылмады. Куян бик чипек гәүдәле һәм озын колаклы булгач, чынлап та куянга тартып тора, ул бик куркактыр, әле чишендереп карасаң, кечкенә койрыгы да бардыр сыман тоела иде. Банкирны чынлап та банк-фәлән белән бәйледер дип уйлаучы булмады. Я кәрт белән бәйледер инде шунда, я үзара табын корганда, аракы коеп торучыдыр. Әйткәндәй, соңгысы дөрес тә булырга мөмкин, чөнки хәмер саткан урыннарда ул бик еш күренә иде. Ә Политикның исеме чынлап та шулай булса, моны берәр күрәзәче кушкандыр, тик тормышлар үзгәреп китү сәбәпле бу кеше зур аренага чыга алмыйча, әлеге масштабта гына торып калгандыр шикелле иде. Моның тавышы көр, фикере төпле, теләсә-нинди темага сүз алып, теләсә кемне төп башына утыртып китәргә мөмкин.
Әлеге ауда да ул иптәшләрен өйрәтеп бара иде.
– Иң беренче нәрсә – кисәк хәрәкәтләнмәгез, адымнарыгыз, һәр хәрәкәтегез салмак булсын. Курыкмагыз, тынгысызланмагыз. Ат ул кешенең нәрсә кичергәнен бик яхшы тоеп тора. Әгәр сез куркасыз икән, ул да куркачак. Әгәр усаллашасыз икән – ул да усаллаша. Аның янында үзегезне көзге алдындагы кебек хис итегез.
– Минем күптән көзгегә караган юк, – дип кеткелдәде Куян, – Хәзер карарга да йөрәк җитми.
Банкир да аңа карап көлеп җибәрде:
– Дөрес эшлисең дә. Син карасаң, көзге куркачак.
– Үзеңне бел. Пахмилмейкер.
– Сез мине тыңлыйсызмы? – диде Политик тыныч таләпчәнлек белән, – Күзенә карамагыз. Ялгыш та. Чөнки бары тик ерткычлар гына иң элек корбанының күзенә текәлә.
– Куянга караса да ярыйдыр ул, аны кем ерткыч дип уйласын инде.
– Хәтта куянга да ярамый. Алгы яктан, бигрәк тә арттан якын килмәгез. Ян-ягыннан якынлашырга кирәк. Акрын гына, салмак кына. Тыныч итеп, ягымлы тавыш белән эндәшегез. Мактагыз, матур сүзләр әйтегез.
– Иркәләү сүзләрен хатынга да әйткән юк әле, – дип кеткелдәде Куян, – Ә монда ниндидер атка…
– Бу синең хатының түгел…
– Әйе, бу ияр күрмәгән, – дип өстәде Банкир.
Куян авыр сулап куйды:
– Минекенең дә күптән күргәне юк инде, озаккарак сузылды бу…
Банкир белән Политик бер-берсенә карашып, сизелер-сизелмәс кенә елмаешып куйды.
– Нинди матур сүзләр бар әле ул?
– Сүз мөһим түгел, тавыш ягымлы булырга тиеш.
– Әй, аракым, бердәнберем, мин сине яратам бит, дип әйт хет.
– Мондый сүз сиңа гына килешә шул.
– Ярый, мин әйтермен. Ә сиңа, саумы, ат, ә мин куян булам, әйдә, танышабыз,  дию дә ярый.
– Сез мине аңлыйсызмы?
– Әлбәттә! Акрын гына сул ягыннан килеп, колагына матур сүзләр пышылдарга кирәк.
Политикның сабырлыгы төкәнә башлады. Юкка ияртте әле ул бу булдыксызларны. Авылдан бер-ике егет белән сөйләшсә, яхшырак буласы иде. Шулай да сер бирмәде:
– Юк, якын килеп җиткәч, муеныннан сыйпарга кирәк.
Куян бармакларын җәеп, Банкирның муенына үрелде:
– Саумы, Банкир, мин аракы булам, мин сине запойга алырга килдем.
Банкир аның кулын этеп җибәрде дә, бармакларын җәеп, тегенең баш түбәсенә сузды:
– Саумы, Куян, мин сиңа мөгез куям.
Башка вакыт булса, Политик тәгәрәп ятып көләр иде. Тик әле ярамый, шуңа ул бик җитди итеп:
– Бармаклар бергә булырга тиеш. Аерылган булса, ерткыч тырнагын хәтерләтә, – диде.
– Аңлашылды, – диде куян, – менә болай итеп. Йомшак кына.
– Атның тиресе бик сизгер, ул кечкенә бөҗәк кунганны да тоя. Әгәр муенын сыйпарга иткәч, читкә тайпыла икән, туктап, бераз көтеп торыгыз. Муенын сыйпатса, учыгызны борынына якын китерегез.
Урман авызына килеп җиткәннәр иде инде. Политик аларга туктарга кушты.
– Хәзер аз гына ял итеп алабыз. Кулларны үләнгә ышкыйбыз.
Ул үзе иелеп, кулларын үләнгә тидерде. Тегеләр дә иярде. Кинәт Куян ачы итеп кычкырып җибәрдә:
– Ә-ә-ә-нәңне-е
– Нәрсә булды?
– Шайтан таягына эләктем, – диде ул кулыннан энәләрне чупли-чүпли, – кем утырткан аны шушында?!.
– Түзәргә туры килә инде. Бозау кирәк булса.
– Кирәкми миңа бозау, – дип үртәлде Куян.
Банкир мөмкинлеген кулдан ычкындырмады:
– Бер йортка ике бозау башы сыймый.
Бу ике сантыйны ияртүенә Политик тагын бер тапкыр үкенеп куйды. Шабашка өчен яхшы иде болар, әйткәнне үтәп торалар, балта-чүкеч тота беләләр. Күпме акча бирсәң, шуңа ризалар. Ә монда башка мәсьәлә иде. Ярый, ни язса, шул булыр, хәзер үкенүдән файда юк инде.
Политик, яссы сумкасын ачып, чүпрәк тартып чыгарды. Юлга кузгалыр алдыннан утарда калган бердәнбер ат янына кереп, аның ботындагы тирне сөртеп алган иде. Җаен табып кына якын килгәч, теге бик карышмады. Хәзер шул чүпрәк белән кулларын ышкып алды. Иптәшләренә бирмәде. Боларны ат янына җибәрсәң, бөтен эшне бозып куюлары бар.
«Тоттырмый, якын китерми», дигәнне ишеткәне бар иде Политикның. Бу ат турында җентекләбрәк сорашасы калган икән дә бит. Бер карасаң, ат ат инде ул. Тоттырмый дигәннәрнең дә кемдер тота, кулга ияләштерә, өйрәтә. Шулай булгач, әллә ни мәшәкате булмас сыман иде. Тик монда җиткәч, әллә бу икәүнең сантыйлыгын тыңлап килгәнгә, күңеленә бераз шик йөгерде. Тыныч булырга кирәк инде.
Көтмәгәндә Куян, ачы итеп кычкыра-кычкыра, урынында сикергәләргә тотынды:
– Әнә! Әнә! Ат! Ат! Әнә, а…
Политик аңа ташланды да учы белән авызын томалады.
– Куян, тынычлан. Бар эшне бозасың. – Беркадәр шулай торгач, тыныч тавыш белән сорады, – аңладыңмы?
Куян баш какты.
– Кычкырмыйсыңмы?
Куян баш чайкагач, кулын ычкындырды.
– Тавышланасы булма, – дип кисәтте ул, – тының чыкмасын!
Бәхеткә, кычкырган тавышка атның артык исе китмәде, күрәсең, диваналарны беренче тапкыр күрүе түгел иде. Башын күтәреп, колакларын тырпайтып бер тын карап торды да пошкырып куйды. Тагын бер тын алып торды. Һәм үлән уртларга кереште.
– Була болай булгач! – дип учларын ышкып куйды Политик. – Мәсьәләне хәл итәбез.
Аннан соң иптәшләренә күз салды. Алар гомерләрендә беренче тапкыр ат күргән кешедәй авызларын ачып карап торалар иде.
– Хәзер болай итәбез… – диде дә туктап калды. – Ярый, сез шунда гына утырып торыгыз. Тавышыгыз чыкмасын.
Ничек итәргә соң әле? Ул акрын гына, салмак адымнар белән, ниндидер үлән җыйган кеше кебек, ат тирәли урап чыкты. Якын килмәде. Кайбер урында аз гына якынлашты да тагын читкәрәк китте. Ат бу болында аның да барлыгына ияләшергә, зыян салырга җыенмавына ышанырга тиеш иде. Шул рәвешле берничә әйләнеш ясады да җиргә сузылып ятты. Биш минут чамасы яткач, торып утырды.
– Әй, бәләкәч, үләне тәмлеме соң? – диде аннан соң тавышын бик тә ягымлы итеп чыгарырга тырышып.
Теге яктан Куянның да ягымлы җавабы ишетелде:
– Белмим, ашап карамадым әле.
– Тавышланма, сиңа әйтми ул, – дип пышылдаганы ишетелде Банкирның.
Атның боларга бик исе китмәде. Бу Политикның күңелен тагы да ныграк җылытты. Ул акрын гына назлы сүзләр пышылдавын дәвам итте. Тик бу юлы сорау бирмәскә тырышты, тегеләрнең җавабыннан курыкты. Шулай сөйләнә-сөйләнә, акрын гына атка якынайды. Монда тынычлык, сабырлык, төгәллек, тагын әллә нәрсәләр кирәк иде. Ярты гомер вакыт үткәндәй тоелды. Үтсен. Ашыгырга ярамый. Бер адым гына ара калгач та, ат ятсынырга ашыкмады. Бары тик үләннән аерылып, башын күтәрде. Ә Политик сак кына якынаюын белде. Ипләп кенә аның муеныннан сыйпады. Әйбәт, бар да яхшы. Ис- киткеч акыллы малкай бит бу. И-и, малкай… Борынына кагылды… Тагын муеныннан сыйпады. Бу юлы озаграк итеп. Үзе мөгрәп кенә назлы сөйләнде. Әйбәт ат бу, әйбәт ат. Якын килеп була моңа. Алла боерса, тиздән йөгән дә кидерербез әле. Тик хәзергә җитеп торыр.
Акрын гына кире борылып китте. Берничә адымнан соң җиргә чүгәләде. Шушы чамагарак якын китерсә, элмәк ыргытырга да булыр. Тик башта йөгән кидереп карарга кирәк. Акрын гына ераклашып, иптәшләре янына килде.
– Ничек? – дип пышылдады Куян.
– Әйбәт, – диде Политик, ат иркәләгән назлы тавыш белән, – тик сез тавышланмагыз, яме. Барыгыз, әнә теге агач тирәсенәрәк. Акы-ы-рын гын-на…
Тегеләр бераз чигенделәр дә, матур гына каенга ике-өч адым кала туктадылар.
– Бер тавыш та чыгармагыз, яме.
Политик, ат абзарындагы каравылчы йоклап яткан бүлмәдән алып торган йөгәнен артынарак яшереп, яңадан ауга китте. Бу юлы да уратып кына якынайды. Һәр хәрәкәтен, сулышын үлчәп кенә ясады. Кабат атның муенын иркәләде. Озак итеп. Акрын гына йөгәнен чыгарды. Акрын гына кидерә башлады. И-и, бигрәкләр дә акыллы малкай бит. Гомер буе үз кулыңнан ашаган кебек. Инде йөгәнен тулысынча кидереп, сыртына менеп утырасы гына калды. Тик шунда ат та талгын гына биегәя башлады.
– Карале, кара, күрәсеңме?! – дип пышылдады Куян. – Политик атны күтәрә. Вәт көчле!
– Аһ! Ул арт аягына баса!…
– Кем?! Политикмы?
– Таптый хәзер. Качтык!
Шул сүзне ишетү белән Куян кырт борылып йөгерергә кереште. Тик алдындагы зифа каенга маңгае белән бәрелеп, артка чигенде һәм киселгән агач кебек авып төште. Банкир алдында агач юк иде. Шуңа ул тизлеген яхшы ук арттырып, мизгел эчендә ун адым ара үтте дә, агач төбенә абынып, мәтәлләп китте, беркадәр мәтәлчек аткач, икенче агач төбен китереп сөзде.
Политик аягында иде әле. Әйтерсең, җир астыннан салмак кына, ләкин котылгысыз бер гайрәт белән атның калган өлеше чыга иде. Күтәрелгән уңайга ул аның ягына борыла да иде бугай. Политик түбәндә калды. Аның күкрәге астында… Сәер бер сыгылмалылык белән бөгелгән аяклары астында… Һәм ат салмак кына итеп төшә башлады… Политик сихерләнгән кебек басып торуында булды. Ни артка чигәрлек, ни алга атларлык хуты юк иде. Менә атның тезләре иңенә кагылды. Котылгысыз көч белән баса башладылар. Авырту тоелмады… Әллә ул һушын җуйдымы… Бетте!..
…Бераздан Политик һушына килде. Йөзендәге салкын нәрсәне алып ташларга теләде. Йөгән икән. Акрын гына торып утырды. Исән! Торып басты. Бер җире дә имгәнмәгән. Шөкер! Ат аны Политикның үзе шикелле талгын гына хәрәкәтләр белән җиргә сылап кына куйган иде. Ә үзе ерак та китмәгән, берничә адым читтә генә уртлап йөри.  Вәт, шайтан, ә! Гади ат түгелдер бу! Зәхмәттер бу… Шайтан!
Качарга кирәк тизрәк! Шунда гына Политик ыштан төбендәге юеш авырлыкны тойды.

 

Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com


Дәвамы: http://maydan.tatar/ir-kanaty-povestnyn-devamy-2/
 
«Мәйдан» журналы №9, 2019 ел

 

Комментарийлар