Ир канаты (повестьның дәвамы)
Повестьның дәвамы.
13
Шайтан алгыры! Нинди көн булды бу, ә!
Кабинетына кайткач та ишегендәге «Рәис Харисович Чурбанов, хуҗалык рәисе» дигән язуга озак кына карап торды. Бу язуның соңгы көннәре җитәдер сыман тоелды. Аның арыган кыяфәтен күреп, секретарь кыз йөгереп килде:
– Рәис Харисович, берәр ярдәм кирәкмиме?
Рәис аңа беренче күргәндәге кебек карады һәм, син кем, диюдән үзен чак тыеп калды. Тыймаса да яхшы буласы иде. Кем син, шайтан алгыры? Кем син миңа ярдәм итә алырлык? Ләкин алай итмәде, авыр хәлгә калуына бу кыз гаепле түгел ич. Нигә тагы бер кешене сәбәпсезгә рәнҗетергә?
– Нәрсә?
– Бәлки, чәй китерергәдер?
– Китер, китер.
Һәм ул эчкә үтте. Башта бер як читтәге диванга табан атлады, аннан борылып, китап шкафлары яныннан узды да, эш өстәле артындагы кәнәфигә килеп утырды. Бераздан куллары өстенә башын салып тынып калды. Җыелышны күз алдына китерде. Бәкерне. Корт чаккыры нәрсә! Ник шулай дип әйтте ул? Ник телен тыймады. Моңа кадәр юаш кына булып йөри иде ич. Ә ул, хуҗалык рәисе, шул ат каравылчысын урынына утыртырлык та сүз таба алмады. Гарьлек, анаңны сатыйм. Бәкернең сүзе генә түгел, ә хуҗалык рәисе булып та бер чарасыз, ихтыярсыз курчак хәленә калуы гарьлек. Үзеңнең көчсезлегеңне, хаксызлыгыңны аңлау. Ә Бәкер көчле, чөнки ул үзенең хаклы икәнен тоя. Ул үзенең һәрбер атын яклап, хакимияткә каршы чыгарга әзер. Ә Рәис Харисович үз кешесен яклый алмый. Рәис Харисович, анаңны сатыйм, хуҗалык рәисе! Ходайның шундый аяз бер көнендә, бөтен эшне туктатып, кешеләреңне ат эзләргә чыгарып җибәр әле!..
Ә башкача булмый. Алхан Габбасович иртәгә үзе киләчәк. Ул килүгә, ат тотып ябылган булырга тиеш. Вәссәлам!
Белмим, ни өчен каныга, нинди үче бардыр аның Бәкергә. Ә бит атка бәйләнүе нәкъ шуның өчен. Әйе, күрү белән сокланды аңа, әйе, кызыкты. Ләкин Бәкернең монда эшләвен аңлагач, чын-чынлап каныга башлады. Көннең кайсыдыр өлешендә булган гади генә сөйләшүне ул кабат исенә төшерде:
– Бу ат караучың ничегрәк соң?
– Эшен белә, атларны ярата, Алхан Габбасович…
– Иң яратканы шушы могҗизадыр инде?
– Әлбәттә!
Кем телеңнән тартты? Соң, шунда иткә җибәрәсе берәр атның кушаматын әйтеп булмый иде мени? Шуннан нәрсә үзгәрер иде? Бәкер вакытсыз килеп чыкты, менә кайда төп сәбәп. Ә аларның электән калган үз низаглары бар. Колагында тагын теге сөйләшү яңгырады:
– Бәкер.
– Нәрсә, Алхан?
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән калачак иде.
– Беребез дә мәңгелек түгел, Алхан.
Әлбәттә, төп сәбәпнең болар гына түгеллеген күңеле белән аңлый иде. Сәбәпне аз гына ерактанрак, башкалада үзенә, балаларына, туачак оныкларына алган фатирлар, җитди банклар тирәсеннәнрәк эзләргә кирәген яхшы төшенә иде Чурбанов. Кинәт аның күңелендә нәрсәдер үзгәрде. Шайтан алгыры! Ә бит төптән уйласаң, мондый нәрсәләр өчен теләсә нинди атны һәм ат караучыны корбан итәргә мөмкин. Теләсә кемне! Хәтта үзең дә утырып чыгарга була.
Һәм аның бая ук инде аяк очларына басып кына секретарь кыз керткән чәйгә күзе төште. Аны бер уртлап куйды. Чәй белән генә булмый иде. Суыткычтан башланган коньяк алып койды. Эчеп җибәрде.
– Әгәр беркем дә тоталмый икән, үзем тотам. Атып булса да алам.
Бер мизгелгә күңеленә шик йөгерде. Атып алу – котылу түгел иде. Хәтта яраларга да, имгәтергә дә ярамый. Ул хакта бөтенләй сүз булмады. Каш төзәтәм дип, күз чыгарып куюың бар. Ләкин гади генә бер атны тоту ысулы бардыр бит инде. Кит та, акула да түгел… Кинәт аның хәтеренә кайчандыр караган бер фильм искә төште. Анда ниндидер су зәхмәтен атып алганнар иде. Йоклата торган пуля сыман нәрсә белән. Тормышта мөмкин микән шундый хәл? Ул тагын бер рюмка эчеп куйды. Беркадәр уйланып утырды да телефон трубкасына үрелде.
* * *
Фермага кайту белән Бәкер утар капкасын ачты да атларны иркенгә куып чыгарды. Маллар озак кыстатып тормады, утардан ялыкканнар иде. Шундук таралыштылар. Көтү булып йөрмәсеннәр диеп, ул аларны үзе куды. Төрле җиргә таралсыннар. Җыеп алу кыен булмас, күп дигәндә, берәр сәгать вакыт китәр. Йөрсеннәр шунда Ташкынны эзләүчеләрнең күзен алдап.
Бәкернең кәефе юк иде. Барысыннан да бигрәк, ул үзен кулда тота алмавы өчен үкенде. Соңгы сүзен әйтергә кирәкми иде. Ул чакта әле, бәлки, икәүдән-икәү генә сөйләшеп, Алханны алдарлык берәр хәйлә дә корып булыр иде. Тик хәзер ара тулысынча өзелде. Бөтен халык алдында шулай дип атаганнан соң, сиңа беркем дә колач җәеп тормаячак. Бетте барысы да. Барысына да шул аракы гаепле бугай. Юньле нәрсә булса, эчкән кешене ат белән хатын-кыз яратыр иде.
– Шайтан алгыры! – дип сүгенде ул утарда ялгызы басып калган Юлдаш ягына атлап. – Аңлыйсыңмы син моның нәрсә аңлатканын?
Юлдаш әллә аңлап, әллә аңламыйча баш кагып куйды.
Ә Рәиснең сүзе коры янау гына түгел. Ул бит әнә ничек әзерләнеп килгән. Әнә бит нәрсәләр вәгъдә итә. Ә бит сыерга, хәтта бозауга кызыгучылар да булачак. Нинди генә чая зат булса да, Ташкын нибары ат кына. Имгәтеп алулары да бар. «Тотарга, ябарга!» – диделәр. «Имгәтмичә, сау-сәләмәт килеш» – дигән сүз булмады. Нинди генә корал юк хәзер кешедә.
– Аңлыйсыңмы син?! – Бәкер Юлдашның башына маңгаен терәде. – Әллә нинди кораллар бар хәзер…
Һәм иң куркынычы ул да түгел иде әле. Иң куркынычы – Ташкынның кич җитү белән утарга кайтып ятуы иде. Болындагы атны эзләүгә караганда, утардагысын аулау җиңелрәк. Һәм аннан да куркынычрагы, Бәкер нәрсә эшләргә дә белми иде.
Келәттән алып килеп, Юлдаш алдына бер чиләк солы салды да «приемныйга» керде. Гарәби шешәнең яртысына төшеп, сәкегә ятып йоклаган иде. Бәкер шешәне өстәл астына алып куйды да чәй яңартып җибәрде. Куе итеп эчте.
– Тотып япкач, нәрсә эшләтергә уйлыйлар соң?
Аңа җавап итеп, Алханның тавышы ишетелгәндәй булды:
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән калачак иде.
Ә бит белә, шайтан алгыры, кемнең нинди төймәсенә басарга. Берәү булса, исе дә китмәс:
– Нәрсә, минем малыммы әллә? Хет көтүе белән иткә озатыгыз – бер сүзем юк, – дип кычкырып көләр генә иде. Тик Бәкер алай итә алмый. Бәкер өчен боларның барысы да кадерле. Чөнки ул ат ялына ябышып яшәгән затлар вәкиле. Һәм Алхан моны чамалый иде.
Уйларыннан арынып… Юк, бу уй түгел иде. Бу – рәнҗү, үз кичерешләрендә салулау иде. Шуны аңлагач, Бәкер монда ятып берни дә кылып булмасына төшенде. Кайда да булса барырга, кемнедер күрергә, аз гына башка яссылыкка күчәргә кирәк иде. Ул урамга чыкты. Ишетелер-ишетелмәс кенә сызгырып куйды. Бераздан Ялкынның тояк тавышы ишетелде.
14
Азамат шатлыгын кем беләндер уртаклашырга теләсә дә, өйдә беркем дә юк иде. Ул чәй эчеп алды. Ындырдан урап керде, печән кибәргә уйлый гына башлаган иде әле. Мал астындагы төнге тиресне чыгарып түкте. Кайткач, берәрсе юынырга теләсә дип, мунчага су тутырып куйды. Шуннан арлы-бирле килеп йөрде дә Илдарларга китте. Илдар аның дусты, бәлки бергәләп балыкка барып кайтырлар. Һичьюгы, Азамат үзенең шатлыгын аңа сөйләр. Тик анысы да өйдә түгел иде, әтисе белән печәнгә киткәннәр.
Кайтканда, турыдан түгел, ә күрше урам аша китәргә булды. Кем белә, бәлки Нәфисә очрар. Моңа өмете зур түгел иде түгелен. Ләкин алар яныннан узу үзе үк күңеленә ләззәт бирә һәм, җае чыкса да, чыкмаса да Азамат моны кулдан ычкындырмаска тырыша иде.
Монысында юлы уңды. Нәфисә капка төбендә утыра иде. Азамат адымнарын тизләтте, кыз аны күрү белән ишегалдына кереп китәр сыман тоелды. Тик Нәфисә кереп китмәде, урыныннан кузгалып, бер-ике өй аша узды да, тыкрык буйлап Мәчет яланына таба атлады. Берәр төрле үлән җыяргадыр инде. Бәләкәй чагында Азаматның да анда алабута җыярга барганы бар иде.
Мәчет яланы – «ындыр» дип аталган бәрәңге бакчасы артында. Авылны икегә бүлеп аккан елга буенда. Заманында мәчет булган инде монда, матур гына яланы да булган, җәйләрен бәпкә үләне үскән бөтен яланны себереп, кышларын карын көрәп, тәрбияләп торганнар. Ни генә әйтсәң дә изге урын бит инде, ә андый җир матур булып, нур сибеп торырга тиеш. Югыйсә, адашып килеп чыккан берәр кяфер:«Мәчет тирәсен дә матурлый алмаган Ходайга ышаныч бармыни, ул нишләп дөньга нур сибә алсын инде», – дип уйларга мөмкин. Ләкин бер мәлне дөньяның асты-өскә килгән дә, авылның мәңге айнымас берничә исереге, яңа властька ярарга тырышып, шул мәчетнең манарасын кисеп ташлаган. Аның белән генә дин бетмәгән инде. Ә мәчет беткән. Яланы да беткән. Хәзер аның бер өлешен тигәнәк, әрем, алабута, ә ярга якынрак урынын таллык баскан.
Азамат адымнарын тизләтте. Кыз инде Мәчет яланына җитә язган, тыкрык буендагы кычытканнарны капчыкка җыеп маташа. Кил дә аңа ярдәм итеш бит инде, юк, Азаматның кыюлыгы җитмәде. Күзләрен җиргә терәп, дәшмичә дә үтеп китәр иде әле, бәлки, бәхеткә, кыз үзе сәлам бирде:
– Сәлам! Кая киттең болай ашыгып?
Азамат туктады. Аңа карап катып калды.
– Алабута җыярга, – диде аннан соң, – ә син нишлисең?
Кыз челтерәтеп көлеп җибәрде:
– Чебиләргә витамин җыям.
– Ә мин – алабута… – Азамат кузгалырга итте. – ярый…
Кызның тавышында курку ишетелде:
– Анда барма.
– Ник?
– Анда көрән кешеләр бар.
– Кемнәр?
– Төрмәчеләр. Шунда яшиләр.
– Елга буендамы?
Азаматның бу хакта ишеткәне бар иде. Көрән кешеләрнең үзләрен дә берничә тапкыр күргәне бар.
– Куркыныч түгел алар, – дип елмайды Азамат. – Ямьсез генә.
– Авыл эчендә – куркыныч түгел. Ә анда…
Азамат авыр хәлдә иде. Кире борылсаң – курыккан кебек була. Юлыңны дәвам итсәң… әтәчләнгән кебек…
– Мин эчкә үк кермим, – диде ул елмаерга тырышып. – Аз гына җыям да борылам.
– Мин дә барыйммы?
– Ник?
– Сиңа ярдәм итәргә, – Нәфисә инде капчыгының авызын борып, киртә янына куйды. – Бергә хәвефсезрәк тә.
Мондый вакытта карышып булмыйдыр ул. Алар икәүләп Мәчет яланының түренә атладылар.
Бераздан елга буенда тавыш ишетелде:
– Ты че, падла! Сал күбрәк итеп.
Азамат белән Нәфисә бер-берсенә карап алдылар да, алабута турында бөтенләй онытып, тавыш килгән якка атладылар. Аяк очларына басып кына таллыкка үттеләр, сукмакның ике як читенә чыгып күзәтергә тотындылар.
Таллык арасында беләк юанлыгы агачларны тезеп ясалган куыш сыман нәрсәдә, кояш нурыннан качып. ике көрән кеше утыра иде. Боларның исемнәрен белсә, бары тик участковый гына беләдер, тик аның кайсы исем кемнеке икәнен тәгаен атый алуы шикле. Чөнки болар төрмә шулпасы чүмереп, денатурат, хушбуй, пыяла чистарткыч ише нәрсәләр эчеп, этләрдән талап алынган сөяк кимереп. кырынмый-юынмый яши торгач, барысы бер төслегә әйләнеп беткән иде.
Күзәтүчеләргә алар күренмәде, бары тик тавышлары гына ишетелде.
– Не ссый син, братан, – ди берсе карлыккан тавыш белән. – Не гони волну. Все будет ништяк.
– Не боюсь мин, – монсының тавышы тоныграк чыга, – просто…
– Пахан әйткән икән бер сыер дип, блефовать не станет. Атны тотабыз. И бартер. Честный обмен. Ул сыерын, без атны.
Икенчесе дәшми.
– Че зашился?
– Син его ничек поймать итмәкче буласың?
– Ты че, в наттуре?! Миңа ышанмыйсың что ли?! Мин зонаны тоткан кеше. Ә тут какой конь в сапогах.
– Лечишь. Курица урлап суйганга утырган кешене зонада пахан итмиләр.
– Курица аның погоняло иде, понэл.
– Ну, ладны. Ул корованы без нишләтәбез?
– Ганно вопрос! Сыерны барыгаларга очырабыз и какой-нить йорт купить итәбез, как все честные пацаны жить будем.
– Ул акча дом покупать итәргә не хватает.
Артта агач кыштырдаганы ишетелде. Азамат Нәфисә артындагы куаклыкка ымлады, кыз баш какты да шунда чумды. Игътибар белән карамасаң, күзгә бәрелеп тормый иде ул хәзер. Азамат үзе дә яшеренде. Аяк тавышы якынайганнан якыная иде. Болар янына җиткәч, ул туктап калды. Тагын берничә адым атлады. Кулындагы пакетны җиргә куйды. Бераздан нәрсәдер чөбердәгән тавыш ишетелде. Печ итә. Ярый әле монда туктамады, дип сөенде Азамат.
Тавышны куыштагылар да ишетте бугай.
– Кто там? Берәр лох что ли?
– Юк, коньяк кайта.
Бераздан теге эшен бетерде дә куыш ягына атлады. Нәфисә куаклык арасыннан чыкты да кайту юлына ымлады:
– Киттекме?
Азамат аңа бераз сабыр ит дигәнне белдереп ишарәләде.
– Ты че, падло! Нигә әкрен йөрдең?
Куышта кычкырып көлгән тавыш ишетелде:
– Ха-ха… Хехе… Шабашниклар теге атны поймать итәргә барган.
– И?
– Берсе в штаны наложить иткән.
– Непруха.
– И?
– Берсе головасын ярган, икенчесе аягын сломать иткән.
Азамат нидер әйтергә җыенган Нәфисәне «тсс» дип туктатты да куыш ягына ымлады. Һәм игътибар белән тыңларга әзерләнде.
– Вот, ә син дело, дело…
– Без андый лох түгел.
– Сыерны урлау прощерак будет.
– Бозау еще проще.
– Бозау ите тәмсез.
– Ансы дохлый иде.
– Наливать ит.
Шешә ачкан тавыш ишетелде. Тирә-якка әллә нинди сасы ис таралды. Кайдадыр очып барган сукыр чебен тик торган җирдән егылып төште, денатурат исенә агуланып һәлак булды бугай.
Калай савытлар чәкешкән тавыш килде.
– Ты в деле?
– Пас! Ул ат – чудовище! Озыная да, уменьшается да икән. Змея кебек.
– Как червяк что ли?
– Ну. И берьюлы әллә ничә җирдә появляться итә. Жуть.
– Пургу гонишь.
– А ты?
– Подумать надо.
– Чем? Тут я думаю.
– План бармы соң?
– Просто. Ат сикереп чыга торган җиргә стекло сибәбез.
– Смысл?
– Атның иң слабый җире – копытасы.
Нәфисә чүгәләгән җиреннән торып, сукмакка чыкты. Азамат та аңа иярде.
– За удачу! – Тегеләр тагын бер кат чәкештерделәр дә эчеп җибәрделәр. Бераздан кайсыдыр косарга тотынды. Аңа кемдер нәфрәт белән кычкырды:
– Че ты, падло! Зачем бухло переводишь?!
Чынлап та Нәфисә белән бергә мондый җирдә утыруның кызыгы юк иде. Бакча почмагына җиткәнче дәшми генә атладылар.
– Алабута җыябызмы? – диде Нәфисә, киртә буена ымлап. – Капчык та алмагансың…
Азамат аңа елмаеп карады:
– Юк, җыймыйбыз. Мин синең арттан гына килгән идем…
– Нигә?
Азамат үзенең кызаруын тойды һәм сүзне икенчегә борды:
– Карале, нинди ат турында сөйләделәр ул?
Нәфисә аңа гаҗәпләнеп карады:
– Нигә, әтиең әйтмәде мени?! Ташкын кушаматлы атны тотарга кушканнар бит. Тотучыга бер сыер вәгъдә иткәннәр.
Азамат бераз чамалый иде чамалавын, тик болай уктыр дип уйламый иде:
– Шуннан?
– Шуннан, шабашниклар Акланга менеп, Ташкынны тотарга маташканнар. «Ашыгыч ярдәм» килеп китте бит, аны да күрмәдеңме?
– Димәк, бу көрән кешеләр дә аны тотарга маташмакчы… – диде Азамат бераз уйланып торгач, – сикереп чыга торган җиренә пыяла ватыклары сибеп. Коточкыч! Туктатырга кирәк бит инде аларны.
Нәфисә дә уйга калды. Шуннан кыенсынып кына сорап куйды:
– Ә син беркемгә дә әйтмисеңме?
– Нәрсәне?
Нәфисә бераз икеләнеп торды да дәвам итте:
– Аракы эчсә, минем әтинең холкы югала, тавышланып йөри башлый. Шунда әни моның аракысына аз гына йокы даруы сала. Әти бераздан йоклап китә. Тик берәүгә дә әйтмә, яме.
– Әйтмим. Ант!
Нәфисә елмаеп җибәрде:
– Рәхмәт, Азамат! Мин йокы даруының кайда икәнен беләм. Аракының да. Әгәр бер шешәне болгатып, баягы урында калдырып китсәм, алар эчәчәк тә иртәнгә кадәр йоклаячак.
Азамат шатлыктан нишләргә белмичә аңа төбәлде. Һәм үзе дә сизмәстән аны кочаклап, үбеп алды. Кайсы төше эләгә, шуннан үпте, тик соңыннан иреннәр иренгә тартылды.
15
Ташкын урынына Ялкынны харап итәргә теләсәләр дә Бәкер җиңел генә бирелмәс, аның гомерен саклап калу өчен барысын да эшләр иде. Утардагы атларның барысының да үз холкы, үз язмышы, үз биографиясе бар һәм, иркенрәк вакыт эләксә, Бәкер алар турында рәхәтләнеп сөйли алыр иде. Ә Ялкын… Бу айгыр алар арасында да беркадәр аерылып тора, кечкенәдән үк хуҗаларының игътибарын яулап алган акыллы зат.
Элек көтүне хәзер сыерлар җәйләве урнашкан җирдәрәк йөртәләр, сулауга да шундагы буа буена төшәләр иде. Ферманың бер сыер көтүе – бер, икенчесе икенче яктан төшә, кемдер буа йөзенә үк килә, кемдер үрдәрәк, я түбәндәрәк урын җайлый. Маллар кушылмасын өчен шулай эшлиләр. Буа төбенә җитәрәк бер ярда – көтүчеләр куышы, анда гадәттә бөтенесе дә бергә җыелып утыра. Бергәләшеп чәйләп алалар да, кем урманга утын салырга, кем печән чабарга, кыскасы, һәркем үз эше белән китә. Араларыннан берсе дежур булып, маллар таралмасын, көтүләр кушылмасын дип саклап кала.
Ул көнне Бәкернең чираты иде. Сулауда калган көтүчеләрнең күбесе балык тотып, я чыбыркы үреп вакыт уздыра. Бәкернең андый маһирлыгы юк иде. Көтүләрне урап чыкты да, малларның тынычланып ята башлавын күреп, үзе дә черем итеп алырга булды.
Инде йокыга китеп, матур гына төш күрергә маташып ятканда, куыш авызында ниндидер колын кешнәп җибәрде. Бәкер ничек атылып чыкканын да сизми калды. Анда бер колын тора иде. Аны күрү белән колын кирегә чабып китте. Тик бераздан туктап калды да Бәкергә борылды. Тегесе кабат куышка кереп китәргә җыена башлагач, атылып аның янына килде, тагын кырт борылып, ун метр чамасы китте дә туктап калды, Бәкергә борылып, кешнәп җибәрде. «Тукта, нәрсәдер әйтергә тырыша бит бу» – дип Бәкер аның артыннан иярде. Барып караса, бер сыер язгы ташудан калган сазламыкка кереп баткан иде…
Шул чакта ук үзенә җәлеп иткән иде бу колын. Үсә төшеп, тайга әйләнгәч тә гаҗәпкә калдырган чаклары күп булды. Яңа гына институт бетереп кайткан укытучы кыз бер көзне мәктәпкә әле генә кергән балаларны көтүлеккә алып килде. Бәкер аларга атлар турында сөйләде, кайберләре атларга атланып, ялын тарап та карады. Акланда йөртәләр иде ул чакта малларны. Аклан – тау башындагы урман эчендә урнашкан кечкенә аланлык инде ул: сулауга төшсәң дә, урманга алып керсәң дә җайлы – бик матур, бик рәхәт урын. Менә шунда дәрес үткәрделәр дә, кайтырга дип кузгалырга торганда, бер баланың Ялкын артында калганын шәйләделәр. Хәтта Бәкернең дә йөрәге жу итеп куйды. Ялкын дәрте ташып торган аяусыз тай иде. Аны-моны уйламыйча шаркылдап көлеп торган җиде-сигез яшьлек малайны, кем икәне дә билгесез ят кешене, тибеп очырырга күп сорамас. Аның тегесе дә, әрсезләнеп атның арткы ботын килеп кочаклады. Барысы да өнсез калды. Күңеллерәк үтсен дигән дәрес бәхетсезлеккә әйләнергә мөмкин иде. Ялкын аягын күтәреп әкрен гына баланы читкә этәрде дә үлән утлавын белде. Ә теге сабыйга бу кызык тоелды бугай, ул тагын Ялкынның ботын килеп кочаклады. Тай аны тагын әкрен генә читкә этәрде. Инде сабырлыгы калмаган Бәкер, тайны өркетмәскә тырышып, аның артына чыкты да, тагын атның аягына омтылган малайны эләктереп алды. Ә Ялкын, үлән уртлаган җиреннән башын күтәреп, аңа карады: «Син нәрсә, янәсе, кем дип уйлыйсың син мине?!. Ничек мин шундый кечкенә, яклаучысыз җан иясен рәнҗетә алыйм, ди.» – атның бөтен кыяфәте шулай дигән төсле иде. Моны күз алдына китергән саен Бәкер әле дә елмаеп куя.
Нәкъ менә шунда аны үзенеке итәргә уйлады инде ул. Һәм ялгышмады да. Ялкын аның ышанычлы дустына, таянычына әйләнде. Кайда гына булса да, бер чакырудан килеп җитте, кайда гына калдырып китсә дә, сабыр гына көтеп торды: ачмы-тукмы, эссеме-салкынмы – Ялкын аны һәрвакыт калдырып киткән урынында каршы алачак иде. Ә бер мәлне…
Бәкер, гадәттә, атларга дигән онны җилкә белән ташый иде. Келәт бик ерак түгел, аз гына гимнастика да була. Бервакыт Гарәбинең сыер көтүендәге нәсел үгезен бик каты котыртканнар. Кем шулай кылангандыр, билгесез. Нәсел үгезләре, гадәттә, җир тырмап, дәһшәтле мөгрәп йөрсәләр дә кешегә тими торганнар иде. Бу юлы чыгырыннан чыгарганнар, теге җенләнеп киртәне җимереп чыгып киткән дә, нәрсә селкенә, шуны сөзеп, котырынып йөри. Халык кереп кычкан инде, мондый чакта аңа каршы чыгып булмый, тынычлануын көтәргә кирәк.
Ә Бәкер бу хакта белми иде. Капчыгын күтәреп, атлар утарына атлаган җиреннән якында гына котсыз үкергән тавыш ишетеп борылып караса – үгез… Аның сөзәргә килүен аңлап, капчыгын ташларга да өлгермәде – үгез дәһшәт белән китереп орды. Ярый әле Бәкер җилкәсендәге капчыкны мөгезләр арасына төшереп өлгерде, югыйсә, ни булып бетәсе билгесез иде. Болай да ничек чөелеп киткәнен аңламый калды, аягына басканда, үгез берничә адым ерактан аңа таба карап тора иде. «Йөгерергә кирәк!» – дип тә өлгермәде, үгез тагын Бәкергә ташланды. Бәкер алыш күрмәгән кеше түгел иде, ләкин ул да бер мәлгә кая йөгерергә, ни кылырга белмичә югалып калды. Ә үгез инде җитеп килә иде. Нәкъ шул вакытта баш очында кара шәүлә пәйда булды. Бәкер аның ни икәнен дә аңламый калды. Ә аңына килгәндә, үгез бер як читтә чайкалып басып тора, ә Бәкер янында, тагын тибәргә әзерләнеп, Ялкын бии. Ялкынның башка атларга охшамаган шундый сәеррәк бер гадәте бар, ниндидер куркыныч хәл килеп туса, я һөҗүмгә җыенса, ул сизелер-сизелмәс кенә бии башлый. Тик бу юлы Бәкер сугышка юл куймады, атына менеп атланды да котырган үгез яныннан китәргә ашыкты.
Моны күргән кешеләр соңыннан: «Бәкер атлар телен белә икән,»– дип сөйләнеп тә йөрде әле. Белерсең аларның телен. Ат үзе кеше телен беләдер, телен генә түгел, уй-хисләрен дә аңлап торадыр әле. Кешеләрнең дә күбесендә юк ат акылы.
16
– Атларның яшь буенча бүленеше бик тә гади аның, – дип елмайды Азамат. – Тапкырлау таблицасыннан да гадирәк. Бер яшькә кадәрен «колын» дип йөртәләр.
– Колын, – дип кабатлады Нәфисә, – ә мин кечкенә гәүдәлеләрнең барысын да колын дип уйлый идем.
Алар Мәчет яланына илтә торган тыкрык буенда торалар иде. Нәфисә йокы даруы болгатып алып чыккан чүлле шешәне Азамат тегеләрнең куышы янындагы сукмакка куеп китте. Аны, печ итәргә чыккан берсе күреп, куенына тыгып куйгач, монда килде. Әле эчеп йоклап киткәннәрен көтеп торалар иде. Нәфисә атлар белән кызыксына башлагач, сөйләшергә сүз дә табылды һәм Азамат аңа үзе белгән кадәресен рәхәтләнеп аңлата бирде.
– Бер яшьтән соң, колынның ялын, койрыгын кисәләр. Ул кырыкмыш дип атала башлый.
– Балаларның беренче тапкыр чәчен алган кебек икән, – дип көлде кыз, – минем ике туган энемнең кичә генә чәчен алдылар. Ул да кырыкмыш була инде, димәк.
– Белмим кеше гомере кебек үлчәнми атныкы. Ике яшькә кадәр ул «тай» дип йөртелә.
– Колын, кырыкмыш, тай, – дип кабатлады Нәфисә. – Чынлап та авыр түгел икән. Ә Ташкын кем?
– Туктап тор. – Азамат бармакларын бөкләп саный иде. – Ике яшьтән өч яшькә кадәр – конан, өчтән-дүрткә – дүнән. Дүрттән узгач – айгыр. Ташкын – айгыр булып чыга инде.
– Син ир-ат затын гына атадың, – дип елмайды кыз, – ә хатын-кыз заты ничек?
– Шундый ук диярлек: конаҗын, дүнәҗен, байтал. Колынлагач, бия була.
– Атларча бүлсәк, син – айгыр, мин байтал булабыз, әйеме, – дип елмайды Нәфисә.
– Юк, алай булмыйбыз, – Айратның тавышында шулай булмавына үкенү сыман нәрсә ишетелде, – атның беренче елы кешенең унике яшенә тора. Әгәр кеше булса, ул унике яшькә кадәр колын булыр иде. Ә икенче яше – кеше гомеренең җиде елына. Димәк, ике яшьлек тай – унтугыз яшьлек кеше сыман була. Ә без синең белән кырыкмыштан бик ерак китмәгән бугай. Тай дип әйтергә дә була.
Кинәт Нәфисә дертләп китте:
– Карале, тегеләр йокламаган!
Чынлап та көрән кешеләр капчыклар күтәреп чыктылар да, сукмактан уңга борылып, каядыр кереп югалдылар. Капчыкларында пыяла ватыклары булырга тиешлеген икесе дә чамалыйлар иде. Бераздан Нәфисә икенче җиргә төртеп күрсәтте:
– Әнә алар!
Көрән кешеләр елдам хәрәкәт итә иде.
– Алар елга буйлап бара, – диде Нәфисә. – Буага тиклем баргач, кеше күзенә чалынмый гына өскә, фермага менәргә мөмкин. Башлары эшли…
Азамат аңа сынап карады:
– Син чынлап та йокы даруы салдыңмы соң?
Кыз баш какты:
– Күбрәк тә китте бугай әле.
– Димәк, эчмәгәннәр.
– Хәзер нишлибез инде?
– Әйдә, артларыннан төшәбез…
Азаматка ияреп, берничә адым атлагач, Нәфисә каршы төште.
– Юк, тукта, – диде ул бик җитди итеп, – елга буйлап менсәләр, алар теге чытырманлы тарлавыктан үтәләр бит. Шунда көтеп торырга кирәк.
Азамат аңа бертын карап торды да канәгать елмайды.
– Әһә. Яр башына урнашабыз да рогаткадан чүплибез, әйеме.
Ул һәрвакыт диярлек чалбарының арткы кесәсендә йөртә торган рогаткасын капшап куйды. Һәм алар, урам аша чыгып, Азаматлар тыкырыгыннан тау ягына борылдылар да, елга буендагы тарлавыкка табан атладылар. Юл уңаена Нәфисә һаман атлар турында сораувын белде:
– Ә атларның төсләре нинди була?
Азамат аңа карап елмайды. Рәхәт иде аның шулай сүз таба белүе, югыйсә, үзе нәрсә турында сөйләшергә белми баш катырып бара иде инде. Ә болай – рәхәт.
– Үзең ниндиләрен беләсең соң?
– Җирән… Ак… Бетте бугай инде… Ә-ә, кара…
– Чаптар…
– Чаптар – атның төсен билгели мени? – дип гаҗәпләнде кыз. – Ә мин аны чабыш атына әйтәләр дип уйлый идем.
– Төсен билгели. Әтинең аты – чаптар, ак яллы, ак койрыклы җирән ат. Безнең авылда андыйлар күп. Бу борынгы татар атлары булган дип сөйлиләр.
– Атның да милләте бар мени?
– Милләт түгел инде, токымы шундый, – дип көлде Азамат, – татарлар куллана торган токым.
– Алмачуар ничек була?
– Күгелҗем җирлектә кара таплары булган атны шулай атыйлар. Мин дә бәләкәй чакта моны атның кушаматы икән дип уйлый идем.
Рәхәт иде Нәфисә белән. Шул рәвешле юк-бар сөйләшеп кенә килсәләр дә, яныңда аның барлыгын тою ниндидер әйтеп бетергесез ләззәт бирә иде. Кызганычка каршы, бик тиз килеп җиттеләр.
Буа асты тирән булмаса да, бу урында елга читен һәртөрле үлән баскан һәм үтеп чыгу бик җайлы түгел иде. Өстәвенә, яры текә. Шулай булгач, кеше бу төштән бик сирәк йөри. Ләкин адәм күзенә күренмичә генә фермага барып җитәргә теләсәләр, көрән кешеләрнең бүтән чарасы юк иде.
Нәфисә белән Азамат, яр башындагы биек алабуталарны тапаштырып урын җайладылар да, көрән кешеләр килгәнен көтә башладылар.
– Ә синең Ташкынны күргәнең бармы? – дип сорады Азамат беркадәр сүзсез утыргач. – Тау башында еш йөри ул.
– Бар, – дип елмайды кыз, – тик аңа якын барырга кушмыйлар. Койма аша да очып кына чыга ди ул, әйеме?
– Әйе. Ул әллә ничекләр йөри белә. Кайвакыт миңа ул оча да беләдер, тик безгә генә күрсәтмидер кебек тоела.
– Канатлы ат та була микән…
– Ә мин Ташкынны иярләдем, – дип елмайды Азамат, – бүген мин аңа атланып чаптым.
Кыз аңа шикләнебрәк карады:
– Кешене якын китерми диләр бит аны, алдыйсыңдыр.
Тик Азамат үпкәләмәде, киресенчә, ул үзенең хаклыгына аңа ныграк сеңдерергә тырышты:
– Алдамыйм, Нәфисә. Ант!
Нәфисә иңнәрен генә җыерды:
– Белмим.
– Әгәр коткарып кала алсак… Мин синең янга Ташкынны иярләп кенә киләчәкмен.
Кыз аңа яратып карады. Елмайды. Азамат та кыз карашларындагы тылсымга бирелеп тынып калды. Талгын гына итеп аның чәчләренә үрелде дә йомшак кына сыйпап куйды. Тик шунда тарлавыкка якынлашучы көрән кешеләрне күреп калды:
– Киләләр, – диде ул кызны чүгәләргә мәҗбүр итеп. – Хәзер безнең эш башлана.
Һәм рогаткасын корып, кунакларны каршы алырга җыенды.
Көрән кешеләр өчәү иде. Өчесе дә иңнәренә капчыклар күтәргәннәр. Дәшми генә атлыйлар. Тарлавыкка җиткәч, капчыкларын куйдылар да, берсе кайдандыр таяк алып, әрәмәлекне ерып юл сала башлады. Икенчесе уңайлырак урын табып утырды да куеныннан чүлле шешә тартып чыгарды.
– Күп калмады пилить итәргә, – диде ул яу кырындагы генерал кыяфәтендә басып торучыга карап, – По рюмашке җибәрәбезме?
– Падла, – дип сүгенде тегесе, – крысить итәсеңме?!.
– Нашел, падлы буду, – дип акланды чүл тотканы, – юл буенда ята иде.
– Эй, әйдә, подкрепиться, – дип чакырды юл салучыны, генерал кебеге.
Чүл озакка җитмәде. Өчесе җыелгач, бер-бер артлы борыныннан гына эчтеләр дә, яр читенә тезелешеп утырып, тәмәке кабыздылар. Тәмәке берәү генә булгач, аны кулдан-кулга йөртеп тарттылар. Бераздан ул кайсыныңдыр кулыннан җиргә төшеп китте, аннан соң суга тәгәрәде. Азамат белән Нәфисә берничә минут тын калып тыңлап тордылар да бер-берсенә карап елмаешып куйдылар. Килеп чыкты!
Хәзер боларның пыяла тутырылган капчыкларын яшереп куясы гына калды.
17
Тамакка солы да үтәрлек түгел иде. Артык еш эләкми торган мондый ризыкны калдырып китү теләге бик көчле булмаса да, кибегү үзенекен итте. Тик су улаклары коры иде. Олы хуҗа кушарга оныткан. Юлдаш аны гаепләмәде. Теге ят кешеләр килеп киткәннән соң, тирә-якта нәрсәдер үзгәргәнен яхшы тоя иде ул. Моны Олы хуҗаның үз-үзен тотышына карап та чамалап була иде. Бер дә юктан гына килеп, маңгайга маңгай терәшеп тормый бит инде ул. Тавышы да бик газаплы, өстәвенә авызыннан бик көчле булып кайгы исе аңкып тора иде. Юлдаш бу исне яхшы таный, аның куәтенә карап, шатлык исеме, кайгыныкымы икәнен дөрес чамалый иде. Баштарак, үзен алып китәргә килгәннәрме әллә дигәнрәк шиге булса да, хәзер инде бәлане башка җирдән көтәргә кирәклеген чамалады. Ичмасам, Ташкын да кайтып керми бит, йөри шунда дөньясын онытып. Бала күңеле – далада, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде адәмиләр.
Утардагы су улакларын карап чыкты да Юлдаш елга буена юнәлде. Елга ерак түгел, ферма буеннан гына ага. Сулауга ике урынга төшәләр. Ферма ихатасын чыгып, сулга борылсаң – якынрак. Тик аның яры текә. Ул инде текә ярлардан ялт итеп кенә оча торган ат түгел. Шуңа, уңга тартты. Монысы авыл ягында, аз гына ураурак, әмма юлы яхшы. Юынып чыгам дисәң, буасы да бар. Элек анда кеше колыннары чыр-чу килеп су керә торган иде. Хәзер алай түгел бугай инде, тирә-ягы каралмаган, су төбен лай баскан, керсәң, чыгарлык түгел, дип сөйлиләр. Узган ел бер алаша шунда кереп батып үлде. Яхшы ат иде, урыны җәннәттә булсын инде. Ярый, буа астында су эчәрлек кенә берәр җай табылыр әле.
Буа янына җиткәч, Юлдаш беркадәр тирә-якка карап торды. Ниндидер сәер тынлык иде. Ул яшь-дәртле чакта гөр килеп торган авыл, ничектер тынычланып, хәлсезләнеп калган. Элекке шома юллар кытыршыланган, купшы булып балкып торган яр буйларын чүп-чар үлән баскан. Юлдаш белән бергә авыл үзе дә картаядыр сыман тоелды. Бәлки, чынлап та шулайдыр ул… Ә картайган авылларны кайда алып китәләр икән? «Тегендә» дип йөртелә торган урыннары ниндиерәк икән? И-и, бу дөньялар… Хәтта ат акыллары да җитәрлек түгел инде.
Буа аша чыгып, уң яклабрак килсәң, су эчәргә бик зәһәр урын бар икән. Юлы да сөзәк, аяк асты да бата торган түгел. Юлдаш юк-бар уйга көч әрәм итми генә шунда юнәлде. Буа уртасына җиткәч, яр буендагы икәүгә игътибар итте. Болар су керергә дип килгән кеше колыннары иде бугай. Берсе олы хуҗа колыны чамарак, берсе аннан да бәләкәй. Боларның кечкенәсе буа өстенә авып үскән агач буйлап үрмәләп маташа иде. Өлкәнрәге янәшәдәге юанрак агачка менәргә исәпләп тора. Бик кычкырышмый гына нәрсәдер сөйләшәләр, кәефләре күтәренке. Колын ул кешенеке булса да матур инде, сокланып туймаслык.
Юлдаш кибегүен дә онытып, беркадәр күзәтеп торды. Кеше булып яшәве ничек икән бу дөньяда? Менә шундый агач башларына, өй түбәләренә үрмәләп, бер генә тапкыр түбән карасаң иде. Күңелледер инде ул! Әнә бит нинди дәртле тавышлар чыгарып уйныйлар. Юлдаш ары атлады. Тик шунда ук кеше колынының ачы тавыш белән кешнәгәне ишетелде. Кечкенәсе агач башыннан суга егылып төшкән дә ни эшләгәнен дә белмичә дулый, ә яр буендагысы ачы итеп кешни, ярдәмгә чакыра.
– Коткарыгыз!
Юлдаш буа читенәрәк атлады да кире чигенде. Былтыр үлгән алаша да шушында баткан иде бит. Керергә ярамый инде монда. Тик теге колынның хәрәкәтләре хәлсезләнә иде. Йөзә белми. Ниндидер яхшы кешенең колыны инде бу. Ташкынның шулай суга батуын күрсә, Олы хуҗа нишләр иде икән? Олы хуҗамы?! Ул ике дә уйлап тормас иде!
Юлдаш үзенең суга сикерүен үзе дә сизми калды. Су тирән иде, ул алга омтылды. Хәле яшь чактагы кебек үк булмаса да, гайрәте калган иде әле. Кеше колыны янына бик тиз барып җитте. Ярдагы малай нәрсәдер кычкырды:
– Атка ябеш, атка тотын, ул сине коткарырга килә.
Кеше колыны башта аннан качарга маташса да. соңыннан Юлдашның ялына ябышып, сыртына менде. Булды. Хәзер ярга чыгарырга гына кирәк. Юлдаш килгән ягына акырын гына кире йөзеп китте. Суга сикергән урыннан кире менеп булмаячак иде. Артык текә. Читкә чыксаң, аста лай булырга мөмкин.
Ул үзе төшкән җиргә килеп җиткәч, өстендәге колынга җиргә үрмәләргә җайлап туктап калды. Әһә! Булды! Җиргә сикерде. Өлкәнрәк колын килеп, кечкенәсен кочаклап алды. Хәзер үзенә генә котылырга кирәк иде. Ләкин котылу юлы күренмәде. Моңсу иде Юлдашка. Ичмасам, Ташкын белән дә хушлашалмый калды бит. Башка атлар белән дә. Нишлисең инде…
Яр буенда тагын кеше колынының ачы итеп кешнәгәне ишетелде:
– Коткарыгыз! Ат… Буада ат бата!
Ярдәмгә чакыра. Моны ишетүдән, шушы кеше колынының туганы баткандагы кебек үк итеп, Юлдашны коткарырга кешеләрне чакыруын тоюдан, атның күзләренә яшь килде. Ярый, су эчәргә төште әле. Ярый, суга ташланды. Ярый коткарып калды шушы кечкенә матур затны. Утарда яткан килеш кенә дә үләргә мөмкин иде бит. Ә болай… «Тегендә» дә барып торасы булмады.
Һәм ул тәнен салкын ала башлаганны тоеп, уң як ярга ташланды. Бераздан су саекты. Нәкъ ул күз алдына китергәнчә, аяк астында ләм иде. Бер карасаң, ярга да ерак түгел дә… Тик аяк астындагы сазлык алга омтылырга аз гына да ирек бирми, котылгысыз бер көч белән үзенә суыра, хәрәкәтләнгән саен ныграк батыра иде. Ләкин аны бу куркытмый инде. Аны яр башындагы малайның тавышы иркәли:
– Коткарыгыз! Ат бата! Ат!
Тавышка өлкән кешеләрнең йөгерешеп килүе, суга төшүләре, киртәләр, баулар белән эләктереп тарткаларга маташулары иркәли. Яшьрәк чагы булса, бәлки, нәрсәгәдер өметләнеп тә булыр иде. Ә хәзер…
Юкка тырышмагыз инде, интекмәгез. Рәхмәт сезгә!
Мин үземнең кайда кергәнемне белә идем бит.
Нәрсә көткәнен дә белә идем.
18
Атын капкага бәйләүгә үк, Азамат каршы чыкты.
– Ихатага кертимме?
– Юк, улым, озак тормамдыр.
– Ә мин печәнне чабып бетердем.
– Нинди печәнне?!
Малаеның кәефе күтәренке иде. Үз күңелсезлеген сиздермәскә тырышып, Бәкер ихатага атлады.
– Һы,ындырдагы инде. Моторлы чалгы белән.
Бәкер кинәт туктап калды:
– Нәрсә?!
– Ә аның белән рәхәт икән шундый. Үзе чаба.
Бәкер елмайды. Ул үзенең бүген иртән нәрсә эшләргә җыенганын күптән оныткан иде инде. Хәзер исенә төшерде дә улының башыннан сыйпап куйды. Моңа кадәр аңа бик кечкенә бала итеп карый иде бит. Әле Азамат кул арасына керерлек дәрәҗәгә җиткән үсмер булып күренде. Егет. Шулай да җиңелчә шелтәләп алырга онытмады:
– Ә кем кушты аңа тияргә?
– Үзең бит егет кеше кушканны көтәргә түгел, үзе белеп эшләргә тиеш, дисең.
Бу юлы Бәкер көлеп җибәрде.
– Ярый. Маладис. Кул чалгысына да өйрәнергә кирәк.
Малай кул гына селтәде:
– Әй, өйрәнермен әле.
Ир ишек тоткасына үрелде:
– Әниең өйдәме?
– Кайтмады әле. Ашарга әзерләп китте ул.
Капкалап чыгарга кирәк булыр. Теге зәхмәт суыннан соң бераз хәл дә кертеп җибәрер. Әле тагын кайларга барып эләгәсен белгән юк бит. Хатыны әзерләп киткән ризыкларны кайнарлатырга куйды да форточкадан Азаматка кычкырды:
– Син кермисең мени?
Малае чиләк тотып ат янына чыгып бара иде.
– Атны гына эчерәм дә…
– Кибекмәгәндер әле ул.
– Ярый. Хәзер, – дип юлын дәвам итте малай.
Бәкер елмаеп, башын чайкап куйды. Һы, ярый, шулай тыңгысыз булсын, үзе белеп эшләп үссен. Өстәл әзерләүгә, Азамат кереп тә җитте.
– Ярты чиләк эчте.
– Әйдә, кулыңны ю.
– Мин юып кердем, – дип елмайды улы. – Ашаган идем инде мин. Ярый…
– Чалгыга май саласы бар иде ул.
– Салдым.
– Тиз генә урап кайтырмын дигән идем дә… Вак-төяк килеп чыкты…
– Беләм. Ташкынны эзлиләр…
– Каян беләсең?
– Һе… – дип көлде малай, – шабашниклар Акланга барган. Өчәү.
– Шуннан?
– Белмим инде анда ни булганын. Берсенең аягы имгәнгән, берсенең башы тишелгән бугай. Ә теге башлыклары, Политик, астына җибәргән. Бөтен урам шуны сөйли. Монда тагын кемнәрдер җыенып менмәкче булган да, әлеге хәбәрне ишеткәч, шүрләгәннәр инде. Менүче күренмәде.
Бәкер көлеп җибәрде.
Ләкин бу бик сөенечле хәбәр дә түгел иде. Димәк, Рәис вәгъдә иткән сыерга алданучылар бар авылда. Акланга менмәсәләр дә, алар башка нәрсә уйлап табарга мөмкиннәр. Аннан соң, кешеләрнең имгәнүе дә яхшыга түгел иде. «Котырган, кешегә һөҗүм итә» – дип аучы чакырырга сәбәп иде бу. Алары инде атның ни икәнен дә онытып барган авыл ирләре булмас. Дөресен генә әйткәндә, Алханның шул рәвешле маташуы дошманын киеренкелектә тоту өчен икәнен чамалый иде Бәкер. Әйдә, дулкынлансын, төрле чаралар кулланып карасын, төрле уйларга керсен… Төн йокысын онытсын… Кайгырсын…
– Ә ни өчен эзлиләр аны?
– Кемне?
– Ташкынны әйтәм инде, – малай аңа сәерсенеп карады.
«Үтерергә телиләр» – дигән уй ялтлап китте. Ләкин балага болай дию аяусызлык сыман тоелды.
– Белмим, – диде Бәкер, күңел яраламаслык итеп дөрересен әйтү юлын эзләп. – Район башлыгы тотып ябарга кушкан. Теләсә кайда йөрсә, югалыр дип куркадыр инде.
– И,и инде… – Азамат күзен кысып елмая биреп аңа төбәлде, – фәстерәсең инде…
– Район башлыгы кушкан, алдашмыйм.
– Үтерергә тели ул аны, – диде Азамат балаларга хас бер аяусызлык белән.
Бәкер дәшмәде. Азамат хаклы иде. Тик үтерергә теләгәч, ник ул аны бүген үк атып алырга кушмаган соң? Бәкернең тынычлыгын алу өчен генәме, әллә тагын берәр сәбәбе бармы? Үз-үзенә ничәнче тапкыр бирә инде бу сорауны. Ә җавап юк. Район башлыгының нинди мантыйк буенча эш йөртүен аңлау авыр иде.
Нәрсә эшләп була соң мондый вакытта. Үз абзарыңа кайтарып бикләр идең… Булмый. Ат урлаган дип милиция чакыртачаклар. Ә Бәкерне алып китсәләр, кем яклый Ташкынны? Булмый.
– Әти…
Бәкер улына карады.
– Ә мин Ташкынны иярләдем!
Азаматның сүзен ишетте ул, тик мәгънәсе тиз генә барып җитә алмады.
– Нәрсә?
– Ташкынны иярләдем.
– Ташкынны?
– Әйе, валлаһи-билләһи менә!
– Ташкынны? Син?
– Әйе. Ташкынны. Мин.
– Нәрсә эшләттең?
– И-яр-лә-дем.
Мәгънәсе барып җитте хәзер. Барсы да аңлашыла. Азамат Ташкынны иярләгән.
Бәкер урыныннан торып, олы якка чыкты.
– Кайда киттең?
– Бераз ятып торам әле.
– Ярый, алайса, – Малайның тавышында аз гына күңел кайтуы бар иде, – ятып тор.
Бәкер моны бераз тәрбия чарасына әйләндерергә булды:
– Алдакчы малайлар белән утырасы килми.
– Син үзең алдакчы, – дип ишеккә атлады Азамат. – Ярый, ял ит. Уянгач сөйләшербез.
Бәкер кычкырып көлеп җибәрде. Вәт, яп-яланаяк малай! Карале, ничек чирттереп сөйләшә. Уянгач, сөйләше-ер-без.
Бераздан аның җиңелчә генә гырлап йоклаганы ишетелде.
Кешеләр җыелыштан чыгып, кайсы кая таралып бетте. Атлар утары янында киртәгә сөялеп, Бәкер ялгызы калды. Кинәт ниндидер коточкыч җил купты да утар эчендә өермә булып уйнарга тотынды. Башта ул бер атны юк итте, аннан икенчесен...
– Юк! – дип кычкырды Бәкер, Сәнәк белән өермәгә ташланып. Тик өермә инде аның каршында түгел, ул утарның бөтенләй икенче почмагында иде. Бәкергә хәтта игътибар да итмичә, малларны кыруын дәвам итте.
Ничек кенә тырышмасын, Бәкер атларны коткара алмый, табигатен дә аңлап булмый торган бу шомлы өермә алдында ул көчсез иде. Ә өермә өерелүен белде. Бераздан ул тынып калды. Утар эче тулы ат мәетләре аунап ята иде. Ажгырып торган дәртле елкы өереннән мизгел эчендә җансыз гәүдәләр генә торып калды.
Кайдандыр пәйда булган Алхан көрәш костюмыннан иде. Ул тәкәббер елмайды:
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу атлар исән кала иде...
Бәкер җан әрнүләрен җиңәргә теләп, тешләрен кысты. Чынлап та хаклы иде бит Алхан. Ник ризалашмады икән шул чагында?! Бөтен булмышын үкенү ачысы көйдерде. Ат гәүдәләренә караган саен, ул хис көчәя барды. Бәкер үзенең тез буыннары йомшаруын, күз аллары караңгыланып, упкынга очуын тойды. Тизрәк, тизрәк җиргә төшеп җитәргә дә, җаныңнан котылырга иде...
Ләкин шунда аны ниндидер көч күтәреп алды да кабат аягына бастырды. Бәкер күзләрен ачса, иңенә башын салып, Юлдаш басып тора иде.
– Бирешмә, – диде Юлдаш адәм теле белән, – безнең ата-бабаларыбыз да һәрвакыт бер берсенә таяныч булган. Без дә шулай яшәдек. Таркатылганда да таралмыйча, чәчрәтелгәндә дә сибелмичә шушы чорга кадәр килеп җиттек. Син миңа терәк булган кебек, мин дә сиңа таяныч булырмын. Ә хәзер тор. Аягыңда булу хәерлерәк.
Бәкер күзләрен ачканда, аягында басып тора иде инде. Ул шундук урамга атылып чыкты. Шайтан алгыры! Атын иркенгәрәк тә куймаган. Тиз генә чыгармын дигән иде шул. Ярый, Азамат үзсүзләнеп су эчерде әле. Озак йоклады микән?
– Азамат!
Малай ихатада түгел иде. Монда булса дәшми калмый ул. Хәтта нәрсәгәдер үпкәләгән чагы булса да килеп чыга. Уянгач, сөйләше-ер-без. Бу сүзе әле аңа һаман кызык булып тоелды. Башын күккә чөеп кабатлады:
– Уй-ян-гач сөй-лә-ә-ә-ә… Ә?!.
Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Тыкырык ягыннан кинәт юртып кына Ташкын килеп чыкты. Ә аның өстендә Азамат утыра иде. Ну, яп-яланаяк!.. Ну… Бу мизгелдә ата кешенең күзенә яшьләр килде.
– Я-ап, я-лланнайяк! – дип сөрәнләде ул гаҗәпләнүнең һәм соклануның чигенә җитеп, – Ну, Аз-за-мм-мат!
Бәкер көтелмәгән җитез хәрәкәт белән койма аша сикереп чыкты да улын кочаклап күтәреп алды, аннан соң Ташкынны кочаклады. Бу мизгелдә ул бәхетле иде. Бу мизгелдә алар өчесе дә бәхетле иде.
– Болай булгач, улым, күрше авылга илтеп куй инде син Ташкынны, – диде Бәкер бераздан, – Күзгә-башка күренмичәрәк торуы хәерле булыр. Мин телефоннан шалтыратырмын. Хәйдәр абыеңны беләсең бит, ат караучыны.
– Яхшы, әти.
Азамат бәхетле иде. Әтисенең үзенә зур кеше итеп каравын ул тавышыннан ук сизде.
– Хәзер үк кузгалсаң да ярар. Кеше күзенә артык чалынмаска тырыш. Әнә бит, кемнәре генә юк аның. Кунып кайтсаң да ярар. Анысын үзең кара инде.
Азамат балкый иде. «Үзең кара» – дип кабатлады ул күңеленнән генә. Әтисе моңа кадәр дә теләсә нәрсәгә кысылып, тыеп теңкәгә тими иде. Тик әлеге «үзең кара» диюе инде бөтенләй бүтәнчәрәк, үзе белән тиң күреп сөйләшү сыман тоелды.
Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com
Дәвамы: http://maydan.tatar/ir-kanaty-axyry/
«Мәйдан» журналы №10, 2019 ел
Комментарийлар