Логотип «Мәйдан» журналы

Ир канаты (ахыры)

Повестьның дәвамы.

19

Азаматны озату белән Бәкер, атына менеп атланды да, көтүне җыярга чыгып китте. Күңеле күтәренке иде. Малае өчен бер горурланса, Ташкынны кеше күзеннән яшереп тора алуына тагын бер сөенде. Ләкин күңелендә шик тә бар иде. Иртәгә килер инде Алхан. Атны тотып та куймаганнар, алай гына түгел, ул бөтенләй юкка чыккан. Таптырмыйча калмый бит инде ул. Ат югалган, урлаганнар дип милиция чакырулары да бар. Тулысынча котылу юлы түгел иде бу. Бары тик вакытны гына сузу мөмкинлеге иде. Нәрсәдер уйларга, нидер эшләргә кирәк.
Атлар инде кулга ияләшкән, барысы бер булып йөрергә күнеккәннәр иде. Ничек кенә таратырга тырышса да, кабат җыелганнар, гадәтләнгән көтүлекләрендә үзләре йөриләр. Шуңа аларны җыям дип, бер баштан икенчесенә чабарга туры килмәде. Вакыты җиткәч, утарга кайтарып ябасы гына кала.
Әле аз гына иртәрәк иде. Шулай да Бәкер аларны утарга кайтарырга булды. Чиратка чыккан авыл көтүе түгел, нигә иртә кайттың дип бәйләнүче юк. Чынлап та көтү төгәлме дип берничә тапкыр санады да Бәкер ипләп кенә кайту ягына куды. Артык ашыктырмады, уртлый-уртлый гына кайтсалар да ярарлык иде. Шулай акрын гына авыл очына җиткәч, бераз ашыктырырга булды. Ә атлар, шуны гына көткәндәй, үзләре үк фермага юрттырдылар.
Улакларга яшел салып киткәннәр иде. Юлдаш кына утарда күренмәде. Моңа кадәр йөрергә бик атлыгып тормый иде бит, кайда икән? Шунда гына үзенең су улагын ачмый киткәнен исенә төшерде дә атын ашыктыра төште. Атларны ябып, су җибәргәч, якын тирәне әйләнеп чыкты. Юлдаш юк иде. Малларны иткә озата торган урында кинәт туктап калды. Шайтан алгыры!
Шундый ук гадәти утар инде бу. Ләкин бер ягы бүрәнкә авызы кебек тараеп килә дә бер генә хайван сыешлыга әйләнә, мал шул аран буйлап килә дә, үлчәүгә менеп баскач, арттагы капка ябыла. Шул рәвешле аның авырлыгын үлчиләр дә алдагы капканы ачалар – мал икенче утарга чыга. Иткә җибәрергә кирәк булганда, сөзәк кенә күтәрелә торган идән буйлап өскә эстакада кебек нәрсәгә менә, аннан машина арбасына керә. Малның төрлесен, шул исәптән гайрәтле үгезләрне дә шушы аран буйлап үлчәгәнлектән, аны ныклы итеп, тимер торбалардан ясаганнар – дулап кына җимереп чыгарлык түгел. Тар урында артык гайрәтләнеп тә булмый инде.
Ничек онытты икән Бәкер бу үлчәгеч турында?! Ничек Рәиснең исенә төшмәде икән? Менә бит ходайның рәхмәте! Башына килмәгән инде Рәиснең. Район башлыгы теңкәсен корыткач, бик башы да эшләп җитмәгәндер. Югыйсә, бөтен эшне өзеп, бөтен авыл ирләрен ат эзләргә чыгарып җибәрмәс иде.
Әллә җибәрер идеме? Бәлки ул моны махсус рәвештә, бөтен авыл эзләде дип шау-шу тудырыр өчен генә шулай эшләгәндер. Хисап тотарга да җайлы бит: «Менә, Алхан Габбасович, сурәтен таратып биреп, бөтен авыл халкын ат тотарга чыгардым. Булдыра алмадылар. Каза күрүчеләр дә бар… Эзлибез, тырышабыз… Әмма…» Ходайның рәхмәте, бәлки, чынлап та шулайдыр? Бәкер аның җыелыш вакытындагы кыяфәтен күз алдына китерде дә, бу уе сүрелә төште. Ай-һай… Хәер, кем белә инде җитәкче күңелен. Акча алдан йөри торган чор бит. Акча кешене нинди генә кыяфәтләргә кертми!
Ләкин ничек кенә булмасын, иртәме-соңмы берәүнең күзе төшәчәк инде бу утарга. Аннан – бетте дигән сүз, елкы өерен куып кына кертәсе дә, Ташкынны аранга кысрыклыйсы гына кала. Ә аннан соң тышау саласыңмы, укол кадыйсыңмы – барысы да үз кулыңда. Бернинди мәшәкате дә юк.
Рәис, мөгаен, Алханның басымы белән генә берара онытып торгандыр. Аз гына тынычлану белән ул моны исенә төшерәчәк. Бәлки, янына барып, кылын тартып караргадыр? Әмма җыелышта әйткән сүзләреннән соң, нәрсәдер сорап бару кыен булып тоелды. Ярый, күз күрер әле…
Юлдаш күренмәде. Соңгы арада бик моңсуланган иде, берәр җирдә үлеп ятмасын тагын. Бәкер ферма эчен тагын бер әйләнде, бу юлы сыер, бозау абзарларын, ат сыярга мөмкин булган башка урыннарны карап чыкты. Аннан соң буага төшеп китте. Сулдагысы – махсус рәвештә фермага якын итеп эшләнгән иде. Элек монда да, каршы яктагы машина-трактор паркына да суны шуннан суырттылар. Соңрак, буа киткәч, түбәннәнрәк будылар. Монысы инде су суыртыр өчен түгел, суны җир астыннан алу мөмкинлеге бар иде. Монысы балык үрчетү өчен икән, дип сөйләделәр. Тик, җитәкче алышынгач, балык җибәрүче дә, барып караучы да булмады. Балалар гына су керергә төшә торган иде. Хәзер инде авылда бала-чага да сирәк, буа да лайга әйләнгән иде.
Су буена төшә торган җире бик текә. Юлдаш, ни генә дисәң дә, акылсыз ат түгел, хәтта бик кибексә дә монда якын килмәячәк. Ә урау юл… Карале, урап узу юлын чүп-чар баскан икән. Ерып чыккысыз шайтан таягы урманына әверелгән. Су буена төшәргә теләсә, Юлдаш тегесенә, түбән буага барырга мәҗбүр булыр иде.
Анда җитү белән Бәкер эшнең нидәлеген аңлап алды. Яр буена чыгарып салынган ат гәүдәсе яр башыннан ук күренеп тора иде. Әй, мәхлук! Ниләр дип кенә шушында килде икән… дип уйлап та бетермәде, үзенең суны ачарга онытуын искә төшерде. Нәрсә дип килсен, яп-яланаяк! Син аңгыра суны ябып киткән өчен килгән. Әгәр ачкан булсаң… Юлдаш әле исән булыр иде…
Арка үзәге буйлап салкын йөгерде. Күкрәгендә әрнү дулады. Һәм Алханның тавышы ишетелеп киткәндәй булды:
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән калачак иде.
Ә бит ул хаклы, шайтан алгыры!
Шулай да монда нәрсәдер дөрес түгел иде. Таеп китәрлек тә, су эчәм дип алданып керерлек тә урыны юк иде буаның. Юлдаш, сазаган бия, мондый җиргә якын килергә дә тиеш түгел иде. Бәкер инде малларда үз-үзен саклау инстинктының никадәр көчле икәнен яхшы белә. Берәрсе куып кертмәгәндер бит… Таныш тавыш тагын кабатлангандай булды…
– Ә бит теге вакытта ризалашсаң…
Юлдашның бөтен тәне каркучкыл ләмгә батып беткән. Күзләрен йомдырганнар, өстенә ниндидер иске күн җәймә япканнар. Монда яткырырга ярамый инде, төн җитсә, хуҗасыз этләр килеп тарткаларга мөмкин. Бәкер, атыннан төшеп, мәет янына килде. Кулын аның башына куеп иркәләгәндәй итте. Кайчан гына әле башка-баш терәшеп торганнар иде. Яхшы ат булды, акыллы ат. Ташкын да юкка гына аны сайламагандыр.
Бәкер артык нечкә күңелле кеше түгел иде. Тик күзләреннән яшь саркылуын тойды. Һәм шунда башында бер фикер хасил булды. Уй ялтлап китмәде, ниндидер этәргеч тә түгел… Ә тулы бер фикер… Эш планы, әйтерсең, Юлдаштан аның башына әзер килеш күчеп утырды. Гаҗәп иде бу. Ләкин хискә бирелергә вакыт тар, хәрәкәт итәргә кирәк иде. Һәм ул туп туры Рәис янына юнәлде. Рәиснең йорты моннан ерак түгел, буа юлы белән тыкрыктан күтәрелеп урамга керү белән уңнан икенче. Бәкер башта шунда кагылып китәргә уйлады, өендә булмаса идарәгә барыр. Әмма ашыгыч рәвештә табарга кирәк иде.

20

– Әйдә, Бәкер, үт, чәй эчеп китәрсең, – дип каршы алды аны кыңгырау төймәсенә басу белән ялт итеп килеп чыккан Рәис бичәсе.
– Рәис өйдәме соң?
– Юк шул әле, кайтып җитмәде. Уз, әйдә, көтеп торырсың. Озакламас инде.
– Ярый, рәхмәт. Конторга гына кагылырмын, – Бәкер кире борылды, – я, соңрак керермен.
– Рәис конторда түгел бит ул, – дип елмайды хатын, – Оныкны больницага күрсәтәм дип, үзәккә төшеп киткән иде. Хәтсез вакыт узды инде, кайтып та җитәр.
– Чирләп китте мени?
– Бәй, бала кешесе бит… Батып үлә язгач, бер-бер хәл булмасын дидек инде.
Рәис китәргә дигән җиреннән кире борылды:
– Батып үлә язгач?
– Соң, малай кайтарып китте бит көндез. Ялга җыеналар икән, берәр атна сездә торыр инде дип. Чәй генә эчте дә китте. Шуннан, бәрәңге тәкәсе пешереп ашатыйм әле бәләкәчләргә дип, базга гына төшкән идем, бу шилмалар шундук чыгып качкан. Уйнарга чыгабыз дип әйтүен әйттеләр инде болай да, тик шул арада ычкынырлар дип кем белгән аларны. Ихатада гына йөриләрдер дигән идем. Бераз эшләрне караштыргач, чыгып карасам – берсе дә юк.
Бәкергә болар артык кирәкми иде. Тик хатын-кыз бер сөйли башласа, тиз генә җибәрми бит инде ул. Сүзен өздереп чыгып китәсең мени.
– Урамга чыгып киткәннәрдер дип, якын-тирәне әйләнеп кердем. Юк. Күршеләргә дә кермәгәннәр. Бүтән чакта аларның оныклары белән уйныйлар иде. Газны карап чыктым да, ындыр артыннан әйләним әле дип тыкырык авызына керсәм, бер бала кычкыра. Ачы итеп кычкыргач, онык икән дип уйламадым инде. Шулай да йөгердем.
Бәкер аз гына түземсезләнә башлады. Хатынның үз сүзе сүз иде. Һи, хатын- кызның барысы да бер инде аның. Җитәкче хатыны ни, көтүченеке ни.
– Үзем дә кычкырам хәзер. Суга бата бугай берәү, дим. Бакчада бәрәңге утап йөргән Хәлимә дә, урамга йөгереп чыгып, ярдәмгә чакыра башлады. Барып җитүгә, бала чыккан иде инде. Адәм акыллары бар инде анда. Буага килеп терәлеп, төшәргә җайлап баскан бит ул.
Бәкер тын алырга да куркып катып калды. Хатынның тел төбе кайда барганын ул чамалый башлаган иде инде.
– Оныкны чыгарып куйган да, малкай, үзе чыгалмады. Кеше күп иде болай, мотоблок белән дә тарттырып карадык… И-и, һәйкәлләр куярлык бар инде кайбер атларга.
Хатынның тавышы калтырана барды, бераздан ул тыелып, елауга күчте. Бәкер үзенең дә күзләре яшьләнүен тойды. Менә ничек үлгән икән Юлдаш. Баланы үлемнән коткару өчен…
Кыен иде Бәкергә. Ләкин күз яше агызып торган хатын-кызны ташлап та китеп булмый иде. Бәхеткә каршы, Рәис кайтып җитте. Машина килеп туктауга, капка ачылып китте дә, шат йөгереп оныгы килеп керде.
– Картый, без кайттык! – дип кочаклап алды ул аны йөгереп килгән уңайга. – Ә миңа укол кададылар. Еламадым да.
Рәис җитди иде.
– Үзегез керерсез, – диде хатыны, – мин чәй яңарта торам.
Йөзгә-йөз очрашкач, Бәкер үзенең җыелышта әйткән сүзеннән гарьләнеп куйды. Бөтен халык алдында ярамас иде… Ләкин кирегә юл юк инде хәзер.
– Гафу үтенергә килдем, – диде ул кереш сүзсез генә, – кызыбрак кителде. Гафу ит, Рәис. Харисович.
Рәис дәшмәде.
– Мин сине дөрес аңламаганмын, – дип дәвам итте Бәкер, – мал үлчи торган утарны күргәч кенә башыма барып җитте…
Һәм тагын ничек дәвам итәргә соң дигәндәй тынып калды.
– Мал үлчи торган? – Рәиснең тавышында аптырау галәмәте чагылды.
Бәкер сизде, башына да китермәгән моны Рәис. Әле дә аңлап җитә алмый тора. Ләкин әлеге очрашуның бөтен хикмәте шул иде.
– Әйе. Әгәр син чынлап та Ташкынны тотарга теләгән булсаң, елкы өерен шуның аша гына уздырыр идең бит. Моның өчен, күп дигәндә, бер сәгать вакыт җитәр иде.
Рәиснең йөзендә, «вәт ахмак, шуны да белмәгәнмен бит, ник исемә төшмәгән» дигәндәйрәк үкенечле ачыш шәүләсе шуып узды. Тик Бәкер моны күрмәмешкә салышты.
– Ә син район башлыгы алдында эш күрсәтү өчен шундый шау-шу тудырдың… Хәтта мин дә ышандым. Хәер, акыллы җитәкче нәкъ шулай булырга тиештер. Рәхмәт сиңа, Рәис. Ә теге сүзләрем өчен гафу ит. Әгәр теләсәң, бөтен халык алдында тезләнеп гафу сорарга әзермен.
Рәис дәшмәде. Ул уйлана иде. Бәкер беркадәр сабыр итеп торды да капкага атлады. Капканы ачуга, хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Әйдәгез инде, ашны суытасыз бит… – һәм бөтенләй башка тонга күчте, – карале, Рәис, оныгыңны коткарган кешене тупсадан да уздырмый җибәрәсең мени?! Бәкер! Бәкер… Әйдә әле, борыл әле! Бәкер!
Бәкер кире борылып килде. Ә хатын дәвам итте:
– Кулымнан килсә, әллә ниләр биреп җибәрер идем әле. Чәй дә эчми китәргә итәсең… Оныгымны коткарып та…
– Мин түгел, ат коткарды аны, – диде Бәкер, «ат» сүзенә ныграк басым ясап, – Ташкынның әнисе иде ул.
– Син караган ат бит инде, – дип каршы төште хатын, – мал хуҗасына охшый ул. Әйдәгез әле. Рәис, нәрсә дәшми торасың.
– Керик әле, – дигән сүз сөзелеп чыкты Рәис авызыннан, – әйдә, Бәкер.
Табынга кереп утыргач, Рәис беркадәр югалып торды да затлы шешә күтәреп чыкты.
– Хатын, рюмка куй әле.
Коньяк чәкәштерделәр.
– Әйдә, Бәкер, – диде Рәис. Һәм эчеп җибәрде.
Бәкер дә иярде. Ул рәиснең авыр уйлар, икеләнүләр эчендә газаплануын чамалый иде. Бер яктан – хакимият, икенче яктан кешелеклелек… Бәкер бераз ярдәм итеп җибәрергә булды.
– Алханның сиңа ничек басым ясавын аңлыйм, – диде ул. – Яшь чактан беләм мин аның нинди икәнен.
Рәис тагын койды да рюмкасын чәкештерергә сузды. Бу Бәкернең авызын ябарга теләгән сыман тоелып китте.
– Әйдә әле.
Тотып куйдылар. Бераздан Бәкер дәвам итте:
– Рәис, сиңа бер үтенечем бар.
– Зарплатаңны түлим.
– Аның турында түгел. Халык алдында әйткәнсең икән – түләмә.
Рәис аңа чынлап әйтәме бу, исереп китмәдеме дигәндәй карап куйды:
– Алайса, нәрсә?
– Юлдашны җирлисе иде.
– Соң бит инде, – диде Рәис, үтенечнең шундый пүчтәк кенә икәненә сөенгәнен яшерергә тырышып, – Иртәгә җирләрбез.
Бәкер Рәискә төбәлеп катып калды. Башына искиткеч шәп фикер килгән кеше кыяфәте чыгарырга тырышты. Ә бу җитәкчене бераз шиккә төшерде.
– Нәрсә?
– Карале, ә болай итсәк…
Бәкер күңеленнән барысын да үлчәп караган кыяфәттә иде:
– Болайрак итсәк, ничек булыр иде икән?..
– Ничек итсәк? Нәрсәне?
Бәкер аны кызганып та куйды. Таркау иде Рәис, башы катып беткән иде.
– Сал әле берне, – дип әрсезләнде Бәкер, – болай гына аңлатырлык түгел.
Рәис аңа сәерсенеп карады да коньяк койды:
– Әйдә, – диде Бәкер, – киттек.
Эчеп куйгач та Бәкер бер тын дәшми торды. Рәис сүзсез генә көтә иде.
– Менә болай итсәк, котылабыз бит без Алханнан… – Бу юлы Бәкер озак интектермәде, – Юлдаш синең оныкны коткарып, суга батып үлде. Моның Юлдаш икәнен бөтен кеше дә белми. Бәлки, суга батып үлүче атның кушаматы Ташкындыр?
Нәрсәдер чәйнәп маташкан Рәис тончыга язып туктап калды.
– Нәрсә?
– Бәлки, Ташкын суга батып үлгәндер?
Ниһаять, барып җитте. Рәис үзенә генә салып түңкәреп куйды да башын аска иеп тынып калды. Озак дәвам итте бу. Ниһаять, Бәкер тынлыкны бозарга булды:
– Котылабыз бит шулай итсәк. Ат та исән кала, синең дә башыңны катыручы булмый.
– Ә Ташкын?
– Аны яшереп торабыз.
– Соңыннан килеп күрсә?
– Мин аны сатып алам. Шәхси хуҗалыктагы атка ул бәйләнә алмый, бәйләнсә дә, син читтә каласың.
Тагын тын калдылар. Бераздан Рәис телгә килде:
– Соң, аларның бит төсләре бер түгел.
– Бер итәбез, – диде Бәкер шуны гына көткәндәй, – буйыйбыз.
– Буламы соң?
– Юлдашны арбага күтәреп салырга кирәк… Күтәрткечле бер «Белорусь» кирәк, кыскасы.
– Әйдә! – Рәис тиз генә рюмкаларны тутырды да чәкештерергә сузды. – Уңыш өчен!
– Уңыш өчен.
Беренче тапкыр икесе дә ниндидер бер күңел ләззәте белән эчеп куйдылар. Бәкер рәхмәт әйтеп, кузгалырга ашыкты. Рәис тоткарламады. Бары тик хатыны гына:
– И, шуны утырыш дип… Борчагыгыз пешмәдеме соң әллә?! – дип калды.
– Тик бер нәрсә бар… – диде Рәис урамга чыккач һәм Бәкер аны бүлдерергә ашыкты:
– Әгәр берәр көтелмәгән хәл килеп чыкса, син берни дә белмисең, бөтен җаваплылык минем өстә.
– Белмим, әлбәттә, мин бит механизатор, – дип елмайды Рәис, – Әйткәндәй, район башлыгы да.
Бәкер шат иде. Юлдашның башына кулын куйгач, әзер килеш туган эш планы ничек туган булса, шулай тормышка ашты. Хәзер атны әзерләргә кирәк.

21

Бәкер чыгып киткәч, Рәис бер тын уйланып торды да бухгалтерына шалтыратты. Теге трубканы алгач, хәл-әхвәл дә сорашып тормыйча:
– Идарәгә төш әле, – дип трубканы куйды.
Шул рәвешле тагын берничә кешесенә шалтыратып чыккач, үзе дә кузгалды.
Иртәгәге этлекләре килеп чыгамы-юкмы, Бәкернең бер сүзе дөрес иде. Ташкыннан ашыгыч рәвештә котылырга кирәк. Әгәр сату-алу кәгазьләрен элгәрерәк көн белән эшли алсалар, тагы да яхшырак. Ул чагында Ташкынны тотарга маташу кешенең шәхси милкенә кул сузу сыман килеп чыга ич. Ә законга каршы барырга Рәиснең хакы юк.
Идарәгә килеп, бухгалтер белән киңәшләшкәч, тегесе бу эшнең мөмкинлеген әйтте:
– Берәр атна элгәрерәк итеп эшләргә була.
– Эшләгез.
Калган идарә әгъзалары белән сөйләшеп, үз бүлмәсенә керүгә, телефон шалтырады. Соң иде инде. Әйтмичә дә кая чыгып киттең дип хатыны борчыладыр. Ул трубканы алды.
– Нәрсә дип һаман идарәдә утырасың?
Рәиснең йөрәге жу итеп китте. Авыз ачып сүз әйткәнче ярты гомер узгандыр сыман тоелды.
– И, Алхан Габбасович, хәл итәсе мәсьәләләр күп бит.
– Ә мин сине ул мәсьәләләрдән азат итә алам.
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Әгәр иртәгә барысы да без сөйләшкәнчә булмый икән, – дип көлде район башлыгы, – аңлыйсыңмы син?
– Алхан Габбәасович…
Тик телефонның теге очында пипелдәү тавышы гына ишетелде.
Рәис үзе аның номерын җыйды. Алмадылар.
Шайтан алгыры! Нәрсә дип шалтырата бу? Әллә берәр нәрсә сизенәме? Арада ниндидер шымчы бар бугай дип, элек тә шикләнгәне юк түгел иде. Тик аны каян ачыклыйсың инде. Күңелен үкенеч ялмап алды. Бәкернең сүзенә юкка гына ризалашты әле ул. Сизеп калсалар…
Бәкер аны сатачак түгел иде. Документларны эшләп була. Димәк, борчылырга бернинди дә урын юк.
Сез кушканның барысын үтәргә тырыштым, Алхан Габбасович. Тоткан кешегә бүләк вәгъдә итеп, авыл халкын ат эзләргә чыгарып җибәрдем. Хәтта берничәсе имгәнеп тә кайтты. Җыйнаулашып, койма буена кысрыклаганда, ат суга сикергән һәм… Төбе ләм аның, сазлык. Ат шунда батып үлгән. Ләкин алай гына түгел әле, Алхан Габбасович… Без бит бу атны бер атна элек сатып җибәргән идек. Хуҗасы өендә ныклы утар төзегәч, алып китәргә тиеш иде. Һәм менә… Ул хәзер шикаять язу белән куркыта. Хуҗасы кем дип… Соң, без бит әле аның кем икәнен белми идек. Сатып җибәрдек инде, хуҗалыкны алып барырга кирәк бит…
Мөмкин инде, бер карасаң. Ышанмый инде ул аңа, ләкин ачыктан-ачык бәйләнә дә алмый. Бераздан гариза язасың да эшеңнән китәсең. Алай итсәң дә үкенече калмый: балалары аякка баскан, үз дөньясы җитеш. Абруеңны бетергәнче, вакытында ычкынуың хәерле. Чынлап та шулай, бер карасаң. Район башлыклары килә дә китә ул, ә Рәиснең әле бу авылда яшисе бар.
Хуҗалык җитәкчесе тагын шалтыратты.
– Нәрсә тагын?
– Алхан Габбәасович, четерекле мәсь…
– Син мени бу. Шалтыратма бүтән!
Трубканы куйды. Шулай хәтта яхшырак та иде.
Алхан Габбасович, кичә сезгә хәбәр итәргә теләгән идем дә… Сезнең генә вакытыгыз булмады…
Клоунада, билләһи! Балалары үз-үзләрен карый ала, карчыгы белән икесенең беркемгә ялынычы юк… Ни пычагыма шулай өлтерәп, үз-үзен кимсетеп йөрергә тиеш әле ул?!. Җыйган мөлкәтеңнең рәхәтен күреп, тулы хокуклы кеше булып тик яшә.
Кинәт ул гаҗәпләнеп тирә-ягына карап алды.
Нишләп утыра ул монда? Авылны күтәрәм, аны рәхәткә чыгарам, дипме?! Чыгарырсың, көт. Бәй, шулай булгач?  Мөлкәт арттырам, дөньяны бөтәйтәм, дипме? Җитмиме инде аңа? Шулай булгач? Нишләп утыра? Монда? Ник өендә хатынын үчекләп, оныклары белән шаярышып рәхәтләнеп ятмый?
Ул үзен акрын-акрын гына айнып барган кеше кебек тойды. Җитәкче вазыйфасыннан китү хәзер аның өчен тамчы да куркыныч түгел иде. Абруен бөтенләй югалтканчы котылу хәтта аның файдасына иде.
Тагын нәрсәдән куркырга соң? Ник җебеп торырга шушы хуҗа алдында?
Төрмәгә утыртыр дипме?
Әйе, ди менә! Рәис төрмәгә китә икән, Алхан исән кала, ди. Моны ул үзе дә белеп тора ич.
Ишек шакыдылар. Бухгалтер иде.
– Рәис Харисович, менә шушылайрак төзесәк? – дип, аның алдына кәгазь салды.
Рәис аны җентекләп укып чыкты да бертын уйланып торды:
– Менә бу урынын төзәт әле, – диде аннан соң, – менә болай итеп.
Һәм ул ручка алып нәрсәдер язгалады. Моны күреп бухгалтерның күзе шар булды:
– Рәис Харисович, ул бит түләмәде… Тикшерү килсә…
– Түләде, – дип аңа текәлде Рәис, – акчасы миндә. Иртәгә бирермен.
– Яхшы, Рәис Харисович.
Болай хәтта яхшырак та булды. Ат сатылган, акчасы түләнгән. Бәкергә барып кул куйдырсыннар да – эш тә бетте. Рәис кулларын як-яка сузып, татлы итеп киерелеп куйды. Ул бәхетле иде. Ул үзен яңа туган бала сыман хис итте.
Иртәгә булачак вакыйгаларны тагын бер кат энә күзеннән үткәреп карады. Бар да яхшы сыман иде. Бар да яхшы сыман тоелган нәрсәләрне тормышка ашырганда, һәрвакыт ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыга. Рәис моны яхшы белә иде. Ниндидер запас юл да булырга тиеш. Тик нинди?
Беркадәр уйланып утырды да телефонга үрелде.

22

* * *

Ат буяу дигән нәрсә бүген сәеррәк яңгыраса да, кешелек дөньясы өчен әлләни зур яңалык түгел. Бәкернең ат карагы булган бабалары да аны бик уңышлы кулланганнар, шуңа тотылмаганнар да. Башкалардан сер итеп саклаган үз ысуллары, корылмалары булгандыр инде. Тик аларның берсе дә диярлек безнең чорга килеп җитмәгән. Бер карасаң, адәм акылы уйлап тапкан гыйлемнәрдән бик сирәге генә сакланып калгандыр кебек.
Тере атны буяу ягында түгел иде Бәкер, махсус буяулар сатылганын белсә дә, химия белән ясалган нәрсәне малга якын китерергә уйлап та карамас иде. Ләкин бу очракта… Бу очракта да атның җәсаденнән көлгән сыманрак бер хис кичерде. Ләкин эш уңышлы барып чыкса, шушы гамәле белән бер җан иясен коткарып калачак иде. Кесә калынайту, дан арттыру өчен тырышмый ич, шулай булгач, гафу ителмәслек гөнаһ түгелдер.
Хатыны белән озак кына бәхәсләшкәннән соң, чәч буявына тукталдылар. Әлфиянең тартмасында төрле төсләр бар иде. Бу җитеп бетмәс дип, берничә ахирәтенә телефоннан шалтыратты да, тиз кайтам дип чыгып китте. Тик буяу бер хәл, оста итеп буяучы да кирәк иде әле. Бәкер шундук Гарәбине искә төшерде. Рәсем төшерүгә маһирлыгы бар иде аның. Махмырдан калтырып торган куллары белән дә шаккатмалы сурәтләр төшереп куярга сәләтле иде. Айныгандыр инде хәзер. Буага барышлый кагылып китәр.
Ул арада капка төбенә трактор килеп туктады. Бипләткән тавыш ишетелде. Юлдашны күтәреп салып, машина-трактор паркына алып барып, яхшылап юарга кирәк иде. Аннан соң, бик тырышып буярга кирәк. Кипкәнен көтәргә. Кипкәч, тагын батып үлгән мал хәленә китереп, ком-лайга манчырга. Кыскасы, бүгенге төн йокыдан ерак кебек иде.
Ишектән чыгам дип кенә торганда, Рәис килеп керде.
– Менә, – диде ул кулындагы кәгазьләрне аңа сузып, – синең култамгаң кирәк.
Бәкер укып та тормыйча тамгалады.
– Ә син күз дә салмадың, – диде Рәис бераз күңеле төшеп. – Бәлки мин…
– Ышанам сиңа, – Бәкер кәгазьләрне рәискә сузды, – ә укуын соңрак, иркенләп укырмын.
– Берсен үзеңдә калдыр.
Бәкер кәгазьне шкаф тартмасына алып куйды.
– Хатын өйдә юк, – диде ул. – Тик мин чәй ясый беләм.
Рәис кире какты
– Юк, юк… Әле эшем бар, – диде ул ишеккә оңгайлап, – иртәгә бит… Үзең беләсең…
– Ярый алайса, – дип, Бәкер дә җыена башлады. – Миңа да вакыт. «Белорусь» килгән бугай.
Рәис ишек тоткасына үрелгән җиреннән кире борылды.
– Тукта, утырыйк инде, – диде ул, куеныннан сөлге чыгарып, – болай килешмәс.
Бәкер эшнең нидәлеген аңлап, түр якка чыгып китте дә, чүпрәк-чапрак шкафын актарып, матур гына бер сөлге эләктерде. Икесе ике урындыкка утырып тын тордылар. Бәлки, бу урында дога укырга кирәк булгандыр инде. Ләкин ул мәсьәләдә икесе дә бик әллә кая киткән кешеләр түгел иде. Бераздан рәис урыныннан торды:
– Игелеген күр, – диде ул Бәкернең иңенә сөлгесен салып, – куанычлы хайван булсын.
Бәкер дә аның иңенә сөлге салды:
– Син дә бәрәкәтен күр! Рәхмәт.
Кул бирештеләр.
– Ярый, – дип ишеккә атлады Рәис, – йөгәне үзеңдә. Аллага тапшырдык.

* * *

Иртәгә хәлләр көтелмәгән юнәлеш алса дип, Рәис клуб мөдире белән сөйләшеп чыкты. Ул якын-тирәдә тамада булып йөреп, һәртөрле музыкаль аппаратура белән дә, видеокамералар белән дә эшләргә өйрәнеп беткән иде. Камерасын алып килеп, вакыйгаларны яздыра барса, зыяны тимәячәк. Бу, һичьюгы, район башлыгының башбаштаклыгын  күрсәтүче бер дәлил булыр. Клуб мөдире башта зарланып алды да, бу эшнең бушка түгеллеген әйткәч, тиз ризалашты. Хәтта аларның сөйләшүен диктофонга яздырырга да тәкъдим итте.
Хәлләр кискенләшеп киткән очракта, тирә-яктагы мал абзарларыннан ун-унбиш ир чыгып, җимерек чырай белән карап кына торсалар да, бу район башлыгына күпмедер дәрәҗәдә басым булыр иде. Сәнәк, яки көрәк эләктереп чыксалар – бигрәк тә.
Рәис моны күз алдына китергәч, елмаеп ук куйды. Арбадагы атның Ташкын түгеллеген сизгән район башлыгы тавыш чыгара башлый. Атны тотарга боера. Ә шул вакытта аны акрын гына сәнәкләр, көрәкләр тоткан ирләр уратып ала. Берни дә дәшмиләр. Бары тик уртада калдырып кысрыклый гына баралар…
Ләкин бу хыял иде. Авылның бер ире дә район башлыгына каршы чыкмаячак. Хәтта үз хуҗалыкларының җитәкчесе әйтсә дә. Хәтта теге мең мәртәбә хаксыз булып, җинаятькә тиң эшләр эшләсә дә, башларын иеп, маңкаларын суырып торачаклар. Моны, кем-кем, ә Рәис яхшы аңлый иде. Һәртөрле калҗалар һәм өркетүләр белән миңгерәтелгән халыкны кузгату өчен күп, ай-һай күп кирәк.
Һәм ул моның дөрес икәнен берничә кешенең кылын тартып карау белән төшенде. Барысы да сәбәп табып, үкчә ялтырату ягында гына иде. Кайберләре ипләп кенә бу эшнең күпме торачагын ачыкларга маташты. Ир-егетлек, горурлык дигән төшенчәне куркаклык, комсызлык алыштырган иде.
Халыкның шушы хәлгә җитүендә үзенең дә гаебен тойды ул. Ничек кенә әле! Үткәннәрне кире кайтарып булмый шул. Ләкин үзеңнең кем икәнеңне аңламыйча да китеп барырга мөмкин иде. Гомер буена кол булып. Һәм шуны үзең дә аңламыйча.
Ә бит андыйлар да бик күп. Кол бит ул аяк-кулына богау салынган ихтыярсыз кеше генә түгел. Коллык ул – күңелнең читлектә булуы.
Рәис хәзер Бәкерне аңлый иде. Аның карышуы, Ташкынны сакларга тырышуы Алханга баш бирмәскә маташып үзсүзлеләнү генә түгел иде. Хайван гомерен саклау гына да түгел. Бу халык гомер буена ат белән яшәгән. Әгәр берәр тарихчы булып, фәкать атлар турында гына язарга тырышса да булдыра алмас, ирексездән аның язмаларына кешеләр, безнең ата-бабаларыбыз килеп керер иде, чөнки аларның язмышы шулкадәр тыгыз үрелгән, бер-берсеннән аерып алырлык та түгел. Ат белән кеше гомер бакый бер-берсенең канаты булып яшәгән. Таянычы, терәге, иңдәше һәм җандашы булган. Алханның гамәле шушы җандаш затларны бер-берсеннән аерырга тырышу иде.
Хәзер Ташкын аңа гади хайван булып кына күренмәде. Ат – тугрылык, бәйсезлек, куркусызлык билгесе дә иде. Шундый атны харап итәргә юл кую – ата-бабалар амәнәтенә хыянәт. Аны саклый алмау – коллык һәм мескенлек иде.
Атлар белән якыннан аралашканчы, Рәис үзе дә бер мескен, ни әйтсәләр шуңа биеп торучы кол иде, ләбаса. Атлар аны коллыктан коткарды. Чынлап та, бәлки, заман ирләренең йомшара баруына аларның аттан аерылуы сәбәпчедер. Атсыз ир – канатсыз ир, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит инде.

* * *

Эшләрен тәмамлап кайтканда, төн җиткән иде инде. Әлфия көтә иде, аны күрү белән табынга чакырды.
– Азамат кайтмады мени? – дип сорады Бәкер.
– Кайткан иде, – дип аптырады Әлфия, – синең янга килмәде мени?
– Ярый, исән йөрсен.
– Хәерлегә булсын, – дип куйды Әлфия дә, – бер дә болай соңга калмый иде.
Ә Азамат хәерле юлда иде.
Кешеләрнең туган көне төгәл билгеле була. Беренче сыйныфка барган көне… Тагын әллә нинди көннәре бар. Әмма егеткә әйләнгән көнен бер кем дә төгәл генә әйтә алмыйдыр. Ә Азамат әйтә ала иде. Бүген!
Бүген ул Ташкынны иярләде. Беркемне үзенә якын китерми торган айгырны менү өчен чынлап та егет булырга кирәк. Карышып, тартышып маташмаса ни! Атның йөрәген яуларлык җегәрең бар икән, бу инде уен түгел.
Ярый, анысы бер нәрсә әле аның. Бәлки, иң мөһиме дә түгелдер. Ул бүген Нәфисә белән якыннан танышты. Ул аны бүген беренче тапкыр кич озатты. Менә монысы чын-чынлап егетлек инде. Ул бүген беренче тапкыр үбеште! Бөтен-бөтен-бөтен гомеренә… иң-иң-иң беренче тапкыр… иреннән!
Бүгенге төннең иң бәхетле кешесе Азамат иде.

23

Алхан Габбасовичның кәефе күтәренке иде. Ул үзен яу яланындагы полководец итеп сизде. Тормышны болай гына алып барып булмый аны, бөтен яшерен нокталарына басып уйный белергә кирәк. Ә ул бу партияне һичшиксез яхшы уйнады. Самбо теленә әйләндерсәң, бу раунд аныкы иде.
Пары чыгып торган яшел чәйдән авыз итте дә Алхан Габбасович бүген булачак вакыйгаларны тагын бер кат күз алдына китерде.
Атлар утарының нәкъ уртасында һушсыз булып аяклары бәйләнгән Ташкын ята. Атлар утарында булырга тиеш. Нәкъ шунда. Эшкә килгән саен, утарга күз салган саен үзенең нинди кабәхатлек эшләгәне исенә төшеп, йөрәген яндырып торсын. Шунда караган саен, теге вакытны хәтерләп: «Их, нигә теге вакытта ризалашмадым икән?!»– дип әрнерлек булсын. Төшләренә керсен шушы урын. Саташтырсын.
Ташкын янына Бәкерне алып киләләр. Ул карыша, тискәре кәҗә тәкәсе кебек аякларын терәп тарткалаша. Ләкин беркая да китә алмый. Чөнки аны тоткан куллар – ныклы егетләр, көннәрен спорт залларында, тирларда уздыра торган яшь әзмәверләр. Болар инде сиңа картаеп барган ат караучы гына түгел. Боларга карыша алмыйсың.
Сөекле аты янына җиткәч, чыраен мәҗбүри борып, атына каратып тоталар. Карасын, күрсен үзенең алдында кем торганын. Кулларын алып, атының муенын сыпырырга, ялларын тотарга мәҗбүр итәләр. Һәм алдында Ташкын торганына тәмам ышангач, кулына пычак тоттыралар. Ул тота. Теләмәсә дә мәҗбүр була. Карыша, елый, акыра. Ләкин пычакны тота һәм атның муенына якын китерә. Шул рәвешле бераз тора. Торсын. Уйласын. Берәр могҗиза булмасмы, Ходай тәгаләдән берәр ым булып, фәрештәләр килеп төшмәсме дип көтә. Тик могҗиза булмый. Чөнки могҗизаларны монда Алхан тудыра.
Пычак тоткан кул акрын гына Ташкынның муенына терәлә. Ә Бәкернең күзләре акайган, ул карышырга теләп тартыша. Ләкин соң инде. Хәзер карышудан мәгънә юк. Үзен тотып торган әзмәверләрнең берсе аның колагына пышылдый: «Әгәр теге вакытта ризалашсаң, бу ат исән кала иде». Һәм сүзләрнең мәгънәсе аңына барып җиткәч, Бәкернең пычак тоткан кулы Ташкынның муенын айкап чыга. Атның каны хуҗасының беләкләренә, киемнәренә, йөзенә чәчри. Һәм аны сөйрәп алып киләләр дә утар капкасы янына утыртып куялар. Ә бу, бахыр, үзенең шушы хәлгә төшә алуына ышанмыйча, канга баткан кулларына карап калтыранып утыра.
Алхан Габбасович канәгать елмаеп куйды. Тагын чәй чүмерде. Һәм тәрәзәгә бакты. Көн матур иде бүген. Ә кич тагы да нурлырак, тагы да ләззәтлерәк булачак.
– Ә-әх, – дип куйды ул әллә чәйдән, әллә күңелендәге рәхәтлектән тәэсирләнеп. – Һай, татлы…
Кичерешләренә оеп тагы бераз утырды да телефонга үрелде.
– Алло.
– Хәерле иртәләр, Алхан Габбасович! – дип өтәләнде Рәис.
– Көтәсеңме?
– Алхан Габбасович, сез килүгә без һәрвакыт шат инде.
– Атны тоттыгызмы?
Теге якта еш-еш сулаган тавыш ишетелде. Район башлыгы көлемсерәп куйды.
– Тоттык та… Алхан Габбасович, көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты бит әле…
– Көткән кешеләрне көтелмәгән хәл белән каршыламыйлар.
– Шулаен шулай да… Тиктормас нәрсә иде бит, Алхан Габбасович. Буага батып үлгән.
– Буага?
– Әйе, буага, Алхан Габбасович…
– Батып үлгән?
– Әйе, Алхан Габбәсович.
– Үләксә базына илтеп ташладыгыз?
– Юк, Алхан Габбәсович. Сез килгәнне көтәбез.
– Сабының бармы?
– Нәрсә?
– Сабының бармы дим, әллә үзем алып килимме?
– Сабын бар, Алхан Габбасович. Нәрсәгә?
– Асам! – дип кычкырды район башлыгы ачы нәфрәт белән һәм трубканы куйды. Аннан соң кычкырып көлеп җибәрде. Һәм көлә-көлә торып басты да бер як стенадагы көзге янына килде. Озак кына карап торды һәм нәфрәт белән сөзеп чыгарды:
– Ниүжәли, мин сантыйга охшаганмын?!.
Бераздан ишектә секретарь кызның башы күренде:
– Җыелдылар, Алхан Габбасович.
Хуҗа аңа шелтәле караш ташлады да төссез тавыш белән:
– Биш минуттан.
 
Җыелышны артык озакка сузмады. Кичектергесез мәсьәләр буенча гына үтеп чыктылар да, калганын киләсе утырышка калдырдылар. Эшнең аның мәңге бетәсе юк, ә ләззәт – сирәк эләгә торган нәрсә. Аны кулдан ычкындырырга ярамый.
Кешеләр таралу белән, телефон номерын җыйды.
– Бар да әзер, Алхан Габбасович, – диделәр теге очтан. Тагын берничә урынга шалтыратып күрсәтмәләр бирде дә машинасына чыгып утырды.
Юлга кузгалгач, кәефе тагы да ныграк күтәрелде. Талгын гына җилдерүче затлы машинада хыяллар да аерым ачык, тулы булып гәүдәләнә һәм икеләтә ләззәт өсти иде. Бу юлы ул аз гына ераккарак карады, Ташкын белән мәсьәлә хәл ителгән иде инде.
Бәкернең менгән аты Ялкын кушаматлы булуын хәбәр иткәннәр иде. Хәзер ул шул Ялкынны күз алдына китерде. Ул ат көтүчесе үзенә күрә түгел, ныклы гына нәрсә, Ташкынның үлеме генә әлләни сындыра алмас. Ә менә Ялкынның да башына җиткәндә, монсы инде чын егетләрчә булачак.
Анысы артык кыен да булмас әле аның. Кулга күптән өйрәнгән нәрсә бит, чыгымчылап та бармый. Көтүлектә дә тотып алырга мөмкин. Аулаграк бер урында яннарына барып чыгасың. Берничә ышанычлы егетең белән, әлбәттә, үзең генә түгел. Бәкерне атыннан сөйрәп төшерәсең. Ә Ялкынын нык итеп якындагы берәр агачка бәйләп куясың.
Бәкер аны бу юлы чалмый. Бәкер аны бу юлы атып үтерә. Карышкан саен, кыек тидерә ул, карышкан саен, атын ныграк җәзалый. Шуңа күрә ул, карышудан туктап, төзрәк атарга тырышачак. Аты җәзаланмасын өчен. Һәм үзенең шулай эшләгәне өчен соңыннан үкенәчәк. Аһ, ничек кенә үкенәчәк әле!
Алхан Габбасович, татлы хыялларыннан арынып, юлга карады. Каен урманы аша узып баралар икән. Һай, матур инде бу якларның табигате! Каеннардан да күп нәрсә юк бит бездә. Кайсы гына урманга керсәң дә каеннар каршы ала, әллә кайдан балкып, күз карашын тартып торалар. Менә шушындый каен урманы кебегрәк җирне сайларга кирәк. Каенга бәйләргә кирәк Бәкернең атын да. Каен күргән саен, җаны чыксын.
– Туктап китик әле монда, – диде ул йөртүчесенә, – Печ итеп чыгыйк.
Туктагач, каеннар эченәрәк керде. Эшен бетергәч тә урман эченә карап, баягы хыялларын күз алдына китереп торды. Менә бу каенга бәйләп куйсаң. Шунда ул Бәкернең астындагы җирән атны күз алдына китерде. Шартлау тавышыннан өркеп, яралары әрнүенә түзалмыйча үрә сикерә. Ә Бәкер һаман карыша, аны курок тартырга мәҗбүр итәләр. Ә ул, карышкан саен, кыек тидерә һәм ат әрнүдән чәбәләнә.
Кинәт ул күз алдына китергән Ялкын урынында бөтенләй бүтән ат пәйда булды. Бу моңа кадәр күрелгән нәрсә түгел иде. Әллә нинди көрән кара төстә. Җоны да юк, тиресе дә… кабырга сөякләре ялтырап чыгып тора, чыраенда да тире, я ит әсәре юк… Алхан Габбасович, куркынып, артка чигенде. Күзенә генә күренде бугай, кайдан шундый ат булсын инде дөньяда. Гомумән, бу урманда нинди ат булсын, ди. Алхан Габбасович, үз юләрлегеннән үзе елмая биреп, тагын шул якка карады. Ләкин ат һаман тора иде. Хәзер ул аның өч аяклы икәненә игътибар итте. Сөлдә-чырайдагы күз чокырында ике кара ут пәйда булды. Алар тишеп карый кебек иде. Бераздан ат юкка чыкты. Ниндидер сәер тавыш кына ишетелгәндәй булды. Алхан Габбасович аера алмады, әллә «килл», әллә «хель», әллә «һилл»… Һәрхәлдә, шуңа охшашрак аваз ишетелде. Бәлки, ишетелмәгәндер дә. Бәлки, бу аның арка үзәге буйлап йөгереп үткән салкынның авазы булгандыр.
Алхан Габбасович тагын күрмәмме дигәндәй, шул якка бераз карап торды. Берни дә юк иде. Шайтан алгыры, нәрсә булсын инде монда. Ул, күзләрен чекерәйтеп, ат сыны дип кабул итү мөмкинлеге булган силуэтларны эзләде. Берни дә юк иде. Ахыр чиктә, бераз тынычлангач, урман читенә генә тукталган йөртүче янына килде.
– Бернинди сәер хәл дә сизмәдеңме? – диде ул тавышын шаянрак итәргә тырышып.
– Юк, ә нәрсә бар?
– Белмим, әнә тегендә нәрсәдер сикергән кебек булды.
Йөртүчесе иңнәрен генә сикертеп куйды да машинага атлады.
– Кузгалабызмы, Алхан Габбасович?
Кузгалырга кирәк иде.

24

Атлар утары янында кеше күп түгел иде. Алхан Габбасович белән аның йөртүчесе, Рәис Харисович, Бәкер һәм тагын кара эш эшләргә туры килсә дип чакырылган ике-өч малчы бар иде.
Трактор арбасындагы җәймәне ачып җибәргәндә, Бәкернең тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Берәр җирдә буялмый калган урынын күрермен дә эшне бозармын дип, ул ат ягына карамаска тырышты.
Аның буялганлыгы бөтенләй диярлек сизелми иде. Батып үлгән ат булгач, бөтен җире каракучкыл лайга баткан, сөйрәп чыгарганда сыдырылган урыннары да бар. Кыскасы, барысы да яхшы дәрәҗәдә эшләнгән инде.
Рәис Харисович, кичәге шикелле үк, район башлыгының бер алдына, бер артына төште. Үзенең эшне ничек оештырганын, атны тотарга тырышкан кешеләрнең, имгәнеп, хастаханәгә эләгүен сөйләде. Атның батып үлүендә үзенең дә гаебе барлыгын яшермәде. Авыл ирләренең үзләрен генә чыгарып җибәрергә түгел, ә үзе дә барып, турыдан-туры җитәкчелек итәргә кирәк булган… Кыскасы сиптерде генә…
Алхан Габбасович бик илтифат бирми генә тыңлаган кебек тоелса да, ара-тирә сораулар биреп куйды. Рәисне бүлдереп, хуҗалык эшләре турында сораштырды. Аннан тагын атка күчте. Токымы бармы, ничек шундый чая булып туган ул дип кызыксынды. Барысы да майланган коймак шикелле барды.
Ахыр чиктә район башлыгы атны каплап куярга кушты да Бәкергә борылды:
– Болай сасытып яткырмагыз инде.
Бәкер баш какты. Алханның күзләрендә бүген кичәге явызлыкның әсәре дә юк, ул бик тыныч һәм дустанә иде.
Ул арада якында гына торган «Белорусь» арбаны тактырып, кайдадыр алып та китте. Малчылар арбага сикерде, район башлыгының йөртүчесе машинасы ягына атлады. Калганнар утар янында гапьләшеп калды. Шуны гына көткәндәй, әллә кайдан каплаулы КАМАЗ машинасы килеп чыкты да, җайлы гына борылып, арты белән атлар утарына килә башлады.
– Һәй, тукта! – дип, аның ягына йөгерде Бәкер, – киртәне җимерәсең!
Аны ишетүче булмады. КАМАЗ киртәне җимереп, атлар утарына керде дә туктап калды. Утардагы атлар куркып, пошкырышып, берсе өстенә берсе менәрдәй булып, бер почмакка өелде. Утарның тышкы ягында иркендә йөргән Бәкернең аты да ачулы кешнәп куйды.
Кемдер сикереп төшеп, фургонның ишеген ачып җибәрде. Аннан шугалакка охшаш нәрсә сузылды һәм шуның буенча кара япмага капланган зур капчык сыман нәрсә шуып төште. Бераздан КАМАЗ китеп барды. Теге зур капчык янында әзмәвердәй өч егет басып калды.
– Нишлисез сез?! – дип кычкырды Бәкер. – Атларның котын аласыз бит!
Егетләр берни дә эндәшмәде. Бәкернең килеп җиткәнен көтеп, тыныч кына тора бирделәр.
– Нәрсә бар анда, карыйк әле, – диде Алхан Габбасович утар ягына атлап. – Нинди могҗиза бу?
Аның тавышында кызыксынудан бигрәк, таләпчәнлек һәм астыртын тантана сизелеп калды. Рәис, тагын берәр нәрсә килеп чыкмагае дигәндәй, тирә-ягына каранды. Күзгә чалынырлык куркыныч юк иде.
– Кемнәр сез? Нишлисез монда? – дип кабатлады Бәкер.
Егетләр өнсез килеш калды. Бары тик район башлыгы белән хуҗалык рәисе килеп җиткәндә генә кинәт Бәкергә ташландылар. Бәкер берсенең һөҗүменнән янтаеп калды да кул кырые белән муен тамырына сукты һәм шундук артка чигенеп чүгәләде. Бу аны икенче егетнең аяк белән яннан бәрүеннән саклап калды. Торып басуына, өченче егет кулбашыннан эләктереп алды һәм үзенә тартты. Бәкер ул тарткан уңайга омтылды да, кинәт бераз чүгәли төшеп, аны янбаш аша җиргә ыргытты. Егет егылган уңайга сикереп торды да кабат һөҗүмгә ташланды, әмма Бәкер вакытында читкә чыгып калды һәм беренче егетнең йодрыгына эләкте, тик шундук чигенеп, артыннан һөҗүм итәргә җыенган егетнең куенына килеп керде дә, аны җилкә аша җиргә бәрде. Һәм шунда кемдер эченә типте. Икенчесе, аның мизгеллек йомшаклыгыннан файдаланып, кулын каерды. Ул арада өченче егет тә килеп җитте  һәм Бәкернең кулларын артка каерып тоттылар.
Башта куркышып почмакка посышкан атлар бераз тынычлана төште һәм алышны күзәттеләр. Берсе ачы итеп кешнәп җибәрде. Утарның тышкы ягында да кешнәү тавышы ишетелде. Бераздан Бәкернең аты утар капкасына килеп, әлеге тамашаны күзәтә башлады.
Ул арада район башлыгы ым какты һәм егетләрнең берсе япманы ачып җибәрде. Утар уртасында аяклары тимер кыршау белән тарттырылган Ташкын ята иде. Аның башын күтәрерлек тә хәле юк, исәнлеген бары тик сулышыннан гына чамалап була. Беркемнең дә авыз ачып сүз әйтерлек чамасы юк иде. Алхан Габбасович өнсез тантана белән Рәискә төбәлде.
– Ни әйтерсең?
Рәис соңгы саламга ябышты:
– Ташкын Бәкернең аты, шәхси милек, – диде ул тыныч булырга тырышып, – Сезнең аңа тияргә хакыгыз юк.
Алхан көлеп җибәрде:
– Бу районда минем бөтен нәрсәгә дә хакым бар, – һәм Бәкернең яңагыннан сыйпап алды, – хәтта Бәкернең үзенә тияргә дә.
– Ташкын – шәхси милек, – дип кабатлады Рәис, – сез аңлыйсызмы?
– Ә без аңа тимибез, – дип елмайды Алхан, – ул аны үзе суя. Ите үзенә кала. Шулай бит, Бәкер?
Бәкер дәшмәде. Ул күңеленнән генә алышны бәяләде. Егетләр яшь һәм көчле иде. Үз гайрәтләренә үзләре ышануданмы, тәҗрибәсезлектәнме, читтән матур күренә торган алымнар белән эш итәләр. Бәкер дә дөрес эшләмәде. Ул бит келәмдә көч сынашмый, Ташкынның, ә бәлки үзенең дә гомере өчен көрәшә иде. Спорт алымнарын онытырга кирәк иде монда. Артык көч түкми торган хәрәкәтләр, ямьсез, әмма аяусыз алымнар… Менә нәрсә кирәк иде. Ул егетләрнең һәр хәрәкәтен күзәтте, кем ничек атлый, ничек хәрәкәтләнә… Берсен дә күз уңыннан ычкындырмаска, шулар аша дошманнарының үзенчәлекләрен, йомшак урыннарын табарга тырышты.
– Рәис, – дип елмайды Алхан, – менә кара әле миңа игтибар белән. Ниужәли ахмакка охшаганмын, ә?
Рәис дәшмәде.
– Ниужәли, син мине беркатлы малайга исәпләдең? – ул хихылдап көлеп алды. – Бернинди дә күз-колак калдырмас, ни әйтсәм, шуңа ышаныр дип уйладыңмы?
Рәиснең инде югалтыр нәрсәсе юк иде.
– Алхан, – дип елмайды ул район башлыгының күзенә карап, – син нәрсә исбатларга телисең? Үзеңнең көчле икәнеңнеме? Син көчсез. Бет син. Паразит.
Бу сүзләрдән Алхан агарынып китте. Һәм егетләренә ым какты. Тегеләр Бәкергә барып ябыштылар. Берсе аның богавын салдырды. Икесе ике яктан тотып, Ташкын янына сөйрәде.
Әле булса капка алдында пошкыргалап торган ат сизелер-сизелмәс кенә бии башлады.
– Авыл хуҗалыгын аңласаң, чамалыйсыңдыр, кайбер ел чүп үләннәре өчен бик уңайлы була. – дип дәвам итте Рәис. – Менә шушы уңайлыктан файдаланып үрләгән бер чүп үләне син. Файдасыз үлән. Һәм сине бүгенме-иртәгәме йолкып атачаклар.
Кинәт аның авызына суктылар. Алхан моның белән генә канәгатьләнмәде, рәиснең изүеннән алып селкеде дә, җилкәсе аша күтәреп, җиргә бәрде. Һәм җирдә яткан ирне типкәләргә тотынды.
Нәкъ шул чакта Бәкернең аты алга ыргылды. Һавада тояклар гына ялтырап калды, Алхан иске чиләк җиңеллеге белән чыгып очты да, Бәкерне сөйрәп маташкан егетләргә килеп бәрелде. Барысы да тәгәрәп киттеләр. Бәкер шундук торып басты, тик егетләрнең дә икесе аякланып өлгергән иде инде. Алар ике яклап һөҗүмгә әзерләнде. Бәкер уңдагысына омтылды да кинәт сулга чумды һәм моны көтмәгән дошманының борын төбендә калкып чыкты. Шул ук мизгелдә уң кул чугы белән аның күзенә сыдырды да, сул кулының бармак буыннары белән бугазына төртте. Сеңер шыртлаган тавыш ишетелде. Бәкер шундук сулга борылып, алгарак атлады да, үзенә тибеп маташучының чәкәненә терсәге белән бәрде. Шул ук вакытта уң үкчәсе белән тегенең сул аягын чалып, уң терсәге белән күкрәгенә орды. Дошман «дыңк» итеп аркасы белән җиргә сыланды да сулышсыз калды.
– Туктагыз! Булды, җитте! – дигән тавышы ишетелде Рәиснең.
Тик шул ук мизгелдә Бәкернең каршында сугым пычагы ялтырап китте. Ул читкә ташланды. Егетләрнең өченчесе аның тирәли акрын гына әйләнергә кереште. Бәкер аның күзләренә текәлде. Нәфрәттән бигрәк, гарьлеккә калмау теләге иде бугай…
– Пычак белән сугыша беләсеңме?
Егет дәшмәде. Һөҗүм итәр җай эзләп, талгын гына әйләнүен белде.
– Сугыша белмәсәң, үзеңә кадыйм.
Бер генә мизгелгә егетнең күзләрендә икеләнү ялтырап китте.
– Белсәң – миңа кадыйсың.
Бәкер кисәк кенә алдаткыч хәрәкәт ясап алды. Егет читкә тайпылды.
– Мин кадасам – больницага, я моргка эләгәсең, – дип басымны дәвам итте Бәкер, – миңа кадасаң – төрмәгә.
Егетнең күзләрендә тагын икеләнү пәйда булды.
– Кирәкме ул сиңа? Кем өчен тырышасың?
Егет туктап калды.
– Ташла пычагыңны, – диде Бәкер бөтенләй дусларча итеп, – булды. Бетте.
Һәм кулларын төшерде. Талгын гына хәрәкәт белән артка чигенде. Бераздан егет тә пычагын читкәрәк ыргытты. Рәис район башлыгы янында бөтерелә иде.
– Сулышы бар, һушы юк, – диде ул һәм киртә буенда нишләргә белми басып торган егеткә эндәште, – бар, водителен чакыр, хастаханәгә илтергә кирәк.
Бәкер аны кире борды:
– Тукта!
Теге борылды да кыяр-кыймас кына Бәкер ягына атлады. Бәкер Ташкынга ымлады:
– Ачкычы кайда?
Егет тирә-ягына каранып алды да, утарда аунап ятканнарның берсенә килеп, кесәсен актара башлады. Шуннан ачкыч алып, Ташкынның аякларын ычкындырды. Кыршауларны читкә атып бәрде. Бәкер аңа рәхмәт әйтеп баш кагып куйды. Егет телефонга үрелде.
– Ат утарына кил, – диде ул бераздан, – хастаханәгә илтергә кирәк.
Бәкер аның янына килде:
– Нәрсә кададыгыз?
– Йокы даруы, диделәр. Төгәл белмим. Без кадамадык.
– Кем кадады?
– Бер абзый. Аранга керткәч.
– Ат караучымы?
– Юк. Аны бәйләдек.
Бәкер җиңел сулап куйды. Димәк, аны Хәйдәр сатмаган.
Ул арада машина килеп туктады. Башта Алханны кертеп утырттылар, аннан соң – калганнарын. Егетләр һуш җыеп килә иде инде, аларны күтәреп йөртергә туры килмәде…
«Кунак»ларны озатып җибәргәч, Бәкер әле булса җиңелчә генә сикергәләп йөргән үз аты янына килде. Атлаган уңайга ук муеныннан кочаклап алды, кысып-кысып иркәләде. Утардагы башка атларга да җан керде...

 

Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com


 
«Мәйдан» журналы №10, 2019 ел
 
Повесть тулысынча журналыбызның сентябрь, октябрь (№9, №10 2019 ел) саннарында басылып чыкты.

 

Комментарийлар